Хәерле эшләребез күп булсын! Ризаэддин Фәхреддин укуларында ясалган чыгыш

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Хәерле эшләребез күп булсын!

Хәерле көн, исәнмесез хөрмәтле кунакларыбыз, конференциядә катнашучылар! Сезне үзебезнең кунакчыл Мамадышыбызда, мәктәбебездә күрүебезгә бик шатбыз.

Балалар - безнең киләчәгебез. Без һәр көнне, дәреснең һәр минутында киләчәк белән идарә итәбез. Киләчәктә нинди җәмгыятьтә яшәвебез безгә - укытучыларга һәм без тәрбияләгән балаларга бәйле. Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин сүзләре бүген дә актуаль яңгырый:

«Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр»

«Кешегә бетмәс - төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк ",- дип язып калдырган иде Л.Толстой. Һәр кешедә туганда ук билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен азмы - күпме күнекмә була. Һәр бала - иҗади шәхес. Профессор Әхмәт Зәкиевич Рәхимов: "Иҗади шәхес- милләт һәм Ватан байлыгы",- ди. Безнең бурыч - баладагы сәләтне вакытында күреп алу, аны үстерү өстендә эш алып бару.

Бүгенге катлаулы чорда мәктәптә милли белем һәм тәрбия бирү- мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Төп юнәлешләрнең берсе - татар милләтеннән булган балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, рус телле укучыларны дәүләт теленә өйрәтү белән бергә, шәһәрдә, микрорайонда яшәүче, мәктәбебездә белем алучы башка милләт балаларының да туган телен, тарихын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бөтен шартларны булдыру. Без бүген сөенеп әйтә алабыз, безнең мәктәбебездә моның өчен барлык шартлар да тудырылган.

Мәктәптә уку- укыту һәм тәрбия эше "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" Татарстан Республикасы Законына, Татарстан Республикасы "Мәгариф Законы" һәм "Мәгариф турындагы" 273 нче номерлы Рәсәй Федерациясе законнарына нигезләнеп алып барыла. Бүгенге көндә мәктәбебездә барлыгы 425 укучы 17 сыйныфта белем ала.Шуларның 226 сы - татар милләтеннән,190 укучы - рус милләтеннән, 9 укучы - башка милләттән.

Мәктәптә 5 татар теле укытучысы укыта, шуларның 1-се югары квалификацион категориягә, 4 -се I квалификацион категориягә ия. Барлык укытучыларыбыз да үз белемнәрен күтәрү өстендә даими эш алып баралар, ягъни курслар үтәләр, семинар - практикумнарда, конференцияләрдә катнашалар.

Татар теле һәм әдәбиятыннан уку буенча уртача күрсәткеч : өлгереш -100 %, сыйфат - 72%тәшкил итә.

2012 нче елның 1нче сентябрендә үз ишекләрен ачкан мәктәпнең төрле өлкәләрдә ирешкән уңышларын да санап бетергесез.

Бүгенге көндә мәктәп ачылганчы ук алынган "Мәктәп - дәресләрдән соң" дигән грантыбыз быел беренче карлыгачларын "журналист" ларны чыгара. Ә инде шушы яшь каләм тибрәтүче, төрле сюжетлар төшерүче операторларыбызны районыбызда гына түгел, хәтта республика һәм рәсәйкүләмендә дә таныйлар.

Алар яулаган үрләрне слайдларда бирелгән грамота, дипломнары әйтсә, алар төшергән төрле тапшырулар белән Мамадыш телеведениясе һәм ТНВ тапшыруларында күрергә мөмкин.

2013 нче уку елында ук "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашып республикада 1нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Укытучыларыбыз үзләренең укучылары белән төрле фәнни гамәли конференцияләрдә катнашып бик күп диплом һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.Сез аларны слайдларда күрәсез.(Яр Чаллы шәһәрендә үтүче Ломоносов укуларында 2нче дәрәҗә диплом, мәгърифәтче язучыбыз Каюм Насыйри укуларында , Г.Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан "Илһам чишмәсе" исемле яшь язучылар бәйгесендә 3 нче дәрәҗә диплом, "Фәндә минем эзем" яшь галимнәр өчен бәйгедә 1-3 нче урыннар,әниләр көненә багышланган, "коррупциягә - юк!", минем гаиләм иншалар бәйгесендә укучыларыбыз призлы урыннар яулап киләләр.2014- 2015 нче уку елында татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының район турында - 7 призлы урыныбыз булса, быелгы уку елында - 1 укучыбыз җиңүче, 7 укучыбыз призер исемнәре алдылар. Шулай ук узган уку елында мәктәптән -27 укучыбыз татар теленнән Халыкара олимпиадада читтән торып катнашкан булса, шуның - 3есе Казан шәһәрендә үткәрелгән йомгаклау турына бару хокукы алдылыр. Быелгы уку елында исә әлеге олимпиадада читтән торып - 44 укучы катнашты. Шулай ук 100 балл җыючы укучыларыбыз да бар. Әлеге бәйгеләрдә татар милләтеннән булган балалар гына түгел, русһәм башка милләт балалары да бик теләп катнашалар.Узган уку елында мәктәбебезнең 2 командасы "Нократ энҗеләре", "Мәмдәш оныклары" Татарстан яңа гасыр телеведениясе үткәргән "Тамчы шоу" Халыкара иҗади -интеллектуаль уенда катнашып беренче урыннарны яулап кайттылар. Язгы каникул вакытында татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә мәктәпнең актив укучыларын Казан шәһәренә Г.Камал театрына сәяхәткә алып бардылар.

Мәктәптә "Татарстан Республикасы халыклары телләре турында" ТР Законын тормышка ашыру максатыннан, укучыларда милли үзаң, горурлык хисе, балаларның иҗади сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә ирешү йөзеннән "Әдәп төбе - матур гадәт", " Әдәби кунакханә", "Күңелле аралашу", "Уйныйбыз да җырлыйбыз", "Татар халкының милли ризыклары" кебек тәрбия сәгатьләре оештырылды һәм алар ел буена матур гына эшләп, май аенда үзләренең иҗади атналыкларын оештырып, чыгыш ясыйлар.

Халкыбызның бай тарихын, культурасын, гореф-гадәтләрен өйрәнүдә мәктәп, район күләмендә оештырылган ачык чаралар, кичәләр зур әһәмияткә ия. Халыкара туган телләр көнен район күләмендә билгеләп үтү, мәшһүр әдипләребезнең туган көннәрен, җирле шагыйрьләребезгә багышланган чаралар, халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләреннән: "Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәрен үткәрү, бөек Тукаебызның туган көне, туган тел көне уңаеннан республика күләмендә оештырылган "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашу шулай ук зур әһәмияткә ия.

Телгә өйрәтүгә мәктәп һәм гаилә арасындагы үзара педагогик хезмәттәшлек тә үзенең уңай нәтиҗәләрен күрсәтә. Туган тел барыннан да бигрәк гаиләдә саклана. Балага ана биргән кадәр биргәнне мәктәп тә, дәүләт тә бирә алмый.

Гаилә гомер -гомергә телне, мәдәниятне, барча милли кыйммәтләрне саклауга хезмәт иткән. Әти - әниләр белән туган телдә үткәрелгән ачык чаралар, сыйныф сәгатьләре, тренинглар, спорт ярышлары, җыелышлар гаилә белән тыгыз элемтәдә торуны тәэмин итә.

Чыгышымны шигырь юллары белән төгәллисем килә.

Туган телдә әйтә алсам әгәр

Күңелемдә булган хисләрне,

Сабыемны күкрәгемә кысып,

Көйли алсам милли көйләрне.

Барлый алсам әгәр чал тарихның

Ачылмыйча калган битләрен,

Җиткерә алсам әгәр балалар

Бүгенгесен аның, үткәнен...

Киләчәккә якты юл салаласам,

Була алсам әгәр маякчы,

Дөрес юлны димәк, сайлаганмын,-

Һөнәрем бит минем - Укытучы!

© 2010-2022