Урок по татарскому языкуДүрт аяклы дусларыбыз

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Дүрт аяклы дусларыбыз".

Сыйныф: 5 ( рус төркеме)

Максатлар: 1 Лексик-грамматик материалны сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерү, "Дүрт аяклы дусларыбыз" темасы буенча белемнәрне кабатлау,ныгыту;

2 диалогик-монологик сөйләмне үстерү;

3 этләргә карата ихтирамлы, игүтибарлы булу хисләре тәрбияләү;

Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм

Җиһазлар: рәсемнәр күргәзмәсе, этләр рәсеме, китаплар күргәзмәсе, кисмәк, түбәтәй, мультимедия

Дәрес барышы

1.Оештыру өлеше

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз!

- Дәрестә кем деңур?

- Дәрестә кем юк?

2. Фонетик күнегү

Прслушайте диалог и укажите вопросительные предложения.

-Сәлам Айдар!

- Сәлам Айрат!

- Синең этең бармы?

- Әйе, бар.

- Ул нинди токымнан?

- Ул - немец овчаркасы.

- Ә исеме ничек?

- Рекс.

3. Белемнәрне актуальләштерү

- Игътибар белән текстны укыгыз. Логик яктан туры килмәгән җөмләне табыгыз.(Слайдта текст язылган)

Минем этем бар. Аның исеме - Акбай. Ул ау эте. Токымы - афган. Акбай озын колаклы,йонлач, зур һәм матур. Безнең гаилә бик тату. Ул миңа бик тугры. Мин Акбайны яратам.

4.Төп өлеш

1) Дәреснең темасын һәм максатын әйтү

- Яхшы. Калган җөмләләр нәрсә турында? (эт турында)

- Без сезнең белән "Дүрт аяклы дусларыбыз" дигән зур теманы тәмамладык. Бүген дәрестә без этләр турында алган белемнәребезне кабатларбыз һәм ныгытырбыз.

2) Мин сезгә эт рәсемнәре бирәм. Бу рәсемнәргә карап эткә характеристика бирегез.

А) эткә исем кушыгыз

Б) этнең төрен,токымын билгеләгез;

Вакыт бирелә һәм 3-4 характеристика тыңлана.

3) Җөмләләр төзү

- Дәфтәрләрне ачыгыз һәм бүгенге числоны языгыз. Слайдта сүзләр бирелгән, сез аларны дөрес тәртипкә куеп дәфтәрегезгә языгыз.( тикшерәбез)

Слайдта түбәндәге сүзләр язылган:

  1. Бар, Рамайның, эте.

  2. Карабай, исеме, этнең.

  3. Тәпиен. Карабай, алгы, суза.

4) Физминутка.

5) Ситуатив күнегү ( парлап эшләү)

- Представим, вы хотите завести собаку. Какой разговор произойдет между вами и мамой. Составьте диалог, состоящий из 4 реплик .( вакыт бирелә һәм 3-4 диалог тыңлана)

6)" Кисмәктәге хикмәтләр" уены.

-Хәзер без сезнең белән уен уйнап алабыз. Сез һәрберегез кисмәктән сүз аласыз һәм тәрҗемә итәсез. ( укучылар ике группага бүленә)

Кисмәктәге сүзләр: КЫЯФӘТЕ, ГАДӘТЕ, ЙОНЛАЧ. КОЙРЫГЫН БОЛГЫЙ, ТОМЫРЫЛЫП ЧАБА, КҮЗЛӘРЕ ЯЛТЫРЫЙ, ТӘПИЕН БИРӘ, КОМАНДАЛАР ҮТИ, ХУҖА, ТОКЫМ.

7) "Кызыклы шәкерт" шигырен сәхнәләштерү

- Укучылар, 26 апрель көнне нинди бөек шагыйрьнең туган көне? (Г.Тукай)

- Г.Тукайның нинди шигырьләрен беләсез?

- Г.Тукайның эт турында нинди шигыре белән танышкан идек? ( "Кызыклы шәкерт")

- Хәзер без сезнең белән бу шигырьне сәхнәләштерәбез.

8) Проект эшләрне яклау.

- Сез өйдә төрле газета-журналлардан, китаплардан этләр турында кызыклы материаллар табып, проект эш эшләргә тиеш идегез.( 3 группа үз проект эшләрен яклыйлар)

5 Йомгаклау

-Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Сез ничек уйлыйсыз, эткә кайчан рәхәт була? ( дуслары булса, торыр урыны булса, ашарына булса, рәнҗетмәсәләр)

- Беркайчанда этләрне рәнҗетмәгез, урамга ташламагыз, чөнки алар безнең дусларыбыз.

6. Билгеләр кую.

7. Өй эше

1 төркем - этләр турында хикәя төзергә

2 төркем - этләр турында табышмаклар, мәкальләр язып килергә

© 2010-2022