Эзтабарлар (Укучыларны Эзтабарлар сафына кабул итү сценариясе)

Раздел Другое
Класс 2 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Эзтабарлар" сафына кабул итү.

А.Б. Эзтабар - Ватанда алдынгы яшь буын

Эзтабар - Куңелле балачак еллары.

Эзтабар - хезмәттә мәхәббәт уята

Чын дуслык тудырып сафларны ныгыта.

А.Б. Эзтабар - тормышны өйрәнеп,

Киләчәк елларга әзерлән.

Әтиләр юлыннан атларга,

Үзеңне күнектер хәзердән!

А.Б. Кадерле 2 сыйныф укучылары! Бүген сезнең тормышыгызда бик истәлекле көн. Сез "Таң" балалар оешмасының "Эзтабарлар" сафына кабул ителәсез. Бүгеннән башлап сез эзтабарлар дип йөртелә башлыйсыз. Ә эзтабарлар бар яктан да үрнәк укучылар булырга тиеш. Эзтабарлар кагыйдәләрен тыңлап китегез әле.

1. Эзтабар - намуслы кеше

2. Эзтабар - кыю кеше.

3. Эзтабар - кешелекле кеше.

4. Эзтабар - тагын да яхшырак булырга омтыла.

А.Б. Ә хәзер укучылар, эзтабар вәгъдәсен бирергә әзерләнегез. Минем арттан бергәләшеп вәгъдәне кабатлагыз.

Мин, _________ , яхшы эзтабар булырга һәм эзтабарлар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм.

А.Б. Менә укчылар, сез эзтабарлар булдыгыз.Эзтабарларның девизы: Бердәмлектә көч!

А.Б.

-Тыныч кына, мактанмыйча һәм мактау көтмичә эшләгән һәр файдалы эш - яхшы эш.

-Көн дә яхшылык эшләү - һәр эзтабар өчен гадәти хәл, ияләнгән яшәү рәвеше.

Укучылар, бу сүзләрне исегездән чыгармагыз.

А.Б. Сез бу уку елында "Балачак" шәһәре буйлап сәяхәт итәчәксез. Бу шәһәргә кергәнче, сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк.

А.Б. Балачак илем - нинди сөйкемле -

Апам шикелле үскәч үзем дә,

Яклармын сине,

Саклармын сине, атам шикелле.

А.Б. Ә хәзер укучылар без сезнең белән "Балачак" шәһәренә сәяхәткә кузгалабыз. Без бу шәһәргә ковер-самолётка утырып барабыз. Ковёрга утырдык, күзләрне йомдык, киттек. (Көй яңгырый, тынгач, кузләрне ачабыз.) Алда "Әкият" тукталышы. Бу шәһәрдә төрле әкият геройлары яши.

Әкиятче. Исәнесез, укучылар! Минем бик беләсем килә. Сез әкиятләр яратасызмы икән? Хәзер мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез.

-Шүрәленең бармагын кем кыскан? (Былтыр)

-Су анасы нәрсәсен югалткан? (алтын тарагын)

-Аю күтәргән кәрзин эчендә өенә кайткан кызның исеме ничек? (Маша)

-Рус халык әкияте нәрсә дип башлана? (Жили-были)

-Г.Тукай нинди әкиятләр язган? (Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык)

-Чәчәктә туган кызның исеме ничек? (Дюймовочка)

-"Калач" әкиятендә калач кемнәргә очрый? (Куянга, төлкегә, аюга, бүрегә)

-"Бүлмәгә кергәч ул өч кровать күрде: аның берсе зур, икенчесе кечкенә, өченчесе тагында кечерәк." Бу кайсы әкияттән? (Өч аю)

Бик яхшы балалар! Сез әкиятләрне бик яратасыз икән. Алга таба да әкиятләрне укуыгызны дәвам итегез.

А.Б. Укучылар, әйдәгез тиз генә җыендык та, алга таба юлыбызны дәвам итик. Күзләрне йомдык, ковер-самолётка утырдык, очып киттек. Алда табышмаклар тукталышы.

Табышмак. Исәнмесез, балалар! Мин сезнең безнең шәһәрдә булуыгызга бик шатмын. Ә хәзер, мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавап бирерсез.

-Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч, тамырын ашыйлар. (Суган)

-Түгәрәк тәнле, бал шикәрдән тәмле. (Карбыз)

-Күтәреп була, ыргытып булмый. (Мамык)

-Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә)

-Авызы юк, үзе печән ашый. (Сәнәк)

-Каны бар, җаны юк. (Балан)

-Агачтан биек, үләннән кечкенә. (Яфрак)

-Күп энәле, сукыр күзле. (Чыршы, нарат)

Бик тапкыр балалар икәнсез, молодцы!

А.Б. Укучылар, тиз генә күзләрне йомдык, ковер-самолётка утырдык та , алдагы шәһәргә кузгалдык. (Күңелле карандаш тукталышы.)

Карандаш. О-о, минем шәһәремдә яңа танышлар бар икән. Рәхим итегез! Минем шәһәремә рәсем ясый торган балалар гына килә. Ә сез рәсем ясый беләсезме? Алай булгач, әйдәгез әле миңа да ясап күрсәтегез. (Укучылар рәсем ясыйлар) Молодцы, дусларым! Сез чыннан да бик оста рәсем ясаучылар икәнсез. Мин сезгә бары тик уңышлар гына теләп калам.

А.Б. Укучылар, җыйналдык, алга таба, тылсымлы сүз тукталышына очабыз.

Тылсымлы сүз. Исәнмесез! Рәхим итегез безнең Тылсымлы сүз шәхәренә. Укучылар, сез һәрвакыт, һәр җирдә үзегезнең укучы икәнлегегезне онытмаска тиеш. Ә тылсымлы сүзләр әдәплелекнең иң якын дуслары, юлдашлары. "Яхшы сүз - җан азыгы" дигән безнең әби-бабайларыбыз. Менә хәзер бер-ике хикәя тыңлап үтик әле.

А.Б. Укучылар, мин сезгә берничә хикәя укыйм, ә сез кирәкле урында тылсымлы сүзләр әйтерсез.

-Наил мәктәпкә барырга өеннән чыкты. Ишек янында кулына ике сумка тоткан бер апа ишекне ачырга дип тора иде. Наил тиз генә йогереп килде дә, ишекне ачып, "РӘХИМ ИТЕГЕЗ!" диде. Апа аңа шатланып "РӘХМӘТ!" диде. Наил автобуска кереп утырды. Автобус кузгалып китте һәм Наил бер абыйга бәрелде, ул "ГАФУ ИТЕГЕЗ!" диде.

-Алсу дәрескә соңга калды. Инде дәрес башланган. Ул ишекне шакып ачты һәм "КЕРЕРГӘ МӨМКИНМЕ?" диде. Укытучы рөхсәт биргәч ул керде һәм "РӘХМӘТ!" дип әйтеп урынына утырды.

-Алмаз дәресләрен төгәлләп өйләренә кайтырга чыкты. Юлда кайтканда төрле белдерүләрне укый-укый барып, каршысына килүче бер әбигә бәрелде. Әбинең кулындагы сумкасы төшеп китте һәм әйберләре чәчелде. Ә Алмаз баруын дәвам итте. Алмаз дөрес эшләдеме?

-Әнисе Чулпанга ипи алып кайтырга кушты. Чулпан "Бармыйм" - дип киреләнде. Ләкин, бик озак карышканнан соң барырга булды. Ул трамвайга утырды. Икенче тукталышта күкрәгенә күп медальләр таккан бер бабай керде. Трамвайда урын юк иде. Чулпан бабайны күрсә дә, курмәмешкә салынып, матур гына утырып барды. Әгәрдә сез Чулпан урынында булсагыз нишләр идегез?

Тылсымлы сүз. Зур рәхмәт сезгә, дусларым! Һәрвакыт шундый тәрбияле булыгыз!

А.Б. Менә укучылар, сез инде эзтабарлар нинди булырга тиеш икәнлеген өлешчә белдегез.

А.Б. Укучылар, менә без сезнең белән "Балачак" дип аталган шәһәргә сәяхәтне чыктык. Әле алда сезне бик күп тукталышлар көтә. Карыйк әле, нинди тукталышлар икән алар?

-"Күңелле киселеш", "Табигать дуслары", "Әхләк тәрбия академиясе", "Оста куллар академиясе", "Йолдызлы кинотеатр" - тукталышлары.

А.Б. Укучылар, мин сезгә менә шушы тукталышларның ачкычын бирәм. Сез тырыш, тәртипле булсагыз гына, бу ачкыч белән тукталышларның ишеген ача алырсыз.


© 2010-2022