Урок по татарской литературе на тему Хаят (10 класс)

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок по татарской литературе на тему Хаят (10 класс)

























































Максат: 1. Әдәбият теориясе буенча булган белемнәрне ныгыту, психологик анализ турында аңлатма бирү; әсәрне анализлау осталыгын үстерү.

2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен һәм сөйләм осталыкларын үстерү;

3. Укучыларда милли үзаң формалаштыру, башка милләтләргә ихтирам хисләре тәрбияләү.

4. Татар халкының гореф-гадәтләре, күркәм сыйфатлары, милли киемнәре белән таныштыру.

Җиһазлау: Ф. Әмирхан иҗатына багышланган күргәзмә, язучы портреты;компьютер презентациясе; Г. Исхакый, Р. Фәхретдин китаплары;

Эпиграф: Сеңелем!

Киңәш итеп әйтәм, күз нурым,

Үкенмәслек булсын узган көннәрең!

Кырыс җилләр сиңа иссәләр дә,

Өзелмәсен

Ак чәчәктәй өмет гөлләрең.

("Хәят")

Дәрес барышы:

Татар кызы...Бу исемдә күпме тылсым, күпме сер!

Нечкә билле бу сылуга сокланып син бакчы бер!

Иман нуры балкый аның ай кебек йөзләрендә

Зыялылык, инсафлылык гап-гади сүзләрендә...

Тал чыбыгы кебек нечкә билле,

Яз кояшы кебек сөйкемле

Дөньяларда иң-иң гүзәл зат та

Татар кызы гына шикелле.

Ак калфагы бик килешә

Бу бит пакълек билгесе

Татар кызы-милләтемнең

Тапталмас бер көзгесе.

Укытучы. Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызларның язмышлары кемнәрне генә кызыксындырмый да, кемнәрне генә борчымый!

Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Татар әдәбиятында хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын-кыз образын тудыра. Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын яктырткан меңнәрчә әсәрләр мәгълүм. Борынгы әдипләребез хатын-кызның хокуксызлыгына борчылсалар, соңрак аларның батырлыкларына сокланып иҗат иткәннәр.

I. Әңгәмә.

-Әйдәгез әле, ул әсәрләрне санап китик. (Г. Кандалый "Сәхипҗамалга", Ф. Халиди "Бичара кыз", З. Бигиев "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә", Г. Исхакый "Зөләйха", М. Гафури "Кара йөзләр", Аяз Гыйләҗевның "Җомга көн кич белән", М. Фәйзи "Галиябану" һ.б.)

Укытучы. Сез укып үткән Ф. Әмирханның "Хәят" әсәре-хатын-кыз язмышын яктырткан әнә шундый әсәрләрнең берсе. Әсәрдә татар кызы-Хәятның матурлыгы ничек итеп бирелә соң? (Повестьта Хәятның исеме һәм матурлыгы ике мәгънәне аңлата. Беренчедән ул яңарыш дәвере кичерүче татар милләте символы, икенчедән, ул- тормыш гүзәллеге, Хәят кебек кызларның илаһи матурлыгы. Ф. Әмирхан Хәятның чибәрлеген курчак матурлыгы итеп тасвирлый, аны язгы табигать белән янәшә куя.)

(әсәрдән портреты табып укыла).

(Чем -кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта, күзләре могъҗизалы якутларны хәтерләтә)

(Табигать тә аның матурлыгына ишарә итә. Бу җәй вакыты булып, кояш аның өстенә оялчан гына карап көлә, ягъни кояш та аның матурлыгыннан ояла)

(Дачага баргач, Хәят букеттагы иң матур чәчәк кебек, игътибар үзәгендә була. Кызлар эчтән генә көнләшәләр, ә егетләр аңа соклану катыш мәхәббәт белән карыйлар)

-Ә Хәятның эчке матурлыгы кайда күренә ?( укучы чыгышы: Ул тәрбияле, иптәшләре арасында әдәпле , гаять саф, искиткеч сизгер, тупаслыкны аз гына да кичерә алмый. Шул ук вакытта кирәк чакта кыю һәм батыр була)

Укытучы: -Менә монда инде без романтизм билгеләрен күрәбез. Автор героиняны чынбарлыктагыдан арттырыбрак сурәтли. Хәятның тышкы матурлыгы эчке матурлыгы белән тәңгәл килә.Мәхәббәт тойгыларын бирүдә дә автор артык куе буяулар кулланган. Ә хәзер романтизмның нинди иҗат алымы булуын дәфтәрләребезгә язып куйыйк.

Романтизм - уйлап табылган, ягъни хыялый. Хыял-идеалдагы тормыш моделе тудыру, субъективлык.

Укытучы: -Хәят- Ф.Әмирханның эстетик идеалы.

(Хәятның прототиплары турында укытучы сүзе.)

Укытучы: -Әнә шундый кыз тормышта бәхетлеме? Ул үзе өчен дөрес юлны сайлап ала алдымы? Мин сезне үз фикерләрегезне әйтүегезне сорыйм.

Экранда бәхет турында фикерләр(Слайд 1)

"Бәхет-үз мөмкинлекләреңнең чиген белеп, шуларга канәгать булуда"

"Үзенең бәхетле булуын күрми калган кеше бигрәк бәхетсез"

"Җирдә һәркем үзенчә бәхетле"



  1. Укытучы: -Хәят нинди гаиләдә тәрбияләнеп үсә? Әти-әнисе кемнәр?( Борһан абзый сәүдәгәр. Хәят җиде яшьтән Мәлихә абыстайдан укырга язарга өйрәнә, дин сабагы ала. Биш вакыт намазын укый, төнлә 2 шәр сәгать догалар укып ята. 5-6 ай русчасын да укый, русча яхшы аралаша.)

  2. Укытучы: -Кемнәр алар Мясниковлар гаиләсе? Ничек уйлыйсыз, саф татар гаиләсендә менә шундый дини тәрбия алган кыз ни өчен рус гаиләсе белән аралаша? (Чөнки Гыймадовлар гаиләсе сәүдә эшләре белән шөгыльләнә.Ә Луизаның әтисе гаскәри кеше. Борһан абзый армия өчен кайбер әйберләр җитештереп бирә. Аннан аларның өйләре дә янәшә генә. Хәят Мясников киңәше белән, әти-әнисенең рөхсәте белән 5-6 ай русча да укыган. )

  3. Укытучы: -Димәк, монда укымышлы гаиләләр, студентлар сурәтләнә. Ә бу исә Мәгърифәтчелек реализмы -нигезендә җәмгыятьне яңарту, кешене камилләштерү идеясе ята торган карашлар системасы.Тарихи-иҗтимагый үсештә әйдәп баручы рольне кеше аңы уйный дип санала, шуңа күрә наданлык, әхлаксызлык, дини фанатизмга каршы көрәш кирәклеге игътибар үзәгенә куела. Ләкин шулай да икътисади һәм социаль мөнәсәбәтләр әле читтәрәк кала бирә.

Укытучы: -Ни өчен саф татар кызы Хәят Луизаның абыйсы рус егете -Михаил белән аулакта күрешергә батырчылык итә? Хәтта Михаил "Мин сезне сөям" дигәч тә: "Сез бик мәхәббәтле икәнсез!"-ди. Ә бит театрда танышкан Мәскәү университеты егете Гали Арслановның мөселман егете икәнлеген белү белән үк егет анарга бер күрүдә гашыйк булса да, аны үз күңеленнән чыгарып ташларга ашыга?( Дачада почта уйнаганда алган бер хатта "мөселман кызы булуыгызны онытмагыз" дигән сүзләрне укыгач, күңеле кителгән сыман булган иде. Хәят ике төрле яшәү рәвеше эчендә үсә. Әнә шул ике төрле яшәү рәвешенең икесенең дә тәэсирен тоеп үскән ул. Күңеле, йөрәге белән ул беренчесенә тартыла, акылы исә аны икенчесенә бәйләп куйган. Театр, концерт, кичәләр аңа йоклар алдыннан икешәр сәгать төрле догалар укып ятуга комачауламый.
Хәятның күңелендә ике тойгы бәрелешә. Ул рус дөньясы белән үзе арасында упкын ятканын, язмышының мөселман дөньясы белән аерылгысыз икәнен аңлый башлый. Хәзер инде, "кяфер" булганы өчен, Михаилны үзенең йөрәгеннән йолкып атарга мәҗбүр була. )

  1. Укытучы: Рәхимовлар гаиләсендәге Хәятның дус кызлары-Әминә белән Рөкыя да рус егетләрен: Әминә-Степанов дигән артистны, ә Рөкыя-Николай Иваныч исемле студентны ярата ич. Аларның карашлары ничегрәк? (Әминә: "Степанов кебекләрне ,-ди Әминә,- читтән торып кына сөяргә ярый. Сөй, сөймә-барыбер, туганым,алар безгә, без аларга буласы түгел бит инде". Гали Арсланов Хәят белән якыннанрак танышу өчен Рәхимовлар гаиләсенә үтеп кермәкче була һәм Рөкыяның егете Николай Иванович Рәхимә абыстайга аның визит карточкасын китереп биргәч: "Ул мөселманмыни?- дип сорый. Ә мөселман икәнен белгәч: "Бу мөмкин түгел дип әйтегез, -дип җавап кайтара. Әминә каршылык күрсәтмәкче була: "Мөселман булса безне ашамас бит",-ди. Әнисе исә: "Син мине өйрәтергә яшьрәк әле,"-ди. )

  2. Укытучы: -Менә бер көнне әнисе Хәятка бер рәсем китереп тоттыра. Г. Шәһәрендә яшәүче Салих Фатихов исемле егетнең фотосурәте була бу. Һәм Хәят шушы кешегә тормышка чыгарга риза була. Ни өчен ризалаша ул?

( 1. Чөнки беренчедән ул мөселман кануннары буенча, әти-әнисе табып биргән кешегә генә кияүгә чыгарга тиеш, әти-әнисенә каршы әйтергә дә батырчылык итми.

2. Башта Хәят йөрәгенә кереп утыра язган Михаилны куып җибәрде, аннан Гали Арслановны читкә тибәрде. Кызның күңелендә бушлык барлыкка килде. Менә шул күңел төшенкелегенә бирелеп йөргән көннәрдә әнисе аңар Салихның рәсемен китереп тоттыра. Бу әлбәттә бай егет була. Элек, әлбәттә, әти-әниләр кызларын материаль хәле әйбәтрәк булган кешегә бирергә тырышканнар. Әминә дә бай егетнең тәкъдимен кабул итәргә өнди.)

Укытучы: Икенче төрле әйткәндә, реализмның төп таләбе - кешене иҗтимагый тирәлек белән бәйләнештә, шул тирәлек җимеше итеп тасвирлау таләбе әсәрдә тормышка ашырылган. "Хәят" повестендагы реализм җирдән чак кына югары күтәрелгән, ләкин аннан аерылып китмәгән реализм ул.

6. Укытучы: -Күрәсез, әсәрнең ахыры язылып бетмәгән. Әйдәгез хәзер әңгәмәбез башында куелган сорауга җавап биреп карыйк: Хәят бәхетле булырмы сезнеңчә? Ул дөрес юлны сайлап ала алдымы?( Булыр, чөнки ул әти-әнисенең ризалыгы белән чыга, ә ике мохитта үсеп тәрбияләнгән ике дөнья кешесе берничек тә бәхетле була алмый. Татар кешесенә чыга.)

7. Укытучы: - Менә Хәят ике юл чатында калды: икеләнү, күңел бушлыгы. Ләкин шушы моментта тиешле карарга килә ала, үзе өчен дөрес дип тапкан юлны сайлап ала ала. Нилектән дип уйлыйсыз? ( Уй-тойгылары каршылыклы булса да, кыз үзе дөрес дип тапкан идеалга,милли гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып калырга көч таба. Үз мохиты тәрбиясе аңа төп бер гамәлне-үзе дөрес дип тапканны эшләүдә ныклык бирә. Димәк, монда дини тәрбиянең роле зур икән. Аның дини тәрбиясе ышанычлы һәм нәтиҗәле булып чыга. Тормышта югалып калырга ирек бирми.)

Укытучы: Татар әдәбиятына психологик кичерешләрне, кешенең хис-тойгыларын сәнгатьчә нәфис итеп тасвирлау стилен Ф.Әмирхан алып килә. Психологик анализ остасы булу җиңел түгел. Беренчедән, кешенең эчке дөньясын ачып бирү, күңел кичерешләрен сурәтләү аша чынбарлыкны аңларга ярдәм итү өчен язучының зирәк акыллы, үткен зиһенле булуы кирәк. Икенчедән, ул үз героеның рухи дөньясы белән яши алырлык дәрәҗәдә нечкә хисле, сиземләү тойгысы көчле шәхес булырга тиеш. Әмирханда боларның барысы да бар. Карап торышка тәртипсез күренгән катлаулы каршылыклы уй-тойгылар тезмәсен бер процесс итеп тасвирлауны психологик анализ дип атыйлар. (дәфтәрәргә язып кую)

Әсәрнең әһәмияте "Хәят" повесте кеше күңелен, кеше психологиясен аңларга өйрәтә, укучыда матурлык, гүзәллек тойгысы тәрбияли.

8. Укытучы -Укучылар, ә нәрсә соң ул тормыш? Сез ничек уйлыйсыз?( Тормыш ул - яшәү өчен көрәштә көчле булып кала белү)

9. Укытучы -Сезнең катнаш гаиләләргә мөнәсәбәтегез ничек? Әгәр мондый гаилә туа икән, монда нинди мөнәсәбәт булырга тиеш дип уйлыйсыз?(Гаиләдә тавыш чыкмый тормый. Ир белән хатын ызгышып китеп, берсен-берсе хурлый, аннан нәсел-нәсәпләргә, туган-тумачаларга барып җитә. Ә аннан-милләтне тикшерүгә. Ә милли хис һәркемдә бар. Сине кеше буларак мыскыл итүгә караганда милләт буларак мыскыл итү-күпкә авыррак)-

Укытучы:- Безнең Чувашиядә дә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Төрле дин, төрле милләт булган җирдә, әлбәттә инде катнаш гаиләләр дә күп корыла. Кемгә өйләнәсең, кемгә кияүгә чыгасың килсә, рәхим ит ─ ирек. Статистикага ышансак, һәр елны 10% тан артык катнаш гаилә корыла икән. Димәк, күпме кеше гаилә корыр алдыннан сайлау юлына баса. Ләкин һәр кешегә дә туры килгән төгәл җавап юк. Һәркем булдыра алганча бу проблеманы үзе чишәргә тырыша. Чишә алмаганнары тормыш арбасыннан төшеп кала, балаларына, әти-әниләренә ─ якыннарының йөрәгенә тирән җәрәхәт сала. Минем уйлавымча, бүгенге татар яшьләренә Хәяткә бирелгән тәрбия җитешми

Укытучы -Шулай булгач, Ф. Әмирхан әсәрендә ни өчен Хәятны рус кешеләре белән аралаштыра соң? (Хәят Ф. Әмирханның эстетик идеалы. Ул татар кызын әнә шундый итеп - үз милли телен, гореф-гадәтләрен, ата-анасын ихтирам итү белән бергә, рус культурасын да үз холкына сеңдергән бөтен бер шәхес итеп күрәсе килә.

Нәтиҗә: -Гаилә кору-җаваплы адым. Син гомерлек юлдаш сайлыйсың. Ялгышмас өчен җиде кат түгел, җитмеш кат үлчәргә кирәк.

-Күрәсез, катнаш гаиләдә башлыча рус телендә сөйләшәләр. Ә тел -һәр милләтнең нигез ташы, дин-әхлакның нигезе. Тел, дин бетсә, милләт тә бетә.

Шулай итеп, катнаш гаиләләр милләтнең юкка чыгуына этәргеч бирәләр икән.

-Әнә шулай Ф. Әмирхан- милли-әхлакый тәрбияне үзгәртүгә, яңартуга зур игътибар биргән һәм бөтен иҗатын шуңа багышлаган. Язучы күтәргән проблемалар әле бүген дә искермәгән. Хәят та бит Галимы яки Салихмы дип кенә сайламый. Без татарлар. Ләкин шәһәрләребез урамнарында кыска итәк кигән, авызларына тәмәке капкан кызларыбызны еш очратабыз. Ә бит милләтебезнең киләчәге Хәят кебек хатын-кызларыбызда.

Әйе, халкыбызның күп гасырлар дәвамында яшәп килгән тәрбия чараларын, күптөрле күркәм гореф-гадәтләрен, ата-баба йоласы буларак буыннан-буынга күчеп сакланып калган матур өлгеләрне тапшыручылар - хатын-кызлар.

- Бүген дә без хатын-кызларны милләтебезнең рухын саклаучылар дип әйтә алабызмы?

-Кем соң ул хатын-кыз?

Мин кемме?-

Хатын-кыз! Мин ана!

Саклаучы гаилә учагын,

Кирәксә, бар минем бәйгедә

Җиһангир ирләргә тиң чагым.

Мин Гайшә - Пәйгамбәр янында,

Саф өммәт, мәгърифәт сагында;

Халкыма кирәксә, Ил дәшсә,

Заманның хәвефле ягында...

Мин кемме?-

Хөкемдар-Ханбикә!

Чор гамен күтәрдем иңемә.

Сөрелсәм сөрелдем Ватаннан,

Әмма мин сөрлегеп хыянәт итмәдем

Милләткә, денемә, динемә.

Укытучы -Татар халкы нинди халык соң? Аңа нинди характерлы сыйфатлар хас дип уйлыйсыз?

(Укучыларның чыгышлары)

Төркемнәрдә "милләт" сүзенә аңлатма табу.

(Дине, теле, мәдәнияте, тарихы, йолалары бер булган кешеләрдән торган халыкны милләт диләр)

Татар милләте кешелек тарихында тирән эз калдырган халык. Аның бай тарихы, күп гасылар буена тупланып килгән рухи мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар.

Татар халкына хас сыйфатлар дип сез нинди сыйфатларны әйтер идегез?

(1 төркем. Һәр милләт күптөрле сыйфатларга ия. Һәр халык үзенчә бөек һәм зирәк. Бу сыйфатларны ул үзенең яшәеш юлында тудыра. Милли холык ул-яшәеш җимеше.

Татарларның бөекелеге -а ларның мөстәкыйль рухлылыгында, сугышларда баһадирлыгында, теләсә нинди эштә уңган һәм хәвәс булуында. Борынгы бабаларыбыз мөстәкыйльлеккә, рухи азатлыкка омтылган. Һәр мәсьәләне тыныч хәл итү, башка халыклар белән аралашып яши белү- татар халкының канында.

(2 төркем. Татар халкы гомер-гомергә белемгә, мәгърифәткә омтылган, алай гына да түгел, башка халыкларга да мәгърифәт нуры тарату- элек-электән халкыбызның иң күркәм сыйфатларының берсе булган. Татарларга әдәплелек, әхлаклылык, тәрбиялелек, олыларны олы итә белү, ислам дине кануннарын үтәп яшәү хас.)

(1 төркем. Татар халкы бик кунакчыл. Татар кешесенең йорты юлаучыга, адашып йөрүчегә, мохтаҗларга һәрвакыт ачык.)

(2 төркем. Татар халкы - батыр халык. Бу сыйфат-милләтебезнең горурланырлык сыйфаты. Безнең батыр ир- егетләребез, куркусыз кызларыбыз бервакытта да Ватанына хыянәт итмәгән.)

Укытучы -Ә татар халкының нинди милли киемнәрен беләсез?

( Милли киемнәр турында чыгышлар)

Укытучы Без-татарлар. Безнең туган телебез гасырлардан гасырларга , буыннардан-буыннарга тапшырылып камилләшкән газиз тел. Шушы телебезне киләчәк буыннарга да тапшыру, туачак балаларыбызга гореф-гадәтләребезне сеңдерү-милләтебезне саклауның бер шарты.

Татар милләтенең киләчәге сезгә - яшь буынга төбәлгән. Милләтсез халык та, тел дә булмый диләр.Сезгә: "Син кем?"-дип сорау биргәндә күкрәкне киереп, көр тавыш белән: "Мин- татармын!"-дия белергә кирәк. Әйдәгез, укучылар, милләтебез киләчәктә дә яшәсен, үссен, чәчәк атсын өчен булдыра алганның барысын да эшләргә тырышыйк!

Без - татарлар

Без - татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без - татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

Без - татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре.

Без - татарлар!

Батыр халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде!

Без - татарлар!

Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе бер бәхет.

Без - татарлар!

Яшибез без җирдә

Бар халыклар белән гөрләшеп.

Гәрәй Рәхим



© 2010-2022