Сочинение Мин коррупциягә каршы

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

МБОУ «Верхненалимская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района РТ

ТР Зәй муниципаль районы Югары Налим урта гомуми белем мәктәбе





Сочинение



Тема: Покупающие власть за деньги привыкают извлекать из нее прибыль (Аристотель)

Тема: Дәрәҗәне сатып алган кеше аннан табыш алуны гадәткә кертә (Аристотель)






Эшләде: Ганиев Ирек

VIII сыйныф укучысы

Ученик VIII класса

Ганиев Ирек

Укытучы: Гибадуллина Роза

Солтангали кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Учитель татарского языка и литературы

Гибадуллина Роза Султангалиевна






2015



Коррупция-ришвәт алу яки бирү юлы белән теләгеңә ирешү. Дәүләтчелек булган җирдә коррупция булмый кала алмый. Чөнки һәр дәүләттә чиновниклар бар. Ә коррупция - ул чиновниклар чире. Аны дәвалау бик авырдыр , күрәсең. Дәүләтләр бу чир белән күп гасырлар буе көрәшкән. Ләкин нәтиҗәсе генә бик күренми. Шулай да кайбер дәүләтләр уңышка ирешкән дияргә мөмкин. Тик безнең дәүләт түгел. Киресенчә, ришвәтчелек (коррупция) бездә киңрәк колач ала бара.

Узган гасырның 90 нчы елларыннан соң социализм таркала. Шуннан соң канун бозу очраклары ешрак күренә башлый. Бәлки, бу турыда ачыктан -ачык яза башлыйлардыр. Ришвәтчелекнең бигрәк тә хастаханәләрдә, табиблар арасында көчәюе аяныч. Ришвәт алучы табиб үзенең авыруын яхшырак карый, яхшырак дәвалый. Ә башка авыруларына ул тиешле дәрәҗәдә игътибар итми, үз вазыйфасына салкын карый. Табиб, ришвәт алып, үз мәнфәгатьләрен кайгырта, ә ришвәт бирүче авыру үзенең теләгенә ирешә, савыга. Шул хәлләрне күреп торучы моңа каршы көрәшми, ә үзе дә ришвәт бирә. "Төртерлек" акчасы булмаганнарның күпчелек булуы - фаҗиганы тагы да тирәнәйтә.

Элек урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егет-кызлар югары уку йорларына үз көчләре белән кергәннәр, уңышлы гына укып чыгып, теләгән белгечлеген алып, кешеләргә, илгә намуслы хезмәт иткәннәр. Хәзер исә күп акчалы кешеләрнең балалары, ришвәт биреп, дипломлы булалар. Андый белгечтән кешегә нинди файда?! Ришвәт бирү юлы белән укып чыккан табиб, укытучы, юрист кебек имгәкләр кешеләргә нинди ярдәм күрсәтә алсын? Юк, билгеле. Шуңа күрәдер бәлки, соңгы вакытта табиблар гаебе белән үлүчеләр күбәеп китте; төзелгән йортлар, күперләр җимерелә; ниндидер тузга язмаган реформалар үткәрелә.

Нинди генә белгеч булса да, әгәр ул ришвәт биреп укып чыккан икән, аннан нәтиҗәле эш көтеп булмый. Ә андыйлар саны ишәйгәннән ишәя бара. Коррупция юлы белән кулга төшерелгән диплом ияләренең намуслы хезмәт итүләренә дә ышанасы килми. Тагы да югарырак үрләр өчен, җайлырак, "җылырак" урын биләр өчен акча төртмәсләр, ришвәт бирмәсләр дип кем әйтә ала! Ә бирүче булганда алучы һәрвакыт табыла.

Чиновникларның керемнәрен арттыру юлы белән генә уңышка ирешү мөмкин түгел. Ник дисәгез, аларның нәпсесе артканнан арта бара. Җыйган акчаларын йөк машинасына төяп озаталар. Бу- кирәгеннән артыгы булуын күрсәтә. Әйе, әйе, ул аны инде нишләтергә, ничек файдаланырга белми. Ә барыбер җыя.

Димәк, алучылар белән генә түгел, бирүчеләр белән дә көрәшергә кирәк. Көрәш аяусыз булырга тиеш. Законнар әйләнеп үтешле булмаса, җәза каты булса, бәлки нәрсәгә дә булса ирешә алырбыз. Ләкин кеше факторы барыбер алгы планда кала. Үзебездән тора күп нәрсә. Балаларны алдашмыйча, урлашмыйча, намус белән яшәргә өйрәтү һәр ата-ананың бурычы булырга тиеш. Коррупциягә каршы көрәшне һәркем үзеннән башласа гына уңышка ирешү мөмкин булачак.

Мин коррупциягә каршы, мин мондый күңелсез күренешләрнең илебездә булуын теләмим!



© 2010-2022