Ч. Айтматовның Беренче мөгаллим әсәре буенча дәрес конспекты

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әдәбият дәресе. 6 нчы сыйныф.

Тема: Син укырга тиешсең!

(Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим"әсәрен өйрәнүне йомгаклау)

Максат: мәгърифәтне зурлау мотивларының көчле чагылышын,Дүшән һәм Алтынай

образларының бирелешен,әсәрдә тугандаш кыргыз халкының гореф-гадәтләре

чагылышын күрсәтү;әсәр белән эшләргә өйрәтү;укытучы һөнәренә хөрмәт тәрбияләү;

изге күңелле,мәрхәмәтле булу-иң кирәкле,кешелекле сыйфат икәнен төшендерү;

әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.

Метод һәм

алымнар: шигырь уку,әңгәмә,укучылар чыгышы,реклама,сүзлек өстендә эш,дәреслек белән

эш,"Геройны таны"уены,сүзләр төзү,әсәрне дәвам итү.

Материал: китаплар,фоторәсемнәр.

Җиһазлар: интерактив такта.

Милли региональ компонент: Түбән Наратбаш мәктәбе тарихы

Яңа педагогик технология: информацион.

Предметара бәйләнеш: тел, тарих, рус әдәбияты.

Дәрес төре: әдәби әсәрне өйрәнүне йомгаклау.

Дәрес планы һәм барышы

1.Дәресне оештыру. Уңай психологик халәт булдыру.Укучыларның фикерләрен дәрескә хәзерлеккә туплау.

1.Слайд.

- Хәерле көн,укучылар! Кәефләрегез ничек?

2.Слайд.

Әдәбият дәресен башлыйбыз. Ул :Син укырга тиешсең!(Чыңгыз Айтматовның "Беренче мөгаллим"әсәрен өйрәнүне йомгаклау)дип атала.

Укучылар,әйтегез әле: Кеше кайчан матур була?Нинди кеше ул матур кеше?

- ..........

-Ә нинди кеше ямьсез була?

- ...........

- Шигъри мизгелләр.

Ренат Харис менә мондый шигырьләр иҗат иткән:

1.Кеше кайчан ямьсез?

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Күз яшереп сөйләшкәндә,
алдын-артын карамыйча,
потлап вәгъдә өләшкәндә;
көнләшкәндә башын җуеп,
үз-үзенең шәүләсеннән -
шәүләсе озын булганга
аның карсак гәүдәсеннән.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Рәхмәт әйтә белмәгәндә;
синең йөрәк гозереңне
колагына элмәгәндә;
көлмәгәндә кеше белән
халык күңел ачкан чакта,
кара гына эзләгәндә
күз яшеннән калган тапта.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Сабыйларга акырганда,
ата-анасын, дусларын
бусагасыннан борганда;
торганда сынын катырып
сырты чыккан карт алдында,
күзенең нуры сынганда
йөрәгендәге салкыннан.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Хак булса да мактанганда -
буш куыклар күктә шартлап,
төкерек булып тамганда;
акланганда шакшы кулын
чит чабуга сөртә-сөртә;
яшәгән чакта күршесен
озын акча белән үртәп.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Үзенә дан даулаганда,
гөнаһлы ачык кочакны
матур яба алмаганда;
алдаганда яшен-картын,
ант сулары эчә-эчә,
өмет таптауның җинаять
икәнлеген дә белмичә.

- Кеше кайчан ямьсез була?
- Үзен матур санаганда;
уртак табын табагыннан
мулрак калҗа сайлаганда;
бәйләнгәндә юк-бар өчен,
янаганда, кизәнгәндә -
кешелеген югалтуын
күрмәгәндә-сизмәгәндә!..

2.Кеше кайчан матур?

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта -
башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка;

ятлар белән танышканда
күзләре җылынганда;
шул җылылыкның рәхәтен
җаның белән тойганда.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта -
ерак дусын очраткачтын,
елаганда кочаклап;

җырлаган чакта җырының
моңында эрегәндә;
бәхеткә таба чапканда,
күршеңә юл биргәндә.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә -
шигырь тыңлаган чагында
уйга чума белгәндә;

мәхәббәтен сүзсез генә
аңлаткан мизгелендә;
бәхет белән сөйләшкәндә
бәхетнең үз телендә.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә -
иң авыр минутында да
тормышка гашыйк хәлдә;

сөйгән ярын югалтса да,
сөюен саклаганда;
иң «гөнаһлы» гыйшыкның да
сафлыгын аклаганда.

Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт -
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;

замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.

3.Слайд.

- Үтә дә кешелекле,матур образлары булган әсәр турында сөйләшергә чакырам.Башта Чыңгыз Айтматов турында искә төшереп үтик әле.

Укучы чыгышы:

Чыңгыз Теркел улы Айтматов 1928 елның 12 декабрендә Кыргызстанның Шекер авылында партия хезмәткәре гаиләсендә дөньяга килә. 1937 елда аның әтисен кулга алалар һәм әнисе Нәгыймә Айтматовага дүрт баласын ялгызына тәрбияләргә туры килә.
Ч.Айтматовның хезмәт стажы 10 яшеннән башлана. Ә 14 яшендә үсмергә авыл советы сәркатибе вазифасы йөкләнә (бу Бөек Ватан сугышы еллары, авылда өлкән ир-атлар калмаган бер чор була). Мәктәптә сигез сыйныфны тәмамлап, соңыннан ветеринария техникумында белем алганнан соң, ул авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Институтны тәмамлаган яшь белгеч терлекчелек буенча фәнни-тикшеренү институтында өч ел эшләп ала.
Язучының кыргыз телендә язылган беренче әсәрләре матбугат басмаларында 1952 елда күренә башлый.
1956-58 елларда ул Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укый. Биредә соңгы елда укыганда "Октябрь" журналында аның "Йөзгә - йөз" дигән хикәясе басыла. Шушы ук елны "Новый мир" журналында да берничә хикәясе басыла һәм аңа дан-шөһрәт алып килгән "Җәмилә" повесте китап буларак дөнья күрә.
1959-65 елларда Ч.Айтматов "Литературный Киргизстан" журналы мөхәррире, бер үк вакытта "Правда" газетасының Кыргызстан Республикасы буенча хәбәрчесе, 1960-1980 елларда исә СССР Югары Советы депутаты, КПСС съезды делегаты була, 1976-1990 елларда СССР Язучылар берлеге сәркатибе, 1986 елда Кыргызстан Язучылар берлеге идарәсенең беренче сәркатибе вазифасын башкара. 1990 елның март-октябрь айларында СССРның Президент Советы әгъзасы, 1990-1994 елларда СССРның (соңрак РФнең) Люксембургтагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе булып тора.
1963 елда "Повести гор и степей" җыентыгы өчен, Ч.Айтматов Ленин премиясенә лаек була. 1978 елда исә аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. СССР Дәүләт премиясенә Кыргызстанның халык язучысы 1968, 1977 һәм 1983 елларда, Кыргызстан Дәүләт премиясенә - 1976 елда, моннан тыш "Лотос" премиясенә, халыкара Дж.Неру һәм башка бик күп бүләкләргә ия була.
Ч.Айтматовның әсәрләре санап бетергесез һәм алар дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән.

Укытучы өстәмәсе: Әнисе-Нәгыймә апа-Кукмара районыннан.Әйе,һәр халыкның күренекле әдипләре,зур шәхесләре бар.Алар-үз милләтенең талантлы,көчле рухлы һәм шигъри җанлы икәнлеген бөтен дөньяга раслап торучылар.

Телләре,гореф-гадәтләре белән татар халкына якын,аңлаешлы булган тугандаш төрки халыкларның шундый язучылары белән без дә кызыксынабыз.

Әсәр безгә дәреслекләр яки телевизордан караган тапшырулар,кинофильмнар күреп кенә таныша алган ерак җирләр,тугандаш дисәк тә без белмәгән кешеләр турында сөйли.Табигать,кешеләрнең яшәү рәвешләре,гореф-гадәтләре безнеңчә түгел.Шулай булгач уртаклык та,охшашлык та юк дияр идек...ләкин нигәдер кызганабыз,нәфрәтләнәбез,ярдәм итәсе килә.

Ә хәзергә бездә реклама:

(Укытучы китаплар күрсәтә).

1.Ч.Т.Айтматов.Бер көн-бер гомер:Роман.1990.Гади тимер юл эшчесе Идегәй язмышы аша тормышның катлаулылыгын ачып сала,аның әхлакый һәм социаль проблемаларын күтәрә.

2.Ч.Айтматов.И дольше века длится день...("Ак пароход","Бер көн-бер гомер"әсәрләре кертелгән.Русча җыентык.Мәскәү.1986).

3.Ч.Айтматов.Повести.Мәскәү.1989.("Җәмилә","Беренче мөгаллим","Анам кыры","Иртәнге торналар"һ.б.әсәрләре кертелгән .Русча).

4.Ч.Айтматов.Буранный полустанок.Роман.Мәскәү.1984).

5.Ч.Айтматов.Повести и рассказы.1970.

6.Ч.Айтматовның бу җыентыгына кертелгән "Анам кыры" повестенда язучы сугыш елларында гади бер кыргыз хатыны Тулганай кичергән кайгы-хәсрәт,фаҗигаләр аша сугышка,сугыш тудыручы явыз көчләргә каршы ачы нәфрәт авазын ишеттерә.

"Бәхил бул,Гөлсары!"повестенда ат һәм кеше образларында катлаулы,гыйбрәтле язмышлар чагылдырыла.

"Дөя күзе"әсәре әхлак-мораль мәсьәләләренә багышланган.

  • Изгелек,мәрхәмәтлелек,шәфкатьлелек.Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый,тирәнрәк төшенә бара.Ул сүзләрне тормыш безнең күңелләребезгә язып куя,ә кешеләр китапларга язалар,аларны мәңге җуелмаслык итәләр.Менә шуңа күрә дә укый-яза белүнең,китапның,белемнең кадере бик зур.Укырга-язарга өйрәтүче кешене дә зурлап укытучы,мөгаллим дип атыйбыз.Әсәрнең исеме дә "Беренче мөгаллим"дип куелган.Ул1961нче елда язылган.

Сүзлек өстендә эшләп алыйк әле:

(Бер укучы аңлатма бирә)

Ярлы-ятак-күченеп йөрү өчен,маллары һәм мөмкинлекләре булмаганга,бер

урында яшәп ятучы ярлылар

томана-укый-яза белмәгән,надан кеше

аксакал-олы яшьтәге кешегә хөрмәтләп дәшү

кыйратмакчы-башкармакчы,эшләмәкче

дихкан-крестьян

түрә-башлык,идарә итүче

җөрьят итмәде-батырчылык итмәде,кыюлыгы җитмәде

астыңда атың юк-атланырга атың юк

казна-хөкүмәт

көнҗәлә-тузган чәчле

кура-кипкән дала үсемлеге,ягар өчен файдаланыла

кизәк-ат яки башка мал тизәге,ягар өчен ярый

елкы-ат

шәриктәшләр-сабакташлар

тымызык-җилсез,тыныч кич

мәйле-ярый,яхшы

чырагым-кадерлем(кыргыз сүзе)

Дәреслектә повестьтан өзекләр 194-211нче битләрдә бирелгән.Әйдәгез,аларга исемнәр бирик:

  • 1.Авылга шинель кигән кешенең килүе.

2.Без-мәктәптә.

3.Хәерле юл,Алтынай!

-Дәреслек белән эш.

Күчерелмә мәгънәдә кулланылган образлы сүзләр,җөмләләрне эзләү:

"Аның елмаюыннан хәтта йөрәк җылынып киткәндәй булды".

"Түбәм күккә тигәндәй булды".

4.Слайд.

- Эзләнү эше дә алып барыйк әле: Тәкъдим ителәчәк мәкаль кайсы образга туры килә икән?

1. Тырышлык бушка китми. (..........).Җавап:Дүшән.

2.Остазның нәтиҗәсе шәкертендә. (.........).Җавап: Алтынай.

-Геройларның исемнәренә игътибар итегез.

- Таштинбәк,Дүшән,Сатымкол,Алтынай,Сайкал,Кара әкә.

-"Геройны таны"уены тәкъдим итәм.

1.Чыдам,каләмне ничек тотарга күрсәтә,таныш булмаган яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирә,ул киләчәккә ышаныч тудыра,кулында-печатьле кәгазь;йөрәгендә-юлбашчы образы,өмет,ышаныч.(......).Җавап:Дүшән.

2.Бик кече яшьтән үк тупас кешеләр тарафыннан гел изелеп,кыйналып,үзе теләгәнне бервакытта да үти алмый,рәхмәт йөзеннән яхшылык эшлисе килә.(.....).Җавап:Алтынай.

-Ә нәрсә берләштерә соң аларны?

-Ятимлек,белемгә омтылыш,бәхетсезлек,мәхәббәт,ошату,аңлашу,бер-берсен туганыдай якын күрү.

Аларның бергә эшләгән соңгы эшләре.

-2 тупыл утырталар.

-Гади генә бер елмаю нәрсәне үзгәртә?

-Үзендә Алтынай куаныч таба.

-Алтынай үзләренә ягарга җыйган кизәген мәктәп янында калдыра.Мөгаллименә ярдәм итәсе килә.Изгелек эшләгәч,үзен ничек хис итә?

-Йөрәгендә гаҗәп бер шатлык,тәнендә искиткеч бер җиңеллек тоеп,аякларының кая басканын да,кая чапканын да белми.Үзен бик бәхетле сизә.Хәтта кояш та күрә кебек.

-Ә Дүшәннең гомере кешеләргә эшләгән шәфкатьлелектән тора.Үзенә бер нәрсә таләп итми,эчкерсез күңел белән яши.Алтынай аның изгелеген тормышка ашыру өчен,үзе дә бөтен җаны,рухы белән тырышамы?

-Зур,якты мәктәпләрдә , институтта укый,күп укытучыларны күрә.Бик авыр булганда да чигенми,укытучысын исенә төшергән саен,алга атлап китәрлек көч таба.Ул зур галим булып җитешә,академик дәрәҗәсенә ирешә,авылдашларының горурлыгына әйләнә.

-Тарихи мизгелләр.

Менә шушы урында тарих пәрдәсен бераз күтәрә төшик.Авыл тарихы сәхифәләрендә беренче мәктәп безнең Түбән Наратбаш авылында кайчан оешкан икән?

Түбән Наратбаш мәктәбе тарихы

Түбән Наратбаш мәктәбе тарихы 1890 елдан ук башланган.

Ул вакытта мәдрәсәдә 40 укучы була, алар 2 ел белем ала.

1920 елда тагын бер мәдрәсә ачыла. 1928 елдан латин алфавиты кертелә, 1933-34 елларда 40 яшькә кадәр булган бөтен халыкны укыталар. 1935 елда Бикмуразда тулы булмаган урта мәктәп ачыла.

1952 елдан мәктәп яңа бинага күчә, 1961 елда сигезьеллыкка әйләнә.

1975 елдан хәзерге мәктәп эшли башлый, ә 2012 елда мәктәбебезгә капиталь ремонт үткәрелде

-Дүшәнне балалар ни өчен яраталар соң?

-Фидакарьлеге,изге ниятләре,киләчәкләре турында кайгыртканы өчен яраталар.

Укытучы:

- Минем дә беренче укытучым бар.Күпме укытучылардан ,профессорлардан белем алдым.Инде күпме еллар укытучы булып эшлим.Үзем укыткан укучылар арасында күпме мөгаллимнәр бар.Кызымның киләчәге дә мөгаллимлек белән бәйле.

Ата-ана хакын ничек олыласак,укытучыларның изгелеген-шәфкатен дә шулай күңелләрдә саклагыз һәм рәхмәтле булып яшәгез!

Укучылар үзләренең беренче укытучылары турында сөйлиләр.Иҗади эшләр,фоторәсемнәр күрсәтәләр.

5.Слайд.


  • "Мөгаллим" сүзеннән сүзләр төзү.

М Ө Г А Л Л И М

А л а к и а м ә

Т г д ы р е а г

У е и л и к н ъ

Р р л к л л н

Ы ы ы ә

Л

Е

  • Менә сез укытучыларда була торган сыйфатларны күрә беләсез икән.

Ә сезнең арада укытучы булырга теләүчеләр бармы?

  • .................

Кая укырга мөмкин булуы турында әңгәмә.

-Дәреснең исеменә игътибар итегез әле:Бу кем сүзләре?(Син укырга тиешсең!).

-Дүшән.

-Аның өметләре акланамы?

-Укучылары югары дәрәҗәләргә ирешәләр.Бу-хезмәткә иң югары бәя!

Бөек Ватан сугышында һәлак булучылары да бар.

-Әсәрне сез ничек дәвам итәр идегез?

Укучыларның җавабы : Авылда ачылган яңа мәктәпкә Дүшән исеме бирелә.Алтынай Дүшән белән очрашалар,аңа гомере буе әйтергә теләгән олы рәхмәтен җиткерә.

-Дәрес ахырына якынлашты.Тагын шуны әйтәсем килә:Безнең татар театры сәхнәсендә Ч.Айтматовның әсәрләре сәхнәләштерелә.Әле сез рус әдәбияты дәресләрендә(8нче сыйныфта-Ч.Айтматовның "Белый пароход"-"Ак пароход",ә 9нчы сыйныфта -"И дольше века длится день..."-"Бер көн-бер гомер..."әсәрләрен өйрәнерсез.

- Дәрескә карата фикерләрегез.

-Кыргыз халкының тормышыннан алып тасвирланган вакыйгалар ярдәмендә изге күңелле,мәрхәмәтле булу иң кирәкле сыйфат икәнлегенә игътибар иттек.

-Өй эше: "Яхшылык җирдә ятмый" темасына сочинение язарга әзерләнергә.

7.Слайд.

--Йомгаклау.

Укучым! Исеңдә тот:Изге күңелле,мәрхәмәтле булу -иң кирәкле сыйфат.Матур фикерләрегез,матур уйларыгыз,эчкерсез җавапларыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм.Дәрес башында тыңлаган Р.Харисның "Кеше кайчан матур була?"шигыре сезнең юлдашыгыз булсын.Матур кешеләр булыгыз!Һәр көнегез күп рәхмәтләр ишетеп үтсен!

8.Слайд.

Ә иң кирәге:

Ярат-син кеше булырсың!Ә ничек яратырга?Үзеңнең йөрәгеңне тыңла!Ә ул хискә бирелеп,үзара аңлашып,бәхеткә өмет һәм ышаныч биреп тибәчәк.Ә моңа яхшы әсәрләр ярдәм итәчәк!

.Бәхет туган җирдә башлана...

Дәрес тәмам.

© 2010-2022