Тәмамлык темасына дәрес эшкәртмәсе

Раздел Другое
Класс 7 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема:Туры һәм кыек тәмамлыклар.

Максат: Туры һәм кыек тәмамлыклар турында төшенчә бирү;

укучыларның танып белү активлыгын, мөстәкыйллеген үстерү; патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау: таблица; тест; перфокарта.

Материал: М.Җәлил.Шигырьләр җыентыгы.

Дәрес барышы: I. Оештыру моменты.Исәнләшү.

Укучыларны ике төркемгә бүлү. II. Актуальләштерү.1)һәр төркем үз исемен ребусны чишеп таба.

I төркем- "ТУРЫ ТӘМАМЛЫКЛАР",

II төркем-"КЫЕК ТӘМАМЛЫКЛАР" дип атала.
2)Дәреснең темасын,максатын ачыклау.Дәфтәргә число ,тема язып куела.
3)Тактадагы җөмләләр өстендә эш.

Җөмләләрнең баш һәм иярчен кисәкләрен табарга,тәмамлыкларның килешен билгеләргә.

"Туры тәмамлыклар"төркеменә:

1.М.Җәлилнең әсәрләрен яратып укыйлар.

2 .Шагыйрьнең әсәрләре тормыштагы матурлыкны күрергә чакыра.

З.Мин хат укыйм.

4.Без чәчәкләр җыябыз.

"Кыек тәмамлыклар"төркеменә:

1 .Шагыйрь үлемгә елмайган хәлдә бара.

2.Ул тормыш турында уйлый һәм яхшылыкның явызлыктан өстен чыгачагын белә.

III. Яңа теманы аңлату.

1 .Җөмләдә Т.к. -дәге исем,яки исем мәгънәсендә килгән башка сүз белән белдерелгән тәмамлык туры тәмамлык дип атала.

Туры тәмамлыклар конкрет билгеле булганда, әйберне,затны белдергән очракта Б.к. формасында киләләр.

Мәсәлән:Мин хат укыйм.(Хат кемнеке икәне билгесез.) Шулай ук тәмамлыклар фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәге алдыннан янәшә урнашканда туры тәмамлыклар булалар. Мәсәлән:Без чәчәкләр җыйдык.

Ияртүче сүзгә Ю.к.,Ч-к.9У-В.к. кушымчалары яки бәйлектәйлек сүз белән бәйләнгән тәмамлыклар кыек тәмамлыклар дип атала. 2.Дәреслектәге кагыйдәне уку.

IV. Практик күнекмәләр формалаштыру. 1 .һәр төркем үзенә мисал уйлап әйтә. 2.73нче күнегү.

а)Тексны тулысыңча бер укучы укып чыга.

б)Тәмамлыкларны табып үзләре ачыклап килгән җөмлә кисәге белән әйтәбез.

в)2нче абзац."Үзеңне үзең тап" уены.һәр төркем үзен эзли. "Туры тәмамлыклар"-туры тәмамлыкларны таба. "Кыек тәмамлыклар"-кыек тәмамлыкларны таба. г)Калга өлеше язмача. "Күршеңне тап"уены. "Туры тәмамлыклар"-кыек тәмамлыкларны табып яза, "Кыек тәмамлыклар"-туры тәмамлыкларны табып яза. (телдән тикшерелә).

3 .Физкультминутка.

4.Сәләтле балалар аерым карточка белән эшли. Калган укучылар М.Җәлилнең шигыре өстендә эшлиләр.

Син бастыңмы сафка,кыенлык, Кайгы йөгең илен тартканда? Кыенлыкта күренә кыюлык, Ил батырны сыный батканда.

Йөрәк елый,таныш яңакларда Канлы яшь һәм сулган төс күреп, Күргәннәрем шомлы әкият кебек, Кичергәнем авыр төш кебек.

Утта булган балчык кире купмас, Эштә булган тимер тутыкмас, Эш күрсәткән ирне ил онытмас, Каберенә эзне суытмас.

Бирем: тәмамлыкларны табып төрен билгеләргә.

Нәрсәне? Илне тартканда- йөген (Т.к.)

Кемне? Сыный батырны (Т.к.)

Нәрсәдә? Кыенлыкта

Нәрсәләрдә? Яңакларда (сәләтле балаларның эше тикшерелә)

5.Перфокарталар белән эш.(Тест)

Зсорау.һәр сорауга Зәр җавап. Сайлап алынган җавапны җиңелчә генә тишәсез. Кызыл чыкса, җавап дөрес, (үз эшләренә үзләре нәтиҗә ясыйлар) У.Иомгаклау.

V. Нәтиҗә ясау. Нәрсә турында белдек? Тәмамлык / \ Туры кыек ? ?

VI. Өй эше. 1.Кагыйдә, 2.72нче күнегү. Кучереп яз. Тәмамлыкларны күрсәт.



© 2010-2022