• Преподавателю
  • Другое
  • Н. Дәүлинең Бәхет кайда була? шигырен өйрәнү. Разработка урока по татарской литературе для рус. групп

Н. Дәүлинең Бәхет кайда була? шигырен өйрәнү. Разработка урока по татарской литературе для рус. групп

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Нәби Дәүлинең "Бәхет кайда була?" шигыре

(VIII сыйныфта рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Алсу Абдрахманова, Чистай шәһәре 5 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максаты:

  • укучыларны дөрес, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү;

  • укучыларның логик фикерләү сәләтен, сүз байлыгын, хәтерен үстерү;

  • төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

  • укучыларда тырышлык, хезмәт сөю сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: Н. Дәүлинең китапларыннан күргәзмә, сүзлекләр, мультимедиа, Power Point презентациясе, физкульминут өчен бию көе, карточкалар.

Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).

Кулланылган сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН, ДЖОТ ТОТС, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, саумысыз!

  • Кәефләрегез ничек?

  • Кояшлы иртә кебек! Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

МЭНЭДЖ МЭТ белән эш:

  • Җилкәдәш иптәшегезне сәламләгез!

  • Каршы як иптәшегезне сәламләгез!

II. ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (бас - утыр) Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыннан торып баса.

- Дежур укучы? (Дежур укучы белән сөйләшү)

- Өй эшен эшләгән укучылар.

- Өй эшен укып, тәрҗемә итәргә теләүчеләр? Рәхмәт.

III. Өй эшен тикшерү. Нәтиҗә чыгару.

IV. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

- Дәреснең темасын һәм максатын әйткәнче, слайдтагы мәкальләрне укып чыгыгыз әле!

Слайдта мәкальләр:

Бәхет теләктә түгел, беләктә һәм йөрәктә.

Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.

Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми - аны эзләп табалар.

  • Бу мәкальләр нәрсә турында? (Бәхет турында)

  • Бәхет - нәрсә ул? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

  • Укучылар, бүген дәрестә без "Бәхет - нәрсә ул?" дигән сорауга җавап эзләрбез (2 нче слайд). Безгә Нәүби Дәүлинең "Бәхет кайда була?" шигыре ярдәм итәр. Бу дәресебезнең темасы була (дәфтәргә язып куялар). Дәресебезнең максатын да билгелик:

  1. Шигырьне матур, дөрес, сәнгатьле итеп уку.

  2. Аның эчтәлеген аңлау һәм истә калдыру.

  3. "Бәхет" сүзенең мәгънәсен аңлау (дәреснең темасы һәм максаты язылган 3 нче слайд).

V. Актуальләштерү.

- Укучылар, шигырьне укыр алдыннан ДЖОТ ТОТС структурасы

ярдәмендә сүзләрне кабатларбыз. Инструкция:

1) Һәр укучы дүртәр кечкенә кәгазь бите ала.

2) Үткән дәрестә өйрәнелгән "Ясалма исемнәр" темасы буенча сүзләр язарга кирәк.

3) һәр укучы сүзне кычкырып әйтә, кәгазь битенә язып, өстәл уртасына өскә каратып куя. Сүзләр кабатланмасын. Өстәлдә барлыгы 16 карточка була.

2 нче номерлы укучылар башлый.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

  • Ә хәзер, укучылар, шул сүзләрне чиратлап (сәгать теле буенча), дүрт

раунд дәвамында тәрҗемә итегез. 4 нче номерлы укучылар башлый.

Сүзләрне искә төшердек. Шигырьнең эчтәлеген аңлар өчен, яңа сүзләр белән танышыйк.

VI. Cүзлек эше. (Укучылар 4 нче слайдтагы сүз һәм сүзтезмәләрне укыйлар һәм сүзлекләренә язып куялар)

Тирбәлеп талда - раскачиваясь на иве

Йомшап калды - разрыхлилась

Игән - склонил

Тамалар - капают

Пешеп тулган - поспели

Таулар өя - складывает горы

Җиде ят - совершенно чуңой

Азат - свободный

МИКС - ФРИЗ - ГРУП структурасы

Инструкция:

  1. Укучылар бүлмә буенча йөриләр.

  2. Музыка туктагач, укытучы "Катып кал!" дип әйтә. Укучылар туктап

кала.

  1. Укытучы сорау бирә.

  2. Җавапта нинди сан чыгуга карап, укучылар шуның кадәр төркемләп

баса.

Сораулар:

  • Шигырьнең исемендә ничә сүз? (3)

  • Бәхет сүзендә ничә иҗек? (2)

VII. Шигырь өстендә эш.

  1. - Укучылар, автор Н. Дәүли бәхетне кайда күрә? Шигырьне игътибар

белән тыңлагыз! (Укытучы шигырьне укый, аннан соң укучыларның җаваплары тыңлана).

  1. Укучылар шигырьне өлешләп укыйлар, һәр өлештә сүз нәрсә турында

барганын әйтәләр, исем бирәләр, дәфтәрләренә яза баралар:

I өлеш: "Ике дус".

II өлеш: "Бабайның киңәше".

III өлеш: "Бакчада эш".

IV өлеш: "Көзге бакча".

V өлеш: "Уңыш".

(Укучылар авырсынган очракта укытучы һәр өлеш буенча өстәмә сораулар бирә: Көн нинди була? Елның кайсы вакыты? Малайларның исемнәре ничек? Алар нәрсә турында сөйләшәләр? Малайлар янына кем килгән? Ул нәрсә дигән? Бабай малайларны кая чакырган? Дуслар нәрсә алдылар? Алар кая киттеләр? Галимҗан белән Илдус бакчада нишләделәр? Алмагач нигә шат? Алмагач нигә башын игән? Нинди ел вакыты җиткән? Алмалар нинди булган? Чал бабай нишли? Ул нинди киңәш бирә?)

VIII. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

КУИЗ - КУИЗ - ТРЭЙД структурасы кулланыла.

  • Ә хәзер, укучылар, шигырь эчтәлеге буенча сез сорау төзеп карагыз. Инструкция:

  1. Һәр укучы кәгазьнең өске өлешендә бер сорау төзеп яза.

  2. Аста, бөкләгән җирдә җавабын яза.

  3. Команда буенча укучылар торып баса, кулларын күтәреп, үзләренә

башка төркемнән пар табалар.

  1. Бер-берсенә сораулар бирәләр. Җавап дөрес булмаса, булышалар,

дөрес булса, мактыйлар. Слайдта мактау формалары бирелә:

Афәрин!

Булдырдың!

Шәп!

Дөрес!

  1. Карточкалар белән алышыналар, бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

  2. Шулай 3-4 тапкыр кабатлана.

IX. Өй эше.

- Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә, 2 нче күнегү (122 б.)- язмача.

X. Йомгаклау.

- Укучылар, кайсы шагыйрьнең шигырен укыдык?

- Шигырь нәрсә турында?

- Ә бәхет нәрсә соң ул?

- Әйе, укучылар, дөньяда иң зур бәхет - үз илеңдә яшәү. Безнең бурычыбыз - тырышып уку, әти-әнине тыңлау, аларны яхшы уку белән шатландыру, зурларга ярдәм итү.

(Укучыларның эшенә бәя бирү, билгеләр кую. Саубуллашу).

© 2010-2022