• Преподавателю
  • Другое
  • Мастер – класс «Морфология буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре»

Мастер – класс «Морфология буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре»

"Описание материала: Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына «Ничек отышлы итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләргә?» дигән сорауларны куймый икән. "Татар теле дәресенең төп максаты – укучыны яхшы итеп, . дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү Укытучының бурычы – баларга телне практик һәм теоритик яктан өйрәнү өчен, һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру. Яңа педагогик технологияләр (проект методы, яңа информацион технологияләр, Интернет-ресурслар)куллану белем бирү дә шәхси якын килүгә ярдәм итә. Һәр предмет буенча да белем бирү рамкаларын киңәйтә, татар теле дә читтә калмый. Татар теле укытучылары, бигрәк тә рус төркемнәрендә эшләүче укытучылар, информацион технологияләр куллануда кыенлыклар кичерә, чөнки бүгенге көндә предметка яраклы ресурслар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә безгә презентацияләрне, видеороликларны, тест материалларын үзебезгә эшләргә туры килә. . Бу вакытта укучыларның яшь үзенчәлекләре, әзерлек дәрәҗәсе, уку профиле дә исәпкә алына. Укучыны имтиханга әзерләү системалы һәм этаплап барырга тиеш Бу эш кечкенә сыйныфлардан ук башланырга тиеш. 1этап-башлангыч сыйныфлар; 2 этап- урта сыйныфлар; 3 этап-югары сыйныфлар. 5,6 нчы сыйныфларда әзерлек уен формасында барса, югарырак сыйныфларда биремнәр катлаулана бара. Алар сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тест ярдәмендә программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсе тикшерелә. Тестлар өч өлештән –А,В,С өлешләреннән тора, һәм җаваплар 2 дән 0 баллга кадәр бәяләнә. Т...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе "Димтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе"














Чыгыш


Морфология курсы буенча

өлкән сыйныфларда

дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре



(Рус мәктәбендә татар балалары өчен)










Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гәрәева Алсу Альберт кызы







2013 ел

Мастер - класс

Тема: «Морфология буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре.»

Мастер - классның максаты: 1. Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;

2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

3.Кызыклы биремнәр аша туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

Кереш.

- Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм минем яраткан укучыларым! Мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Алсу Альберт кызы. Бүгенге мастер-классның темасы: «Морфология курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре».

Хәзер сез татар теле дәресененнән кечкенә фрагмент карарсыз. Анда проектор ярдәмендә үзем әзерләгән биремнәрнең дәрестә ничек кулланылышын күрерсез. Мин ул биремнәрне укучылар өчен өчен эффектлы дип саныйм. Биремнәр «Морфология» блогы өчен төзелде. Рәхим итеп карагыз!

Дәрес фрагменты.

- Исәнмесез, укучылар!

Гадәти булмаган дәресебезне башлыйбыз. Без бу дәрестә төрле күнегүләр эшләячәкбез.

Дәреснең темасы: «Сүз төркемнәре».

1 слайд.

- Беренче биремне карыйбыз. Бу нәрсә?

-Бирелгән бланкларга җавапны язу. (сүз төркемнәре)

Әйдәгез искә төшерик әле, сез нинди сүз төркемнәрен беләсез? Дәвам итәбез..

- Молодцы..

2 слайд.

3 слайд.

(Сүзне бер укучыдан әйттерү һәм дөреслеген чыгып, тактада тикшерү, хор белән кабатлату)

6 слайд

Тест формасын куллану.

7 слайд

8 слайд)

- Шуның белән безнең кечкенә генә дәресебез тәмам. Укучылар, сезгә зур рәхмәт. (укучылар чыгып китә)

Мастер-классның темасын ачу:

- Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына «Ничек отышлы итеп, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләргә?» дигән сорауларны куймый икән. Татар теле дәресенең төп максаты - укучыны яхшы итеп, . дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү Укытучының бурычы - баларга телне практик һәм теоритик яктан өйрәнү өчен, һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.

Яңа педагогик технологияләр (проект методы, яңа информацион технологияләр, Интернет-ресурслар)куллану белем бирү дә шәхси якын килүгә ярдәм итә. Һәр предмет буенча да белем бирү рамкаларын киңәйтә, татар теле дә читтә калмый.

Татар теле укытучылары, бигрәк тә рус төркемнәрендә эшләүче укытучылар, информацион технологияләр куллануда кыенлыклар кичерә, чөнки бүгенге көндә предметка яраклы ресурслар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә безгә презентацияләрне, видеороликларны, тест материалларын үзебезгә эшләргә туры килә.

. Бу вакытта укучыларның яшь үзенчәлекләре, әзерлек дәрәҗәсе, уку профиле дә исәпкә алына.

Укучыны имтиханга әзерләү системалы һәм этаплап барырга тиеш. Бу эш кечкенә сыйныфлардан ук башланырга тиеш.

1этап-башлангыч сыйныфлар;

2 этап- урта сыйныфлар;

3 этап-югары сыйныфлар.

5,6 нчы сыйныфларда әзерлек уен формасында барса, югарырак сыйныфларда биремнәр катлаулана бара. Алар сорауга җавапны сайлап алырга өйрәнә. Соңрак тест ярдәмендә программа таләп иткән минимумны үзләштерү дәрәҗәсе тикшерелә. Тестлар өч өлештән -А,В,С өлешләреннән тора, һәм җаваплар 2 дән 0 баллга кадәр бәяләнә.

Тест эшләгән вакытта беренче принцип - укучы белмәгән яки кыенсынган биремне калдырып торырга,соңрак кире әйләнеп кайтырга өйрәнергә тиеш. Икенче принцип-игътибарлылыкны арттыру. Моның өчен күбрәк хәтер диктантлары яздырырга тырышам.

Укытучы тест эшләтеп кенә калмыйча, татар теле кагыйдәләрен ничек үзләштерүләренә дә зур игътибар бирергә тиеш.

Имтиханга әзерләүдә татар теле түгәрәкләренең дә әһәмияте зур. Монда укучыларга индивидуаль якын килеп эшләү мөмкинлеге туа. Түгәрәкләрдә мин күбрәк С вариантын эшләүгә басым ясыйм.Төп максат-укучыларны үз фикерен дөрес һәм матур итеп, телдән һәм язмача белдерергә өйрәтү. Төп эш-инша язарга өйрәтү.

Хәзер мин сезгә, беренче өлешне эшләргә тәкъдим итәм.Ул 11 биремне эченә ала.,сез туры килгән җавапны сайлап алырга тиеш буласыз. (Сезнең алдыгызда бланклар ята,җавапларны шунда яза барырсыз.)

.

Йомгаклау.

Дәрестә проектор куллану санитар - гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш. Безнең материаллар сезгә файдалы булыр дип уйлыйм.

© 2010-2022