Мин өйдә булышчы бүлеген кабатлау темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе

(рус төркеме)



Тема: "Мин өйдә булышчы" бүлеген кабатлау.

Дәреснең тибы: диалогик-монологик сөйләм дәресе.

Максат:

1. "Мин өйдә булышчы" бүлеге буенча үткәннәрне искә төшерү, тема буенча сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.

2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.

3. Туганнарга хөрмәт, үзеңдә эшчәнлек, әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Белем алуда универсаль гамәлләр:

Регулятив:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

  • укылган әсәрләр буенча тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

  • терәк сүзләр яки схема ярдәмендә үз фикерләрен дәлилли белү;

  • нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

  • хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

  • бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

Шәхси:

  • үзара аралашу культурасы тәрбияләү;

  • үз фикерләрен дәлилли белергә өйрәтү.

Материаллар: карточкалар, рәсемнәр, 5 нче сыйныф өчен дәреслек - / Р.З. Хәйдарова, Г. М. Әхмәтҗанова - 38 б., сүзлекләр, презентация материаллары.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру, ориентлашу.

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар! Шигъри исәнләшү: 3 слайд

Исәнмесез, исәнмесез,

Исәнмесез, саумысез!

Барчагызга сәламәтлек,

Хәерле көн телибез!

- Сезгә дә хәерле көннәр телим. Дәресебезне башлыйбыз.

Бүген безнең дәресебез гадәти генә түгел. Дәресебездә кунаклар бар. Мин дә бүген кунак. Таныш булыйк. Минем исемем Ләйсән Маликовна.

2. Дежур сүзе.

- Бүген сыйныфта кем дежур?

- Урамда нинди көн?

(дежур укучының җавабы тыңланыла).

3. Фонетик зарядка. Методик кулланма буенча эш: 33нче бит, 3 нче күнегү.

Һәр сүз һәм сүзтезмә хор белән кабатлана.


  1. Дәрескә максат һәм бурычлар кую.

- Укучылар, сез нинди бүлек өйрәндегез? Нинди темага сөйләштегез?

- Мин - өйдә булышчы.

- Дөрес. Сез әти-әниегезгә булышуыгыз турында, нәрсәләр эшләвегез турында сөйләштегез. Бүгенге дәреснең максаты: бүлек буенча үткәннәрне кабатлау, белемнәребезне диалогларда, монологта куллана белү.

Димәк, дәресебезнең темасы: "Мин өйдә булышчы" бүлеген кабатлау.

4 слайд

II. "Мин өйдә булышчы" темасы буенча алдагы дәресләр материалын гомумиләштереп кабатлау.

1. Дәрестә кулланылачак сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең мәгънәсе, әйтелеше, язылышы өстендә эш.

5 слайд- Укучылар, экранда рәсемнәр бирелгән. Бу гамәлләр сезгә танышмы? Балалар нишләләр? (урын җыя, идән себерә, тузан сөртә, аш пешерә кебек гамәлләр бирелгән).

(укучыларның җаваплары тыңланыла)

2. Хәзер әйтелешен һәм язылышын искә төшерик. Бу сүзтезмәләрнең җаваплары буталган. Бирелгән сүзтезмәләрнең дөрес тәрҗемәләрен табарга кирәк. (мөстәкыйль эшчәнлек)

6 слайд

Идән себерергә - вытирать пыль

Идән юарга - выбрасывать мусор

тузан суыртырга - гладить

тузан сөртергә - варить суп

чүп түгәргә - убирать постель

үтүкләргә - мыть пол

урын җыярга - пылесосить

аш пешерергә - подметать пол

- Әйдәгез, берничәсе белән җөмлә төзеп карагыз.

Дәфтәрләрдә язма эшлиләр, бер-берсенең дәфтәрләрен тикшерәләр, соңыннан дөрес вариант белән чагыштыралар, бер-берсенә билгеләр куялар. 7 слайд

ФИЗКУЛЬТМИНУТ Күз гимнастикасы. 8-14 слайдлар

3. Бүлек буенча өйрәнелгән текстларны искә төшерү.

15 слайд

- "Мин өйдә булышчы" бүлегендә сез хикәяләр, әкиятләр укыдыгыз. Әйдәгез искә төшерик. Слайдта иллюстрацияләр бирелгән. Алар нинди әсәрдән?

(укучыларның җаваплары тыңланыла)

- Почмакларда укылган хикәя исемнәре язылган: "Конорс" структурасы

"Ике пирожный"

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек"

"Ләйлә белән Наил турында хикәя"

"Рәсим турында хикәя"

- Мин сезгә карточкалар өләшеп чыгам. Анда әлеге әсәрләрдән җөмләләр язылган. Бирелгән фразалар кайсы хикәядән?

Фразалар өләшенә, балалар дөрес почмакны табарга тиешләр.

1.Рәсим кечкенә мәче белән уйнап йөри.

2. Африкада сәяхәт итәм.

  1. Мин ике пирожный ашадым.

  2. Олы кызы Наташа китап укый.

  3. Оля рәсем ясый иде.

  4. Син бит Африкада.

  5. Беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты.

  6. Мин бармыйм, - диде Тычкан.

  7. Тавык ипине дә үзе изә.

  8. Ә икмәкне кем ашый?

  9. Икмәкләр тәмле булып пештеләр.

  10. - Нигә дәресләреңне әзерләмисең?

  11. - Ай, әни, оныттым.

  12. - Алайса, пычак ал да бәрәңге әрче.

  13. - Миңа ике мәсьәлә чишәргә кирәк.

  14. Әниләре эштән кайтты.

  15. Өй чиста.

  16. - Менә рәхмәт, балалар.

  17. Ләйлә белән Наил бер-берсенә карап елмайдылар.

  18. Өстәлдә әзер аш.


  • Рәхмәт, балалар, сез хикәя эчтәлекләрен яхшы үзләштергәнсез.

Бер-берегезгә рәхмәтләрегезне белдерегез һәм урыннарыгызга утырыгыз.

III. «Мин өйдә булышчы» бүлеге буенча диалогик-монологик сөйләм.

16 слайд

  1. - Алдагы эшебез: ситуатив күнегүләр булыр. Карточкаларда бер ситуация язылган. Парларда сөйләп карагыз, әзерләнегез. Соңыннан тыңларбыз.

Төркемнәрдә карточкалар белән эш. Бирелгән ситуацияләрне тиешле сөйләм үрнәгендә куллану.


  • Как скажешь, что ты помогаешь родителям;

  • Спроси у друга (подруги) убирает ли он(а) постель;

  • Посоветуй другу (подруге) помогать маме;

  • Похвали друга (подругу) за то, что он (а) хороший помощник;

  • Вырази своё мнение (при помощи вводных слов), что Ильнур хороший помощник;

  • Как скажешь, что ты пылесосишь.

  • Спроси у друга, вытирает ли он пыль;

  • Посоветуй другу (подруге) вынести мусор;

  • Похвали друга (подругу) за то, что он (а) вымыл пол.

  • Как скажешь о том, что ты варишь суп.

Бу эш парларда эшләнелә, башта әзерлек өчен вакыт бирелә, соңыннан җаваплар тыңланыла. Карточкалар алмаштырыла. Тагын бер кат уйнатыла (вакытка карап).

17 слайд

  1. Диалогларны дәвам итү. Парларда эш.


  • Син өйдә әниеңә булышасыңмы?

  • ..... .

  • Ничек булышасың?

  • ... .

18 слайд

  • Син уйнарга чыгасыңмы?

  • Юк әле, вакытым юк.

  • Нишлисең?

  • Әнигә булышам: ...... .

Диалогларны рольләргә бүлеп укыйлар, тәрҗемә итәләр, берничә пар такта алдында сәхнәләштерә.


  1. Монологик сөйләм оештыру.

19 слайд

  • Укучылар, тема буенча сүзтезмәләрне без диалогларда кулландык. Хәзер шуларны монолог итеп язып карагыз.

Алдагы күнегүдә бирелгән беренче диалогны монологка әйләндереп сөйләү.

Мәсәлән, мин өйдә әниемә булышам. Мин урын җыям, тузан сөртәм, тузан суыртам.... Мин - яхшы булышчы.

Язылган җавапларның берничәсе тыңланыла.


  1. Дәреслекләр белән эш. 75 нче бит.

(Мәкальләр экранда да язылган) 20 слайд

Ялкаулык - хурлык , тырышлык - зурлык.

Кем эшләми, шул ашамый.

Бергә эшлә, бергә аша.

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

- Әйдәгез, мәкальләрне тәрҗемә итик.

- Кайсы мәкаль өйрәнелгән бүлекккә туры килми?

- Ул мәкаль нәрсә турында?

- Дөрес. Алдагы өйрәнеләсе бүлек дуслык турында булачак.

IV. Рефлексия. Үзбәя.

"Уңыш агачы" ("Дерево успеха") рефлексия.

Үзегезгә бәя бирегез.

V. Өй эше. 21 слайд

1 төркем. Язган монологны сөйләргә.

2 төркем. Хезмәт турында 3 мәкаль табарга. Русча эквивалентын аңлатырга.



6

© 2010-2022