9 сыйныфлар өчен ЕРТга әзерлек биремнәре

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1 вариант

1 бүлек

Интернет дус

(1)" Бер керсәң, аннан аерыла алмыйсың",-дип әйтәләр Интернет турында. (2) "Балалар кечкенәдән Интернетта начарлыкка өйрәнәләр, әдәпсез булып үсәләр",-дип тә әйтәләр. (3) Күзгә, хәтергә зыяны да - Интернетның тискәре сыйфатлары.(4) Әйе, килешәм, Интернетның зыянлы яклары күп.

(5) Күз алдына китерегез:бөтен дөньяда Интернетны өзделәр, ди<…> (6) Әби-бабайларга бу үзен бик сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз кебек хис итәчәкләр.

(7) Гаиләмдә Интернет бигрәк тә миңа кирәк.(8) Дөнья яңалыкларын аннан беләм, дусларым белән аралашам, газетага язмаларымны җибәрәм, кирәк-ярак әйберләргә дә аннан заказ бирәм.

(9) Интернеттан актив файдаланучы-сеңлем. (10) Иптәшләре белән аралашуын әйтеп тә торасы түгел. (11) Өй эшләрен әзерләү, берәр мәгълүматны эзләү, китапханәдә булмаган берәр әсәрне табып уку - барысына да ярдәмгә Интернет килә. (12) Һәр укучының алган билгеләре махсус электрон журналларда теркәлә, һәм аны әти-әниләр дә күзәтеп тора ала.

(13) Апама исә Интернет - эше буенча төп булышчы һәм киңәшче. (14) Исәп-хисап кәгазьләре, документлар белән эш Интернет аша гына алып барыла. (15) Әнием дә буш вакытында Интернет белән бик дус.(16) Анда хуҗабикәләр өчен киңәшләр дә, аш-су рецептлары да бик күп.(17 )Әти өчен Интернет юл картасын карап алу, штрафларны һәм башка түләүләрне башкару өчен бик уңайлы.

(18) Кыскасы, Интернет - фән-техника казанышы. (19) Аралашу, белгечләр белән киңәшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, яңалыкларны белү, төрле түләүләр башкару, бүләкләр ясау - анда барысы да мөмкин.(20) Шулай булгач, Интернетның, тискәре якларына караганда, уңайлары күбрәк түгелме?

(21) Интернет тормышыбызның бөтен тармакларына үтеп керде, һәм аның файдасы чиксез. (22) Хәзерге көндә интернет-кибетләр, банклар, дәресләр бар.(23) Киләчәктә интернет-хастаханәләр, интернет-югары уку йортлары барлыкка килсә дә, аптырамассың. (24) Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!

(Вакытлы матбугаттан)

Текст эчтәлегенә нигезләнеп, А1-А11 биремнәрен үтәгез. А1-А11 биремнәренә җавап 4 вариантта тәкъдим ителә, шуларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапның номерын түгәрәккә алыгыз.

А1. Кайсы җөмлә түбәндәге сорауга җавап була ала?

Интернетның кайсы яклары файдалы?

1) Аралашу, белгечләр белән киңәшү, белем алу, эш табу, акча эшләү, килешүләр төзү, яңалыкларны белү, төрле түләүләр башкару, бүләкләр ясау - анда барысы да мөмкин.

2) "Балалар кечкенәдән Интернетта начарлыкка өйрәнәләр, әдәпсез булып үсәләр",-дип тә әйтәләр.

3) Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!

4) Әби-бабайларга бу үзен бик сиздермәс, ә менә калганнар үзләрен ике кулсыз кебек хис итәчәкләр.

А2. Хаталы билгеләмәне табыгыз.

1) Бөтен сүзендә икенче иҗектә килгән [Э] авазы [Ө]ләшеп әйтелә.

2) Юл сүзендә авазлар һәм хәрефләр саны бертигез.

3) Китапханә сүзендә әйтелеш һәм язылыш аерыла.

4) Укучының сүзендә кулланылган сузыклар калынлыкта ярашалар.


А3. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзне табыгыз.

1) сеңел

2) булышчы

3) Интернет

4) белем

А4. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

1) электрон журнал

2) юл картасысы

3) буш вакыт

4) өй эше

А5. Мәгълүмат сүзендә Ъ хәрефе ни өчен язылган?

1) һәмзә тартыгын белдерү өчен

2) иҗекне калынайту өчен

3) [г]авазын калынайту өчен

4) аеру билгесен белдерү өчен

А6. Парлы сүзне билгеләгез.

1) күз

2) файда

3) киңәшче

4) әби-бабай

А7."Интернеттан актив файдаланучы-сеңлем." җөмләсенең дөрес тәрҗемәсен билгеләгез.

1) Твоя сестренка - активный пользователь Интернета.

2) Его сестренка - активный пользователь Интернета.

3) Моя сестренка - активный пользователь Интернета.

4) Моя сестренка активно пользуется Интернетом .

А8. Юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә бәйләнгән сүзтезмәне билгеләгез.

1) Интернетның сыйфатлары

2) газетага юллау

3) дуслар белән аралашу

4) берәр әсәр

А9. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төрен билгеләгез.

Һәр укучының алган билгеләре махсус электрон журналларда теркәлә, һәм аны әти-әниләр дә күзәтеп тора ала.

1) сыйфат фигыль

2) хәл фигыль

3) исем фигыль

4) инфинитив

А10. Дөнья яңалыклары сүзтезмәсенең дөрес тәрҗемәсен табыгыз.

1) местные новости

2) мировые новости

3) главные новости

4) жизненные истории

А11. Җөмләнең баш кисәкләрен табыгыз.

Исәп-хисап кәгазьләре, документлар белән эш Интернет аша гына алып барыла.

1) исәп-хисап кәгазьләре

2) документлар белән эш

3) Интернет аша гына алып барыла

4) эш алып барыла

2 бүлек

В1-В12 биремнәрен укылган текст нигезендә башкарыгыз. Җавапларны сүз (сүзтезмә) яки саннар белән языгыз.

В1. 3 нче җөмләдән зарары сүзенә синоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

В2.20 нче җөмләдән азрак сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

Җавап:____________________

В3.7 нче җөмләдән алмашлыкны табып языгыз.

Җавап:____________________

В4. 4 нче җөмләдән сыйфатны табып языгыз.

Җавап:____________________

В5. 6-8 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләр булган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

В6. 18-20 нче җөмләләрдән сорау җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

В7. Аерымланган хәлгә бәйле куелган өтернең номерын языгыз.

"Бер керсәң, (1) аннан аерыла алмыйсың",(2)-дип әйтәләр Интернет турында.

Җавап:____________________

В8. 2-4 нче җөмләләрдән туры сөйләмле җөмләнең номерын языгыз.

Җавап:____________________

В9. 21 нче җөмләдә ничә гади җөмлә бар? Җавапны сан белән языгыз.

Җавап:____________________

В10. 10 нчы җөмләдән әйтелеше язылышына туры килмәгән сүзне табып языгыз.

Җавап:____________________

В11. 5 нче җөмләдә <…> тамгасы урынына кайсы тыныш билгесе куелырга тиеш? Җавапны сүз белән языгыз.

Җавап:____________________

В12. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерен языгыз.

Күзгә, (1)хәтергә зыяны да - (2) Интернетның тискәре сыйфатлары.

Җавап:____________________

3 нче бүлек


Укылган текстны файдаланып, С1 биремен эшләгез.


С1. "Интернет тормышыбызның бөтен тармакларына үтеп керде, һәм аның файдасы чиксез. Хәзерге көндә интернет-кибетләр, банклар, дәресләр бар. Киләчәктә интернет-хастаханәләр, интернет-югары уку йортлары барлыкка килсә дә, аптырамассың. Уңайлы, файдалы һәм рәхәт бит!" Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган 2 дәлил китерегез. Мисаллар китергәндә, кирәкле җөмләләрне тулысынча языгыз яки аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.


© 2010-2022