Материалы по литературе Сказки

Раздел Другое
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ялкау бала

Бер Кеше Малае белән шәһәргә барырга чыккан икән. Баралар, баралар икән, юл өстендә бер көмеш кашык ятканлыгын күргәннәр.

Бу Кеше, улына :

- Улым, әнә бер көмеш кашык ята. Файдасы тияр иде, ал аны! - дигән. Малай:

- Юлда очраган бар әйберне җыя китсәң... Иренмичә аны иелеп аласы бар ич ,- дип әйткән.

Ул алмагач, бу кеше үзе алган. Барып җиттеләр базарга. Әлеге Кеше кашыкы йөз сумга сата һәм шул акчага чия җимеше ала . Малай арттан, Әтисе алдан бара . Ә Әтисе, Малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп барган.

Әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, артына борылып, Улына:

- Менә шулай, Улым, акылны эшләмичә генә алып булмый аны. Әгәр кашыкны үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде. Менә син шул бер кашык бәһасенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде. Бер иелергә иренсәң, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә туры килер,- дип әйткән. Малайның йөзе чия кебек кызарган һәм аңа бик кыен булган..


ТАВЫК - оста йөзүче

Имештер, кайчандыр тавык күлдә бик шәп йөзгән. Үзе һаман мактана:

- Мин шәп йөзәм дә мин шәп йөзәм! Кыт-кыт-кыт, миннән оста беркем юк! - ди икән.

Үрдәкнең моңа бик ачуы килгән:

- Әйдә, алай булса ярышабыз, -дигән. Тавык әйткән:

- Әйдә!

Үрдәк шуннан бер хәйлә уйлаган. Күлдәге бер кысланы тоткан да әйткән:

- Син су астыннан бар да шул тавыкның бармак араларының ярысын кыскычың белән ерткала, шулай итмәсәң, мин синең үзеңне йотам!

Кысла шулай итеп тавыкның бармак араларын ерткан да, суда йөзүдә үрдәк беренче урынны алган.

Шуннан мактанчык тавык суда йөзә алмыйча коры җирдә тырманып тамак туйдырырга калган. Алай да мактануның һаман да кимен куймый, бер күкәй салса да:

- Кыт-кытак, йомырка салдым, эзләп тап! - дип, мактанып йөри икән.



© 2010-2022