План - конспект открытого урока по татарскому языку на тему Имя прилагательное

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Тема: Ясалма сыйфатларны сөйләмдә куллану. Хат язу.

6 класс





Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен):сыйфат турында өйрәнгәннәрен таный, дәлилли белүләре:/сүз төркеме булуын, сорауларын, дәрәҗәләрен, ясалышын өстәмә төшенүләренә ирешү, сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә дөрес аера белү күнекмәләре формалаштыру;

Укучы өчен: универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес итеп сөйләм һәм язма телләрен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге хайваннарга игътибарлы, дус булу тәрбияләү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, электрон презентация, биремле карточкалар (вариантларда эшләү өчен әзерләнгән таратма материал); дәреслек: Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәктәбе 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), Р.З.Хәйдәрова-Казан: "Мәгариф"нәшрияты, 2007 - 166 - 167 битләр.





Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшләргә теләк белдерүне тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

  • Дусларым, хәерле көн!

(бу урында тәртип буенча дежур укучы рапорты тыңлана)

  • Бүген 15 нче апрель. Сишәмбе көн. Урамда яз фасылының матур көне. Без татар теле дәресенә әзерләндек. Сыйныфта барыбыз да бар. Дәрескә бөтенебез дә әзер. Өй эше "Сыйфат" темасына карата тест сорауларына җаваплар әзерләргә иде.

  • Укучылар, сезнең барыгызны да исән-имин күрүемә мин бик шат. Дәрестә яңа теманы үзләштерүдә зур уңышлар һәм җиңеллекләр телим үзегезгә.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы өчен максат: үткән темаларны аңлау дәрәҗәләрен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

1.Бу ребуста нәрсә дип язылган икән?

-- Сыйфат.

- Сыйфат нәрсә инде ул?

- .......................................

- Ул нәрсә бедерә?

- Ул нинди сорауларга җавап бирә?

- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?Аларны нинди кушымчалар ясыйлар? - Ясалма сыйфатларны нинди кушымчалар ясыйлар?

- Ә хәзер, менә шушы белемнәрегезне төрле биремнәрне эшләгәндә күрсәтерсез, укучылар.

1 бирем. Тест эшләтү.

1.Сыйфат нәрсә ул?

а) сүз төркеме;

б) җөмлә кисәге;

в) ярдәмче сүз.

2. Сыйфат нәрсә белдерә( что обозначает)?

а) предметны бедерә;

б) предметның санын белдерә;

в) предметның билгесен белдерә.

3. На какие вопросы отвечает?

а) кем? нәрсә?;

1

б) нинди? кайсы?;

в) кая? кайда?;

г) ничә? ничәнче?

4.Сыйфат сүз төркеменең ничә дәрәҗәсе( степени прилагательных) бар?

а) 1;

б) 2;

в) 3;

г) 4

- Инде мин сезнең алдагы слайдка күз салуыгызны үтенәм. Монда Муса Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләреннән өзек бирелгән. Кемнең кычкырып укып күрсәтәсе килә?

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә ( Муса Җәлил).

Әйдәле, Акбай! өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума,аума! туп - туры тор,

Тез утыр, яхшы утыр! ( Габдулла Тукай).

-Бу шигырьләрнең исемнәрен кемнәр белә?

-Маэмай.

-Кызыклы шәкерт.

- Алар нәрсә турында

-Дуслык турында. Кечкенә дуслар турында.

2 бирем. Астына сызылган сүзләргә сорау, дәрәҗәләргә куегыз әле.

- Нинди? соравына җавап бирә

-кара, карарак, кап - кара, карасу ;

3 бирем. Как ты скажешь о том, что:

  • что твоя собака чёрная, а у друга ещё чернее;

  • У Саши собака чёрная , а у Вани черновата...

Узнай усоседа о том, что:

- у него есть ли собака( кошка, попугай)?

- у него собака чёрная - пречёрная ли?

2

III. Уку мәсьәләсен кую.

Балалар, дәресебезне дәвам итик. Бүген сез дәрестә сыйфатларның ясалышы белән танышырсыз.

Й...нлач,к...зыклы, к...чле,ак.ллы, к.шаматлы,с.кчы , әд.пле, .гътибарлы, ш.фкатьле,ихт.рамлы, д...ртаяклы; Сорау куйдырту, бу сүзләрнең ясалышына игътибар иттерү.

- Ә хәзер дәфтәрләрне ачабыз, числоны язабыз. Тактада бирелгән сүзләрне төшеп калган хәрефләрен куеп язабыз.

4 бирем. -лы/ - ле кушымчасы белән ясалган сыйфатларны буш шакмакларга язарга /кимендә 5 сүз бирелә/ карточкаларда эш.



л

ы


л

е


л

е


л

ы

л

е

Көтелгән җавап үрнәге: -лач/-ләч, -че/-чы, -лы/ - ле кушымчалары белән яңа сыйфатлар ясала.

5 бирем. Җөмләләр төзетү: 1) Сашаның эте бик йонлач. 2) Минемчә,этләр бик акыллы дуслар. Саша бик игътибарлы укучы. Акбай - кызыклы шәкерт. Минем дустым этләргә карата бик шәфкатьле. һ.б.

Нәтиҗә ясату. Димәк, ясалма сыйфатлар да була.

Физкультминут ясау (хәрәкәтләр белән)

"Бездә дуслык"

Бер-кулларны алга сузабыз.

Ике-кулларны күтәрәбез.

Өч-кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт-кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч-бездә дуслык, бездә көч.

3

IV. Белем һәм күнекмәләрне конкретлаштыру..

6 бирем. Ситуатив бирем /парларда эш/

Скажи другу ( подруге) о том, что:

- у тебя есть собака. Она умная собака;

- у тебя друг воспитанный мальчик;

-ты вежливый мальчик;

Сообщи другу по парте о том, что:

- у тебя лохматая ( сильная) собака;

- собака - верный друг человека;

- Акбай умная собака, а Шарик ещё умнее;

Узнай у друга ( у подруги) отом, что:

  • Есть ли у него четвероногий друг; Какая она?;

  • Из какой породы его собака?

  • Любит ли он его?

Спроси у соседа по парте:

- дать почитать (интересную) книгу о собаках;

- какие породы собак он знает? ( дворняжка, охотничья, сторожевая);

- гуляет ли он на улице со своей собакой?

7 бирем. Ә хәзер ,балалар, кечкенә дусларыгыз турында диалог төзегез.

/ парларда эш/

- Синең дүрт аяклы дустың(этең) бармы?

- Әйе, минем этем бар.

-Аның кушаматы ничек?

- Аның кушаматы Шарик.

- Токымы нинди?

Ул сакчы эте.

- Аның нинди гадәтләре бар?

- Шарик шатланганда озын койрыгын болгый, тәпиен бирә, командалар үти.

- Синең этең усалмы?Акыллымы?

- Ул бик усал һәм бик акыллы.

Дәресне дәвам итик, укучылар. Ә хәзер сез дустыгызга үзегезнең этегез

( песи, попугай һ.б) турында хат язарга тиеш буласыз.

- Балалар, эшебезне дәреслек буенча дәвам итик. 171 нче битне ачабыз, 4нче күнегүне табабыз.

4



План.

1. Хат башы.

2.Үзеңнең хәлләр турында язу.

3. Дустың турыңда сорашу.

4. Этең ( песиең) нең тышкы кыяфәте, токымы, гадәтләре турында язу.

5. Хатны тәмамлау.

Хатлар 1 - 2 укучыдан укытыла. Нәтиҗә ясала.

V. Модель( конспект - схема) Үзбәя( укучылар ясый)

Ни эшләргә тиеш идем? Нәрсә эшләдем? Ничек эшләдем? Нинди нәтиҗә ясадык? Укучылар, хәзер дәреснең моделен ясарбыз. Кем тактага чыга? Сыйфат - нинди? - 4 дәрәҗәсе - Ясалма - лы - ле; -лач - ләч;

Сыйфат - сүз төркеме, предметның билгесен белдерә

Нинди? соравына җавап бирә. Дәрәҗәләре

1. --------

2.-рак/-рәк;

Кара борын 3.ап-.. ; кап -...; бик ...; иң ...;

4. - сыл/- сел; -гылт/- гелт;

-кылт/-келт;

Ясалма сыйфат - лы/ -ле; -лач/-ләч;

VI. Рефлексия. Мин нәрсә әшләргә тиеш идем? Ничек эшләдем?

VII. Өй эше бирү.

1. Этләр, песиләргә караган табышмак( загадка) табып язарга.

2. Кечкенә дустыгызның тышкы кыяфәтен, гадәтләрен чагылдырып белдерү язарга (Написать объявление: описав четвероногого друга, его внешний вид, его (её) повадки

3. Үзегез язган хатның эчтәлеген дустыгызга сөйләргә өйрәнегез.


5



Тема: Ясалма сыйфатларны сөйләмдә куллану. Хат язу.





Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен):сыйфат турында өйрәнгәннәрен таный, дәлилли белүләре:/сүз төркеме булуын, сорауларын, дәрәҗәләрен, ясалышын өстәмә төшенүләренә ирешү, сүзләрне дөрес әйтә, сөйләмдә дөрес аера белү күнекмәләре формалаштыру;

Укучы өчен: универсаль укыту гамәлләренең беренче төрен тормышка ашыру: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау.

Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес итеп сөйләм һәм язма телләрен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Тәрбия максаты: укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге хайваннарга игътибарлы, дус булу тәрбияләү.






1.Сыйфат нәрсә ул?

а) сүз төркеме;

б) җөмлә кисәге;

в) ярдәмче сүз.

2. Сыйфат нәрсә белдерә( что обозначает)?

а) предметны белдерә;

б) предметның санын белдерә;

в) предметның билгесен белдерә.

3. На какие вопросы отвечает?

а) кем? нәрсә?;

б) нинди? кайсы?;

в) кая? кайда?;

г) ничә? ничәнче?

4.Сыйфат сүз төркеменең ничә дәрә җәсе(степени прилагательных) бар?

а) 1;

б) 2;

в) 3;

г)4

2 бирем. Астына сызылган сүзләргә сорау, дәрәҗәләргә куегыз әле.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә ( Муса Җәлил).

Әйдәле, Акбай! өйрән син,

Арт аягың белән тор;

Аума,аума! туп - туры тор,

Тез утыр, яхшы утыр!

( Габдулла Тукай).

Й...нлач,яр...лы,к...чле,ак...л-

лы, к...шаматлы,с...кчы , әд...пле,...гътибарлы,ш...фкатьле,ихт...рамлы





3 бирем.

-лы/ле кушымчасы белән ясалган сыйфатларны буш шакмакларга язарга



л

ы


л

е


л

е


л

ы

л

е









Дустыма хат .

План.

1. Хат башы.

2.Үзеңнең хәлләр турында язу.

3. Дустың турыңда сорашу.

4.Этең,песиең,попугаең

(тутый кошың) -нең/-ның тышкы кыяфәте, токымы, гадәтләре турында язу.

5. Хатны тәмамлау.







Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы "4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"




Тема: Ясалма сыйфатларны сөйләмдә куллану. Хат язу.




Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайнуллина Миңсәвидә Миңназыйм кызы






2014 ел

План - конспект открытого урока по татарскому языку на тему Имя прилагательное

План - конспект открытого урока по татарскому языку на тему Имя прилагательное

© 2010-2022