Разработка внеклассного материала по татарскому языку Зәлидә уены

"Зәлидә" уенын төрле класслар белән уйнарга мөмкин, ләкин биремнәр катлауландырыла. Бу уен рус төркемендә укучы балалар өчен тәкъдим ителә. Уенны уздырыр алдыннан укытучы түбәндәге максатларны куя: рус телендә сөйләшүче  балаларның  татарча  сөйләм  телен  активлаштыру; татар халкының культурасы, традицияләре белән таныштыру, искә  төшерү;тел өйрәнүгә кызыксыну уяту. Уенда 7-8 сыйныфның рус төркеме укучылары катнашты. Уенга кирәкле әйберләрне укучылар үзләре әзерлиләр. Класстан тыш чара бик файд...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класстан тыш чара "Зәлидә" уены


Максат: рус телендә сөйләшүче балаларның татарча сөйләм телен активлаштыру;

татар халкының культурасы, традицияләре белән таныштыру, искә төшерү;

тел өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау: зал матур итеп бизәлгән, зур хәрефләр белән уенның исеме язылган, би-

ремнәр ромашка таҗларында, чигелгән тастымаллар, түбәтәйләр, кулъяу-

лыклар, тукмак, йөзек, татарча бию көе җыентыгы, татар өе күренеше,

милли бәйрәм күренешләре, бүләкләр.

I. "Ямьле безнең Минзәләбез"

Сандугач сайрый тирәктә,

Сайрый Ык буйларында.

Уңган кызлары мактала

Халкыбыз җырларында.

Ямьле безнең Минзәләбез

Муллык арта кырларында.

Хезмәттән соң яшьләр күңел ача

Урманында, тугайларында.

1 укучы: Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең Туган илебез,

Тик бер безнең Туган җиребез.

2 укучы: Культура каждого народа

Жемчужина добра.

Татарский - ласковый язык

Всем выучить пора!

3 укучы: Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора, күрегез!

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

4 укучы: Шатлык-күңелебездә,

Ал кояш-күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка

Зәлидә бүген бездә.

II. - Һәр халыкның үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Аларны һәр халык үзенчә үткәрә. Татар халкы элек-электән аулак өйләр. Кичке уеннар оештырган, төрле бәйрәмнәр үткәргән. Монда яшьләр күңел ачканнар. Уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр. Бәйрәмнәр элек тә аз булмаган. Кызганычка каршы, татар халкының җырлы-биюле уеннар онытылып бара.

- У каждого народа есть свои традиции, свои праздники. И каждый их проводит по-своему. Татарский народ с давних времен любил веселые, вечерние игры, праздники. Праздников было очень много.

III. Бәйрәмсез бик күңелсез бит

Күңелсездер сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм - Зәлидә.

- Зәлидә - ул иң уңган, иң булган кыз исеме.

Без бүген Зәлидә уенына җыелдык. Барыгызга да күңелле ял телибез.

IV. Ә хәзер рәхим итеп, сәхнәгә уенчыларыбызны чакырабыз.

1. 4. 7. 10. 13.

2. 5. 8. 11.

3. 6. 9. 12.

- Уенда 13 кеше катнаша. Әйдәгез танышып үтик (һәрберсе үзе турында сөйли).

- Уенның тәртибе белән танышыйк. Ромашка таҗларында сораулар. Уеннан чыккан укучы сорау ала һәм җавап бирә. Җавап бирсә, бүләк ала, бирмәсә - бүләк бирелми. Уеннан чыкмый калган укучы - "Зәлидә" уенының җиңүчесе.

V. - Уенда катнашучыларга уңышлар телик. Сезнең барыгызны да сәламләп:

"Ак каен" җыры (бию хәрәкәтләре белән башкарыла) .

Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.

Әйләп-бәйләп уйный яшь балалар,

Гөрләп тора һәр көн тау ягы.

Яшь балалар, бигрәк матур кызлар,

Ак каенны сөеп мактыйлар.

Яз башында алар һәр ел саен

Ак каенда бәйрәм ясыйлар.

Ап-ак каен - инде бик карт каен,

Бизәлә ул язлар килгәндә.

Яшел яфрак яра һәр ел саен,

Кояш җылы нурлар сипкәндә.


VI. - Уеннарны башлыйбызмы, дуслар?

- Әйдәгез, башлыйбыз!

Тыпыр-тыпыр тыпырдашып,

Бергә басыек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп

Күңел ачыек әле.

1. "Капкалы" уены.

2 малай капкада тора. Көй башлануга егетләр һәм кызлар түгәрәк ясап шушы капкадан чыгалар. Көй туктаганда кем капка астында кала, шуңа җәза бирелә. Ул укучы сорау ала, биремне үтәп, уеннан чыга. (2 мәртәбә)

2. "Йөзек салыш" уены.

1 укучы санамыш әйтә:

а) 1 чыпчык, 2 чыпчык, ..., 10 чыпчык - очып чык!

б) Әке, пәке

Эт колагы сәке.

Карга, чыпчык,

Син кал, бу чык!

Чыккан укучы йөзек сала.

  • Кемдә йөзек, йөгереп чык!

  • Миндә йөзек! (2 мәртәбә)

3. "Ачык авыз" уены.

Идәндә кулъяулыклар. Көй туктауга һәрбер уенчы кулъяулык ала. Кем кулъяулыксыз кала, ул:

  • Мин кем? - дип сорый.

Аңа: "Ачык авыз син!" - дип җавап бирәләр. Ул уеннан чыга. (2 мәртәбә).

Музыкаль тәнәфес.

Чигү сәнгате татар халкында элек-электән яшәгән. Татар кызлары кышкы кичләрдә аулак өйләргә җыелганнар, җырлар җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар, кул эшләре эшләгәннәр, чигү чиккәннәр, җеп эрләгәннәр, оек бәйләгәннәр. Чигелгән калфаклар, түбәтәйләр, сөлгелеәр, китап япмалары, намазлыклар өй бизәү белән бергә зур бүләк тә булган. Соңгы елларда онытыла башлаган чигү сәнгате яңадан әйләнеп кайта башлады. Мәктәпләрдә, татар авылларында, мәдәният йортларында чигү түгәрәкләре эшли.

Җыр "Матур булсын" (сөлге чигү хәрәкәтләре).

Син дә җырла, батыр егет,

Син дә җырла, матур кыз.

Матур булсын (3) бу тормыш.

Безнең ил кояшы балкый,

Якты булып көн саен.

Якты булсын (3) көн саен.

Илебезнең халыклары

Матур тормыш коралар.

Тыныч булсын (3) дөньялар.

4 уен. "Чума үрдәк, чума каз" уены. (1 мәртәбә уйнала).

5 уен. "Түбәтәйле" уены.

Көй вакытында түбәтәйне бер-берсенең башына күчерәләр. Көй туктагач, түбәтәй кемдә кала, шул уеннан чыга. (2 мәртәбә уйнала)

6 уен.

Эштән аргач, ял иткәндә "Тукмак тәгәрәтү" уены уйнаганнар.

Түгәрәккә басалар, бер ярдәмчебез тукмак тәгәрәтә. Юан башы кемгә карый, шул уеннан чыга. (1 мәртәбә уйнала)

7 уен. 3 уенчыбыз калды. Бүгенге "Зәлидә" уенының җиңүчесен белер өчен соңгы уенны уйныйбыз. Көй астында урындык тирәли биеп әйләнәләр. Көй туктауга кем утыра алмый кала, шул сорау алып, уеннан чыга. (2 мәртәбә уйнала)

Йомгаклау.

Менә барыгыз да күргәнчә "Зәлидә" уенының җиңүчесе .... булды. Ул безнең сорауга җавап бирә алыр микән? Рәхим итеп, сорау ал.

Җиңүчегә бүләк.

Тырышып укы, татар телен тагын да яхшырак өйрән!

"Зәлидә" уенының сораулары:

1. Татарларның борынгы бабалары Яңа ел бәйрәмен ничек дип атаганнар?

2. ,,Ботка" сүзе кергән ике бәйрәм исемен әйт. Кайчан уздырыла?

3. ,, Нәүрүз" нинди бәйрәм? Ул нәрсә дигәнне аңлата?

4. ,,Сабан туе" кайчан була? Анда нинди уеннар оештырыла?

5. Кайсы җырны татар халкының гимны дип йөртәләр?

6. Мәкальләрне дәвам ит:

Теле барның ...

Аз сөйлә ...

Күп укыган ...

7. Татар әкиятләрен беләсеңме?

а) ... Песи тычканны чакырган. Тартканнар, тартканнар, тартып чыгарганнар.

б) ... Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;

И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: ,,Әни, алтын тарак таптым!"- дидем.

8. Шигырьне матур итеп укы:

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән.

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

9. Татар милли ашларын беләсеңме?

10. Татар милли киемнәре белән таныштыр.

11. Нәрсә ул?

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

12. Татар биюен биеп күрсәт.

Йомгаклау.

Хәзер җиңүчебез залда утыручы укучыларның белемнәрен тикшерә. Татарча дөрес җавап бирүче укучыны бүләк көтә. Зәлидә төрле уеннар оештыра.

Разработка внеклассного материала по татарскому языку Зәлидә уены.Разработка внеклассного материала по татарскому языку Зәлидә уены.


© 2010-2022