Презентация по родному языку на тему Тамыр hэм кушымчалар

Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Презентация по родному языку на тему Тамыр hэм кушымчаларПрезентация по родному языку на тему Тамыр hэм кушымчаларПрезентация по родному языку на тему Тамыр hэм кушымчаларТамыр һәм кушымчалар.

Дәреснең максатлары:

  1. Сүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә бүленми торган кисәген тамыр дип аталганын аңлату.

  2. Тамыр, кушымча, сүз төзелеше турында белемнәрне формалаштыру.

3. Укучыларга тамыр, сүз ясагыч, форма ясагыч кушымчаларны белергә шартлар тудыру.

4. Балаларга куелган проблемаларны чишәргә этәргеч бирү.

5. Картларга, инвалидларга, көчсезләргә карата изгелек кылырга теләк тудыруга шартлар булдыру.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәрес барышы.

1/ Исәнләшү.

Менә яңа көн туды.Яңа көн тууга без җирдә яшәргә омтылабыз,теләгебез арта.Менә бүген дә яңа көн тууга ,үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат ышандык.

Яңа көн тууга ,әти-әниләребезнең,туганнарыбызның,дусларыбызның исән-сау булуларына, сөекле мәктәбебездә туган телебезне өйрәнә алуыбызга тагын бер кат сөендек.Әнә шундый изге теләкләр белән дәресебезне башлап җибәрик.

Дәрестә безнең күзләребез ------күрә,

Колакларыбыз----ишетә

Кулларыбыз----яза

Башыбыз ----эшли.

-Ә безнең һәр дәресебезнең девизы-Тырышлык-зурлык,

Ялкаулык-хурлык! (1 слайд)

2/ Үткәннәрне кабатлау.

Без уй-фикерләребезне нәрсәләр ярдәмендә белдерәбез?Җөмләләр нәрсәләрдән төзелә?сүзләр нәрсәләрдән төзелә?Сузык авазлар нинди була алалар?Тартык авазлар нинди була алалар?

3/ Яңа тема өстендә эш.

Уку мәсьәләсен кую.

  • Баганалап сүзләрне укыйбыз:

Эш сүз юл

Эшче сүзлек юлчы

Эшчән сүзчән юлдаш

  • Сүзләрнең уртак кисәкләрен табабыз. (2 слайд)

Нәтиҗә: димәк ,сүзләрдә төп мәънәне аңлата торган кисәкне сүзнең тамыры дибез. Һәм бүген дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез? (укучылар дәреснең темасын әйтәләр)

Дәфтәрләргә числоны, дәреснең темасын язу. (3 слайд)

-Балалар,уйлагыз һәм әйтегез,нәрсә соң ул тамыр,ул ни өчен кирәк? (4 слайд), /балаларның җаваплары тыңлана/

4/ -Ябалак тамыр турында әкият алып килгән..Очрашканнар, ди, агач тамыры

белән сүз тамыры

- Исәнме, мин тамыр! Ә син кем?- дигән агач тамыры.

- Мин дә тамыр!-дигән сүз тамыры.(5 слайд)

- Син нинди тамыр инде.Миннән зур агачлар үсә,синнән нәрсә үсә ала дигән?

- Миннән яңа сүзләр үсә ала!-дигән,сүз тамыры.

- Әйдәгез әле, балалар, сүздә ничек тамыр була ала икән? Шуны карап үтик әле.

(6 слайд)

5/ Теманы дәвам итү.

6/ Мәкальләрне укыйбыз. ? (7 слайд).

Мәкальләрнең төп фикере нәрсәдә? Көннең нинди вакыты булуга карамастан, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк дип әйтәбез. Димәк, без мәкальдәге сүзләрнең мәгънәсен ачыкладык.

7/ Без яхшылык, изгелек, кайтыр сүзләрен төзелеш ягыннан карадык.

(8 слайд)


8/ Дәреслек белән эш. Китаптан 256-нчы күнегүне эшләү

Сүзләрне иҗеккә һәм мәгънәле кисәккә аеру. ( 9,10 слайдлар)
кү-ңел-ле күңел-ле
кы-зым кыз-ым
у-лы-быз ул-ыбыз
эш-лә-дек эш-лә-де-к
ки-лер-ләр кил-ер-ләр
кө-ле-гез көл-егез.
Иҗек белән мәгънәле кисәк төшемчәсе тәңгәл (совпадают) киләме?


9/ Бу сүзләрнең кайсы кисәкләре уртак?

Эшлә, эшче, эшлекле; белә, белемле, белгеч, белдекле; күңелле, күңелсез, күңелләр. (11 слайд)

Физкультминутка.

Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык,
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык,
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык,
Бер урында йөгердек,
Аннары соң сикердек,
Сузылдык-киерелдек,
Югарыга үрелдек,
Соңыннан тынычланып,
Шөгыльне дәвам иттек.


10/ Тамыр нәрсә ул? (Сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерүче кисәк).

(12 слайд)

11/ Эш, бел, күңел тамырлары белән җөмлә уйлагыз. Миңа бу эш ошый. Син күбрәк бел. Димәк, тамыр сөйләмдә үзе генә кулланыламы?

Тамыр - сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше. Ул сөйләмдә үзе генә кулланыла ала: бар, кил, яшел. (13 слайд)

Сүзнең мәгънәсен лексика өйрәнә. Тамыр һәм кушымчаларны- сүз төзелеше һәм ясалышы дигән фән өйрәнә. (14 слайд)

12/ Хәзер менә бу сүзләргә игътибар белән карагыз. Бу сүзләрнең кайсы кисәге уртак?

Авылдаш, яшьтәш, классташ,

партадаш, чордаш; каенлык,

аланлык, җиләклек; ашла,

эшлә, башла, барла;

күңелсез, эшсез, уйсыз. (15 слайд)

Бу кушымчалар үзләре генә кулланыла алалармы?

13/ Ә хәзер карточкалар белән эш. Биремнәрне бер сүз белән генә әйтергә кирәк. (16 слайд) / группаларда эш/

14/ Сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүче кушымчалар - сүз ясагыч кушымчалар дип атала һәм язуда /\ билгеләнә. Рус телендә приставка, суффикс, окончание төшемчәсе бар, татар телендә кушымчалар гына кулланыла.. (17 слайд)

15/ Кушымчалар өстәп языгыз:
Мин иртән торды... һәм тәрәзә... карады... . Урам... кар яуган. Бала... кар тәгәрәтеп уйный.. . Минем дә уйныйсы... кил... .Мин киен... алар янына чыкты... . (18,19 слайдлар) /бер-береңне тикшерү/
Җөмләләр дөрес булсын өчен нәрсәләр өстәдек?
- Кушымчалар.
- Алар сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртәме?Алар сүзнең формасын үзгәртәләр.Без хәзер тест язарбыз. Эшне дөрәс үтәр өчен кирәкле кагыйдәләрне кабатлыйбыз.

16/ Сүз төзелеше- сүзнең мәгънәле кисәкләрен - тамырын, нигезен һәм кушымчаларны өйрәнә.

Тамыр-сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше.Ул сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерә, сөйләмдә үзе генә дә кулланыла. Кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын үзгәртә, үзләре генә кулланылмый. (20 слайд)

17/ Тест. Карточкалар таратылып бирелә.

1.Сүзнең мәгънәле кисәкләрен нинди фән өйрәнә?

а) сүзнең төзелеше һәм ясалышы дигән фән;

б) лексика;

в) фонетика;

г )синтаксис.

2.Мәгънәле кисәкләр ул...(дөрес булмаган җавапны тап):

а) тамыр;

б) сүз ясагыч кушымча;

в) иҗек;

г) форма ясагыч кушымча.

3.Тамыр ул...(дөрес булмаган җавапны билгелә).

а) сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше;

б) төп лексик мәгънәне белдерүче кисәк;

в) сөйләмдә үзе генә дә кулланыла алучы кисәк;

г) Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче кисәк.

4. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дөрес билгеләнгән сүзне әйт:

а) кү-ңел-сез-лек-лә-рем;

б)күңел-сез-лек-лә-рем;

в)күңел-сез-лек-ләр-ем;

г)кү-ңел-сез-лек-ләрем.

5.Җырлагансыз сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?

а)җиде;

б)биш;

в)алты;

г)дүрт (21 слайд)

Йомгаклау.

  1. Билгеләр кую.

  1. Өй эше бирү.

© 2010-2022