Җ Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен йомгаклау дәресе

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Уку дәресе ( 4 сыйныф, рус төркеме)

Тема: Җ Тәрҗемановның "Чирик" хикәясен йомгаклау дәресе.

Укытучы:Закирова Г.Ф. МБОУ « Лицей №14» ЗМР РТ.

Максат: 1. Лексик тема буенча язу һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту;

2. Өйрәнелгән грамматик күнекмәләрне актив сөйләмгә кертү;

3. Канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак караш тәрбияләү.

Тибы: йомгаклау дәрес.

Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле һәм уку китабы: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1нче кисәк /Р. З. Хәйдәрова. - Казан: Мәгариф, 2005. - 126б.

Материаллар һәм җиһазлау: мультимедия аша күрсәтү өчен материаллар (ребус, бездә кышлаучы һәм җылы якка китүче кош рәсемнәре),биремле карточкалар, кош тавышлары , укучылар үзләре ясап килгән рәсемнәрдән күргәзмә.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

1. Исәнләшү.

2. Укучыларны барлау.

3. Әңгәмә үткәрү.

- Бүген ничәнче декабрь?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

- Сиңа кыш ошыймы?

- Бүген нинди дәрес?

- Хәзер ничәнче дәрес?

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Ребус чишү.

  • Укучылар, без дәресне ребус чишүдән башлыйбыз. Экранга карагыз.

Җ Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен йомгаклау дәресе


җавабы: КОШЛАР

  • Дөрес, укучылар. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән кошлар турында сөйләштек, хикәяләр укыдык, рәсемнәр ясадык.

  1. Тактадагы күнегүне телдән башкару.

Бирем: Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, кош исемнәрен укырга, тәрҗемә итәргә.

Акк…ш, к…ке, песн…к, сыерч…к, т…кран, акч…рлак.

  1. Диктант яздыру

-Укучылар, кошларны без нинди ике төркемгә бүлдек?

Бездә кышлаучы кошлар һәм җылы якларга китүче кошлар.

  • Дәфтәрләрне ачтык, число, сыйныф эше дип яздык. Кош исемнәрен ике баганага аерып язабыз. Такта янына ике укучы чыга.

Карлыгач, күгәрчен, кызылтүш, сандугач, торна, чыпчык.

  1. "Нәниләр авызыннан" тапшыруы

  • Укучылар, бездә бүген кунакта Шәвәли карт белән аның оныклары - Егор белән Ләйсән. Алар безне "Нәниләр авызыннан" тапшыруына чакыралар.

Шәвәли карт: Исәнмесез, укучылар! Мин Шәвәли карт. Егор белән Ләйсән минем оныкларым. Алар бик уңган укучылар. Оныкларым кошларны бик яраталар, аларга ярдәм итәләр. Шулай бит оныкларым?

Егор: Әйе, бабай миңа җимлек ясарга булышты.

Ләйсән: Ә мин көн саен кошларга җим салам.

(Ләйсән белән Егор кошлар турында сөйлиләр, балалар нинди кош икәнен әйтәләр)

(Дөньядагы иң кечкенә һәм иң зур кош белән таныштыру, рәсемнәрен күрсәтү.)

III. Белем-күнекмәләрне беркетү

1. Әңгәмә

  • Укучылар, алдагы дәресләрдә без чыпчык турында нинди хикәя укыдык?

  • Чирик.

  • Хикәянең авторы кем?

  • Җәвад Тәрҗеманов.( портретын һәм китапларын күрсәтү).

  1. Карточкалар белән эш

Хикәянең эчтәлеген искә төшерү өчен мин сезгә карточкалар өләшәм.

Җ Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен йомгаклау дәресе

Җавапларны тикшерү.

3. Сорауларга җавап бирегез.


Җ Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен йомгаклау дәресе
4."БЕЗ КОШЛАРГА ЯРДӘМ ИТӘБЕЗ"(монтаж)

Балалар:

Кыш җитте, бөтен җир

Капланды кар белән.

Салкында кошларга

Бик авыр - мин беләм.

Кошларның күбесе көз көне

Көньякка китәләр,

Җылыда бераз хәл алалар.

Песнәкләр, чыпчыклар,

Күгәрчен, чәүкәләр -

Китмиләр бер җиргә,

Бу якта калалар.

Килегез, кошкайлар, бирегә,

Хәлегезне телибез белергә.

Суыкта туңамы тәнегез?

Ачлыктан бетмиме хәлегез?

Кошлар:

Бик дөрес әйтәсең,

Хәлебез бик мөшкел,

Кем безне җылытыр?

Аңлар соң безне кем?

Җәй көне бик рәхәт:

Тамак та була тук.

Ә хәзер бер ярма,

Бер бөртек бодай юк.

Ачты бик карыныбыз,

Өшибез, туңабыз.

Кешеләр, ярдәмгә килегез!

Суыктан бит харап булабыз.

Балалар:

Борчылмагыз, сезнең барыгызны

Сыйларга өлгерербез.

Әтиләрдән ясатып

Җимлекләр элдерербез.

Кичә генә әтием

Матур җимлек ясады.

Ипи турап салган идем

Кошлар килеп ашады.

Без боларны барысын

Агачларга эләрбез.

Һәр иртәдә сыйлар өчен,

Яныгызга килербез.

Кошлар:

Мондый дуслар булганда,

Кыш суыгы куркытмас.

Җилләре, давыллары,

Бураннары өркетмәс.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Сау-сәламәт булыгыз.

Кышның ап-ак кары кебек,

Якты булсын юлыгыз.

Чык-чырыйк, чык-чырыйк,

Әйдәгез бергә җырлыйк.


  1. Физминут.

Хәзер бераз ял итик

Тәнебезгә көч кертик

Бер урында таптаныйк

Сикергәләп тә алыйк.

Уңга, сулга күз салыйк

Муеннарны боргалыйк.

Кулларны алга сузыйк

Үткен кайчылар булыйк.

  1. Карточкалар белән эш

Җ Тәрҗемановның “Чирик” хикәясен йомгаклау дәресе

5.Дәреслек белән эш.

6нчы күнегү, 64бит ( 3 җөмләне дәфтәргә язарга)

IV. Өй эше.

11нче күнегү, 71бит

"4"ле билгесенә - диалогны яттан өйрәнергә,

"5"ле билгесенә - 2-3 реплика өстәп, яттан өйрәнергә.

VI. Дәрескә йомгак

1. Әңгәмә

- Без бүген дәрестә нәрсәләр белдек?

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Нәрсәләр ошады?

2. Билгеләр кую.

3. Саубуллашу.

- Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

5

© 2010-2022