Конспект урока татарского языка на тему Ватаным - Татарстан

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ачык дәреснең план- конспекты



Тема: Ватаным - Татарстан

Максат: 1." Ватаным - Татарстан" темасын кабатлау һәм ныгыту, шул тема буенча балаларның белемнәрен тикшерү.

2. Текстлардан алган мәгълүматны сөйләмдә аңлап, урынлы файдалану.

3. Укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

4. Укучыларга туган төбәк, аның халкы, аларның хезмәтләре турында мәгълүмат бирү, күзаалауларын киңәйтү, укучыларның рухи дөньяларын баету.

Чараның тибы: сыйныфташ тыш чара (КВН)

Җиһазлау: 1.интерактив такта (слайд шоу),

2. кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе

3.фоторәсемнәр, карточкалар,Татарстан картасы

4. мимио

План:

1.Оештыру, максатны билгеләү.

2. Төп өлеш: белемнәрне актуальләштерү

3. Йомгаклау.



Катнашалар: 5Б сыйныф укучылары


Число: 12.05.14.



Укытучы: Исмәгыйлева Резеда Раиф кызы

Чараның барышы

I. Оештыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

-Укучылар! Буген без сезнең белән бик кызыклы темага сөйләшербез.

Исеме аның -"Татарстан - Ватаным" Ләкин дәресебез гади формада булмый.Бүген бездә КВН була.( Сыйныф 2 төркемгә бүленә)

Димәк, безнең командаларыбыз билгеләнде.Хәзер командаларга исемнәр кушарга калды. 1нче команда "Зирәкләр", ә 2нче команда "Тапкырлар" исемле була.

1нче этап: "Танышу"

(1слайд) (Дәрескә бирелгән эпиграф өстендә эш)

"Син кайдан?"- дип сорыйсыз,-

Без Казаннан, Иделдән

Идел - эчкән су булыр.

Иделдә иген иккән,

Яшәгән, көнен иткән

Татарстан шул булыр!"(С.Хәким)

-Укучылар! Сез С.Хәкимне беләсезме? (Юк)

Дөрес, чөнки бу авторның әсәрләрен без әле укымадык. Ләкин сез инде күп татар язучыларның иҗатлары белән таныш. Күптән түгел генә безнең атаклы шагыйребезнең

(2слайд) Г.Тукайның туган көне үтеп китте. Һәм безнең шәһәребездә аның истәлегенә шигырь конкурсы үтте.

-Рәхмәт! Ә кемнең Тукайның шигырьләрен сөйлисе килә?("Туган тел" шигыре яңгырый) Ни өчен бу шигырьне сайладың?(Чөнки Г.Тукайның "Туган тел" шигыренә быел 101 ел тулды).(Командаларга 1әр бал бирелә)

2нче этап: "Узышу"

-Рәхмәт укучылар! Ләкин, әйдәгез әле безнең дәресебезнең төп темасына кайтыйк.

"Татарстан" темасын өйрәнгәндә без яңа сүзләр белән таныштык. Хәзер сезгә шундый бирем.

(3 слайд)(Туган җир, туган тел, туган ил, манара, башкала, дәүләт теле)

Тактада сезнең өчен сүзләр бирелә, сез шул сүзләрне тәрҗемә итәргә тиеш буласыз.

(Тикшерү һәм билгеләү)

2. Ситуатив күнегүләр

(4 слайд)-Ярый! Ә хәзер тактага карыйбыз. Монда безнең Ватаныбызның картасы күрсәтелә. Әйдәгез әле Татарстан шәһәрләренең татарча исемнәрен искә төшерик.

( Казан, ЯрЧаллы, Түбән Кама, Алабуга,Зәй, Бөгелмә, Чистай).

(5 слайд)Рәсемнәргә карап, әйтегез әле, алар нинди шәһәрләргә бәйле? (Камаз машиналарын Яр Чаллы шәһәрендә чыгаралар, тәгәрмәчләрне Түбән Кама шиннар заводында ясыйлар, Кремль Казан шәһәрендә урнашкан)

3нче этап: "Капитаннар ярышы"

(6 слайд) Бу рәсемдә кем сүрәтләнгән?(Сөембикә ханбикә һәм Сөембикә манарасы)

Аның турында сез нәрсә беләсез? (Кыскача әңгәмә үткәрү)

Ә ни өчен манара 7 катлы?

(7 слайд) Карыйбыз тактага. Сезгә бу рәсем танышмы? (Әйе, бу Кол Шәриф мәчете)

Аның турында нәрсә сөйли аласыз?(Әңгәмә)

(Бәяләү)

4 нче этап: "Зирәкләр ярышы"

Укучылар, әйтегез әле, безнең Республикабызда күпме кеше яши?(Бик күп)

Ә хәзер тактага карап, сез милләтнең исемен әйтергә тиеш.

(с 8 по 14 слайды)

5нче этап: "Йомгаклау"

-Укучылар! Безнең республикабызның үз дәүләт символлары да бар. Алар нәрсәдән торалар? (Флаг, герб, гимн)

Татарстан флагында ничә төс бар һәм алар нәрсәне аңлаталар?(Әңгәмә)

(Шулай ук Татарстанның гимны, гербы турында кыскача әңгәмә үткәрелә)

Ярый! Сез инде дәүләтнең буласы бөтен символлары турында сөйләдегез, ә

дәүләтнең башлыгы кем? (Президент)

Дөрес, Ә сез безнең президентыбызның исемен беләсезме! ( Әйе)

Ул кем? (Шәрипов Минтимер Шәрип улы)

(15 слайд)Менә рәхмәт сезгә ! Белемнәрегез күп икән. Шуның өчен сезгә соңгы бирем - кроссвордны чишәргә

(Укучылар мимио ярдәмендә җавапларын язалар)

Кроссворд сораулары:

1.Татарстандагы шәһәр исеме.(Әлмәт)

2. "КамАЗ" машиналары кайда чыга?(Яр Чаллы)

3. Атаклы татар шагыйре.(Г.Тукай)

4.Татарстанның Дәүләт гербындагы хайван исеме.(Барс)

5.Вятка елгасының татарча исеме.(Нократ)

6.Казандагы тарихи манара.(Сөембикә)

7.Татарстанда сәгать заводы кайсы шәһәрдә?(Чистай)

8.Татарстан башкаласы.(Казан)

9.Татарстанның Дәүләт гимны авторы.(Яхин)

Кроссвордның баш сүзен кем әйтә? (Татарстан)

III. Йомгаклау.

1.Бәяләр кую.

2. Саүбуллашу.








Ачык дәрескә үзанализ


Бүген күрсәтелгән ачык дәреснең максатлары:

1." Ватаным - Татарстан" темасын кабатлау һәм ныгыту, шул тема буенча балаларның белемнәрен тикшерү.

2. Текстлардан алган мәгълүматны сөйләмдә аңлап, урынлы файдалану.

3. Укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү.

4. Укучыларга туган төбәк, аның халкы, аларның хезмәтләре турында мәгълүмат бирү, күзаалауларын киңәйтү, укучыларның рухи дөньяларын баету.

4нче Б сыйныфы укучылары татар телен беренче сыйныфтан ук өйрәнәләр. Төркемдә15

бала, белемнәре буенча тигез түгел, чөнки алар арасында яңа килгән укучылар да бар.

Дәрес КВН формасында үтте. Гадәти булмаган дәрес формалары балаларга бигрәк тә ошый, шуңа күрә балалар бик актив катнаштылар. Аеручан, компьютер технологияләре балаларны эшкә кызыксындырдылар.

Дәрескә эпиграф буларак С.Хәкимнең сүзләре алынды. Татарстан темасын кабатлаганда, Г.Тукай иҗаты да искә алынды.Балаларның Татарстан Республикасы турында белемнәре бар. Укучылар бирелгән сорауларга җиңел җавап бирделәр.

Әйтергә кирәк, укучылар арасында бик йомшак белемле балалар да бар, ләкин шулар да дөрес түгел җавап бирүдән курыкмыйлар, оялмыйлар.

Күрсәтелгән ачык чара балаларда кешелеклелек, изгелек сыйфатлары; туган якка мәхәббәт хисләрен уятты. Шуңа бигрәк тә КВНның нәтиҗәләре ярдәм итте ( командалар арасында җиңүче һәм җиңелүче булмады; счёт 13:13)

Дәрескә куелган максатларыма ирештем дип уйлыйм.


© 2010-2022