40-50 нче елларда драматургия

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

40-50нче елларда драматургия

Сораулар һәм биремнәр

1. Нәрсә ул күңел дөньясы? Сез аны ничек аңлыйсыз?

2. «Бер генә сәгатькә» хикәясенең укучыны җәлеп итә торган төп
хасияте нәрсәдә? Әлеге хикәяне вакыйгалар хәрәкәте ягыннан өч
өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Шуларның чикләрен билгеләгез һәм
аларның һәрберсендә образларның үз-үзләрен тоту үзенчәлекләрен
ачыклагыз.

3. Ә. Еники әсәрләренә хас сыйфатлар «Кем җырлады?» хикәя-
сендә ничек чагыла? Җырның кеше тормышында тоткан урыны
турында сөйләшегез.

4. Нәсер жанрының үзенчәлеге нидән гыйбарәт? Танышып үткән
нәсерләрдә гәүдәләнгән төп хисләрне билгеләгез.

5. Г. Кутуйның лирик герое сагынган «ата-баба корган изге йорт»
һәм «Идегәй» эпосында әйтелгән «Идел-йорт» төшенчәләре арасында
нинди бәйләнеш бар?

6. X. Мөҗәйнең «Сугышчы язмалары» китабын табып укыгыз.

7. «1941-1945 еллар сугышы һәм татар әдәбияты» дигән әдәби
кичә уздырыгыз.

8. Түбәндәге темаларның берсенә инша языгыз:

а) «Сугыш чоры шигъриятенең үзенчәлеге»;

ә) «Сугыш чоры хикәя-повестьларында минем яраткан героем»;

б) «Ә. Еники хикәяләрендә күңел дөньясының бирелеше»;

в) «Җыр - ул йөрәкнең йөрәк белән сөйләшүе».

Бу чорның шушындый ук бурычлары драматургия алдында да тора иде. Т. Гыйззәт, М. Әмир, Н. Исәнбәт, Ф. Кәрим, Р. Ишморат кебек авторлар үз әсәрләрендә аларны хәл итәргә

тырыштылар. Драматург Т. Гыйззәт бу мәсьәләдә аеруча өлгер булды. Ул әле сугыш уты кабынып киткәнче үк «Таймасовлар» драмасын яза башлады, аны 1941 елның июнь аеның соңгы көннәрендә тәмамлады. Автор халыкны сизгерлеккә, батырлыкка чакыра. Әсәр шунда ук Татар академия театрында куелды да. Г. Кутуй карашынча, ул «кыргый фашизмга каршы татар халкының әче нәфрәте һәм көрәше, театр сәнгате эшчеләренең беренче сугышчан эшләре булып яңгырады».

Бу гаиләнең фамилиясе дә тирән мәгънәле: таймас, тайпылмас, сөрлекмәс, ягъни нык үзәкле кешеләр, ватанпәрвәрләр. Гадәти генә эшче гаиләсенең башлыгы Таһир балаларын үз үрнәгендә илгә тугрылыклы итеп тәрбияләгән. Ил куркыныч алдында калганда, Шәйхаттар, Солтан, Шәүкәт, Марат, Гөлшат - һәммәсе ата йөзенә кызыллык китермиләр. Алар янәшәсендә, кызыл сүзләрне күп сөйләп тә, кирәк вакытта күләгәдә калырга омтылган Искәндәр образы күңел кайтаргыч булып күренә. Ил каһарманы булып танылган Марат янында аның мескенлеге аеруча ачык чагыла.

Шуннан соң Т. Гыйззәт тиз вакыт эчендә «Төнге сигнал» драмасын иҗат итә. Дошман тылында калган украин авылындагы вакыйгалар үзәгендә татар егете Мансур тора. Аны яклап үлемгә барган Антон карт образы соклану тудыра. Ил язмышының кыл өстендә торуы төрле милләтләрне бер максатка берләштерә.

Н. Исәнбәт тә «Мәрьям» драмасында безнең кешеләрнең фидакарьләрчә көрәшен чагылдырды. Мәрьям - кыю, батыр рухлы кыз. Җисми яктан юк ителгәндә дә, ул рух көче мәсьәләсендә үзен җәзалаучылардан өстен булып кала. Әсәргә бәя бирүчеләр драманың У. Шекспирча көчле яңгырашын билгеләп үттеләр.

Р. Ишморатның «Дошман лагеренда», М. Әмирнең «Партизан Иван» әсәрләрендә дә безнең кешеләрнең фашизм алдында каушап калмаулары, көчле каршылык оештыру күренешләре тамашачыларны дулкынландырырлык итеп гәүдәләндерелде.

Шул ук вакытта драматурглар тылдагы кешеләрнең намуслы хезмәтен күрсәтүгә дә игътибарлы булдылар. Р. Ишморатның «Кайту», М. Әмирнең «Миңлекамал» драмалары - шулар-ның иң күренеклеләре. Аларда җиңүне якынайту өчен көчләрен кызганмаган авыл хезмәтчәннәренең тормышчан һәм мөлаем образлары тудырыла. «Кайту»да (1942) кешенең

теләсә нинди хәлләрдә дә җәмгыятьтә тиешле урынын алырга, үзен файдалы шәхес итеп расларга тиешлеге мәсьәләсе күтәрелә. Сугыштан яраланып кайткан Хәмит авылда үзен эшкә яраксыз, файдасыз кеше дип кимсенә. Сугышта танк йөртүче булган егет яшүсмер малайларга-кызларга трактор серләрен өйрәтә ала икән ич. Ул механик булып китә, ягъни хезмәткә керешә. Иленә һәм хатынына булган мәхәббәте аны яңадан сафка кайтара. Кайту сүзенә ике мәгънә салынган: Хәмитнең сугыштан кайтуы һәм тыныч хезмәткә кайтуы әсәрнең фикер үзәген тәшкил итә, шул чор тормышының гыйбрәтле якларын тасвирларга мөмкинлек бирә.

М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасының (1944) сәхнә язмышы тагын да бәхетле булды. Ул барлык татар театрларында зур уңыш белән куелды. Автор сугыш вакыты авылындагы чынбарлыкны бөтен авырлыклары, каршылыклары белән сурәтли. Татар халкының уңганлыгы-булганлыгы, нык холыклы булуы гади авыл хатыны Миңлекамал образында дөрес гәүдәләнгән. Ләкин гади дә түгел ул. Чөнки сугыш чоры күмәк хуҗалыгына рәислек итүне үзең сорап алу өчен куш йөрәкле булырга кирәктер. Үз юлында нинди авырлыклар очрыйсын ул яхшы аңлый, ләкин шундый тәвәккәллеккә бара. Эшләүчеләр хатын-кыз, бала-чага, карт-коры гына. Атларның да юньлерәкләрен сугышка алып торалар, мал-туарга ашатырга юк. Нәрсә кирәк булса, шул - юк. Җитмәсә, аның эшенә ясалма рәвештә комачау итүчеләр дә бар. Иренең үлгәнлеге турындагы җан тетрәткеч хәбәр дә иң кыен вакытта килеп ирешә.

Ләкин бу хатын, җилкәсенә авырлык баскан саен, нык үзәклерәк була бара. Әсәр аның тормыш сынауларын җиңүен тантана итүе белән тәмамлана. Җитәкче өчен кыен хәлне җиңеп чыгуда бердәнбер дөрес юл - халыкның таза әхлаклы өлешенә таяну. Миңлекамалның көче әнә шунда. М. Әмир моны кызыклы хәл-әхвәлләрдә ышандырырлык итеп күрсәтә алган. Әсәрнең әле дә сәхнәдән төшмәве, гомерле булуы аның сәнгатьчә эшләнешенең тиешле дәрәҗәдә булганлыгын күрсәтә.

М. Әмир «Тормыш җыры» әсәрендә дә (1946) бу теманы дәвам иттерде. Бригадир хатын Фатыйма образы Миңлекамал, Г. Бәшировның «Намус» романындагы Нәфисәләрнең игезәк туганы кебек кабул ителә. Җиңү әнә шундый фидакарь хатын-кызларның үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүләреннән

башка була алмас иде. Татар драматурглары һәм әдипләре бу хакыйкатьне мөмкин кадәр тормышчан итеп ачып салырга тырыштылар.

Сугыштан соңгы елларда һәм бигрәк тә 50 нче елларда халкыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгын Габдрах-ман Әпсәләмов аеруча дәртләнеп сурәтләде. Ул үзе сугышның башыннан ахырынача фронтта булды, батырлыгы өчен хөкүмәт бүләкләре алды. Шуңа күрә үз тәэсирләре эзеннән җиң сызганып иҗат итәргә кереште. 1946 елда ул «Ак төннәр» повестен язды. Аннан соң «Алтын йолдыз» (1948), «Газинур» (1951), «Мәңгелек кеше» (1960) романнарын бастырып чыгарды. Хикәяләрендәге кебек үк, зур күләмле әсәрләрендә дә ул сугышчыларны романтик табигатьле итеп, ягъни гадәттәгедән шактый күтәреп сурәтләде. Алар уйлары һәм гамәлләре белән гадәти кешеләр генә түгел. Бер уйлаганда, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин - авылдан чыккан гап-гади татар егете. Г. Әпсәләмов сурәтләвендә исә ул - җырга-моңга бай, нәфис телле, балаларын өзелеп яратучы нечкә күңелле ата, шул ук вакытта нык үзәкле, максатка омтылучан шәхес.

«Алтын йолдыз» романында сурәтләнгән Галим, Мөнирә, Наил, Хафиз, Ләлә, Һаҗәр, Ильяс кебек яшьләрне дә гадәти егет-кызлар дип кенә әйтеп булмый. Алар башыннан үткән хәлләр әкият геройларының күргәннәренә бәрабәр. Бу яктан Галим, Ильяс, Ләләләрнең язмышы аеруча маҗаралы.

«Мәңгелек кеше» романының каһарманы Бакый Нази-мов образы документаль нигезгә таянып иҗат ителгән. Аның тормыштагы прототибы Бакый Назыйров - романда сурәтләнгән Бухенвальд үлем лагере газапларын кичергән кеше. Бу - каһарманнар китабы. Симагин, Вальтер, Сабир, Мамед кебек образлар да чынбарлыкта булган шәхесләрдән алынып иҗат ителгәннәр. Г. Әпсәләмов бездә доку-менталь-публицистик романның матур үрнәген бирде. «Агыла болыт» (1978) романында исә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгын күрсәтү белән бергә, аларның намуслы исемен кире кайтару өчен тырышлык куйган Гази Кашшафка да зур урын бирелә (ул романда Мирзаһит исеме белән сурәтләнә). М. Җәлилнең көрәштәше Гарәф Фәх-ретдинов, әсәрне укып чыккач, язылганнарны хуплап, авторга хат яза. Димәк, бу - язучы хакыйкатькә тугры булып калган дигән сүз.

Сугыш темасын төрле яклап ачу һаман дәвам итә. Бу эшкә Нәби Дәүли зур өлеш кертте, «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләрен язды. Хисам Камалов «Безне өйдә көтәләр», «Һәркемнең гомере бер генә», Әдип Маликов «Яшьлек утравым», Габдулла Шәрәфи «Сусыз дәрья» әсәрләрен иҗат иттеләр. Сугыш тәмамланганга күп дистә еллар үтсә дә, бу тема һаман да искерми.

Роман төрләре. Роман - эпик төрнең иң күләмле һәм иң колачлы жанры. Ул үз эченә нәсер, хикәя, повестьларның үзенчәлекләрен сыйдыра. Шуңа күрә аны кушылма (синтетик) жанр дип тә йөртәләр. Романда кешене (кешеләрне) башкалар белән бик күп бәйләнешләрдә, элемтәләрдә ачарга мөмкин. Әдәби әсәрнең төп сурәтләү предметы - кеше, дигән принцип романда тагын да тулырак тормышка ашырыла. Чөнки роман кешене бөтен гомере буена сурәтләү, хәтта аның нәсел-нәсәбенең берничә тармагын тарихи үсештә күрсәтү мөмкинлеген бирә. Шәхес язмышын милләт, ил язмышы белән катлаулы бәйләнешләрдә күрсәтү ягыннан да роман зур сыйдырыш-лылыгы белән аерылып тора. Роман цикллары барлыкка килү шуның белән аңлатыла. Г. Ибраһимов өч романнан торган «Хәят дулкыннары» исемле әсәр яза. Кызганычка каршы, аның «Безнең көннәр» дип исемләнгән беренче кисәге генә сакланып калган.

И. Газиның «Онытылмас еллар» романы да «Малай чак», «Икмәк, винтовка һәм мәхәббәт», «Канатланыр чак» исемле өч кисәктән тора. Шуңа күрә ул трилогия дип атала.

Романнар тематик яктан да төрле-төрле булалар. Татар әдәбиятында беренче роман саналган 3. Бигиевнең «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» әсәрләрен детектив романнар дип атый алабыз. Чөнки аларда җинаять һәм аны кылучыларны табу хәрәкәте үзәктә тора. (Детектив - ачып бирү мәгънәсендәге латин сүзе.) Мәхмүт Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» әсәрләре исә - тарихи-сәяси романнар, Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар», «Итил суы ака торур», Мөсәгыйт Хәбибуллинның «Куб-рат хан» әсәрләре - тарихи романнар, Әхмәт Фәйзинең «Тукай», Шәйхи Маннурның «Муса»сын тарихи-биографик романнар дип атыйбыз. Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше»се -докумен-таль-публицистик роман. Тагын фәлсәфи, маҗаралы, хыялый (фантастик) һәм башка төрле романнар булырга мөмкин.

Сораулар һәм биремнәр

1. Сугыш чоры татар драматурглары үз әсәрләрендә нинди тема-
ларга мөрәҗәгать итәләр?

2. М. Әмирнең «Миңлекамал» драмасындагы төп образ нинди
сыйфатларга ия?

3. Г. Әпсәләмовның әдәби әсәрдә кеше образын тудыруга кара-
та әйткән фикере турында уйланыгыз. Аның бу турыдагы карашы
әдәби әсәрләрдә ничек тормышка ашырыла? Г. Әпсәләмовның бер
әсәре буенча укучылар конференциясе уздырыгыз.

4. «Татар азучыларының романнарында 1941-1945 еллардагы
сугышның чагылышы» дигән темага инша язу буенча сыйныфта
конкурс уздырыгыз.

5. Роман жанры һәм аның төрләре турында сез ниләр беләсез?


© 2010-2022