- Преподавателю
- Другое
- Дәрес планы Хәлләрне кабатлау
Дәрес планы Хәлләрне кабатлау
Раздел | Другое |
Класс | 8 класс |
Тип | Конспекты |
Автор | Хасанзянова Р.М. |
Дата | 20.12.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Тема: Хәлләрне кабатлау
8-нче сыйныф
Максат:
1) Хәлләр турында белемнәрне ныгыту, хәлләр кулланып күнегүләр эшләү, хәлләрне практикада кулланырга өйрәтү;
2) сөйлəм телен үстерү, татар телендə дөрес һəм матур сөйлəшү телəген камиллəштерүне дəвам итү;
3) дуслык, бердəмлек, игътибарлылык сыйфатлары тəрбиялəү.
Дәрес тибы: йомгаклау дәресе.
Предметара бәйләнеш: татар теле һәм әдәбият
Эш төрләре (алымнар): сорау-җавап, проблемалы сорау, карточкалар белән эшләү, уен, төркемдә эшләү,тест һәм перфокарталар белән эшләү, күнегүләр эшләү һ.б.
Кулланылган методика: Г. Рәхимов "Үстерелешле укыту" методикасы
Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар, "Куркак юлдаш" татар халык әкияте ("Бала" китапханәсе ), перфокарта, тестлар, мультимедиа проекторы.
Дәрес планы:
-
№
Дәрес элементлары
Вакыт
1
Оештыру моменты
2 мин
2
Актуальләштерү ("Иң зирәк укучы" уены)
4 мин
3
Төп өлеш (2 төркемгә бүленеп хәлләрне кабатлау: тест, пефокартолар белән эшләү, «Куркак юлдаш» әкияте буенча бирем һ.б. )
35 мин
5
Өй эше (1в. - «Кешеләрдәге уңай сыйфатлар» - кечкенә хикәя язарга; 2 в. - вакытлы матбугаттан хәлләр кергән 5-7 җөмлә язып килергә)
2 мин
6
Йомгаклау
2 мин
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты:
- исәнләшү;
- дежур укучы сүзе.
II. Актуальләштерү:
- Укучылар, Сезгә өй эше итеп үткәннәрне кабатлап килергә кушылган иде. Әйдәгез, өй эшен тикшереп "Иң зирәк укучы"ны билгелик.
№
Сорау
Җавап
1
Ул сөйләм төзелешен өйрәнә
Синтаксис
2
Ул нәрсәне дә булса хәбәр итә
Җөмлә
3
Җөмләнең баш кисәкләре нәрсәләр
Ия, хәбәр
4
Җөмләдә баш килештә килеп бер җөмлә кисәгенә дә буйсынмыйча килгән баш кисәк
Ия
5
Ул ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә, аның белән бәйләнеп килә торган баш кисәк
Хәбәр
7
Җөмләнең иярчен кисәкләре ничә? Ниндиләр?
4: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч
8
Хәлләрнең мәгънә ягыннан ничә төре бар? Ниндиләр?
8: вакыт, урын, күләм, рәвеш, шарт, кире, сәбәп, максат
9
Нинди хәлләр аерымланмый?
Урын, күләм хәлләре
10
Татар телендә хәбәр җөмләнең кайсы җирендә килә
Ахырында
11
Тәмамлыкның ничә һәм нинди төрләре бар?
Ике: туры һәм кыек тәмамлык
III. Төп өлеш.
- Укучылар, бүген без Сезнең белән хәлләрне кабатлыйбыз. Дәресне ике төркемгә бүленеп алып барырбыз.
- Дәресебезне дәвам итәбез һәм җөмлә кисәкләрен кабатлап тест биремнәре эшләп алабыз.
1) Җөмлә кисәкләре - тест.
-
Җөмләнең иярен кисәкләре:
А) аергыч, тәмамлык, хәл;
Ә) аергыч, хәл, аныклагыч;
Б) тәмамлык, хәл, аныклагыч, аергыч
-
Җөмләдә ия нинди сүз төркеме белән белдерелгән? Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый. (М.)
А) исем;
Ә) алмашлык;
Б) сыйфат.
-
Сизенәм: егетләрнең урнашырга исәпләре юк түгел. (Ф.Х.) җөмләсендә аергыч:
А) егетләрнең сүзе;
Ә) урнашырга сүзе;
Б) икесе дә.
-
Кайсы җөмлә кисәге бары тик ияртүче кисәктән соң гына килә?
А) тәмамлык;
Ә) хәл;
Б) аныклагыч.
-
Хәлләрнең ничә төре бар?
А) 7,
Ә) 8,
Б) 9
-
Аергыч -
А) предметны, затны белдерә;
Ә) предметның билгесен белдерә;
Б) җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап килүче сүз.
-
Туры тәмамлык-
А) ияртүче сүзгә төшем килеш кушымчасыннан тыш чаралар ярдәмендә ияреп килүче тәмамлык ул;
Ә) төшем килеше кушымчасы алган (яки алу ихтималы булган) тәмамлык ул;
Б) үтәлү урынын һәм вакытын белдереп, фигыльгә буйсынып килүче иярчен кисәк ул.
2) Рәсемнәр буенча җөмләр төзү.
- Укучылар, ике төркемгә дә мин кызыклы рәсемнәр бирәм. Әлеге рәсемнәргә нигезләнеп, төрле хәлләр кулланып икешәр җөмлә языгыз.
(Җөмләләр язалар, укыйлар)
3) Җөмлә кисәкләрен кабатлау буенча карточкалар белән эш:
Сүзләрнең урнашу тәртибенә туры килгән җөмләләрне табыгыз
-
Безнең Янбулат авылында Айдарлар мин генә түгел. (Ф. Хөсни)
-
Шулай итеп мәктәпкә бару бүген булмый калды. (Ә. Фәйзи)
-
Һәр чишмәнең үз исеме бар. (М. Мәһдиев)
-
Поездның кая ашыкканын белә ул. (Р. Зәйдулла)
-
Музыка тавышын бөтен авыл ишеткәндер... (Р. Зәйдулла)
-
Яңгыр күкләрнең серен, эңгерен һәм шомын урманның бөтен почмакларына койды. (А. Гыйләҗев)
-
Ишкәкләр һаман Мөхәммәтнең әтисе кулында иде әле. (З.Хөснияр).
Җөмләдә сүзләрнең урнашу тәртибе
Җөмләнең номерлары
аергыч + аергыч + урын хәле + ия + хәбәр
ия + аергыч + тәмамлык + тәмамлык + тәмамлык + аергыч + аергыч+ хәл + хәбәр
аергыч + хәл + тәмамлык + хәбәр + ия
аергыч + аергыч + аергыч + ия + хәбәр
хәл + хәл + ия+ хәл+хәбәр
ия + хәл + аергыч + аергыч + хәбәр
аергыч + тәмамлык + аергыч + ия + хәбәр
4) "Куркак юлдаш" әкияте.
- Укучылар, хәзер без Сезнең белән "Куркак юлдаш" әкиятен карап, тыңлап китәбез. Ә Сез алдыгызда торган карточка-таблицаларга әкияттә очраган хәлләрне урнаштырыгыз:
Хәл төркемчәләре
Урын
Вакыт
Күләм
Рәвеш
Шарт
Максат
Кире
Сәбәп
Элек заманда
Әйләнә-әйләнә
- Укучылар, әкият нәрсә турында?
- Чын дус нинди булырга тиеш?
- Сез әйбәт дусмы?
5) Перфокарталар белән эш:
-
Астына сызылган хәлләрнең төрен билгеләгез.
Җөмлә
1
2
3
4
5
6
7
8
Вакыт хәле
Урын хәле
Рәвеш хәле
Күләм хәле
-
Габдулла дөньяның әчесен-төчесен җитәрлек татыган кеше. (И.Г.)
-
Көне-төне тырышып эшләгәнен ул әйтергә залга теләде. (Һ.Т.)
-
Кызу эш өстендә эшкә чыкмыйча ятты бит. (Ә.К.)
-
Кайту белән эшкә тотынды. (Г.Г.)
-
Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте. (Г.Г.)
-
Газета шул минутта ук чыгып җитәргә тиеш. (Д.А.)
-
Без әрәмәлеккә килеп җиттек. (Ф.С.)
-
Урамда кеше бик аз. (Г.Н.)
-
Астына сызылган хәлләрнең төрен билгеләгез.
Җөмлә
1
2
3
4
5
6
7
8
Сәбәп хәле
Максат хәле
Вакыт хәле
Кире хәл
-
Аңламагач сөйләмәдем.(Г.И.)
-
Сине шәһәргә алма сатарга озатабыз.(И.Г.)
-
Усал җилләр, моңа сугылу белән, кинәт тыелганнар.(Ә.Ф.)
-
Беләсеңме, күргәндә дә әйтми торган кешеләр була бит. (А.Ш.)
-
Кәҗә кычкырган тавышка Таҗи торып чыга.(Г.Г.)
-
Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була.(Г.Б.)
-
Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм.(Г.Б.)
-
Без яшьтән үк таныштык. (Д.А.)
6) Тест - Хәлләр
-
Кайсы җөмләдә урын хәле бар?
-
Абыйдан хат килде.
-
Синең бу эшең мактауга лаек.
-
Йорт алдына матур итеп эскәмияләр ясап куйганнар. (М.Н.)
-
Кайсы җөмләдә вакыт хәле бар?
1. Иртәдән бирле түбә кыекларыннан тамчы тама. (Г.Ә.)
2. Бар җырымны илгә багышладым. (М.Җ.)
3. Җәйге төн гадәтенчә бераз салкын иде.
-
Кайсы җөмләдә рәвеш хәле бар?
-
Аннан соң ике ай буенча аерылышып торырга туры килде. (М.М.)
-
Ул минем сүзләремә каршы бернәрсә дә әйтә алмады
3. Кыңгырау төсле чылтырап, тургайлар безнең теләкләрне кабатлыйлар. (Ә.Б.)
-
Кайсы җөмләдә күләм хәле бар?
-
Саснага барып җиткәнмен.
2. Үз гомерендә күп изгелекләр эшләде Миргали Сабирга.
3. Соңга калган өчен, ул шелтәгә эләкте. (И.Г.)
-
Кайсы җөмләдә сәбәп хәле бар?
-
Акъәби аңа уйчан гына карап торды. (Ә.Е.)
-
Аның әрнүдән йокылары кача иде. (Г.И)
-
Сине шәһәргә алма сатарга озатырбыз. (И.Г.)
-
Хәлнең төрен билгеләгез: Ул шкафтан хәтфә янчык алды. (Г.Ә.)
1. вакыт хәле
2. рәвеш хәле
3. урын хәле
IV. Өй эше:
1 вариант - хәлләр кулланып "Кешеләрдәге уңай сыйфатлар" темасына кечкенә инша язарга;
2 вариант - вакытлы матбугаттан хәлләр кергән 5-7 җөмлә язып килергә.
V. Йомгаклау:
- Укучылар, бүген без Сезнең белән дәрестә нинди җөмлә кисәкләрен кабатладык?
- Хәлләр безнең сөйләмебездә еш кулланыламы?
- Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт! Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.