Татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнар

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Министерство образования и науки РФ

ФГАОУ ВПО «Казанский (Приволжский) федеральный университет»

Приволжский межрегиональный центр повышения квалификации

и профессиональной переподготовки работников образования



Факультет татарской филологии



Итоговая аттестационная (проектная) работа

Татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнар



Работа выполнена: учителем татарского языка и литературы МБОУ «Большемашляковская СОШ» Рыбно-Слободского района РТ

Мингазутдиновой Ф.Г.,

учителем татарского языка и литературы

Руководитель проекта: канд. филол. наук

Мирсиапова Л.Р.

Работа допущена к защите:

__________________

(подпись)



Казань

КЕРЕШ

Хәзерге мәгариф системасы мөгаллимнәр алдында гаять зур бурычлар куя: алар традицион вакыт аралыгында (40 минут) укучыларны гадәттән тыш тыгыз уку материалы, белемнәр белән коралландырырга тиешләр, шул ук вакытта балаларны шәхес буларак үстерү, күркәм әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә, заман шартларына яраклашкан, дөньяда үз урынын табырга сәләтле булган кеше формалаштыруда да актив катнашырга тиеш. Бу җәһәттән укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру, аларны яңа педагогик технологияләр, метод һәм алымнар белән эшләргә өйрәтү, шуның нигезендә укучыларга белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү Россия мәгариф системасын модернизацияләүнең мөһим бер шарты булып торуын ассызыклап китми мөмкин түгел.

Мәгариф системасындагы яңалыклар туган телебез - татар теле уку-укыту методикасының үсешенә дә йогынты ясый. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы бүгенге көндә бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) теләсә кайсысын татар телендә бирү мөмкинлеге булдырылган беренче һәм бердәнбер республика булып тора. Шушы күренеш, бер яктан, татар теле статусын яңа баскычка күтәрсә, икенче яктан, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тагын да югарырак таләпләр куя. Укытучының заманча шартларга нигезләнеп эшләнгән нәтиҗәле алымнарын татар телен уку-укыту процессында дөрес куллана белүе - шундый таләпләрнең берсе.

Шул рәвешле, проектның актуальлеге укытучының татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнарны тиешле дәрәҗәдә куллануы укучыларның әлеге предметтан өлгерешләре артуы, хәзерге җәмгыять шартларында үзләрен туган телебез һәм дәүләт телләренең берсе булган татар телендә дөрес һәм иркен аралаша алучы, әхлакый яктан өлгергән шәхес һәм һөнәр ияләре буларак реализацияләргә сәләтле булып җитлегүе белән бәйлелектә торуыннан гыйбарәт.

Материал һәм чыганаклар. Проект эшенең теоретик нигезен рус һәм татар телләрен укыту методикасы фәнендә әйдәп баручы галимнәрнең - Е. Литневская, В. Багрянцева, Ф.Вәлиева, Г.Саттаровның хезмәтләренә; Г.Муравьева, А.Панфилов, Н.Саттарова, С.Вәгыйзов кебек авторларның тел дәресләрен заманча шартларда яңа технологияләр, методлар белән укыту тәҗрибәсе буенча язылган хезмәтләре тәшкил итә. Хезмәтне язганда үземнең татар теле укытучысы буларак эш тәҗрибәмә таянуымны да ассызыклап китү зарур.

Проект эшенең максаты - укучыларның белем һәм күнекмәләре, зиһенгә алу дәрәҗәсен арттыру, әзер мәгълүматны кулланучы позициясеннән уку-укыту процессының актив катнашучысы позициясенә басарга этәрү максатын күздә тотып, татар теле дәресләрендә куллану нәтиҗәле дип табылган алымнарны барлау һәм гамәлдә куллануга кертү.

Проектның бурычлары:

  • татар теле дәресләрендә аеруча нәтиҗәле дип танылган алымнарны өйрәнү;

  • заманча шартларда тел дәресләрендә куллану уңышлы дип табылган алымнарны куллану моделен төзү;

  • дәресләрдә нәтиҗәле дип табылган алымнарны кулланып, укучыларның гамәли күнекмәләрен (күзәтү, ситуацияне анализлау һ.б.) һәм сәләтләрен (инициативалылык, коммуникативлык) үстерү юлларын барлау.

Проект эшенең объекты - урта мәктәптә татар телен уку-укыту процессы.

Проект эшенең предметы - тел дәресләрендә кулланыла торган алымнар.

Проект эшенең гамәли әһәмияте хезмәттә китерелгән материалның татар теле дәресләрен алып баручы мөгаллимнәр өчен чыганак булып тора алуы белән аңлатыла.

Хезмәтнең структурасы кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлеге, кушымталардан гыйбарәт.

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. МӘГАРИФ СИСТЕМАСЫНДАГЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР ШАРТЛАРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ АЛЫМНАРНЫ КУЛЛАНУ

  1. Тел дәресләрендә кулланыла торган алымнарга характеристика

Тел дәресләрен укыту методикасына кагылышлы хезмәтләрдә иң еш очрый торган терминнардан метод, алым, чара кебекләрне атарга мөмкин. Шулардан, метод төшенчәсенә шактый тулы аңлатма бирелеп, төп вазифасы "максатка ирешү юлы"ннан гыйбарәт булуына басым ясала. Укыту алымнары дигәндә, "укыту методының состав өлешләре яки танып белү эшендә билгеле бер методны кулланганда, укучыларга белем һәм күнекмәләр бирү, аны үзләштерү ысуллары" күзаллана1.

Тел дәресләрендә кулланыла торган метод һәм алымнар төрле галимнәр тарафыннан берникадәр дәрәҗәдә тикшерелгән. Әйтик, рус, татар телләрен укыту методикасы өлкәсендә әлеге проблема берникадәр Е.Литневская, В.Багрянцева, М.Баранов, Ф.Вәлиева, Г.Саттаров тарафларыннан яктыртылган2. Укытучылар арасында аеруча киң таралган "Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы" (Ф.Вәлиева, Г.Саттаров авторлыкларында) хезмәтендә тел дәресләрендә кулланыла торган методларга аңлатма бирелә һәм һәрбер метод белән эшләгәндә файдаланырга мөмкин булган алымнар да күрсәтелә. Галимнәр ассызыклавынча, аңлату методы белән эшләгәндә, тел күренешләренә анализ ясау, мисаллар һәм төрле күренешләрне чагыштырып өйрәнү алымнары; сөйләү - лекция методы белән эшләгәндә, яңа белемне, тел күренешләрен һәм мисалларны алда өйрәнгәннәр белән чагыштырып бирү, материалның аеруча мөһим өлешен аерып алу, конспектлаштыру алымнары; әңгәмә методы белән эшләгәндә, таблица, карточка, дәреслек, плакатлар белән эшләү алымнары киң таралган3.

Дәрестә кайсы алымны куллану берничә факторга бәйле. Иң элек, балаларның яшь үзенчәлекләрен игътибарга алу кирәк. Мәгълүм булганча, укучыларның зиһенгә алу дәрәҗәсенә күрсәтмәлелекне куллану-кулланмау йогынты ясый. Теманы аңлатканда, рәсем, картина, иллюстрация, плакат белән эшләү алымнарын файдалану аеруча кече һәм урта сыйныфтагы укучылар өчен актуаль. Мәсәлән, VII cыйныфта морфология бүлеген өйрәнүгә зур урын бирелә. Билгеле булганча, татар фигыльләре иң катлаулы, төрле категорияләргә, формаларга ия булган сүз төркеме булып санала. Фигыльләрнең семантик мәгънәләрен өйрәнгәндә, картиналар буенча түбәндәге эш алымы нәтиҗәле була. Иң элек укытучы интерактив тактада язылган җөмләләрдә җөмлә кисәкләрен билгеләргә куша, икенче бирем итеп, тәкъдим ителгән җөмләләргә фигыльләр өстәп язалар, аларның зат-санын, барлык-юклык категориясен билгелиләр. Шул рәвешле, балалар предметның эш яки хәлен белдерүче сүзләрнең фигыль булуын искә төшерәләр. Ләкин моннан тыш фигыльләр хәрәкәтне, торышны да белдерәләр. Ф.Вәлиева, Г.Саттаров бу очракта күрсәтмәлелектән файдаланырга тәкъдим итәләр. "Укытучы, кошлар рәсемен күрсәтә-күрсәтә, фигыльнең төрле мәгънә белдерүен үзләреннән чыгарта", - ди алар4. Мәсәлән, агачны чукып утыручы тукран рәсеме ярдәмендә эш белдерүче фигыльләр (чүпли, чукый); агач ботагында утырган кызылтүш рәсеме ярдәмендә хәл, торышны (утыра, көтә); һавада оча торган карлыгач рәсеме белән хәрәкәтне (оча).

Ары таба яңа тема, өйрәнү материалының тыгызлыгы, үзләштерү өчен авыр булу-булмавын да исәпкә алырга кирәк. Әйтик, катлаулы теманы системага салып өйрәнү өчен, таблицалар белән эшләү алымы уңышлы. Мәсәлән, фигыльнең башлангыч формасы темасы үтелгәндә, белемнәрне актуальләштерү этабында таблица буенча эш башкару уңышлы. Ул түбәндәгечә төзелә ала:

Тамыр нигез

Ясалма нигез

Барлык

Юклык

Барлык

Юклык

Кил

Кайт

Бел

Килмә

Кайтма

Белмә

Аша

Шатлан

Терел

Ашама

Шатланма

Терелмә

Аңлашылганча, дәресләрдә кулланыла торган алымнар - укытучы сайлаган методның состав өлешенә керәләр һәм аларны файдалану мөгаллимнең һөнәри осталыгы, фантазиясе, инициативасыннан тора. Шунысын да искәртеп китү мөһим: хәзерге тиз үзгәрә торган заманда уку-укыту методлары да даими үсеш-үзгәреш кичерә, димәк, укытучы үз эшендә яңа алымнарга да мөрәҗәгать итәргә тиеш. Элек диафильмнар карау, кулдан ясалган плакат, таблицалар, кодоскоп белән эшләү очракларын еш күрергә мөмкин булса, хәзерге вакытта мәгълүмати технологияләр үсеше слайдлар карау, презентация өстендә эшләү, фонохрестоматия ярдәмендә белем һәм күнекмәләр алу таралыш таба.


  1. Заманча шартларда татар теле дәресләрендә нәтиҗәле алымнар

Хәзерге заман укытучысына дәрескә хәзерләнү өчен җирлек шактый бай, чыганаклар төрле-төрле. Дәреслекләрнең, программаларның берничә варианты бар. Һәр укытучыга ноутбук бирелә, интернет чыганакларыннан татар телендә дә, рус телендә дә язылган материалларны табарга мөмкин. Боларны татар теле дәресләрендә кулланып, дәреснең сыйфатын арттырырга, өлгерешнең күрсәткечен күтәрергә мөмкин.

Укытучы компьютер һәм башка мәгълүматлы технологияләрне кулланып дәрескә хәзерләнүне укучылардан да сорарга мөмкин. Алар да теге яисә бу әдип иҗатына кагылышлы слайдлар ясау, интернет ресурсларыннан өстәмә мәгълүмат табу кебек эшләрне башкара алалар. Ике якның да нәтиҗәле эшчәнлеге күп максатларга ирешүдә таяныч булыргы мөмкин. Мәсәлән, бу ысул белән мөгаллим укучыларда мәгълүматлар белән эшли белү күнекмәләре булдыра, аларның коммуникатив сәләтен үстерә; икенчедән, "мәгълүмати җәмгыять" шартларында шәхес тәрбияләү өстендә эшли; өченчедән, зур күләмле уку материалының һәм өстәмә материалның чагыштырмача җиңел үзләшерелүенә ирешә. Мәктәпләрнең компьютер белән тәэмин ителеше тиешле дәрәҗәдә булганда, мөгаллимнәр түбәндәге алымнарны яратып куллана башладылар. Аларның һәрберсенең уңай ягы, укытуны камилләштерүгә керткән өлеше булган шикелле, җитешсезлекләре дә юк түгел. Мәсәлән, компьютерны белемнәрне тикшерү - тест үткәрү алымын кулланганда, укучы җаваплар арасыннан дөресне сайлап алырга тиеш.




ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. "ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУНЫҢ НӘТИҖӘЛЕ АЛЫМНАРЫ" ПРОЕКТЫН ГАМӘЛГӘ КУЮ

2.1. Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк урта белем бирү мәктәбендә татар теле дәресләрен нәтиҗәле үткәрүнең ресурслар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе

Мәгариф системасындагы үзгәрешләрнең татар телен укыту методикасына да зур тәэсир ясавы шиксез. Иң элек дәресләрнең өлгерешне тәэмин итүдә булышлык итүче ресурлар белән тәэмин ителешен ассызыклап китик.

Эш дәвамында түбәндәге алымнарны кулланам. Иң элек, яңа белем һәм күнекмәләр алуга, акыл эшчәнлеген башлап җибәрүгә әзерлек максатыннан, дәрес башында эвристик разминка үткәрү алымын уңышлы дип табабыз. Алар үз эченә кечкенә вакыт аралыгында үткәрергә мөмкин булган дидактик уеннарны алалар. Мәсәлән:

  1. мәкальләрне дәвам итегез:

- Аерылганны аю ашар.....(бүленгәнне бүре ашар).

- Ил төкерсә......(күл булыр).

- Алмачуар тай булмас.....(ялкау кеше бай булмас)

- Картлар сүзен капчыкка сал.....(яшьләр сүзен янчыкка сал)

- Беләкле берне егар....(белемле меңне егар)

- Оясында ни күрсә.....(очканында шул булыр)

- Яшьлегең тырыш булса.... (картлыгың тыныч булыр).

- Агач җимеше белән....(ә кеше эше белән).

2) "Сүзне тап" уены.

-Тамыры ашау сүзендәге кебек, ә кушымчасы башлык сүзенеке шикелле. Бу нинди сүз була? (ашлык)

- Тамыры эшли сүзендәге кебек, ә кушымчасы сатучы сүзенеке шикелле. Бу нинди сүз? (эшче).

3) метаграмма, анаграмма, логограммалар, шарадалар чишү:

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

  1. Альмиева Р. М. Ролевая игра как средство развития фантазии и творчества учащихся // Творческая активность учащихся: поиск, находки, проблемы. - Казань, 1995. - С. 164-169.

  2. Артемов М.Ю. Метод проектов на уроках русского языка (6 класс общеобразовательной школы) // Вестник МГОУ. Серия «Педагогика». - 2012. - № 2. - С. 66 - 71.

  3. Балаян Г.В. Метод проектов на уроке истории // Школьные технологии. - 1997. - № 1. - С. 14 - 18.

  4. Баранов М.Т. Методика преподавания русского языка в школе. - М.: Академия, 2001. - 368 с.

  5. Барыкова Н.А. Метод проектов в преподавании информатики в системе общего среднего образования // X международная конференция «Информационные технологии в образовании». Часть II. - М.: МИФИ, 2000. - С. 60 - 61.

  6. Блохин А.Л. Метод проектов как личностно-ориентированная педагогическая технология: автореферат дис. ...канд. пед. Наук. - Ростов-на - Дону, 2005. - 24 с.

  7. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. - Тулыл. 3нче басма. - Казан: Мәгариф, 2002. - 207 б.

  8. Васильев В. Проектно-исследовательская технология: развитие мотивации // Народное образование. 2000. - № 9 - С. 177 - 180.

  9. Вәлиева Ф. С., Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: Раннур, 2000. - 456 б.

  10. Герасименко В.И. Формирование исследовательских умений у учащихся в процессе работы над проектом // Воспитание школьников. - 2010. - № 4. - С. 46 - 49.

  11. Грудинина В.В. Проектная деятельность учащихся на основе сотрудничества школы и вуза в условиях новых образовательных стандартов // Вестник МГОУ. Серия «Педагогика». - 2012. - № 2. - С. 78 - 81.

  12. Краля Н.А. Метод учебных проектов как средство активизации учебной деятельности учащихся. Учебно-методическое пособие / Под ред. Ю.П. Дубенского. - Омск: Изд-во ОмГУ, 2005. - 59 с.

  13. Литневская Е.И., Багрянцева В.А. Методика преподавания русского языка в средней школе. - М.: Академический проект, 2006. - 590 с.

  14. Матяш Н.В. Психология проектной деятельности школьников: Автореферат дис. ...д-ра пед. наук. - М., 2000. - 52 с.

  15. Микшис Е.А. Личностное развитие школьников в процессе реализации группового проекта // Воспитание школьников. - 2010. - № 1. - С. 43 - 46.

  16. Морозова М.М. «Метод проектов» как феномен образовательного процесса в современной школе: автореферат дис. … канд. пед. наук. - Ульяновск, 2005.

  17. Муравьева Г.Е. Дидактическое проектирование: Монография. Шуя: Изд-во ШПГУ, 2000. - 84 с.

  18. Панфилова А.П. Инновационные педагогические технологии. Активное обучение. - М.: Академия, 2009. - 192 с.

  19. Пахомова Н.Ю. Учебные проекты: методология поиска // Учитель. -2000. - № 1. - С. 41 - 45.

  20. Полат Е.С. Сайт Российской Академии Образования. Эл. ресурс.distant.ioso.ru/project/meth%20project/metod%20pro.htm; дата обращения: 12.09. 2013.

  21. Саттарова Н. Шәхесне тәрбияләүдә уен // Мәгариф. - 2004. - № 2. - Б. 42-44.

  22. Сергеев И.С. Как организовать проектную деятельность учащихся. Практическое пособие для работников общеобразовательных учреждений. - М.: АРКТИ, 2005. - 80 с.

  23. Сердюк М.Л. Метод проектов как средство развития творческих способностей учащихся: дис. … канд. пед. наук. - Киров, 2002.

  24. Татар теле: Бердәм республика имтиханнарына әзерләнү өчен биремнәр. Белемнәрне тикшерүдә тестлардан файдаланучы укытучыларга һәм методистларга, чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм абитуриентларга ярдәмлек / Төз.-авторлар М.И. Рәхимов, Э.Н. Динмөхәммәтова, Г.Г. Минһаҗева, Г.И. Шәфигуллина. - Казан: РИЦ "Школа", 2008. - 160 б.

  25. Шәрипова Э., Сәмигуллин Г., Баһавиев И. Электрон дәреслекләр // Мәгариф. - 2007. - № 4. - Б. 27 - 28.

1Вәлиева, Ф. С., Саттаров, Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: Раннур, 2000. - Б. 24.

2Литневская Е.И., Багрянцева В.А. Методика преподавания русского языка в средней школе. - М.: Академический проект, 2006. - 590 с.; Баранов М.Т. Методика преподавания русского языка в школе. - М.: Академия, 2001. - 368 с.; Вәлиева, Ф. С., Саттаров, Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: Раннур, 2000. - 456 б.

3Вәлиева, Ф. С., Саттаров, Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: Раннур, 2000. - Б. 30 - 32.

4Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. - Казан: Раннур, 2000. - Б. 205.

© 2010-2022