ЭССЕ Я - учитель

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.

Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә - менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда - ап-ак тасмалар, күңелдә - ап-ак хыяллар...

Күңелем белән гомер башым - балачагыма әйләнеп кайтам. Балачак истәлекләреннән дә газиз нәрсә бар соң! Аларны тыныч кына искә алып та, дулкынланмый гына сөйләп тә булмый.

Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Хәзер инде үзем укытучы. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.

Әйе, мин бәхетле. Үзең яраткан эштә узган гомер - бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин - Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калырга тиеш без!

Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак

сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Ләкин шушы һөнәрне сайлаганда мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганлыгымны уйладым микән? Юктыр. Әмма теләк барлык каршылыклардан да өстен булган, күрәсең.

Балаларны татар телендә бер - берсен аңларга, бер - берсе белән аралашырга өйрәтү, шуның белән бергә туган телгә, үзләре яшәгән җиргә, төбәккә мәхәббәт уяту, туган җирнең тарихын өйрәнү, анда яшәгән шәхесләрнең иҗаты белән кызыксыну, аларга карата ихтирам тәрбияләүне төп максатым итеп куйдым.

Класстан тыш эшләрдә татар халык авыз иҗатын даими файдаланам. Әкиятләрне рольләргә бүлеп уку, шигырьләрне көйгә салып җырлау балаларга бик ошый. Дәресләрдә ана теленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып эшләү укучыларның сөйләмендә чагыла. Балаларым саф татарча сөйләшәләр, аралашалар.

Мин укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар, уйлансыннар, сораулар бирсеннәр, кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит. Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам.. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Әлеге һөнәр иясе өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү - ят нәрсә.

…Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без - шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яши


© 2010-2022