• Преподавателю
  • Другое
  • Классный час был проведен вместе с учащимися в конкурсе Самый классный классный. Этот классный час призывает к доброте, уважать старших и помогать младшим

Классный час был проведен вместе с учащимися в конкурсе Самый классный классный. Этот классный час призывает к доброте, уважать старших и помогать младшим

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Яхшы сүз- җан азыгы.

Максат. Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагат урыннрда әдәпле булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.

Җихазлау. "Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал", "Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле ", "Яхшы сүз җанга рәхәт", "Олыласаң олыны , олыларлар үзеңне", "Инсафлының теле саф", "Рәхим итегез", "Зинһар өчен", "Рәхмәт", "Хәерле көн",һ.б. дигән сүзләр язылган плакатлар.

Алып баручы.

"Исәнмесез", диеп башлыйм сүзем,

Танышулар шулай башлана.

"Исәнмесез", диеп сүз башласам,

Бәхетем арта ,күңел шатлана.

Исәнмесез , хөрмәтле кунаклар , дуслар!

Хәерле көннән сезгә! Көнне башланганда

Һәрбер кеше изгелекләр теләргә , бер-берсенә яхшы сүзләр әйтергә тиеш. Иртәне ях-

шы сүз белән башласаң , көнең дә матур үтәр, диләр. Дуслар , әйдәгез , бер-беребезне,

кунакларны яңа көн белән котлыйк.

1 нче бала. Яңа көн тынычлык алып килсен!

2 нче бала. Әти- әниебезгә һәм барча кешегә ягымлы булыйк!

3 нче бала.Яңа көндә яңа "5" леләр алыйк!

4 нче бала. Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк1

5 нче бала.

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңелең көрсенә.

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

6 нче бала.

Әйт кенә тәмле сүз -

Иркәләр күпме күз.

Әйт кенә яхшы сүз -

Һәркемдә көләч йөз.

7 нче бала.

Безнең халык кунакчыл:

"Якты чырай , такта чәй ", - дип

Каршы ала кунакны.

Ата- баба гадәтләрен

Без дә дәвам итәбез.

Безгә кунакка килегез, көтәбез,

Бәйрәм күреп китәрсез.

1 нче бала.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит -

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә ,

Бәйрамнәр кирәк сезгә дә ,

Кирәк һәммбезгә дә!

Бәйрәмне кем китерә?

Чәчәкләрме , гөлләрме?

Бураннармы ,җилләрме?

Әллә якын дуслармы?

1 нче алып баручы.

Бәйрәм дә бәйрәм дибез.

Әле бит кунакларга бүген бездә нинди бәйрәм икәнен дә әйтмәдек.

2 нче алып баручы.

Әйе шул. Бүген бездә зур бәйрәм - "Әдәплелек бәйрәме"

1нче алып баручы. Әдәпле булуны син ничек аңлыйсың соң , дустым?

2 нче алып баручы. Әдәпле булу әнә шул "Исәнмесез" сүзеннән башлана да инде. Ул - кешеләр белән аралаша белү , аларга игтибарлы, инсафлы булу дигән сүз. Һәркем башкалардан игтибар, игелеклелек, ягымлы караш һәм хөрмәт көтә. Ләкин моның сере шунда: үзе инсафлы,тәрбияле, яхшы кешегә генә башкалар һәрвакыт яхшылык эшләргә тырышачак.

Без - бәхетле халык. Туган телебез - бөек Тукайлар, Җәлилләр теле.Телебез матур сүзләргә бик бай. Шуларның кадерен белеп яшик, дуслар!

1нче укучы.

И кадерле туган телем - татар теле!

Бу дөняда сиңа тиңнәр юктыр сыман.

Уйлар, хисләр, сөюләрем, нәфрәтләрем,

Кайгы - хәсрәт, шатлыкларым - сиңа сыйган!

Алып баручы.

Таза булыйк, матур булыйк, күркәм булыйк.

Сөйләшкәндә матур сүзләр генә сөйлик.

Рәнҗемәсен, боекмасын дисәң күңел,

Изге сүзләр, җылы куллар, шатлык кирәк!

Әдәп төбе - матур гадәт.

-Кадерле укучылар! "Телдән журналның максатын ачыклау өчен, "Ышаныч почтасы" оештырган идек. Хатлардан күренгәнчә ,сезне күп төрле сорау борчый икән. Хәзер аларның кайберләре белән танышып үтик.

1. Матур сүзләр күп , ләкин аларны ничек кулланырга?

2. Күркәм гадәтләргә ничек ия булырга?

3. Өйдә әнигә булышу игелекле эшме, әллә шәфкатлелекме?

4. Матур буласым килә. Моңа ничек ирешергә?

Бу сорауларның нигезен әдәплелек мәсәләләре, күркәм гадәтләргә ия буласы килү хисе тәшкил итә. Алардан сезнең бу турында уйлануыгыз күренә. Сез барыгыз да матур әдәбият,газета журналлар һ.б. ларны укып күп вакыйга белән танышасыз.

Ә без бүген "Әдәпленең күлмәге сәдәпле , үзе матур гадәтле" дигән темага телдән журнал чыгарабыз. Аның эпиграфы итеп:

Кеше холкын күзәт,

Үзеңнекен төзәт,-

Дигән халык мәкален алырбыз. Журналның битләрен ача барып ,күркәм гадәтләргә ия булу , үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләренбелән танышырбыз . Журналыбызның 1 нче битен ачыйк .

Халкыбыз элек-электән "Чисталык","Пөхтәлек","Кыюлык", "Батырлык", дигән сүзләрне еш кулланган,үзендә шул сыйфатларны тупларга тырышкан . Кеше шулай әдәпле булырга өйрәнгән. Без бер көндә генә дә күпме кеше белән очрашабыз . Иң беренче чиратта аларның тышкы кыяфәтенә,йөзенә һәм ничек киенүенә игтибар итәбез. Әдәпле кешене әллә каян күреп алабыз. Йөзенәкарап,кешенең нәрсә турында уйлавын,фикерен,кәефен,характерын белә алабыз. "2"ле алсагыз , кайгырасыз,ә "5" ле алсагыз , шатланасыз.Уйлану , үзеңне гаепле итеп сизү, алдалау нәрсәдер яшерү хисләре дә йөзебездә "языла". Кайбер кешенең йөзе бик кырыс, хәтта усал да була. Андыйлар белән сөйләшү дә, дуслашу да бик авыр. Без еш кына "Аеың нинди кеше булуы йөзенә язылган", дигән сүзләрне ишетәбез. Сез кесәгездә көзге йөртәсездер , көзгегә карап йөзегезне үзгәртү күнегүләре ясагыз (уйланыгыз, үзегезне гаепле итеп сизегез , күзләрегезне як-якка борыгыз , каш сикертегез, усал итеп карагыз). Кайсы очракта сез үзегезгә матур булып күрендегез?(Укучыларның җавабы тыңлана).

Әйе,укучылар, йөз-бит, кыяфәт- кешенең күңел көзгесе ул , ә үзендәге эчке кичерешләрне тыя белү зур осталык сорый. Мондый ямсез билгеләрне йөзегездә чагылдыра күрмәгез, болар сезнең матур, нәфис битегезне ямсезли генә. Гел елмаегыз, матур итеп кенә көлегез.

Көлә белеп көләргә кирәк. Кайберәүләр:"Моның нәрсәсе бар, без көләргә яратабыз",- дип әйтер . Ләкин урынлы көлә белегез. Мәсәлән, көлкеле вакыйга, хәл булганда көлсәң, сиңа башкалар да кушылып көлә ,ял итеп ала. Көлү кешенең кәефен күтәрә . Әгәр дә инде башкалар көлеп беергәч, шаркылдап көлүегезне дәвам итәсез икән ",-дип уйларга мөмкин . "Көлке бүлмәсе"ндә кемнәрнең булганы бар? "Көлке бүлмәсе ндә генә түгел" , тиешле урында көлегез, кешеләргә шатлык китерегез. Көлү - безнең организмның авыр хисләрдән бушануы да әле ул. Көндәлек тормышта кешеләр белән очрашканда, без һәрвакыт бер сүзне еш кабатлыйбыз. Ул нинди сүз?

Әйе,ул "Исәнмисез!" дигән сүз. "Телдән журналның" бу битен дә "Исәнмесез"! дип атадык. Дәресне елмаеп исәнләшүдән башлыйбыз. Күршеләр һ. б белән дә елмаеп исәнләшәбез . Радио һәм телевизордан дикторларның "Хәерле иртә, милләттәшләр!"дигән ягымлы тавышларын ишетәбез. Халкыбызның һәр урында таныш булмаган һәр кеше белән исәнләшә һәм хәерле иртә тели торган матур гадәте бар. Кешенең күркәм булуы әнә шул "Исәнмесез"! сүзеннән башлана да инде.

"Исәнмесез!" дип әйтү" "Мин сине күрәм,"бәхет телим" дигән сүз икән. Кайбер очракларда игтибарсызлык нәтиҗәсендә, билгеле , бу кагыйдәләрнең үтәлмәве дә мөмкин. Сезнең шундый хәлләр турында укыганыгыз яки андый вакыйгаларны күзәткәнегез юкмы? (укучыларга сүз бирелә).

1нче укучы. Мәктәп коридорында бер төркем укытучылар сөйләшеп тора . Класс җитәкчесен күреп алдым да: "Исәнмесез,Галия апа"-дип узып киттем. Мин дөрес эшләдемме?"

2 нче укучы. Мин, Рәмисне уйнарга чакырмакчы булып, аларның өйләренә бардым . Ишекне әнисе ачты. Шунда мин:"Рәмис өйдәме?"-дип сорадым. Мин нинди ялгыш җибәрдем? Миңа бу очракта нинди сыйфатлар җитешми? (Игтибарсызлык).

- Исәнләшү сүз башлап җибәрү өчен ачкыч та булып тора. Кешенң эчке културасын беләсең килсә, аның белән гәп кор,диләр. Сөйләшә,әңгәмәдәш була белү дә кирәк безгә. Борынгылар: "Яхшы сүз - җан азыгы",- дип юкка гына әйтмәгәннәр. Сүз кешене сөендерә дә, көендерә дә , дәртләндерә һәм оялта да белә. Әдәпсез сөйләшкән кешеләрне еш очратабыз ."Ышаныч почтасы " җыеп барган һәм безгә укырга тәкдим иткән кайсы мисалларны үзегезгә хас дип уйлыйсыз?

1. Үзе сөйли, үзе башын боргалый.

2. Сөйләшкәндә бармагы белән төртеп күрсәтә.

3.Аякларын бер урында гына тота алмый.

4. Иптәше белән сөйләшә , үзе читкә карый.

5. Сөйләшкәндә пәлтә сәдәбен боргалый.

6. Кеше сүзен бүлдерә дә, үзе сүз башлый.

7. Үзе сөйләшә, үзе көнбагыш ашый.

«Журнал» ыбызның "Шифалы сүзләр" дигән битен ачабыз.(укучыларның җавабы тыңлана). Белдекле, укымышлы булып күренергә теләп, сөйләмгә чит сүзләр , төрле кушаматлар кертү ,"Мин" сүзен еш кабатлау,кылану әңгәмәдәшеңнең ачуын гына китерергә мөмкин . Матур итеп сөйләшү өчен матур сүзләр дә белергә кирәк .Әдәбиятны,шигырләрне күп укыган кеше матур итеп сөйләшә . Сөйләшкәндә "шифалы" сүзләрне дә кулланырга онытмагыз.

Хәзер "Хикмәтле урындык" уенын уйнап алыйк . Бу юлы урындыкка утырган укучылар үзләре белгән барлык "шифалы" сүзләрне әйтәләр.

"Шифалы " сүзләр:

Рәхим итегез. Хәерле иртә.

Гафу итегез. Хәерле көн.

Рөхсәт итегез. Хәерле кич.

Исәнмесез. Мөмкинме?

Сау булыгыз. Рәхмәт.

Хушыгыз. Зинһар.

Юлларыгыз уң булсын Армый эшләгез.

Әниләргә, әбиләргә, әтиләргә нинди матур сүзләр әйтеп була? (Кадерле әнием, кадерле әбием, алтыным,сөеклем, бәгырем,киңәшчем һ.б.)

"Журнал" ыбызның алдагы бите " Гигиена һәм сәламәтлек" дип атала.

Гигиена һәм сәламәтлегең турында кайгырту да зур әһәмияткә ия. Ислам әхлагында тәнне, киемне, урын-җирне һ. б. Чиста тоту турында әйтелә. Каюм Насыйри да "Тәрбия китабы" нда " Кешенең чисталыгы- намусында" икәнлеген әйтә. Чиста һәм пөхтә булу -кыйммәтле сыйфатларның берсе.Чиста итеп җыештырган өйдә чиста ашяулык өстендә ялтырап торган савыт-сабадан ашау шундый күңлле. Шапшаклык -үзеңне дә ,башкаларны да хөрмәт итмәү ул. Чисталыкка сезнең мөнәсәбетегез нинди? Әйдәгез, моны тикшереп карыйк.

1.Кулларыгызны өстәлгә куегыз. Кулыгыз чистамы,тырнаклар киселгәнме?

2.Күлмәк, чалбар үтүкләнгәнме?

3.Муен, колаклар юылганмы?

4.Тешләр чистартылганмы7

5.Аяк киемегез кремланганмы?

6.Кесәгездә куляулык бармы?

«Журнал»ыбызның "Игелеклелек,шәфкатлелек" дигән битен ачыйк.

Кош- очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган.Безнең һәркайсыбызның бәхетле буласы килә. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый .Тамагы тук , өс-башы бөтен булса да, кеше үзен бәхетле итеп сизә. Куанычлы эшләребез дә бәхет . Ә бәхетнең дә иң-иң олысы була икән. Ул - әтиле-әниле, аларга игтибарлы һәм мәрхәмәтле булу.

Тормышны безгә әниләр биргән. Алар баларын игелекле һәм тәүфыйклы, иң зур кеше булыр, дип өметләнәләр. Ә иң зур кеше нинди була?

Сез әти-әниләргә, әби- бабайларга, карт- карчыкларга, күрше- күләннәргә, ятимнәргә игтибарлы була беләсезме? Сезнең нинди игелекле эшләр эшләгәнегез бар?

Әйе , игелекле кешене һәркем ярата, хөрмәт итә.(Әниләр турында җыр).

Укучылар! Әниләргә,әтиләргә, укытучы апаларга нинди матур сүзләр әйтеп була? Ягез, әйтеп карыйк әле.(Әниләргә- алтыным, бергенәм сөеклем, бәгрым һ.б. әтиләргә- кадерлем ,яклаучым, матурым һ. б.укытучы апаларга- хөрмәтле, яраткан укытучым, киңәшчем.

Әйе, нинди матур сүзләр болар. Яхшы сүз - җан азыгы, диләр бит . Һәр иртәдә - хәерле көн, кичен тыныч йокы тели белегез. Бу сүзләрне ешрак әйтеп һәркемне ешрак шатландырыгыз. Матур сүзләр ишетеп өлкәннәр сезгә елмаерлар ,аларның кәефе күтәрелер.

1.(Укучылар инсценировка күрсәтәләр.) Бер малай, сагыз чәйни-чәйни, юлны аркалы чыгып бара. Янәшәдән генә кулына авыр сумка күтәргән әби дә атлый. Ә малай күрми дә. Ул малай урынында булсагыз сез нәрсә эшләр идегез?

2. Бала мавыгып рәсем ясый. Шулчак дәү әнисе: "Балам, күзлегемне генә табарга булыш әле, кая гына икән?" - дип эндәшә, "Ә бала: "Аптыратма инде, шунда гынадыр",-ди. Ә дәү әнисе уфылдый-уфылдый һаман эзләнә. Бала дөрес эшлиме?

3. Юлдан бер бабай атлый. Кулында биш төргәк әйбере бар. Янәшәсеннән диярлек бер малай бара "Бабай,- ди ул аңа,-сезнең бер төргәгез төшеп калды".-"Юк, улым, уземдә",- ди бабай. Ә малай: " Бабай, синең бит биш төргәгең бар иде, ә хәзер кулыңда дүрт кенә." Бабай аңа каршы болай ди: "Улым, син математиканы яхшы үзләштергәнсең, ләкин бер кагыйдәне белмисең икән". Ягез әле, укучылар, малай нинди кагыйдәне белмәгән? Аның урынында сез булсагыз , нәрсә эшләр идегез?

Журналыбызның битен ачабыз. Анда түбәндәгеләр язылган;

...- ма; ...- ма;

... -мә; ...- мә;

Шушы кушымчаларны кушып, кайсы эшләрне эшләргә яравын , ә кайсыларын ярамавын аңлаткан сүзләр әйтегез.

Мәсәлән: алдама, мактанма, бозма, сугышма, бәрмә, сукма, тәртип бозма, уссаланма һ.б.

Ә хәзер журналыбызның соңгы битен ачабыз. Ул "Соңгы сүз" дип атала.

Мин сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлим .

Бер малай әнисе белән генә тора. Ул, улы начарлык эшләгән саен, рәшәткәгә бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә . Армиягә барып кайта. Беркөнне ул кадакларга игтибар итә һәм әнисе янына килә . Әни , нигә син шулай күп итеп кадаклар кактың ?- ди. Әнисе: "Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар?"-ди. Улы уйга кала һәм гел яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ул да олыгая, әнисе дә карчыкка әйләнә.

Әнисе янына беркөнне килә дә: "Әни , кара әле, рәшәткәдә бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен берсен ала бардым. Начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем"-ди. Ә әнисе болай ди: " Улым, әйе син күп яхшылыклар эшләдең һәм , шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә , кара әле рәшәткәләргә, никадәр кадак эзләре. Аларның эзләре калган бит",- ди.

Менә сез дә уйга калдыгыз. Уйланыгыз, укучылар. Иң яхшысы начарлыкны эшләмәү, Яхшылыкка ни җитә!

Без бүгенге класс сәгатендә миһербанлылык орлыклары "чәчтек" дип уйлыйбыз. Алар уңдырышлы җиргә төшсә һәм шытып чыкса, без бик шат булыр идек. Ул үсентеләрнең җимешләрен күреп сөенергә насыйп булсын

"Яхшы сүз - җан азыгы"

Яхшы сүзне җаның тели синең,

Начарлыктан күңел көрсенә

Ә син үзең андый яхшы сүзне

Әйтәсеңме башка кешегә?

-Укучылар , ә хәзер түбәндәге мәкалне дәвам итегез: кош очар, ә кеше... (бәхет өчен яратылган).

- Бәхетле булу өчен нәрсә кирәк?(Тамак тук , өс бөтен, җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч , ихтирамлы булу кирәк. Матур буй- сын, сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел. Әти-әни, туганнарың исәнлеге, гаиләдә аңлашып яшәү мөһим.)

- Санап үтелгән шушы сыйфатлар мәңгелекме? Һәм аларны ничек сакларга? (Кадерләп сакларга кирәк).

-Кешеләрнең күңелләре дә нечкә кыл сыман . Аларны да саклый белү зарур . Ә күңелне нәрсә яралый? (Авыр сүз яралый).

- Бу турыда нинди мәкалләр беләсез?

Тән ярасы төзәлә, җан ярасы төзәлми.

Җылы җил бозны , яхшы сүз җанны эретә.

Яхшы сүз- җан азыгы, яман сүз- баш казыгы.

Начар сүз әйтеп , өлкәннәрнең хәтерен калдыргансыз икән, гафу үтенегез. Үз гаебеңне таный белү, гафу үтенә белү - бик кирәкле сыйфат.

Йомгаклау. "Дөнья киң, дөнья матур", дип җырлыйбыз.Әйе, шул киң дөньяда яшәүче һәркем ягымлы сүз көтә. Үзенә карата кайгыртучанлык, кадер-хөрмәт, игтибарлы мөнәсәбәт өмет итә. Шуңа күрә, гаилә нык булсын өчен , һәрберебезгә әти-әни, әби- бабай, туганнарыгызны тәмле телегез, изге гамәлләрегез, яхшы укуыгыз, кайгыртучан карашыгыз белән дә кадерләгез.

-"Яхшы сүзләр" дип атала.сезгә өйдә яхшылыкка багышланган мәкалләр һәм әйтемнәр әзерләргә кушылган иде. Әйдәгез, шуларны укыгыз әле.Укучылар мондый мәкал, әйтемнәр әйтергә һәм мәгнәсен аңлатып барырга мөмкин.

-Олылык- гәүдәдә түгел, акылда.

-Олылык зур эшләр булдыру белән генә табыла.

-Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас.

-Холкы күркәм, күңелле яхшы булмаган кеше чын кеше була алмый.

-Пычрак ярасы китә, күңел ярасы китми.

-Адәмне адәм иткән- әдип.

Балалар, әти-әниләр, дәү әниләр турында шигырләр , җырлар бик күп. Әйдәгез, шуларны искә төшерик әле.


Тема:

Яхшы сүз- җан азыгы.

(дәрестән тыш чара)





Кичәне уздыручы : Иске Атлаш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сайфетдинова Руфия Фатиховна.

© 2010-2022