Рабочая программа по татарскому языку. 9 класс

Раздел Другое
Класс 9 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

02-31 Татарстан Республикасы

Алабуга муниципаль районы

"2 нче урта гомуми белем мәктәбе"

гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе



"КАРАЛДЫ»

Татар теле һәм

әдәбияты метод.

берләшмәсе җитәкчесе

_____________________

Һадиуллина Ә.Р.

1 нче номерлы беркетмә

26 нчы август, 2014 нче ел

«КИЛЕШЕНДЕ» ТР АМР "2 нче

урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

___________________

Сәхәбиева А.М.

1 нче номерлы беркетмә

27нче август, 2014 нче ел


«РАСЛАНДЫ» ТР АМР "2 нче урта гомуми белем

мәктәбе" ГБМБУ

________________

Немтырев С.М.

100 нче номерлы боерык

28 нче август, 2014 нче ел.






Татар әдәбиятыннан эш программасы, 9 нчыА сыйныфы

Төзүче: Халиуллина Раушания Сәгыйть кызы

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы










Алабуга

2014

9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ЭШ ПРОГРАММАСЫНЫҢ АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1 Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы.Урта (тулы ) гомуми белем бирү мәктәбе «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укытупрограммасы" . Казан : 2013

2.Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы.(1 - 11 нче сыйныфлар).Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Казан : 2014.

3.Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы "2нче урта гомуми белем мәктәбе " гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең 2014-2015 нче елга укыту планы .

Мәктәпнең укыту планы нигезендә атнага 2 сәгать бирелгән (34x2=68 сәгать).

Дәреслек Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. - Казан : Мәгариф, 2008

Татар әдәбияты укытуның төп максаты-гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен, укучыларга гаилә-көнкүрешкә уку хезмәтенә бәйле ситуацияләре кысаларында белем бирү , күнекмәләр формалаштыру.

Рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфы рус төркемнәрендә татар әдәбияты укытуның төп максатлары:

1. Укучыларның гомуми белем мәктәбендә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү һәм тирәнәйтү.

2. Татар телен халыкның рухи, әхлакый, мәдәни хәзинәсе буларак аңларга ирешү.

Төп бурычлар:

1. Тел күренешләрен танып белергә, чагыштырырга, гомумиләштерергә күнектерү.

2. Алган белемнәрне җанлы аралашу шартларында кулланырга өйрәтү.

Шуннан чыгып,9 нчы сыйныфта әдәбият укытуда, шундый максат куелды:

- матур әдәбият текстларын кабул итү,төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү,әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

- гуманлык карашлары,гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре ,татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

- телдән һәм язма сөйләм аша әдәби зәвык үстерү;

- татар классик әдәбияты,балалар әдәбияты, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү һәм аларның әсәрләреннән алынган өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

- татар халкының әдәбияты, тарихы,мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу,

- татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу;

- әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының гомумән татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү;

- иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

укучыларның татар телендә аралашу осталыкларын үстерү;

-татар балалар әдәбиятының күренекле вәкилләре, аларның иҗаты турында мәгълүмат бирү;

-әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек, аңлап, сәнгатьле итеп укырга һәм уку тизлеге нормаларын үтәргә өйрәтү; татар телендә укуга кызыксыну уяту, әдәби уку тәҗрибәсе булдыру һәм әдәби зәвык тәрбияләү,халык әкиятләрен һәм кече фольклор жанрларын, автор әкиятләрен, хикәя, шигырь, мәсәлләрне әдәби жанр буларак кабул итәргә күнектерү;укучыларда әхлакый-эстетик сыйфатлар, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык хисе тәрбияләү

Гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфын тәмамлаганда, укучының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Шуннан чыгып 9 нчы сыйныфта шундый бурычлар куелды.

Бурычлар:

- татар әдәбияты әсәрләре аша укучыларны татар халкының тарихы, рухи казанышлары, тормыш-яшәеш үзенчәлекләре белән таныштыру;

- укучыларның телдән һәм язмача аралашу күнекмәләрен һәм осталыкларын камилләштерү, фикер эшчәнлеген үстерү, татар телен укытуның сыйфатын яхшырту;

- татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләрдән алынган өзекләр һәм аларның авторлары турында мәгълүмат бирү;

- гомумкешелек әхлакый сыйфатлар тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның дөньяга карашын формалаштыру, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү, әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;

- танылган язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты, тормыш юлы турында кыскача белешмә бирү;

- вакытлы матбугат язмаларын, мәгълүмати текстларны укырга һәм аларга күзәтү ясарга, анда күтәрелгән мәсьәләләргә карата үз мөнәсәбәтеңне дәлилләп белдерергә күнектерү.

-сөйләмне тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү, бирелгән ситуация буенча диалогик һәм монологик сөйләм булдыруга ирешү; карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып,төрле жанрдагы текстларны аңлап уку, эчтәлеген сөйли алу, тыңлап аңлау һәм уку буенча телдән һәм язма рәвештә хәбәр ителгән мәгълүматны аңлау;

-лексик мәгънәсе ягыннан төрле сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану, сүз байлыгын арттыру;

-танылган балалар язучылары һәм шагыйрьләре турында мәгълүмат алу, әдәби әсәрләрне сәнгатьле, йөгерек итеп укый һәм образлы итеп кабул итә белү.

9 нчы класста лексик-грамматик материал элек өйрәнелгәннәрне кабатлауга корылган, ләкин тулыландырыла, кызыклы мәгълүматлар белән баетыла. Татар әдәбиятына өйрәткәндә предметара бәйләнеш әһәмиятле урын тота: география, тарих, рус теле һәм башка фәннәрне бәйләп укыту дәресне эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп оештырырга мөмкинлек бирә.

Программада аралашу өчен 4 тема бирелгән: Без Татарстанда яшибез ,Һөнәр сайлау, Сәламәтлек -зур байлык, Беркем дә,бернәрсә дә онытылмый темалары , укучыларны киләчәк тормышка әзерләү юлында бер адым булып тора. Дәреслектәге Без Татарстанда яшибез, Һөнәр сайлау, Белем һәм китап, Ата-анага хөрмәт мәңгелек ,Тирәбездә яхшы кешеләр , Кеше һәм мохит, Беренче хисләр темалары каралган. Шушы тематикага бирелгән әдәби әсәрләр буенча сөйләшүләр оештырыла, cөйләм үстерү лексикасы актив сөйләмгә кертелә. Дәреслектә бик күп татар язучыларының һәм шагыйрьләренең биографиясе һәм әсәрләреннән өзекләр бирелгән. Укучылар И.Юзеев, М.Мәһдиев, Л.Ихсанова, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, Р.Вәлиева, С.Хәким, Р.Миңнуллин, Р.Мөхәмәдиев, М.Гафури, И.Гази биографияләре һәм әсәрләреннән өзекләр белән таныша алалар. Р.Вәлиев, К.Насыйри, А.Шамов, Н.Әхмәдиев, Г.Шәрәфи, Ш.Галиев, Ш.Еникеев, Р.Бәшәр, Ф.Яруллин иҗатлары белән танышу өчен әсәрләрдән өзекләр бирелгән. Моннан тыш әдәбият дәресендә А.Ключаревның һәм С.Гобәйдуллинаның биографиясе үтелә, ике татар халык әкияте тәкъдим ителә. Тагын дәреслектә "Татарстан Республикасы", "Казан - тарихи башкала", "Татар музыка сәнгате", "Татар театры" кебек мәгълүмати текстлар да урын алган,чөнки бу темалар үз тәрбияләү максатыннан отышлы.Мин прграммада һәм дәреслектә каралган темаларны алдым.

2013 нче елгы үрнәк программа таләпләрен үтәү шарты белән түбәндәге авторлар һәм аларның Г.Кутуй "Сагыну". Р.Вәлиева "Казаным-туган калам"әсәрләрен керттем.

Тыңлап аңлау

-Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

-сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

-зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

-Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

-Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

-аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

-парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

-терәксхемаларкулланып, ситуация буенчаәңгәмә кора белү;

-татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

-Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

-конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

-монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

-өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

-өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

-Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

-текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

-таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

-таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

-Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

-конкретбер тема буенча хикәя төзи белү;

-прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлауларһ.б.) яза белү;

-үзеңнеборчыганпроблемага карата үзфикерләреңнеязмачаҗиткерәбелү;

-тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Без Татарстанда яшибез.Татарстан Республикасы" тексты Г. Кутуй«Сагыну"нәсере."Казан тарихи башкала"тексты.Р.Вәлиева. "Казаным, туган калам."" Татар музыка сәнгате" тексты"София Гобәйдуллина" тексты.Татар театры" тексты .Татарстан турында гомуми белешмә. Татарстан Республикасының мәйданы, табигате, шәһәрләре, анда яшәүче милләтләр. Татарстанның икътисади үсеше. Татар музыка сәнгате. Татар театр сәнгате, аның тарихы, бүгенге торышы -11сәгать.

Белем һәм китап.Р.Вәлиев "Саумы, китап! К.Насыйри. "Әбүгалисина"Беренче татар китабы". М.Мәһдиев. "Колаямбу плантациядә эшли". Л.Ихсанова. "Бер маҗара". .Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы роле. Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар .Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы -12сәгать.

Сәламәтлек-зур байлык-"Сәламәтлек- зур байлык" информацион тексты."Тәмәке тартуның зарары" тексты.

Сәламәт яшәү кагыйдәләре, сәламәтлекне саклау өчен кирәк булган чаралар, спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләшү.

Зарарлы гадәтләр, аларны булдырмау, алардан котылу юллары турында сөйли белү. "Зарарлы гадәтләрдән тыш яшәү - заманча яшәүме?" проблемасы буенча әңгәмә кора белү. Кәрәзле телефон, плеерларны куллану, компьютер уеннары, аларга бәйлелек турында сөйләшү-2 сәгать

Һөнәр сайлау. Г.Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр".Г.Ахунов. " Хәзинә".И.Юзеев."Сагышлы мирас"."Гасыр кичкән чакта.", "Таныш моңнар."Р.Вәлиева. " Гомәр белән һөнәр".Төрле һөнәр ияләренең хезмәте. Хезмәт базарындагы ихтыяҗ. Яшүсмерләрнең эшкә урнашуы. Белем алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы. Үз гаилә әгъзаларының һөнәрләре. Төрле һөнәрләргә хас сыйфатлар. Үзеңә ошаган һөнәр. Үзең яшәгән төбәктәге колледжлар, техникумнар, аларда әзерләнә торган һөнәрләр -7сәгать.

Ата-анага хөрмәт мәңгелек. " Алтын алмалар". Татар халык әкияте" Зирәк карт" әкияте.Т.Миңнуллин."Әлдермештән Әлмәндәр."С.Хәким. " Әнкәй".А.Шамов. "Госпитальдә".Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять". Н.Әхмәдиев " Ана".Балаларны ярату, саклау, укыту - ата-ананың балалар алдындагы бурычы. Ятим балала проблемасы.Балаларның ата-аналар каршындагы бурычы, өлкәннәргә мөнәсәбәт проблемалары-11сәгать.

Тирәбездә яхшы кешеләр. Г.Шәрәфи "Күңелләрдә гөл үсә".Ш.Галиев. " Урам ул нинди?"Р.Миңнуллин." Ә ни өчен?"Ш.Еникиев. "Солтангәрәйнең язмышы».Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең үзара мөнәсәбәте-9сәгать.

Кеше һәм мохит. " Минем дустым" тексты Р.Мөхәммәдиев. "Беренче умырзая".М.Гафури."Сарыкны кем ашаган".М.Гафури "Кыр казы".Х Туфан ."Кыр казы", "Киек казлар","Илдә ниләр бар икән","Кайсыгызның кулы җылы?" Р.Бәшәр "Авыру урман".М.Әгъләмов."Каеннар булсаң иде".Дустыңның нинди булуы,дусларның бергә аралашуы, дустыңны (эшкә,кунакка,бассейнга, театрга,...) чакыру-8 сәгать.

Беренче хисләр. И.Гази. "Ак сирень".Ф.Яруллин. "Ике кояшым бар, Илсөя".Ф.Бурнаш. "Таһир-Зөһрә."Кызлар-малайлар дуслыгы, үзара аралашу әдәбе .Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш-5 сәгать.

Беркем дә.бернәрсә дә онытылмый. Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар -3 сәгать

Барлыгы-68 сәгать

9 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ БЕЛЕМ ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

  • матур әдәбият текстларын кабул итү,төп әдәби-тарихи мәгълүматларны белү,әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру;

  • гуманлык карашлары,гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре ,татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи һәм мәдәни кыйммәтләренә ихтирам тәрбияләү;

  • телдән һәм язма сөйләм аша әдәби зәвык үстерү;

  • татар классик әдәбияты,балалар әдәбияты, хәзерге татар әдәбиятының күренекле вәкилләрен атый белү һәм аларның әсәрләреннән алынган өзекләрнең эчтәлеген аңлау һәм фикер алыша белү;

  • татар халкының әдәбияты, тарихы,мәдәнияте буенча мәгълүматлы булу,

  • татар сәнгатенең күренекле вәкилләре турында хәбәрдар булу;

  • әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының гомумән татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү;

  • иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ПРАКТИК ЭШЛӘР КҮЛӘМЕ

Эш төре

Iчирек

IIчирек

IIIчирек

IVчирек

Барлыгы

1

М.С.Ү.

-

-

-

26.05

1

2

Д.С.Ү.

27.09

14.10

-

-

4.04

23.05

4

3

Инша

18.10

-

-

-

1

4

Б.С.Ү.

6.09

10.09

20.09

2.12

10.02

21.03

6

5

Арадаш аттестация (зачёт)

9.05

1

9 НЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН

Дәрес темасы

Сәг

саны

Үтәлү вакыты

Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре

план

факт

Белергә

Куллана белергә

Белем һәм күнекмәләр

Без Татарстанда яшибез(11)

1.

" Татарстан Республикасы" тексты

1

2.09

Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләр,шартнамәләр төзегәнен белү

Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләргә кергәнен, шартнамәләр төзегәнен куллана белү

Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләргә кергәнен, шартнамәләр төзегәнен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

2.

Б.с.ү. "Татарстан"Г. Кутуй «Сагыну» нәсере.

1

6.09

Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләр, шартнамәләр төзегәнен җөмләдә куллану

Татарстан туындагы белешмәне куллана белү

Татарстан туындагы белешмәне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

3.

Б.с.ү. "Җәйгеканикуллар"

1

10.09

Үзеңнең ялың турында сөйләү

Үзеңнең ялың турында сөйләмгә чыгу

Үзеңнең ялың турында монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

4.

"Казан-тарихибашкала" тексты.Р.Вәлиева. "Казаным, туган калам."

1

13.09

Татарстанның истәлекле урыннары белән танышу

Татарстанның истәлекле урыннары белән танышу һәм диалоглар төзи белү

Татарстанның истәлекле урыннары турында монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

5.

" Татар музыка сәнгате" тексты

1

17.09

Татар музыка сәнгате тарихы Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмәне белү

Татар музыка сәнгате тарихы турында сөйли белү Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмәне куллана белү

Татар музыка сәнгате тарихы турында сөйли белү Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

6.

Б.с.ү. Әңгәмә. "Татар музыка сәнгате"

1

20.09

Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмә Заһидулла Яруллин - беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты туында белешмәне белү

Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмә бирә белү. Заһидулла Яруллин - беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты белешмәләрен куллана белү

Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмә бирә белү. Заһидулла Яруллин - беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты белешмәләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

7.

"София Гобәйдуллина" тексты

1

23.09

София Гобәйдуллина - Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы булганын икәнен истә калдыру

София Гобәйдуллина - Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы икәнен куллана белү

София Гобәйдуллина - Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы икәнен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

8

Д.с.ү. "София Гобәйдуллина"

1

27.09

Диалог төзү

Соралар бирә белү һәм җавапны дөрес бирә белү

София Гобәйдуллина - Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы икәнен диалогта куллану күнекмәләрен камилләштерү

9.

Татар театры" тексты

1

30.09

Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә .1906нчы елның 22 нче декабре - татар театры туган көн булуын булганын истә калдыру

Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү.1906нчы елның 22 нче декабре - татар театры туган көн булганын куллана белү

Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү.1906нчы елның 22 нче декабре - татар театры туган көнен монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

10.

Татар сәнгате.

1

4.10

Тел дәресендә өйрәнгән яңа сүзләргә нигезләнеп "Концертта»яки «Опера театрында» диалогын төзү

Тел дәресендә өйрәнгән яңа сүзләрне куллана белү

Тел дәресендә өйрәнгән яңа сүзләрне диалогта куллану күнекмәләрен камилләштерү

11.

Татар сәнгатетурындасөйләшү

1

7.10

"Музейда" төркемнәрдә эш

"Музейда" төркемнәрдә тел дәресендә өйрәнгән яңа сүзләрне куллана белү

Төркемнәрдә тел дәресендә өйрәнгән яңа сүзләрне диалогта куллану күнекмәләрен камилләштерү

Белем һәм китап(12)

12.

Р.Вәлиев "Саумы, китап!"

1

11.10

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы ролен белү

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы ролен куллана белү

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы ролен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

13.

Д.с.ү " Саумы, китап!"

1

14.10

" Саумы, китап!" диалогын төзү

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы ролен куллана белү

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы ролен диалогта куллану күнекмәләрен камилләштерү

14.

Инша. "Минем яраткан китабым"

1

18.10

Китаплар дөньясыннан кызыклы фактларны әйтү

Китаплар дөньясыннан кызыклы фактларны куллана белү

Китаплар дөньясыннан кызыклы фактларны монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

15.

Иншага анализ. К.Насыйри. "Әбүгалисина"

1

21.10

Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасын күтәрү

Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасын куллана белү

Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

16.

Әсәрнең үзенчәлеге һәм әһәмияте

1

25.10

Китап уку кирәкме, әллә интернет җитәме? "Мин ... турында укырга яратам "кебек җөмләләрне төзү

Китап уку кирәкме, әллә интернет җитәме? Мин ... турында укырга яратам кебек җөмләләрне әйтә белү

Китап уку кирәкме, әллә интернет җитәме? Мин ... турында укырга яратам кебек җөмләләрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

17.

Беренче татар китабы

1

28.10

Беренче татар китабын белү

Беренче татар китабы турында мәгълүматны куллана белү

Беренче татар китабы турында мәгълүматны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

18.

М.Мәһдиев. Тормыш юлы һәм иҗаты."Кеше китә - җыры кала."

1

1.11

Фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Әсәрдәге төп проблемаларны ачыклау.

Фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Әсәрдәге төп проблемаларны ачыклый белү

Фикерләү сәләтләрен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. Әсәрдәге төп проблемаларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

19

М.Мәһдиев. "Колаямбу плантациядә эшли". I нчеөлеш

1

11.01


Калтыравыклы,кешелек җәмгыяте,ир уртасы сүзләрен өйрәнү

Калтыравыклы,кешелек җәмгыяте,ир уртасы сүзләрен белү

Калтыравыклы,кешелек җәмгыяте,ир уртасы сүзләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

20

М.Мәһдиев. "Колаямбу плантациядә эшли". II нчеөлеш

1

15.11

Әсәрдәге төп проблемаларны ачыклау

Әсәрдәге төп проблемаларны ачыклый белү

Әсәрдәге төп проблемаларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

21

Төп геройларга характеристика

1

18.11

Уку- энә белән кое казу.Чит тел өйрәнү авырмы?соравына җавап алу

Уку- энә белән кое казу.Чит тел өйрәнү авырмы?соравына җавап бирә белү

Уку- энә белән кое казу.Чит тел өйрәнү авырмы?соравына җавапны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

22

Л.Ихсанова. Тормыш юлы һәм иҗаты

1

22.11

Л.Ихсанованың тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү

Л.Ихсанованың тормыш юлын һәм иҗатын белү

Л.Ихсанованың тормыш юлын һәм иҗатын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

23

Л.Ихсанова. "Бер маҗара". I нчеөлеш

1

25.11

Максатка омтылучан,тәэсир,вакыйга,иҗтимагый тормыш сүзләрен белү

Максатка омтылучан,тәэсир,вакыйга,иҗтимагый тормыш сүзләрен куллана белү

Максатка омтылучан,тәэсир,вакый-га,иҗтимагый тормыш сүзләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Сәламәтлек-зур байлык-(2)

24

"Сәламәтлек- зур байлык" информацион тексты

1

29.11

Сәламәтлек,саклану сүзләрен сөйләмгә кертү, текстны уку,тәрҗемә итү.

Мәгълүматны танып белү, үзләштерү ихтыяҗыннан чыгып, тәкъдим ителгән текстларны аңлап куллана белү.

Сәламәтлек кагыйдәләрен үз тормышыңда куллану күнекмәләрен камилләштерү.

25

"Тәмәке тартуның зарары" тексты.

1

2.12

Күңел болгану,баш әйләнү,косу,йөрәк тибү,тарту сүзләрен актив сөйләмгә кертү .

Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, сюжетлы рәсемнәр, план нигезендә җөмләдә куллана белү.

Тәмәке тартуның зарары турында мәгълүматны сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Һөнәр сайлау.(7)

26

Г.Әпсәләмов. Тормыш юлы һәм иҗаты

1

6.12

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белү

Тормыш юлы һәм иҗаты турында монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

27

Г.Әпсәләмов. "Ак чәчәкләр"

1

9.12

Белгеч,абруй.Табибларга хас сыйфатларны белү

Белгеч,абруй.Табибларга хас сыйфатлар турында үз фикереңне әйтә белү

Белгеч,абруй.Табибларга хас сыйфатлар турында үз фикереңне сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

28

Г.Ахунов. Тормыш юлы һәмиҗаты

1

13.12

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү

Биографиясен сөйли белү

Тормыш юлы һәм иҗаты турында монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

29

Г.Ахунов. " Хәзинә"

1

16.12

Бораулаучы,ышанычлы адымнар белән сүзләре.Төрле һөнәр ияләренә хас сыйфатларны өйрәнү

Бораулаучы,ышанычлы адымнар белән сүзләрен белү.Төрле һөнәр ияләренә хас сыйфатлар турында фикерләшү

Бораулаучы,ышанычлы адымнар сүзләрен җөмләдә куллануга ирешү Төрле һөнәр ияләренә хас сыйфатлар турында

30

И.Юзеев. Тормыш юлы һәм иҗаты."Сагышлы мирас"."Гасыр кичкән чакта."

1

20.12

Тормыш юлын һәм иҗатын белү

Тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү

Тормыш юлы һәм иҗатын монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

31

И.Юзеев. "Таныш моңнар."Сагышлы мирас"

1

23.12

Резидәнең авылга мөнәсәбәте.Үзеңне тормышта кирәк кеше диеп хис итү.Бу җөмләләргә аңлатма бирү

Резидәнең авылга мөнәсәбәте.Үзеңне тормышта кирәк кеше диеп хис итү.Бу җөмләләргә аңлатма бирә белү..

Резидәнең авылга мөнәсәбәте.Үзеңне тормышта кирәк кеше диеп хис итү.Бу җөмләләргә аңлатманы монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

32.

Р.Вәлиева. " Гомәр белән һөнәр"

1

27.12

Р.Вәлиеваның тормышы һәм иҗаты. Гомәрдән гыйбрәт алыгыз.Кеше үз яраткан һөнәрен сайларга тиеш..Бу фикерләрне белү

Р.Вәлиеваның тормышы һәм иҗаты. Гомәрдән гыйбрәт алыгыз.Кеше үз яраткан һөнәрен сайларга тиеш..Бу фикерләрне әйтә белү

Р.Вәлиеваның тормышы һәм иҗаты. Гомәрдән гыйбрәт алыгыз.Кеше үз яраткан һөнәрен сайларга тиеш..Бу фикерләрне монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

Ата-анага хөрмәт мәңгелек.(11)

33

" Алтын алмалар". Татар халык әкияте

1

13.01

Байлык сүзен мин болай аң лыйм...Чын байлык ул.. Үз фикерең булу

Байлык сүзен мин болай аң лыйм...Чын байлык ул.. Үз фикереңне әйтә белү

Байлык сүзен мин болай аң лыйм...Чын байлык ул.. Үз фикереңне монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

34

" Зирәк карт" әкияте.

1

17.01

Без өлкәннәрдән күп нәрсәләргә өйрәнәбез: ...Җөмләне дәвам итү

Без өлкәннәрдән күп нәрсәләргә өйрәнәбез. Дәлилли белү

Без өлкәннәрдән күп нәрсәләгә өйрәнәнүне монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү.

35

Т.Миңнуллин."Әлдермештән Әлмәндәр."

1

20.01

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне. Үз фикереңне әйтү

Олыласаң олыны_олыларлар үзеңне.Әсәрдән чыгып фикер алыша белү

Олыласаң олыны_олыларлар үзеңне.Әсәрдән чыгып үз фикереңне монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

36

С.Хәким. Тормыш юлы һәм иҗаты

1

24.01

Нәшрият,әдәби хезмәткәр. Сүзләрне лексикага кертү

Нәшрият,әдәби хезмәткәр. Сүзләрне җөмләдә куллану

Нәшрият,әдәби хезмәткәр сүзләрен монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

37

С.Хәким. " Әнкәй".

1

27.01


Үз анасын зурлаган- кеше анасын хурламас.Ана- шәфкать диңгезе.Җөмләләргә аңлатманы белү

Үз анасын зурлаган- кеше анасын хурламас.Ана- шәфкать диңгезе.Җөмләләргә аңлатма бирә белү

Үз анасын зурлаган- кеше анасын хурламас.Ана- шәфкать диңгезе.Җөмләләргә аңлатманы монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

38

А.Шамов. "Госпитальдә". I нчеөлеш

1

31.01

Егетнең эчке халәте(агарынган,хәрәкәтчән) Текстан табу

Егетнең эчке халәте(агарынган,хәрәкәтчән) Җөмләдә куллана белү

Егетнең эчке халәтен (агарынган,хәрәкәтчән) монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

39

А.Шамов "Госпитальдә". II нчеөлеш

1

3.02

Егетнең эчке халәте(агарынган,хәрәкәтчән) Текстан табу

Егетнең эчке халәте(агарынган,хәрәкәтчән) Җөмләдә куллана белү

Егетнең эчке халәте(агарынган,хәрәкәтчән) Җөмләдә сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

40

Әсәрнең үзенчәлеге һәм әһәмияте

1

7.02

Егет анасын борчырга теләмәгән,шуңа күрә .... Ни өчен?

.Палатагыларга аналары кебек сөекле . .. җөмләне дәвам итү

Егет анасын борчырга теләмәгән,шуңа күрә .... Ни өчен?соравына җавап алу..Палатагыларга аналары кебек сөекле . җөмләне дәвам итү һәм автор фикерен әйтә белү

Егет анасын борчырга теләмәгән,шуңа күрә .... Ни өчен?соравына җавап алу..Палатагыларга аналары кебек сөекле . җөмләне дәвам итү һәм автор фикерен монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

41

Б.с.ү. Әңгәмә" Ана белән бала".Ә. Еники."Әйтелмәгән васыять"

1

10.02

6 яшьлек тә бала,60 яшьлек тә бала.Ананың ныклыгы һәм батырлыгы.Бу җөмләләргә аңлатманы аңлау

6 яшьлек тә бала,60 яшьлек тә бала.Ананың ныклыгы һәм батырлыгы.Бу җөмләләргә аңлатма бирә белү

6 яшьлек тә бала,60 яшьлек тә бала.Ананың ныклыгы һәм батырлыгын монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

42

Н.Әхмәдиев " Ана".

1

14.02

Ана! Нинди бөек исем. Үз фикереңне әйтү

Ана! Нинди бөек исем. Үз фикереңне дәлилләү

Ана! Нинди бөек исем сүзләрен монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

43

Д.с.ү. Н.Әхмәдиев "Ана".

1

17.02

Ришат хакына.баш тарта,яшьлек мәхәббәте,Хөрмәткә лаек җөмләләрен аңлау

Ришат хакына.баш тарта,яшьлек мәхәббәте,Хөрмәткә лаек җөмләләрен анализлый белү.

Ришат хакына.баш тарта,яшьлек мәхәббәте,Хөрмәткә лаек җөмләләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Тирәбездә яхшы кешеләр.(9)

44

Г.Шәрәфи "Күңелләрдә гөл үсә".

1

21.02

Гөл тәрбияләгәннәрнең,изге күңеллесүзләренең җөмләдәге ролен әйтү

Гөл тәрбияләгәннәрнең,изге күңелле сүзләренең җөмләдәге ролен әйтә белү

Гөл тәрбияләгәннәрнең,изге күңеллесүзләренең җөмләдәге ролен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

45

Әңгәмә. "Гөл тәрбияләгәннәрнең күңелендә гөл үсә"

1

24.02

Гөлләр яраткан кеше начар була алмый.. Үз фикереңне әйтә белү

Гөлләр яраткан кеше начар була алмый..Сорауга җавап бирә белү

Гөлләр яраткан кеше начар була алмый.. сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

46

Ш.Галиев. Тормыш юлы һәм иҗаты

1

28.02

Тормыш юлын һәм иҗатын белү

Тормыш юлы һәм иҗатын куллана белү.

Тормыш юлы һәм иҗатын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

47

Ш.Галиев. " Урам ул нинди?"

1

3.03

Урам үзебез кебек...Ничек аңлыйсыз? Ни өчен?

Урам үзебез кебек...Ничек аңлыйсыз? Ни өчен? Сорауларга җавап алу

Урам үзебез кебек...Ничек аңлыйсыз? Ни өчен? сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

48

Р.Миңнуллин. Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

7.03

Р.Миңнуллинның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү.

Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын куллана белү

Р.Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

49

Р.Миңнуллин." Ә ни өчен?"

1

10.03

Әсәрнең төп идеясен әйтү (матур күренеш,әләкләшү,әрепләшү-сүзләрне лексикага кертү).

Әсәрнең төп идеясен әйтә белү (матур күренеш,әләкләшү,әрепләшү-сүзләрне өйрәнү).

Әсәрнең төп идеясен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү (матур күренеш,әләкләшү,әрепләшү-сүзләрне лексикада куллану).

50

Ш.Еникиев. "Солтангәрәйнең язмышы"

1

14.03

Сөяккә кадәр үтү,хәлдән таю,куркуга калды -сүзләренең мәгънәсен аңлау

Сөяккә кадәр үтү,хәлдән таю,куркуга калды Сүзләрнең мәгънәсен җөмләдә куллана белү

Сөяккә кадәр үтү,хәлдән таю,куркуга калды сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

51

Төп геройларга характеристика.

1

17.03


Геройларга кыскача характеристика бирү

Геройларга кыскача характеристика бирә белү

Геройларга кыскача характеристиканы сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

52

Б.с.ү. Әңгәмә: "Тирәбездә яхшы кешеләр"

1

21.03

Тирәбездә яхшы кешеләр аз түгел,мәсәлән... Җөмләләр төзү

Тирәбездә яхшы кешеләр аз түгел,мәсәлән...Мисаллар белән дәлилли белү

Тирәбездә яхшы кешеләр аз түгел,мәсәлән... сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Кеше һәм мохит.(8)

53

" Минем дустым" тексты өстендә эш.ДСҮ

1

4.04

Җилкәле,буйлы,керфекле,өлгер,бу сыйфатлары ошый.Сүзләрен кулланып "Минем дустым"хикәясен төзү

Җилкәле,буйлы,керфекле,өлгер,бу сыйфатлары ошый.Сүзләрен кулланып "Минем дустым"хикәясен төзи белү

Җилкәле,буйлы,керфекле,өлгер,бу сыйфатлары ошый.Сүзләрен кулланып монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

54

Р.Мөхәммәдиев. Тормыш юлы һәм иҗаты.

1

7.04

Утлы табага бастыру,сират күпере-сүзләрен лексикага кертү

Утлы табага бастыру,сират күпере.Сүзләргә аңлатма бирә белү

Утлы табага бастыру,сират күпере-сүзләрен кулланып монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

55

Р.Мөхәммәдиев. "Беренче умырзая"

1

11.04

Нәсел тамыры,ис китү,дөньяга килү.Сүзләрне текстан табу һәм мәгънәсен аңлау

Нәсел тамыры,ис китү,дөньяга килү.Сүзләрне текстан табу һәм мәгънәсен җөмләдә куллану

Нәсел тамыры,ис китү,дөньяга килү.Сүзләрне текстан табу һәм мәгънәсен монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

56

М.Гафури. Тормыш юлы һәм иҗаты."Сарыкны кем ашаган".

1

14.04

М.Гафури иҗатын һәм тормышын белү

М.Гафури иҗаты һәм тормышын сөйли белү

М.Гафури иҗаты һәм тормышын монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

57

М.Гафури "Кыр казы".

1

18.04

Талпыну,азаплана,терелә сүзләрен лексикага кертү

Талпыну,азаплана,терелә сүзләрен җөмләдә куллану

Талпыну,азаплана,терелә сүзләрен монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

58

Х Туфан ."Кыр казы". "Киек казлар","Илдә ниләр бар икән".,"Кайсыгызның кулы җылы?"

1

21.04

Кыр казы терелә,ләкин хикәя моңсу...Ни өчен?

Кыр казы терелә,ләкин хикәя моңсу...Ни өчен? Сорауга җавап бирә алу

Кыр казы терелә,ләкин хикәя моңсу...Ни өчен? монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

59

Р.Бәшәр "Авыру урман"

1

25.04

Үрмәкүчләр.Урман моңаймасын өчен...Нишләргә?

Үрмәкүчләр.Урман моңаймасын өчен...Нишләргә? соравына җавап алу

Үрмәкүчләр.Урман моңаймасын өчен...Нишләргә? монологта куллану күнекмәләрен камилләштерү

60

Әңгәмә "Безнең табигать".М.Әгъләмов."Каеннар булсаң иде".

1

28.04

Урманга баручы кешеләргә минем киңәшләр:... Үз киңәшләреңне әйтү

Урманга баручы кешеләргә минем киңәшләр:... Үз киңәшләреңне әйтә белү

Урманга баручы кешеләргә минем киңәшләр:... сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Беренче хисләр.(5)

61

И.Гази. Тормыш юлы һәм иҗаты

1

2.05

Тормыш юлын һәм иҗатын белү

Тормыш юлы һәм иҗатын сөйли белү

Тормыш юлы һәм иҗатын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

62.

И.Гази. "Ак сирень

1

5.05

Аударырга,уфылдап,аның иркендә булса,иләс-миләс ,чыркылдап,үксеп еларга,сарыласы килә сүзләрен лексикага кертү

Аударырга,уфылдап,аның иркендә булса,иләс-милә,чыркылдап,үксеп еларга,сарыласы килә сүзләрен лексикада куллану. Әсәр буенча фикер алышу

Аударырга,уфылдап,аның иркендә булса,иләс-милә,чыркылдап,үксеп еларга,сарыласы килә сүзләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

63

Арадаш аттестация.Зачёт.

1

9.05

Алган белемнәрне гамәлдә куллану

Алган белемнәрне гамәлдә куллана белү

Алган белемнәрне практикада куллану күнекмәләрен камилләштерү

64

Ф.Яруллин. "Ике кояшым бар, Илсөя"

1

12.05

Иң әһәмиятле,өмет уяна,изге күңелле-сүзләрен лексикага кертү

Иң әһәмиятле,өмет уяна,изге күңелле. Сүзләрен кулланып җөмләләр төзү

Иң әһәмиятле,өмет уяна,изге күңелле. сүзләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

65

Д.с.ү "Беренче хисләр".Ф.Бурнаш. "Таһир-Зөһрә."

1

16.05

Беренче хисләр- саф хисләр сүзләрен ничек аңлаулары турында фикерләшү

Беренче хисләр- саф хисләр сүзләрен ничек аңлаулары турында әйтә белү

Беренче хисләр- саф хисләр сүзләрен ничек аңлаулары турында сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Беркем дә.бернәрсә дә онытылмый (3)

19.05

66

Бөек Ватан сугышы турында сөйләшү

1

23.05

Бөек Ватан сугышы турында белү

Бөек Ватан сугышы турында җөмләдә куллану

Бөек Ватан сугышы турында сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

67

Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр.Кабатлау

1

26.05

Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре барлыгын белү

Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре барлыгын әйтә белү

Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре барлыгын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

68

Бөек Ватан сугышы турында сөйләшү.Кабатлау.

1

Бөек Ватан сугышы турында белү

Бөек Ватан сугышы турында җөмләдә куллану

Бөек Ватан сугышы турында сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү









УКУЧЫЛАРНЫҢ БЕЛЕМ ҺӘМ КҮНЕКМӘЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ


Телдән сөйләм

Язмача сөйләм

Д.С.Ү.

М.С.Ү.

.Инша

""5""

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле монологик сөйләм төзи.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы бар.

""4"

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора ала, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөләм төзи, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы бар.

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы бар.

""3"

Укучы өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора ала, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзи.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле сөйләм төземи, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хата ясый.

Эш тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хатасы бар.

""2"

"

Укучы бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмый.

Укучы өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмый

Эш тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хатасы бар.

Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү эшләренең күләме:

  • тыңлап аңлау (минутларда) - 4

  • диалогик сөйләм (репликалар саны) - 14

  • монологик сөйләм (фразалар саны) - 16

Рус телле балаларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшергәндә ,эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:


Эш төрләре

10 сыйныф

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

1,2 - 2,0 минут

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

11 - 12 реплика

3.

Монологик сөйләм (фразалар саны)

10 - 12 реплика

4

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

5

5

Уку

95 - 100 сүз

6

Язу: - сүзлек диктанты

- сочинение

25 - 27 сүз

12 - 15 җөмлә

МӘГЪЛҮМАТ ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ

УМК

Дәреслек Хәйдәрова Р.З. Татар теле : Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)/Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М. Шаһгалиева. - Казан : Мәгариф, 2008

УКЫТУЧЫ ӨЧЕН :

1..Д.Т.Гыйльманова, И.И.Баһавиева. Татар теленнән текстлар җыентыгы (рус телле балалар өчен. Яр Чаллы 2010.

2.К.С.Фәтхуллова.Н.Г.Сазонова.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тестлар. Казан."Гыйлем".2013.

3. К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Татар теленнән олимпиадага әзерләнәбез. Мәгариф" нәшрияты.2010.

4..К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Л.К.Хисмәтова.Дәүләт (йомгаклау) аттастациясенә әзерләнү өчен кулланма.Казан. "Гыйлем".2014.

5.Р.З.Хәйдарова, Г.М.Әхмәтҗанова.Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен конрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы. 2014.

6. Рус теле балаларга татар теле дәресләрендә өстәмә куллану өчен текстлар җыентыгы.2010 ел. Яр Чаллы .Мәгариф идарәсе.

7. Р.Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан. "Мәгариф" нәшрияты.2010.

УКУЧЫЛАР ӨЧЕН:

1.К.С.Фәтхуллова. Э.Н.Денмөхәммәтова. Л.К.Хисмәтова.Дәүләт (йомгаклау) аттастациясенә әзерләнү өчен кулланма.Казан. "Гыйлем".2014.

2.К.С.Фәтхуллова.Н.Г.Сазонова.Рус телендә сөйләшүче балалар өчен тестлар. Казан."Гыйлем".2013.

3.Р.Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм текстлар. Казан. "Мәгариф" нәшрияты.2009.

Электрон күрсәтмә:

1. mon.tatar.ru.

2.edu.tatar.ru порталы

3.belem.ru

4.mon.tatar.ru









Рус төркеме 9 нчы сыйныф. Татар әдәбиятыннан арадаш аттестация эше ( 2014-2015) (Тест)

Чыганак:

"Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы".Р.З.Хәйдарова,Г.М.Әхмәтҗанова.Яр Чаллы,2014.

Максат: Ел дәвамында алган белемнәрне тикшерү.

Бурычлар: Укучыларның сорауларга җавап бирү күнекмәләре, белем дәрәҗәләрен тикшерү

1.(В1-В12) Эш 12 биремнән тора.Укучыларның сорауларга җавап бирү күнекмәләре, белем дәрәҗәләре тикшерелә.

2.С. Эш 5 биремнән тора. Укучыларның сөйләм ситуацияләренә караган репликаларны тәрҗемә итә белү кунекмәләре тикшерелә

Эшне бәяләү нормалары түбәндәгечә:

1.В1-В12 биремнәрендә һәр дөрес җавапка 1әр балл кула,эш 12 балл дип исәпләнә.

2. . Бу биремдә дөрес җавапка 2 балл куела, эш 10 балл дип исәпләнә

Билгеләр түбәндәгечә бәяләнә:

"5"-19-22 балл исәбеннән куела.

"4"-16-18 балл исәбеннән куела.

"3"-12-15 балл исәбеннән куела.

"2"-7-11 балл исәбеннән куела.

В өлеше.

1. Республикабыз флагының авторы.

1) РөстәмЯхин

2) ТавилХаҗиәхмәтов

3) ФәритЯруллин

4) БакыйУрманче

2. Республикабыз гимнының авторы.

1) ФәритЯруллин

2) Александр Ключарев

3) РөстәмЯхин

3. Татарстан флагындагы яшел төс нәрсәне белдерә?

1) яшәү, яшәеш

2) сафлык

3) кояш, ут

4. Биеклеге 58 метр булганборынгы архитектура истәлеге.

1) Спас манарасы

2) Сөембикә манарасы

3) Кол Шәриф мәчете

5.Казанда ничә профессиональ театр эшли? Ниндиләр?

1) 8

2) 7

3) 5

6. Әбүгалисина һәм Әбелхарис ни өчен утны бер дә сүндермәделәр?

1) Бик караңгы булганга.

2) Вакытны белү өчен.

3) Күбрәк укыр өчен.

7. Рус милләтеннән булган татар композиторын атагыз.

8. Татар музыка сәнгатенә зур өлешкерткән татар композиторларын языгыз.

9.Роберт Миңнуллин кем ул?

1)татар шагыйре

2) татар композиторы

3)татар язучысы

4)татар рәссамы

10.Татарстанда иң зур музейның исеме нинди?

11.Татар ир-егетләренең баш киеме нәрсә?

12.Татарстан нинди дәүләт?

С өлеше

-Сообщите маме, что вы с классом поедете в библиотеку КФУ;

-Спросите у прохожего ,как пройти до ближайшей аптеки;

-Позвоните в аэропорт и уточните, во сколько прилетает рейс из Москвы;

-Поинтересуйтесь у сестры, какие профессии ей нравятся;

-Сообщите друзьям, что вы в воскресенье пойдете на выставку.



© 2010-2022