Самоанализ урока татарского языка в 8 классе

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәрескә үзанализ. Мин Кенә төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Методик темам: "Халык авыз иҗаты әсәрләре аша укучыларга әхлак тәрбиясе бирү" . Бүген 8 нче сыйныф укучыларына дәрес биргәндә дә шушы теманы мисалларда чагылдырырга тырыштым. Дәреснең темасы: "Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре". Тема яхшы үзләштерелсен өчен, дәрестә төрле эш төрләре, техник чаралар кулландым. Программада бу дәрес нәкъ үткәрү вакытына туры килә.

Дәреснең максатлары:

Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан төрләргә аерырга өйрәтү, авылның социаль - икътисади хәле белән таныштыру, туган якка мәхәббәт, кешеләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәреснең төре: дәрес-коференция.

Теманың төп кагыйдәләре: Иярченле кушма җөмләләрне мәгънә ягыннан төрләргә аерырга өйрәтү, авылның социаль - икътисади хәле белән таныштыру, туган якка мәхәббәт, кешеләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырыштым. Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар, бу - аларның актив булуларында чагылды. Дәрес алдагы дәресләрдә өйрәнелгән иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен искә төшерү белән алып барылды. Дәрестә дәреслек белән эшләү, карточкалардагы биремнәрне дә үтәү булды. Укучыларның сөйләм телләре баетылды, туган төбәккә мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тырыштык.

Дәресемнең нәтиҗәлелеген күтәрү, максатларыма ирешү өчен түбәндәге ысул һәм алымнар кулландым:

- әңгәмә (алдан тәкъдим ителгән сораулар); биремнәр буенча, дәреслек материалындагы әңгәмә. укытучы сүзе;

  • презентация карау; схемалар белән эш.

Уку эшчәнлеген оештыру формаларына килгәндә, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль эшләү булды.

Күрсәтмәлелек дәрес буе барды. Презентация һәр адымыбызда ярдәм итте. Техник чаралардан файдаланылды. Укучылар үзләре әзерләгән һәм укытучының терәк презентацияләре күрсәтелде. Таратма материаллар кулланылды. Тыңлама материал да бар иде, җыр алынды. Ул шулай ук темага туры килә. Индивидуаль эш формалары да кулланылды, укучылар дөрес җавап бирделәр. Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелде. Дәрес эшлекле атмосферада, балаларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды.

Укучыларны дәрес темасына алып кереп китү өчен шигырь юллары файдаланылды. Тәрбияви моментлар да булды: мисаллар итеп татар халык мәкальләрен алдым. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Укучылар материалны үзләштерә, бу темабыз әле алга таба да иярченле кушма җөмләләрнең һәр төре буенча аерым дәрес буларак дәвам итәчәк.

Гомумән, дәрескә куелган максатларга ирештем дип уйлыйм, дәресләрдә яңа алым һәм структуралар, критик фикерләү этәргечләрен кулланып эшләү бик отышлы һәм алга таба да аларны кулланырмын, дип уйлыйм.

.





© 2010-2022