Эссе. Минем педагогик осталыгым

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Минем педагогик осталыгым

(Эссе)

Хәлбуки, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать тугрылыкларында милләтнең күтәрелүенә ярдәм кыларга тиешле...

Р. Фәхреддин

Вакыт барысын да юа.... ләкин мәктәп еллары кеше хәтерендә ахыргача яши. Әйтерсең лә, мәктәп бусагасын кичә генә атлап чыкканбыз... Бүгенге тормышыбыз һәм мәктәп еллары арасында юка гына стена яши. Һәм без вакыты-вакыты белән киредән шул балачак дөньясына кайтып киләбез. Барысы да истә...

Мәктәпне тәмамлагач, яшьлегем белән башка юлны сайласам да, тормыш юлларым барыбер мәктәпкә алып килде. Күп еллар элек юлым мәктәп яныннан үткәндә ниндидер көч мине шунда керергә өнди, чакыра иде кебек. Бу йорт минем өчен изге, сихерле, анда эшләүчеләр кул җитмәслек биек һәм бөек күренәләр иде. Көчле теләк мине педагогия институтына керер өчен кышның ак карларын, язның һәм җәйнең ямьле көннәрен оныттырып имтиханга әзерләнергә булышты. Инде 27 ел мин укытучы, дөрес юл сайладыммы дигән уйларны үземә менә шушы мизгелдә генә бирәм. Бирәм дә... юк, башкача яши белмим икән, ләбаса. Иртәләр, дәрескә ашыгулар, cыйныф ишеген ачып керүләр, походлар, кайнап торган мәктәп тормышы, укучыларымның күзләре - барысы да минем теләп алган тормышым. Боларга өстәлеп балачагым, мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Беренче һәм соңгы кыңгарау тавышы, тәүге дуслар һәм беренче саф хисләр, укытучы апаның ягымлы тавышы- болар барысы да тормыш китабының аерым битендә язылган тарих. Мин укыткан балалар да мәктәпне, укытучыларын сагынып искә алырлык итеп эшләрмен дигән уй күңелдән чыкмый. Бу уйларны тормышка ашыруның төрле юлларын эзлим.

Кеше рухи яктан бай булса, тәртипле тормыш алып барса, кешелек cыйфатларын җуймаса, ул әхлаклы булачак, милләтнең чәчәк атуына ярдәм итәчәк. Тормыш дәрьясында үз урынын табачак. Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә булырга теләгән милләт үзенең үткәннәрен, олуг шәхесләрен белергә тиеш. "Әдәбе тәгълим" исемле китабында, җәмгыятьтә шәхес тәрбияләүнең никадәр авыр, катлаулы һәм дәвамлы эш икәнлеген ассызыклап күрсәтеп, Р. Фәхреддин болай яза: "Гаиләдә булган тәрбия-"беренче" тәрбия. Мәктәптә булган тәрбия- "икенче" тәрбия. Аннан соң булган тәрбия-"өченче" тәрбия. Бу тәрбияләрдән берсе- аналардан, икенчесе- мөгаллимнәрдән, өченчесе- шулай ук мөгаллимнәрдән һәм укылачак китаплар һәм газеталар, дус мөгалләмәдә булачак затлардан өйрәнәләр." Укучыларда туган тел, татар халкының тарихы һәм cәнгате белән кызыксыну хисе тәрбияләүдә төрледән-төрле бәйгеләр үткәрүнең әһәмияте зур. Туган тел атналыгында үткәрелгән чаралар, татар халкының күренекле язучыларына, шагыйрьләренә, шәхесләренә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр укучыларга туган телебез, аның байлыгын һәм тормышыбызда тоткан урынын билгеләргә, аңларга, тоярга ярдәм итә. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын саклауны һәм камилләштерүне төп бурычым итеп күрәм. Белем бирү, бала күңеленә тәрбия орлыклары cалу, заманча технологияләр белән кораллану - һәммәсе безнең өскә йөкләнгән. Илдә, җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләпләр куя. Үзеңнең фәнең буенча кабул иткән яңалыкларны түкми - чәчми балаларга җиткерү- бу безнең төп бурычыбыз. Соңгы елларда уку-укытуда шактый гына үзгәрешләр күзәтелә. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш тә иде, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый.

Балаларга белем бирү белән беррәттән, әхлаклы, тәрбияле, кешелекле, иҗади фикер йөртүче, камиллеккә омтылучы шәхес тәрбияләүне үзмаксат итеп куям. " Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә әхлаклы иҗади укучы шәхесен тәрбияләү" дигән методик тема өстендә эшлим. Укучыларым, Бөтенроссия, регионналь, район һәм мәктәпкүләм чараларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда катнашып, үзләренең уңышлары белән шатландыралар. Укучыларда булган cәләт -мөмкинлекне вакытында ачыклау һәм аны максатчан үстерү- татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы ул. "Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган, иреккә чыгарга, кешегә иҗтимагый тормышта урын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк, "-дип язган Л. Н. Толстой. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укчыларның сөйләмен һәм иҗади сәләтен үстерүгә зур әһәмият бирергә кирәклеген аңлап эш итәм. Бала тәрбияләү, аңа белем бирү - гомер буе бәхәcле мәcьәлә булып торган. Тәрбия һәм белем бирүнең мәңге тутыкмас, мәңге күгәрмәc үз нигезләре бар. Алар - халык педагогикасы нигезләре. Югары әхлакка корылган шушы белемне нигез итеп алсак, камиллеккә ирешүдә зур адымнар ясар идек, тәрбия һәм белем бирү үз-үзен аклар иде дип уйлыйм мин.

... Еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләремне кузаллап утырам. Ирексездән бер сорау туа. " Мәктәптән башка тормыш нинди икән ул?". Бу сорауга 27 ел эш стажы булган укытучы җавап бирә алмыйм, чөнки мин мәктәп белән яшәдем һәм яшим. Үземне һәрвакыт кемгәдер кирәк кеше дип санадым, тормышымны балаларга багышладым. "Кешеләргә кирәклегеңне тою-зур бәхет ул,"- дигән бер акыл иясе. Хак сүзләр бу.

Укытучы булу-зур бәхет ул

Ул-яраткан минем хезмәтем.

Канатларым минем ныгый бара,

Күргән саен хезмәтемә күрә хөрмәтен.




© 2010-2022