Эволюция национального праздника татарского народа САБАНТУЙ Праздник планеты

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

БӘЙРӘМ ҮТКӘРҮ ӨЧЕН СЦЕНАРИЙ

"САБАНТУЙ"

Бәйрәм җыр белән башланып китә. Бәйрәмгә кунак итеп ата-аналар, укытучылар чакырыла.

Сабан туе

Луиза Батыр-Болгари музыкасы.

Гөлшат Зәйнашева сүзләре

Күңелле сабан туйлары,

Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый- җырлый,

Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Кушымта:

Без җырлыйбыз сабан туйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

Сабантуй күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

Кушымта:

Әти-әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме.

Матур булсын, ямьле булсын

Сабан туе бәйрәме.

1 алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме Сабан туена җыелдык. Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Котлы булсын Сабан туйлары!

2 алып баручы: Әйе, Сабантуй татар халкының милли бәйрәме. Язгы чәчү эшләре беткәч була ул. Печән чабарга төшкәнче. Халкыбызның милли туе ул - Сабантуй.

Кышкы суыклар инде узган. Кояш нурлары җир йөзен назлый. Матур, җылы көннәр башланган чак.

1 укучы:

Ил ул җирдән генә түгел,

Халыктан да гыйбарәт.

Ә Сабантуй кеше аша

Илнең рухын күтәрә,

Ил куәтен күтәрә.

1 алып баручы: Сабантуй - ул борынгыдан килгән бәйрәм. Бу бәйрәм халкыбызның гасырлар буена туплап килгән акылын, уңганлыгын чагылдыра.

2 алып баручы: Сабан эшләре беткәч, татар халкы хезмәт бәйрәмен билгеләп үтә. Аның исеме Сабантуй шуңа күрә дә. Бу бәйрәмдә татар халкының борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла.

1 укучы:

Ак сөлге

Әнәс Исханов

Сабантуйга сөлге җыялар,

Сөлгесез бит булмый

Сабантуй,

Тазамы син?

Әйдә мәйданга

Чык та ак сөлгегә билең куй!

Шул сөлгедәй намусың пакь булса, Ак сөлгегә көчең хак булса.

Көрәш әйдә, башың югалтып, Сөймәс мәйдан куркак, сак булсаң.

1 алып баручы: Сабантуй бик борынгы да, яңа да бәйрәм ул. (М.Хәбибуллинның "Илчегә үлем юк"әсәреннән инсценировка).

..."Сәлим хан - Инде барыгыз да тыңлагыз. Бер атнадан Чәчкә туе җитә. Күрше-күләнгә хәбәр салынды - кунакка дәштек. Чәчкә туе хакында атна буена һәр мәхәлләдә сөрән салыгыз, калаларга чаптарлар җибәрегез. Мин әйттем.

Бусагабаш Камай:

  • Кардәш кыпчаклар Чәчкә туен Сабан туе дип йөриләр ханиям.

Сәлим хан:

  • Чәчкә туемы, Сабан туемы, Җыенмы - безнең өчен ул иң кәттә, иң күркәм бәйрәм. Сый-хөрмәтне мулдан әзерләгез. Бөек Кала тарханы сиңа әйтүем. Кем ...Карабай тархан мондамы үзе? Ишетәсеңме, хан йөзенә, хан йортына кызыллык килерлек булмасын.

Карабай тархан:

  • Мин монда ханиям, монда. Барсын да эшләрбез.

Сәлим хан:

  • Сабан туена Чәчкә-Ананы да дәшегез. Ил анасы исемен йөрткән Чәчкә-Анага хөрмәтем зурдыр. Шулай дип, җиткерегез үзенә, Олуг хан сәне үзе дәште, дәгез. Инде китегез.

  1. укучы.

Колын-колынкай

Ләбиб Лерон

Һай бу көннәр, һай бу төннәр

Бигрәкләр озак үтә -

Ярышка барасы атлар

Сабантуй көнен көтә.

Ат чабышы ничек узар -

Шуны беләсе килә:

Колынкайның Сабантуйны

Бик-бик күрәсе килә.

2 алып баручы: Игенчелек Идел буенда яшәгән борынгы бабаларыбызның төп кәсебе булган. Идел буе татарларында ул шулай көнкүрешнең төп тармагы булып калган, гореф-гадәтләрендә игенчелеккә бәйле күп йолалар туган.

Бу йолаларның барысы өчен дә уртак бер сыйфат бар ул - игенчелек эшен изгеләштереп карау, аңа табыну.

3 укучы: Иген игү - илеңә, халкыңа, игелек күрсәтү, дип бәяләнгән. Игенче хезмәтенә тирән ихтирам буыннан-буынга, гасырдан-гасырга күчкән.

1алып баручы: Кадерле балалар, котлы булсын Сабан туйлары!!! Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле, күңелле булсын! Өстәлләребездә ризыклар мул булсын! Игенчеләр үстергән ипи кадерен белик.

4 укучы: Карале, дускай! Игътибар итче! Чып-чын туй бит бу!

Сабантуйның нинди бәйрәм икәнлеген инде беләсез. Сабантуй. Сабан һәм туй. Ике сүздән торган кушма сүз дә бит әле.

Туйның нәрсә икенен беләбез инде. Тик Сабан дигәне ни аңлата соң әле? Сабан ул - яз көне чәчелеп шул ук елда көз көне җыела торган ипи, ашлык.

5 укучы: Ипинең дә прәнекнең дә алма кебек, агач башында үсмәгәнен беләбез инде. Ул басу-кырда (арыш, бодай, арпа, тары һәм башакалар) үсә. Игенчеләр яз көне җиргә аз орлык чәчеп, көзен исә күп итеп кире җыеп алалар. Мондый ашлык сабан ашлыгы була.

Димәк, Сабан эшләре (язгы чәчу эшләре) тәмам булгач, кешеләр, куанычтан, туй шикелле итеп бәйрәм итәләр. Шул Сабантуй бәйрәме була инде. Бүгенге бәйрәм.

6 укучы: Икенче төрле "Мәйдан" дип тә йөртәләр. Чөнки халык ул көнне мәйданга җыела. Бәйрәм итә, җырлый, бии, күңел ача, көрәшә.

4 укучы: Мәйдан уртасында колга. Сабантуйның матурлыгын, бөеклеген күрсәтеп, зәңгәр күккә ашкан ак колга җәйге җилдә чайкалып утыра, җиңелчә сызгырып, тыныч хезмәткә мәдхия җирлый.Ул Сабантуй тәмамлангач та чайкалып утырыр. Ул колга күпләрнең сөлгеләрне бөтереп, бил алышкан чакларын хәтерләтер.

2 алып баручы: Әнә шулай кадерле, бик кадерле Сабантуй дигән халык бәйрәме.

5 укучы:

Сабантуй

М.Әгъләмов

Сабантуйларда да алга карый халык,

Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.

Сөлгеләр тотыла, һәр авыл

Батырын күзәтә билгеле...

Мәйдан күк кысыла йөрәкләр.

- Бирмә,билеңне!

- Бирмә!

Дошманнар таптаса җиреңне, Сорамый: "Син батыр идеңме?"

Мәйдан күк кысыла бар халык:

- Бирмә, илеңне!

- Бирмә!

1 алып баручы: Кадерле балалар, сезне мәйданга чакырабыз! Сабантуе уеннары башлана.

2 укучы:

Сабан туе, Сабан туе

Шундый кызык, күңелле.

Ник чыкмаска көрәшергә,

Мин соң егет түгелме?

Батыр калу өчен әле,

Миңа бераз иртәрәк.

Тик шулай да сабантуен

Үзем башлап җибәрәм.

(Көрәш дәвам итә)

2 алып баручы: Көрәш тәмам, ә хәзер мәйданны җырчыларга бирәбез.

Җыр-биюсез бер бәйрәм дә

Узмый, шуны белегез.

Балаларыбыз бик булганнар,

Концерт карап китегез!

(Җырлар, биюләр башкарыла)

1 алып баручы: Сабантуй уеннарын дәвам итәбез.

Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле, бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк!

(Кашыкка күкәй салып йөгерү уздырыла)

2 алып баручы:

Икегезгә ике капчык,

Йәгез әле тотыгыз.

Сабан туенда ярышып,

Сез дә бүләк алыгыз.

Җилферди чиккән сөлгеләр,

Бүләкләр күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та:

Сабан туй бүген бездә.

1 алып баручы:

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам, Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән?

(Чүлмәк вату ярышы үткәрелә)

2 алып баручы:

Менә дуслар,көтеп алган Сабан туйлары да тәмам.Тагын бер елга сау бул, Сабан туе.

Барыгызга да саулык-сәламәтлек телим. Хәзер бергәләшеп яраткан җырыбызны башкарабыз.

Сабантуйлы Татарстаным

М.Имашев музыкасы

Ә. Шәрипов сүзләре

Сабантуйга дәшеп кошлар сайрый,

Җәйге җылы талгын җил исә.

Сабантуйга дәшеп кояш балкый

Болыннарда чәчәкләр үсә.

Кушымта:

Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,

Эх, урарга иде җир шарын!

Күрсен иде дөнья Сабантуйлы

Татарстан дигән ил барын!

Тальян моңы дәшә Сабантуйга,

Җилкендерә һәрбер йөрәкне.

Сабантуйга дәшеп кызлар җырлый,

Яңгырата бөтен төбәкне.

Кушымта.

Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә,

Урманнарда күке моңлана.

Сабантуйга дәшеп чишмә чылтырый,

Күңелләрдән якты моң ага .

Кушымта:

Сөлгеләрне сөлгеләргә ялгап,

Эх, урарга иде җир шарын!

Күрсен иде дөнья Сабантуйлы Татарстан дигән ил барын.

Кулланылган дәбият:

Мәктәптә бәйрәм бүген (балалар өчен җырлар). - Казан,"Мәгариф", 2003. М.Хәбибуллинның "Илчегә үлем юк", Казан, 1996.

Салават Күпере җурналы. - Казан, 2001(5-6).

Салават Күпере җурналы. - Казан, 2003(5-6).

Салават Күпере җурналы. - Казан, 2004(6).


© 2010-2022