Технологическая карта урока татарского языка

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең план-конспекты

ФИО Яруллина Гөлшат Мөнир кызы

Эш урыны МБОУ «СОШ №15 ЗМР РТ»

Хезмәте Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фән Татар теле

Класс 5 А (рус төркеме)

Дәрес темасы Сәгать ничә? "Минем көндәлек режимым"

Дәреслек Р. З. Хайдарова, Г.М.Ахметзянова Күңелле татар теле, Магариф 2014

Үткәрү вакыты 18.11.2015

Дәреснең максатлары:

1. Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе) :

- Вакытны дөрес әйтергә өйрәнү."Көндәлек режим" темасы буенча яңа сүзләр белән танышу

Тәрбия бирү максаты( дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

- үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере бедән исәпләшә белү.

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

-сүзлек байлыгын арттыру, чагыштыра, нәтиҗә ясый белү кебек сәләтләрен үстерү.

2. Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты( дәреснең предмет нәтиҗәсе):

- "Көндәлек режим" турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

Дәреснең тибы: яңа белем ачу

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда эш

Техник җиһаз: компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү

Технологик карта


Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль укыту гамәлләре

I. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

СЛАЙД № 1

- Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн сезгә!

Хәерле көн барыбызга да!

Сәлам дустым! ( кул белән сәламләү хәрәкәте ясыйлар)

Хәлләр ничек? бер-берсенең җилкәсенә кул куялар)

Бик әйбәт! (баш бармакларын күрсәтәләр)

Син кайда булдың? (сорау мимкасы, кулларын ике якка җәяләр)

Мин бик сагындым !(куллар белән үзләрен кочалар)

Син килдең!

Мин бик шат!

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү (РегулятивУУГ)

Белем алуга уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру (Шәхси УУГ)

II. Өй эшен тикшерү

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау

9 нчы күнегү

- вы встаете рано;

-вы сами встаете рано;

- сами убираете постель;

- убираете постель;

-сами умываетесь;

- умываетесь;

- сами уходите в школу;

- уходите в школу.

10 нчы күнегү

- встает ли утром сам;

-убирет ли он постель;

-сам убирает постель;

- пьет ли он утром чай;

- идет ли он в школу;

-умывается ли он сам;

- мин иртә торам

- мин үзем иртә торам

  • урынны үзем җыям


  • урынны җыям

  • үзем юынам

  • юынам

  • мәктәпкә үзем китәм

  • мәктәпкә китәм


  • син иртән үзең торасыңмы

  • -урыныңны җыясыңмы

  • Урыныңны үзең җыясыңмы

  • Иртән чәй эчәсеңме

  • Мәктәпкә барасынмы

  • Үзең юынасыңмы

Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

II. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

- во сколько он встает;

- во сколько пьет чай;

- во сколько уходит в школу.




  • син сәгать ничәдә торасың

  • син сәгать ничәдә чәй эчәсең

- син сәгать ничәдә мәктәпкә китәсең



Уку эшчәнлеген планлаштыру (Коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар (укытучы, укучылар) белән аралашу ысулларын үзләштерү (Коммуникатив УУГ)

III. Проблема куеп, яңа белемгә чыгу.

Максат: дәрес темасын һәм максатын ачыклау. Алган белемнәргә таянып, текстны аңлап уку.

СЛАЙД № 2

- Ә хәзер экранга карагыз. Уйлагыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

(А сейчас предлагаю вам посмотреть рисунок и подумать, о чем мы будем говорить? Выскажите свои предположения)

- Бу рәсемдә нәрсә ясалган? (сәгать, көндәлек режим га хас рәсемнәр)

- Димәк, дәрестә нишлибез?

- Чему должны научиться? цель урока какая?

- Бүген дәреснең темасы нинди?

СЛАЙД № 3

40 нчы бит 1 нче күнегү

Сәгатьне дөрес әйтергә өйрәнү.

Сүзләрне экраннан уку.

Карточкалар белән эш:

Сәгать белән эшләү:

Сәгать ничә? 6.00

Алсу сәгать ничәдә тора? 6.00

Сәгать ничә? 6.10

Алсу сәгать ничәдә юына? 6.10

Сәгать ничә? 7.30

Алсу мәктәпкә сәгать ничәдә бара? 7.30

Сәгать ничә? 06.55

Алсу иртәнге ашны сәгать ничәдә ашый? 6.55

Сәгать ничә? 14.20

Алсу мәктәптән сәгать ничәдә кайта? 14.20

Сәгать ничә? 15.00

Алсу китапханәгә сәгать ничәдә бара? 15.00

Сәгать ничә? 17.30

Алсу ботканы кичке сәгать ничәдә ашый? 17.30

Сәгать ничә? 13.45

Алсу кибеткә көндезге сәгать ничәдә бара? 13.45

Уен "Зарядка" - Физминут

Дәреслек белән эш. 40нчы бит 3 нче күнегү

Сүзләрнең тәрҗемәләрен табу(телдән)

Карточкалар буенча дәфтәрләрдә эш. (язмача, ныгыту)

- Сәгать турында

- Көндәлек режим турында

- Текстны укыйбыз.

- Тәрҗемә итәбез.

- Сорауларга җавап бирәбез.

- Көндәлек режим турында сөйлибез.



Яңа сүзләр белән танышу:

Иртәнге аш - завтрак

Төшке аш - обед

Кичке аш - ужин

Сәгать ничә? - который час?

Сәгать алты - шесть часов

Сәгать ничәдә ?- в котором часу? во сколько?

Ярты - половина

Яртыда - в половине

5 минуттан җиде тула - без пяти минут семь

Нәкъ сәгать җидедә - ровно (точно) в семь часов

Көндезге бердә - в час дня

Кичке алтыда - в шесть часов вечера




Сәгать биш-

Сәгать өченче ярты-

Сәгать икедә-

Сәгать дүртенче яртыда -

Кич -

Кичен -

Кичен ял итә-

Сорау кую һәм аларга җавап бирү (Коммуникатив УУГ)

Максат кую (Танып белү УУГ)

Укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү (Регулятив УУГ)

IV. Работа с лексикой.

Максат: яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

- Дәрелек белән эш

41 нче бит 4 нче күнегү



-


Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү (Коммуникатив УУГ)

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Үз эшчәнлегеңне планлаштыру; үз фикереңне башкаларга җиткерү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны таба белү (Танып белү УУГ)

V. Сөйләмдә беренчел ныгыту. (Работа с текстом после чтения)

Максат: Яңа белемнәрне кабатлау һәм ныгыту. Өйрәнгән теманы ничек аңлауларын ачыклау, коррекцияләү.

Парларда эш.

Диалогларны язып бетерегә

. (Дополни диалог. Поговори с соседом по парте)

2-3 парны тыңлау

Укучылар парларда эшлиләр



Уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару (коммуникатив УУГ)

Үз эшчәнлегеңне бәяли белү (Регулятив УУГ)

Тиешле мәгълүматны табу, билгеләү (Танып-белү УУГ)

VI. Белемнәрне системалаштыру һәм ныгыту.

Максат: алган белемнәрне практикада куллана белү

Прзентация белән танышу.

Яңадан көндәлек режимны әйтеп чыгу

Фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади эзләнү (Танып-белү УУГ)

VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

- Без бүген дәрестә нишләдек?

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Нинди максат иде?

- Максатка ирештекме?

- Кемгә дәрестә җиңел булды?

- Кемгә авыр булды? Ни өчен?

( Кто встретил трудности? В чем? Почему?)

- Үзегезгә бәя куегыз.

ӨЙ ЭШЕ

1) "Көндәлек режим " тестын төзеп килергә .

Бәяләү

- Сау булыгыз. Дәрес өчен рәхмәт.

- Сәгатьне дөрес әйтергә өйрәндек. Көндәлек режим турында сөйләштек.

Дәрестә үз эшчәнлекләренә бәя бирәләр.


Өй эшен көндәлеккә язалар.

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)

Укытучы бәяләвен уңай кабул итү, үзэшчәнлекне планлаштыру, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү (Регулятив УУГ)



© 2010-2022