Урок по родному языку и литературе на тему: Антонимы

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

План-конспект

Тема: Антонимнар

Максат:1)Антонимны искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү.

2)Ел фасылларын, атнадагы көн исемнәрен,саннарны искә төшерү,сорауларга җавап формасында яз турында сөйләшү.

3)Бөек язучыбыз-Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына карата хөрмәт хисе уяту

4)Тәрҗемә күнекмәләрен булдыру.

Файдаланылган әдәбият:-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5нче сыйныфында укучы рус балалары өчен дәреслек

Г .Тукай :Шигырьләр һәм поэмалар

Җиһазлау : дәреслек, карточкалар, шигырьләр китабы, такта, рәсемнәр, Г.Тукайның портреты ,Г. Тукайның әсәрләренә ясалган илльстрацияләр ("Шүрәле","Су анасы")

Укыту методы: уку, сөйләү, күрсәтү, аңлату, әңгәмә.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү

Тема:Антонимнар.

Дәрес башы:Исәнмесез кадерле балалар! Утырыгыз. Бүгенге татар теле дәресен башлыйбыз. Сыйныфыбызда бүген кем дежур?

Укучы: Сыйныфыбызда бүген мин дежур. Бүген 18нче апрель, шимбә көн.Дәрестә Атабаев Эдик юк, ул авырый.

Укытычы:Ярар,укучылар классташыгызның хәлләрен белеп торырга онытмагыз! Ярыймы? Әйдәгез хәзер минем сорауларга җавап биреп бераз сөйләшеп алыйк.

-хәзер нинди ел фасылы?

-урамда һава торышы нинди?

-бүген сезнең нинди дәресләр?

-без нинди шәһәрдә яшибез?

-нинди республикада яшибез?

-президентыбызның исеме ничек?

-мәктәбебез кайсы урамда урнашкан?

-бүген сыйныфта ничә кеше?

-кабинетта ничә гөл бар?

-ә тәрәзәләребез ничә?

-синең күлмәгең нинди төстә?

-Диманың күзләре нинди төстә?

-партадашыңның чәчләре нинди төстә?

-нинди предметны күбрәк яратасың һәм ни өчен?

-апрель аеннан соң нинди ай килә?

-атна көннәрен санап чык әле

-татат теленең специфик авазларын әйтеп чык әле

-синең гаиләңдә кемнәр бар?

Яхшы сорауларга җавап биреп бетердек, дөрес җаваплар өчен йолдызчыклар бирәчәкмен,дәрес ахырында, санап билгеләр куярбыз.

Хәзер әйдәгез тизәйткечләрне искә төшерербез:

Ә дисәң ә ди,мә дисәң мә ди,

Үзе бирми,бирсәң алмый

Сүзгә җавап кайтармый

Мич башында биш мәче,

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына,

Ишелмәсен мич ташы.

Җилфер-җилфер җил исә,

Җитен башын җил кисә

Җил тигәндә җитен җырлый,

Җиз башына җил тисә.

Кара карга кунган карга,

Карга кунган ак карга. (Тизәйткечләрне сорау,боеру интонацияләрендә әйтергә)

Укучылар тактага карагыз әле,число,атна көне,теманы язганда мин хаталар җибәрмәдеме икән?(Тактада чыннан да балаларның игьтибарын тикшерү өчен хаталар җибәрелә,укучылар тарафынна хаталар төзәтелә)

Яхшы укучылар , ә бүгенге дәресебезнең максаты антонимнар турында белгәннәребезне тирәнәйтү. А на этом уроке мы спомним что такое антонимы, будем использовать их в наших предложениях.Кто мне скажет что такое антонимы?

Укучылар: это противаположные по смыслу слова.

Укытучы:дөрес Диана,если быть точнее это слова одной и той же части речи противоположным лексическим значением. Например, каты-йомшак (жесткий-мягкий), зур-кечкенә (большой-маленький), озын-кыска (длинный-короткий), якын-ерак (близкий-далекий), яңа-иске (новый-старый), өс-ас (верх-низ), день-ночь (көн-төн). Әйдәгез үзегез дә мисаллар әйтеп карагыз әле!

Хәзер сүзлек диктанты язып карарбыз.Сүзләрне баганага языгыз,слова пишем в столбик (Сүзләр такта артында язылган була)

Бәйрәм, көн-(төн), җир-(һава),ак-(кара),һәйкәл, җиңел-(авыр),җәй-(кыш),дәрес-(тәнәфес),көз-(яз).

Ә хәзер шушы сүзләр каршына антонимнарын языгыз,кисәтеп куям бөтенесенеке дә булмаска мөмкин.А сейчас к этим словам напишите антонимы,не у каждого есть антоним.(тактаны ачам,сүзләренең язылышын, антонимнарын тикшерәбез.)

Физкультминутка

Әкрен генә басабыз, әзрәк уйнап алабыз,

Тиз-тиз чүгеп алабыз, аннан туктап калабыз,

Уңга таба бөгелик, сулга таба бөгелик,

Салмак кына әйләник,әкрен генә утырыйк!

Молодцы балалар!

Кечкенә генә рәсемнәр таратам, аларга карап, антонимнар кулланып җөмләләр төзисез.(Сейчас я раздам вам ресунки ,ваша задача используя антонимы составит предложения.)

Молодцы,справились!

Яхшы,менә бу картинага карап чылбыр уены уйнап алыйк.Сейчас поиграем в игру "Цыпочка" , Настя говорит предложение,а Эдик повторяет предложение Насти и добавляет свое,и последний человек повтаряет все т.е.16 предложений.Будьте очень внимательны.

Укытучы:Бу айны кем ае диеп йөртәбез?

Укучы:Габдулла Тукай ае.

Укытучы:Ә ни өчен? Кайчан аның туган көне? Кем соң ул?Аның нинди әсәрләрен беләсез?(Чөнки Г.Тукай язын туган,язын вафат булган,1886 ел 26нчы апрель-1913 2нче апрель,татар халкының бөек язучысы,әсәрләре "Су анасы", "Шүрәле", "Кызыклы шәкерт", "Бала белән күбәләк"һ.б.)

Хәзер мин сезгә Г.Тукай шигырь,поэмаларыннан өзекләр укырмын,ә сез инде антонимнарны, әсәрнең исемен әйтергә тиешсез.

Зурмы?Дисәң, зур түгелдер,бу авыл бик кечкенә,

Халкының эчкән суы да бик кечкенә- инеш кенә.

Анда бик салкын вә эссе түгел, урта һава.

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Әйтәләр: "Кычкырма син, тиз яхшылык белән тыел!

И җүләр кысканга былтыр,кычкыралармы быел!"

---------------------------------------------------------------

Күрмим алны вә артны,и чабам мин и чабама;

Ашыгам ,тирлим,пешәм һәм кып-кызу утта янам.

Укытучы:Бик яхшы!Әйдәгез дәрескә йомгак ясыйк инде.Бүгенге дәресебездә нинди теманы өйрәндек, нәрсәләр турында сөйләштек?

Укучы:Антонимнар темасын ныклабрак өйрәндек,сорауларга җаваплар бирдек,бөек татар шагыйре Г.Тукай турында сөйләштек!

Укытучы:Бик дөрес!Хәзер йолдызчыкларыгызны санагыз инде, билгеләр куярбыз.

Ә өй эше ,антонимнар кулланып 3 җөмлә язып килергә булачак. Мәсәлән:Яз җиткәч, көннәр озыная,төннәр кыскара.Күргәнегезчә бу җөмләдә ике антоним:көн-төн, озыная-кыскара.

Шушының белән бүгенге дәресебез бетте,барыгызга да чыгарга мөмкин, дәрес өчен рәхәт!



© 2010-2022