Эссе Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Үткән белән горурланып, киләчәкне төзибез

(Эссе)


"Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы!

Әйтергә генә җиңел!

Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә,

укытучы - беренче кеше ул.

Балаларыбызның,

халкыбызның киләчәге -

укытучы кулында,

аның алтын йөрәгендә".


Матвей Шульга

Заман гел үзгәреп тора, давылларда да, җилләрдә дә туган иленә, халкына, аның киләчәгенә ышанычын югалтмыйча, милләтенең язмышына фидакарь хезмәт иткән буыннар җебе бүген безгә килеп тоташа. Ничек кенә булмасын, кешелек дөньясы бер урында гына тормый, төрле кыенлыклар кичеп үзгәрә, яңа ачышлар, яңа үрләр эзли. Ләкин, алга атлаганда, яңа биеклекләргә күтәрелгәндә, бай тарихыбызны да онытмасак иде.

2015 нче елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек. Күпме кайгы һәм күз яше алып килде бу сугыш, күпме балалар ятим, хатыннар тол калды. Бу Җиңү илебезгә тыныч көннәр, аяз күк йөзе бүләк итте.

Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, Ватанга, иленә, дәүләтенә хөрмәт тәрбияләү бездән - укытучылардан тора. Үз илен, үз телен, милләтен, гореф - гадәтләрен яраткан кеше генә үткәнен онытмый, киләчәген кайгыртып яши.

Без 21 нче гасырда яшибез. Яңа технологияләр, фән казанышлары алга киткән чорда заман таләп иткән шәхес тәрбияләүдә укытучының урыны зур. Укытучы заман белән бергә атлый.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, дәресләремдә укучыларда фәнгә, тарихыбызга кызыксыну уяту теләге белән янам. Дәресләремдә төрле яңа технологияләр куллануны отышлы алым дип саныйм, шул исәптән проект эшчәнлеген.

Бүгенге көндә укытучы өстенә бик җаваплы эш йөкләнә: җәмгыять, хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән шартларга җавап бирердәй конкурентлы шәхес тәрбияләү. Бөек рус революционеры һәм җәмәгать эшлеклесе М.И.Калинин да мөгаллимнәр турында: "Укытучылык эше - иң кыен эшләрнең берсе. Минем фикеремчә, укытучы булып туарга кирәк. Педагог - кешеләр рухының инженеры ул."- дип әйткән.

Һәр кешегә дә туган җире, туган теле hәрвакыт якын була. Мин дә туган телемдә балалар укыта алуым белән, алай гына түгел, татар теленә рус балаларын өйрәтә алуым белән чиксез горурланам. Балалар белән уртак тел табу өчен миңа түбәндәге кагыйдәләр булыша:

  • начар кәеф белән тәрбия эшен башкарма;

  • укучыга мөстәкыйльлек бир, яхшы эшләрен хупла;

  • җавапны әйтмә, үтәү юлын күрсәт;

  • балаларның беренче уңышларын игътибарсыз калдырма, шәхесне түгел, аның гамәлен бәялә;

  • укытучы бер үк вакытта таләпчән һәм мәрхәмәтле булырга тиеш.

Укытучы баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли. Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халкына, туган иленә хезмәт итә. Шул вакытта мөгалим укучы китергән иҗат җимешләрен татый, үзенең тырышлыгы әрәмгә китмәвен аңлый.

Милләтнең, халыкның киләчәге укытучы кулында. Матур, тәрбияле, көчле рухлы, киләчәкне, үткәнен белүче, бай тарихы белән горурланып, гореф-гадәтләрне саклап, түкми - чәчми яшь буынга җиткерүче кеше генә төзи ала. Мин дә үземнең эшчәнлегем аша шул якты тормышка аз гына булса да өлеш кертә алырмын дип өметләнәм һәм шуңа омтылам.



© 2010-2022