8 март бәйрәменә уен-сценарий

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Укытучы: Хәерле көн укучылар. Бүген без иң матур бәйрәмне, язның беренче бәйрәмен - 8 Мартны билгеләп үтәргә җыелдык. Хөрмәтле укучылар, сөйкемле кызларыбыз, сезне язның беренче бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Тормышларыгыз матур, йөзегез көләч булсын. Уңышлар, бәхет, сәламәтлек сезнең юлдашыгызга әйләнсен. Бәйрәм котлы булсын!!!

Ярыш тәртибе аңлатыла. Кызлар командаларга бүленеп тезелеп басалар.


1 нче тур.

- Очрашулар һәрвакыт күңлле тәэсир калдыра. Безнең бүгенге очрашуыбыз да, күңелләрдә саклансын.

Командаларның исемнәре, девизлары белән танышу.

Егетләр башкаруында җыр. "Бүген әни бәйрәме"


2 нче тур.

Кем тапкыр, кем зирәк,

Әйтеп бирсен тизрәк.

Без табышмак әйтәбез,

Сездән җавап көтәбез.

Командалар чиратлап капчыктан табышмаклар алалар һәм җавабын әйтәләр. Белмәсәләр җавап әйтү мөмкинлеге икенче командага бирелә.


  1. Койрыгы юк, башы юк, үзе 4 аяклы. (өстәл)

  2. Ике корсагы, дүрт колагы бар (мендәр)

  3. Өй түбәсендә аю бии (төтен)

  4. Һәркемдә дә бар (исем)

  5. Сырлы-сырлы, сырлы ул, безнең белән җырлый ул. (гармун)

  6. Кышын урманга патша, кышын кардан да аста (аю)

  7. Үлчәүләрдә үлчәнми, базарларда сатылмый. (акыл)

  8. Ике тавык бер төптә, аерылмыйлар бөртек тә (чалбар)

3 нче тур.

Һәр команда үз командасындагы бер кызга причестка ясый. Аңа исем куша һәм яклый.

Мәзәк "Ну, Әхми!" - Зарипов Р.


4 нче тур.

"Сюрприз"

Әниләр дә җырлыйлар, нәниләр дә җырлыйлар. Хәтта этләр, песиләр дә җырлый икән укучылар. Г.Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын без дә этләр, песиләр хоры итеп җырлап җибәрик.

1 команда - песиләр.

2 команда - этләр.

Һәр команда үзенә җәзаны битләрдән ала.


5 нче тур.


"Пантомимо"

Пантомимо - сәнгатьнең киң таралган, борынгы жанры. Пантомимо осталары үзләренең чыгышларында төрле һөнәр ияләрен чагылдыралар. Әйдәгез, укучылар, сәнгатьнең бу төрендә сез дә көчегезне сынап карагыз әле.

1 команда - озынлыкка сикерүчеләр

2 команда - отанга күтәрүчеләр

Һәр командадан берәр укучы бу пантомимоны күрсәтә, икенче команда аны белергә тиеш.

6 нчы тур.

Шарны ике аяк арасына кыстырып йөгерү.


Нәфис сүз. Укый Самигуллин Р.


7 нче тур.

Әниләргә багышлап җырлар. Җырларны башкарганнан соң килгән әниләргә укучылар үзләренең кул эшләрен бүләк итеп тапшыралар.


Мусин А.башкаруында җыр. "Күгәрченнәр гөрләшәләр"


8 нче тур.

"Ромашка таҗы"

  1. Мәктәп директорының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме ничек?

  2. Үзегез белән булган кызыклы хәл турында сөйләгез.

  3. Елый-елый "Әминә" шигырьен сөйләргә.

  4. Сезне эт булып бик яхшы өрә диләр.

  5. 8 Март бәйрәме белән котларга.

  6. Ашарга пешерә беләсеңме? Белсәң нәрсә? Безгә дә рецептын өйрәт?

Уенга нәтиҗәләр чыгарыла. Укучылар һәм әниләр белән берлектә бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә.

Класс егетләре кызларга 8 март бүләкләре тапшыра.






© 2010-2022