• Преподавателю
  • Другое
  • Якташыбыз язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган дәрестән тыш чара

Якташыбыз язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган дәрестән тыш чара

Якташыбыз Нәби Дәүли иҗаты буенча мәктәптә бик күп  чаралар үткәрелә. Укучыларыбыз якташыбызның иҗаты, тормыш юлы белән кызыксыналар, аның безнең районда туу белән горурланып шигырьләр язалар. Әлеге интеллектуаль бәйгедә укучылар һәр елны яратып катнашалар.Һәр елны ниндидер яңалык кертергә тырышалар.1977  елда  Нәби  Дәүлине  "Участник антифашистского движения в лагере смерти Бухенвальд-Дора» медалебелән  бүләкләү  турында указга кул куела. Ни кызганыч, ул бу турыда белмичә , якты  дөньядан китә...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Якташыбыз язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган дәрестән тыш чара


Якташыбыз язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең

тууына 115 ел тулу уңаеннан оештырылган

дәрестән тыш чара


Иске Чаллы урта гомуми белем мәктәбенең

татар теле укытучысы Галләмова Гөлүсә

Надир кызының эш тәҗрибәсеннән

2015 ел

Тема. Якташыбыз язучы, шагыйрь Нәби Дәүлинең иҗаты

һәм тормыш юлы

Максат: Нәби Дәүлинең иҗаты һәм тормыш юлы буенча

укучыларның белемнәрен тикшерү;

укучыларда дуслык , җаваплылык хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: 2 ут яктырткыч, интерактив такта,

"Тамчы шоу" уенын алып бару өчен җайланмалар

Уен барышы.

Алып баручы

Әссәламегалейкем дип сәлам юллыйм

Безнең халык шулай башлаган.

Эшчән, уңган, булган диләр безне

Сәлам Иске Чаллыдан.

Бу минем болгар бабамнар

Килеп утырган урын,

Аякка баскан, хәл алган

Дәүләтен корган урын.

Сәлам сезгә безнең якның

Урманы , кырларыннан.

Сәлам Актай суларыннан

Чирмешән буйларыннан.

Озын сүзнең кыскасы шул

Сәлам Иске Чаллыдан.

Фәннәр белән бәйле безнең

Бүгенге очрашуыбыз.

Тамчы - шоуда аралашып

Якыннан танышырбыз.

Командаларга танышу өчен сүз бирелә

"Идел" командасы

6 класс


  1. Идел суы ярты Европаны

Иңләп аккан шикелле

Татар телен сөюебез

Безне монда китерде.


  1. Идел белән бәйле безнең

Бүгенге , тарихыбыз

КВН да шул тел белән

Якынырак танышабыз.


  1. Идел -ана бик күп бирде

Михнәтләрне газапларны

Ләкин туган телебезне

Барыннында саклап калды.


  1. Иң ышанычлы сакчысы

Булды аның Болгар улы.

Болгар улын Идел белән

Очраштырды көрәш юлы.


  1. Тарихи дуслык чыныксын

Баетыйк без татар телен

Беркайчан да онытмасын

Идел үзенең Болгар улын.


  1. Туган җирем Идел буе

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы

Җырдай моңлы татар теле.


  1. Хәзер, дуслар, көч сынашыйк,

Батырлар мәйданга чыксын

Һәр укучы тел байлыгын,

  • Акылын һәм тапкырлыгын

  • Игътибарын, зирәклеген

  • Эшкә җигәргә тырышсын.

8 .Иң зур бүләк җыр диләр

Кушылам мин шул сүзгә.

Үзем яраткан шушы җыр

Бүләккә булсын сезгә.

"Болгар" командасы

7 класс

1. Идел белән шәһри Болгар

Аерылмас дуслар иде

Бүген шушы дуслар монда

Көч сынашыр өчен килде.


  1. Идел кичми ил булмастыр

Көрәш күрми ир булмас.

Дуслар мәйданга чакыргач,

Көч сынашмыйча булмас.

3. Фонетиканы өйрәндек

Морфологияне белдек

Синтаксиста җөмләләрнең

Ничек төзелүен күрдек.

4. Сыныйк алган белемнәрне

Хәзер грамматикадан.

Мәйданга хәзер шул чыксын,

Кем иң зирәк, бара алдан.


  1. Бүген була очрашу

Күңелле көч сынашу

Иделләр һәм Болгарлар

Үзара көч сынаша

Менә булыр тамаша.


  1. Уйныйк әле, уйныйк әле

Сынатыштан булмасын.

Кичә барганда берәү дә

Авыз йомып тормасын.


  1. Бүген без дә ярышабыз,

Тапкырлыкта сынашабыз.

Җиңдермәскә тырышабыз.

Жюри безне аралалама

Очколарны дөрес сана.

Җиңүчене үзең сайла.

8 .Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

Гармун кулларыбызда

Алсу гөлләр чәчәк атсын

Йөргән юлларыгызга.

I тур 1


Нәби Дәүлинең тормыш юлы һәм

иҗаты буенча сораулар

1.Н.Дәүлинең үзенең авыр балачагын сурәтләп язган әсәре

ничек атала?

("Язмышка юл")

2."Язмышка юл" әсәрендә Н.Дәүлине сурәтләгән образ кем?

( Сабир)

3. Аның әнисенең исеме ничек? (Җамалия )

4. Нәби Дәүлинең әтисе кем исемле? (Хәсән Дәүләтшин)

5. Әсәрдә сурәтләнгән әтәчнең исеме ничек?

(Гөлдери)

6. Әнисе башка кешегә киягә чыккач, алар кая күченәләр?

(Ставрополь- Төньяк Кавказ якларына)

7. Ул Армия сафларына кайчан алына?

( 1931 елда Винница шәһәрендәге полк мәктәбен

тәмамлаганнан соң)

8. Армиядә Н.Дәүли кая хезмәт итә? (Ерак Көнчыгышта, чик

буйларында)

9.Кайда сугашлар барганда Н.Дәүли фашистлар кулына эләгә?

(Орша шәһәре янында барган

сугышларда ул фашистлар кулына эләгә)

10. Сугыш бетеп, Нәби Дәүли Казанга кайткач,

кем булып эшли? (Ул художник-бизәүче булып эшли)

I I тур

Видео рәсемнәр тәкъдим ителә.

Идел командасына рәсемнәр тәкъдим ителә һәм сорау:

5 нче рәсемдә ничә куян баласы сурәтләнгән?

Болгар командасына рәсемнәр тәкъдим ителә һәм сорау:

5 нче рәсемдә ничә киви сурәтләнгән?

I I I тур

Һәр командага хәрефләр таратылды. Шул хәрефләрдән

1 сүз килеп чыгарга тиеш.

КАБАРТМА

Шул сүз эченә ничә исем яшеренгән.

Командаларга 1 минут вакыт бирелә.




I I I тур - Капитаннар ярышы

1. 1910 ел - Бу елда Н.Дәүли туган.

2. 1921 ел - Бу елда 11 яшьлек Нәбиулла

Царицын (хәзерге Волгоград ) шәһәренә килеп

балалар колониясенә эләгә.

3. 1929 ел - М.Җәлил редакторлыгында чыккан

"Октябрь баласы" журналы битләрендә

беренче шигыре чыга.

4.1939 ел- Ул Язучылар союзы члены.

5. 1941 ел- 26 июнендә сугышка китә,шул ук елның

августында әсирлеккә эләгә

6.1956 ел Язучы әдәби иҗат эше белән генә

шөгыльләнә.

7. 1958 ел- "Яшәү белән үлем арасында" әсәре

басылып чыга

8. 1989 ел Ул Казан шәһәрендә вафат була.


Нәтиҗәләр чыгару, җиңүче команданы ачыклау.

© 2010-2022