Ф. Яруллинның Кояштагы тап әкиятен өйрәнү дәресенә технологик карта

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Предмет:әдәбият

5 нче сыйныф

Дәреслек авторы: Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова

Дәрес темасы:"Начарлыктан тап кала" (Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әкиятенә анализ)

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Дәреснең максаты:

1) өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; Ф. Яруллинның "Кояштагы тап" әсәренә анализ ясату.

2)белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып чыгару күнекмәләрен үстерү;

3) тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрестә кулланылган материал: Ф. Яруллин. "Серле дөнья" - әкиятләр, хикәяләр, повестьлар. - 1997; "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"- К., Тат. кит. нәшр., 1981; презентация, үзбәя язу өчен аерым әзерләнгән бит, "Әнкәмнең догалары" җырының көе.

Эш формалары: индивидуаль

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: укылган хикәяне сөйли, анализлый белү; эчтәлеген үзләштерү;

Танып белү: үз фикереңне дәлилли белү; әсәрне анализлаганда, белем һәм күнекмәләрне файдалана белү.

Предметара

Регулятив: үз-үзеңнең, бер-береңнең эшләрен тикшерә, бәяли; биремнәрне максатка яраклы итеп үти белү.

Коммуникатив: парлап эшләгәндә, иптәшең белән килешә, бер-береңнең фикерен тыңлый, нәтиҗә чыгара, аңлатып бирә белү;

Шәхси: әдәби әсәргә кызыксыну; үзеңдә тискәре сыйфатларны бетерү теләге уяну, үзеңдә җаваплылык тәрбияләү.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

УУГ

1.Оештыру этабы.

Максат: Уңай психологик халәт тудыру

-Исәнләшү: Хәерле көн! Шушы матур язгы көндә "Хәерле булсын безнең дәресебез. Хәерле булсын безнең һәр эшебез", дип күтәренке күңел белән дәресебезне башлыйбыз. (слайд 1)

-Үткән дәрестә нәрсә турнда сөйләштек?

-Бүгенге дәресебез дә файдалы булыр. Син үзеңә кирәкле мәгълүматлар алырсың.

-Басып каршы ала.

-Ф.Яруллинның тормышы, аның "Зәңгәр күлдә ай коена" әкияте.

Танып-белү: дәрескә булуын күрсәтү

2.Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру. Прблемалы ситуация. Максат: үткән дәрестә өйрәнгән материалны искә төшерү,яңа белем алуга әзерлек, дәреснең темасын формалаштыру

-Бер вакыйга сөйләп китәм әле."Бер малай әнисе белән генә яшәгән.Ул тыңлаусыз булган, начарлыклар эшли торган булган. Чарасызлыктан әнисе, улы начарлык эшләгән саен, коймага бер кадак кага бара. Шактый вакыт узгач коймадагы кадаклар күбәя. Малай әнисенең ни өчен бу кадәр кадак кагуы белән кызыксына. Эшнең нидә икәнен белгәч, ул яхшылыклар эшләргә сүз бирә. Әни кеше улының һәр яхшылыгы саен бер кадакн ала бара.Кадаклар алынып беткәч улы шатлана. Ләкин кадаклар бетсә дә коймадагы кадак эзләре калган була."

-Бу хикәядән нәрсә аңладың?

-Нәрсәләрне начар эш дип уйлыйсың?

-Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

-Ф.Яруллинның өйдә укып килгән әсәре белән бу сөйләнгән вакыйга арасында охшашалык бармы?

-Ялганлау кешене бизиме?

-Сөйләгәннәребезгә, фикерләргә нәтиҗә ясап, дәреснең темасын, максатын әйт.(слайд 2)




-Начар эшләр эшләмәскә кирәк икәнен белдем.

-Әниләрнең сүзен тыңламау, ялган сөйләү, киреләнү һ.б.

-Начар эшләр әшләргә ярамавы турында.

-"Кояштагы тап" әсәрендә дә малайның әнисен ялганлавы турында сөйләнә.

-Юк. Ялган сөйләү ул начар, алай эшләргә ярамый. Сиңа ышанмый башлыйлар.

-"Начарлыктан тап кала".(числоны, теманы дәфтәргә яза). Максатыбыз - әсәрне анализлыйбыз, сөйләм телен үстерәбез, әхлак сыйфатлары тәрбиялибез. (Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал).

Шәхси: тыңлаган текстны кабул итә, бәяли

Танып-белү: үз фикерен әйтә белү

Регулятив: дәрескә эшчәнлек максатын кую

Коммуникатив: аралаша белү

3.Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: үткән дәрестә өйрәнгәнне искә төшерү

Ф.Яруллин турында төрле чыганаклардан өстәмә белергә кушылган иде. Тест сорауларына җавап биреп, белемеңне тикшереп карыйк.

Тест сораулары. (слайд 3,4)

1.Ф. Яруллинның туган районы:

а) Арча;

ә) Баулы;

б) Биектау;

в) Буа.

2.Язучының туган елы:

а) 1948;

ә) 1930;

б) 1938;

в) 1937.

3. Язучының беренче китабының исеме:

а) "Мин тормышка гашыйк";

ә) "Аерылмас дустым";

б) "Сулыш";

в) "Җилкәннәр җилдә сынала".

4. Кайсы әкиятне Ф. Яруллин язган?

а) "Сертотмас үрдәк";

ә) "Нечкәбил";

б) "Зәңгәр күлдә ай коена";

в) "Чукмар белән Тукмар".

5. Фәнис Яруллинга ничәнче елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә?

а) 1996;

ә) 1990;

б) 1995;

в) 1998

6. Фәнис Яруллинның хатынының исеме ничек?

а) Нурания;

ә) Илсөя;

б) Гөлсөя;

в) Нурсөя.

-Язучы турында китаплар күргәзмәсе янында кыскач өстәмә мәгълүмат бирү.

Тест сорауларына җавап яза, тикшерә, үзбәя.

(слайд 5)

Коммуникатив: эзлекле фикер йөртә белү

4.Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. Максат:Әкиятнең эчтәлеген аңлау һәм анда язылганнар буенча фикер йөртә белү.

-Бүгенге дәрескә "Кояштагы тап" әсәрен укып килергә тиеш идең.Хәзер эчтәлеген искә төшерү максатыннан сәнгатьле укып эчтәлеген сөйләрсең.

-Сүзлек өстендә эш. (слайд 6)

түшәк - урын-җир әйберсе

өтеп - яндырып, көйдереп

шомлы - куркыныч

-Вакыйгаларны өлешләргә бүлеп карыйк әле.


-Планны дәфтәргә язып куй.(слайд 7)

-Әсәрнең беренче өлешен сәнгатьле итеп укый, дәвамының эчтәлеген сөйли.

-сүзләрне дәфтәргә яза

-1.Малайның әнисе тырыш.

2.Әнисе улыннан су алып кайтып бирүен үтенә.

3.Улы алдаша.

4.Дөнья ямьсезләнә.

5.Яманнан кояш та ояла.

-дәфтәргә яза

Танып-белү: аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру, тексттан төп фикерне таба белү

Коммуникатив: укытучыны тыңлау, аңлау

Ял вакыты

Кояш арыды, ял итә (кулларын партага куеп, башларын кул өстенә куеп йоклыйлар)

Кояш уяна, елмая.(торып басалар, кулларын югары күтәрәләр һәм өскә карыйлар)

Кинәт җил чыкты.(уңга, сулга чайкалалар)

Күк күкри башлады.(кул чабалар)

Яңгыр ява башлады(бармак очлары белән партага бәргәлиләр)

Яңгыр бетте, кояш балкый.(кулларны өскә күтәреп, тирән сулыш алалар һәм утыралар)

(слай 8)

5.Яңа белемнәрне ныгыту.

Максат:Үзләштергән тема буенча фикер алыша белү.












6.Йомгаклау.

Максат:Тема буенча нәтиҗә чыгару.

-Бу нинди жанрдагы әсәр?

-Ни өчен шулай дип уйлыйсың?

-Нинди әкият?

-Ә тормышта мондый хәл булырга мөмкинме?

-Димәк, язучы аны тормыштан алып язган. Әкияттәге төп образларны әйт.

(слайд 9) -Слайдта бирелгән сүзләрнең кайсылары әкияттәге кайсы образларга туры килә? Дәфтәрне 3 баганага бүлеп, сүзләрне 3 образга туры китереп язарга. (Слайдта сүзләр: эшчән, ялганчы, тырыш, ялкау, ягымлы, тупас, күзәтүчән, үзен генә яратучы, кайгыртучан, оялчан, үз хатасын таный, сабыр, гафу итүчән.)





-Малайның уңай сыйфаты бармы7

-(слайд 10) Мәкальләргә игүтибар ит әле. Алар әкияттәге малайга туры киләме? "Ялгыша белдең- төзәтә дә бел."

"Үз гаебен таныган кеше- зур батыр."

-Үз хатаңны тану бик авыр, ул үзенә күрә бер батырлык. Дөньяда яшәргә ялгыша-ялгыша өйрәнәсең. Ләкин ул ялгышныкүрә белергә, вакытында төзәтә белергә кирәк.

-(слайд 11) Мәкальләрне яхшы беләсеңме икән син? "Парын тап" дигән уен уйнап алырбыз. Мәкальләрнең дәвамын табарга кирәк. Саннар ярдәмендә генә дөрес җавапны табып дәфтәргә яз.

1. Әткәм- шикәр, 1.бала күңеле далада.

2. Ана җылысы- 2. газиз нәрсә булмас.

3. Ана күңеле балада, 3.кояш җылысы.

4. Ана өчен баладан 4.әнкәм-бал.

-Кояш сүзенең мәгънәсен аңлатмалы сүзлектән тап.


-Әкияткә кайсы мәгънәсе туры килә.

-Автор кояшны кем белән чагыштыра?

-Ни өчен?

-Әни булмаса без булмас идек, ә кояш булмаса җирдә тереклек булмас иде. Ә ни өчен язучы әкиятне "Кояштагы тап" дип атаган?

-Ни өчен7

-Автор ни әйтергә теләгән?

-Әкият жанрында .

-"Яшәгән ди", "булган ди" сүзләре, кояш җанлы итеп күрсәтелгән. Ул малайны күзәтә.

-Әдәби әкият, чөнки авторы бар.

-Әйе.

-Малай, әни, кояш.

Малай:

ялганчы (-Ул суны кайдан алып кайта?) (Суны якындагы чишмәдән алып кайта.)

ялкау (-Дәлиллә.) (Ерактагы чишмәгә барырга иренә.)

тупас (-Укып күрсәт.)

үзен генә яратучы (-Үзенең эчәсе килгәч кенә суга барган.)

үз хатасын таный (-Укып күрсәт.)

- Малайның әнисе нинди?

Әни:

эшчән, тырыш (-Укып күрсәт.)

ягымлы (-Улына ничек эндәшә? Исбатла, кайсы юллардан табарга мөмкин?)

кайгыртучан (-Укып күрсәт.)

сабыр (-Ул улының суны башка чишмәдән алып кайтуын сиздеме икән? Ни өчен әйтмәгән?)

гафу итүчән (-Әнисе улын күкрәгенә кыскан.)

-Автор кояшны әкияттә нинди итеп күрсәткән?

Кояш:

күзәтүчән (Җирдә кояш күрмәгән бер генә эш тә юк, ди әнисе.)

оялчан (Кояш ни өчен оялган?) (Малайның ялганыннан.)

гафу итүчән (Ни өчен алай уйлыйсың? Исбатла.) (Малай әнисенә дөресен сөйләгәч, кояштагы караңгылык кими башлаган.)

-Әйе.Ул үз хатасын таный, гафу үтенә.

-Әйе. Малайны бик начар дип әйтеп булмый.



-Дәфтәргә яза, җавапны слайдтан тикшереп үзбәя куя.

Җаваплар: (слайд 12)

1.-4.

2.-3.

3.-1.

4.-2.

Сүзлектән сүзне табып укый:

Кояш. 1. Без яшәгән планета - Җир hәм башка планеталарның әйләнеш үзәгендә торган зур күк җисеме - янар йолдызларның берсе.

2. Бәхет, шатлык, сөенеч чыганагы. (күчерелмә мәгънәдә.)

-Икенчесе.

-әни белән.

-Чөнки икесе дә бер генә.

-Малай, үзенең гаебен танып, гафу үтенгән, кояш гафу иткән, ләкин анда тап калган.

-Начарлыктан соң күңелдә яра кала.

-Начар сүзләр, гадәтләр белән әниләрне борчырга ярамый. Алар гафу итәләр, ләкин күңелдә барыбер яра кала.

Танып-белү:үзләренең белем системасында ориентлаша белү


Регулятив:үз фикерләрен дөрес әйтә белү

Коммуникатив:үз фикереңне яклый белү









Танып-булү:дәрестән алган мәгълүматтан чыгып җавап бирү

7.Өй әше турында мәгълүмат.

1.129 нчы биттән 6 нчы биремне үтәргә.

2."кеше кайчан матур була7" дигән темага кечкенә хикәя язарга.

Өй эшен көндәлекккә язып куя.

Танып-белү: сөйләм төзү

8.Рефлексия.

Максат:Дәрестәге эшчәнлекне анализлау, укучыларның эшчәнлеген бәяләү һәм киләчәккә максат билгеләү.

-Дәресне йомгаклап нәрсә әйтә алабыз?

-Дәрескә куйганмаксатыбызга ирештекме?

-Дәрестә нәрсәгә өйрәндек?

Дәресебезне Ф.Яруллинның әкиятләр турында әйткән фикере белән тәмамлыйсы килә.

Укучыларның фикерләре тынлана.

Үзбәя.

"Әнкәмнең догалары" җырының көе фонында язучының сүзләрен укый.

Шәхси:уңышка нигезләнгән үзбәя

Коммуникатив:үз-үзеңне формалаштыру

Регулятив:үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Танып-белү:үз фикерләреңне тулы һәм төгәл әйтү


© 2010-2022