“Туган якка солдат сәламе”

Исәнмесез, хәерле кич улларын Россия армиясе сафларына озатып, алардан һәркөн түземсезлек белән хат көтүче хөрмәтле әти-әниләр, авылдашлар, килгән кунаклар! “Туган якка солдат сәламе” дигән очрашу кичәбезне башлыйбыз. Бүгенге кичәбез армия сафларында хезмәт итүче кыю егетләребезгә багышлана.Без чын күңелдән армиядәге һәм биредә залда утыручы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне беләнтәбрик итәбез. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык телибез.2 нче ал...
Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Туган якка солдат сәламе"

Сәхнә артыннан шигырь укыла.

1нче алып баручы:

Аналарны сагыну, сөю белән

Сугарылган солдат хатлары.

Шул хатларда гүя чагыла кебек

Илгә биргән изге антлары.

Аналарны хөрмәт иткән уллар

Хыянәт итмәс туган иленә.

Илгә тугрылыклы хезмәт итеп,

Чыныгып кайтыр туган җиренә.

Чыныгып кайтыр солдат,сагынып кайтыр,

Туган - туфрак тартыр үзенә.

Гадел хезмәт иткән солдат булгач,

Туры карар ана күзенә.

Ә аналар, нечкә күңеллеләр,

Көн дә хатлар көтә улыннан.

Хәер-догаларын укып көтә,

Күзен алмый киткән юлыннан.

Аналарның хәер-фатыйхасы

Юлдаш булсын солдат улларга.

Көч вә кодрәт бирсен, куәт бирсен

Иминлеген илнең сакларга.

1 нче алып баручы. Исәнмесез, хәерле кич улларын Россия армиясе сафларына озатып, алардан һәркөн түземсезлек белән хат көтүче хөрмәтле әти-әниләр, авылдашлар, килгән кунаклар! "Туган якка солдат сәламе" дигән очрашу кичәбезне башлыйбыз. Бүгенге кичәбез армия сафларында хезмәт итүче кыю егетләребезгә багышлана. Без чын күңелдән армиядәге һәм биредә залда утыручы ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезнең барыгызга да исәнлек-саулык, эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегездә тынычлык телибез.

2 нче алып баручы. 23 февраля тысячи воинов - солдаты и старшины, офицеры и генералы отмечают этот праздник, вспоминая о службе ратной, о том возвышенном и прекрасном, тяжелом и горьком, что связано с ней, о живых и погибших, о надежных и верных соратниках и друзьях. Мы поздравляем всех, кто служил на благо Родины, защищал её на фронтах войны и несет службу в мирное время. Счастья вам и благополучия, удачи и оптимизма! С праздником!.

1 нче алып баручы. Солдат күңеле - янар хыяллар ул,
Үтелмәгән авыр юллар ул.
Постта торган һәрбер минутларда
Туган ягын сагыныр, уйлар ул.

Барлык ир-егетләребезгә багышлап беренче музыкаль бүләк. "Солдатта булган диләр"

2 нче алып баручы. Мы праздников немало знаем разных,
Но этот, 23 февраля, -
Для вас, солдаты, самый важный праздник,
И вся страна вас будет поздравлять:
Все в вашу честь - концерты и парады,
Сердечной благодарности слова,
Сегодня пожелать мы очень рады
Здоровья, счастья и удачи вам!

1 нче алып баручы. Россия армиясе - дөньядагы иң зур армия. Анда миллионнан артык солдат хезмәт итә. Шул солдатлар арасында безнең Адав - Толымбай авылыннан да 5 егетебез бар. Менә алар: Валиуллин Эдик Марат улы, Галимзянов Илнар Илгиз улы, Галимов Ильяс Хазинур улы, Гыйззәтуллин Рафис Рәис улы, Хуснулин Руслан Ромай улы. Алар бүгенге көндә иксез-чиксез илебезнең төрле шәһәрләрендә үзләренең изге бурычларын үтиләр - Ватаныбызны саклыйлар. Тагын 2 егетебез Мулюков Нияз Фәяз улы һәм Камалетдинов Эльмир Илдар улы төрле өлкәләрдән килгән яшь солдатлар белән идарә итәләр. Кичәбезнең кадерле кунаклары итеп бүгенге көндә Ватанны саклаучы егетләребезне дөньяга тудырган һәм тәрбияләп үстергән әниләр, әтиләр - Солдат Аналары, солдат Әтиләре чакырылды.

Менә алар:

Валиуллин Эдикның әнисе - Валиуллина Альбина

Галимзянов Илнарның әнисе - Галимзянова Әлфия

Галимов Ильясның әнисе - Галимова Динә

Гыйззәтуллин Рафисның әнисе - Гыйззәтуллина Гөлшат апа

Хуснулин Русланның әнисе - Хуснулина Роза

Мулюков Ниязның әнисе Мулюкова Гөлсинә апа

Камалетдинов Эльмирның әнисе - Измайлова Чулпан

2 нче алып баручы. Именно вам, дорогие мужчины мы посвящаем сегодняшнюю концертную программу и все добрые слова и пожелания в ваш адрес…23 февраля - это важнейшая дата для многих людей по всей нашей стране, это знаменательный день для всех тех, кто с гордостью носит мундир российского военнослужащего. Это, конечно же, радость для родных и близких, которые своей любовью и заботой помогают солдатам и офицерам нашей страны в их не простой службе.

День защитников Отечества

Отмечает человечество!

С этим днем мы поздравляем вас,

И в подарок вам - концерт от нас!

Долгие годы желаем вам жить,

Любить горячо и любимыми быть,

Горя, лишений чтобы не знать -

Всем вам хотим в этот день пожелать!

1 нче алып баручы. Аналар бөтен йөрәк җылыларын биреп үстергән балалар, үсеп буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар. Нишлисең бит, ананың бөеклеге дә әнә шунда - ул илебезнең, һәр почмагында намус белән хезмәт итә алырлык, белемле, тырыш, сәлатле, илһамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра. Аннан соң?! Аннан соң, сабыр гына кош теледәй генә булса бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана. Кадерле әниләр сезнең йөрәк түрегезгә күпме җылылык, наз, яхшылык сыйган. Сезнең сабырлык турында шагыйрьләр күпме шигырьләр иҗат иткән, сезнең сабырлык күпме җырларга салынган.

2 нче алып баручы. Сегодня на наш вечер пришли мамы этих ребят. Мы хотим сказать вам, дорогие мамы, большое спасибо за то, что вы вырастили честных, смелых и сильных духом сыновей, которые, не смотря ни на что, пошли служить своей Родине.

1 нче алып баручы. Әйдәгез шундый әниләр белән якыннан танышыйк.

Бик сагындым авыл юлларын,

Юл буенда үскән урманын,

Аланында пешкән баланын

Бик сагындым, якын дусларым!

Соры шинель киеп өстемә

Күпме җирне җәяү урадым.

Онытып булмый, һаман төшемдә

Эзләп кайтам балан куагын.

Ятам имеш аның төбендә

Бер җыр туа шулчак күңелдә:

Туган җирем! Нинди матур син!

Үзең ерак, үзең якын син, -

дигән матур сүзләрен телефон аша җиткерде солдат егетебез Галимов Ильяс. Хәзер сәхнәгә Галимова Динә Мәлик кызын чакырабыз. Безнең Сезгә берничә соравыбыз бар иде.

  • Улыгызның хәрби хезмәткә чакырылуы турында повестка алып кайткан көн хәтерегездәдер. Ниләр кичердегез? Улыгызга нинди киңәшләр бирдегез?

  • Әгәр дә мөмкин булса, Ильясның бүгенге көндә кайда хезмәт итү турында сөйләп китә алмассызмы?

  • Сез аның белән ничек аралашасыз?

  • Сез улыгыз белән аның хезмәт урынында очраштыгыз. Аның хезмәт итү урыны нинди, шул турыда безгә дә сөйләсәгез иде.

  • Ул үзенең сагыну хисен ничек аңлата?

Бик зур рәхмәт Динә. Бөтен уй-теләкләрегез тормышка ашсын. Тиз арада исән-имин күрешү насыйп итсен. Инде бездән Сезгә музыкаль бүләк. Сәхнәдә Галимов Ильясның классташы Виктория Николаева үзенең яраткан җырын башкара.

2 нче алып баручы. Праздников у нас в стране много самых разных,
Чтит российский наш народ памятные даты,
23 февраля - самый важный праздник,
Мы сегодня поздравлять будем вас, солдаты!
В этот день от всей души пожелать вам нужно:
Пусть решаются легко важные задачи,
Будут верными друзья и спокойной служба,
Крепкого здоровья вам, счастья и удачи!

А сейчас…подарок от сына…

Спасибо, милая моя,

Что воспитала так меня,

Настрой что жизненный дала

И никогда не предала.

Когда болел, когда страдал,

Когда учиться начинал.

Дала ты все, что в жизни надо

Для сына, парня и солдата.

Теплом согрела ты своим.

Я знаю, как тобой любим.

За все тебя благодарю.

Мамуля, я тебя люблю!

На сцену приглашается мать Валиуллина Эдика - Валиуллина Альбина Петровна. Вам слово.

  • Где служить данное время Эдик?

  • Как часто Вы с ним общайтесь?

  • Доволен ли ваш сын службой?

Инде бездән Сезгә музыкаль бүләк. Сәхнәдә үзенең яраткан җыры белән Вероника Николаева.

1 нче алып баручы. Исән - сау гынамы газиз әнкәй?

Мин дә исән. Сәлам юллавым.

Өебез тирәсендә торсын балкып

Кичке алсу шәфакъ нурлары.

Кайгырасың икән мине уйлап,

Гел йөрисең, диләр боегып.

Еш чыгасың икән юл буена

Мамык шәлләреңә төренеп.

Мин кайтырмын, ак бакчабыз балкып,

Җимешләрен биргәч, җәй көне.

Ләкин теге балачактагыча

Уятмассың таңнан син мине.

Оныт барлык борчу - пошынуны

Мине уйлап артык боекма.

Һаман саен инде моңсуланып

Юл буена алай син чыкма.

Мин укып киткән хатның авторы - солдат Гыйззәтуллин Рафис. Хәзер сәхнәгә Рафисның әнисе Гөлшат Гашыйк кызын чакырабыз.

Гөлшат Гашыйк кызы!

  • Бүген сезнең улыгыз кайда хезмәт итә?

  • Аның белән ничек аралашасыз?

  • Аларга сотовый телефоннар бирелде дип ишетәбез. Бу чыннан да шулаймы? Күбрәк нәрсә турында сөйләшәсез?

  • Хатлар язамы?

2 нче алып баручы. Для поддержки настроенья
Мы хотим потанцевать.
Разрешите, наши папы,
«Вальс» для вас сплясать!

На сцене танцевальный коллектив "Сезам".

1 нче алып баручы. Ананың моңлы йөзеннән

Яфрак сарысы китте.

Баласын ерак илләрдән

Көтеп алыр көн җитте.

Тәрәзәгә карап көтә Ана

Кайтмасмы дип газиз баласы.

Баласының язган хатын укып,

Зарыгып көтә газиз Анасы.

Хөрмәтле Әлфия , инде улыгыз Илнар белән очрашу көннәренә дә күп калмады. Исән-сау булса, ул ныгып, зур өметләр белән кайтачак.

  • Аның киләчәген ничек планнаштырасыз?

  • Улыгыз белән еш очрашасызмы?

  • Солдатка бару теләге кайчан туды икән?

  • Ул үзенең сагыну хисен ничек аңлата?

"Солдат ничек яши?" - дип сорыйсыз

Аны уйлап бик сагынган вакытларда.

Мамык юрган сорап иркәләнми төнлә,

Ә көндезен...

"Солдат ничек яши?" - дип сорыйсың

Юка шинелен киеп җил-суыкта.

Боекса да һәм туңса да солдат җырлый,

Солдатны җыр йөретә, җыр җылыта.

Аларга туган як сәламе итеп, бәйрәм белән котлап җыр тапшырабыз. Исән-сау йөреп әйләнеп кайтуларын телибез.

2 нче алып баручы. Наша следующая гость - Хуснулина Роза Мансуровна. Ее сын Руслан проходит службу в_______. Послушаем ее рассказ о сыне, его службе.

- Роза Мансуровна, когда вы провожали своего сына в армию, конечно же, переживали за него, а сейчас что вы чувствуете? Син инде икенче улыңны Армиягә озаттың. Руслан белән күбрәк аралашасызмы? Әллә Рафаэль белән күбрәк аралашкан идегезме?

И вот в свои 17 лет

Я стал в солдатский строй.
У всех шинелей серый цвет,
У всех один покрой.
У всех товарищей-солдат
И в роте, и в полку -
Противогаз да автомат,
Да фляга на боку.
Я думал, что не устою,
Что не перенесу,
Что затеряюсь я в строю,
Как дерево в лесу.
Иду в жару, иду в пургу.
Ну что - не по плечу?
Здесь нету слова «не могу»,
А пуще - «не хочу».
И я иду, и я пою,
И пулемет несу,
И чувствую себя в строю,
Как дерево в лесу.

Хуснулина Роза Мансуровна. А это музыкальное произведение для Вас.

Всех защитников страны
Поздравляем нынче мы.
Этот танец, без сомненья,
Всем поднимет настроенье!

Русский танец

Для вас, Роза Мансуровна, наш музыкальный подарок.

2 нче алып баручы. Днем и ночью, в дождь и снег, в жару и холод наши лётчики, солдаты, пограничники охраняют рубежи великой страны, защищают нашу мирную жизнь.

1алып баручы: Тәрәзәңнән җылы җилләр кереп.

Кагылсалар синең битеңә,

Сагынуымны шул җилләрдән белеп,

Төшер әнкәй мине исеңә.

Урамда төн,

Тәрәзәдә бәсләр,

Күңел әрни, сезне сагына

Мин хат язам.

Һәр сүз үзе теләп,

Кәгазь битләренә агыла.

Барлык армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әти-әниләренә әлеге җыр улларының сәламе булып яңгырасын.

Барлык әти-әниләргә багышлап Мөлекова Гөлсинә апа җыр башкара. "Балаларга фатиха"

1 нче алып баручы. Бәйрәм бүген урамнарда,

Шатланып кояш көлә.

Уйный-уйный гармуннарда

Солдатлар җырлап килә.

Аласыңдыр минем хәбәрләрне

Беләсеңдер минем уемны.

Иркен ачып күңел тәрәзәңне

Тыңлыйсыңмы минем җырымны.

Мин җырлыймын язның матурлыгын,

Йөрәгемнең кайнар ярсуын.

Мин җырлыймын солдат тапкырлыгын

Батырлыгын солдат халкының.

Бергә булган солдат дусларыңа

Күрсәткәндә минем төсемне,

Сез йөрегән ату кырларына

Җырым илтсен җылы хисемне.

Сәхнәгә Мөлекова Гөлсинә Рәхимҗан кызын чакырабыз. Инде чират Сезгә дә килеп җитте. Ниязда солдатлар белән идарә итү теләге кайчан туган иде? Ул кемнән үрнәк алды икән?

2 нче алып баручы. Чтоб мирно всем жилось,

Чтоб мирно всем спалось

Каждый день и каждый час

Зорко охраняет нас

Армия наша!

Благодарны люди ей

Славной Армии своей,

В честь неё гремит салют,

В песнях славу ей поют!

Армия наша: самая могучая!

Армия наша: самая лучшая!

1 нче алып баручы. Җылымы соң кияр киемнәрең

Кайнармы соң ашар ашларың?

Кулъяулыклар болгап китеп бардың...

Шушы көннән көтә башладым.

Китүеңә ничә айлар үтте,

Карлар явып, карлар эреде.

Һаман көтәм синең кайтуыңны,

Шулай инде ана күңеле.

Үзең кайткач бергә укырбыз дип

Җыя бардым солдат хатларың.

Ташкын сулар акты, кошлар кайтты,

Ә син, улым, һаман кайтмыйсың.

Кайтып кереп хәрби кием белән

Яшьле күзем сине күрерме?

Аналарга бала шундый якын

Шундый инде ана күңеле.

Онытма син, улым, сафка басып,

Ил каршында антлар иткәнең.

Һәр анага бала якын, беләм,

Һәр ананың шулай көткәнен.

Сыерчыклар кайтты туган якка

Ә син, улым, һаман кайтмыйсың.

Беләм, улым, изге хезмәттә син.

Туган илнең чиген саклыйсың.

Бу сүзләрне хәзер сәхнәгә чыгучы ана Измайлова Чулпан Харис кызы тарафыннан иҗат ителгән дияргә була. Рәхим итегез, Сезне сәхнәгә чакырабыз.

Эльмир турында берничә сүз әйтеп китегез әле. Бу һөнәрне сайларга нәрсә этәрде икән аңа?

Хәзер яңгыраучы җыр Камалетдинов Ильмирга бәйрәм бүләге булып җиткерелсә, аңың туганнары өчен Ильмирдан зур бүләк итеп кабул ителсен.

Киң урамнар ник тарайган

Җырлар сибелә як-якка.

Гармуннарын тартып уйнап,

Егетләр китә солдатка.

Айлы кичтә тәүге хисне

Салмагыз, кызлар, ятка.

Сыналырга, сынатмаска

Егетләр китә солдатка.

Күңел тынычлыгын алып,

Моңнар сибелә як-якка.

Ярсуларны җырга салып,

Егетләр китә солдатка.

Олыгайган саен йокылар сак,

Үткәннәргә хәтер еш кайта.

Кайчак таңнарның да алсулыгы

Сугыш яралары кузгата.

Утны-суны кичкән ирләрнең дә

Күңелендә күпме моң ята.

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан

Яшьлекләрне безнең чакырып ал.

Җырлый әле, безнең бу көйләрдә

Җиңеп кайтканнарның хакы бар!

1 нче алып баручы. Туган җирдән аерылып, еракларда-

Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап,

Туган илнең иминлеген саклап,

Изге эштә-хезмәттә син Солдат!

Ата-баба заманыннан шулай килгән:

Хезмәт сорый-олы рухи Биелекне

Куәт алып, армый-талмый Күнегүне

Түземлекне, Батырлыкны,Егетлелекне!

Бәйрәм белән Сезне, батыр СОЛДАТЛАРЫБЫЗ!

Сезне һәр көн искә алып үтәрбез!

Изге бурычыгызны яхшы тәмам итеп

Исән-имин кайтуыгызны көтәбез!

Киң урамнар ник тарайган

Җырлар сибелә як-якка.

Гармуннарын тартып уйнап,

Егетләр китә солдатка.

Айлы кичтә тәүге хисне

Салмагыз, кызлар, ятка.

Сыналырга, сынатмаска

Егетләр китә солдатка.

Күңел тынычлыгын алып,

Моңнар сибелә як-якка.

Ярсуларны җырга салып,

Егетләр китә солдатка.

Ил барда - егет хур булмас, диләр, илебез сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребез барында илебез халкы тыныч йоклар, күгебез гел аяз булыр. Әтиләре, абыйлары үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнгән яшь егетләребезгә хәрби хезмәтләрен үтәгәндә, туган якта калган якыннарының тынычлыгын саклап, үзләрен яхшы яктан гына күрсәтерләр дигән ышаныч белдерәбез.

В день субботний или в праздник

Лучшими надеждами полны.

Ждут солдаты в город увольненья.

Разрешенья ждут от старшины..

Всему свой час - досугу и веселью,

Ждёт завтра вас иных проблема гора,

И концерт наш подходит к завершенью,

Счастливый путь, спасибо за вниманье.

Счастливый путь - говорю мужчинам я,

Счастливый путь, до скорого свиданья,

Счастливый путь, до новых встреч, друзья!

Дорогие мужчины и мальчики, с праздником вас!

Всех благ, любви, здоровья и счастья!

Вместе: Мир вашему дому! До свиданья!

Благодарим, солдаты, вас
За жизнь,
За детство,
За весну,
За тишину,
За мирный дом,
За мир, в котором мы живём.

.

1нче алып баручы:

Яратмаган кеше булыр микән

Туган якның сихри моңнарын.

Солдат сакта торган чагында да

Тыңлый туган якның җырларын.

Карап калыйк диләр, ахры алар
Истә калсын диләр бу яклар.

Без кайтырбыз әле бер әйләнеп

Талмасыннар гына канатлар.

Олыгайган саен йокылар сак,

Үткәннәргә хәтер еш кайта.

Кайчак таңнарның да алсулыгы

Сугыш яралары кузгата.

Утны-суны кичкән ирләрнең дә

Күңелендә күпме моң ята.

Әй син, Хәтер, гомер язларыннан

Яшьлекләрне безнең чакырып ал.

Җырлый әле, безнең бу көйләрдә

Җиңеп кайтканнарның хакы бар!

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар дип

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән,

Җыр биюгә булган гашыйклык.

Безнең йөрәк әле һаманда яшь

Онытмадык матур көйләрне

Жырлыйк әле өзеп үзәкләрне,

Булсын дуслар сагынып сөйләрлек.


© 2010-2022