Рабочая тетрадь Татарский язык и деловое общение

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Урта һөнәри белем бирүче дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе

"Казан төзелеш көллияте"









"Татар теле һәм эшлекле аралашу"

предметыннан читтән торып укучы студентларга

эш дәфтәре.





Башкарды:

Группа_________________

Студент________________



КАЗАН-2015.



Тема 1.

Эшлекле очрашулар, сөйләшүләр, әңгәмәләр.

Деловые встречи, переговоры, собеседования.

Бирем 1.1. Яңа эшкә урнашканда булачак әңгәмә турында диалог төзегез (составить диалог на тему "собеседование при устройстве на работу").

-Исәнмесез!

-Исәнмесез!

-Танышырга рөхсәт итегез. Минем исемем......

-.........................................

-...........................................


Тема 2.

Еш кулланыла торган эш кәгазьләре.

Часто применяемые деловые бумаги.

Бирем 2.1. Бирелгән үрнәк буенча белдерү языгыз ( составить объявление по образцу на любую тему).

БЕЛДЕРҮ.

Хөрмәтле студентлар!

Сезне 1 сентябрьдә Казан төзелеш көллиятенең актлар залында үтәчәк "Белем бәйрәме"нә чакырабыз.

Бәйрәм 9 сәгатьтә башлана.

Үткәрү комиссиясе

2015 елның 30 августы.

Бирем 2.2. Чакыруны тутырып языгыз ( заполнить приглашение).

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры

Чакыру.

Хөрмәтле______________________________________________!

Сезне 20____елның

"_____" ___________________________

булачак _________________________________________________________

________________________________________________________________

спектаклен карарга чакырабыз

Башлана ____________________ сәгатьтә

Сезнең урыннар:____________рәт, ___________урын.

Бирем 2.3. Котлауны тәрҗемә итегез (перевод поздравления).

Кадерле Айсылу!

Сине чын күңелемнән туган көнең белән котлыйм. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет һәм шатлык, укуыңда зур уңышлар, саф мәхәббәт телим.

Дустың Наилә.

2015 елның 1 ноябре.

Тема 3. Резюме.

Бирем 3.1. Резюмене тутырып языгыз (заполнить резюме).

  1. Фамилия, исем, әтисенең исеме (ФИО):__________________________

  2. Туу датасы (дата рождения):____________________________________

  3. Адрес:_______________________________________________________

  4. Телефон:_____________________________________________________

  5. Гаилә хәле (семейное положение):_______________________________

  6. Максат (цель):________________________________________________

  7. Белем (образование):__________________________________________

  8. Һөнәр (профессия):____________________________________________

  9. Тәҗрибә (опыт):______________________________________________

  10. Хезмәт урыны (место работы):__________________________________

  11. Вазифалар (обязанности):_______________________________________

  12. Һөнәри күнекмәләр (профессиональные навыки):__________________

  13. Өстәмә мәгълүматлар (дополнительная информация):_______________

  14. Шәхси сыйфатлар (личные качества):____________________________

  15. Хобби:______________________________________________________

Число:__________________ Имза (подпись):______________________

Тема 4. Тәрҗемәи хәл (автобиография).

Бирем 4.1. Үрнәк буенча үзегезнең тәрҗемәи хәлегезне языгыз (составить по образцу свою автобиографию).


Тәрҗемәи хәл

Мин, (фамилия, исем, әтисенең исеме), .....елның......числосында......аенда,

.......елда .........номерлы мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга кердем. Мәктәптә уку чорында мин ......... дәресләрен ошата һәм ......белән шөгыльләнергә ярата идем.

.........елда мин мәктәпнең .......сыйныфын тәмамладым.

........елда ........(кайда - техникумга, көллияткә) укырга кердем.

Хәзерге вакытта мин ........укыйм (эшлим).

Әтием,..........................(исеме), .........елда туган,........(кем булып эшли).

Әнием,..........................(исеме), .........елда туган,........(кем булып эшли).

Гаиләнең башка әгъзалары (сеңлем, энем һ.б.).........елда туган,............(укый, эшли).

Хәзерге вакытта ......(адрес) яшим.

Имза (подпись)

Язу вакыты (дата)




Тема 5. Сыйфатнамә (характеристика)

Бирем 5.1. Бирелгән үрнәк буенча дустыгызга сыйфатнамә языгыз (напишите по образцу характеристику на друга).

Казан төзелеш көллиятенең читтән торып укучы төзүчеләр бүлегенең ЗС-31 төркем укучысы, 1985 елның 5 апрелендә туган, Казан шәһәренең Мусин урамы, 6 нчы йортның 15 нче фатирында яшәүче Вәлиев Алмаз Марат улына

сыйфатнамә.

Вәлиев Алмаз Марат улы Казан төзелеш көллиятендә 2013 елның 1 сентябреннән бирле укый. Бу вакыт эчендә ул үзен яхшы яктан гына күрсәтте: тырыш, тәртипле, дәресләргә һәрвакыт әзерләнеп йөри, "4" һәм "5"ле билгеләренә генә укый, сәбәпсез дәресләр калдырмый.

Алмаз көллият һәм төркем тормышында актив катнаша. Ул төркемдә уку эше өчен җавап бирә. Үзенең эшен яратып, намус белән башкара.

Тыйнак, аралашучан, ярдәмчел булганга күрә, аны курсташлары да, укытучылар да хөрмәт итә, үзе дә аларны хөрмәт итә.

Вәлиев Алмаз тулы гаиләдә тәрбияләнә. Гаиләдә җылы мөнәсәбәт, бер-берсен хөрмәт итәләр.

Алмаз буш вакытларында китап укырга ярата, спорт белән шөгыльләнә.

Сыйфатнамә III курска күчү өчен бирелә.

Директор: ________________(А.В.Проснев)

Төркем җитәкчесе:__________(А.А.Яруллина)

Староста:__________________(А.И.Сафина)

Мөһер (печать)

2015 елның 28 июне


Тема 6. Белешмә (справка).

Бирем 6.1. Бирелгән үрнәк буенча белешмә языгыз (составить справку по образцу)

Татарстан Республикасының Таләп иткән урынга

Фән һәм мәгариф министрлыгы тапшыру өчен

Урта һөнәри белем бирүче

Дәүләт бюджет мәгариф учреждениясе

"Казан төзелеш көллияте"

422075 Казан, Халезов урамы, 26

Тел: (8843) 234-21-13

2015 елның 16 ноябре

47 нче номер

Белешмә

Ганиев Айрат Азат улы Казан төзелеш көллиятенең читтән торып уку бүлегенең төзүчеләр белгечлегенең III курсында укуын раслап бирелә.

Көллият директоры:_________________(А.В.Проснев)

мөһер

Тема 7. Раслама (расписка).

Бирем 7.1. Укыгыз һәм тәрҗемә итегез (прочитайте и преведите).

Раслама.

Мин, Мансуров Ранис Самат улы, Казан төзелеш көллиятенең читтән торып уку бүлегенең төзүчеләр белгечлегенең III курс укучысы, "Сәйдәш" мәдәният йорты директоры Сафин Марат Айрат улыннан, Яңа ел кичәсен үткәрү өчен, 3 (өч) яңа ел костюмы алдым.

Костымнарны 2015 елның 10 нчы гыйнварында тапшырырга вәгъдә итәм.

2014 елның 25 декабре имза

Тема8. Гариза (заявление).

Бирем 8.1. Гаризаны тутырып языгыз (заполните заявление).

Кемгә? Терминал заводы

Директоры

И.А.Ивановка

Кемнән? А.В.Сидоровтан

гариза.

Сездән мине (миңа)............................................................................................. ..........................................................................................................................................................үтенәм.

Число............................................. Имзам........................................................

Тема 9. Аңлатма язуы (объяснительная записка)

Бирем 9.1. Урнәк буенча аңлатма язуы языгыз (составить по образцу объяснительную записку).

Казан төзелеш көллиятенең

уку эшләре буенча директор

урынбасары О.В.Вахонинага

ЗС-31 төркем укучысы

А.В.Вафиннан

аңлатма язуы.

Бүген, 2015 елның 15 мартында, тимер юл транспорты тоткарлану сәбәпле I дәрескә 25 (егерме биш) минутка соңга калдым. Соңга калуны сәбәпле дип санавыгызны сорыйм. (Белешмә теркәлә)

Имза

2015 елның 15 марты

Тема 10. Ышанычнамә (доверенность).

Бирем10.1. Үрнәк буенча ышанычнамә языгыз (составить по образцу доверенность).

КТК директоры( өлкән хисапчысы)

..................................кемгә (ФИӘИ)

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, ике мең унбишенче елның егерменче апреле.

Ышанычнамә

Мин,..............................................., .......................(тулы адрес) яшәүче, паспорт белешмәсе...................................................... (паспорт номеры, сериясе, кайчан һәм кем тарафыннан бирелгән) .........(нәрсәне? - 20015 елның март ае өчен миңа билгеләнгән хезмәт хакын алуны) ......................(икенче затның тулы адресы) яшәүче, паспорт белешмәсе..................... (паспорт номеры, сериясе, кайчан һәм кем тарафыннан бирелгән)..........................(ФИӘИ) ышанып тапшырам.

РФ ГКның 185-189 нчы маддәләр эчтәлеге безгә аңлатылды.

____________________________________(имза)

____________________________________(имза)

Имзаларны раслыйм: ___________________________(имза)

мөһер


Әдәбият:

  1. Вәлиев З.В. Эш кәгазьләре үрнәкләре.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1999-240 бит.

  2. Вәлиуллина Р.Г., Нигъмәтҗанова Ф.М., Хөсәенова Р.Н. Эшлекле татар теле. Укыту-методик кулланма.-Казан: РИЦ «Школа», 2004-88 бит.

  3. Секретарское дело/Метод.пособие.-Доп.и перераб.2-е изд.-Москва: ООО "Квант", 1999.-167 с. (Авторы-составители: Р.З.Мазитова, И.А.Романова; переводчики: Ф.Г.Тарханова, Н.Г.Хайруллина).


© 2010-2022