Встреча с писателем Әмәкәй күңелемдә Факил Сафин

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

1."Әмәкәй күңелемдә"җыры.Ф.Сафин сүзләре һәм көе

1 алып баручы:Сез "Әмәкәй күңелемдә" җырын тыңладыгыз.Аның сүзләрен дә, көен дә Факил абый Сафин иҗат иткән. Аны мәктәбебезнең музыка укытучысы Талипов Инзил Дәниф улы башкарды

2 алып баручы:

Исәнмесез кадерле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! "Бер күрешү үзе-бер гомер " дип аталган кичәбезне башларга рөхсәт итегез.Бүген бездә кунакта Факил абый Сафин, Фоат абый Садриев, Мөҗәһит абый Әхмәтҗанов, Лилия апа Садриева, Рушат абый Солтанов.

1 алып баручы:

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган йорт! Бу сүзләр һәр кешенең йөрәгенә иң якын, иң кадерле сүзләр. Синдә генә чишмәләрнең Көмеш икән сулары. Уйларымда ничәнче кат Урыйм Калмыя буйларын ---дип яза автор үзенең туган ягы турында.

2 алып баручы: Ямьле Калмыя буйлары. Гүзәл Әмәкәй авылы. Татарстан чигендәге сихри почмак.Факил абыйның гомер җебе шушы җирләрдән башлана. Мөслим районына кергән Әмәкәй авылында, Миңнемөхәммәт абый белән Сания апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Факил абый кечкенәдән әдәбият, сәнгать белән кызыксынып үсә. Бишенче класста укыганда шигырьләр, дөресрәге, эпиграммага тартым тезмәләр яза башлый. Беренче шигырьләре, урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында басылып чыга.

1 алып баручы: Татар шигъриятен колачлап карасаң, әниләр турындагы иң җылы шигырьләрдән тора. Аларда -горур да, көчле дә, сабыр да, тыйнак та татар Анасы. Алты баланы тәрбияләп үстергән олуг Ана. Башка аналарга үрнәк булып тарихта калачак Ана. Факил абый да үзенең шигырендә аналарны "изгедән дә изге" дип атый.

Нуриева Алсу "Изгедән дә изге әни"

2 алып баручы:

Шушы гаять зур оештыру, педагогик һәм җәмәгать эшләре арасында Факил абый Сафин "Соңгы көз", "Гөлҗиһан" повестьларын, "Биек тауның башларында", "Саташып аткан таң"романнарын, "Ак канатлы йолдызлар", "Тузганак чәчәге", "Сәфәр"исемле шигырь җыентыклары бастырып чыгарды, күп санлы тәнкыйть мәкаләләре, публицистик язмалар иҗат итте.

1 алып баручы: Гади шагыйрь генә түгел шул! Ул Р.Низаметдинов исемендәге Республика премиясе лауреаты, "Чаллы авазлары"шәһәр конкурсында һәм "Милли йорт"җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче,1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый, Александр Грибоедов исемендәге әдәби премияләр лауреаты. "Тәрҗемә Олимп һәм Кояшлы иҗты өчен Халыкара бүләкләр иясе,филология фәннәре кандидаты, балалар өчен чыга торган "Көмеш кыңгырау" газетасының баш мөхәррире.

2 алып баручы:

Нинди олы исемнәр! Адәм баласы бу дөньяда үзеннән күп нәрсә калдыра ала: Затлы исемен. Нәселен. Мирасын. Затлы исем калдыра аласың икән, син киләчәк буыннарның хәтерендә кабатланасың. Синең исемеңне алар ядкарь итеп сөйләячәк. Нинди нәсел калдыруың синең бу дөньяда ничек яшәвеңә бәйле. Намусына, иманыңа бәйле. Нәселеңә карап, синең кем булганыңны билгеләячәкләр. Мирас калдыра алган кеше бәхетле. Мирас ул - адәм баласының киләчәк буыннарга васыяте.

Асадуллин Айрат "Тәмле сүзләр"

Балачак турында җыр

1 алып баручы:

Балачак! Серле, могҗизалы дөнья! Бу дөнья үзенә теләсә кемне кабул итми. Җанында игелек, шәфкать тулып торган, сабыйларның үзләредәй ихлас-саф күңелле кеше генә балачак илендә гомере буе үз кеше булып яши. Шундый сирәк бәхетлеләрнең берсе - сабыйлар күңеленә шигъри сүз булып үтеп керүче Факил абый Сафин. Аны тыңлыйлар, беләләр, яраталар

Кәримова Чулпан "Үсәсем килә"

Гильметдинова Адилә "Ташбака-робот"

2 алып баручы:

Факил абыйның һәр яңа әсәре- безнең өчен рухи азык.Аның шигъриятенә дөньяга тәнкыйди караш, сатира-юморның тыгыз бәйләнеше хас. Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле.

Асылташлар эзләмәгез! Асылбашлар кирәк безгә Кирәк,кирәк! -дип яза автор.

1 алып баручы:

Ф.Сафинның җыр-музыка өлкәсендәгеэшчәнлеге дә игътибарга лаек.Ул- Казанда үткәрелгән "Балалар җыры" конкурсында Р.Бәшәр сүзләренә язган "Туган җир" җыры белән катнашып, лауреат булды."Тургай" җыр фестиваленең беренче җиңүчесе-дипломанты.

2 алып баручы:

Факил абыйның шигырьләрендә заман сулышы, бүгенгегә хас борчылулар, сөенечләр урын алган. Милләт язмышы, тел, Ватан язмышы. Китапка кергән һәр шигырь дәва булырлык тылсымга ия.

Батыршина Валерия "Догам"

1 алып баручы:

Айдар Хәлим 1993 елда ук болай дип язган иде :"Шик юк, бу тыйнак, тыныч һәм киеренке шигъри аһәң татар шигъриятендә иртәме- соңмы үз урынын алачак. Күңелең киң булса, анда мәйдан да киң, урын да җитәрлек бит."Аргамак" журналын беренчеләрдән булып, шагыйрь Факил Әмәк ачып керә. Теләкләр хәер-догада булган. Ф.Сафин "Көмеш кыңгырау" газетасын,"Фән һәм мәктәп", "Мәйдан" журналларын оештыра.

2 алып баручы: Х.Туфанның "Талантлы син, Кеше туганым!" шигыре нәкъ Ф.Сафинга багышлап язылган диярсең:

Талантлы син, Кеше туганым!- Сәләтлесең һәрбер иҗатка; Дөнья дигән Бөек китапка Языла бара хезмәт юлларың. Талантлы син, Кеше туганым!

1 алып баручы:

Факил абый, сез тормышның гыйбрәтле һәм көлкеле якларын эләктереп кенә аласыз да, нечкә юморлы, фәлсәфи мәгънәле шигырьгә әйләндерәсез. Әлбәттә, мондый талант кешегә Аллаһы тарафыннан да,тумыштан бирелә торгандыр. Менә үзегезгә сүз бирик әле: гүзәл туган ягыгыздан киләме шигъри куәтнең тулып - ташып агуы, нәсел-ыруыгызга, әти-әниегезгә барып тоташамы? Шул турыда үзегездән ишетәсе килә.

1 алып баручы: Факил абый! Сезгә теләгебез:
Сөйләр сүзләрегез -ялкын булсын,
Ерак юлларыгыз-якын булсын,
Биргән киңәшегез -алтын булсын,
Тормыш коралыгыз -Акыл булсын!


2 алып баручы: Сезнең эшне өлге итеп алып,
Тормыш юлын матур үтәрбез.
Изге уйны, изге гамәлләрне
Үзебезгә маяк итәрбез!



© 2010-2022