Кызыл китап ни сөйли?

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Кызыл китап ни сөйли?

Экологик кичә.

Максат: 1)Балаларны кызыл китап белән таныштыру һәм аңа

кертелгән хайван, кош- корт усемлек төрләре турында

мәгълүмат бирү, сүзлек телен үстерү

2)Табигатьнең гәҗәеп бер сихри дөнья булуына төшендерү,

аңа сакчыл караш тәрбияләү

3) Табигать кочагында үз - үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен

ныгыту

Җиһазлау: Табигый тавышлар, сихри музыка, Татарстанның Кызыл

китабы, Әйләнә -тирә дөнья, 1-4 класс, хайван, кош

рәсемнәре

1 нче өлеш . "Кызыл китап ни сөйли?" дип исемләнгән экологик кичәбезне башлыйбыз.

Кичә табигый тавышлар, сихри музыка белән башланып китә.Шул марш көенә алып баручы Энҗе Авзалованың "Бу гүзәллек яшәрме?" шигырен укый.

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Чылтырап аккан чишмәләр

Нигә кипкән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдән миһербанлык кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу Җир шары

Яшәр микән?

-Балалар, Энҗе апагыз ни өчен "Җир елый" дип яза?

- ....

- Әйе, бабалар, табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк.

Ә хәзер табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик.

- Агачларны сындырмаска!

-Кошларны куркытмаска! Кышын җимлекләр ясарга!

-Чәчәкләрне өзмәскә, үләннәр таптамаска!

-Гөмбәләрне пычак белән генә кисеп җыярга!

-Кырмыска ояларын туздырмаска!

-Елгаларны, болыннарны пычратмаска!

-Урманнарны чүпләмәскә!

(балалар санап чыгалар)

Тактага кара төтен чыгарып торучы завод торбалары сүрәтләнгән рәсем эленә. А.б.рәсем буенча сораулар бир:

-Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән?

-Һава белән су ничек пычрана? Аның куркынычы нәрсәдә?

-Әйе, төтен белән зарарлы матдәләр һавага күтәреләләр. Аннары яңгырлар белән бу зарарлы матдәләр җиргә ява. Алар үсемлек тамырларын яфракларын яндыралар., көйдерәләр, бөҗәкләрне, кош- кортларны ягулап үтерәләр. Мондый кислоталы яңгырлар бик зарарлы.

Ә хәзер, балалар, мин сезгә урманда булган бер хәл турында сөйлим. (әкиятне балалар сәхнәгә куеп күрсәтәләр).

-Көннәрдән бер көнне табигатьнең пычрануына, агулануына түзә алмаган җәнлекләр урман патшасына мөрәҗәгать иткәннәр. Урман хуҗасы Аю бар җәнлекләрне дә зур аланга чакырган.

Аю. Кош - кортлар, бөҗәкләр, җәнлекләр! Урман җыенына ашыгыз! Барыгыз да зур аланга, карт имән төбенә җыелыгыз!

Бу игъланны ишеткән бар җәнлекләр дә зур аланга ашыккан: Тиен - купшы койрык, Керпе - энәле дус, Саескан - чатлы койрык, Куян - озын колак, хәтта Күбәләк белән Юлбарыс, Поши да килгәннәр монда. Һәркайсыз зарын сөйләгән.

-Кешеләр бигрәк мәрхәмәтсезләнделәр. Башта юк итәләр, аннан юкка чыга, саклыйк дип лаф оралар, - дигән юлбарс.

- бу нинди тормыш, яшәве бик тә авыр, - дип зарланган саескан да.

Кайда минем тәүге матурлыгым? Минем канатларыма гына күз салыгыз әле. Алар көеп каралдылар, - дип, үз зарын сөйләгән Күбәләк.

Үлән арасыннан гаиләсе белән Керпе дә баш калкытты:

- Нәрсә катып калдыгыз? Качыгыз тизрәк бу урманнан. Менә без керпеләр,табигатьтә бик аз калдык, инде үлеп бетә яздык.

Туран: Сез хаклы, Керпе ханым. Безне Тукран - кызыл башлыкларны да "Кызыл китап"ка теркәделәр, без дә юкка чыгып барабыз.

Бөтен хайваннар да зарланыштылар. Ә торналар моңсу гына биеп алдылар.

Хайваннар узара сөйләшүне тагын дәвам иттеләр.

Куян: Минем нәниемне, озын колак йомшак Куянны балалар бакчасына, тере почмакка алып киттеләр. Нишләр инде ул анда яшел урманнан башка?

Аю тыңлап тыңлап торды да, әйтеп салды:

- Күз яшьләре белән ярдәм итеп булмас монда. Туктаусыз елаудан. Бердәмлектә көч. Әйдәгез Саесканны Кешегә җибәрик, аны җыенга чакырыйк.

Тиен: И-и, нәрсә сөйлисез сез? Кешеләр бит үзләре бер-берсен үтерергә җыеналар. Атом - төш коралларын космоска очыралар. Ә аннан һава белән кире безгә әйләнеп кайта.

Поши: Дөрес сөйлисең, Тиен! Әнә, бөтен җирдә заводлар! Төтеннәре белән һаваны юынтык сулары белән сулыкларны пычратып бетерделәр. Ашарга үлән, эчәргә чиста су да калмады. Ач мин. Әле менә урман янгыныннан чак котылдым. Анысы да кешеләр ял итәргә чыгып учак кабызгач, дөрләп яна башлады.

Күбәләк: Ул чагында табигатьне кешеләрдән сакларга кирәк!

Саескан. Кешеләрсез бик күңелсез булыр бит, Алар безгә зыян гына түгел, файда да китерәләр. Әнә бер мәрхәмәтлесе кыш буе безгә җимлекләр ясап куйган иде.

Юлбарс: Әйдәгез, кешеләрне "Кызыл китап" ка кертик. Бу турыда хәбәр итәргә ташбакага йөклик!

Ташбака һаман да юлда бара икән.

Җәнлекләрнең карарын көннәрдән бер көнне Саескан кешегә җиткергән. Ул аларныж моң зарын тыңлаган да уйга калган. Гаебе бик зур аның. Табигать каршында җаваплы ул. Үз хатасын төзәтү өчен. Кеше "Кызыл китап" уйлап тапкан. Кызыл төс - тыю билгесе, шуңа күрә китапка ул юкка чыгып баручы кош- корт, җәнлек, бөҗәк, үсемлекләрне теркәп барырга булган.

Табигатьне һәм табигый байлыкларны саклау буенча Халыкара берле (МСОП) 1949 елдан сирәк очрый һәм бетү чигенә җиткән үсемлекләр һәм хайваннар турында мәгълүматлар җыя башлады.

1966 елны имезүчеләр һәм кошлар саны таралышы, аларны саклап калу, максатыннан "Фактлар кызыл китабы" томнары басыла.

1979 елны "Кызыл китап" ка 321 төр имезүче, 485 төр кош, 41 төр җир- су хайваны, 141 төр сөйрәләче кертелә.

1979 елны Кызыл китапка 321 төр имезүче, 485 төр кош,41 төр җир - су хайванны, 141 төр сөйрәлүче кертелә

СССР да Кызыл китап 1974 елда булдырылды. 1983 елга анда 94 имезүче,80 төр кош, 9 төр җир -су хайваны, 37 төр сөйрәлүче, 9 төр балык, 219 төр бөҗәк, 19 төр әкәм төкәм, 2 төр кысласыманнар, 11 төр суалчан, 681 төр үсемлек, 20 төр гөмбә кертелә.

Россия Федерациясе Кызыл китабының I томына (ул 1983 елда басылып чыга) 243 төр умырткалы һәм умырткасыз хайван кергән, ә II томына ( ул 1988 елда басылып чыга) 533 төр үсемлек турында мәгълумат тупланган.

( Һәр республиканың да Кызыл китабы нәшер ителгән. 1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы чыгарылды). Бу китап битләрендә 32 төр имезүче, 85 төр кош, 4 төр сөйрәлүче, 2 төр җир - су хайваны, 9 төр балык, 1 төр керфекле суалчан, 3 төр кысласыманнар 100 төр бөҗәк, 8 төр суүсемнәр, 12 төр лишайник, 10 төр мүк, 211 төр чәчәкле үсемлек, 29 төр гөмбәнең Татарстан буенча ничек таралганы, саны, экологиясе, биологиясе һәм аларны саклап калу юллары турында кыскача белешмәләр китерелә. Һәр төрнең русча, татарча һәм латинча атамасы күрсәтелгән, төсле рәсеме һәм таралышы картасы бирелгән.

Безнең Балтач районы буенча да Кызыл китапка кертелгән төрләр бар. Болар имезүчеләр классы буенча байбак, суыр, сөркә;

Кошлар классы буенча дала каракошы, бөркет, соры торна, йорт ябалагы;

Бөҗәкләр классы буенча дала төклетурасы;

Чәчәкләр классы буенча тар яфраклы кырыкбуын, мең яфраклы гөлбадран, биек җил үләне , биек тургай тарысы, үрмәле шартлавык чәчәк, ямьшек блисмус, зәңгәр тупыйбаш, язгы үтчәчәк чыпчык чикләвеге.

Бу төрләрнең рәсемнәре белән мәктәп стендларыннан танышырга була.

- Балалар, ни өчен китап кызыл төстә?

- Чөнки кызыл төс - тыю билгесе.

- Димәк, кызыл китап нәрсәгә өйрәтә?

-"Кызыл китап" ка Татарстаннан кайсы хайваннар, үсемлекләр, бөҗәкләр кертелгән?

Санау: Колаклы керпе, су тычканы, ярканатларның 10 төре, очар тиен, гади тиен, борындык, тимгелле йомран, байбак, әрлән, йоклагычларның 4 төре, көрән аю, юлбарс, таш сусары, ас, чәшке, выдра, каракош, бөркет, аккош, лачын, сры торна, су тавыгы, акчарлакларның 4 төре, ябалакларның 12 төре, тукранның 3 төре, кара елан, гөберле бака, кырпы (белуга), мәрсин (осетр), күбәләкләрнең 27 төре, аерып әйткәндә зәңгәр күбәләк, тавис күз күбәләк, андыз, зур энз карагы, төнбоекның 3 төре ак төнбоек. Алтын туй чәчәге, умырзая, ландыш.

1.Табигатьне саклау эше бездә ничек башкарыла, ничек оештырылган?

Хәзер планетабыз табигатенә куркыныч янавын бөтен дөнья халыклары аңладылар. Шуңа күрә күп илләрдә табигатьне саклау чараларын күрә башладылар. Мондый эш безнең илдә дә алып барыла. Мәсәлән, күп кенә завод - фабрикалар яңача җиһазландырылды. Һәм алар әйләнә - тирәне азрак пычрата башлады. Киселгән урманнар урынына яңалары утыпртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю , хайваннарны аулау тыела. Тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате сак астына алына.

Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда кәбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен алар алдында йөзебез кызарырлык булмасын.

А.б: Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә:

Без табигать - балалары,

Гел аның кочагында.

Уйнаганда ялгышлар да

Була шул кайчагында

Учак яксак урманнарда,

Сүндерәбез кисәвен

Тик җыярга онытмагыз

Чүп - чар, кәгазь кисәген

Утыртабыз үсентеләр,

Урман артсын тагын да,

Тирбәлмәгез бишек итеп

Агачлар ботагында

Без табигать - балалары,

Кояш белән янабыз

Бездән һәрчак риза булсын

Шул табигать - анабыз.

Йомгаклау.














© 2010-2022