Рабочая программа по татарской литературе для 10 класса татарской группы

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

«Каралды»

«Килешенде»

«Раслыйм»


МБ җитәкчесе

Хәлиуллина Г.Ә.

МБ утырышы беркетмәсе № 1

"........" август 2015 нче ел

ГББМУ "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе"

нең уку-укыту һәм милли мәсьәләләр буенча

директор урынбасары

Марданова Н.Н.

".........." август 2015 нче ел

ГББМУ "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе" директоры

Васильева А.Н.

Боерык № ____________

".........." август 2015 нче ел


Казан шәһәре Идел буе районы "24 нче номерлы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе


10 НЧЫ СЫЙНЫФНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМЕ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН


ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Хәлиуллина Гөлсирин Әхмәт кызы, татар теле һәм әдәбиятыннан төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә куючы югары квалификацион категорияле педагогик хезмәткәр

Педагогик киңәшмәнең №1 нче утырышында каралды

"....... " август , 2015 нче ел


2015 - 2016 нчы уку елы



Аңлатма язуы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең

татар төркемендәге 10 нчы сыйныф укучылары өчен

татар әдәбияты буенча

белем бирү программасына аңлатма язуы


Эш программасы статусы.

10 нчы сыйныф өчен эш программасы түбәндәге документларына нигезләнеп язылды:


  1. "Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Мәгариф, 2010.-111б.

  2. Дәреслек: Х.Миңнегулов, Н.Гыймадиева. Татар әдәбияты. 10 нчы сыйныф.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2012.

  3. 24 нче мәктәпнең белем бирү программасы.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар әдәбияты өчен эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 70 сәгатькә төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрнеүз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

  2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

  3. Укучыларга татар халкының килеп чыгышы, тарихи язмышы, чит илләрдәге милләттәшләребез тормышы турында мәгълүматлар бирү.

  4. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Программага кертелгән әсәрләр киләчәк яшь буынны мәрхәмәтле, шәфкатьле, туган як табигатен саклаучы һәм яратучы, гомум-кешелекнең уңай сыйфатларына ия булган, милләт мәнфәгатьләрен яклардай кеше итеп тәрбияләүгә ярдәм итә.

Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда да матур әдәбиятның роле зур. Яшь буынга милли яшәү рәвешен җиткерүдә, аның үзаңын үстерүдә, бу юнәлештә гамәли адымнар ясауга әзерләүдә әдәбият мөһим җирлек булып тора.

Рус мәктәбендә укучы татар балаларына татар әдәбиятын укытуның бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Укучының татар әдәби телен үзләштерүенә, текстны аңлап, сәнгатьле итеп, йөгерек укуына, дөрес яза белүенә, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү.

2. Балаларны гомумән татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү.

3. Халык тарихын һәм мирасын өйрәнү аша яшүсмерләрдә Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү. Шулай ук хезмәт тәрбиясе һәм эстетик тәрбия бирү.

Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла.

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты тарихын хронологик тәртиптә һәм хәзерге идея-эстетик таләпләрне искә алып яктырту күздә тотыла. Аеруча бу әдәбиятны милли сүз сәнгате итеп карауга игътибар ителә.Укучыларда, әдәби әсәрләрне укып, аңа үз мөнәсәбәтләрен белдерә алу күнекмәләребулдыру һәм әдәби әсәрләргә бәйләп, әдәбият теориясеннән төшенчәләрне тагын да тирәнәйтү максаты куела.

Әдәби әсәрләр укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирү, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыру юнәлешендә сайлап алынган.Программада төрле әдәби бәйләнешләргә, аеруча Шәрык, төрки,рус әдәбиятлары белән элемтәгә игътибар бирелгән. Сәнгатьнең башка төрләре белән әдәбият арасындагы багланышлар хакында мәгълүматлар китерелгән.Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә кайбер әсәрләргә карата иншалар, язма эшләр башкару күздә тотыла.

Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

Гомуммахсус белем һәм күнекмәләр

  • Халык авыз иҗаты һәм әдәбият;

  • татар әдәбияты тарихын чорларга бүлү, аларга характеристика бирә белү;

  • әдипләрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирә белү;

  • Аларның текстларыннан өзекләр китереп, мәгънәсен ачыклап бирә белү;

  • әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын метафора, эпитет, чагыштыру, җанландыру, гипербола, аллегория һ.б. белү һәм мисаллар белән дәлилли белү;

  • әдәби төрләр һәм жанрлар;

  • әдәбиятның башка сәнгать төрләре белән бәйләнеше.

Сөйләм эшчәнлегенә таләпләр:

  • текстның исеме, андагы таныш исемнәр ярдәмендә укучыларның эчтәлекне аңлаулары

  • укылган текст буенча әңгәмәдә катнаша алу

  • өйрәнелгән язучылар турында сөйли белү

  • укылган текстның эчтәлеген сөйли һәм нәтиҗә ясый белү, аңа үз мөнәсәбәтеңне белдерә алу

  • тәкъдим ителгән ситуация, тема яки рәсем буенча 10-12 җөмләдән торган текст белән сөйли белү;

  • уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау;

  • балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.



Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең

критерийлары һәм нормалары

Укуны бәяләү

Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:

Сыйныфлар

Икенче ярты еллыкта

Хәреф саны

Иҗек саны

Сүз саны

5

355-600

415-650

155-235

160-250

65-105

70-110

6

415-650

445-700

160-250

170-270

70-110

75-115

7

445-700

455-725

170-270

180-280

75-120

80-125

8-9

455-725

485-755

180-280

190-290

80-125

85-130

10

465-735

495-765

190-290

200-300

85-130

90-135

11

475-745

500-775

200-300

210-320

90-140

100-145

Искәрмә:

Укуның төп максаты - текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү;

Укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, бәяләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү күнекмәләре алырга тиеш.

Укуга куелган таләпләр һәм бәяләү

Таләпләр

Билге

1.


2.

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

- фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

- татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең әйтелеш үзенчәлекләре сакланса;

- җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә дөрес бүленсә;

- тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса;

- интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;


«5» ле билгесе куела

1.


2.

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

- кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

- сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

- җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучыларның сорауларына төгәл җавап бирелсә;

«4» ле билгесе куела

1.

2.

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;

«3» ле билгесе куела

1.

2.

3.

4.

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфорг.-да төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә җавап алынганда.

«2» ле билгесе куела


Язма эшләрне бәяләү

Тел буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатларыннан чыгып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле язма эшләр - диктантлар, изложение, сочинение яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфоргафик һәм пунктуацион хаталар саны, ә изложение һәм сочинениеләрдә орфоргафик һәм пунктуацион хаталар белән бергә, теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы (С.), грамматик ялгышлары (Г.), логик (Л.), һәм фактик (Ф.) хаталар да исәпкә алына.

Формалаштырылган гомуми белем бирү осталыгы һәм күнекмәләренә бәяләмә

(уку елы башына)


1. Халык авыз иҗатының барлык жанрлары турында аңлатма бирә белү.

2. Урта гасырдан алып 20нче йөз башына кадәр иҗат иткән әдипләрнең тормыш юлы, иҗаты турында аңлата һәм бәя бирә белү.

3. Татар әдәбиятының төрле чорларына характеристика бирә белү.

4. Әдәби төрләр, аларның жанрларына билгеләмә бирә белү.

5. Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген, төзелешен (тема, сюжет, композиция, идея, образлар системасы) анализлый белү.

6. Әдәбият теориясе буенча материалларны тирәнтен белү.

7. Сурәтләү чаралары һәм алымнары турында белү.

Предмет буенча укучылар үзләштерергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре
(уку елы ахырына)

1. Укылган әсәр буенча әңгәмәдә катнаша, фикереңне белдерә алу.

2. Уку һәм сөйләм барышында орфоэпик нормаларны саклау, сөйләмдә җәенке, гади җөмләләрдән дөрес һәм урынлы файдалану.

3. Әсәр сюжетын сөйләп бирә, аның төзелеше буенча "хәтер картасы" төзи белү.

4. Сурәтләү чараларыннан дөрес файдаланып, әсәрләрне анализлау күнекмәләренә ия булу.

5. Әсәргә объектив бәя бирә белү, теләсә кайсы әсәрне анализлый, аңа бәяләмә яза белү.



Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Барлыгы

Сәгатьләр саны

Темага караган төп төшенчәләр

Теоритик материал

БСҮ

Дәрестән тыш уку

1.

Татар әдәбияты тарихына кереш. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты

6

3

2

1

Татар әдәбияты тарихына кереш. Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты турында белешмә.Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф".Сюҗеты, төп образлар, автор күтәргән мәсьәләләр, әһәмияте

2.

Алтын Урда чоры әдәбияты

6

5

-

1

Чорга характеристика. Бу чорда иҗат иткән әдипләр,аларның әсәрләре. Жанр төрлелеге. Газәл җанры

3.

Казан ханлыгы чоры әдәбияты

2

2

-

-

Чор әдәбияты һәм мәдәнияте. Мөхәммәдьяр иҗаты, әсәрләренең төзелеше, проблематикасы, сәнгати эшләнеше

4.

17 нче йөз әдәдбияты

2

2

-

-

Чор әдәбияты һәм мәдәнияте. Мәүла Колый хикмәтләре. Әсәрләрдә чынбарлык һәм суфилык бирелеше. Хезмәт кешесенә мөнәсәбәт. Күңел каршылыгы чагылышы

5.

18нче йөз әдәбияты

6

4

2

-

Чор әдәбияты һәм мәдәнияте. Г.Утыз Имәни. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыгы, әсәрләрендә үгет-нәсыйхәт чагылышы

6.

19нчы йөз әдәбияты

18

16

1

1

Чорга характеристика. Бу чорда иҗат иткән әдипләр,аларның әсәрләре. Жанр төрлелеге. Шигырь төзелеше.Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы роле. Мәгърифәтчелек әдәбияты.Хатын-кыз язмышы мәсьәләсе

7.

20 нче йөз башы әдәбияты

30

24

5

2

Чорга характеристика. Бу чорда иҗат иткән әдипләр,аларның әсәрләре.

Холык, әхлакый нигез, кеше язмышы мәсьәләләре. Милләт язмышы, театр сәнгате үсеше мәсьәләләре бирелеше


Барлыгы

70

55

10

5



Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: ."Рус телендә урта(тулы)гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы(татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Мәгариф, 2010.-111б.

Дәреслек:

Х.Миңнегулов, Н.Гыймадиева. Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек -хрестоматия (татар балалары өчен). - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2012

1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйлаҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: "Мәгариф" нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре. "Мәгариф", 2003

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.

6. Исмәгыйлева С.Г. Мәктәптә Г.Исхакый драматургиясе. Алабуга, 2001.

7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: "Мәгариф"

8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

9. Татар әдәбияты тарихы. 2 том

10 .Интернет мәгълүмат челтәре

1. Әдәбият белеме сүзлеге.

2. Исламов. Татар әдәбиятын укытканда милләтара бәйләнеш. К.:2000.

3. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

4. Татар әдәбияты тарихы. 2 том

5. .Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре

6.Интернет мәгълүмат челтәре

Мәгълүмати ресурслар

belem.ru/

anatele.ef.com

vk.com/tatarbelem

tatarile.org/

youtube.com/channel/UCMYhxzmpQmJQmsctjnmyM4Q

План Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының « Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары, 1-11 нче сыйныфлар» нигезендә төзелде. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү

Дәрестән тыш уку

БСҮ дәресләре саны

Дәреслекнең авторы, елы

Татар әдәбияты

10

70 сәг.

2 сәг.

55 сәг.

5 сәг.

10 сәг.

Х.Миңнегулов, Н.Гыймадиева. Татар әдәбияты, 2012

Ятлау өчен текстлар.

Г.Утыз Имәни . Гыйлемнең өстенлеге турында

Габдулла Тукай.Милли моңнар.

Сагыйть Рамиев.Таң вакыты.

Дәрдемәнд.Кораб.

Фатих Әмирхан.Хәят(өзек).

Әңгәмә кору өчен якынча темалар.

Татар каһарманнары.

Мәгърифәт учаклары(мәшһүр татар мәдрәсәләре).

Тарих һәм сәнгать.

Минем яраткан героем.

Сәламәтлек һәм спорт.

Дәрестән тыш уку.

Кол Гали.Кыйссаи Йосыф.

Гаяз Исхакый.Кәләпүшче кыз.

Фатих Әмирхан.Хәят.

Ибраһим Нуруллин.Тукай.


Календарь-тематик план

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр

Үтәлү вакыты

План

Факт

1 нче яртыеллык - 33 сәг.

1.

Татар әдәбияты тарихына кереш. Гомумтөрки әдәбият.

БСҮ. Төрки әдәбиятына гомуми караш.

1

Әдәбиятның чорларга бүленеше. Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты турында белешмә. Татар әдәбияты тарихының чорларга бүленеше. Борынгы төркиләр һәм алардагы язу.


2.

Болгар чоры: тарихы һәм мәдәнияте

1

Болгар чоры әдәбияты турында мәгълүмат алу.


3-4.

Кол Гали."Кыйссаи Йосыф"

2

Кол Гали турында белешмә бирү. Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схемасы, идея-эстетик үзенчәлекләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны. Әсәрнең сюжеты белән танышу.


5.

ДТУ. Кол Гали."Кыйссаи Йосыф"

1

Әсәр белән танышуны дәвам итү.


6.

БСҮ.Инша."Кыйссаи Йосыф поэмасының халкыбыз рухи тормышында тоткан урыны"

1

Языласы материалны бөтен тулылыгын

да ачу


7.

Алтын Урда: тарихы һәм мәдәнияты

1

Алтын Урда чоры әдәбиятына хас сыйфатлар. Әдипләре турында белешә.


8.

Котб, Габделмәҗит. Газәл жанры.

1

Иҗатлары турында мәгълүмат булдыру.


9.

Сәйф Сараи."Гөлестан"

1

Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләр турында белү, әсәрнең әһәмиятен билгеләү.


10.

ДТУ. Сәйф Сараи."Сөһәйл вә Гөлдерсен"

1

Табигате белән лиро-эпик җанр булу, вакыйгаларны хикәяләү фәлсәфи лирик уйланулар белән аралашып бару.


11.

"Идегәй" дастаны

1

Дастан жанры өчен хас сыйфатлар. Әсәрнең төзелеше, сюжет чыганаклары һәм схемасы, идея-эстетик үзенчәлекләре, халкыбызның рухи тормышында тоткан урыны.


12.

"Идегәй" дастанының идея-проблематикасы

1

Әсәрнең әһәмиятен билгеләү.


13.

Казан ханлыгы чоры

1

Казан ханлыгы тарихы һәм әдәбиятына күзәтү. Әдипләре: Хәсән Кайгы, Казтуган, Өмми Кәмал, Мөхәммәд Әмин, Шәрәфи, Колшәриф һ.б. турында белешмә бирү.


14.

Мөхәммәдьяр иҗаты

1

Иҗаты турында мәгълүмат булдыру.


15.

17нче йөз әдәбияты

1

XVII йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү.


16.

Мәүла Колый, Габди иҗатлары.

1

Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның хикмәтләре. Алардагы тема төрлелеге. Әсәрләрдә дөньявилык һәм суфилык. Хезмәт кешесенә мөнәсәбәт. Күңел каршылыгының чагылышы. Хикмәтләрдәге сурәтләү чаралары.


17.

18нче йөз әдәбияты

1

XVIII йөз тарихы һәм әдәбиятына күзәтү. Татар әдәбиятында жанрлар һәм бу чорда иҗат иткән әдипләр турында белешмә бирү. Чорның әдәбият белән бәйләнешен ачыклау.


18-19.

Габдерәхим Утыз Имәни

2

Иҗаты турында белешмә. Тематикасының төрлелеге, фикер каршылыклары, әсәрләрендә үгет - нәсыйхәтнең чагылышы. Реаль күренешләрнең эзлекле сурәтләнүе. Мәрсия жанры турында белешмә, әдип турында белешмә булдыру


20-21.

БСҮ.Инша."Утыз Имәни-талантлы шәхес"

2

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.

22.

Урта гасыр әдәбиятына йомгак

1

Белемнәрне тикшерү. Тест.


23.

19 нчы йөз әдәбияты

1

ХХ йөз әдәбияты тарихына һәм әдәбиятына кыскача күзәтү.


24.

Габделҗаббар Кандалый

3

Тормыш юлы һәм иҗаты. «Сахибҗәмалга»поэмасы. Шагыйрьнең әдәбиятка алып килгән яңалыгы. Әсәрдә мәхәббәтнең чагылышы.


25.

Г.Кандалый иҗатыннан үрнәкләр


26.

Г.Кандалыйның әдәбиятка алып килгән яңалыгы


27.

Шигырь төзелеше

1

Татар шигыре төзелешенә хас сыйфатлар турында белешмә бирү.


28-29.

Шиһабеддин Мәрҗани иҗаты

2

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.


30-31.

Мифтахеддин Акмулла эшчәнлеге. Мифтахеддин Акмулла иҗатыннан үрнәкләр

2

Тормышы һәм иҗаты турында белешмә. Аның аерым әсәрләре, аларның идеясе.


32.

БСҮ.Язма эш."Акмулла -мәгърифәт һәм гаделлек җырчысы"

1

Язма сөйләм күнекмәләрен үстерү.


33.

К.Насыйри

2

Тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге турында белешмә.


2 нче яртыеллык - 37 сәгать


34.

К.Насыйри иҗатыннан үрнәкләр

Фантастик сурәтләү алымының сюжетны оештырудагы әһәмияте. гуманистик идеяләрнең яклануы, хаксызлыкка каршы көрәш. Сатирик әсәрдә алымнар, иронияле сурәтләү .


35.

ДТУ.К.Насыйри."Тәрбия китабы"

1

Әсәрләре белән танышуны дәвам итү.


36.

Муса Акъегетзадә эшчәнлеге.

3

Тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.Әсәрдә искелек тарафдарларының тәнкыйтьләнүе, аларга алмашка килгән яңа кешеләрне күрсәтергә омтылыш, хатын - кыз язмышы мәсьәләсенең бирелеше.


37.

Муса Акъегетзадә."Хисамед

дин менла".1нче дәрес


38.

Муса Акъегетзадә."Хисамед

дин менла".2 нче дәрес


39.

З.Бигиев иҗаты

3

Тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.Әсәрнең темасы, идеясе, образларының бирелеше, композицион төзелеше.


40.

З.Бигиев."Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә". 1нче дәрес


41.

З.Бигиев."Меңнәр, яки гүзәл кыз Хәдичә". 2нче дәрес


42.

20 нче йөз башы әдәбияты

1

ХХ йөз башы әдәбияты татар әдәбиятына күзәтү.


43.

Г.Исхакый."Ул әле өйләнмәгән иде".1нче дәрес

3

Тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу.Әсәрдә катнаш гаилә мәсьәләсенең чагылышы. Холык, әхлакый нигез һәм кеше язмышы мәсьәләләренең үзара тиз керешүе.


44.

Г.Исхакый."Ул әле өйләнмәгән иде".2нче дәрес


45.

Г.Исхакый."Ул әле өйләнмәгән иде".3нче дәрес


46.

Г.Тукай иҗаты

3

Тукай шәхесе белән кызыксынуны көчәйтү


47-48.

ДТУ. Г.Тукай иҗатыннан үрнәкләр

Шагыйрьнең гасыр башын -дагы әдәбият үсешенә керткән өлеше. Тукай образының әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә чагылышы.


49.

БСҮ. Г.Тукай һәм "Ватан" төшенчәсе

1

Белемнәрне бәяләү


50.

Композитор Н.Җиһанов

1

Композитор иҗатында Тукай образы.


51.

Бакый Урманче

1

Рәссам иҗатында Тукай образы


52.

Дәрдемәнд.Тормыш юлы, иҗаты. Шигырьләрен өйрәнү.

2

Тормыш юлы һәм иҗаты.


53.

Дәрдемәнд иҗатыннан үрнәкләр

Әсәрләрнең темасы һәм идеясе.


54

.

С.Рәмиев иҗаты

1

Авторның шигырьләрдә үткәргән карашларының бирелеше.


55.

Г.Камал."Бүләк өчен".1нче дәрес

3

Тормыш юлы һәм иҗаты.

Әсәрнең проблематикасы, образлар бирелеше


56.

Г.Камал."Бүләк өчен".2нче дәрес


57.

Г.Камал."Бүләк өчен".3 нче дәрес


58.

Г.Шамуков эшчәнлеге

1

Артист шәхесе белән кызыксыну, иҗатына уяту.


59.

Ф.Әмирхан."Хәят".

1нче дәрес

4

Язучының җаты белән танышу. Әсәрнең идеясе, кеше психологиясен тасвирлауда авторның осталыгы.


60.

Ф.Әмирхан."Хәят".

2нче дәрес


61.

Ф.Әмирхан."Хәят".

3нче дәрес


62.

ДТУ. Ф.Әмирхан."Хәят"


63.

БСҮ.Язма эш."Хәяткә ачык хат"

1

Әсәргә карата фикерләрне билгеләү.


64.

М.Фәйзи иҗаты

4

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Әсәрдә мәхәббәт гүзәллеге, сафлыгы, образлар бирелеше. Драманың халык тормышыннан алынып язылган, җыр һәм музыка кергән беренче әсәрләрнең берсе булуы.


65.

М.Фәйзи."Галиябану".1нче дәрес


66.

М.Фәйзи."Галиябану".2нче дәрес


67.

М.Фәйзи."Галиябану".3нче дәрес


68.

БСҮ. Инша. "Галиябану драмасы-үлемсез әсәр"

1

Әсәргә карата фикерләрне билгеләү.


69.

Ш.Бабич иҗаты

1

Әдип иҗаты турында мәгълүмат алу. Әсәрдәге нечкә юмор, тәнкыйть фикеренең тирәнгә яшеренүе.


70.

Татар сүз сәнгате тарихына йомгак. БСҮ

1

Татар сүз сәнгате этапларын билгели белү.




© 2010-2022