Карга боткасы открытое занятие 2мл. гр

Тема:“Язның ямьле көннәре” Максат:Балаларны  язгы табигәтьтәге үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү,  кошларнын тавышларынан танып белергә күнектерү. Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту. “Карга боткасы”милли бәйрәме белән таныштыру. Тәрбияче  биргән сорауларга  дөрес җавап кайтарырга өйрәтү,  анын артыннан әйтешләрне кабатлап әйтергә өйрәтүне дәвам иттерү, сүзләрне ачык, дөрес әйттерү. Татар халык уенары аша дуслык, татулык тәрбияләү. Җиһазла: яз, болыт, кояш рәсемнәре,  звукозапись  “...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:"Язның ямьле көннәре"

Максат:Балаларны язгы табигәтьтәге үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү,

кошларнын тавышларынан танып белергә күнектерү.

Татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту. "Карга боткасы"милли бәйрәме белән

таныштыру.

Тәрбияче биргән сорауларга дөрес җавап кайтарырга өйрәтү, анын артыннан әйтешләрне

кабатлап әйтергә өйрәтүне дәвам иттерү, сүзләрне ачык, дөрес әйттерү.

Татар халык уенары аша дуслык, татулык тәрбияләү.

Җиһазла: яз, болыт, кояш рәсемнәре, звукозапись "Янгыр ява", "Кошлар

тавышлары", кәккүк,тукран,чыпчык, карга рәсемнәре, кәрзин, күкәй, май, ярма, шикәр,

тоз, hәр балага: агач кашыклары.

Эшчәнлек барышы:

  1. Оештыру өлеше

Тәрбияче: Балалар, тыңнагыз әле, мин сезгә табышмак әйтәм.

Боз hәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде,

Көннәр озая

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Бу кайчак була? (Яз вакыты)

Экранда яз рәсеме күрсәтелә.

2. Төп өлеш.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле табигатьтәге язгы үзгәрешләрне әйтик.

Язгы үзгәрешләр: карлар- эри, кояш - җылыта, яңгыр - ява, кошлар- җылы яклардан кайта,

көннәр - озая

Экранда болыт рәсеме күрсәтелә.

Тәрбияче: Карагыз, балалар , бу нәрсә? (Болыт)

  • Болыт нинди? ( зур, куркыныч)

  • Болыттан нәрсә ява? ( яңгыр)

  • Әйдәгез яз турында җыр җырлап алыйк. Болыт үтеп китер, яңгырны алып китәр.

("Яз килә." җыры)

(звукозапись "Янгыр тавышы")

Тәрбияче: Яңгыр ява, качыгыз! (балалар качалар зонт астына)

Тәрбияче: Яңгыр туктады. Кояш күренәме, балалар? (Юк)

- Кояш кая микән?

- Кояшны чакырырга кирәк. Балалар әйдәгез кояшны чакырабыз?

(Балаларга ягач кашыклары таратыла)

"Кояш чык, чык, чык!

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда.

Тәти кашык базарда,

Тәти кашык мен алтын.

Кирәкми безгә салкын!

Тәрбияче: Кояш күренми. Әйдәгез тагын кояшны чакырабыз.

Экранда кояш рәсеме күрсәтелә.

(Балалар урындыкка утыралар)

Тәрбияче: Елмая зур кояш, Көн ямьле, көн аяз,

Нурлары- алтыннан. Сайрый яз кошлары.

(звукозапись "Кошлар сайрый")

Тәрбияче: "Бу нинди кош сайрый?"уены. ( карга)

Тәрбияче: Карга ничек кычкыра? ("Кар-кар-кар")

(Балалар дөрес җавап биргәч экранда кош рәсеме күрсәтелә)

( Карга очып керә)

Карга:"Кар-кар-кар". Исәнмесез, балалар.

-Кар-кар, балалар, сез карга боткасын пешердегезме?

Тәрбияче: Юк, карга, пешермәдек.

Карга: "Кар-кар, әбинең мичендә бәлеш бар. Эх, исләре тәмле. Ә минем карга боткасын ашайсы килә.

Тәрбияче: Балалар, каргага булышырга кирәк. Хәзер әбигә барабыз, ботка пешерер очен,

ярма, май сорап алабыз. Менә бу кәрзингә салабыз.

Карга hәм балалар өй кырыена киләләр, ишек шакыйлар, әбегә кычкыралар.

-" Өйдәме, Әбекәй?

Әби чыга: Кем кычкыра ишек алдында?

  • И, минем балалар. Исәнмесез, балакайларым.

Балалар: Исәнмесез, әбекәй..

Әби: Ни булды?

Балалар: Әбекәй, әбекәй бир безгә күкәй

Бирсән безгә бер күкәй-

Тавыгын салыр өч күкәй.

Әби: Хәзер, хәзер, бирәм ( чыгарып кәрзингә сала). Менә сезгә күкәй.

Балалар: Май кирәк, ярма кирәк

Әби: Хәзер, хәзер, бирәм ( чыгарып кәрзингә сала). Менә сезгә май, ярма.

Балалар: Шикәр кирәк, тоз кирәк

Әби: Хәзер, хәзер, бирәм ( чыгарып кәрзингә сала). Менә сезгә шикәр, тоз.

Әби: Карга, ә син ботка пешерә беләсеңме?

Карга: Юк.

Әби: Хәзер без сине балалар белән бергә өйрәтәбез.

"Карга килә - казан аса.

Торна килә- тоз сала.

Саескан килә- ярма сала.

Песнәк килә - пешерә.

Чыпчык килә- тикшерә

Балалар ашап бетерә".

Карга: Рәхмәт сиңа әбекәй.

Әби: Мичтә бәлешем пешә. Берүк янмасын. Киттем балалар!

Балалар: Сау булыгыз!

Карга: Кар-кар, әйбәт дуслар бар! Рәхмәт сезгә балалар,булыштыгыз. Ботка пешкәч

ашарга килегез. Сау булыгыз! (Карга чыгып китә)

Тәрбияче: карга ботка пешерсен, ә без балалар уйнап алыйк: "Күрсәт әле үскәнем"

Күрсәт әле үскәнем , ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

Күрсәт әле үскәнем , ничек җилләр исәләр

Менә шулай, менә шулай, шулай җилләр исәләр

Күрсәт әле үскәнем , ничек кояш җылыта

Менә шулай, менә шулай, шулай кояш җылыта

Күрсәт әле үскәнем , ничек бозлар агалар

Менә шулай, менә шулай, шулай бозлар агалар

3. Йомгаклау (рефлексия).

Тәрбияче: Балалар, менә без сезнең белән яз турында сөйләштек, язны каршыладык.

Кояшны чакырдык. Каргага булыштык. Уйнадык.



© 2010-2022