3нче сыйныф, әдәби уку дәресе Кунаклар шигыре. Технологик карта

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Уку предметы: әдәби уку

Сыйныф: 3

Укытучы: Вафина Гөлсинә Хәмит кызы

УМК : автор Хәйдәрова Р.З.

Дәреснең темасы:Ш.Галиев. «Кунаклар» шигыре

Дәреснең тибы: яңа материалны үзләштерү

Максат:

Танып-белү : ашамлыклар» темасына караган сүзләрне кабатлау , яңа сүзләр хисабына баету,

шигырьне уку һәм эчтәлеген аңлауга ирешү;

Үстерелешле: дәрестә алган белемнәрне кирәкле ситуацияләрдә куллану;

иҗади фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкны үстерү өстендә эшне дәвам итү;

Тәрбияви: әдәплелек кагыйдәләренә, итәгатьлелеккә өйрәтү.

Төп төшенчәләр: ризык атамалары

Көтелгән нәтиҗәләр: өйрәнелгән сүзләр белән җөмләләр төзи белү, кунак каршылау, табын әзерләү темасына бәйләнешле сөйли белүләренә ирешү.

Предметара бәйләнеш : татар теле, хезмәт дәресе

Җиһазлау: 1. . - Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова, Г. М. Әхмәтҗанова, Л. А. Гыйниятуллина. Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге. Казан, "Татармультфильм" нәшрияты, 2013.

1. Презентация Power Point - "Кунаклар"




Дәрес этаплары


Дәрес этабының максаты


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү теләге тудыру.

- Исәнмесез, балалар! Бер-бе­ребезгә яхшы кәеф, күңел күтәрен­келеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

Слайд 1.Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Укытучы:

-Укучылар, слайдка карагыз әле! Анда кемне күрәсез?

- Әйе, Кыш бабай безгә хат язган.Тиздән кунакка киләм дигән. Кунакларны без ничек каршылыйбыз?

-Табын әзерлибез. Ләкин безгә килер микән Кыш бабай?

Укучыларның исәнләшүе

Дежур укучының чыгышы.



Укучыларның җаваплары тыңлана.

-Табын әзерлибез.

-Матур итеп каршылыйбыз. Һ.б

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГґ: үзмаксат кую

Дәрескә максат кую,укучылар-да белем алуга омтылыш тәрбияләү.






Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру








Укытучы өчен максат: элек үзләштергән сүзләрне, белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат: үткән дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне искә төшерү











1.Табын әзерләү(800 РУБЛЕЙ САМЭРИ)" Табын әзерлибез. ... ....

-Балалар, сез әле генә табын әзерләдегез. Әйтегез әле табын уртасына нәрсәләр куябыз? Әйдәгез, рәсемгә карыйк әле.

2.Сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан татар хәрефләрен сызарга тиеш.

Слайд.2 Кәүуһнҗаңөк

1)-Нинди сүз килеп чыкты?

-Кунак. Безнең бүген укыйсы шигыребезнең исеме дә "Кунаклар" дип атала.

.

-Укучылар, татар халкының табыны мул булган аның. Табыныбызга куярга яңа ризыклар кирәк.Без аларны Ш.Галиев шигыреннән табарбыз.

Шигырь белән таныштыру.

Сүзлеккә игътибар иттерү

Слайдны яңадан күрсәтү.

Шигырьдәге табын белән чагыштыру.

Һәр укучы үз алдындагы кәгазьгә хикәяне дәвам итеп яза.Вакыт чыккач укыйлар.

Җөмләләр төзеп әйтәләр.

(Балалар табын уртасына

самовар, икмәк.... куеп булганны әйтәләр)


Татар теленең үзенчәлекле авазларын искә төшерәләр һәм "кунак" сүзен әйтәләр.

Укучылар җавап бирәләр һәм яңа сүзләр кирәклеген әйтәләр.

Шигырьне гөжләп уку

Яңа сүзләрне табу.

Сүзлеккә яңа сүзләрне язу.


Өлешләп тәрҗемә итү.

ТБУУГ формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу









ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

Танып-белү эшчәнлеге.







ФИЗКУЛЬТ-

МИНУТКА

Укытучы өчен максат: табын әзерләү, аның тәртибе турында

күзаллау булдыруда ярдәм итү

Укучылар өчен максат: яңа сүзләр хисабына сөйләм телен баету

Укытучы өчен максат:

Укучылар шигырьне аңласыннар өчен шартлар тудыру.(Сүзлек эше) Укучылар өчен максат: шигырьне укып, яңа сүзләрне табу


"МИКС-ФРИЗ-ГРУП)

Шигырь юлларыннан яңа сүзләрне таптырта.Эчтәлек буенча сораулар уйлата.






Сораулар:

1)Сумса сүзендә ничә хәреф?

2)Бавырсак сүзендә ничә иҗек?

3)Пәнҗешәмбе атнаның ничәнче көне?

Текстны тыңлау. Кирәкле юлларны табу, сорауларга җаваплар эзләү, үзара фикер алышу.

Парларда эш.(Сималтиниус релли тэйбл)




Үзбәя .

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, турынлы сүзләрне куллану нигезендә

нигезендә

сөйләм формалаштыру

КУУГ: тыңлау, ишетү һәм ишеткәнне үз фикере белән чагыштыру,үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Ситуатив күнегү

Укытучы өчен максат: Балаларның белемнәрен тикшерү.

Укучы өчен максат: өйрәнгән лексиканы бирелгән ситуациядә дөрес куллана белү.

Биремне аңлата


Кунакларны каршы алгандагы сүзләрне әйттерә.

Диолог кору.(Дәреслектәге 8нче күнегү)

Һәр төркемнән дә берәр укучы күршесенә кунакка бара һәм кирәкле сүзләрне сайлап диолог коралар



РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Рефлексия.

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

Димәк,без табын әзерли алабыз .Кыш бабай килсә табын әзерме?


Слайд.

Өй эше :

63нче бит 9нчы күнегү

"4"-җөмләләр төзергә

"5"-хикәя төзергә

Балаларның җаваплары .Тактада проект.

Слайд.Үзбәя.

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу




© 2010-2022