Учимся писать сочинение. Методика и формыобучения

Бу хезмәттә ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү максатында сочинениеләрне ничек язу турында сүз бара. Сочинение язарга өйрәтү буенча алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсеннән үрнәкләр китерелә. Кулланмада бирелгән сочинение үрнәкләре өчен Түбән Табын, Иж-Бубый, Мөслим, Киров, Югары Кибәхуҗа, Түбән Ушма, Зур Сәрдек, Янурыс, Ямаширмә, Казан шәһәренең 8 нче гимназия һәм 3 нче мөктәп-гимназиясе укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге хезмәт − мәктәп, педучилище укучы...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Закирә Хәбибуллина

Раушания Миңнуллина



СОЧИНЕНИЕ ЯЗАРГА ӨЙРӘНӘБЕЗ


Методика һәм үрнәкләр













«Яңалиф» нәшрият йорты

ББК 81.2Тат-9

Х 86

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан хәзерләү институтының гыйльми советы тәкъдиме белән чыгарыла

Мөхәррир

Рузилә Галләмова

Бизәлеш рәссамы

Шамил Насыйров

X 86

Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В.

Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). - Казан: Яңалиф, 2002.- 1926.

ISBN 5-94352-004-Х


Бу хезмәттә ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү максатында сочинениеләрне ничек язу турында сүз бара. Сочинение язарга өйрәтү буенча алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсеннән үрнәкләр китерелә. Кулланмада бирелгән сочинение үрнәкләре өчен Түбән Табын, Иж-Бубый, Мөслим, Киров, Югары Кибәхуҗа, Түбән Ушма, Зур Сәрдек, Янурыс, Ямаширмә, Казан шәһәренең 8 нче гимназия һәм 3 нче мөктәп-гимназиясе укытучыларына рәхмәтебезне белдерәбез.

Әлеге хезмәт − мәктәп, педучилище укучылары һәм абитуриентлар өчен дә ярдәмлек.



ISBN 5 5-94352-004-Х

© Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В., 2002

© «Яңалиф» нәшрият йорты, 2002

Эчтәлек

Сүз башы 6

Сочинение язарга өйрәтүнең гомуми мәсьәләләре 7

V-VIII сыйныфларда сочинение язарга өйрәтүнең фәнни нигезләре 8

Икмәкнең кадерен бел 10

Кыш 12

Туган ягыма кыш килде 12

Китап уку - иң яхшы белем алу 13

Татар крестьяннарының газаплы тормышы 14

Туган авылым 16

«Муса абый» повестен укыгач... 21

Галия - авыл интеллигенциясенең яңа буыны 22

IX - XI сыйныфларда сочинение язарга өйрәтү нигезләре 23

М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан нәрсә белән аерыла? 25

Аерым темаларга сочинение һәм план үрнәкләре 30

Җырга әйләнгән исем 30

Икмәк - тормыш нигезе 32

Тынычлык, сугыш һәм XX гасыр 33

Искәндәргә ачык хат 34

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал... 35

Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш 37

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы 37

Минем замандашым әдәбиятта һәм тормышта 38

Бәхет турында уйлану 38

Гүзәл минем туган җирем 38

Акъәби образы - халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыгын гәүдәләндерүче образ
(I вариант) 41

Акъәби образы - халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәләндерүче образ
(II вариант) 43

Ике телем - ике канатым 46

Республикам минем
(Юлъязма) 48

Татарстан - минем республикам 52

Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә-кичә килгән ерактан. 54

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше 57

И туган ягым, нинди гүзәл син! 59

Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы 62

Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы 65

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында фаҗига һәм матурлык 67

Хәсән Туфан иҗатында моң-сагыш, сагыну хисләре 68

Халык хәтерендә мәңгегә уелып калган ул көннәр... 70

Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы 73

Ә. Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы 75

Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында ана образы 77

Ана - бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга! 78

Дөнья терәге - хатын-кыз 79

Г. Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» әсәрендә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сурәтләү 81

Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы проблемасының куелышы 83

Ә. Еники иҗатында сугыш темасы 84

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасында милли фаҗиганең чагылышы 85

«Колыма хикәяләре» - Ибраһим Салаховның җан авазы 87

Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр? 89

«Кыйссаи Йосыф» поэмасы - халыкның рухында 91

Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылу образы 93

Татар халкының көнкүреше һәм бәйрәмнәре 95

Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным! 97

Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану 99

Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәрендә Шәрәфи карт образы 100

Тарихлардан килгән хакыйкать
(Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча) 102

Илдар Юзеев -яшьлек һәм батырлык җырчысы 104

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы 106

Габделҗәббар Кандалый - мәхәббәт жырчысы 108

Файдаланылган әдәбият 109


Сүз башы

Яшьләр сочинение язарга яратмыйлар. Ни өчен? Хәзерге яшьләрдә бер сыйфат - киләчәктә кирәкмәгән нәрсәгә вакыт әрәм итәргә тырышмау, һәр һөнәрнең үзенчәлеге бар. Бөтен кеше дә язучы, журналист булып бетми. Әмма бер хакыйкатьне онытмаска кирәк - язма рәвештә (язмача) үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү табибка, укытучыга кирәк булган кебек, игенчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк булуы бәхәссез.

Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп һәм сурәтләп әйтә белү, фикереңне дәлилләп бәхәстә катнаша алу - кирәкле сыйфат.

Туган телебезнең тарихы, аның язмышы, киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәптә аны тиешенчә үзләштерү - изге бурыч һәм шуның белән бергә катлаулы процесс.

Ул тел турында фән нигезләрен өйрәнүне, укучыларның тел байлыгын үстерүне, тел нормаларын үзләштерүне, бәйләнешле сөйләм һәм язу теле күнекмәләре булдыруны, шулай ук орфографик һәм пунктуацион күнекмәләр формалаштыруны үз эченә ала. Мәгълүм булганча, урта мәктәптә ана телен укыту программасында бу өлешләрнең һәркайсын өйрәнүгә билгеле күләмдә вакыт бирелә һәм эчтәлеге ачыла.

Әмма программада һәм методик кулланмада бүгенге көнгә кадәр укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү буенча конкрет эш төре тиешенчә күрсәтелгәне юк. Укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү - актуаль һәм киң проблема. Ул турыдан-туры туган тел дәресләренә карый, шуның белән бергә укучыларда телдән һәм язма сөйләмнең практик күнекмәләрен формалаштыру, аларга белем һәм тәрбия бирү, фикерләү дәрәҗәсен үстерү белән бергә алып барылырга тиеш. Бу кулланмада укучыларның язма сөйләмен үстерү, аерым алганда сочинение язарга өйрәтү күнекмәләре бирү мәсьәләләре карала.

Яшь буынга язма тел күнекмәләре бирүне мәктәптә фәннәрне укытуның практик ягы аша тормышка ашырырга мөмкин. Бу иң беренче чиратта эш кәгазьләрен дөрес яза белү, төрле иҗади характердагы язма эшләрне үти алуларын күз алдында тота.

Ана теле һәм әдәбияты укытучысы дәрестә күп төрле язма эшләр үткәрә. Боларга диктантлар, гадәти һәм миниатюр изложениеләр, рецензияләр, рефератлар, аннотацияләр яздыру, планнар, конспектлар төзетү һәм башка шундый эш төрләре керә.

Урта мәктәп өчен татар теле программаларында (Казан, 1991) татар теле һәм әдәбияты буенча тулы күләмле язма эшләрнең минимум саны элеккечә бирелгән. Соңгы елларда Х-ХI сыйныфларда да татар телен өйрәнүне һәм югары уку йортларына имтихан тапшырганда язма эшләрнең өч төре дә гамәлдә булуны исәпкә алсак, бу саннарның чагыштырмасы шактый үзгәрергә тиеш.

Язма эшләрнең минимум санын түбәндәгечә бирү кулайрак булыр дип саныйбыз.

Сыйныф

Диктант

Изложение

Сочинение

Барысы

V

10(4)

8(2)

5(2)

23(8)

VI

12(4)

5(2)

5(2)

22(8)

VII

10(4)

5(2)

5(2)

20(8)

VIII

8(2)

7(2)

5(2)

20(6)

6(2)

8(3)

6(2)

20(7)

X

6(2)

6(2)

8-10(2)

20-22(6)

XI

6(2)

6(2)

8-10(2)

20-22(6)

Югарыдагы саннардан күренгәнчә, хәтта XI сыйныфларда да укучыларның грамоталылыгына җитди игътибар бирелә.

Соңгы елларда Татарстан Җөмһүриятендә «Татарстан халыкларының телләре турында»гы закон нигезендә татар мәктәпләрен тәмамлаучылар югары уку йортларына имтихан тапшырганда язма эшне ана телендә башкаруны сайлый алалар, һәр югары уку йорты язма эшләренең төрен үзе билгели. Язма имтиханнарның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучыларда сочинение яки изложение өстендә эшләү күнекмәләре йомшак, яки юк диярлек. V сыйныфтан XI сыйныфка кадәр һәр сыйныфта уку елы барышында өйрәтү характерындагы 2 шәр сочинение, 2 шәр изложение һәм 2 шәр диктант яздырылырга тиеш. Шуңа күрә Х-ХI сыйныфларда сочинение белән беррәттән, диктант һәм изложение язу күнекмәләрен ныгытуны дәвам итәргә кирәк.

Укытучыларның эш тәҗрибәсе белән танышу мәктәпләрдә изложение һәм сочинениеләр яздыруның чагыштырмача аз булуын күрсәтә. Аеруча өйрәтү характерындагы эшләр бөтенләй диярлек эшләнми.

Сочинение - укучылар, бигрәк тә чыгарылыш сыйныфы укучылары, югары уку йортларына керүчеләр һәм укытучылар өчен иң катлаулы һәм җаваплы мөстәкыйль язма эшләрнең бер төре. Сочинение - үзең яза торган теманы аңлап, фикерләреңне билгеле тәртиптә, эзлеклелектә, ачык итеп язмача бирә белү. Укучының мөстәкыйль фикер йөртә белүен, сүз сәнгатеннән файдалана алуын, дөньяга карашын язган сочинениесе аша тоярга мөмкин. Тәҗрибәле укытучылар сочинениеләр өстендә эшләүне белем һәм тәрбия бирүдә аеруча нәтиҗәле алым итеп карый, чөнки ул укучының рухи дөньясын аңларга һәм аңа тиешле юнәлеш бирергә ярдәм итә.

Сочинениеләр язу укучыларны фикер йөртергә, конкрет әйткәндә, каләм тотып фикер йөртергә өйрәтә. Шулай ук аларның әхлак нормаларын үзләштерүенә ярдәм итә.

Методик кулланмада түбәндәге мәсьәләләр яктыртыла:

  • сочинение язарга өйрәнүнең башлангыч чоры

  • эшне планлаштыра белү

  • тема сайлау

  • материал туплау

  • сочинениене язу һәм редакцияләү

  • үрнәк сочинениеләр

Үрнәк сочинениеләр төрле мәктәпләрнең төрле сыйныф укучылары тарафыннан язылганлыктан, сочинениегә план төзү мәсьәләсендә төрлелек күзгә ташланыр. Алда әйтеп үтелгәнчә, план төзү - катгый таләп түгел, ә укучының шәхси эше.

Бер үк темага берничә сочинение яисә бер үк сочинениегә берничә эпиграф тәкъдим итү - укучы яисә укытучының сайлап алу мөмкинлеген киңәйтү махсатыннан эшләнде.

Иң мөһиме шуны истән чыгармаска кирәк, үрнәк сочинениеләр күчерү өчен түгел, ә сочинение язарга өйрәнү процессында куллану өчен, ягъни уңышлы дип табылган җөмләләр, фикерләр, кызыклы дип табылган композиция элементларын һәм башка ачышларны билгеләп, шуларны үзегезнең хезмәтегездә файдалану өчен. Димәк, сочинениене уңышлы язу өчен гомуми таләпләрне белү белән беррәттән, мөстәкыйльлек һәм тагын бер мәртәбә мөстәкыйльлек дигән фикерне дә истән чыгармаска кирәк.

Сочинение язарга өйрәтүнең гомуми мәсьәләләре

Алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәсендә сочинениеләрнең 4 төрен өйрәтү буенча (тормыш-көнкүреш, әдәби, әдәби-иҗади һәм ирекле сочинениеләр) эш алып барыла.

Үтелә торган әдәби әсәрдәге проблеманы һәрьяклап ачу өчен күптөрле эш эшләнә. Чыгарылыш сыйныфлардагы язма имтиханнар укучыларның нәкъ менә шундый эшләр башкарырлык дәрәҗәдә күнекмә алган булуларын таләп итә. Әмма кайбер укытучыларның эш тәҗрибәсендә әдәби сочинениеләр яздыру белән генә мавыгуны еш очратырга туры килә. Димәк, бу очракта укучыларның игътибары бары тик бер якка гына, ягъни дәрестә яки сыйныфтан тыш укылган әсәрнең я идеясен ачуга, я бер яки берничә образга характеристика бирүгә генә юнәлтелә, укучы, гадәттә, бер әсәр рамкасыннан читкә чыкмый.

Дәресләрдә күзәтү һәм имтихан сочинениеләре белән танышу кайбер мәктәпләрдә сочинение язарга өйрәтүнең берьяклы, очраклы рәвештә үткәрелүен сиздерә.

Билгеле булганча, укучыларны сочинение язарга өйрәтү I сыйныфтан ук башланып, V сыйныфта аңа нигез салына. Сочинение язарга өйрәтү V сыйныфтан башлап даими кулланыла, бердәм таләпләргә таянып эш ителә. Түбәнрәк сыйныфларда сочинение язарга әзерлек алып барылмаса, укучының мөстәкыйльлеге, логик фикерләү сәләте үстерелмәсә, XI сыйныфта имтиханнар алдыннан гына иҗади сочинениеләр язарга өйрәтеп булмый.

Язма имтиханнарның тематикасы һәм характеры, программа таләп иткәнчә, укучыларга сочинение яздыруның һәр төре буенча да даими эш алып баруны күздә тотып билгеләнә. Чөнки программада иҗади мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә җитди игътибар кирәклеге әйтелә. V сыйныфта өйрәтү характерындагы сочинение яздыру күнекмәләре бирүдән башлап, XI сыйныфка җиткәндә инде аларның санын шактый арттыру (V сыйныфта кимендә 5-6, X-XI сыйныфларда исә 8-10 сочинение яздыру) таләп ителә.

Сочинение язарга өйрәтү өзлексез процесс буларак алып барылырга тиеш. Мәсәлән, V сыйныфта сорауларга җавап бирү һәм тормыш-көнкүреш темаларына, VI сыйныфта фикер йөртү характерындагы публицистик, VII сыйныфта фикер йөртү характерындагы әдәби һәм VIII сыйныфта әдәби-иҗади һәм ирекле темаларга сочинениеләр язарга өйрәтү буенча эш алып барыла. Димәк, сочинениеләр язарга өйрәтү дәвамлы процесс, шуның белән бергә аның төрләре дә елдан-ел баетыла бара.

Сочинение язарга өйрәтүне барлык сыйныфларда да бер үк төрле методлар белән алып барырга мөмкин түгел. Шуңа күрә V-VIII һәм IX-XI сыйныфларда эшләү алымнарына аерым тукталу уңышлырак булачак.

V-VIII сыйныфларда сочинение язарга өйрәтүнең фәнни нигезләре

Әдәбият дәресләрендә укучылар әдәби әсәрнең сюжеты, идея эчтәлеге белән танышалар, тормыш күренешләрен һәм вакыйгаларны сурәтләүне күзәтәләр, үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән чагыштыралар һәм фикер йөртәләр. Шунлыктан V-VIII сыйныфларда үткәрелә торган әдәбият дәресләре укучыларны фикерләрне язмача әйтергә өйрәтүдә бик мөһим чыганак ролен үтиләр дип хаклы рәвештә әйтергә мөмкин.

Әдәбият дәресләрендә сорауларга язма җавап бирү, план төзү һәм башкалар язма эшләргә өйрәтүгә бәйле.

V сыйныфның «Әдәбият» дәреслегендә (М.Ш. Җәләлиев, Г.М. Әдһәмова, Д.Ш. Сибгатуллина, Казан, 1991 ел) урын алган кайбер әсәрләр буенча, мәсәлән, Г. Тукайның «Исемдә калганнар» әсәрен укыганнан соң, «Кырлай авылы - минем дөньяга иң элек күзем ачылган урын» дигән темага бергәләп план төзегез (56 бит).

Нәҗип образын характерлау өчен киңәйтелгән план төзегез (79 бит).

Г. Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе буенча: Закирның күтәренке күңеле, җиңел хәрәкәтләренә охшаш хәлләр сезнең тормышыгызда очрыймы? Үз хисләрегезне кушып, тасвирлап сөйләгез, кебек биремнәр тәкъдим ителә.

Алга таба мондый биремнәр катлауландырыша барып:

«Асрарга бала бирәм, кем ала?» (миниатюр сочинение);

«Исемдә калганнар» әсәре сездә нинди хисләр уятты? Үз фикерегезне кушып хикәя кылыгыз (56 бит);

«Минем яраткан эшем» темасына сочинение языгыз («Нәҗип» хикәясе буенча, 79 бит);

«Нәни солдатның тапкырлыгы» (Ф. Кәрим буенча, 147 бит).

VI сыйныфта Ә. Фәйзинең «Тукай» романыннан соң Шәпеш хәлфә белән Сираҗи хәлфәгә чагыштырма характеристика бирегез (60 бит) дигән бирем бар.

Тышкы яктан караганда сорауларга язмача җавап бирү сочинениене хәтерләтә: бер темага багышлана, фикер эзлеклелеге саклана. Ләкин ул сочинениедән фикер эзлеклелеге әзер килеш бирелүе һәм сочинение өчен кирәкле мөстәкыйльлек булмау белән аерыла.

Сорауларга язма җаваплар алу, укылган әсәргә нигезләнеп сочинение язу укучыларның алган белемнәрен тикшерү һәм ныгыту, аңа нигезләнеп фикерләү сәләтен үстерү максаты белән дә эшләнә.

VI-VIII сыйныфларда образларга характеристика бирү катлаулана бара.

Әдәбият дәресләре белән беррәттән, сочинение язарга өйрәтү ана теле дәресләрендә дә алып барыла. Мондый дәресләрдә телнең сурәтләү чаралары, грамматик төзелеше, дөрес язу кагыйдәләре, җөмләләрне үзгәртеп кору мөмкинлекләре өйрәтелә.

Укучы сочинениене яхшы итеп яза алсын өчен, беренче чиратта, аның материалны нык үзләштергән булуы, тема буенча мөстәкыйль фикер йөртә белүе бик әһәмиятле. Бу, әлбәттә, укучының укытучы җитәкчелегендә сыйныфта системалы эшләвенә, мөстәкыйль рәвештә әдәби китапларны күп укуына бәйле. Үз фикереңне төгәл итеп язып яки телдән аңлатып бирә белү сөйләм культурасына ия булуны да таләп итә. Кыскасы, мәгълүматлылык - укучының сочинениене уңышлы яза алуына кирәкле шартларның берсе.

Укучыларның сочинениеләре өчен төп чыганак - тормыш үзе (тирә-як мохит, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре). Мәктәп практикасында әдәби материалларга нигезләнгән сочинениеләр күбрәк яздырыла. Бу эш, билгеле булганча, V сыйныфтан XI сыйныфка кадәр дәвам иттерелә.

Мәгълүм ки, укучыларны сочинение язарга өйрәтү эше тулысы белән мәктәп өстенә төшә. Менә шушы чорда беренче карашка гади булып күренгән, әмма бу катлаулы эшкә зыян китерә торган кимчелекләр белән дә очрашасың.

Әйтик, VII-VIII сыйныфларда өйрәтү характерындагы эш таләп ителүгә карамастан, укытучылар арасында, укучыларның иҗади мөстәкыйльлекләрен үстерүгә омтылып, аларны артык үз ирекләренә кую очраклары да булгалый. Укытучы тактага теманы язып куя да шуның белән үз өстеннән бурыч төште дип саный. Укучыга аз гына юнәлеш бирми. Ләкин моңа һич тә юл куярга ярамый. Әгәр сочинениене нинди дә булса әдәби әсәргә нигезләнеп яздыру планлаштырыла икән, укытучы әсәрне өйрәнә башлаганчы ук сочинение темаларын билгеләргә тиеш. Әсәрне анализлаганда, шул юнәлешләргә аеруча басым ясала: әсәрне өйрәнү, анализлау барышы укучыны сочинение язуга хәзерләсен, аның фикерләрен, хис-тойгыларын баетсын, әсәрдәге геройларга, андагы идея юнәлешенә дөрес бәя бирергә өйрәтү күздә тотылсын. Әсәрне өйрәтү процессында шул юнәлештә эш алып барылса, сочинениегә хәзерләү өчен махсус дәресләр үткәрүнең бәлки кирәге калмас, алган белемнәрен кабатлау, системага салу да җитәр.

Иң мөһиме шул: сочинение язганда укучы әдәбият дәресендә сөйләгәннәрне хәтердә яңартып, аны кабатлап сөйләп (язып) чыгу белән чикләнмәсен. Ул дәреслектә әйтелгәннәргә үз фикерен ачык, логик эзлекле итеп, бәяләп һәм аны тагын да үстереп бирергә кирәклегенә төшенсен.

Укытучы аны шуңа өйрәтергә тиеш. Югыйсә, укучыларның сочинениеләре бары тик дәреслек фикерләре җыелмасыннан гына торыр. Мондый укучылар өчен теманы төрләндеребрәк, мөстәкыйль фикергә этәрә торганрак итеп бирү файдалы. Мәсәлән, XI сыйныфта Г. Әпсәләмовның «Газинур» романыннан өзекләр өйрәнелгәч, Газинур образы турында сочинение язарга тәкъдим ителә. Дәреслектән читкә китеп яза алмаган укучылар өчен теманы «Газинур образы кайсы ягы белән мине үзенә тарта» яки «Газинурда булган нинди сыйфатларны мин үземдә тәрбияләр идем» һәм башка формада бирү отышлы булыр иде.

Сочинениенең эчтәлеге йомшак булу сочинение язарга өйрәтү сәгатьләрендә ныклы эш алып барылмаудан, бары тик гомуми таләпләрне генә санап чыгу белән чикләнүдән дә килә. Мондый алым укучыга, әлбәттә, берни дә бирми. Шуңа күрә хәтта VII-IX сыйныф укучылары да еш кына изложение белән сочинение арасындагы аерманы күз алдына ачык китерә алмыйлар. Шулай булмасын өчен IX сыйныфта сочинение язарга өйрәтүгә программада каралган вакытны тиешенчә файдаланырга һәм VI-XI сыйныфларда да бу эшне шулай дәвам итәргә кирәк.

Беренче дәрестә сочинение турында укучылар белән әңгәмә үткәрелә, сочинениенең изложениедән аермасы төшендерелә, бер-ике сочинение үрнәге белән таныштырыла. Икенче дәрес билгеле бер тема буенча эшләүгә (план төзү, материал, эпиграф сайлауга) багышлана.

V сыйныфта «Икмәкнең кадерен бел» дигән темага сочинение язарга өйрәтү дәресенә тукталыйк. (Лаеш районы Сиңгел мәктәбе укытучысы С.Х. Гайнетдинова тәҗрибәсеннән.)

Укытучы бу дәрестә ике максатны күз алдында тота:

  • бирелгән темага, сыйфатлама элементларын да файдаланып, хикәяләү формасында сочинение язу күнекмәләрен тирәнәйтү;

  • укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, халык милке булган икмәккә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрестә файдалану өчен укытучы мәкальләр, табышмаклар, шигырьләр, җырлар, рәсемле карточкалар туплый. И.И. Шишкинның «Арыш басуы» картинасының репродукциясе һәм авылдашларының иген үстерүдәге күрсәткечләренә нигезләнеп плакат хәзерләнә.

Дәрес укучылар икмәк һәм игенче темасына әзерләп килгән мәкаль, табышмаклар һәм шигырьләр белән танышу, аларны уку һәм фикер алышудан башлана.

Тупланган материалларга бәйле рәвештә икмәкнең тормыш тоткасы булуы турында сөйләшү алып барыла.

Моны дәлилләү өчен V сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, авыл хуҗалыгы алдында торган бурычлар һәм жирле материаллар файдаланыла.

Икмәк үстерүчеләр хезмәтен хөрмәтләү, мәктәп ашханәсенә оештырылган рейд нәтиҗәләрен җиткерү, агымдагы елда республикабызда, колхозда бөртеклеләрнең тулай җыемы турында да укучыларга хәбәр ителә.

Рәссам И.И. Шишкинның «Арыш басуы» картинасы буенча әңгәмә үткәрелә.

Иң элек рәссам турында белешмә бирелә. Сораулар ярдәмендә картинаның эчтәлеге турында сөйләшү оештырыла.

  • Елның кайсы вакыты сурәтләнә?

  • Аны нәрсәгә таянып дәлилли алабыз?

  • Басу нәрсәгә өметләндерә?

  • Үзегезнең авылыгыз кырларында арыш басуын күзәткәнегез бармы?

  • Икмәк үстерүдә кемнәр катнаша?

Укытучы укучыларның фикерләрен тулыландыра һәм йомгаклап куя.

Бу дәрестә «Икмәкнең кадерен бел» дигән темага сочинение язарга хәзерлек алып барыла.

Дәреснең икенче этабы - сочинениегә эпиграф сайларга өйрәтү һәм план төзү өстендә эшләү.

Эпиграф сайлау өчен укучылар туплаган мәкальләр, әйтемнәр, җырларга мөрәҗәгать ителә. Бергәләп «Икмәк - тормыш нигезе» дигән эпиграф сайлап алына.

План төзү шулай ук бергәләп эшләнә. Укучылар уйлаган атамаларның иң уңышлылары сайлап алына.

  1. Икмәк сүзе.

  2. Икмәк үткән озын һәм катлаулы юл.

  3. Икмәк һәркемгә кирәк.

  4. Икмәккә хөрмәт.

Өйрәтү характерындагы сочинение өстендә эшләү барышында укытучы авыр үзләштерүче балаларга терәк сүзләр бирү, сочинениенең күләмен билгеләү кебек моментларны да онытмый. Укучылар планның һәр өлешен хикәяләп сөйләп карыйлар. Иң соңыннан укытучы үрнәк сочинение укып күрсәтә. Сочинение сыйныфта яза башлап, өйдә тәмамлау өчен биреп җибәрелә.Укучылар язып килгән бер язманы тәкъдим итик:

Икмәкнең кадерен бел

Икмәк! Бу сүзне ишетүгә күз алдына кызарып пешкән ипи килә. Ул хуш исле, тәмле.

Бодай яки арыш бөртеге шундый күмәч булсын өчен, күпме юл үтә. Колхозчылар һәм игенчеләр күпме көч куя. Яз көне алар җирне бик әйбәтләп эшкәртәләр, аннары чәчәләр. Алар үсеп, өлгергәч, җыеп алалар, амбарларга, элеваторларга озаталар. Игенченең һәр минуты кадерле.

Ашлыкны тегермәндә тарттырып онга әйләндерәләр.

Аннан соң кабарып торган күмәч пешерәләр. Ул табынга куелганчы күпме юл үткән, күпме көч түгелгән.

Икмәк балаларга да, олыларга да - һәркемгә кирәк. Икмәкнең валчыгын да әрәм итәргә ярамый. Икмәкне кискәндә дә, күкрәккә куеп, зурлап кисәргә кирәк.

V-VI сыйныфларда күбрәк хикәяләү, сурәтләү характерындагы сочинениеләр яздырыла. «Истәлекле көнем», «Хезмәт һәм ял лагере», «Туган ягым» һ.б. «Сабантуй», «Татарстан яшьләре» газеталарына даими рәвештә күзәтү ясап бару һәм шундагы материаллар нигезендә укучыларны мәкаләләр, хәбәрләр язарга өйрәтү дә уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә, сыйныфтан тыш укыган әдәбияттан файдалана белергә өйрәтү ягыннан ирекле темага сочинениеләр яздыру бик әһәмиятле. Шундый сочинениеләр өчен «Миңа иң кадерле кеше», «Табигатьнең миңа иң якын почмагы», яки «Табигать кочагында», «Табигать мизгелләре», «Табигатьне саклауда минем хезмәтем», «Көзге бизәкләр», «Көтелмәгән хәл», «Гаилә бәйрәме», «Кызыклы очрашу», «Яраткан китабым», «Чын дуслык», «Мин батырлыкны ничек аңлыйм?», «Кешеләрдә мин нинди сыйфатларны хөрмәт итәм?», «Сыйныфташларымны мин кемнәр итеп күз алдына китерәм?» кебек темаларны тәкъдим итәргә мөмкин. Мондый темалар сочинение язуга һәр укучының үзенчә якын килүен, хәзерлеген күрсәтә.

Биредә шулай ук табигать күренешләрен сурәтләүне таләп итә торган сочинениеләргә махсус тукталып китәсе килә.

Кайбер укытучылар табигать күренешләрен тасвирлап бирүне таләп итә торган мондый сочинениеләрне яздырганда бик гомуми төстә: табигатьне күзәтегез, кызыклы, матур итеп языгыз, сөйләм телегез турында уйлагыз һәм башка шундый күрсәтмәләр бирү белән генә чикләнәләр.

Моннан, билгеле, укучы төп бурычны ничек хәл итәргә кирәклекне аңламый. Чыннан да, табигатьне ничек күзәтергә?

Методик ярдәмлекләрдә дә бу мәсьәлә тулысынча ачыкланмый. «Сыйныфта әңгәмә үткәрелә, план төзелә, план буенча укучылар телдән сөйлиләр, аннан соң сочинение языла» диелә һәм бер-ике уңышлы язылган сочинение үрнәге китерелә. Шул рәвешчә, мәсьәләнең асылы тиешенчә аңлатылмау аркасында, укучылар табигать күренешләрен эзлекле рәвештә сурәтләргә өйрәнми калалар.

Югарыда әйтелгән кимчелекләрне бетерү өчен материал эзләп әллә кая барасы түгел. Табигать күренешләрен сурәтләгән әсәрләргә әдәбият программалары бик бай. Мәсәлән, Г. Тукайның «Шүрәле», Г. Ибраһимовның «Яз башы», М. Җәлилнең «Арыш кырында», Г. Гобәйнең «Маякчы кызы» кебек әсәрләрдә табигать күренешләре искиткеч оста сурәтләнә. Укучыларга теге яки бу әсәрне өйрәтү барышында әдәби пейзаж турында, шулай ук башка бик күп сурәтләү чаралары хакында җитәрлек мәгълүмат бирелә. Моның исә сурәтләү характерындагы сочинениеләр язганда гына түгел, укучының табигать күренешләрен тасвирлауны таләп итә торган эшләрендә дә нәтиҗәсе күренергә тиеш.

Әдәби әсәрләрдә тасвирланган табигать күренешләрен күзәтүне түбәндәге эзлеклелектә алып барырга мөмкин: авторның табигатькә мөнәсәбәтен, аның ничек сиземләвен һәм сурәтләү осталыгын билгеләү. Аннары, аерым бер әсәрдә тасвирланган пейзажга ияреп, тирә-як табигатен сурәтләү характерындагы язма эш эшләү.

Табигатьне тасвирлау характерындагы сочинениеләр һәрбер ел фасылына хас үзенчәлекләрне мөмкин кадәр яктыртуны күздә тотарга тиеш. Әйтик, яз турында язганда кышкы салкыннарның үтүенә, көннәрнең Һаман озыная һәм җылына баруына, кояшның торган саен ешрак елмаюына, язның беренче билгеләре булган кошларга, табигатьнең җанлануына игътибарны юнәлтү сорала.

Кышкы табигатьне сурәтләгәндә исә күк йөзендәге, җир өстендәге, тирә-яктагы үзгәрешләргә, кышкы урмандагы күренешләргә, андагы кошлар һәм җәнлекләргә тукталырга кирәк.

Өйрәтү характерындагы эшләргә терәк сүзләр бирү дә үзен аклый.

Укучыларны кышкы табигатьне тасвирлау характерындагы сочинение язарга әзерләүдә түбәндәге өзекне китерергә була.

Кыш

Без ял көнендә чаңгыда урманга барырга уйлаган идек.

Менә бүген ял көне. Кыш шундый матур! Тирә-якка күз салсаң, әйтерсең лә бөтен җир йөзенә ап-ак, тип-тигез келәм япканнар. Әле ул гынамы соң? Келәм өстендә меңләгән көмеш йолдыз җемелди диярсең.

Ак кардан күзләр камаша. Күк йөзе зәп-зәңгәр, бер генә болыт әсәре дә юк. Кояш югары күтәрелгән, тик ул хәзер җылытмый. Әйләнә-тирә тып-тын, ара-тирә чыпчыклар чыркылдашканы ишетелеп куя.

Без урманга юл тоттык. Ниһаять, урманга килеп җиттек. Биредә агачлар бик горур кыяфәттә һәм тыныч кына басып торалар. Алар инде күптән җәйге яшел киемнәрен салып, кар-бәсләргә төренеп, кышкы йокыга талганнар. Кайбер агачлар башларына ак бүрек кигәннәр. Биредә дә үзенә бер төрле тынычлык хөкем сөрә. Чү! Нәрсә кыштырдый? Кышкы ак тунын кигән куян икән. Әнә, як-ягына каранды да, колакларын торгызып, чабып китте. Кайдадыр тук-тук иткән тукран тавышы да ишетелгәләп куя.

VI сыйныфта ел фасылларын бергә берләштереп тә язарга була. Мәсәлән, «Табигать мизгелләре» дигән темага сочинение язганда түбәндәге моментларга тукталырга мөмкин.

Г. Тукайның «Анда бик салкын вә эссе түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява», дигән сүзләрен эпиграф итеп алырга мөмкин.

План.

  1. Яз башы.

  2. Туган ягым каеннары.

  3. Чәчәкле җәй озак көттермәде.

  4. Алтын көз дә җитте.

  5. Кырга ак кардан юрган ябылган.

  6. Туган илгә мәхәббәт кечкенәдән үзең яшәгән төбәкне яратудан башлана.

Туган як, аның гүзәл табигате турында Мөслим урта мәктәбе (Мөслим районы) укучыларының язмасыннан өзек китерәбез.

Туган ягыма кыш килде

Алтын көз китүгә, таягына таянып, ап-ак сакаллы кыш кунакка килде. Ул акрын гына җир өстенә күбәләк-күбәләк кар яудырырга кереште. Кар бөртекләре, жемелдәшеп, берсе белән берсе уйнап, җир-анага коелдылар. Озакламый җир өсте ап-ак юрган ябынды. Кыш үзенең ак келәмен җәйде. Елгалар, күлләр өсте көзге кебек шома боз белән капланды. Зифа каеннар кар кызларыдай басып торалар.

Узган җәйнең табигый уңайсызлыкларыннан тәмам аптырап алҗыган урман-кырлар, хәзергә барысы да тукталып торып, киләсе елда эшне яңа көч белән һәм яңача башлап җибәрү өчен ак юрганга төренеп, тирән йокыга талган. Тик песнәкләрнең агач очыннан килеп җитәр-җитмәс нәзек авазлары һәм урман гайбәтчесе - саесканның, юк хәбәрне бар итеп, агачтан агачка сикергәләп, чыркылдап йөрүе генә кышкы урманга бераз җанлылык өрә. Матур кышкы кунакларыбыз - кызылтүшләр инде октябрь ахырында ук килеп җиткәннәр иде. Безнең кышкы урманнар, бакчалар бу матур кошлардан башка бик ямансу булыр иде.

Көзге яңгыр көннәрендә, затлы каурыйларын чылатудан куркып, агач куышында ачлы-туклы гомер уздырган зур чуар тукран, кышкы салкын көннәр урнашкач, һәр көн иртүк торып эшкә тотына: «Тук-тук-тук».

Урман-кырлар өстендә кышкы тантаналы тынлык. Тик басу-кырлар өстеннән туктаусыз агылып торган җәяүле буран гына һәр төбәктә кышкы кырыс тәртипләрнең ныклыгын күзәтеп, барлап йөри. Көннән-көн соңарып чыккан кояш, бераз вакыт салкынча елмаеп, урман-кырларны биләп алган кышкы күренешләргә күз ташлый да, күңелгә ятышсыз вакыйгалардан тизрәк читләшергә ашыккандай, яңадан офыкка таба тәгәри башлый һәм тиздән урман артына төшеп югала.

Тыныч еллар, уңышлы һәм бәхетле еллар килсен! Төкле аякларың белән түрдән уз кыш! (VII сыйныф.)

VI-VII сыйныфларда сораулар ярдәмендә фикер йөртү характерындагы җаваплар алу эшләре оештырыла, чөнки мондый күнегүләр шул типтагы сочинениеләргә хәзерлек этабын үтиләр. Ә VIII сыйныфта фикер йөртү тибындагы сочинениеләр өстендә системалы эш алып барыла. Фикер йөртү характерындагы сочинениеләр күбесенчә сыйныфтан тыш һәм өстәмә укылган әдәбиятка, аларның геройлары турында мөстәкыйль рәвештә фикер йөртүгә нигезләнә.

Әмма фикер йөртү характерындагы һәр сочинениенең сыйныфтан тыш укуга гына нигезләнүе дә дөрес түгел. Аның өчен темалар тормыштан һәм әйләнә-тирәнең үзеннән дә алына. Мәсәлән, «Китап акылы - кояш яктылыгы», «Китап уку - иң яхшы белем алу» һ. б.

Китап уку - иң яхшы белем алу

План.

  1. Китап - акыллы киңәшче һәм якын дус.

  2. Китаплар тарихыннан.

  3. Китап - дөньяны танып белергә ачкыч.

  4. Китап - белем чишмәсе.

Китап - ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе.

И. Гази.

Китап - иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», - ди П.А. Павленко.

Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар - безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап - канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап - әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку - үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», - ди Р. Декарт.

Россиядә китап басу эшен 1564 нче елда Иван Федоров белән Петр Мстиславец башлап җибәргән.

Дөньяда иң кыйммәтле һәм иң авыр китап - «Изге Иоанн хакыйкате». Ул Швейцария акчасы белән ике мең франк бәяләнә. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бронза тышлыгы гына да 120 килограмм. Йөз илле битле бу китап 300 сарык тиресеннән ясалган иң яхшы пергаменттан эшләнгән. Китапның форматы - 75x64.

Дөньяда иң зур китапханә - Россия дәүләт китапханәсе. Аның шүрлекләрендә егерме ике миллион китап бар. Аларны тезеп кую өчен дә ун километр озынлыктагы киштә кирәк булыр иде. Дөньядагы иң кечкенә китапханә һиндстанның Амритсар шәһәрендә. Кыйммәтле мәрмәрдән салынган, бакыр һәм алтын белән бизәлгән бу китапханәдә бары тик бер генә китап саклана.

Китап - дөньяны танып белергә ярдәм итә торган ачкыч ул. Аңарда кешелек акылының океаны бар. Китап уку - иң яхшы белем алу. Һәр кешенең үзенә ошаган бер китабы була. Бу кеше, китапта язылганнарны һәрвакыт искә төшереп, авырлыкларны җиңә. Минем дә шундый бер китабым бар. Ул - Әсрар Галиевнең «Төнге җыр» әсәре. Анда Бөек Ватан сугышының балалар күңеленә үтеп кергән ачы фаҗигасе һәм совет халкының фашистларга каршы бердәм көрәше тасвирланган.

«Китап - бакча, андагы язулар - шул бакчаның гөлләре», - ди К. Насыйри. Кем укымый, шул бернәрсә турында да уйламый. Белем алуның иң яхшы юлы - уку. Тиеннәрдән сумнар җыелгандай, укылган бөртекләрдән белем туплана. Китап - белем чишмәсе. Китап - безнең заманның тормышы. Китап - бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомернең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше. Китап битләре, керфекләр кебек, күзне ачалар.

Китап - киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең.
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.

V-VIII сыйныфларда әдәби-иҗади (ягъни өйрәнелгән әсәр буенча яздырыла торган) сочинениеләр Ә. Фәйзинең «Тукай» романын, Ф. Әмирханның «Нәҗип», Г. Ибраһимовның «Яз башы», Һ. Такташның «Караборынның дусты», Г. Бөшировның «Туган ягым - яшел бишек» әсәрләрен укыганнан соң яздырыла.

VI сыйныфта «Онытылмас еллар» әсәрен өйрәнеп бетергәч язылачак сочинениегә бер мисал китерик.

Татар крестьяннарының газаплы тормышы

План.

I. И. Газиның «Онытылмас еллар» әсәре.

II. Крестьяннарның авыр тормышын сурәтләгән вакыйгалар:

1. Галиулланың газаплы тормышы;

2. Фатыйманың күргән газаплары;

3. Хәлимнең язмышы.

III. Әсәрнең әһәмияте.

Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» романы өч китаптан тора. Бу романны ул кулына каләм алган көннән башлап, гомеренең соңгы көннәренә хәтле язган. Әсәрдә татар крестьяннарының яңа тормыш өчен көрәшүләре сурәтләнә. Бу әсәре өчен Ибраһим Газига Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Әсәрдә революциягә кадәрге татар крестьяннарының авыр тормышы тасвирлана.

Менә җил капкалы, иске генә йортта яшәүче Галиулла абзый. Ул күп йөргән: шахтада да эшләгән, сал агызучы да булган. Арысландай көчле егет тырышкан да тырышкан, ләкин тормышын яхшырта алмаган. Әнә шундый авыр, газаплы эшләрдә эшләп, ул сәламәтлеген югалткан һәм яшьли үлеп тә киткән.

Галиулла абзый үлгәннән соң хатыны Фатыйма апаның тормышы тагын да авырая. Әнисенең тормышын җиңеләйтү өчен Хәлим эш эзләп карый, ләкин таба алмый. Ачлыктан интеккәч, күрше авылга хәер сорарга китә. Анда бер өйгә кергәч хуҗа әби Хәлимгә бер телем икмәк бирә. Малай аңа зур рәхмәт әйтә. Икмәкнең беразын сындырып ашый да калганын кесәсенә салып куя. Әби:

  • Ашап бетер, нигә кесәңә тыгасың? - дигәч, Хәлим:

  • Анысы әнигә аның, әбекәй, - ди.

Карчык аны кызганудан елап җибәрә.

Ачлы-туклы яшәүгә, авыр эшкә Фатыйма апа да озак түзә алмый, ул да үлеп китә.

Язучы Галиулла абзый һәм Фатыйма апаның, аларның уллары Хәлимнең тормышы аша, безгә патша Россиясендәге бик күп крестьяннарның авыр язмышын күрсәтә.

Әлеге төр сочинениеләрне укучылар өйләрендә язып килсәләр отышлы була. Моның өчен укытучы алдагы дәрестә сочинение планын төзетә. Сочинениенең һәр өлешен саннар белән билгеләп барырга куша. Дәрестә исә укытучы укучыга сочинениесен дөресләп язарга булыша.

Тема сайлау

Сочинение язганда теманы дөрес сайлый белү бик мөһим шарт булуын һич тә истән чыгармаска кирәк. Әмма теманы дөрес сайлау алдан ук тема белән кызыксынган булу, материалларны белү һәм аны аңлау дәрәҗәсенә бәйле.

Сочинение өйдә язу өчен бирелгәндә җиңелрәк: материалны укып чыгарга, өстәмә материал тупларга таләпләр бөтенләй башкача. Шуңа күрә, һич тә икеләнмичә, теманы үзең белгән материалларга нигезләнеп сайлап алырга кирәк.

Имтихан сочинениеләрендә тагын да игътибарлырак булу сорала. Кайбер очракта укучылар образларга характеристика бирүгә багышланган темаларны гына яратып язалар. Әмма имтихан тематикасы андый темалардан гына тормый бит. Үзеңне бик чикләү булыр иде бу.

Мисал өчен IX сыйныфта имтихан өчен бирелгән ике теманы карыйк:

  1. Бар җырымны илгә багышладым,
    Гомеремне дә бирәм халкыма.

М. Җәлил.

  1. Минем тормышымда китап.

Беренче темага язу өчен патриот шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, аеруча Бөек Ватан сугышы чоры иҗатын яхшы белергә кирәк. Икенче темага язганда үзең яратып укый торган китап турында тулы мәгълүматлар бирү белән бергә, китап укуның сиңа ләззәт бирүе, рухи азык булуы турында язу уңышлы булыр иде. Күңелнең иң авыр минутларында китап укып юанасың. Ул - синең «юл күрсәтүче йолдызың».

Югары сыйныф укучыларына «Минем яраткан язучым», «Миңа тәэсир иткән шигъри юллар» кебек темалар да тәкъдим ителә. Мондый темаларга сочинение язганда укучылар үзләре яраткан язучы яки герой, шагыйрьнең шигъри юллары турында гына язалар. Тема ачылмый кала, чөнки ни өчен яратуы турында әйтелми, укучының шәхси мөнәсәбәте сизелми. Шунлыктан бу төр темаларны язу өчен укытучының даими эш алып баруы кирәк.

Сочинениеләр өчен темалар еш кына шигырьләрдән алынып, цитата рәвешендә бирелә.

Мәсәлән:

  1. Янып калсын гомерең маяк булып,
    Үзеңнән соң килгән буынга.

М. Җәлил.

  1. Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен
    Сугыш кырларында үлүе.

Ф. Кәрим.

  1. Тырышса да дошман, шагыйрьләрне
    Аералмый җырдан, халыктан.

И. Юзеев.

Гадәттә мондый темаларны укучылар ирекле темалар дип йөртәләр. Бу - ирекле тема, әмма язучы иҗатын, әсәрләрне сайлауда гына ирекле. Мондый темаларны әдәби материаллардан азат дип аңларга ярамый. Чыгарылыш сыйныфларында бөтен темалар да әдәби материалга нигезләнә.

Югарыда бирелгән өченче теманы ачуда Бөек Ватан сугышында һәлак булган татар язучылары М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Х. Мөҗәй иҗатлары, Газинур Гафиятуллин (Г. Әпсәләмов буенча), Рифгать Миргазизов (Р. Вәлиев буенча) батырлыкларын үрнәк итеп алырга мөмкин.

Ирекле темага язылган сочинениеләрдә укучы материалны сайлауда да, үзенең фикер-аргументларын бирүдә дә ирекле эш итә. Мәсәлән: «Заманга минем мөнәсәбәтем», «Минем замандашым», «Чор һәм без» һәм башка шундый темалар ирекле рәвештә языла. Мондый темалар гадәттә югары уку йортларына керү имтиханнарында еш очрый. Мәсәлән, «Мин депутат булсам...», «Киләчәк һөнәремне ничек күз алдыма китерәм» һ.б.

Туган як, туган якның табигате һәм шуңа охшаш темаларга язылган сочинениеләр ирекле темага керә. Мисал өчен бер өзек китерик.

Туган авылым

Авылым, - син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз учагы.

Р. Закиров.

Туган авылым! Күңелләргә гаҗәеп якын, изге ул! Үзенең туып-үскән җирен уйламаган, сагынмаган кеше бармы икән?

Безнең туган авылыбыз - Тукай районының Калмыя авылы. Ул, әбиләр-бабайлар сөйләве буенча, 16 нчы гасырда оешкан. Монда ул чорда 8 татар, 2 мари, 2 удмурт гаиләсе яшәгән. Диннәре төрле булганлыктан, авылда үзара талашлар, сугышлар килеп чыккан. Удмуртлар һәм марилар Кама елгасының аргы ягына китәргә мәҗбүр булганнар.

Татарлар бу җирдә утырып калганнар, аларга тагын берничә татар гаиләсе килеп кушылган. Авылның исеме дә «калу» сүзеннән «Калмыя» дип йөртелә башлаган. 1918 нче елда Калмыя авылында да совет власте урнаша. Беренче мәктәп барлыкка килә. Анда мәдрәсә бетергән Мөхәммәтдин исемле кеше укыта. Ул укучыларга дин сабагы, Г. Тукай шигырьләрен тыңлата, чигү чигәргә өйрәтә.

Күргәнебезчә, бу теманы ачу өчен укучы туган авылының тарихын, үткәне, бүгенгесе, киләчәге һәм аның хөрмәтле кешеләре, туган авылына мәхәббәте турында язуны урынлы саный.

Димәк, теманы дөрес сайлау эшне дөрес оештыруда, үзеңне эшкә җәлеп итүдә, шуңа омтылыш тудыруда җитди роль уйный. Шуңа күрә иҗади эшләүче әдәбият укытучылары язучыны һәм аның әсәрен өйрәнә башлаган кереш дәрестә үк укучыларга сочинение темаларын тәкъдим итәләр. Укучы сочинениене уңышлы язсын өчен әдәби әсәрне игътибар белән укырга, кирәкле урыннарын билгели барырга һәм өстәмә материал туплый торырга тиеш.

Сочинение темасын дөрес сайлаганнан соң, аның идеясен табу бик мөһим. Сочинениенең темасы белән идеясе бик тыгыз мөнәсәбәттә бирелә. Шулай да аны ачыклап китәргә кирәк. Сочинениенең идеясе һәрвакытта да планның төп өлешенә - 2 нче пунктына туры килә.

Мәсәлән, «Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең бирелеше».

Темадан күренгәнчә, Ф. Әмирханның хатын-кыз язмышына карашын һәм бу теманың аның әсәрләрендә яктыртылуын ачыкларга кирәк. Әдипнең «Хәят» повестенда хатын-кызның рухи байлыгы, үз-үзен тотышы, татар әдәбиятында аңа кадәр иҗат ителгән хатын-кыз образларыннан аерылып тора.

Димәк, сочинениенең идеясе тәкъдим ителгән темадан килеп чыга һәм сайлап алынган материалга нигезләнеп дәлилләнә.

Сочинениенең темасына карап, алган фикерне дәлилләү өчен берничә әдәби әсәргә нигезләнергә кирәк булган очраклар да бар. Сочинение язганда, укучыларның хәзерлегенә карап, аны сыйныфта эшләргә мөмкин, яки сочинение язу күнекмәләре булмаган укучылар өчен консультация вакытында файдаланырга була. Мәсәлән, күрсәтелгән биремнәрнең икесен китерик.

Бирем 1.

М. Җәлилнең иҗаты буенча «Буыннардан буыннарга килер синең җыр» темасына сочинение язу өчен шагыйрьнең «Әйдә, җырым!», «Кичер, илем!», «Дуска», «Ышанма», «Җырларым» шигырьләрен игътибар белән укып, мисаллардан фикер туплагыз.

Бирем 2.

«Г. Камал - комедия остасы» дигән темага сочинение язу өчен, авторның «Беренче театр», «Безнең шәһәрнең серләре», «Бүләк өчен» комедияләрен укыгыз, һәр комедиясе буенча фикерләрегезне караламага язып барыгыз.

План төзү

Сочинениене план нигезендә язу кирәкме? Әгәр эчтәлеге ачылган, грамоталы язылган булса, план булмаса да ярый дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Барлык укучылар да грамоталы, төзек итеп яза аламы соң?

Бик таныш, күңелдән кичерелгән вакыйга, мәсьәлә турында сөйләсәк, алдан план төзибез. Фикер агышында төзеклек, логик бәйләнеш һәм йомгаклап куюны да искә алабыз. Димәк, план сөйләгәндә һәм язма телебездә дә төгәллек, логик бәйләнеш һәм төзек бер система белән эшләү өчен кирәк.

План ярдәмендә сөйләргә һәм язарга өйрәтү күнекмәләрен мәктәптә иң беренче чиратта ана теле һәм әдәбияты укытучысы формалаштыра. Ул - ана теле укытучысының изге бурычы. Укучы яратып укыган китабы, кичергән вакыйгасы турында сөйләгәндә яки сыйныф җыелышларында чыгыш ясаганда шушы күнекмәләрдән файдалана.

План үзенең кыска, әмма мәгънәле булуы белән аерылып тора. Сочинение язганда планны сорау яки хикәя җөмләләр, шулай ук цитаталар белән дә төзергә мөмкин.

Сочинениеләрне планлаштыру буенча әдәбият дәфтәрендә «Сочинениеләрне ничек язарга?» дигән баш астында махсус киңәшләр бирелә. Сочинение язуда планлаштыруның әһәмияте аеруча зур булуга басым ясала. Планлаштыру - сочинениене яртылаш күз алдына китерү дигән сүз.

План белән язарга өйрәтү һәрбер язма өстендә эшләүдә бик мөһим момент исәпләнә. План һәр язманың төп юнәлешен алдан билгеләп бара. Планлаштыруга бигрәк тә өйрәтү характерындагы сочинениеләр белән эшләү барышында басым ясала. Планның һәр өлешенә конкрет язарга өйрәтү (хәтта планның өлешләрен сочинениенең эчтәлегендә язу) кебек моментларны да файдаланырга кирәк. Сочинениеләрне планлаштыру өстендә эшләгәндә аның төп юнәлешләре буенча да кисәтү ясарга кирәк.

I. Кереш. Исеменнән үк билгеле булганча, бу өлештә язылачак темага кереш ясала. Гадәттә ул әсәрнең язылу тарихына, темасына һәм проблемасына бәйле материалларга нигезләнә.

II. Төп өлеш. Бу бүлек сочинениенең темасын ачардай төп материалларга һәм фактларга нигезләнә. Материаллар да, үзләренең актуальлекләренә карап, берничә пунктка бүленеп биреләләр.

III. Йомгаклау. Бу соңгы өлештә язылган теманың әһәмияте, шул темага сочинение авторының мөнәсәбәте турында җыйнап фикер әйтелә. Әмма һәр сочинениедә бу этапларның атамаларын язып тору кирәкми, чөнки бу эш өйрәтү характерындагы сочинение өчен генә кирәк.

VIII сыйныфта «Әсәр ни өчен «Кара йөзләр» дип атала?» (М. Гафури), «Намус» романында хезмәт кешеләрен сурәтләү», «Гариф образы» (Ш. Камал буенча) һәм башка темаларга сочинениеләр яздырыла. Шуларның берничәсенә язылган план белән танышыйк.


Гариф образы
(Ш. Камалның «Акчарлаклар» повесте буенча)

План.

I. Ш.Камалның «Акчарлаклар» повесте.

II. 1. Гариф образы:

а) аның портреты;

б) киләчәккә өметләре;

в) иптәшләренә булган мөгамәләсе.

2. Гариф белән Газизә арасындагы дуслык.

3. Өзелгән өмет.

III. Гариф һәм аның иптәшләре, аларның хыяллары.

VIII сыйныфта «Муса Җәлил - шагыйрь, патриот һәм көрәшче» дигән темага сочинение яздыру тәкъдим ителә. Әдәби-иҗади сочинение язарга яңа гына өйрәнә башлаган укучылар өчен, әлбәттә, бу кыен тема. Шуңа күрә укытучы ярдәмендә план төзелә. Аннары пландагы һәр пункт буенча язылачак материалларның кыскача эчтәлеге сөйләтелә.

VIII сыйныфта сочинение язарга өйрәтүдә кабатлау-йомгаклау дәресләренең роле аеруча зур. Мондый дәресләрдә укучыларның алган белемнәре системага салына, үзләштерү мәсьәләләре тикшерелә.

Сочинениегә хәзерлек (аны планлаштыру, эпиграф сайлау, материал туплау) тәҗрибәле укытучыларның эш практикасында тиешенчә алып барыла.

Аерым темаларны планлаштыру үрнәкләрен китерик.


Кешеләр, үз җирегезне саклагыз!

План.

I. Сугыш - кешелек өчен зур фаҗига.

II. Җир сугышларны күп күрде...

1. Күрмәсәм дә, мин сугыш турында беләм:

а) һәр сугыш үлем, бәхетсезлек, ятимлек китергән,

б) сугыш турындагы фильмнарда җир һәм кеше трагедиясе («Таңнар тыныч иде», «Үз исемеңне онытма» һ.б.).

2. Матур әдәбиятта Ватан сугышы темасы.

III. Сугыш кабатланмасын, җирләр янмасын, гомерләр өзелмәсен.

Э п иг р а ф:

Күк күкрәде, кинәт җил сызгырды,
Җир елады кысып тешләрен.
Нинди ачы бу яшь, нинди кайнар!..
Нишләдең син, җирем, нишләдең?

М. Җәлил.

Тормышта батырлыкка һәрвакыт, һәркайда урын бар

План.

  1. Батырлык.

  2. Батырлык турында уйланырга мәҗбүр иткән вакыйга (әсәр, кеше).

  3. Тормышка мәхәббәт һәм ихтыяр көче тудырган батырлык.

  4. Корчагин һәрчак батырлык символы булды.

  5. Ф. Яруллин - Корчагиннар токымыннан:

а) язмышның шаяруы,

б) тормышка, кешеләргә мәхәббәт,

в) яшәү чыганагы һәм көче.

  1. Ф. Яруллинның тормышы һәм иҗаты миндә соклану һәм хөрмәт уятты.

Эпиграф:

...Каерса да язмыш минем канатымны,
Ала алмас кешеләрне яратуны...

Ф. Яруллин.

Әдәбият дәресләрен сәнгать әсәрләреннән (рәсем, музыка һәм сынлы сәнгать) башка укучыларның хис-тойгыларына тәэсир итәрдәй итеп үткәрү мөмкин түгеллеге һәр укытучыга бәхәссез дә аңлашыла. Шуңа күрә әдәбият укыту программасында һәм дәреслекләрендә Х. Якупов, Л. Фәттахов, И. Шишкин, И. Левитан, А. Пластов һәм башка рәссамнарның әсәрләреннән үрнәкләр бирелгән.

Тәҗрибәдән күренгәнчә, мәктәпләрдә картиналар белән эшләүнең төрле алымнары бар. Ә менә чын-чынлап сәнгать әсәрен аңларга, танып белергә өйрәтердәй, картиналарга карап соклану хисе тәрбияләрдәй эш җитәрлек түгел.

Укытучы картиналар буенча эшләгәндә, дәреслек материаллары белән генә чикләнмичә, өстәмә чыганакларга мөрәҗәгать итә ала. Дәреслектән тыш рәссамның башка әсәрләреннән булган репродукцияләре белән дә таныштыра ала. Шәһәр шартларында һәм шәһәргә якын мәктәпләрдә эшләүче укытучылар төрле музейларга экскурсия оештыра алалар. Кыскасы, бу эш укытучының тырышлыгына һәм иҗади якын килүенә бәйле.

Картиналардан файдаланып сочинениеләр язу укучыларның картиналарны яхшы аңлавын һәм рәссамның әйтергә теләгән фикерен «укый» алуларына бәйле. Моның өчен алар һәр детальне бик игътибар белән карап, сәнгать әсәренең гомуми эчтәлегендә аның тоткан урынын бәяли белергә тиешләр.

Укучылар, әлбәттә, рәсем сәнгатенең телен, картиналарның композициясен, төсләр сайланышын, ритмын (ул картинадагы предметларның хәрәкәтен, тынлыкны яки аның артык шау-шулы хәрәкәтен күрсәтү өчен хезмәт итә) да игътибарсыз калдырмаска тиешләр.

Билгеле, картина буенча укучыларны сочинениегә хәзерләү шулай ук зарури. Тиешенчә хәзерлек булмый торып, укучылар без тәкъдим иткән картиналарның эчтәлеген ача алмаячаклар.

Картиналарның эчтәлеген «укый алу» өчен укучы аның авторы, бу әсәрнең язылу тарихы белән дә таныш булырга тиеш.

Шуның белән бергә укытучы тарафыннан тәкъдим ителгән сораулар һәм биремнәр картиналарның эчтәлеген ачардай һәм укучының игътибарын аны аңларга юнәлтердәй булырга тиешләр.

Мәсәлән, VIII сыйныфта М. Җәлил иҗатын өйрәнгәннән соң, Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасы буенча сочинение яздырыла. Укытучы дәреснең максатын түбәндәгечә билгели:

  1. картинаның эчтәлеген аңлату һәм аны аңлау күнекмәләре бирү;

  2. бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү;

  3. укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Материал: «Хөкем алдыннан» картинасының репродукциясе, Х. Якуповның портреты, терәк сүзләр язылган карточкалар, диафильм.

Укытучы өчен өстәмә материал: Х. Якупов, «Хөкем алдынан» картинасын язу турында истәлекләр. Фронтовые зарисовки. Казань, 1981; Червонная. Золотой фонд, «Сов. Татария», 1980, 8 май; Файенберг. Халык художнигы. «Соц. Татарстан», 1980, 21 март; «Азат хатын», 1979, №2.

Дәрес барышы.

I. Укучыларны картина белән эшләргә хәзерләү:

а) сыйныфта үтелгән күләмдә М. Җәлил турында укучыларның белемнәрен искә төшерү;

б) М.Җәлил шигырьләреннән картинаның эчтәлегенә туры килердәй шигырь юлларын табу;

в) М. Җәлил иҗаты буенча диафильм яки «Моабит дәфтәре» фильмыннан фрагментлар карау һәм фикер алышу.

II. Картина өстендә эш.

1. Рәссам Х. Якупов турында әңгәмә:

а) Х. Якупов турында нәрсә беләсез?

б) аның нинди әсәрләре сезгә таныш?

в) Х. Якупов иҗатында нинди темалар чагылыш таба?

Укытучы өстәмә чыганакларга нигезләп йомгак ясый.

2. Сораулар ярдәмендә картинаның эчтәлеген ачу:

а) картинаның эчтәлеге нинди чорны хәтерләтә?

б) шагыйрьнең портреты кайсы шигырьләрдәге нинди юлларны искә төшерә?

в) М. Җәлилнең тормышыннан, күз карашыннан нәрсәләр аңлашыла?

г) рәссам картинада нинди төсләргә мөрәҗәгать итә?

д) картинадагы һәр предмет нәрсәне аңлата?

е) «Хөкем алдыннан» картинасы нинди темага багышланган?

Сочинениеләрнең анализыннан күренгәнчә, укучыларның сүз байлыгы бик чикле. Шуңа күрә сочинение язарга өйрәнгәндә укучыларның сүз байлыгын үстерү юнәлешендә актив эш алып барылырга тиеш. Тел байлыгы сай булу (сөйләм ялгышлары турында сүз бара) укучыларның гомуми һәм махсус хәзерлеге түбән булуны күрсәтә.

Танылган методистлар М.А. Рыбникова, В.А. Добромыслов, М.Т. Барановларның хезмәтләреннән күренгәнчә, укучыларның тел байлыгын үстерүнең уңышлы алымы - сүзләрнең тематик һәм лексик-семантик группалары белән эшләү. Шуңа күрә, нинди материалга нигезләнеп сочинение язылуга карамастан, бу теманы ачуда файдаланырдай сүзләр группасы бирелергә тиеш.

Мәсәлән, Х. Якуповның «Хөкем алдыннан» картинасының эчтәлеген ачу өчен укучыларга ярдәмгә түбәндәге сүзләрне һәм сүзтезмәләрне бирергә мөмкин: горур кыяфәт, какшамас ихтыяр көче, катгый караш, нәфрәт тулы күз карашы, буйсынмаучы, текәлеп карау, үзләре булдыра алмаудан каушау, кан эчүче - вәхшәт, буйсындыра алмаудан, азатлык сөюче халыклар, җыр булып яшәр, җиңүләргә илһамландырыр һ.б. Укытучы укучыларның җавапларыннан соң нәтиҗә ясый, кайберләренә бәя бирә, рәссамның истәлекләреннән өстәмәләр белән тулыландыра. «Хөкем алдыннан» картинасы турында рәссам Х. Якуповның үз истәлекләреннән кайбер юллар китерелә.

«Без фронтовик рәссамнар, Бөек Ватан сугышы турында хәтердә калганнарга мөрәҗәгать итәбез. «Хөкем алдыннан» картинасы герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган.

Муса Җәлилне мин шәхсән белмим. Дөрес, ул сугышка кадәр сәнгать кешеләре белән без укый торган 13 нче мәктәпкә килгән иде. Әмма аның образы минем хәтердә сакланмаган.

1950 нче еллар башында без шагыйрьнең якын дусты композитор Н. Җиһанов белән очраштык. Алар бергә «Алтынчәч» операсын язганнар. Ул миңа Җәлил турында картина язарга тәкъдим итте, ә үзенең «Шагыйрь» дигән опера язачагын әйтте. Шулай итеп, мин «Хөкем алдыннан» картинасын эшли башладым. Ул вакытта әле фашистлар тылында эшләгән Җәлил һәм җөлилчеләрнең яшерен группасы акланмаган булуы картинаны эшләүдә кайбер кыенлыклар тудырып, хәтта саграк эш итү сорала иде.

Мин ул чакта булачак әсәремнең герое турында нәрсә белә идем соң? Ул Волхов фронтында каты яраланган килеш фашистларга әсир булып төшкән һәм аларга каршы эшчәнлеге өчен җәзалап үтерелгән. Яшерен оешмадагы дусларының гильотинода башлары киселгән. Эскизларны эшләү барышында шагыйрьнең фронттагы тормышына артык игътибар итмичә, Җәлилдән сорау алу моментына тукталдым. Миңа нәкъ менә шунда каршылыклы хәл тудыру өчен мөмкинлекләр бар кебек тоелды. Шулай итеп, шагыйрьне фашист башкисәрләре арасында сурәтләргә булдым. Караңгы төрмә бүлмәсе... Диварда фюрер портреты, тәреле әләм, тоткыннар турында мәгълүматлар урнаштырылган шкаф, алгы планда хәтәр һәм үз-үзенә ышанган генерал, ә аның артында бераз иелгән тәрҗемәче. Өстәл янында, телефоннан сөйләшеп, тикшерүче утыра. Кабинетының караңгырак ягында эзәрлекләүләргә хәзерләнүче тагын бер палач. Шул фонда дошманнар оясында кыю һәм рухы сынмаган шагыйрь басып тора. Рәссам өчен аның героеның тышкы кыяфәтен бирү бик мөһим. Бу турыда Җәлилне күреп белгән кешеләрдән ныклап сораштым.

Мин шагыйрьне мәһабәт сынлы, фашистлардан өстен итеп, зур планда бирдем. Җәлилнең йөзен Әминә ханымнан алган фотолар буенча яздым. Аны сакал-мыек үскән каратут йөзле, сызылып киткән озын кашлы, очкын чәчеп торган күзле, яндырып ала торган карашлы итеп ясадым. Өстенә гимнастерка һәм окопларда таушалган фронтовиклар телогрейкасы кидердем. Муенына әсир икәнен күрсәткән билге элдем. Җәлилне хәрби әсир түгел, ә сәяси әсир буларак хөкем иткәннәр. Ихтимал, ул төрмә халатында яки гади киемдә булгандыр. Ә мин тоткынны хәрби киемдә бирдем, чөнки ул сугышчы һәм фашистлар тоткынлыгына да хәрби әсир буларак килеп эләккән. Безнең сугышчының фашистлардан әхлакый өстенлеген һәм аның характер ныклыгын күрсәтәсем килде. Картинадагы образ шагыйрьнең:

Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә, -

дигән шигъри юллары белән аваздаш булырга тиеш.

Ике елдан «Хөкем алдыннан» картинасы эшләнеп бетте. Минем Ватан сугышы чорында фашистларга каршы көрәштә үлемсез батырлыклар эшләгән кыю, милли каһарман образын сурәтлисем килде һәм максатыма ирештем».

Сочинениенең планы күмәк рәвештә төзелә һәм өйдә язып килергә кушыла.

Үзең күргән вакыйгалар, укыган китаплар, караган спектакльләр һәм кинофильмнар турында дәлилләп, үз фикереңне телдән һәм язмача әйтә белү тормышта һәрвакыт кирәк. Ул кешенең белемен һәм культура дәрәҗәсен генә түгел, ә тормыш позициясен билгеләргә дә ярдәм итә.

Укучыда фикер әйтә белү үзеннән-үзе барлыкка килми, аны формалаштыруда ана теле һәм әдәбияты укытучысы даими эш алып барырга тиеш. Укучы әдәбият дәресендә алган белемен тормышта ничек файдалана ала? Үзе укыган китап турында тәэсирләнеп сөйли яки яза аламы? Болар барысы да туган тел укытучысының игътибар үзәгендә торырга тиеш.

Мәктәп программасында укучыларны отзыв (фикер әйтү) язарга өйрәтү турында әйтелсә дә, бу төр сөйләм күнекмәләренә ия булулары аларның белемнәрен тикшерү барышында башка искә алынмый.

Укучыларның фикерләрен анализлаганнан соң, зур кимчелек буларак шуны күрсәтергә кирәк - укучы фикерен әйтү өчен тиешле материалны сайлый белми. Укучының фикере еш кына әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыгуга кайтып кала. Димәк, фикер әйтә белү (отзыв яза белү) күнекмәсе үзеннән-үзе барлыкка килми, эчтәлекне белү белән бергә, фикерне әйтә белү күнекмәсе дә, кирәк.

Отзыв язарга өйрәтүдә ике терминны ачыклап китү кирәк: отзыв - фикер әйтү һәм рецензия - бәя бирү. Отзыв - укылган китап турында кешенең хисләренә, алган тәэсирләренә нигезләнгән фикере. Укучы сурәтләнгән вакыйгалар һәм геройлар турында җитди фикердә тора. Әсәрнең һәр деталенә анализ таләп ителми. Отзыв гадәттә беренче зат исеменнән бара.

Укылган китапка фикер әйтергә өйрәтүдә укытучы тарафыннан бирелгән биремнәрнең роле зур. «Яңа китапны укып чыккач», «Минем яраткан китабым», «Мин килешмим», «Миңа ошаган әсәр», ә югарырак сыйныфларда «Мин фикеремне әйтмичә кала алмыйм» һәм башка шундый биремнәр укучыларны дәлилле мөстәкыйль фикер әйтүгә этәрәчәк. Укыган китапка карата фикер әйтергә өйрәтү - матур әдәбиятны пропагандалауның бер төре. Югары сыйныфларда фикер әйтергә һәм бәя бирергә өйрәтүдә укытучы язучыларның тәнкыйть мәкаләләрен файдаланырга кирәклеген онытмасын иде. Кайбер отзывларны дустыңа хат формасында да яздырырга мөмкин. Караган спектакль һәм кинофильмнар турында фикер әйтә белү өчен укучыларның махсус хәзерлеге кирәк. Моны әдәбият түгәрәкләрендә, факультатив дәресләрдә бирү укучыларда зур кызыксыну тудырыр иде. Укучыларның укыган китапларына отзывларын мәктәптә чыга торган әдәби газеталарда урнаштыру башкалар өчен дә үрнәк булачак.

Мисал өчен V сыйныф укучысының (Азнакай районы) язмасы китерелә.

«Муса абый» повестен укыгач...

«Муса абый» повестен Әнвәр Давыдов язган. Китапта шагыйрь Муса Җәлилнең Волхов фронтындагы көрәшләрдә әсирлеккә эләгүе, фашистларга каршы батырларча көрәшүе сурәтләнә. Повестьны укыганда, шагыйрьнең көчле ихтыярына, тиңдәшсез ныклыгына сокланасың.

Түбәндәге өзекләр игътибарны җәлеп итә:

«Ишекне ябып бикләделәр. Бераздан килеп ишекне ачтылар, аңа сәләмә күлмәк-ыштан ыргыттылар. Кысырыкта, терсәкләрен сыдыра-сыдыра, шагыйрь аларны көчкә генә киде. Ул тагын елмаеп куйды: әкияттәгедәй тиз үзгәрешләр. Хәерчедән - принцка, принцтан хәерчегә әверелү. Ләкин ул принц кебек киенгәндә дә үзен рәхәттә тоймады: ул чакта үзен ут эчендә хис итте, хәзер менә суга китереп ташладылар. Бер - утка, бер - суга. Корычны шулай чыныктыралар түгелме соң? Әйе, бу корыч (шулай чыныктырыр) чыныгып җитәр һәм явызларга хәнҗәр булып кадалыр әле!

Вакыт акрын гына үтә. Караңгы таш тартмада көнне дә, төнне дә белеп булмый. Инде ике көн үтте бугай.

Өченче көн. Хәл бөтенләй бетә. Түзеп булмас кебек. Уйлар вакыт-вакыт бөтенләй буталып китә. Муса, хәлдән таеп, ишеккә ава да башы бәрелә. Тезләре калтырап бөгелә. Ләкин коридорда аяк тавышы ишетелеп, карцер ишеге ачыла башлау белән, ул бөтен көчен җыеп, тагын торып баса. Тезләренең калтыравын дошманга күрсәтмәскә тырыша».

Автор үзенең бу повестенда Муса Җәлил корал белән генә түгел, ә сынмас рухы белән дә дошманнарны җиңә алырлык көчкә ия булуын тасвирлаган. Мәсәлән, әсәрдән тагын бер өзек: «Муса, төз басып, фашистларга карап тора. Ул горур елмая, һәм тәмуг газабы кичергән бу кешенең шушы елмаюы дошманнарга куркыныч булып күренә».

Әсәргә «Муса абый» дип исем бирелгән, чөнки повестьта геройларның тагын берсе - Вил исемле малай вакыйгаларның башында ук, каты яраланып, һушын югалткан Муса абый белән очраша. Аны фашистлардан яшереп алып калырга тырыша. Әмма булдыра алмый. Язмыш аларны кабат очраштыра. Аларның фикерләре уртак була. Вил Муса Җәлилне бик ярата. Муса абый аның өчен батырлык үрнәге була. Вил үзе дә дошманнарга каршы актив көрәшкә тартыла. Монда Муса абыйның роле бик зур. Менә шуңа күрә дә бу повестька «Муса абый» дигән исем куелган.

Әнвәр Давыдовның бу әсәре миңа бик ошады. Повесть безне батырлыкка өнди. Муса Җәлил кебек яшәргә өйрәтә, илеңә тугрылыклы булырга, халык бәхете өчен көрәшергә чакыра.

Мин совет солдатының тиндәшсез батырлыгына, ныклыгына, көчле ихтыярлы булуына сокланам. Әсәрнең тәэсир көче дә әнә шунда. Бу китапны укырга онытмагыз.

Рецензия (бәяләмә) жанры белән эшләү югары сыйныфларга туры килә. Отзыв - бәяләмә жанры белән эшләүнең башлангыч чоры гына. Әсәргә бәя бирү өчен укучы аның эчтәлегеннән тыш сәнгатьчә эшләнешен дә бәяли белергә тиеш. Бу укучыдан әдәби әсәрне укый белү күнекмәләренә ия булу һәм әдәбият теориясеннән билгеле күләмдә әзерлекле булуын сорый. Мондый белемне укучы югары сыйныфларда туплый. Шунлыктан бәяләмә жанры белән эшләү югары сыйныфларга туры килә. Югары сыйныф укучылары әдәби әсәргә программа таләп иткән күләмдә анализ бирә белергә тиешләр.

Бәяләмә жанры белән язылган сочинениегә мисал китерик.

Галия - авыл интеллигенциясенең яңа буыны

План.

I. Яңа тормышта авыл интеллигенциясенең роле.

II. Бездә һәрбер кеше белем алырга хокуклы.

  1. Галия - студент.

  2. Кешенең табигый матурлыгы һәм эчке дөньясы.

  3. Галия Искәндәрнең тар гаиләчелек карашына һөҗүм итә.

  4. Галия - авыл табибы, халыкка хезмәт итә.

III. Галия образының әһәмияте.

Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестенда авыл интеллигенциясенең мактаулы бер вәкиле булган Галия образы сурәтләнә.

Галия образында автор яңа кеше туу һәм формалашуның һәрвакытта да шома гына бармавын ышандырырлык итеп бирә алган. Галия кебек ярлы кызына белем алуга юл ачыла. Ул - рабфак студенты. Бу бәхетне Галия тирәнтен аңлый. Ул бөек кешеләр укыган университет баскычларыннан атлап йөрүе белән горурлана, үзе яшәгән тормыштан тәм таба. Галиянең тормыш юлында артист Искәндәр калкып чыга.

Галия якын мөнәсәбәткә керә торган кешеләр арасында тормышка карашларның да бердәм булырга тиешлеген аңламый әле, тышкы матурлык белән исереп, Искәндәрнең тозагына эләгә. Әмма аңа үз ялгышын төшенергә ярдәм итә. Искәндәр башта Галияне гаилә колына әйләндерергә, җәмгыятьтән аерырга тырыша, аның ана булуына каршы төшә, укуын ташларга куша. Ләкин Галия иренең бу карашларын бер-бер артлы җимерә бара: ул коллективтан аерылмый, җәмәгать эшләрендә катнаша, ана да була, укуын да дәвам иттерә. Искәндәр үзе җиңелә, ул куркакларча эш итә: гаиләсен ташлап кача. Әмма Галия югалып калмый, югары уку йортын тәмамлый һәм Әдрәс авылында өлкән табиб булып эшли башлый. Хезмәткә намус белән каравы, халык белән якыннан аралашуы, ару-талуны белмәс агитатор булуы белән авыл халкының хөрмәтен казана.

Үз ялгышын аңлый, аны төзәтү өчен актив хәрәкәт итә, бертуктаусыз тырышып эшли, яңалыкка омтыла. Галия образы аша яңа кеше туу процессы күрсәтелә.

«Тапшырылмаган хатлар»да катлаулы тормыш күренешләре көчле образлар үрнәгендә бирелгәннәр. Автор үз әсәре белән яшьләрне тәрбияләү эшенә зур өлеш керткән. Чынлап та, яшьләр арасында гаилә мәсьәләсенә җиңел карау күренешләре бар бит әле. Кайберәүләр беренче күрешүдән соң ук гаилә коралар, ләкин өч-дүрт ай да үтми, аерылышу юлын эзләргә тотыналар.

Шунысы кызганыч: автор Искәндәрне ахырынача фаш итми. Андый вак җанлы кешеләрне киң җәмәгатьчелекнең тәнкыйть камчысы аркылы үткәрергә кирәк иде.

IX - XI сыйныфларда сочинение язарга өйрәтү нигезләре

Сочинениеләр өстендә эшләү IX-XI сыйныфларда даими рәвештә алып барыла. Уку елы барышында IX-XI сыйныфларда 8 дән алып 10 га кадәр сочинение яздырылырга тиеш. Шуларның 4 се - мәктәптә, ә калганнары өйдә яздырыла.

Әдәбиятны укытуның башлангыч чорындагы кебек, югары сыйныфларда да укытучының әдәбиятны укыту алымнары сочинение язарга өйрәтүдә төп таяныч хезмәтен үтиләр.

Укытучының кереш һәм күзәтү дәресләре буенча бирелгән лекцияләре нигездә укучылар өчен әдәби темага язылган сочинениенең үрнәген хәтерләтәләр. Укытучы үзенең лекциясендә өйрәнеләчәк темага кереш ясый. Бу теманың төп фикере нәрсә? Аны ничек бирергә һәм нинди фактларга, мисалларга таянып исбатларга? Әйтелгән фикерләр буенча ничек нәтиҗә ясарга? Менә бу алымнарның барысын да тәҗрибәле укытучы үз дәресләре үрнәгендә күрсәтә ала. Укытучының эш алымнарын үзләштерү өчен мондый лекцияләрнең кайберләрең IX сыйныфтан башлап конспектлаштырырга өйрәнергә кирәк.

Эчтәлекне киңәйтеп яки төп фикерне белдереп, кыскартып сөйләү кебек күнегүләр дә укучыларны үз фикерләрен әйтергә өйрәтү юнәлешендә эшләнә.

IX-XI сыйныф укучыларының әдәбиятны нигездә үзләштерә алуы шул сочинениеләрне яза алу сыйфатына бәйле.

IX сыйныфта сочинениенең жанрлары турында тулы белешмә бирелә (монография, мәкалә, очерк, хат, рецензия, аннотация һ.б.). Идея белән бәйле рәвештә тема турында мәгълүмат тирәнәя. Аерым темалар тикшерелә, берничә темага бердәм исем бирелә.

Югары сыйныфларда иҗади мөстәкыйль эшләрнең иң җаваплы һәм катлаулы формасы - сочинениеләр өстендә эшләү. Әдәби сочинение һәм башка төрле иҗади эшләрне алда искә төшерелгәнчә, V-VIII сыйныфларда үткәрелгән мөстәкыйль эшләрдән аерып карарга мөмкин түгел. Ул нигездә бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә тормышка ашырыла (программаның бәйләнешле сөйләм үстерү бүлегендә мондый эшләрнең төрләре шактый күрсәтелгән).

Теоретик яктан якын килгәндә, IX сыйныфта укучылар сочинениенең идеясен һәм темасын ачу, материалны системага салу, аны логик эзлеклелектә бирә белү һәм төрле жанр сочинениеләре белән эшли белү күнекмәләренә ия булырга тиешләр. Ләкин бу күнекмәләр укучыларның тормыш тәҗрибәләре белән баетылгач кына үзләрен аклыйлар.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, югары сыйныф укучылары әдәби материал белән эшли белмиләр. Нинди материалны сайлап алырга? Күләме күпме булырга тиеш? Аңа ничек бәя бирергә? һ.б. Шуңа күрә V-IX сыйныфларда да сочинение язарга өйрәтү билгеле юнәлештә алып барылырга тиеш. Урта мәктәпне тәмамлаганда XI сыйныфта чыгарылыш имтиханында сочинение булуны исәпкә алсак, һәр сыйныфта 2 шәр өйрәтү характерындагы сочинение яздырылырга тиеш.

Берничә моментка тукталыйк.

  1. V-VIII сыйныфларда сочинение язу күнекмәләре югары сыйныфларда нигез итеп алына һәм шуларга таяныла.

  2. Сочинение язганда мөһим булып саналган өйрәтү, күнекмәләр бирү, контроль, бәяләү һәм анализ этапларын истән чыгармаска кирәк.

  3. Язучының иҗатын өйрәнү белән сочинениегә хәзерлек арасында бәйләнеш булырга тиеш.

Сочинение язарга өйрәнү этабы үзе берничә моментны үз эченә ала:

а) язучы иҗатын өйрәнү барышында белем запасын туплау;

б) әдәби әсәрне анализлау процессында язма эшләр үткәрү;

в) сочинение язарга хәзерлеккә багышланган махсус дәресләр үткәрү (сүз кабатлау-йомгаклау дәресләре турында бара);

г) өстәмә материал туплау.

Дәреслек материалына өстәмә рәвештә тәнкыйть әдәбияты һәм башка материаллар тәкъдим ителә.

Югары сыйныф укучыларын сочинениеләргә булган бердәм таләпләр белән таныштыру кирәк. Бердәм таләпләр үз эченә сочинениеләрнең эчтәлеген, композициясен, язылу формасын һәм тышкы оформлениесен дә ала. Аларга түбәндәге төп таләпләр куела.

I. Сочинениенең эчтәлегенә карата:

а) темага туры килү;

б) идея дәрәҗәсенең югарылыгы;

в) һәр әйтелгән фикернең нигезләнүе;

г) цитаталардан дөрес һәм урынлы файдалану;

д) укучының шәхси фикерләре һәм темага шәхси мөнәсәбәте.

Эчтәлегенең бирелүе буенча тикшергәндә теманың ничек ачыклануына, фактларның һәм даталарның дөрес бирелүенә дә игътибар ителә.

II. Сочинениенең композициясенә карата:

а) эчтәлегенең планга туры килүе;

б) планның аерым пунктлары арасында логик бәйләнеш булу;

в) сочинениедә төп өлешләрнең пропорциональлеге;

г) тәмамланган булуы.

III. Сочинениенең теленә карата:

а) грамматик яктан камиллеге;

б) сөйләм һәм стиль дөреслеге;

в) теленең сәнгатьлелеге.

IV. Сочинениенең тышкы оформлениесенә карата:

а) дөрес почерк, кирәк урында кызыл юл һәм полялар калдыру, юлларны тутырып язу;

б) сочинениенең темасына һәм эчтәлегенә туры килерлек эпиграф сайлау. Аны языла торган темага караган әдәби әсәрдән дә, халык авыз иҗатыннан да, башка әдәбияттан да китерергә мөмкин. Сайланган эпиграф куш җәяләр эченә алынмый.

Сочинение өстендә эшләгәндә тагын берничә моментка тукталыйк. Шундыйларның берсе - бирелгән теманы яктыртканда фактик материаллардан файдалану, укучының үз фикерләре, гомумиләштерүләре. Бу исә укучыдан мөстәкыйль фикер йөртә, исбатлаулар ясый, текстка таянып фактлар китерә һәм нәтиҗәләр чыгара, теманы ачарлык киңәйтелгән план төзи белүне таләп итә.

Мисал өчен аерым темаларны планлаштыру һәм сочинение үрнәкләре китерелә.

IX сыйныф

Г. Кандалый - реалист шагыйрь

План.

  1. Г. Кандалый - реалистик поэзияне нигезләүче.

  2. Г. Кандалый иҗатының каршылыклы яклары.

  3. «Мулла белән абыстай» шигыренең идеясе һәм Г. Кандалыйның дингә мөнәсәбәте.

XI сыйныф

Табибларның фидакарь хезмәтләре

(Г. Кутуйныц «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча)

План.

I. Кеше һәм аның турында кайгырту.

II. Табиблар - кеше сәламәтлеге сагында.

1. Галия образы:

а) Галиянең эчке дөньясы;

б) ихтыяр көче;

в) гаилә бөтенлеге өчен көрәше;

г) җәмәгать эшләрендә катнашуы.

2. Галия - гүзәл ана.

3. Әдәбиятта табиб образының бирелеше.

III. Табиб хезмәте - иң кешелекле һәм могҗизалар тудыручы хезмәт.

Бу сочинение Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен үткәннән соң яздырыла.

Өйрәтү сочинениеләрендә укытучы тарафыннан еш кына «Ә син сочинениең белән нәрсә әйтергә теләдең?» дигән сораулар куелырга тиеш. Мондый сораулар язылачак тема буенча укучыга дөрес юнәлеш бирү өчен эшләнә.

Югары сыйныфларда да укытучы тема сайлаганда тормышның үзенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәсәлән, җәмгыятьтәге сәяси вакыйгалар, хезмәт, спорт, мәктәп, яшьләр тормышы, сәяхәтләр, яраткан китаплар һ.б.

Укучылар өчен темалар тәкъдим иткәндә, аларны проблема буларак кую кызыклырак һәм уңышлырак булачак. Мондый темалар укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә, тормыштагы вакыйгалар һәм әдәби әсәрдәге эпизодларны чагыштырып карарга да өйрәтәчәк.

Мәсәлән, VIII сыйныфта М. Фәйзинең «Галиябану» драмасын һәм X сыйныфта Ф. Әмирханның «Хәят» повестен өйрәнгәч, Булатова К.Г. (Әлмәт районы) укучыларга түбәндә китерелгән темага сочинение яздыра.

М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан нәрсә белән аерыла?

План.

I. Әдәбиятта хатын-кыз проблемасы.

II. 1. М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы.

2. Ф.Әмирханның «Хәят» повесте.

3. Галиябанудан Хәят нәрсә белән аерыла:

а) аларның социаль хәле;

б) аларның тышкы һәм эчке матурлыгы;

в) яшәү шартлары.

III. Галиябану - Хәяттан өстен образ.

Без Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын һәм Фатих Әмирханның «Хәят» повестен укып чыктык. Ике әсәрдә дә бер үк проблема - хатын-кыз проблемасы алгы планга куелган. Ләкин ике язучы да бу катлаулы мәсьәләләрне үзенчә хәл итә.

Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ын алыйк. Әсәрнең сюжеты дөнья әдәбиятында күп мәртәбәләр кабатланган мәхәббәт «өчпочмагына» корылган - егет белән кыз бер-берсен өзелеп яраталар, икенче бер егет алар арасына керә. Әмма язучы шушы «өчпочмакны» үзенә хас ысул белән чишә. Аңа үз халкының яшәешенә бәйле мәгънә сала. Шул мәхәббәт өчпочмагына бәйләп, әһәмиятле социаль мәсьәләләр күтәрә. Шуларның иң әһәмиятлесе - элеккеге тормышта хатын-кыз проблемасы. Әсәрнең төп геройлары - Галиябану һәм Хәлил.

Бу ике яшь, кыз һәм егет, бер-берсен үлеп сөяләр. Ләкин аларның араларына бай егет Исмәгыйль килеп керә. Ул Галиябануны хатынлыкка алырга тели. Бу эшкә Исмәгыйльне мәхәббәт түгел, ә бәлки мин-минлек этәрә. Байлык, акча хакимлеге, аның күп кенә кешелек сыйфатларын юкка чыгарып, дан сөю, шөһрәт сөю сыйфатын соң дәрәҗәгә җиткергән. «Миңа намус кыйбат, - ди Исмәгыйль. - Миңа исемне җуймау кыйбат... Миңа Исмәгыйль отылды дигән сүзне ишетмәү кыйбат». Драманың финалы фаҗигале рәвештә тәмамлана: Хәлил үзенең сөйгәне Галиябануны ерткыч Исмәгыйль тырнагыннан коткарган вакытта һәлак була. Ләкин Хәлил үлсә дә, Галиябануның аңа булган мәхәббәте үлми. Бу - саф мәхәббәтнең мораль җиңүен раслый.

Хәзер Фатих Әмирханның «Хәят» повестен карап үтик. Әсәрнең алгы планында хатын-кыз мәсьәләсе тора. Повестьның төп герое - Хәят. Аның турында болай дип әйтә алабыз: татар хатын-кызлары өчен бик типик булмаган шартларга куелган татар кызы ул. Ул вакытларда рус телен үз ана теле кебек үк яхшы белү, рус егетләре һәм кызлары белән аралашу, театр һәм танцыларга йөрү кызларның аз гына өлешенә тия иде. Димәк, болар барысы да Хәятның күп таралмаган һәм тормышта күп очрамый торган тип икәнлеген күрсәтә. Повестьның сюжетын нәрсә тәшкил итә соң? Хәят рус егете студент Михаилны ярата. Ләкин элекке тәртипләр буенча, ул аңа кияүгә чыга алмый. Чөнки Михаил - «кяфер». Хәятка бер генә юл - үз гомерендә бер тапкыр да күрмәгән Салих Фатихов исемле яшь байга кияүгә чыгарга кала. Әсәрне укып чыкканнан соң, без анда катнашмаган, ләкин һәрвакыт алгы планда торган бер образ күрәбез. Бу - кара көч, ягъни татар феодаль буржуаз җәмгыяте. Кара көчнең законы буенча, татар кызларына рус егетләре белән танышырга ярый, ә аларга кияүгә чыгарга ярамый, һәм киресенчә, татар кызлары мөселман егетләренә кияүгә чыгарга тиешләр, ләкин ул егетләр белән танышу тыела. Әмма бу егетләрне иң элек ата белән ана иләктән үткәрергә тиеш. Кем баласы ул, байлыгы, дәрәҗәсе нинди? Кызны ата-ана үзе сайлаган, байлыгы белән тиң кешегә бирәчәк. Буржуаз гаиләнең нигез кагыйдәләре шуны таләп итә. Хәятның сөйгән егете Михаилга кияүгә чыга алмавына да,таныш булмаган әллә нинди татар баена чыгарга тиеш булуына да, барысына да кара көч гаепле. Чөнки ул замандагы күп кешеләргә аның тәэсире зур, шул исәптән Хәятка да. Бу тәэсир аны сөйгән егетеннән аерылып, таныш түгел кешегә кияүгә чыгарга мәҗбүр итә.

Хәзер инде «Галиябану Хәяттан нәрсә белән аерыла?» дигән сорауга җавап бирик. Чыннан да, бу ике әсәрнең төп геройлары бер-берсеннән нинди сыйфатлары белән аерылалар соң?

Әсәрне укып чыккач та, бу ике образ арасындагы беренче төп аерманы күрәсең. Алар - бер-берсенә бөтенләй капма-каршы ике сыйныф вәкилләре. Хәятның атасы Борһан Гыймадов - бай сәүдәгәр һәм аның гаиләсе татарлар аз яши торган шәһәрдә тора. Ул армия өчен кирәк-яраклар җитештерә. Ә Галиябануның әтисе Бәдри агай - урта хәлле авыл крестьяны, ягъни ул ярлылар белән кулаклар арасында тора. Налогның күплеге, җирнең азлыгы һәм авылда да капитал властеның көчәя баруы шушы катлауны икегә аера. Урта хәлле крестьяннарның бик зур күпчелеге бөлгенлеккә төшә, баеп китүчеләр исә бик аз була. Менә шуның өчен безнең Бәдри дә бөлеп, ярлылар хәленә төшүдән коты алынып яши. Аны хәзергә урталар рәтендә тору да канәгатьләндерми. Чөнки урталык ышанычсыз, бүген булмаса, иртәгә түбәнгә очып төшүең бар. Галиябану белән Хәят арасындагы беренче һәм төп аерымлык - аларның социаль хәле.

Икенче аерымлыкка Галиябану белән Хәятның эчке матурлыгына хас сыйфатлар арасында аерма булуны кертәбез. Бу ике образ тышкы матурлык буенча бер-берсеннән аерылмый, ә бәлки охшаш та. Чөнки алар икесе дә бик чибәр. Хәятны, мәсәлән, Әмирхан «алтын кысага куелган портрет» белән чагыштыра. Ә Галиябануны Фәйзи катнашучылар исемлегендә үк «бик матур кыз» дип тәкъдим итә. «Ул төс дисәң, юлыңда башыңны җуярлык», - ди яучы карчык. Авыл егетләре Галиябануга күз өстендәге каш итеп карыйлар. Аңа «сандугачым» дигән исем кушканнар. Кызга атап җырлаганда «кыйгач кашым» дип җибәрәләр. Галиябану үзенең уңганлыгы, җитезлеге, зирәклеге белән аерылып тора. Әтисе аның турында «акылын, фигылен, белемен, җитезлеген, үткерлеген Ходай «мә сиңа» дип биргән дә куйган», - ди. Моңа аның эчке дөньясының гүзәл булуын күрсәтә торган тагын бер сыйфатын өстик. Ул - Галиябануның җыр чыгарырга сәләтле булуы. Галиябану чыгарган көйне авыл яшьләре отып алып, кызның исемен кушып җырлыйлар. Аның теле дә - зыялы кеше теле. «Юлыгызга фәрештәләр гөл сипсен!», «Унөч яшемнән алып йөрәгемә кереп утырган Хәлилем бар чагында, аның кызыксыз байлыгына бер дә исем китми», - дигән сүзләре моны дәлилли. Хәят та эчке матурлыгы белән гүзәл. Ул гаять саф, искиткеч сизгер, тупаслыкны аз гына да кичерә алмый. Горурлык та бар аңарда. Беркатлырак булса да, фикер йөртә дә белә.

Өченче аерымлык - аларның шөгыльләре. Мәсәлән, Хәятны алыйк. Ул өйдә эш эшләми. Аның барлык вакыты театр, танцыларга йөрүгә, рус егетләре һәм кызлары белән аралашырга, рус телен өйрәнүгә китеп бара.

Ә Галиябану исә, киресенчә, - хезмәт кешесе. Ул өйдәге һәммә эшне үзе башкара. Хезмәттән курыкмавы һәм аны сөюе белән Галиябану Хәяттан бик нык аерыла. Ул, кич җитеп эшләр беткәч кенә, кичке уенга чыга, яки үзенең сөйгәне белән очраша. Бу аерымлык Галиябану белән Хәятның социаль хәленә бәйле.

Калган аерымлыклар түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Хәят, әйтеп үткәнебезчә, аз таралган һәм тормышта сирәк очрый торган тип. Ә Галиябану, киресенчә, - тормыштан алынган образ. Моны түбәндәге факт тулысынча диярлек раслый. Пьесаның беренче вариантында Мирхәйдәр Фәйзи тормыштан алынган материалны турыдан-туры файдалана. Драмада Татарстанның элекке Чепья районы Шода авылындагы вакыйгалар тасвирлана. Драматург хәтта кайбер персонажларның исемнәрен дә үзгәртмәгән. Мәсәлән, егетнең исеме Вафа, ә кызныкы Сәгадәтбану була. Ләкин соңгы вариантта аларның исемнәрен Хәлил белән Галиябануга алмаштыра. Әмма ул аларның характер сыйфатларын бик аз үзгәрткән, һәм бу образлар алдагы варианттагы кебек үк халыкчан, тормышчан булып калуларын дәвам иттерәләр.

Хәзер шундый сорауга җавап биреп карыйк. Бу ике образның кайсысы өстенрәк соң? Шушы сорауга барлык сочинениедән чыгып җавап биреп була. Һичшиксез, М. Фәйзинең Галиябануы Ф. Әмирханның Хәятыннан өстенрәк. Чөнки ул халыкчанрак, тормышчанрак һәм рухи яктан Хәятка караганда баерак. Шуның өстенә, табигать кочагында туып үскәнлектән, аның эчке дөньясы да гүзәлрәк. Шулай ук Галиябануның уңганлыгы, җитезлеге, зирәклеге, белеме, җыр чыгарырга сәләтле булуы аны Хәятка караганда өстен итә.

Сочинение язарга өйрәнү процессында үрнәк сочинениеләргә таяну (укып күрсәтү, анализлау) уңышлы алым булачак.

Ирекле сочинениеләрне дә, әдәби әсәрләргә нигезләнеп, төрле жанрларда язарга мөмкин. Мондый төр сочинениеләр укучылардан зур хәзерлек таләп итә. Шунлыктан аларны өйдә яздыру яхшырак. Бу укучыларны төрле чыганаклардан эзләнергә өйрәтә, сочинениене төрле жанрларда язарга мөмкинлек бирә. Андый жанрларга гади хикәяләү жанры, рецензия жанры, хат жанры, истәлек жанры керә. Ирекле темага сочинение язу укучыларның әдәби әсәрләрне яхшы белүенә һәм аңлап укуына, сыйныфтан тыш даими рәвештә әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынуына, үзенең тормыш тәҗрибәсенә таяна алуына бәйле.

Укучыларны бүгенге көн таләпләре нигезендә иҗади язма эшләргә өйрәтүдә сыйныфтан тыш уку белән җитәкчелек итүнең дә роле зур. Укучының әдәбиятны мавыгып укуы, укыган әсәренә фикер әйтә алуы, матур әдәбиятны уку аның көндәлек хаҗәтенә әверелү әдәбият дәресләреннән тыш алып барыла. Сыйныфтан тыш эшләрнең язма формалары (рефератлар, газета һәм әдәби журналга мәкаләләр язу, конкурс сочинениеләрендә катнашу һ.б.) шулай ук укучыларның сөйләм һәм язма тел байлыгын үстерү юнәлешендә алып барыла.

Югары сыйныфларда рефератлар яздыру укытучы тәҗрибәсендә еш кулланыла. Реферат актуаль темага языла, ул мәктәп программасы рамкаларыннан да чыгып китәргә мөмкин. Шуңа күрә реферат еш кына ирекле темага язылган өй сочинениесен хәтерләтә.

Еш кына нинди дә булса темага яки язучы иҗаты буенча юбилейга хәзерләнгәндә иң яхшы сочинениегә конкурс игълан ителә. Әмма конкурс сочинениеләре аны язарга хәзерлек булган мәктәпләрдә генә үткәрелергә тиеш. Мондый сочинениеләргә алдан 2 ай дәвамында хәзерлек алып барыла. Шуннан соң гына үткәрү шартлары турында белдерү ясала.

Иң яхшы сочинениеләр мәктәпнең кулъязма журналларында тупланып барырга тиеш. Мондый сочинениеләр алдагы сыйныфлар өчен, үрнәк сочинениеләр буларак, бай материал ролен үтиләр.

Соңгы вакытта мәктәптә публицистик характердагы сочинениеләр яздыру да киң кулланыла башлады. Шуның белән бергә, фәнни иншалау формасы да киң җәелеп бара. Тәҗрибәдән күренгәнчә, укучыларның күбесе әдәби характердагы сочинениеләрне уңышлырак яза. Бу, билгеле, аларда образлы фикерләүнең көчлерәк булуыннан килә, икенчеләрендә исә фәнни фикерләү өстенлек ала. Ә өченче берәүләре, теге яки бу вакыйгага яки образга карата үз фикерләрен дә өстәп, публицистик планда язарга яраталар.

Сүз юк, темаларның күбесен теләсәң нинди стильдә ачарга була. Әйтик, «Туган мәктәбем» дигән темага сочинениене әдәби сурәтләү яки фәнни иншалау формасында, яки публицистик характерда язарга мөмкин.

Сочинение нинди характерда булмасын, аны язу иҗади эш төсен алырга, укучыларда кызыксыну уятырга тиеш. Ләкин эшнең бу ягына әле игътибар җитәрлек түгел диясе килә.

Һәр сочинениегә рецензия язу кирәклеген дә истән чыгарырга ярамый. Гадәттә шундый сочинениеләр дә очрый - укучы бай материал туплаган, теманы тулы ачкан. Ул «5» ле билгесе белән бәяләнә. Әмма сочинение бу билгедән югарырак. Димәк, рецензиядә ул ачык билгеләнергә тиеш. Рецензия кыска һәм төгәл булуы белән аерыла.

IX сыйныфта имтиханнар өчен тематика VII-IX сыйныфларда программа буенча өйрәнелгән һәм сыйныфтан тыш укылган материаллардан алына. Шуңа күрә V сыйныфтан ук әдәби-иҗади һәм ирекле темаларга язылган сочинениеләр өстендә эшләү даими рәвештә алып барылырга тиеш. Укытучы тематик планда ук конкрет темаларны күрсәтә һәм аны әдәбият кабинетына да элеп куя ала.

Язма имтиханнарга әзерлек

Мәгълүм булганча, мәктәптә ана телен укыту барышында тормышта кирәк булган дәрәҗәдә укучыларга сөйләм һәм язма тел күнекмәләрен аңлату максаты куела. Әмма бу максат мәктәптә белем һәм тәрбия бирү бердәм процесс буларак һәм башка бурычлар - грамматиканы өйрәнү һәм укучыларның фикерләү сәләтен үстерү белән бергә бәйләп алып барылганда гына тормышка ашырылырга мөмкин.

Һәр бәйләнешле сөйләм 3 төрле компонентны яки күнекмәне үз эченә ала: 1) эчтәлек, 2) логик-композицион төзелеш, 3) тел культурасы.

Методик әдәбиятта күбрәк бәйләнешле сөйләмнең логик-композицион ягы эшкәртелгән, ә эчтәлеге һәм тел ягына игътибар әле җитәрлек түгел. Шуңа күрә мәктәптә язма сөйләм теленең иң күп кимчелеге эчтәлек белән теленә туры килә. Тел грамотасызлыгы сүзләрне төгәл кулланмау, җөмлә төзелешендә бертөрлелек, штамплар, кабатлаулар һәм стилистик ялгышлардан тора.

Укучыларны бигрәк тә имтихан сочинениеләре язарга хәзерләгәндә аеруча шушы ике моментка конкрет тукталырга кирәк.

IX сыйныфта язма имтиханнар моңа кадәр ачык темалар буенча үткәрелде. Соңгы елларда IX, XI сыйныфлар өчен чыгарылыш имтиханнарында үзгәрешләр бар. IX сыйныфта сочинение элементлары белән изложение, ә XI сыйныф өчен чыгарылыш имтиханнарында сочинение яздырыла. Ул ачык темалар буенча эшләү хәзер XI сыйныфларда эшләү өчен тәкъдим ителә.

Имтихан тематикасы укытучыдан махсус хәзерлек таләп итми, чөнки ул үз эченә программа таләпләре һәм дәреслек материалларын ала.

Сыйныфта һәм өйдә язылган сочинениеләр дә шул ук тематикадан чыгып бирелә.

Тәҗрибәдән күренгәнчә, имтихан өчен булган темаларны алдан ук бирү, шулар буенча системалы эшләү, сочинениеләрнең сыйфатын күтәрүгә шартлар тудыра.

XI сыйныфта имтихан өчен ирекле темалар да тәкъдим ителә. Андый темаларга язу өчен укучылар Туган ил һәм аны ярату, саклау; батырлык, яраткан һөнәр, кешенең идеалы, кешелек бәхете өчен үзеңне хезмәткә багышлау, фидакарьлек кебек иҗтимагый-сәяси һәм әхлакый категорияләрне аңлауларына таянырга тиешләр. Ирекле темаларга язылган сочинениеләрнең эчтәлеге тулысынча ачылып җитмәү шушы төшенчәләрнең мәгънәсен ачыклый алмауларына бәйледер. Мондый темаларга сочинение язуда сыйныф җитәкчесе, яшьләр эшләре өчен җавап бирүче директор урынбасары, китапханәче һәм башкалар өлешчә җаваплы. Ә ана теле һәм әдәбияты укытучысы турыдан-туры аның сыйфаты өчен җавап бирә.

Ирекле темаларга сочинение язганда укыту процессының ике ягы - белем һәм тәрбия бирү бергә кушыла. Ирекле темага язылган сочинениеләр өчен эпиграф бирү мәҗбүри түгел. Әгәр укучы теманың идея эчтәлеген ачардай эпиграф сайлаган икән, бу, әлбәттә, хупланырга тиеш.

Сочинение язу өчен тәкъдим ителгән темаларны шартлы рәвештә берничә төркемгә берләштерергә мөмкин.

  1. Туган ил, Ватан темасы.

  2. Бөек Ватан сугышында халыкның батырлыгы.

  3. Хезмәт һәм халык бәхете өчен үзеңне хезмәткә багышлау.

  4. Яшьләр тормышыннан.

  5. Мәктәп һәм белем.

  6. Яраткан һөнәр.

  7. Яраткан китабым (язучым).

Мисал өчен беренче темага конкретрак тукталыйк. Туган ил төшенчәсе укучыда мәктәптә уку елларының бөтен дәвамында формалаша. Сочинениегә хәзерлек барышында укытучы укучыларда Туган ил, Туган як, милләтара дуслык, Туган якны (илне) ярату төшенчәләренең эчтәлеген тагын да киңәйтү һәм тирәнәйтү өстендә эшләргә тиеш. Бу эштә укучыларның туган төбәгенә булган изге хисләренә таяну уңай тәэсир бирәчәк. Укучыларны бер моментта кисәтергә кирәк. Алар туган якларын матурлыгы, байлыгы өчен яратулары турында гына язалар. Ә байлыгы, табигате матур булмаса?!

Туган як турында әңгәмә барышында түбәндәге мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәктер.

  1. Туган якның матурлыгы дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз? Матурлык төшенчәсенә нәрсәләр керә?

  2. Туган ягыгызда сезгә аеруча нәрсә кадерле?

  3. Туган ягыгыз тарихында нинди кызыклы сәхифәләр бар? Аларның кайсысы сезгә аеруча тәэсир итә?

  4. Туган ягыгызның сезгә үрнәк булырлык данлы кешеләре кемнәр?

  5. Аның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?

  6. Туган ягыгызга багышланган сәнгать әсәрләре (әдәби әсәр, шигырь, җыр, рәсем сәнгатендә һ.б.).

Редакцияләү һәм күчереп язу

Сочинениене яза башлау кебек, аны тәмамлау да бик мөһим. Өйрәтү характерындагы сочинениеләр өстендә эшләгәндә үк укучыларга үз фикереңне йомгаклап әйтә белү күнекмәләре бирергә кирәк. Үз язмаңның эчтәлегенә туры килгән шигъри юллар белән дә тәмамларга мөмкин.

Язманы караламага язып бетергәч, бик җентекләп укып чыгарга кирәк. Үз язмаңны эшкәртергә өйрәнү чиста кәгазьгә күчереп язудан гына тормый. Ул - редакцияләү, яңабаштан эшләү дигән сүз.

Кайбер укучылар язмаларын хәтта укып та чыкмыйча тапшырырга ашыгалар. Бу исә эшнең сыйфатын шактый төшерүгә китерә.

Үзләренең кулъязмалары өстендә эшләргә өйрәтүдә язучыларның истәлекләреннән кызыклы мисаллар китерү укучыларга шактый тәэсирле булыр иде. Мәсәлән, Л. Толстой үзенең «Сугыш һәм солых» романын 8 мәртәбә күчереп язган. В. Маяковский үзенең шигырьләрен 10-12 шәр мәртәбә яңадан эшкәрткән. Һ. Такташ күбесенчә төнлә язган. Ә аннан соң кат-кат яңадан кайтып төзәткән. Хәтта болай язсам ничек була? - дип, якыннарына укып күрсәтә торган булган.

Сочинение нинди булырга тиеш?

Һәркем өчен дә аның сочинениесе дөрес булу белән бергә кызыклы, тәэсирле булуы да кирәк. Кайбер язмаларны укытучы гына түгел, хәтта сыйныфташлары алдында укыганда тәэсирле була. Сочинениеләрдә сәнгатьнең башка төрләреннән урынлы файдалана белү аның эчтәлеген тулыландырачак һәм эмоциональлеген арттырачак.

Аерым темаларга сочинение һәм план үрнәкләре

Җырга әйләнгән исем

Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.

М. Җәлил.

Күптән түгел бөтен кешелек дөньясы сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең зур юбилеен билгеләп үтте. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.

Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.

Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша. Гүзәл тормышын ул туган иле өчен корбан иткәнлегенә нык ышанган хәлдә төгәлли.

Батырлык һәм илгә тугрылыкны
Шушы үлем белән белдерик, -

ди ул үзе белән бергә тоткынлыкта фашизмга каршы көрәшүче Абдулла Алишка.

Шагыйрь үзенең соңгы сулышын алганда да үлемсез батырлык эшләвенә ышана:

Туфрак күмәр төнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне.
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?

Муса Җәлил үлемнән курыкмый, һәм «бәлки менә шушы үлем безгә мәңге яшәү китерер» дип горурлана. Туган илдә аларның хыяллары чәчәк атачак, алар шуңа инанганнар һәм шуның белән юанганнар.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Муса Җәлил Совет Армиясе сафларына баса. Совет халкы кичергән зур сынау көннәрендә шагыйрь үзенең Ватан алдындагы бурычын тулысынча аңлап эш итә, үзенең үткен каләмен фашизмны тар-мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерә.

Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
Җырым иде антым:
Яшәсәм дә,
Үлсәм дә тик туган ил өчен!

Шагыйрь совет кешеләрен сугышта да, тылда да тулысынча фашизмга каршы көрәшергә чакыра. Бөек бәрелешләр барган утлы кырларда, фашистлар яудырган туплар астында йөргәндә, Муса Җәлил үзенең әсәрләрендә күперне шартлатып, дошман утыннан һәлак булган партизанның батырлыгын сурәтли, фашистлар тарафыннан үтерелгән сабый өчен соңгы тамчы канына кадәр сугышырга ант биргән солдатлар турында җырлый. Ләкин Мусага җиңү язының үзен күрергә насыйп булмый. 1942 нче елның июнендә Волхов фронтындагы каты сугышлар вакытында авыр яраланып аңын җуя: фашистлар аны әсир итәләр. Көрәшче шагыйрьнең тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Дошманнар белән көрәштә чыныккан шагыйрь бөтен көченә коллык богауларын өзеп ташларга тырыша. Ул, аңына килү белән үк, үзенең нинди хурлыкка төшүен аңлый, һәм шунда ук, туган иленә мөрәҗәгать итеп, совет солдаты дигән бөек исемне аклый алмавы өчен гафу үтенә:

Кичер мине, илем, синең бөек
Исемең белән килеп сугышка,
Данлы үлем белән күмелмәдем
Бу тәнемне соңгы сулышта.

Җәлил, совет солдатлары арасында ышанычлы әсирләр табып, концлагерьдан күмәк качу оештыра. Листовкалар, прокламацияләр яза, әсирләр арасында тарата. Фашистлар, кулларына күренекле татар совет шагыйре эләккәнне белеп, Мусаны Берлинга озаталар. Ләкин Муса монда да туктап калмый. Ул немецлар тәкъдим иткән вазифага риза була, чөнки бу эштә аңа партизаннар белән элемтә урнаштырырга мөмкинлекләр булачак. Ләкин бер сатлыкҗан яшерен оешма серен дошманнарга сөйләп бирә. Җәлилчеләрне каты сак астына алалар. Батыр көрәшчеләр соңгы сәгатьләр якынлашуын сизәләр. Муса да шигырьләрен төрле кешеләргә тапшыра, аларны туган иленә алып кайтып җиткерүләрен үтенә.

1944 нче ел, 25 нче август. Бу дәһшәтле көнне патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның унбер көрәштәшенең тормыш юлына нокта куела. Ләкин бернинди явыз үлем, бернинди дошман гильотинасы аны безнең арадан алып китә алмый. Муса Җәлил - үлемсез. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Үзенең үлемсез шигырьләрендә яши.

Тормышым минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Муса Җәлил һәм башка көрәшчеләрнең гомере - героик симфония. Аның соңгы аккордлары искиткеч! Бер мәһабәт һәм тарихи моң булып яңгырый. Ул кешеләрнең җанын тетрәтә һәм сугыш кырында туган җырларның һәрвакыт сугышчан сафта калуы турында сөйли.

Муса Җәлил - патриот шагыйрь. Халкыбызның олы җанлы батыр улын, бөек гражданинын бөтен прогрессив кешелек зур ихтирам белән телгә ала.

Каның белән язган җырларыңны
Тетрәп укый сине бөтен җир,
Буыннардан буыннарга килер,
Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!

Җәлил кебек ватанпәрвәр өчен моннан да зуррак бүләкнең булуы мөмкинме икән? Җәлил турында нинди генә матур сүзләр әйтсәң дә, аз булыр кебек. Бары тик аның үзенең сүзләре белән әйтәсе килә:

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Икмәк - тормыш нигезе

План.

I. Күктә кояш, җирдә икмәк - мәңгелек.

II. Икмәк - асылташлардан да кыйммәтрәк.

  1. Яшәү көче - икмәктә.

  2. Икмәккә табыну. Икмәк турында халык.

  3. Икмәк юлы авыр һәм мактаулы.

  4. Икмәк турында язылган әсәрләр.

III. Икмәкнең кадерен бел, игенче хезмәтен хөрмәт ит.


Икмәк - игенченең җан җылысы,
Җир-анага кадер-хөрмәте.
Яшәү чыганагы ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне.

Э. Мөэминова.

Икмәк! Шулай дип авыз тутырып әйттең исә, тәмле исе белән борыннарны кытыклап, өсте алтынга манылган сыман сап-сары, күпереп пешкән ипи күз алдына килә. Икмәкне олылап, безнең халык телендә күпме генә әйтемнәр, хикәяләр тумаган! Менә шулардай берсе: «Көннәрдән бер көнне әнисе улына икмәк кыерчыгы тоттыра. «Балдан да татлырак булгач кына ашарсың. Татлы булмаса, үзең чәчеп, үзең игәрсең», - ди. Шуннан ниләр булган - беркем белми. Тик шунысы гына ачык: ул әнисенең сүзләрен гомере буе онытмаган, икмәктән татлырак берни дә юклыгына ышанган».

Әйе, икмәк сүзенең мәгънәсе сабый чактан ук, әбиләр-бабайлар сөйләгән әкиятләрдән «изге» булуы белән янәшәдә торып, күңелдә бик тирәнгә сеңеп калган.

Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да - берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Әллә күп хезмәт куеп үстергәнгә шулаймы соң?

Әгәр берәр җирдә ташланган икмәк сыныгы күренсә, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Кулда күпереп пешкән икмәк. Аннан да бөек нәрсә юк кеше өчен. Тир түкми икмәк үсми, диләр. Бу бик дөрес. Күпме хезмәт куелган аңа. Шуңа бик кадерле ул.

Иген игү борын-борыннан иң изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан бабаларыбыз әйбәтләп мунча кергән, иң чиста күлмәкләрен кигән. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Шундый заман булган, гасырлар буена крестьян иген иккән, бер түтәрәм җире өстендә сука белән җәфа чиккән, чабагачы белән ашлык суккан, урак урып, аркасына бөкре чыккан. Инде крестьян кулланган борынгы эш коралларының исемнәре генә калды. Безнең буын аларны музейларда гына күрә ала. Хәзер барысы да башка. Техниканы әйтеп торасы да юк. Күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Елларның да төрлесе килеп торган, кырыслары, тынычлары, сугышлары...

Беренче бишьеллыклар, коллективлашу чорлары, өр-яңа колхоз-совхозлар... Хәзер без башка заманда яшибез. Әмма икмәк элеккечә үк кадерле. Кулымдагы икмәктән дә бөек нәрсә юк минем өчен. Әллә аның аша әби-бабайларыбызның тамызган тир тәмен тойганга шулаймы соң?! Тырыш хезмәт, түккән тирләр җилгә китми, җирдә ятмый. Җир дә үзенең юмарт сые белән игенчегә игелек күрсәтә. Кулда икмәк. Аңа карасаң, гүя сабыйлар елмаюын, чал чәчле аналар рәхмәтен, иркен кырларыбыз матурлыгын, игенченең горур күз карашын тоясың. Шушы икмәк өчен мең-мең рәхмәт әйтәсе килә игенчегә. Яңа үрләр яулаганда яңа ачышлар һәм уңышлар сезгә, хөрмәтле игенчеләр!

Җир йөзендә икмәктән дә изге нәрсә бармы икән?! Менә шуңа күрә халык игенчене ихтирам итә, аңа дан җырлый. Икмәк булганда җирдә яңа җыр туа.

Безнең язучылар күп кенә әсәрләрен игенчегә багышлыйлар. Мәсәлән, Г. Бәшировның «Намус» романы. Әсәр тулысы белән игенче хезмәтенә багышланган. Анда колхозчыларның сугыш елларындагы батыр хезмәте, фронт белән тылның бердәмлеге, Ватан сугышының иң авыр, иң газаплы чоры- 1942 нче елда немец фашистларының Идел буена - Сталинградка килеп җиткән көннәрендә Татарстан халкының, бигрәк тә хатын-кызларның, яшьләрнең тырыш хезмәте күрсәтелә.

Әсәрнең үзәгендә Нәфисә бригадасының мул уңыш үстерү өчен көрәшен сурәтләгән вакыйгалар ята. Авыр сугыш елларында һәр гектардан йөз кырык тугызар пот уңыш алу җиңел булмый, әлбәттә. Моның өчен Нәфисәләргә нык тырышырга, күп тир түгәргә туры килә.

Җир караганны ярата, ди халык. Шуны истә тотып, алар бодай җиренә инештән көз буе ләм ташыйлар. Күз ачмаслык бураннарда, билдән көрт ерып, кар тоталар. Кыш буена нихәтле тирес чыгаралар, күпме көл җыялар. Бик авыр була аларга. Авыл халкы үзләренең сугыштагы авылдашлары өчен, илнең җиңүе өчен үзенең тырыш хезмәтен кызганмый. Алар үзләренең төн йокыларын йокламыйча эшлиләр, чөнки фронтка икмәк кирәк. Менә нинди тырыш игенчеләребез булган безнең авыр сугыш елларында! Аларның хезмәте зур ихтирамга лаек.

Икмәк - туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе.

«Икмәк - ул тормыш, ул Ана, Ватан, мәхәббәт кебек үк мәңгелек. Икмәк - ул безнең көчебез, куәтебез, илһамыбыз, рәхәтебез», - дигән танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов.

Тынычлык, сугыш һәм XX гасыр

Бәхетле бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья белән исәнләшкәндәй, беренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез шатланган ана, елмаеп, нәни сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабатлый: «Син дөньяга килдең, син бәхетле, илебезнең киләчәге синең кулда».

Әйе, безнең илебездә һәрбер ана үз сабыена сөенеп, зур өмет белән ышанып карый. Чөнки ул аны туган иленең киләчәген дәвам итүче, тынычлыгын саклаучы итеп үстерә. Әгәр дә нәни сабыеның гөнаһсыз чиста күзләренә карап аның кайчан да булса үз иленә, халкына кан-яшь алып килүче явыз җәллад яисә кемгәдер бил бөгүче мескен кол булуы күз алдына килсә, аның бәхетле буласына ышаныр идеме икән аналар?

Бәхетле бул, балам! Кайсы гына ана үз баласына бу изге теләкне теләмәде икән? 1941 нче елның 22 нче июнь таңында илебезне, туган Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклап калырга, аның азатлыгы, тынычлыгы өчен гомерләрен кызганмыйча көрәшергә ант иткән һәм антларын изге кайнар каннары белән үтәгән миллионнарча ир-егетләрнең, хатын-кызларның, ятим калган кайгылы балаларның газиз аналары да дөньяга килгәндә сабыйларына шушы теләкне теләгәндер. Бәлки халыкны зар елаткан канэчкеч Гитлерның да әнисе улын кешеләргә шәфкатьсез, явыз ерткыч булсын дип түгел, ә иленә лаеклы алмашчы, халыкка шатлык китерүче булсын дип үстергәндер.

Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син тынычлык халкына. Син аның бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән явызларча хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Безнең илнең көчсез, әле ныгып җитмәгән булуыннан файдаланырга теләгәнсеңдер. Ләкин бер хакыйкатьне син аңламагансың. Безнең илебез яшь, көчсез булса да, аның горурланып сөйләрлек, курку белмәс, җиңелмәс батыр уллары, кызлары, шундый батыр йөрәкле балалар үстергән бөек аналары бар. Аларга бәхет төшенчәсе туганда ук, ана сөте белән керә, әнә шуны чын мәгънәсендә аңлау аларга бетмәс-төкәнмәс көч, туган илгә кайнар саф мәхәббәт бирә, әнә шул көч җиңүгә алып килә. Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү таңын каршылады. Юк, җиңел генә бирелмәде безгә тынычлык, шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллион кеше яу кырында ятып калган. Без аларга баш иябез, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәбез.

Тынычлык дошманнары!

Безнең халкыбыз бәхетне туган иленнән, тынычлыктан башка күз алдына да китерми. Сабыйлар күз яше тамган, кешеләрнең канына буялган, аналарның йөрәгенә сагыш-хәсрәт салган, ятимнәрнең бәхетсез язмышлары бәрабәренә яулап алынган байлык, муллык, алтын-көмеш кызыктырмый безне. Ә бәлки, сезнең өчен шушыдыр зур бәхет?

Без киләчәк еллар капкасын бернинди коралсыз - Тынычлык, Дуслык, Туганлык белән янәшә атлап керергә тиешбез һәм шуның өчен көрәшәбез дә.

Мин елның бер атнасын тулысынча тынычлыкка багышлануын теләр идем. Бу атнада бөтен җир шарында бернинди дә корал ясалмасын, һәркем тынычлык өчен эшләсен иде. Мин моны сугыш теләүче илләр өчен дә тәкъдим итәм.

Атом-төш сугышының нинди фаҗига китерүен белә торып, нигә планетабызны корал базасына әйләндерергә?

Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Кайвакыт уйланам. Хыялым ак аргамактай еракларга оча... Бер минут. Әйтерсең бөтен дөнья елмая: кешеләр дә, кояш та, чәчәкләр дә, бөтен тереклек дөньясы да. Бөтен дөнья тып-тын. Тоташ елмаю. Ә еракта ак каеннар шавы. Әнә ни өчен елмая кешеләр. Димәк, әле алар ишетә! Ишетә! Димәк, күңелләрендә матурлыкны тоя белү, тышкы ялтыравыкны гына түгел, эчке рухи матурлыкны тоя белү сакланып калган. Бер генә минутка дөньядагы барлык кешеләр үзара дуслык җепләре аша бер-берсенә бәйләнгән. Чөнки аларның һәммәсенә дә уртак булган елмаю җир шарында патшалык итә.

Әнә шуңа кушылып, мин дә елмаям. Үзем уйлыйм: чыннан да, әгәр җир шарында бер генә минут тоташ елмаю булса, һәм кешеләр бер үк күренештән елмайсалар, шуннан соң да бер-берсенә «сугыш» дип янарлар идеме икән? Шундый матурлыкны бер секунд эчендә көлгә әйләндерергә, юк итәргә куллары барыр идеме икән? Әгәр барса, алар чын күңелдән көлә белмиләр, ә үзләренең явызлыкларын ясалма көлү астында астыртын корал итеп кулланалар. Ләкин бу мөмкин түгел. Әгәр матурлыкның бөтен нечкәлекләрен, үзенә генә хас яңгырашын тоеп елмая икән, димәк, бу - чын елмаю!

Бер генә минут! Барын да онытыгыз! Елмаегыз, кешеләр! Тыңлагыз ак каеннарның серле шаулавын!

Искәндәргә ачык хат

(Г. Кутуйныц «Тапшырылмаган хатлар» повесте героена)

Кешенең бар нәрсәсе дә гүзәл булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, йөрәге дә, уйлары да.

А.П. Чехов.

Исәнмесез, Искәндәр абый!

Гафу итегез, сезне бөтенләй белмөсәм дә, хат язарга булдым. Чөнки мин хатыныгыз Галиянең сезгә язып та җибәрелмичә калган хатларын укып чыктым. Алар мине уйланырга мәҗбүр иттеләр. Миңа 17 яшь, ләкин моңарчы тормышны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне шулкадәр катлаулы буладыр дип уйлаганым юк иде.

Искәндәр абый, әсәрне укый башлаганда ук Галия һәм сезнең язмышыгыз өчен күңелемне курку хисе биләде. Сез - танылган артист, үз эшегезнең остасы. Ә Галия... Нинди гүзәл ул! Ничек хыяллана белә! Тормышында олы максаты бар. Сез берберегезгә шундый пар киләсез, берәр нәрсә генә булмаса ярар иде, бәхетле булсалар ярар иде, дип теләдем мин. Йөрәгем сизгән икән. Галиянең хатларын мин инде эчке бер рәнҗү, кемгәдер үпкә белән укып бетердем. Кемгә икәнен үзем дә аңламадым. Галия - нык ихтыярлы хатын, үз бәхетен барыбер тапты, дип юаттым үземне, соңыннан гына аңладым: сезгә үпкәләгән булганмын икән. Сезнең олы, зур мәхәббәтне ваклавыгызга, шундый бәхетне югалтуыгызга әрнегәнмен. Хәер, соң булса да, сез үзегез дә моны аңлый башлагансыз бугай. Язмыш сезне бүтән Галия кебек кеше белән очраштырмас. Кемне югалтканыгызны бөтен тирәнлеге белән аңладыгызмы икән, Искәндәр абый? Ул сезгә гомере буе тугры булыр иде, сезне сөяр иде, тормышыгызда таяныч, балаларыгызга яхшы ана булыр иде. Аның белән янәшәдә атласагыз, тормышта күп нәрсәгә ирешкән булыр идегез. Килешәсездер, Галия тормышны да сездән тирәнрәк, киңрәк аңлый.

Галия белән сезнең юлларыгыз аерыла. Нигә? Сәбәпләре нәрсәдә? Бу турыда да күп уйладым һәм менә нинди нәтиҗәгә килдем: сез тормышны да сәхнә ясагансыз бит, Искәндәр абый. Галияне дә сәхнәдәгечә сөйгәнсез, авырлыкларны да сәхнәдәгечә җиңгәнсез: пәрдә артына кереп, өстән генә уйлап. Сез тормышка бөтенләй әзерлексез кеше булып чыгасыз. Сезнең чибәрлегегез, купшы сүзләрегез, «өч көнлек» яратуыгыз, бик тиз ялтыравыгын югалтып, ирләргә хас булмаганча ваклыгыгыз, тар күңеллелегез, санаган тиеннәрегез астында күмелеп кала. Ә балаларыгызга булган мөнәсәбәтегезгә килгәндә... Сез үзегезне бик яратасыз, андый кешеләр үзләренең иң якыннарын да бар дип тә белмиләр.

Искәндәр абый, кайбер ирләр тормышның вак якларын гына күреп, вак-төяк эчендә күмелеп калалар. Ә кайберләре, югары менә-менә, тормыш үзәгеннән читкә тайпылалар. Сез кайсылары икән?

Искәндәр абый! Тапшырылмаган хатларны укыгач, мин менә шундыйрак нәтиҗәгә килдем. Дөрес, мин әле бик яшь, тормыш тәҗрибәм дә юк. Ләкин сезнең тормышта ясаган ялгышыгыз безгә, яшьләргә, зур сабак. Кешеләр яшәргә хаталар өстендә өйрәнәләр. Мәхәббәткә сукырларча ышанырга ярамый икән, һәр ялтыраган алтын түгел дигән сүзләр хак икән бит.

Хушыгыз, Искәндәр абый.

Сәлам белән, Румия Закирова.

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал...

План.

I. Халкыбызның тарихы, фаҗигале язмышы.

  1. «Рус җирендә без әсәрле, әзлебез» (Г. Тукай).

  2. Татар халкы тарихында мөһаҗирлек.

II. М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре - татар халкының фаҗигале язмышыннан бер сәхифә ул.

  1. Туган илне ташлап китәргә мәҗбүр иттеләр.

  2. Язмыштан узмыш юк.

  3. Әсәрнең төп геройлары - Мөһаҗирләр - бәйсезлеккә омтылган татар халкының вәкилләре:

а) Таҗи образы - кимсетелүгә, изелүгә протест ул;

б) Сафа образы - татар халкының гомумиләштерелгән (типик) образы;

в) Сәҗидә - олы җанлы, сабыр, ирләренә таяныч булган татар хатын-кызларының җыелма образы.

III. Чит илләрдә йөреп гыйбрәт алган милләттәшләребез белән элемтәләр урнаша.

Җир күчкәнбез,
Ил күчкәнбез,
«А» - эчкән без,
«Ва» - эчкәнбез,
Болгар иле орлыгыннан
Кабат тишелеп үскәнбез...

М. Әгъләмов.

Мөһаҗирлек хәрәкәте безнең татар халкында әүвәл заманнардан ук килә. Революциягә кадәрге елларда ук күченеп китү күп булган. Бу бигрәк тә сәүдәгәр тормышында күп очраган. Алар сәүдә эше белән чит илләрдә йөргәндә, тормышның чагыштырмача яхшы икәнен күргәннәр. Ә Россиядә тормыш татарлар өчен аеруча авыр булган, аларга һәрвакыт «инородец»лар дип караганнар. Үзләренә карата кешеләрчә мөнәсәбәтне тойган татарлар, әлбәттә, чит илләрдә төпләнеп калганнар. Аннан соң гаиләләрен, дус-ишләрен чакыртып алганнар. Әлбәттә, мәҗбүри күченүчеләр дә булган. Алары - я эзәрлекләнүчеләр, я чукындырудан, ачлыктан качып китүчеләр.

Без М. Галәүнең мөһаҗирлек хәрәкәтен чагылдырган «Мөһаҗирләр» исемле романын укыдык. Әсәр кызыклы итеп язылган, тарихи бер чорда татар халкының тормышын, уй-фикерләрен чагылдыра. Әсәрдә төп вакыйга - Мәүлә Колы авылы кешеләренең чит җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр булулары. Геройларның язмышлары, чыннан да, гыйбрәтле, һәркемне уйландырырлык. Сорау туа: нишләп соң алар үзләренең йорт-җирләрен сатып, чит илгә - Төркиягә китәргә карар кылалар? Моның сәбәбе нәрсәдә? Вакыйгалар халык санын алуга бәйле рәвештә башланып китә. Мөселманнар арасында: «Безне чукындырырга телиләр икән», - дигән хәбәр тарала. Халык үз динен алыштырырга, иманын сатарга теләми. Халык ачуы кабарганнан кабара бара. Мәүлә Колы авылы кешеләре становой һәм аның сакчыларын кыйнап кайтарып җибәрәләр. Шуннан соң авылга «Обжор командасы» килеп төшә. Авыл халкын суктыру башлана. Җитмәсә, авылга да хуҗа булып алалар. Ярлы халыкның хәтта соңгы сыерына кадәр суеп ашый башлыйлар. Авыл халкының түземлеге соңгы чигенә җитә. Мондый вакыйгалар башка татар авылларында да була. Шулай итеп, Мәүлә Колы һәм башка татар авылы кешеләре күченеп китү турында уйлый башлыйлар. Алар мөселманнар иленә - Төркиягә күченергә карар кылалар. Беренче булып ярлылар күченә. Барлы-юклы хайваннарын, өйләрен, җирләрен байларга саталар. Ләкин чит җирләрдә аларны беркем дә колач җәеп каршы алмый. Киресенчә, аларга Төркиядә коллар итеп кенә карыйлар.

Әсәрдә төп геройлар: Сафа, Таҗи, Саҗидә. Таҗи образын мин кимсетелүгә, изелүгә протест дип саныйм. Таҗи образы аша барлык татар халкының тормышы сурәтләнә. Безнең татар халкы да гомер буе кимсетелеп, изелеп яшәгән бит. Баштарак Таҗи безнең күз алдыбызга тәртипсез, бунтарь, әшәке кеше буларак килә. Ләкин бала чакта ул андый булмагандыр бит. Моңа ул яшәгән тирәлек гаепле. Таҗи һәрвакыт кимсетелеп, үзенең шундый булуына кимсенеп яши. Аны әбисеннән башка беркем дә яратмый, иркәләми, һәм менә үсеп җиткәч, ул үзенең шундый тормышта яшәвенең сәбәпләрен, гаеплеләрне эзли. Таҗи байлардан рәхимсез үч ала башлый. Ул бары тик үзе кебек ярлыларны гына аңларга тырыша. Таҗиның энесе Сафа - татар ир-егетләренең иң матур сыйфатларын туплаган образ. Ул - эш сөючән, гадел кеше, тормышны ярата. Үзенең уңай сыйфатлары аркасында чит җирләрдә дә югалып калмый. Сабырлык, кешелеклелек шикелле сыйфатлар аңа яшәү көче бирәләр. Сафаның тормышында иң зур урын алып торган кеше - хатыны Саҗидә. Бу әсәрдә миңа иң ошаган образларның берсе ул. Без башка әсәрләрдән татар хатын-кызының гел изелеп кенә, мескенлектә яшәвен күз алдына китерергә өйрәнгәнбез. Ләкин Саҗидә моның нәкъ киресе. Ул иренә һәрвакыт зур таяныч, сердәшче була белә. Бигрәк тә чит җирләрдә язмыш сынавына дучар булганда, аның ярдәме зур була.

Саҗидә - шулай ук үзенә бөтен уңай сыйфатларны туплаган татар хатын-кызы. Күпчелек татар хатыннары ирләренә таяныч була белгәннәр, эшләре белән дә, киңәшләре белән дә ярдәм иткәннәр. Саҗидә белән Сафаны язмыш нык сыный: аларның тугрылыклыгын, кешелеклелеген дә тикшерә. Бер-берсенә таяныч булып, кыенлыкларны җиңеп яшәп ятканда, Саҗидә кинәт үлеп китә. Мең газап кичергән, күп гыйбрәтләр алган Сафа канаты каерылган хәлдә туган авылына кайтып керә.

Менә шулай таралганнар, менә шулай гыйбрәт алганнар безнең татар егетләре һәм кызлары. Күбесе инде кабат туган җирләренә кайта алмаган. «Якын булса да торган җир, сагындыра туган җир», - дип сагынып җырларга гына калган аларга.

Заманалар үзгәрде. Без дә чит илләрдәге милләттәшләребез турында күбрәк белә башладык, хәтта алар белән очраша, аралаша башладык. Безнең мәктәпкә Америка, Австралия һәм Финляндиядән хатлар килеп тора. Аларны безнең милләттәшләребез яза. Чит илләрдә яшәүче Гайшә Рорлих, Ләйлә һәм Сәгыйть Садрилар белән очрашу бәхетенә дә ирештек, алар үзләре безнең мәктәпкә килделәр. Безнең өчен иң гаҗәбе шул булды: чит җирләрдә яшәсәләр дә, алар үз телләренә, диннәренә тугрылыклы булып калганнар. Аларны тарихның усал җилләре дә куркыта алмаган, язмыш сындыра алмаган. Уйлап карасаң, безне ничәмә-ничә йөз мең километрлар, еллар, гасырлар аерып тора. Алар күп нәрсәдән гыйбрәт алганнар. Безгә дә гыйбрәт алырдай нәрсәләр күп әле.

Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш

План.

I. Матурлык (кеше матурлыгы) турында безнең уйлануларыбыз.

II. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш.

  1. Ничек матур булырга, ягъни тышкы матурлыкны гына матурлык дип санап буламы?

  2. Батырлыкта - матурлык.

  3. Кешеләргә файдалы булу - үзе бер матурлык.

  4. Гадилек - үзе бер матурлык.

  5. Хезмәт кешесенең матурлыгы.

  6. Физик яктан матур булып буламы?

  7. Безнең арабызда матур кешеләр яши.

  8. Әдәбиятта матур кеше образлары.

III. Минем идеалым.

Эпиграфлар:

Много есть чудес на свете,

Человек из всех чудесней.

Софокл.

Никакая внешняя прелесть не может быть полной, если она не оживлена внутренней красотой. Красота души разливается подобно таинственному свету по телесной красоте.

В. Гюго.

Приветливость и доброта делают человека не только физически здоровым, но и красивым.

Д.С. Лихачев.

Файдалануөченматериаллар:

Кинофильм: «Чучело».

Әдәбият:

  1. Г. Әпсәләмов. «Ак чәчәкләр».

  2. Ф. Яруллин. «Җилкәннәр җилдә сынала».

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗатында туган ил һәм ирек темасы

План.

I. Ватанны ярату көче.

II. «Яшәсәм дә, үлсәм дә, тик Туган ил өчен!»

  1. Туган илен саклап күтәрелгән шагыйрь сүзе.

  2. «Пистолетым итте хыянәт».

  3. Җәлилнең Туган илгә мәхәббәт, тугрылык, дошманга нәфрәт белән сугарылган шигырьләр циклы.

  4. Шагыйрьнең Туган иле белән аерылу сагышы.

  5. Юк, барыннан да элек, тик булса иде ирек.

  6. Гомеремне дә бирәм халкыма.

III. Синең каршыңда башым иям, Җәлил!

Эпиграф:

Юк, барыннан да элек,

Тик булса иде ирек.

Кылычым булса кынымда,

Карабиным кулымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үләр идем

Данлы сугыш кырында.

М. Җәлил.

Минем замандашым әдәбиятта һәм тормышта

План.

I. Яңа тормышка аяк басу алдыннан уйланулар.

  1. Мин кем, мин нинди?

  2. Кем булырга, нинди булырга?

  3. Үрнәк алырдай замандашларым бармы?

II. Кем син, нинди син, замандашым?

  1. Замандашымны күрә, таный белергә мине нинди китаплар өйрәтте?

  2. Ул антына тугрылыклы булып калды (Рифкать Миргазизов).

III. Минем замандашым үткән буыннарның васыятенә тугрылыклы.

Бәхет турында уйлану

План.

I. Бәхет - кешелек хыялы. Әдәбиятта бәхет темасы.

II. Кеше бәхете.

  1. Кешенең бәхете - көрәштә.

  2. Кешеләргә файдалы булу, аларны бәхетле итү - үзе бер бәхет.

  3. Бәхет - туган җирендә яшәү.

  4. Ярата һәм яраттыра белү - зур бәхет.

  5. Кешенең бәхете - хезмәттә.

III. Мин үз бәхетемне ничек күз алдына китерәм.

Эпиграф:

Ни син, бәхет?

Бер мине генә мени

Бу мәңгелек сорау йоклатмаган.

Гомер буе бер таң көткән кеше,

Гомер буе аңа таң атмаган.

И. Ихсанова.

Файдалану өчен әдәбият:

  1. Кол Гали. «Кыйссаи Йосыф».

  2. Г. Әпсөләмов. «Ак чәчәкләр».

  3. Ш. Хөсәенов. «Мәхәббәт һәм нәфрәт». «Казан утлары». №2, 1991 ел.

  4. М. Маликова. «Күрше бәхете».

  5. Г. Исхакый. «Сөннәтче бабай».

Гүзәл минем туган җирем

Туган ягым - гөлләр иле,
Гөлләр, сөмбелләр иле.
Гөлгә кунып сайрап кына
Үскән былбыллар иле.

Г. Зәйнашева.

Авылыбызда бер калкулык бар. Шул калкулыкка басам да авылымны күзәтәм. Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел күгендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-имәнле калкулык итәгеннән бормалана-бормалана тын инеш аккан. Авылыбыз нигезе өчен нәкъ шушы урынны сайлап алган борынгы ата-бабаларыбыз. Картлар сөйләвенә караганда, авыл атамасы да беренче килеп урнашкан кеше - Юраш атлы бабай исеменнән күчкән.

Бу - минем туган авылым - Иске Юраш, Татарстаныбызның бер почмагы. Җәй кояшының нурларына өртелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра авылым. Мондый төс бары тик минем туган ягыма гына, Татарстаныма гына хастыр. Аның алсулыгы - кояштан, аксыл-сарысы - йортлары буявыннан, ап-агы - ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр авылым чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе. Ирексездән күңелдә шигъри юллар туа:

Җир йөзендә шундый авыл бар -
Тургайлары матур сайрыйлар,
Инеш-чишмәләре агарга
Җырлап торган көйләр сайлыйлар.
Чәчкән, урган тырыш игенче
Җир үбәргә анда тезләнә.
Өстендәге аксыл күлмәге
Кайнар тирдән аның тозлана.
Төрәз каксаң, анда һичкайчан
Кыланмыйлар өйдә юк булып.
Булмаса да йортта әллә ни,
Кунак итә барыбер утыртып.
Халкы аның алтын җәй төсле -
Буламы соң шуны онытып?
Иске Юраш! Шунда яшибез
Керсез күңелләрне җылытып.

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар - җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.

Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.

Татарстан Республикасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан - иң зур республикаларның берсе. Хәзерге көндә җөмһүриятебездә 3,7 миллион кеше яши. Туксаннан артык милләт бар.

Татарстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә! Элегрәк безнең бу исемне әйтергә дә хакыбызны тартып алганнар иде. Татарстан халкының бай табигатьле җирдә яшәп һәм хезмәт сөючән халык булып та, беркайчан да алдынгы илләр кебек мул һәм иркен яшәгәне булмады. Чөнки дәүләтебез ничә еллар буена кемнәргәдер буйсынып яшәде һәм җитештерелгән байлыкларның күбесе югарыдагылар кулына керә барды. Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм... дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Ниһаять, халкыбызның зарыгып көткән көне, көрәшеп алган җиңү сәгате сукты.

Мең тугыз йөз туксанынчы елның утызынчы августы көнне республиканың бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге игълан ителде. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде. Декларация кабул ителгәннән соң, шактый эшләр башкарылды. Элекке Татарстан АССР исеме Татарстан Республикасы дип үзгәртелде. Безнең беренче Президентыбыз сайланды. Бу җаваплы эшкә Минтимер Шәрип улы Шәймиев алынды.

Татарстан промышленносте һәм авыл хуҗалыгы зур үсеш алды. Ул ике йөздән артык промышленность продукциясе чыгара. Шулай ук республикабыз электр энергиясе җитештерү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Машина төзү, нефть чыгару буенча ул бөтен дөньяга танылды. Инде менә ничә дистә еллар буе туган җиребез куеныннан «кара алтын» чыга.

Бөек Ватан сугышы барган елларда, төгәлрәк әйтсәк, мең тугыз йөз кырык өченче елда «Шандыр тавы» итәкләрендә беренче тапкыр нефть табыла. Еллар узган саен нефть чыгару арта һәм илебездәге төп байлыкларның берсе булып тора.

Нефть табылгач, язучыларыбыз бу яңалыкны, әлбәттә, читләтеп үтә алмадылар. Бу өлкәдә Ибраһим Гази «Гади кешеләр», Шамил Бикчурин «Каты токым», Гариф Ахунов «Хәзинә» әсәрләре белән танылды.

Гариф Ахунов «Хәзинә» романында Идел-Урал буйларыннан җир мае эзләү тарихы турында сөйли, ягъни әсәрдә барачак вакыйгаларның гаять әһәмиятле булуын, бу мәсьәлә ничә буын кешеләренең игътибарын җәлеп иткәнен искәртә. Романда сурәтләнгән вакыйгалар Татарстан җирендә бара. Республикада нефть промышленностеның үсеше, андагы хезмәт кешеләренең тыйгысызлыгы, омтылышы күрсәтелә. Хезмәтнең кеше тормышындагы роле ачыклана. Роман нефтьчеләр турында, ләкин ул нефтьчеләр килүдән дә башланмый, Әлмәт шәһәренә беренче таш салынудан да башланмый, ә йөз дә өч яшьлек Йөзлекәй карчыкның үлеме белән башлана. Романда Йөзлекәй карчыкның үлеме тарихи бер вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелә. Йөзлекәй карчык халкыбызның мәгълүм бер чоргы күңел сыйфатларын, мөнәсәбәтләрен үзе белән алып китә. Ләкин тормышның хикмәте аның бөтенләйгә өзелмәвендә, нигезенең буыннан буынга күчә бара алуында! Әйе, Татарстан җиренә яңа тормыш иңә! Нефть белән бергә, яңа заводлар, яңа калалар белән бергә Татарстан җиренә яңарыш чоры килә! Нефть белән бергә Татарстан туфрагында яңа тормыш мөнәсәбәтләре шытып чыга. «Хәзинә» романы шушы катлаулы чор, каты көрәш тудырган яңа мөнәсәбәтләргә, яңа кешеләргә багышланган.

Һәркемгә үз иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне сакларга, ныгытып өйрәнергә кирәк. Үз тарихын, мәдәниятен, телен белгән кеше генә азат, ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала. Горур кеше беркайчан да Туган иленең хәерче, ирексез булуына юл куймый. Күптән түгел үзебезнең район газетасы «Алабуга нуры» битләрендә авылдашыбыз Раиф абый Сәлимовның «Авылыбыз атамалары» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ул анда авылыбыз исеменең килеп чыгышын, тирә-юньдә урнашкан авылларның атамалары нәрсә аңлатканлыгы турында язды.

Татарстанда мең тугыз йөз сиксән сигезенче елда милли хәрәкәт башланды. Бу хәрәкәт «Татар иҗтимагый үзәге» дип аталды. Үз халкы язмышына битараф булмаган һәр кеше бу хәрәкәткә кушылды. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде.

Татар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге әгъзасы булган Фирдәвес абый Хуҗин бу хәрәкәткә үзеннән бик зур өлеш кертә, «Алабуга нуры» газетасы битләрендә әледән-әле чыгып килүче хикәяләрендә татар халкы язмышы, авыл проблемалары белән янып-көеп, борчылуын күрәбез.

Татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын торгызу буенча да эш алып барыла. Бер ел элек авылыбызда мәчет ачылу тантанасы булды. Ата-ана, мәктәп, җәмәгатьчелек биреп бетерә алмаган тәрбияне бәлки дин аша кабул итәр яшьләребез. Мөстәкыйльлек алу, динебезне яңарту, телебезне үстерү, дәүләтебезне тагын да ныгытыр, байлыгыбызны арттырыр, халыклар дуслыгын көчәйтер дип ышанасы килә.

Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә һәм күп кенә башка төбәкләрдә дә күпмилләтле Татарстан көннәре үткәрелә. Татарстанның сәнгать осталары, язучылар төрледән-төрле һәм бай эчтәлекле программа белән баралар. Чөнки халык мәдәнияте гаҗәеп үзлеккә ия: ул кешеләрне берләштерә, мәрхәмәтлерәк итә.

Татарстан көннәре халкыбызның чын дуслык бәйрәменә әверелде. Әйе, бу бәйрәм күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Бу - безнең халкыбыз өчен бик сөенечле хәл.

Татарстанны бүген бөтен дөнья таный. Республикам өчен кичергән горурлык хисләремне шагыйрь Зыя Мансурның изге фикерле шигъри юллары аша белдерәсем килә:

Йөзең нурлы, сулышың киң,
Юлларың иркен синең.
Яхшы җырга тормышың тиң,
И газиз җирем минем!

Акъәби образы - халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыгын гәүдәләндерүче образ
(I вариант)

План.

I. Кереш. Әби-бабайларыбыздан калган мирас.

II. Төп өлеш. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә Акъәби образы.

  1. Буыннар бәйләнеше.

  2. Акъәбинең рухи йөзе.

  3. Үтәлмәгән васыять.

III. Йомгак. Милли рухның уянуы.

Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,
Хәтта кансыз - кемнән өйрәндек?
Усаллыкка, әдәпсезлекләргә
Нинди иләк аша иләндек?
Ата-баба гомер юлымы бу -
Без нинди соң, нинди юл алдык?
Аерылдык җирдән, йолалардан,
Үзебездән үзебез югалдык.

Наҗар Нәҗми.

Иман... Иманлы кеше булу... Халкыбыз аңына бик борынгыдан сеңгән төшенчәләр бу. Иманлы булу - ул динле булу, дингә табынып яшәү дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр буенча тормыш итүне аңлата. Тикмәгә генә әби-бабаларыбыз безне бөтен начар гадәтләрдән тыеп тормыйлар. Пөхтә, чиста, матур итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу - шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан. Кызганычка каршы, бу сыйфатлар күбрәк өлкән буында гына сакланып калган. Революциядән соңгы еллар изге йолаларга, борынгы әхлак нормаларына мөнәсәбәтне үзгәртә.

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә бу мәсьәлә безнең күңелләрне тетрәндерерлек, озакка тынычлыкны югалтып, уйга калырлык итеп күтәрелә. Бу әсәрдә өлкән һәм яшь буын арасындагы мөнәсәбәт, заманнар бәйләнеше кебек гаять мөһим проблемалар үзәктә тора.

Әмирхан Еники фикеренчә, үзеңнең туган төбәгеңне онытмау, ата-анаң нигезенә мәхәббәт, олыларны хөрмәтләү, нечкә, саф күңелле һәм сизгер булу, халкың белән бәйләүче йолаларны үтәү яңа буында җитеп бетми. Хәер, бу яңа буын кешеләренең барысына да кагылмый. Мәсәлән, әсәрдәге шагыйрь болай ди: «...сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Әнә шул син сөйләгән халыкның матур йолалары - бәйрәмнәре-туйлары, уеннары-җырлары - берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә... Халыкның буыннан буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да...»

Хикәянең төп герое - Акъәби. Аксылу, Аккилен, Акҗиңгә, Акъәби - гомере узган саен шулай төрлечә атыйлар бу башкорт карчыгын. Гомере буе пакь күңелле, намуслы, саф җанлы булган ул. Авылыннан, туган җиреннән аерылмаган, хезмәт белән көн күргән, мал-туар, кош-корт асраган, ире белән балаларын тәрбияләгән, аларга югары белем бирә алган. Менә хәзер балалары кайсы кая таралып, заманча яшәп, зур җирләрдә эшләп, шәһәр кешеләре булып беткәннәр. Алар буыннарны ялгап торган җепне югалтканнар, авылга да бик сирәк кайталар, аналарының авылын сагынуын да, аның теләген дә, сагышын да аңламыйлар.

Бер яктан карасаң, аларны да аңлап була кебек: алар - эш кешеләре, вакытлары тар. Әниләрен бөтенләй ташладылар дип тә әйтеп булмый: алар бит Акъәбине шәһәргә алып килеп, аерым бүлмә биреп, тәрбияләп торалар. Әмма ул балаларда аналарына карата игътибарлылык җитеп бетми: алар аналары белән бер утырып сөйләшергә вакыт тапмыйлар, аның соңгы сүзләрен, соңгы васыятен тыңламыйлар. Ә үләр чагы җиткәч, Акъәбине шифаханәгә илтеп салалар. Күзе йомылгач, өйләренә алып кайтып мәшәкатьләнмиләр. Әбине, кәфенләп тә тормыйча, мөселман гореф-гадәтләрен бозып җирлиләр. «Җан биргәндә янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй, тавыш-тынсыз гына киткән дә барган», - ди автор. Аны соңгы юлга озатканда әйтелгән шагыйрь сүзләре дә бик гыйбрәтле: «Кадерле дуслар, без ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык. Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем...»

Гомерләре буе «туган ил», «халык» дип сөйләнгән балаларына ана эчтән генә үпкәли, «Авыл читендәге... кечкенә зиратта аның (атагызның) гәүдәсе ята. Баш очында таш юк... Аның каберен мин дә, тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк... Йә, сезнең җаныгызны бер дә борчымыймы бу нәрсә?»

Зират - халыкның дөньяга, тормышка мөнәсәбәтен, аның әхлакый йөзен, рухын, омтылышларын чагылдырган урын. Акъ-әби кабере дә иренеке төсле югалыр, онытылыр, мөгаен.

Җиргә килеп, гомер чигеп, кешеләргә гел изгелек кылып, авылдашларының күңелендә һаман яшәгән Акъәбидән нәрсә калды соң? Үзенең истәлеге булыр дип, гаилә ядкәре итеп сакларлар дип, сандыгына җыйган «байлыгы»: чулпылары, хәситәләре, муенса-беләзекләре, үз кулы белән суккан кызыл башлы сөлгеләре, хәтфә камзулы, иренең камчысы... Тик бу ядкәрләр берәүне дә кызыктырмый: улы Суфиянны да, кызы Гөлбикәне дә, урыс килене Мария Васильевнаны да, бер кәлимә башкорт сүзе белмәгән оныкларын да. Ананың күңел җылысын салып эшләгән бу соңгы истәлекләре театр гардеробына илтеп тапшырыла.

Хикәянең соңгы битен япканда, шагыйрь Наҗар Нәҗминең сүзләре искә төшә:

Алла да юк хәзер, мулла да юк -
Милләт һәм тел, җыр, моң буталды.
Үз арбаңда башка җырны җырлау
Тыелмады, хәтта хупланды.

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре 1965 нче елда язылган. Шуннан бирле кырык ел чамасы вакыт узып киткән. Әгәр безнең тормышыбыз әсәрдә язылганча дәвам итсә, кем белә, тагын бер егерме-утыз елдан бу әсәр безне болай тетрәндермәс тә иде. Ләкин соңгы бер ун елда безнең милли рухыбыз уяна башлады, тарихыбызга, халкыбызга, аның гадәт-йолаларына, күңел җәүһәрләренә караш тамырдан үзгәрде. Белмим, хәзер кем генә Акъәбинең сандыгындагы ядкәрләргә изге итеп карамас икән?! Хәер, ун ел - тарихта сизелмәслек мизгел бит ул. Урыслашып беткән милләт кешеләрен яңадан иманга китерү - ай-һай, кыен эш! Ләкин, минемчә, акрынлап булса да, халкым кыйбласын табачак.

Әтием минем - укытучы. Дәресләргә ул түбәтәй киеп керә. Аңа карап мәктәбебездәге ир-ат укытучыларның күбесе түбәтәй кия башлады. Энем дә әнидән тектереп алды аны. Анарга карыйм да уйлап куям: «Әле кайчан гына укытучыларны «Алла» сүзен кыстырган өчен, педсоветларда тикшереп, газета битләрендә сүгәләр иде. Бәлки шул укытучылар иманга кайтарыр да безне?!»

...Әбием сандыгын актара: «Менә бу кызыл башлы сөлгене минем әнием суккан. Ә менә бусын синең әниең чикте...» Мин боларны күңелем түренә салам, балаларыма, оныкларыма саклармын дип уйлап куям.

...Әти-әнием белән зиратка барам. Монда минем бабам ята. Тимер чардуган аша кабер ташына карыйм, язуларын укыйм. Зиратта тынлык, фани дөнья мәшәкатьләре онытыла монда. Агачлар шавы аша бабаларымның рухы дәшә кебек: «Мәчетләрне кире торгыздыгыз, дини вәгазьләрне телевизордан тыңлыйсыз, Ураза гаетен, Нәүрүзне, Корбан бәйрәмнәрен олылыйсыз, өлкәннәрне мөселманча соңгы юлга озатасыз. Ләкин бу бит әле мәсьәләнең тышкы ягы гына. Ә кешеләрнең җанында үзгәрешләр барамы соң? Күңелләрдә, чыннан да, иман нуры пәйда булдымы?»

Бу сорауларга җавапны бүген бирү иртәрәктер. Ә шулай да өмет бар.

Мин зираттан тынычланып кайтам. Бабам рухы миңа иман нуры өстәде сыман. Күңелемнән һаман Акъәби белән сөйләшәм. Әле дә ярый шундый изге җаннар бар. Госман Садә дә алар турында бик хаклы әйткән:

Ходайның һәр бирмеш көнен
Дога кылып сәламлиләр
Ил шатлыгы, ил аклыгы -
Ак яулыклы ак әбиләр.

Халкымны сөям мин, аның үткән данлы тарихы белән горурланам, ак әбиләр алдында баш иям. Язмамны башкорт шагыйре Наҗар Нәҗми сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Мин имансыз булыр идем,
Чәчкә кебек сулыр идем,
Синнән башка, милли җаным.

Акъәби образы - халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәләндерүче образ
(II вариант)

План.

I. Кереш. Ә.Еники - кеше күңелен мавыктыргыч тасвирлаучы әдип.

II. Төп өлеш.

  1. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә күтәрелгән иң әһәмиятле мәсьәләләр.

  2. Акъәби образы - халык намусын һәм рухи дөньясындагы сафлыкны гәүдәләндерүче образ:

а) Акъәбинең кешелеклелек сыйфатлары;

б) Акъәби - туган телебез сакчысы;

в) тормышта Акъәбигә охшаш шәхесләр;

г) Акъәбигә балаларының мөнәсәбәте.

III. Йомгаклау.

  1. Акъәбинең васыяте бүгенге көннәргә килеп җиткән.

  2. «Әйтелмәгән васыять» хикәясенең тәрбияви йогынтысы.

«Йомшак кына җәйге җил исә. Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә...

...Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык бер әби кизәк җыеп йөри...»

Ә. Еники.

Татар әдәбиятына без яраткан, без олылап искә алган, хөрмәтләгән Акъәби әнә шулай килеп керә.

«Минем исемем Акбикә, - ди карчык. - Кыз чагымда мине Аксылу дип йөртәләр иде, кияүгә чыккач, Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ә хәзер менә Акъәби...»

Акъәби образын тудырган язучы хакында мин ниләр беләм соң?

Әдәбиятка Әмирхан Еники Сталин режимы хөкем сөргән кара давыллы егерменче еллар уртасында килә.

Башта - тыйнак кына хикәяләр, очерклар яза. Аның исеме Ватан сугышына кадәр бик азларга билгеле була. Ә. Еники 1941 - 1945 нче елларда Ватан сугышында катнаша.

Язучы үзенең әсәрләрендә үтә гади, гадәти, ләкин шуның белән бергә бик кешелекле, тирән мәгънәле, кешеләргә якын, кадерле хәл-әхвәлләрне ала. Ул кеше күңеленең моңарчы без белмәгән якларын чигеп, нәкышләп бирә, рухи гүзәллекне яктырта.

Һәм менә бүген без таң калып укый торган әсәр! Әйтерсең лә ул нәкъ минем, синең һәм бик күпләрнең, милләтемнең намусы, сафлыгы, пакьлеге һәм киләчәге сагында торган әбиләр турында.

Мин кайчакта көмеш чәчле Мәгъзәмә әбиемнең кулларына карап торам. Мондый куллар тагын кемдә бар? Ул куллар кечкенә генә, йомры гына. Ләкин шул кечкенә генә куллар белән минем әбием үз гомерендә нәрсәләр генә эшләмәгән?! Көн туган саен шул кечкенә генә кулларга яңадан-яңа эшләр табыла торган. Менә хәзер дә мин аңа карыйм да Акъәби чалымнарын эзлим.

1965 нче елда язылган «Әйтелмәгән васыять» - безнең бүгенге көнебез һәм киләчәгебез турындагы әсәр. Язучы тарихи барышның киләчәген күпкә алдан күреп, кешелек җәмгыятенә миһербансызлык, таш күңеллелек янаганын кисәтеп язган әсәр бу. «Әйтелмәгән васыять» хикәясенең үзәгендә Акъәби образы тора. Аның тойгы-кичерешләре, үтә кешелекле һәм җитди уй-фикерләре тасвирланган. Бу образда халык рухы, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләре чагылган.

Бу - Акъәбинең авырып шәһәр шифаханәсендә үлүе, васыятен әйтә алмыйча калуы турындагы әсәр генә түгел. Чөнки Акъәби авыру түгел, ул бүген дә сәламәт, без үзебез, безнең җәмгыятебез авыру. Безне терелтер өчен Акъәбиләр күңеле кирәк, бик тә кирәк. Безгә бүген Акъәбиләр кирәк.

Әбием һәм Акъәби бу яктан бер-берсенең игезәге шикелле бик охшашлар.

Акъәби - иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, ирне ир итеп тоткан, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше. Ул гомере буена хәләл көче белән яшәгән. Акъәби балаларын илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгәннәр. Бу аның шатлыгы, куанычы. Ләкин олыгайгач, сафтан чыккач, ул борчыла, өзгәләнә.

Аның балаларының авылдан чыгып китүләренә, туган туфрактан читләшүләренә җаны сыкрана. Җитмәсә, олы улы Суфиян рус кызына өйләнгән. Әби моны башкорт халкыннан йөз чөерү, нәсел-ыруыннан читләшү дип саный. Дөрестән дә, оныклары белән әби сөйләшә алмый, чөнки алар башкортча белмиләр.

Язучы аңа борчылып болай ди: «Аһ, бу тел юклыгы! Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма Суфиян, юньсез, балаларына, ник ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?!» Акъәби балаларына газиз туган телне күз карасыдай кадерләп сакларга кирәк дип васыять әйтеп калдырырга тели.

Гаилә шәҗәрәсен алып бару, нәселнең абруе турында нык кайгырту, гаилә ядкәрләрен кадерләп саклау, зират-каберләргә карата игелекле мөнәсәбәт кебек күркәм сыйфатлар халкыбызның өлкән буыннарны изге итеп санавыннан килә.

Әсәрдә шушы изге җеп өзелә. Акъәбинең васыятен киләчәккә җиткерерлек буыны юк.

Шуңа да әсәрне язучы «Әйтелмәгән васыять» дип атаган.

Тормышта Акъәбигә охшаш шәхесләр шактый. Моңа тиң кешене - үзебезнең Янтуган авылыннан Сәлимә әбине дә искә алып сөйләргә була. Ул Акъәбидән аермалы буларак, ана телен белмәгән оныклары белән аз-маз кыенлык кичереп булса да, рус телендә сөйләшә иде. Әмма юлыма оныклары белән очраганда, өч баласына да гыйлем биреп олы юлга озаткан Сәлимә әбинең күзләрендә әйтеп бетерә алмый торган моңсулык, ниндидер кыенсыну хисләре сыенган була.

Еллар бер-бер артлы үтә тора, әбинең карты якты дөнья белән мәңгегә саубуллаша, балалары төрлесе-төрле якка таралышып бетәләр. Акъәби өйдә берьялгызы торып кала, үзенчә көн күрә. Һәр көнне балаларының кайтып керүләрен өзелеп көтә. Әмма алар сирәк кайталар шул: эшләре күп. Әбинең саулыгы көннән-көн начарлана, урын өсте хастасына әйләнә. Шунысына шөкер: күршеләре аны ташламыйлар, керәләр, хәлен белешеп торалар, чәен куеп эчертәләр, кош-кортын карыйлар, өен җылыталар. Авыл халкы көченнән килгән шәфкать-мәрхәмәтне кызганмый.

Язмышлардан узмыш юк дигәндәй, Акъәбинең дә авылдашлары белән саубуллашып шәһәргә китәр минутлары җитә. Изге туфрактан, авылдашлардан аерылу аңа үтә кыен була. Халкыбыз юкка гына: «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне», - димәгән шул.

Менә ул шәһәрдә, балалары янында. Ул үзе бер бүлмәдә ята. Урын-җире чиста, тамагыннан да өзмиләр, тик әбинең җаны тыныч түгел. Ул чит җирдә, кешеләрдән аерым яши.

Рәхәт булса да торган җир,
Сагындыра туган ил.

Әбинең кызы белән киявенең тормышы үз агымына бара да бара. Еш кына кунаклар да килеп китә, туган-тумачалар гөрләшеп утыра, ялгыз бүлмәдәге карчыкка берәүнең дә исе китми.

Сирәк кенә булса да, оныклар да әби янына кереп чыккалыйлар. Ул вакытта әби аларга күзләрен тутырып карый, җанын борчыган сүзләрне әйтергә тели. Ләкин оныклары: «Ха, бабушка!» яки «Пока, бабушка!» диюдән ары китми, башкортчалап әбиләрен юатырдай сүзләр әйтә алмыйлар.

Акъәбинең сулыш алуы көннән-көн кыенлаша бара. Якты дөнья белән саубуллашыр көннәре якынлаша. Балалары алдына аны соңгы юлга озату мәшәкате килеп баса. Һәртөрле сәбәпләр табып, аның теләгенә каршы килеп, әниләрен больницага озаталар. Үзенчә биредә аңа хөрмәт күрсәтәләр, табиблар карый, күзәтеп тора. Ләкин аңа болар инде файдасыз. Күп тә үтми, әбинең күзләре мәңгегә йомыла.

Әбинең әйтергә теләгән васыятьләренең иң кирәклесе шул иде: «Улым, үтенәм сездән, мине, зинһар, үзебезчә, мөселманча җирли күрегез инде».

Ләкин аның бу теләге кабул булмый. Аны шәригать кушканча түгел, урысча җирлиләр.

Һәр халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан буынга күчеп, сакланып килгән ядкәрләре була. Акъәби дә үзе өчен бик кадерле кайбер нәрсәләрен балаларына төсе итеп калдырырга тели. Ләкин балалары Акъәбинең соңгы теләген тыңларга вакыт та таба алмыйлар, кирәксенмиләр дә. Хәтта ананың соңгы васыятен - аны үзебезчә җирләүне дә тиешенчә оештыра алмыйлар. Акъәби вафат булгач, бу әйберләрнең күбесен театр гардеробына илтеп бирәләр. Ата-бабаларыбызның истәлеге өзелеп калгандай була.

Акъәбинең балалары әниләрен хөрмәт тә итәләр, яраталар да. Ни өчен соң алар аның соңгы теләкләрен ишетеп калырга вакыт таба алмыйлар? Нигә алар Акъәби өчен бик изге булган әйберләрнең кадерен дә белмиләр?

Бу сорауны авылларда яшәүче бик күп ак яулыклы әбиләрнең балаларына бирер идем мин. Чөнки язучы «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә халкымны үтә ягымлы образ - Акъәби итеп гәүдәләндергән. Әсәрдә халкыбызның бүгенге четерекле хәле, язмышы, халык тәкъдире чагылдырылган.

Тугаң туфрактан аерылып, шәһәрләргә күчкән авыл балалары яңа шартларга ияләшергә, төрле милләт кешеләре белән аралашып яшәргә тиеш булалар. Бу аларның рухи дөньясына бик зур йогынты ясый.

Рус мәктәпләрендә укып белем алган татар балаларында милли аң, милли горурлык көче яшеренрәк, зәгыйфьрәк чагыла. Милли аң, милли горурлык - бик табигый, бик кирәкле сыйфат, ул бит милләтчелек түгел. Халыклар арасындагы дуслыкка да аның һич зарары юк. Милли аңын, милли горурлыгын югалткан халык мескен халыкка әйләнә бит, ул тизрәк башкаларга яраклаша - буйсына ук башлый.

«Әйтелмәгән васыять» әсәрендәге йөзьяшәр картның «учагыңда ут сүнмәсен» дигән сүзләре халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен дигәнне аңлата. Акъәбинең теләкләре халык тормышын рухи төссезләндерүгә каршы юнәлгән. Авылның гади карчыгы киләчәк буыннар тормышын мәгънәле, матур итеп күрергә тели.

Рухи байлык үткәннәр, үлгәннәр өчен түгел, безнең өчен - бүгенге һәм киләчәк өчен кирәк.

«Үзенең үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк», - дигән татар халкының күренекле галиме Ш. Мәрҗани.

Талантлы язучы берөзлексез үсә, күтәрелә барган заманның аеруча четерекле мәсьәләләрен кыю рәвештә кузгатып килгән. Әхлак, рухи тәрбиядәге уңышлар белән генә тынычланмыйча, «Әйтелмәгән васыять» хикәясе безне тыйгысызлыкка, җитди уйлануларга чакыра.

Тормышның аяусызлыгын, һәркайсыбызга да олыгаю көннәре җитәчәген күз алдыма китерәм. Без, Акъәбиләрнең оныклары, һәрчак җылы карашыбызны кызганмаска, исәннәрнең кадерен белеп яшәргә тиешбез.

Рәхмәт сезгә, өлкәннәр!

Безнең өчен әкиятле, киң күңелле, олы йөрәкле әбиләр!

Тәрбияви йогынтының поэтик бер формасы булып хәер-фатиха бирү һәм алу, ата-ана догасы, өлкәннәр әйткән теләкләр торган.

Бүген мин дә тормыш дигән зур дөньяга аяк басарга торам. Олы юлга чыгар алдыннан Акъәбине хәтерләткән әбиемнең догаларын, теләкләрен тыңлыйм.

Акъәби турындагы язмамны балачак дустыбыз, танылган шагыйрь Госман Садә сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Ходайның һәр бирмеш көнен

Дога кылып сәламлиләр

Ил шатлыгы, ил аклыгы -

Ак яулыклы ак әбиләр.

Ике телем - ике канатым

Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсеңдә
Тапса фәкать кардәш, туганын.

Хәсән Туфан.

Әнием сөйләгән бер легенда исемә төште. Исеме дә булмаган бер елга ярында ике агай: рус һәм татар кешесе очрашкан. Сөйләшеп киткәннәр. Борынгыдан килгән кунакчыллык гадәте буенча, төенчекләрен ачып уртак табын ясаганнар. Татар агае «аша» ди икән, ә рус «ешь» дип кыстый ди. Шул вакыттан бирле бу елганы «Ашаешь» дип йөртә башлаганнар.

Нигә бу искә төште соң әле?

Чөнки без нәкъ шундый чорда яшибез. Гүя, елганың бер ярында - татар, икенче ярында рус тора. Татар илендә яшибез, руска терәлеп торабыз. Бик элекке заманнардан килгән ике халыкның дуслык хисләре чагылышы булып Агыйделнең кече сеңлесе Ашаешь агып ята...

Минем туган телем бик күптән барлыкка килгән. XVII-XVIII йөзләрдә ул рус дәүләтенең Шәрык илләре белән дипломатик мөнәсәбәтендә зур әһәмияткә ия булган. Менә шуңа күренекле тарихчы М. Худяков: «Руслар дәүләтчелек культурасы нигезләре белән татарлар аша таныштылар», - дип яза. Рус дәүләте исеменнән Төркиягә, Иран, Һиндстан, Монголиягә ул чорда җибәрелгән документлар, башлыча, иске татар телендә язылганнар. Халык шагыйре Хәсән Туфан юкка гына болай димәгән:

Син - минем тере тарихым,

Син - минем киләчәгем.

Тик синдә, газиз туган тел,

Бәхеткә җитәчәгем.

Туган телем язмышы - милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси-иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел - халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган социаль-мәдәни байлыкларының иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе - зиһен байлыгы, һәр милләт кешесе өчен «иң моңлы көй - милли көй, иң матур тел - туган тел». Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була.

Шушы зур бәхетне югалтмас өчен генә дә без үзебезнең татар телен белергә тиешбез. Ана теле яңгырашы белән колакны назласа, ягымлылыгы белән ул күңелне юата, тәэсирлеге белән изгелек хисләре уята. Милләтнең төп күрке - тел һәм моң. Соңгы елларда туган телебезне гамәлгә куюда, укыту-өйрәнүдә беркадәр җанлану булганга мин сөенәм, шатланам. Телевидениенең әлеге темага багышланган тапшыруларын кызыксынып карап барам. Туган телнең мәсьәләләрен яктырткан язмаларга вакытлы матбугатта да урын бирелә. Шул юнәлештә миңа «Мәдәни җомга» газетасының «И туган тел» дигән кушымтасы аеруча ошый. Тел мәсьәләләренә багышланган аерым газета һәм журналлар да күренгәли башлады.

И, кадерле туган телем - татар теле!

Башка телдән бай да түгел һәм ярлы да...

Уйлар, хисләр, сөюләрем, нәфрәтләрем,

Кайгы, хәсрәт, шатлыкларым сыйган бар да.

Туган тел - тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Әгәр туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Татар милләтен тергезү һәм үстерүнең бер чарасы буларак, Татарстан Югары Советы «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы законын әзерләде һәм аны 1992 нче елның 8 нче июлендә кабул итте. Аның нигезендә татар теле рус теле белән тигез дәрәҗәдә дәүләт теле булып үсеш алырга тиеш иде. Кабаттан Югары Совет 1994 нче елның 20 нче июлендә Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Дәүләт программасын раслады, Законны гамәлләштерүңең конкрет юллары күрсәтелде.

Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылмый:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле...

Шул телдә безнең телебез ачылган, шул телдә без беренче тапкыр «әттә-әннә» дип елаганбыз. Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәллеген төшенгәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген, гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.

Тукай рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бүгенге көндә рус телен белү бик мөһим. Без бәләкәйдән үк рус телен бик теләп өйрәнәбез. Чөнки Пушкин, Лермонтов, Достоевский, Толстой әсәрләрен оригиналда укып аңлау безне рухи яктан баета. Икенчедән, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде. Ул телләрнең икесен дә яхшы белү - безнең бурычыбыз. Мин Шәйхи Маннур язган сүзләр белән тулысынча килешәм:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Иң борынгы, моңлы, газиз, матур, саф туган телебезгә галимнәр, язучылар, шагыйрьләр дан җырлаганнар, иҗатларын телгә багышлаганнар. Халык шагыйре Н. Нәҗми, Ә. Атнабаев, Р. Фәйзуллин, Р. Миңнуллин, Г. Зәйнашева һәм башка шагыйрьләрнең тел турында гаҗәп матур сүзләре бар.

Байлык-фәлән теләмәде безгә,

Кичерсәк тә, гәрчә, авыр чак.

Тел ачкычы тели иде әнкәй,

Берәребез юлга җыенсак, -

дип язды Харрас Әюп.

Башкорт шагыйре Рәми Гариповның түбәндәге юллары да гыйбрәтле: илне - ил, халыкны - халык, телне тел берсен-берсе хөрмәт итеп, өйрәнеп, сыешып яшәргә чакыра:

Телне телләр хушсынмаса,

Артылмаслык тау булыр.

Булмаса дуслык - дау булыр,

Дау артыннан яу булыр.

Чыннан да, күп гасырлы бөек тарихында нык сыналган телебезне революциядән соңгы чорда имгәтү, аны рус сүзләре белән чуарлау гадәткә кереп киткән иде. Башкортостанның халык шагыйре Ә. Атнабаев моңа бик борчылды:

Күкрәк сөтедәй саф ана телен

Әйләндердек мама теленә.

Ни урысча, ни татарча белмәс

Имгәтелгән буын тилерә.

Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд тә телләрне өйрәнергә, ләкин аларны бер-берсе белән бутап, телләрне пычратмаска куша:

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүген телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вә ләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.

Мин аның белән килешәм. Телләр белү олы байлык дип исәплим.

Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, аның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше ни хәтле күбрәк тел белсә, шул хәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моңа тарихтан күп мисаллар китерергә булыр иде. Бәлки шуңадыр, әти-әнием мине укырга рус сыйныфына биргәннәр. Фән нигезләрен мин рус телендә өйрәнәм, ә туган телем минем каныма ана сөте белән кергән. Мин башкортча укыйм, бөек Гёте телен - немец телен теләп, яратып өйрәнәм. Ә ике кадерле тел - татар теле һәм рус теле - мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым, ике канатым.

Республикабызда хәзер татар теле һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт теле дип игълан ителде. Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган бу шигыре бүген дә актуаль яңгырый:

Заман миңа: «Югарыга мен!» - дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе - татар теле,

Икенчесе - бөек рус теле!..

Республикам минем
(Юлъязма)

Күтәрелә байракларын
Күпме гасыр катламыннан.
Мәңге яшә, күкрәп яшә,
Туган илем - Татарстан

Наил Касыймов.

Алтын көз. Көз - елның муллык вакыты. Игенчеләр, кара тир тамызып, көнне төнгә ялгап, басу-кырларда үстергән игеннәрен амбарларга ташыдылар һәм киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртү чаралары күрәләр.

Көз - белем йортларында укулар башланган чор. Безнең Казан Дәүләт университеты биналары да үз укучылары белән гөжләп тора.

Мин - булачак журналист. Шул көннәрнең берсендә, һич уйламаганда, туган якларыма кайтып төшәргә туры килде. (Бер атналык ял бирелгән иде.)

Һәр төбәктә уңыш бәйрәме көннәре. Мин дә райондашларымның шушы зур хезмәтчән тантанага әзерлек чорына туры килдем. Ул гына да түгел, актанышлыларның шатлыгын уртаклашырга якташыбыз Минтимер ага Шәймиевнең дә киләчәген белгәч, куанычым эчемә сыймады.

Журналист буларак, мин магнитофон, блокнот һәм язу әсбаплары алдым да авылдашларым белән бергә район үзәгенә юл тоттым.

Көн матур, кояшлы. Игенчеләрнең тырыш хезмәтен зурлагандай, табигатьне кояш нурлары иркәли. Киров авылыннан унбиш чакрым үткәч, Чаллы-Актаныш юлы башлана. Асфальт. Тигез юлдан ит-май тутырылган тартмалар, капчык-капчык ашлык, терлек-туар, кош-корт, печән һәм салам төяп, район үзәгенә машиналар агыла.

Юлның ике ягыннан тезелеп киткән урман полосасы тырыш халкыма һәйкәл булып үскән һәм ул туган ягымның табигатенә өстәмә ямь биреп тора. Әй гүзәл безнең яклар! Әй бездәге матурлык! Көзге табигать эчендә калгач, күңелләр нечкәреп китте, хисләр болыты чорнады.

Чыннан да, Актаныш төбәге - иң гүзәл төбәк. Якташым Р. Закиров юкка гына:

Актанышым, никтер синдә генә

Кайгыларга урын тар сыман.

Кайсы якка күз төбәсәм, шунда.

Көтелмәгән шатлык бар сыман, -

дип горурланып язмаган. Аның турында берсеннән-берсе мавыктыргыч риваятьләр сөйләнә. Имеш, ул кайчандыр Аккошлар иле булган. Ә аккош - табигатьнең йөзек кашы. Бу зиннәтле горур затлар дөньяның иң сөйкемле, иң җимле, иң мәрхәмәтле урынын гына сайлыйлар. Ихтимал, бу риваятьнең нигезендә тирән хаклык ятадыр. Чыннан да, туган ягыбыз - табигатьнең илаһи матур урыны. Халкым әйткәндәй, көрәк сабы тыксаң да үстерә ала торган уңдырышлы туфрагы, урман-суы, тырыш, кунакчыл, итагатьле халкы - аның горурлыгы. Районыбыздан нинди генә күренекле шәхесләр чыкмаган! Биш Советлар Союзы Герое, татар театрының мәшһүр талант иясе һәм трагик артисты М. Мутин, РСФСРның атказанган артисткалары Н. Җиһаншина, Ә. Авзалова, шагыйрь Н. Баян, Г. Афзал, Р. Хәлиуллина, драматург Р. Ишморат, Р. Хисмәтуллин, З. Мәҗитов, Н. Гыйззәтуллин, Э. Шәрифуллиналар белән бергә, үзебезнең мәктәптә белем алган пародияләр остасы Ләбиб Лерон, драматург Данил Салихов һәм җырчы Дәниф Шәрәфетдиновлар белән ничек горурланмыйсың!

Горурлана, бик урынлы горурлана Актаныш халкы. Ә Минтимер ага Шәрип улы Шәймиев - райондашларыбызның йөзе, горурлыгы, ирекле республикамның беренче илбашы. Илбашының якташым булуы миңа зур горурлык өсти.

...Машиналар чаба. Ә мин хыял диңгезендә йөзәм. Очрашу мизгелләре минем күңелемне кытыклый. Күңел тизрәк тантанага - район үзәгенә ашкына.

Машина безне Актаныш аэропортына алып китте. Ниһаять, баскычтан, тыйнак һәм батыр кыяфәте белән безнең кыю йөрәкле болгар бабаларыбызны хәтерләтеп, Минтимер Шәрип улы Шәймиев төште һәм туган төбәгенә аяк басты. Бу - аның туган төбәге. Г. Тукай әйткәнчә: «Монда ул тир тамызган, җир казыган, яшәү иртәсе кабызган».

Президентыбыз, район хакимият башлыгы Аликс Хәбибуллин белән кочаклашып күрешкәннән соң, каршы алучылар белән бик җылы исәнләште. Бу мизгелдә якташларын үз итү дә, туган райондашларының уңышы белән канәгатьләнү хисе дә бар иде.

Мин түзмәдем, батырлыгымны җыеп, кыенсына-кыенсына, Минтимер Шәрип улы Шәймиев янына килдем һәм түбәндәге сорау белән мөрәҗәгать иттем:

- Гафу итегез, Минтимер Шәрипович, сез - туган туфрагыгызда. Бу минутта сез нинди хисләр кичерәсез?

Ул, гадәттәгечә, аз гына елмайды, акыллы күзләрен киң кырларга төбәп, тыныч кына болай диде:

- Мин туган төбәгемдә горурланып басып торам. Сөендерделәр быел якташларым республиканы. Алар бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 31 ц уңыш җыеп алдылар. Татарстан амбарларына 60 мең тонна ашлык керттеләр. Аларны сатудан быел 57 миллиард сум керем көтелә. Якташларым игенчелектә генә түгел, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә дә күркәм эш эшләделәр. Бер ел эчендә 230 километр газ торбасы суздылар. Ике-өч ел эчендә районны тулысынча газлаштыруны максат итеп куйганнар. Мин якты йөз, күтәренке күңел белән якташларымны зур уңышлары илә котларга килдем. Алар шатлыгы - минем дә куанычым, республика сөенече ул, - дип, сүзен төгәлләде Президент. Аның ялкынлы сүзләре магнитофон тасмасына язылып барылды. Рәхмәтемне әйтеп, кунаклар белән бергә мин дә Аеш күмәк хуҗалыгына юл тоттым. Чөнки бүген биредә авыл тарихында ике зур вакыйга - мәктәп һәм балалар бакчасы ачыла, авылның иң беренче газ кергән йортында газ плитәсенең уты кабызыла.

Авыл кешеләре, балалар Минтимер Шәрип улы Шәймиевне бик җылы каршыладылар. Мәктәп һәм балалар бакчасын ачу тантанасы тагы да тәэсирле булды, җыелган халык күзендә куанычлы яшьләр ялтырады. Мин үзем дә бала чагыма кайттым. Аеш укучылары Президентны үзләре сафына хөрмәтле укучы буларак кабул итеп, аңа карандаш, линейка, каләм салынган портфель бүләк иттеләр. Мин янәдән ташыган хисләремне бүлешергә теләдем:

- Гафу итегез, Минтимер Шәрипович. Сезнең кулыгызда - беренче сыйныф укучысына кирәкле уку-язу әсбаплары. Бу мизгелдә нинди хисләр кичерәсез? - дип сорадым.

- Их, яңадан сабый чакка кайтасы иде дә шушы мәктәптә сөенеп укыйсы иде, үткән гомер кире кайтмый шул! Ә без укыганда язарга дәфтәр юк иде. Китап битләренең буш урыннарына язып дәрес хәзерләдек, - дип, бала чагын исенә төшереп алды һәм балаларны якты мәктәпләрдә тырышып укырга чакырды.

Леш халкы белән саубуллашып, Президент Актаныш мәдәният йортында үткәреләчәк бәйрәмгә ашыкты.

Актаныш. Үзәк урам. Урам тулы халык. Алар барысы да бәйрәмчә киенгән. Минем игътибарымны шул җәлеп итте: халыкның йөзендә шатлык, иман нуры, бәхетле елмаю иде.

Юлның ике ягына азык-төлек һәм куллану товарлары тезелгән. Нинди генә нигъмәтләр юк монда! Һәрберсе - игенче хезмәте! Мин Питрәч, Мөслим, Минзәлә, башкорт дуслардан, Чаллыдан килгән мөхтәрәм кунаклар кабул итәрлек дәрәҗәдәге кунакчыл халкым белән кабат горурландым. Бер төркем җәяү килүчеләрне күргәч, халык ихтирам белән артка чигенде. Юллар киңәйде.

Менә ул безнең Президентыбыз! Менә ул гаделлек сакчысы Минтимер Шәрип улы Шәймиев! Менә ул - иленең абруйлы солтаны! Ул ышанычлы адымнар белән, эре-эре атлап, пальто итәкләрен җилфердәтеп, алга - өметле, ышанычлы елларга карап, халык арасыннан мәдәният йортына үтте. Тантанада катнашучылар XIII гасыр шагыйре Кол Гали күрергә теләгән гадел хөкемдар артыннан ашыкты. Бу минутларда ул миңа үз балаларын хәвеф-хәтәрдән саклаучы лачын да, балалары өчен таудан ташланырга әзер торучы бөркет кебек тә тоелды. Ул райондашларын үз һәм Дәүләт Советы исеменнән җиңү белән котлады. Мәмләкәтебезнең куәтен үстерүдә зур уңышлар теләде. Әйе, минем Президентыбызның иманлы халкымны тыныч шартларда яңа биеклекләргә күтәрәчәгенә шигем юк.

Уңыш бәйрәме төгәлләнде. «Ока» һәм «КамАЗ» машиналары ярыш алдынгыларына тапшырылды. Халык, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күркәм нәтиҗәләренә куанып, киләчәккә дәрт һәм илһам алып, рухи күтәренкелек белән авылларга таралды.

Бу хезмәтчел республикам халкының бер көне генә әле. Ә мондый куанычлы көннәр кайларда гына үтми! Йөрергә, карарга, күзәтергә, өйрәнергә кирәк. Бүгенге көн остазларыбызның күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерергә кирәк. Журналист хезмәтенең асылы да шунда бит.

Менә мин тагын юлда. Яңадан дусларым янына - изге уку йортыма кайтам. Уфа-Казан автобусы асфальт юлдан элдерә генә. Ә мин узган тантанадан алган тәэсирләр, аны якташларым белән уртаклашу (ә алар сумкадагы магнитофон язмасында) хыяллары эчендә йөзәм, һәм, ирексездән, Ләбиб Айтугановның шигъри юллары искә төшә:

Тибрәндереп якты уйларымны

Җәйрәп ята данлы, киң Илем.

Юллар, юллар алга таба дәшә

Бармый калыр хәлем юк минем.

(«Юллар»)

Әнә нурлы Казан! Чал Кремль үзенең кунакларын каршы алды.

Мин, борынгы бабаларыбызның иман нуры сеңгән, җылы эзләре калган ташларга басып, горур гына Казан урамыннан барам.

Ә күңелемдәге уйлар һаман туган ягыма, якташым Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә барып тоташа.

Әйе, гади татар авылында туып, гади крестьян гаиләсендә үскән ныклы хуҗа ич ул! Республикамдагы икътисади һәм социаль хәлнең Россия белән чагыштырганда күпкә яхшырак булуы да Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тырышлыгына бәйле ич. Татарстан лидеры - халыкара мәйданда ышанычлы партнер да. Ул татар халкын сабыр һәм тырыш халык итеп дөньяга танытты.

Әйе, Рәхмай Хисмәтуллин юкка гына:

Әмма барыбер

Татар ягыннан алсу таң атар! -

дип язмады.

Илем күгендә алсу таң атты: Татарстан мөстәкыйльлек яулады. Бу көннәрдә Әхәт Гаффар, горурланып, болай дип язды:

Нинди олуг бәхет ич ул

Бәйсезлек таҗын үрү!

Гасырлар көткән мизгелне

Үз күзең белән күрү!

Республикамның үз Төп Законы, үз флагы, үз гербы бар.

Ак барслы герб бәхет тели

Чәчәк атар туган җиребез, -

дип татар шагыйре урынлы горурлана.

Татарның йөзендә елмаю артты, хәсрәт бозлары эреде.

Татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Халкым үз теленә кайта.

Ул - табыну талисманы,

Ул - милли моң учагы.

Шунысы чиксез сөендерә: халык телебезнең, динебезнең иң мөкатдәс байлыгыбыз булуын аңлап алды, үз кыйблабызга йөзе белән борылды.

Мең тирәктә сайраган мең сандугач кебек, республикам халкы бердәм, тату гаиләдә гүзәл уйлар, якты теләкләр белән яши.

Нури Арсланов әйткәнчә:

Азат та син,

Гүзәл дә син,

Әй туган җирем,

Күкрәп яшә, Татарстан -

Республикам минем!

Татарстан - минем республикам

Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем - Татарстан.

Гөлшат Зәйнашева.

Нәрсә ул Туган ил? Ул - синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул - синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул - синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез - Татарстан Республикасы.

Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда әле кечкенә дистәләгән илләр бар. Кечкенә, чөнки зурлыгы белән аны да узып киткән илләр күп. Хәер, безнең халыкның байлыгы анда яшәгән җирнең зурлыгы белән генә бәяләнми. Татарстан уңдырышлы кара туфракка, урман-суга бай. Анда тигезлекләр кайчак сөзәк таулар белән алышына. Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары - Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Алар буйлап зур-зур корабларда күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күреп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны бик күп.

Безнең Татарстаныбызның яз дисәң - чын язы, җәй дисәң - чын җәе, көз дисәң - чын көзе, кыш дисәң - чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә - кышны. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, һавабыз шундый:

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

Татарстан - ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан - илебезнең башкаласы.

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!

Тукайның бу сүзләрен куәтләп, шанлы Казан! Фаҗигый Казан! Серле Казан! - дип дәвам итсәк, шагыйрь әйткәннәргә бер дә хилафлык итмәбездер.

Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне, аның Ауропа белән Азия арасында бер үк вакытта калкан да, ике континентны тоташтыручы үзәк тә булып торган чоры күз алдына килә. Шәһәрнең фаҗигасе андагы тәхет өчен килгән-киткән ханнарның үзара бәрелешләре белән бәйле. Серле диябез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган. Шәһәргә кайчан нигез салынган, аның исеме кайдан килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез илбасарлар кулы белән бәһәләп бетергесез байлыгыбыз, милли кулъязмаларыбыз, язма әдәбиятыбыз, шулар белән үзебезнең тарихыбыз юкка чыгарылган.

Казан шәһәренә инде 1000 ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр.

Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында - Сөембикә манарасы. Ул - безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты.

1552 нче ел, 2 нче октябрь... Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йөрәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү - урыс тарихында иң зур вәхшилек, аның иң гыйбрәтле сәхифәләренең берсе. Шушы йөрәк тетрәндергеч 1552 нче елдан бирле, 438 ел көткән көн килде. Изге сәгать сукты!

Алтын көймәгә утыртып, ефәк киемнәргә төреп, Иделебез аркылы Сөембикәне чит җирләргә, мәҗбүри озаткан чакта йөрәкләре сыкрап калган әби-бабаларыбызның киләчәккә булган якты өметләре бүген тормышка ашты!

1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды.

Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте.

Табигатьтә яз. Тиздән Бөек Җиңүнең 58 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ярты Гасырдан артык вакыт үтте ул дәһшәтле еллардан соң. Әмма яралардан әле һаман кан саркый. Юк, тән яраларыннан түгел, күңел яраларыннан.

Бу көннәрдә сугыш ветераннары да, тыл ветераннары да үзгәреп, яшәреп киткән төсле. Алар еракта калган кадерсез яшьлекләренә кайтып, аның һәр көнен искә төшереп уйланалар, моңсуланалар, елап-сыктап алалар. Егет чаклар, яңа гына өйләнеп бәхет-сәгадәттә яшәр еллар сугыш кырында калган. Миллионнарның гомере япь-яшь килеш өзелгән.

Ә күпме кызлар, апалар, сеңелләрнең сөю тулы күңелләре әрнеде, сөю-наз көтеп тетрәгән иреннәрдә һаман ачы күз яше тәме булды.

Кулларына энә-җеп тотып, туачак бәбиләренә күлмәк чигәргә тиешле күпме нәфис затлар, барысын-барысын онытып, сугышка китәргә мәҗбүр булдылар. Көрәк-кәйлә тотып окоп казыдылар, йөгереп-чабып снаряд ташыдылар, зенитчылар булып күкне сакладылар, нәфис иңнәренә әзмәвердәй егетләрне салып, сугыш кырыннан алып чыктылар, яраларын бәйләделәр.

Моннан нәкъ 58 ел элек - августның 25 ендә Германиядә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер татар улының гильотина пычагы астында башы өзелде. Алар гаҗәеп батырлык, бердәмлек күрсәтеп, татар халкының горурлыгына, намусына әверелде.

1967 нче елда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган иде. Күптән түгел калган ун батыр исеме дә һәйкәл эргәсендәге таш диварда урын алды. Шул уңайдан Җәлил һәйкәле янында бик зур митинг булды. Казанлылар белән бергә анда башкалабыз кунаклары да катнашты. Алар арасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәшләре, Муса абый белән иңгә-иң көрәш юлы үткән Әмир ага Утәшев, Үзбәкстаннан килгән Фәрит Солтанбеков, Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым, кызы Чулпан, оныгы Таня да бар иде.

«Син үлдең! Шулай да булсын! Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!» дип язган бөек рус язучысы М. Горький. Әйтерсең лә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. Чыннан да, Муса Җәлил, халкыбыз батырлыгы символы булып, безнең күңелләрдә яши. Халкы өчен үлемнән дә курыкмаган каһарманнар җанлы үрнәк безгә!

Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буенча вәхшиләрчә таланды, һавабыз пычранды. Киләчәктә без үз җиребезнең хуҗалары булырга, мондый кыргыйлыкка юл куймаска тиеш.

Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы - Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире - татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгәннәр.

Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу - Сабан туе бәйрәме.

Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе - хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә.

Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм. Ак күбеккә баткан юргаларның мәйдан уртасында баш чөеп биешеп йөрүләре күпме күңел күтәренкелеге бирә!

Әйе, Сабан туе - шатлык туе. Күктә янып торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Менә шуңа күрә Сабан туе минем өчен аеруча якын.

Халкыбызның тагын бер зур байлыгы - ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч - үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау.

Борынгы бабаларыбыз - болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде. Ләкин шунысы кызганыч: әйткәнебезчә, табигать көннән-көн пычрана, агачлар елдан-ел кими бара. Яшьләре, яңа утыртылганнары сирәк күренә.

Кеше үз гомерендә кимендә ун төп агач утыртырга тиеш дигән сүзләрне укыганым бар минем. Кеше гомере өчен зур сан түгел бу.

Әлеге санны җиләк-җимеш агачларын исәпкә алып әйтмәгәннәрдер. Урман-кырларны яшелләндерү өчен дә кеше агач утыртырга тиештер бит. Утырта һәм агач гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый.

Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Соңгы елларда авылымда күп үзгәрешләр булды: юллар салынды, йортларга газ керде, мәдәни-көнкүреш корылмалары төзү шактый уңышлы бара.

Татарстан Республикасы - зыялылар, талантлар иле. Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, К. Тинчурин, Ф. Яруллин, Н. Җиһанов, Х. Туфан, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Р. Яхин, С. Садыйкова, И. Шакиров... Болар - татар һәм урыс дөньясына, бөтендөнья мәдәниятенә Татарстан Республикасы биргән олуг шәхесләр, халкыбызның сөекле уллары һәм кызлары.

Бүгенге гаҗәеп зур промышленносте, алга киткән фәне, борынгы һәм яңа корылмалары, мәһабәт театрлары, концерт һәм башка төр тамаша заллары да - Татарстан күрке.

Туган җирен, туган илен кем генә яратмый да кем генә аңа табынмый икән?! Алда әйтелгәнчә, Татарстаныбызның табигате бик матур һәм шифалы бит.

Өлкән яшьтәге бер агай: «Күп еллар читтә яшәдем, туган ягыма, аның табигате кочагына кайткач, чиста һавасын иснәгәч, салкын чишмә суларын эчкәч, авыруымнан терелдем», - дип сөйләде. Ышанам, табигать авыру тәнгә андый шифа бирергә сәләтле.

Кайларда соң шушы

Әкияттәге

Иң дә ямьле, асыл ил? - дисәм,

Йөри торгач белдек:

Бу дөньяда

Иң матур ил - безнең җир икән! -

дип язды Хәсән ага Туфан да.

Күңелгә үзеннән-үзе җыр килә: «Аерма син безне, язмыш, туган илләрдән!»

Газиз телем гасыр диңгезләрен
Кичә-кичә килгән ерактан.

(Ә.Ерикәй)

План.

I. Ана теле - йөрәк теле.

II. Татар теле - бай мираска ия булган тел.

  1. Туган тел - бәйсез дәүләт теле.

  2. Кайгыртуга мохтаҗ тел.

  3. Үз телеңне белмәү - маңкортлык.

  4. «Мин - татар!» дигән сүзләр горур яңгырый.

III. Тел яшәсә, без дә яшәрбез.

- Йөрәк каным белән Ил бирдем дә
Күкрәк сөтем белән Тел бирдем.
Саклый алсаң - мәңгелек фатихам.
Җуйсаң, сатсаң - күкрәк сөтем хәрам!..

С. Сөләйманова

Язмамны мәрхүмә шагыйрәбез Саҗидә апа Сөләйманованың шигъри юллары белән башлап җибәрәм әле. Ил һәм Туган телне ничек сакларга куша ул. Чыннан да, баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе - туган тел.

Ана теле - тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан, акыл, фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк, сизү, тою теле булганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.

Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй - үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел - үзенең туган теле. Минем өчен татар теле - әнә шундый.

Туган телебез татар теле - борынгы һәм һәрьяклап үсеш алган төрки телләрнең берсе. Ул мул сүзлек хәзинәсенә ия. Чал тарихлы һәм даими тулыланып-үсеп баручы бай һәм күп жанрлы әдәбияты бар аның. Бик борынгы чордан ук туган телем илчелек-дипломатия теле вазифаларын да башкарган. Татар теле - һәр тарафтан гаять бай мираска ия булган тел. Белгәнебезчә, татар теле - ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе, җир йөзендәге хәзерге утыздан артык төрки телдән мондый югары бәягә, күркәм дәрәҗәгә ия булганнарыннан бердәнбере. Бу - туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.

1990 нчы елның 30 нчы августында туган республикам үзенә мөстәкыйльлек алды. Шул көннән башлап, телләр турында махсус указ һәм карарлар кабул ителде. Туган телебезгә булган караш үзгәрә төште. Ә инде 1992 нче елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасы Югары Советы үзенең X сессиясендә «Татарстан халыкларының телләре турындагы Закон» кабул итте. Бу - барыбыз өчен дә сөенеч һәм куаныч, мөһим вакыйга булды. Әлеге Закон Җөмһүриятебезнең Конституциясендә дә беркетелде. Шулай итеп, татар һәм рус телләре дәүләт теле дип игълан ителде, һәм әлеге ике телгә тигез хокуклар бирелде. Шуның нәтиҗәсендә соңгы елларда туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирүгә, әдәбият белән таныштыруга ныклы игътибар ителә башлады. Мәктәпләрдә дә татар сыйныфларының саны артты.

Туган телем!.. Синең матурлыгың, синең газизлегең, синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән! Сөекле Тукаебызның «Туган тел»е татарларның гимнына әверелде. Җиде миллионлы татар җырлый аны. Тел турында кайгырып, хафаланып, күпме язмалар чыга. Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин һәм башка әдипләребезнең язмаларын укыганым бар. Уйланырлык фикерләр күп аларда. Соңгы чорда «Мәдәни җомга» газетасы «И Туган тел» дигән махсус кушымта чыгара. Яратып һәм кызыксынып укыйм мин аны. Шагыйрь Разил Вәлиевнең «Туган телдә дәшсәм генә...» шигырен яттан да өйрәндем. Ничек матур итеп әйтә шагыйрь:

Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.

Әтиемнең авылдашы, Яңа Сәет егете шагыйрь Зөлфәт абыйның да туган тел турында язган шигырьләрен кат-кат укыйм мин.

Тел ачылгач әйтә алсаң:

«Әни!» - дип,
Тел ачылгач әйтә алсаң:
«Әти!» - дип, -
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта әйтә алсаң:
«Әни!» - дип,
Соң минутта әйтә алсаң:
«Әти!» - дип,-
Күзләреңә яшьләр тыгылыр,
Туган телең әнә шул булыр...

Якташыбыз Харрас абый Әюпнең «Көй эзләү» поэмасын укып карагыз әле. Ул - югала язган телебез һәм моңыбыз, көебез турында. Безнең өчен гыйбрәтле юллар бар.

Табулары көйне һай озактыр,
Югалтулар гына тиз аңа:
Бер бозык кыл көйне генә түгел,
Язмышларны, илне боза да!

Тел һәм моң - күңелебез көзгесе ул. Теле һәм моңы белән бергә баланың күңелен дә бозарга, ямьсезләргә ярамый. Гомумән, Харрас абыйның милләт язмышы, тел, гореф-гадәтләрнең яшәеше турында уйланырлык поэма һәм шигырьләрен яратып укыйм мин. «Тел ачкычы» шигырен сәхнәдә яттан да сөйләдем әле.

Безнең туган телебез - матур-матур романнар иҗат итәргә киң мөмкинлекләре булган стилистик яктан бай тел. Үз телеңне белмәү ул - чын мәгънәсендә маңкортлык, бай культура мирасын аңлаудан читләшү, тормыштан төшеп калу дигән сүз. Туган тел туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул - кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул - әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел. Үз телеңне белмәү, аны санламау - ул кимчелек кенә түгел, зур мәхрүмлек тә. Күз алдына китерик: үзенең туган татар телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил, классик язучы Г. Ибраһимов әсәрләрен оригиналда уку бәхетеннән мәхрүм. Үзгәртеп кору җилләре исә башлаганчы, «татар теле авыл башыннан чыкканчы гына кирәк» кебек сүзләрне ишетеп үсте бер буын яшьләр.

Бер уйлаганда, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел. Дистәләгән, йөзләгән елларга сузылган карагруһчыл тел сәясәте милләтебезне телдән аерырга маташты һәм күпмедер дәрәҗәдә үз дигәненә иреште. Байтак кына ул һәм кызларыбыз туган тел, ана теле дигән олуг нигъмәттән мәхрүм калып, «газизлек», «изгелек», «ольшау», «истәлек» төшенчәләренең нәрсә икәнлеген белми үстеләр, авызлары ата-баба ишетмәгән ямьсез сүзләр белән тулды, йөзләрдән нур качты, күзләргә әллә ниткән тонык томан төште, ят кешеләргә генә түгел, ата-анага кул күтәрү гадәти күренеш булып китте. Туган теленнән, нигезеннән читләшү, туган телне махсус өйрәнмәү яшьләрне милли үзаңнан, кешелек горурлыгыннан, туган халкыбызның әхлак чишмәләреннән мәхрүм итә, саф чишмә кебек, җырлап-чыңлап торган телебезгә колагын томалый, туң күңелле тупас адәм булып үсүенә юл ача.

Соңгы чорда әнә шул хаталарны төзәтү өстендә эшли халкым. Әмма бик авырлык белән бара. Ата-бабаларыбызның дан һәм намус варислары булган яшьләрдә Туган телгә кимсетеп карауны тиз көннәрдә бетерәсе иде. Моның өчен Татарстан хөкүмәте дә көч куя. Бу өлкәдә кыю адымнар ясала. «Мин - татар!» дигән горур сүзләр еш яңгырый. Республикабызда татар мәктәпләре саны, рус мәктәпләрендә татар сыйныфлары саны арта. Ана телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү мәктәпләре яки сыйныфлары ачыла. Аларны кадрлар белән тәэмин итү өчен күп кенә югары уку йортларында татар теле факультетлары, бүлекләре, группалары ачыла. Гимназия, лицейлар саны артканнан-арта бара. Аларда ислам дине укытыла, гарәп, латин теле өйрәтелә, татар милләтенең тарихын, мәдәниятен укытуга зур игътибар бирелә. Аларда уку татарча алып барыла. Югарыда саналганнарга нигезләнеп, татар теленең кулланылышы киңәюен күрәбез. Урта мәктәпне тәмамлаган укучыларның имтиханнарны югары уку йортларында үз ана телендә тапшырулары, иншаларын рус телендә түгел, татар телендә язулары да шул турыда сөйли.

Шушы сочинениемдә минем үземне борчыган, уйландырган берничә мәсьәләгә тукталасым килә. Туган телне куллану мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр ул. Борчый: нигә татарлар татарча сөйләшсә дә, нигә телне бозалар? Нигә теге яки бу сүз сөйләмдә урынлы кулланылмый? Аралашу чарасы буларак, телнең бүген тоткан урыны, киләчәге өчен дә борчылам мин. Тигез хокуклы тел дигән Законыбыз бар. Ни өчен радиода туган телгә вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшеп торганда, бер рус кешесе килсә, сөйләшү русчага күчә. Нигә? XI сыйныфта мин рус теле һәм әдәбияты дәресләрен сигез төрле дәреслек, хрестоматия белән өйрәндем, ә татар әдәбиятыннан дәреслек уку елының икенче яртысында гына булды. Хрестоматия күрмичә, мәктәп тәмамладым. Рус һәм чит тел дәресләрен сыйныфны төркемнәргә бүлеп укыталар, ә туган телне бергә... Кыскасы, мондый сораулар күп алар. Кайсына җавап табып булыр, кайсына вакыт әйтер... Иҗтимагый шартлар туып, халкым үз-үзен милләт буларак та, ил-дәүләт буларак та аңларга, бүтәннәр арасында йөзен, урынын тәгаен табарга хәл иткән икән, ул, һичшиксез, теле турында да уйланыр, кайгыртыр.

Рус сыйныфында белем алып та, унбер ел уку вакытында туган тел һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш вакытта үткәрелгән әдәби кичәләрдә телебезнең кагыйдәләрен өйрәндек, әдипләребезнең әсәрләрен укыдык. Татар халкының әдәп кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын өйрәндек. Мәктәбебездә узган әдәби кичәләр, милли уеннар, шигырь бәйрәмнәре, театр көннәре, милли моңнар бәйрәме - болар барысы да безнең хәтердә җуелмаслык булып истә калды. Кая гына китсәк тә, әдәби телебезгә якын булган сөйләмне өйрәтеп үскән, әдәбиятка Харрас Әюп, Зөлфәт, Шәмсия Җиһангирова кебек талантлы шагыйрьләрне биргән Мөслимгә, аның халкына тап төшермәбез. Чөнки безгә әти-әниләребез, укытучыларыбыз туган телебездә белем һәм тәрбия бирде. Иншамны сөекле шагыйребез Г. Тукайның шигъри юллары белән тәмамлыйм. Шагыйрьнең «Таян Аллага» дигән шигырен дә яңа гына укый алдык бит.

...Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күнмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!..

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше

План.

I. Гаяз Исхакый һәм заман.

II. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә милләт һәм дин язмышы мәсьәләләренең сәнгатьчә хәл ителеше.

  1. «Зөләйха» - татар халкының тормышын чагылдырган әсәр.

  2. Халкыбыз фаҗигасе.

  3. Күтәрелгән проблемаларның сәнгатьчә эшләнеше.

  4. Зөләйха образы - урыслаштыру сәясәтенең көзгесе.

III. «Зөләйха» трагедиясенең бүгенге көндәге әһәмияте.

Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә.

Гаяз Исхакый.

Без - татарлар. Татар милләте - рухи яктан бай, ләкин ташланган; бөек, ләкин изелгән; бердәм, ләкин дөньяга сибелгән, чәчелгән халык. Кайларда гына яшәми безнең милләттәшләр, кемнәр генә сыендырмаган аларны. Сыендырганнар, чөнки булдыклы һәм эшчән, белемле, итагатьле һәм тугры булганнар. Башкаларның телен, динен, милли традицияләрен хөрмәт иткәннәр. Заманның күренекле язучысы булса да, Гаяз Исхакыйны үзебездә танучы булмаган. Нинди галим, акыллы кешеләребезнең кадерен белмәгәнбез!

Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый, Садри Максуди... Төркиягә китеп, төрекләрнең дәүләт тарихларын язган галим һәм язучыларның татарга кирәк булмавы бик аяныч. Миңа күптән түгел китап кибетенә керергә туры килде. Китап киштәләренең берсендә Гаяз Исхакыйның «Зиндан» җыентыгы күземә ташланды. Рус әдипләренең утыз-кырык меңлек китаплары янында мескен хәлендә тора шул инде йөз сумлык китап. Шушы мисал гына да трагедиядәге проблемаларның бүгенге көндә дә никадәр көн кадагында икәнен күрсәтеп тора.

Гаяз Исхакый «Зөләйха» трагедиясендә милли һәм дини изүне гаепләп чыга, патша чиновникларының, миссионерларның татар халкына карата үткәрелгән ерткычлыгын фаш итә, милли-колониаль изүнең, шуның бер күренеше булган көчләп чукындыруның фаҗигале нәтиҗәсен ачып сала.

Татар халкына руслар тарафыннан үткәрелгән иң куркыныч җинаятен - көчләп чукындыруның ачы фаҗигасен сурәтли. «Синнән - иман, миннән - имана», - дигән рус побы. Һәм имана җирен алыр өчен мескен татар рус динен кабул итеп алырга мәҗбүр булган. Ләкин күп кеше имана җире белән алданмаган һәм иманына, борын-борыннан килгән гореф-гадәтләренә тугры булып калырга тырышкан. Дин алыштыру кешеләрдә күңел каршылыклары тудыра һәм психологик җәрәхәтләр ясый. Башка дингә күчү - иманны югалту дигән сүз. Имансыз калган кешеләр рухи канәгатьсезлек, бушлык кичерәләр.

Чукындыру фаҗигасе Гыймади карт гаиләсендә тулы гәүдәләнеш таба. Тыныч кына яшәп ятканда бу гаиләгә афәт килә. Аларны үз теләкләреннән башка урыс диненә күчерәләр. Картның үзенә - Василий, Зөләйхага - Марфа, аның иренә Митрофан дип ят исемнәр кушалар. Шулай иткәч, янәсе, алар урыс булалар. Ләкин әсәрдәге дөнья күргән бер урыс карты образы авызыннан әйтелгәнчә, «көчләп урыс итеп булмый, көчләп татар итеп булмый. Болар бар да юк эш». Бу сүзләрдән күренгәнчә, урыслар арасында да дөрес уйлаучылары булган. Алар да бу сәясәтнең мәгънәсезлеген, юк эш икәнен ачык аңлаганнар. Ләкин христиан фанатиклары мондый акыллы сүзләргә колак салмаганнар шул һәм татарның тормышын тамырдан үзгәрткәннәр.

Зөләйха бөтен җаны-тәне белән көрәшергә тырыша. Ләкин күпме генә тырышса да, аны теләгенә каршы, үз иреннән аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Моның белән генә фаҗига тәмамланмый. Әсәрнең иң югары ноктасы - Зөләйханың рус өендә берьюлы ике ире: татар Сәлимҗан, рус Петр белән очрашуы. Беренчесе бу хатын өчен газиз ир булса, икенчесе - дин дошманы, аны җәберләүче залим. Нәкъ менә шушы күренештә Сәлимҗан урыслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Зөләйха үзенең ирен мәңгегә югалта. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агулы суны, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрга бирә, үзен җәзалаучының үлеме аңа җиңеллек китерә. Шушы үлем белән ул урысларга буйсынмавын күрсәтә. Зөләйха моның өчен теләсә нинди мәхшәрләрне кичерергә әзер. Бары тик аның иманын гына кайтарсыннар, аңа фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә яшәргә, иманына, намусына тугры калырга комачауламасыннар. Вөҗданы, иманы саф булганда гына, Зөләйха горур атлап йөри ала.

Драмада ирен үтергәне өчен Зөләйханы егерме биш елга төрмәгә утырталар, Себергә каторгага җибәрәләр. Аның Себердә күргән җәбер-золымнары җаннарны тетрәтерлек. Ләкин Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи җәберне, рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзалары күрдем. Ләкин анда (төрмәдә) иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», - ди ул.

«Зөләйха»ны «ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, телен, динен, гореф-гадәтләрен, милли йөзен саклап кала алган татар халкының аяныч хәлен һәм бер ук вакытта рухи батырлыгын күз алдына китереп бастырырлык әсәр», диләр. Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп газаплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша автор татар халкының ачы язмышын, аның авыр, газаплы кичерешләрен, милләт һәм дин язмышын сурәтли. Зөләйха, улын поп итеп әзерләүләрен белгәч, аннан баш тарта, үләр алдыннан баласының ислам диненә кайтуын олы гаделлек буларак кабул итә. Улы аңа бары тик мөселман рухлы булганда гына кадерле. Соңгы үтенече итеп тә татар зиратына мөселманча күмүләрен үтенә. Шушындый күп җәфалар күргән Зөләйханың мәңгелек дөньяда оҗмахка керәчәге шиксез, һәм бу әсәр ахырында күрсәтелә дә. Гаяз Исхакый бу әсәрендә кеше бу фани дөньяда ирекле, үзе теләгәнчә, рухына тугрылыклы булып, намуслы, шәфкатьле халәттә яшәргә тиешлеген әйтә. Бер халыкның да башка милләтне үз ихтыярына буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юк. Җирдә яшәүче кешеләргә яшәү өчен мөмкинлекләр һәркемгә бертигез бирелгән. Гаяз Исхакый бу әсәрендә шушы проблемаларны күтәрә. Милләт һәм диннең бербөтен булуын, һәр халык өчен кадерле һәм изге нәрсәләр икәнен сурәтли. Татарлар гомер буе ирекле яшәргә омтылганнар. Бүгенге көндә республикабызның мөстәкыйль дәүләт иш игълан ителүе, татар милләтенең бөтен дөньяда танылуы Гаяз Исхакый һәм аның кебекләрнең эшләре эзсез югалмаган дигәнне аңлата.

«Зөләйха» трагедиясен хәзерге көндә дә яратып укыйлар, һәм киләчәк буыннар да укыячак. Чөнки бу әсәрдә милләт, дин язмышы күтәрелә, кеше хокуклары мәсьәләсе алгы планга куела. Шуның белән ул хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган. Бу әсәрне Празат Исәнбәт режиссерлыгында сәхнәгә куйдылар. Халык «Зөләйха»ны яратып кабул итте, әсәрдәге образлар тамашачыларның күңелен кузгатты, хисләрен ташытты.

Трагедиядә кузгатылган дин һәм милләт язмышы бүген иң актуаль проблема булып тора. Динне, милләтне үстерү өчен күп кенә чаралар үткәрелә. Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәфис һәм Рәфис Кашаповлар татар милләтенә күпьяклап ярдәм итәләр, аның мәдәниятен, икътисадын үстерүдә зур өлеш кертәләр. Республикабызда мәшһүр язучыбыз кебек кешеләр әле бер төбәктә, әле икенчесендә килеп чыгып тора. Димәк, татар халкының рухи тормышы сүнмәгән. Милләт югалмаган, аның дине дә, теле дә югалмаячак! Гаяз Исхакыйлар эшен, уй-фикерләрен дәвам итүчеләр яши әле Татарстанда!

Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» - дип,
Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә, сабантуйлар ясый -
Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру! -

ди шагыйребез Рашат Низамиев.

И туган ягым, нинди гүзәл син!

План.

I. Баланы туган җире назлый.

  1. Әнием сүзләре: «Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма!»

  2. Авылым өянкеләре.

  3. Ага чишмә чылтыр-чылтыр.

II. Авылым - гүзәл бакча.

  1. Табигатьне саклыйк!

  2. Тарихтан бер сәхифә.

III. Җырым сиңа булсын, туган ягым!

Китсәм туган яктан,
Читтә бәхет тапмам -
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта,
Каеннарым белән бергәләп.

Р. Миңнуллин.

Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый; яңгыр яуганда, йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы куллары белән баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели.

Мин дә кечкенәдән ук әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең: «Туган-үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата-баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?

Мин авылда тудым. Сабый чагымда челтерәп аккан чишмә тавышын да, талларга кунып сайраган сандугач тавышын да ишеттем, йолдызлы күкне, тулган айны күреп сокландым. Безнең авылның табигате искиткеч матур. Мин, капка төбебезгә чыгу белән, үземне яшел хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр үзләре үк мине бер сихри дөньяга алып кереп китәләр. Үзем яшел чирәмнән атлыйм, күзләрем тирә-якны күзәтә. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә анда каз-үрдәк тавышлары ишетелә.

Инеш буенда өянкеләр үсә. Алар яз көне аксыл-яшел төскә керәләр, җәй башында яшел яфракларга төренеп, авылга ямь бирәләр, кичләрен кошларның матур тавышлары бөтен су буен җанландыра. Кичке сабантуй да инеш буенда уза. Яшьләрнең шат җырлары, уеннары белән су буе гөрләп тора.

Бормалы инешләр, карт өянкеләр шагыйрьләргә илһам биргән. Сибгат Хәкимнең «Минем таныш өянкеләр» шигыре туган ягын сагынучыларга атап язылган кебек:

Сезгә эндәшми, мин кемгә
Эндәшим, өянкеләр?
Җитте минем дә, сезнең күк,
Картайдым, дияр көннәр, -

ди шагыйрь.

Кешенең гомере башланып киткән кебек үк, инешнең дә башлангычы бар. Бу - чишмәләр. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

Чишмәләр... Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?! Шагыйрь Равил Фәйзуллин туган ягы, туган йорты турында күп яза. «Туган ягым» дигән шигырендә ул болай ди:

Минем дә бар үзем өчен
шундый як - Туган ягым:
Дога иңгән һәр төшеннән
чишмәләр чыга аның!

Авылыбыздагы зират яныннан ага торган чишмәне «Изгеләр чишмәсе» дип атыйлар. Бу чишмәнең суын эчсәң, тәнеңә ниндидер сихәт алган кебек буласың.

Авыл башына чыгуга, зифа каеннар яфракларын шаулатып, сары алкаларын селкетеп, безне каршы алалар. Бу каеннарны кайчандыр безнең бабаларыбыз утырткан. Читкә киткән кешеләр үз авылы каеннарын сагыналар. Хәсән Туфанның 16 ел гомере читтә үтә. Туган җиренә мәхәббәте, сагыну хисләре иҗатына күчә.

Ак каеннар азмы далаларда,
Япандагы олы юлларда...
Беркайда юк, ләкин сезнең сыман
Сагындырган каен, - беркайда! -

дип өзгәләнә ул.

Авылның матурлыгы, гүзәллеге турында авылыбыз шагыйре Илсур абый болай дип язды:

Ераклардан сагынып кайтам,
Туган авылым сине.
Киң кырларың, басуларың
Каршы ала мине.
Авылым урамнарында
Үсә матур таллар.
Берсеннән-берсе яктырак
Ата бездә таңнар.

Бу шигырь юллары, хәзер көйгә салынып, авылның гимны кебек, бөтен кичәләрдә яңгырый.

Зифа каеннардан соң киң басулар башлана. Бу басуларда игеннәр күкрәп үсә. Каерылып үскән тук башакларга карап, кемнәр генә сокланмаган, кемнәргә генә илһам килмәгән! Ирексездән җырлап җибәрәсе килә:

Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.

Авылдан ерак түгел урманнар бар. Урман яшеллеге, саф һавасы, җырчы кошлары белән үзенә гашыйк итә. Урманны бөтен кеше дә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Тукайның «Шүрәле» поэмасындагы түбәндәге юллар безнең авыл урманы турында язылган кебек:

Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Җәй көне урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә төркем-төркем дә, ялгыз да кешеләр урманга агылалар. Җәй уртасында урман аланнарында чалгы тавышлары ишетелә. Ә көз кешеләрне үзенең сап-сары чикләвекләре белән кинәндерә. Минем туган авылым Биектау районына керә. Аны халык телендә «ак каенлы Биектау» дип йөртәләр. Районда каен, нарат урманнары шактый. Тик урманнарга кергәч, киселгән агач төпләрен, ташланган чүпләрне күреп йөрәк әрни. Сулыклар да бик күп, ләкин промышленность предприятиеләреннән агып чыккан сулар аларны пычрата, гүзәл табигатьнең ямен җибәрә.

Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Табигатьне саклау проблемасы Ә. Баяновның «Сәяхәтнамә» поэмасында күтәрелә. Әсәрнең герое Кама буйлап сәяхәткә чыга. Кама буендагы авыллар югалган. Яшьләр булмагач, авылның киләчәге булмый. Авыл бетсә, табигать тә ярлылана. Кама буенда кыр казлары күренми, кыр үрдәкләре кычкырмый. Су буе мәет чыккан йортны хәтерләтә. Автор үзенең бала чагын хәтерли. Яланаяк йөргән болыннарны сагынып искә ала. Тик бу болыннар аша хәзер торбалар узган. Бик күп зиратлар аша дамбалар үткәрелгән. Милли аң көннән-көн югала бара. Халык иманыннан яза, телен оныта. Заманга ияреп, көйләр дә үзгәрә. Шул көйләр тавышы астында сыкрап, бик күп урманнар җиргә ава.

Ә. Баянов кешелек дөньясын саклап калырга чакыра. Сәяхәтнамәнең ахырын ул болай тәмамлый:

Чаң кагам мин:
- Бар халыклар!
Барлык теләк-гадәтләрне
Буйсындырып бары акылга,
Кул бирегез бер-берегезгә
Җир хакына, яшәү хакына!

Мәскәүдәге татар галиме Вил Мирзаянов атом-төш коралын законсыз файдалануны фаш итте. Шуның өчен ул кулга алынды. Халык соравы буенча аны азат иттеләр.

Кешеләр! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу - безнең бурыч.

Туган ягымның гүзәл кешеләре, гыйбрәтле тарихы да бар.

Шамил Рәкыйповның «Таңнар һаман матурмы?» әсәрендә сурәтләнгән Гыйльфан Батыршин - безнең авылныкы. Аңа үткән ел авылда һәйкәл куелды.

Халкыбызның милли горурлыгы булган композитор Салих Сәйдәшев тә безнең районнан. Аның туган авылы Өбрәдә музей ачылды.

Авылыбыздан ерак түгел Камай авылы бар. Бу авылның көнчыгыш өлешендә тарихчы, археолог Равил Фәхретдинов казу эшләре алып барды. Монда күп кенә борынгы эш кораллары, бизәнү әйберләре табылды. Табылган әйберләр Камаево авылында ачылган тарихи музейга куелган. Без бу музейда май аенда булдык. Экспонатлар арасында кабер ташы бар. Бу таш XIII гасырлар тирәсендә бер дәрвишнең хатынына куелган таш булып чыкты.

Бу тирәдә Иске Казан шәһәре урнашкан булган. Вакытлар узу белән, шәһәрнең нигезен Казансу елгасы ашап бетергән. Бу елга үзе дә бик күпне күргән. Гөлшат Зәйнашеваның «Казансу» шигыре шул турыда.

Казан суы өсләрендә акчарлаклар уйныйдыр.
Акчарлаклар ел да кайта,
Үткән гомер кайтмыйдыр.
Әй, Казансу, Казансу!
Гомерләре ямансу.
Азатлык өчен халкымның
Кан-яшьләре тамган су, -

дигән юллар Иван Грозный яулары вакытында түгелгән яшьләр, каннар хакында сөйли.

Туган ягым гүзәл дә, аның кешеләре дә минем күңелгә якын тоела, һәр кеше дә шулай уйлыйдыр. Туган як җырларга күчкән. Туган як турында язучылар зур күләмле әсәрләр язалар. Г. Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» дигән әсәренең исеме генә ни тора! М. Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәре туган ягы һәм аның кешеләренә багышлап язылган. Гадел Кутуй «Сагыну» нәсерендә чит илдә йөргән солдатның сагыну хисләрен сурәтли. «Аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде», - ди. Бүген әле мин авылда яшим. Мәктәп белән хушлашу көннәре җитә. Теләгем - укуымны дәвам итү. Кая гына барсам да, туган ягым, әти-әни йорты миңа якын да, газиз дә булыр.

Үземнең туган ягыма булган хисләремне шигырем белән белдерәм:

Туган ягыма

Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!

Фатих Кәрим иҗатында сугыш фаҗигасенең чагылышы

План.

I.

  1. Үлем турында уйлама,
    Илең турында уйла.

  2. Юк. Ул халык дошманы түгел!

II.

  1. Фашист безгә нәфрәт, ачу, газап, фаҗига алып килде.

  2. Шигырьләрең синең, Фатих Кәрим, утлы хәнҗәр булды дошманга.

  3. Хатларда да шул ук тойгылар.

III. Сугыш булмаска тиеш, фаҗигагә чик куелсын!

Үлем турында уйлама,
Илең турында уйла,
Илең турында уйласаң -
Гомерең озын була.

Ф. Кәрим.

Әйе, бу сүзләр Фатих абый Кәримовның нәкъ үзенә туры килә. Бу олы хакыйкатьне ул үзенең бөтен иҗаты белән раслады. Фатих Кәрим - бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрде.

Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе, -

дип язды ул «Ватаным өчен» шигырендә.

Шулай, безнең яраткан фронтовик шагыйребез бик күп авырлыклар, төрле фаҗигаләр күрә. Тик барысы да бит шушы дәһшәтле сугыш аркасында. Ә бит бу фаҗигане без, безнең халык тудырмады: аны Гитлер, кешелекнең явыз дошманы - фашизм тудырды. Моңа бит башка беркем дә гаепле түгел. Тик менә Фатих Кәримнең 1938 нче елның 3 нче гыйнварында кулга алынуына кем гаепле икән?

Бу безгә озак еллар билгеле булмады. Фатихны кулга алуларын, контрреволюцион пропаганда алып баруда гаепләүләрен без никадәр вакыт ишетмәдек, белмәдек. Ә аны ни өчен халыкка чыгармадылар? Ни өчен ул алдагы елларда билгеле булмады? Дәлилсез мондый уйдырмаларга кем ышансын?!

Шулай итеп, шагыйрьне ун елга төрмәгә ябалар һәм шуңа өстәп тагы биш елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына тарталар. Өч ел вакыт үткәннән соң, тоткынның туктаусыз җибәреп торган язма шикаятьләре-жалобалары тәэсирендә, Югары суд алдагы хөкем карарын нигезсез дип таба. Нәтиҗәдә 1941 нче елның 1 нче декабрендә әдип акланып иреккә чыгарыла. Болар - хәзерге көндә Фатих Кәрим турында иң соңгы фактлар, иң соңгы белешмәләр.

Бөек Ватан сугышы башлангач та, ил өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет кешеләре арасында рядовой солдат, шагыйрь Фатих Кәрим дә бар иде. Шагыйрьнең сугыш башында ук фашизмга каршы көрәшкә чакырган шигырьләре миллионлаган совет кешеләренең йөрәк хисе, ант сүзе булып яңгырый:

Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.

«Ант».

Антына мәңге тугрылыклы булып калган хәлдә, Фатих Кәрим Ватан азатлыгы өчен үзенең гомерен дә бирә.

Сугыш - афәт, фаҗига, һәлакәт ул. Әнә шул фаҗигане, үз шигырь-поэмаларында үтемле сүзләр белән әйтеп, ачып бирә алуы белән дә шагыйрь олы хөрмәткә, данга лаек.

Шагыйрь иҗатында фашистларның ерткычлыгын, явызлыгын ана һәм бала язмышында күрсәтү дә үзәк өзгеч юлларда бирелә:

Ана, мәрхәмәтле газиз ана,
Я, әйт әле, әйтче, - аларның,
Канлы куллар белән каерып алып,
Күкрәгенә кыскан балаңны
Танк асларына ыргытуын
Күрер көнгә калыйкмыни без?!

«Туктатыйк».

Менә шагыйрьнең «Гөлсем» поэмасы:

Көлә доктор, сыйпап пеләшен:
- Бик беләсең килсә, менә шул -
Яра ямау өчен, балаңның
Бераз тиресен тунап аламын».

«Гөлсем».

Шушы дүртьюллыкта гына да нинди вәхшилек, кансызлык, фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы ята. Немец фашистларының безнең илне яулап алырга теләүләрендә бу баланың, бала анасы - Гөлсемнең ни гаебе бар? Ә ник баланы тилмертергә кирәк, ул нәрсәдә гаепләнә, ни өчен аны газаплыйлар?.. Поэманы укыганнан соң әнә шундый сораулар күңелне газаплыйлар, йөрәкне телгәлиләр.

«Партизан хатыны» поэмасында да шул ук сугыш фаҗигасе чагыла.

Әлеге поэмадагы вакыйгалар фашист-ерткычларның чын йөзен бөтен дөньяга фаш итәрлек дәрәҗәдә көчле итеп бирелгәннәр:

Сыны гына түгел, сулышы да
Сине хәтерләткән улыңның
Күкрәгенә немец хәнҗәр кадап,
Каерып алды ана кулыннан.

«Партизан хатыны».

Фашист - ерткыч ул. Кешелекнең киләчәгенә - балаларга кылыч күтәрүчеләр үзләре үк шул кылычтан һәлак булырга тиешләр. Җәлилчә әйтсәк, «бала канын эчкән вәхшигә» суд ясыйсы, хөкем карары чыгарасы килә.

Шагыйрьнең «Партизан хатыны», «Гөлсем» кебек поэмалары, халыкара трибунада - Нюрнбергта фашистлар ерткычлыгын фаш итүче алыштыргысыз дәлилләр булу дәрәҗәсендә язылганнар.

Фронт тормышының хәтәр һәм авыр шартларына карамастан, шагыйрь һәр буш минутын әдәби иҗат өчен файдалана. Ул Ватан сугышының авыр фаҗигасен рухи яктан да, физик яктан да кичерә, ләкин кешелек сыйфатларын, дуслык һәм бигрәк тә бер-берсен сатмаган образлар тудыра.

Фатих Кәрим - кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул илебезнең барлык солдатлары сафында фашизм белән, үлем китерүче белән бугазлаша.

Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк -
Яшен уты белән күккә язып әйтәм:
Язы юкның яшәү хакы юк!

«Фашизмның язы юк!»

«Фашизмның язы юк!» - бу инде шигъри ачыш. Таң һәм яз, якты кояш һәм чәчәкләр, мәхәббәт һәм җыр, ярсып сайраучы сыерчыклар - барысы да безнең яклы, безгә юлдаш. Шушы чынлыкны аңлаган кеше буларак, Фатих Кәрим тик бер теләк белән:

Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде, -

дигән теләк белән яна. Һәм, язып үткәнемчә, горур итеп: «Бөек җыр ул - Бөек Ватан өчен сугыш кырларында үлүе», - дип белдерә.

Үзенең шигырьләрендә генә түгел, хәтта хатынына язылган хатларында да ул Ватан өчен батырларча сугышуын, Туган илгә булган мәхәббәтен, фашизмга каршы корал белән дә, җыр белән дә көрәшүен исбатлый: «Бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм. Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә, бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхетен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләрен сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм...»

Фашист илбасарларын шагыйрь «сабыйларның яшен суыручы, бәхет бакчаларын корытучы иң әшәке корт» дип атый. Һәм бик дөрес әйтә. Сибгат Хәким дә бит фашистларга тирән нәфрәт белдергән шагыйрь турында болай ди: «Фатих Кәримдәге ярсу, хыялый моң Бөек Ватан сугышы чорында шулай ташый башлый икән, гаҗәп түгел, чөнки ил язмышы шагыйрьнең язмышы аша уза». Әдипнең бу сүзләре, чынлап та, Фатихка туры килә һәм алдагы сүзләрне аклый.

Сугыш һәм фаҗига. Бу ике төшенчә аерылгысыз бәйләнгән. Фатих Кәрим шәхесе дә нәкъ менә шушы төшенчәләр тирәсендә кайный. Сугыш аны көрәшче-шагыйрь итте, бу фаҗига аны үлемгә этәрде. Шагыйрьнең шушы афәтне - сугышны сурәтләүгә багышланган әсәрләрен күздән кичергәч, бер олы хакыйкатькә инанасың: сугыш булмаска тиеш, фаҗигаләргә чик куелсын! Шагыйрьнең әдәби мирасының кыйммәте шушы түгелмени?!

Бөтен кешелек дөньясына фашизмның ерткычлыгын ачып салуы белән шагыйрь башка мондый хәсрәтнең кабатланмаска тиешлеген кат-кат искәртә, тынычлык өчен армый-талмый көрәшергә чакыра.

Бүгенге көндә минем милләтем - Муса Җәлиле, Фатих Кәриме булган бөек милләт ул. Алар безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез. Фатих Кәрим урамы, Фатих Кәрим премиясе... Шагыйрь иҗаты, шөкер, мәңгеләштерелгән. Бу шулай булырга тиеш тә.

Татар әдәбиятында мәхәббәт темасы

План.

  1. Мәхәббәт ул - сөю, ярату.

  2. Мәхәббәт ул - әдәбиятта мәңгелек тема.

  3. Йосыф-Зөләйха гыйшкы - гасырлардан гасырларга килгән олы мәхәббәт.

  4. Мәхәббәт үлемнән дә көчлерәк.

  1. Мәхәббәт «өчпочмаклар»ы.

  2. Мәхәббәт яшәү көче бирә, кешеләрне нәрсәгә дә булса өйрәтә.

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Һ. Такташ.

Нәрсә соң ул мәхәббәт, ярату? Бу сорау бик күпләрне борчый, уйландыра һәм һәр кеше аңа үзенчә җавап бирә. Мәхәббәт ул - сөю, ярату. Мәхәббәт - кешеләр күңеленә үтеп кереп, туң йөрәкләрне дә эретерлек бөек көч ул. Ул мәңгелек. Бу бөек көч дөньяга кеше белән бергә туган, кеше белән бергә үләчәк. Кеше яшәсә генә, мәхәббәт яшәячәк. Әйдәгез, саклыйк, яшәтик кешелек дөньясын. Яшәсен аның белән бергә мәхәббәт. Бу олы хисне кеше генә тудырмый, ә бәлки матурлык, гүзәллек аңа нигез саладыр. Саклыйк, яшәтик без мәхәббәт тудыручы гүзәл табигатебезне: челтерәп аккан чишмәләребезне, яңа туган көнгә гимн җырлаучы кошларыбызны, әйләнә-тирәне яшел хәтфәгә төрүче урманнарыбызны. Мәхәббәт белән матурлык, кулга-кул тотышып, бик озак яшәсеннәр.

Мин мәктәптә укыган дәвердә матурлыкны күрергә һәм мәхәббәт хисләрен тоярга өйрәндем. Мәхәббәт темасына язылган һәрбер әсәрдән үземә ниндидер сихри көч алдым, яңалык ачтым.

Мәхәббәт темасы - әдәбиятта мәңгелек тема ул. Борынгы татар әдәбияты мәхәббәткә мәдхия җырлаган. Кол Гали, Сәиф Сарай, Котб - мәхәббәткә дан җырлаучы әдипләребез. Аларның мәхәббәт темасына язган әсәрләре мине бигрәк тә дулкынландырдылар, йөрәгемә сеңделәр. Борынгы әдәбиятта мәхәббәт темасын башлап җибәрүчеләргә тукталып китик.

Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре озак гасырлар буе укылып, халыкның рухи юлдашы, сердәше булып килде һәм киләчәк дип уйлыйм мин. Бу әсәрнең төп герое - Йосыф. Йосыфны автор пәйгамбәр белән тиңли. Пәйгамбәр кем ул? Иң беренче чиратта, ул - алдан күрүче, башкаларга юл күрсәтүче, матур сыйфатларга ия булган мөхтәрәм зат. Тугрылык, сабырлык Йосыфның табигатен һәм эш-гамәлен бизи.

Әсәрдә Зөләйха искиткеч гүзәл, чибәр, олы мәхәббәткә ия. Аның бетен күңелен мәхәббәт хисләре биләп алган. Зөләйханың мәхәббәт ялкыны шулкадәр көчле, хәтта ул өргәч, Йосыфның камчысына ут каба.

Ләкин аларның мәхәббәтләре ирекле түгел, ул бик күп каршылыкларга очрый. Шулай да ике гашыйк кавыша, үзләрен дә, башкаларны да бәхетле итеп, тирә-юньгә үрнәк булып яшиләр. Гашыйк кеше бары тик яхшылык кына эшли ала, минемчә. Чөнки күңелеңдә изге хис-тойгылар булганда явызлыкка урын юк.

Мине әсир иткән борынгы әсәрләребезнең тагын берсе - Сәиф Сараиның «Сөһәил вә Гелдерсен» дастаны. Бу әсәрдә мәхәббәт фаҗигале тәмамлана: геройларыбыз икесе дә вафат булалар. Ни өчен ике яшь гомер өзелә соң? Бу сорауга җавапны табу авыр түгел. Гөл - былбылсыз, былбыл гөлсез яши алмый. Гөлдерсен гөл итеп сурәтләнсә, гөлнең кибүен былбыл кичерә алмаган кебек, Гөлдерсеннең үлемен Сөһәйл дә күтәрә алмый.

Бу әсәрдә мәхәббәт үлемнән көчлерәк булып чыга. Әсәр кайгылы тәмамлана. Шулай булса да, ул безгә нинди матур мәхәббәт маҗаралары бүләк итте бит!

Парын югалткан аккош кыяга бәрелеп үлә. Шуңа күрә тормышта бер-береңнең күңелен табып, хөрмәт итеп, авыр сүзләр әйтмичә, бергә булган һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә кирәк.

Борынгы әдәбиятта Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасында мәхәббәт кешене үзгәртергә мөмкин булган тәэсирле көч итеп раслана. Автор, кешеләрдә мәхәббәт хисләрен үстереп, җәмгыятьне сафландыра.

Шушы бөек әсәрләргә таянып, язучыларыбыз мәхәббәт турында яңадан-яңа әсәрләр тудыра. Драматургиядә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасы мәхәббәт моңы булып тора. Пьесада Хәлил белән Галиябануның романтик, әмма фаҗигале мәхәббәтләре сурәтләнә. Хәлил - авылның иң яхшы егете. Галиябану да авылда гүзәллеге белән таң калдырырлык иң матур, инсафлы һәм эшчән кыз. Ике герой да характерлары белән көчле, мәхәббәтләренә тугры затлар итеп бирелгән. Хәлил белән Галиябану бер-берсен сөяләр. Алар - гашыйк җаннар. Тик аларның бу матур мәхәббәтләренә Исмәгыйль каршы төшә. Исмәгыйль - бай улы, мәкерле, усал егет. Ул - мәхәббәтне аңламаучы, усал принциптан чыгып эш итүче шәхес. Галиябануны да яратудан түгел, ә авылда иң матур кызны үзенеке итәсе килгәнгә генә, аңа яучы җибәрә. Бәрелештә Галиябану белән Хәлилнең барлык хыяллары челпәрәмә килә: Исмәгыйль Хәлилне үтерә. Галиябану үзенең ягымлы тавышы белән әсәр азагында Хәлилгә соңгы мәхәббәт җырларын багышлый.

Күп кенә шагыйрьләребез әсәрләрен мәхәббәт темасына багышлап, үзләрен «мәхәббәт җырчысы» итеп танытты. Һади Такташ, Хәсән Туфан, Илдар Юзеев, Рәдиф Гаташ, Клара Булатова - әнә шундыйлардан.

Илдар Юзеевның «Таныш моңнар» поэмасы мине үзенә җәлеп итте. Поэманы укыганнан соң, Зөфәр белән Резидәнең мәхәббәте турында уйланмау һич мөмкин түгел. Аларны һәр кеше үзенчә аңлый. «Егет күңеле - далада, кыз күңеле - калада!» - дигәндәй, Зөфәр тракторчы хезмәтеннән, «тузан, май эчендә» үткән көннәреннән ләззәт һәм канәгатьләнү таба. Дөньяга карашы тәмам формалашып, «акылга утырып» җитмәгән чуар йөрәкле Резидә бәхет муллыгын мәктәп партасыннан югары уку йорты өстәленә кереп утыруда гына күрә:

Резидәне көтә институт,
Театрлар, асфальт урамнар,
Шәһәр парклары, яңа дуслар,
Татлы уйлар, татлы хыяллар!

Резидәнең бу татлы хыялларын тормыш челпәрәмә китерә, ахыр чиктә, бәхетен дипломда түгел, ә кешелекле булуында, үзеңнең илеңә һәм кешеләргә кирәклегеңне тоеп яшәүдә икәнне аңларга булыша.

И. Юзеев олы поэзиягә яшьлекнең күркәм сыйфатларын, матур бүгенгесен һәм тагы да гүзәлрәк киләчәген романтик биеклеккә күтәреп җырлаган әсәрләре белән керде.

Гыйбрәтле язмышмы ул, матур мәхәббәтме, яшьләрнең кавыша алмыйча, гомер буена берсен-берсе көтеп яшәүләреме - боларның барысын да язучыларыбыз, шагыйрьләребез билгеле бер югарылыкка күтәреп, матур итеп тасвирлый белгәннәр. Бу әсәрләрне укыган саен укыйсы килә. Чөнки мәхәббәт үзе дә, аның турында язылганнар да шагыйрәнә матур бит!

Без карап үткән барлык әсәрләрдә дә мәхәббәт ике кеше арасындагы олы, бөек хис кенә түгел әле. Ул - Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы»ндагы кебек, ил белән илне татулаштыручы яисә ызгыш-тавышка китерүче дә; «Кыйссаи Йосыф» әсәрендәге кебек, кешеләрне сабыр, гадел булырга өйрәтүче дә; Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ындагы Искәндәр кебек, бер көнлек мавыгу да; И. Юзеев шигырьләрендә язылганча, бер-береңне өзелеп ярату да. Татар әдәбиятында һәр язучы, һәр шагыйрь аны үзе тойганча, үзе яратканча, үз хис-кичерешләре аша укучысына җиткерергә тырыша. Мин дә үземне бер генә минутка язучы итеп хис итеп, мәхәббәт турында туган уй-фикерләремне язып үтим әле...

Минемчә, мәхәббәт ул - яңа туган гөнаһсыз сабый, әле генә яралган ямь-яшел, чиста, саф агач яфрагы, ачылып кына килгән умырзая чәчәге, шомырт, сирень агачлары, шау чәчәктә утырган, сихри хис тараткан язгы бакча. Гашыйк булган кешегә бөтен нәрсә алсу төстә күренә. Дөньяны бары яхшы кешеләр генә, игелекле эшләр генә чорнап алсын иде. Шул мизгелдә бөтен сугышлар туктатылыр иде, күз яшьләрен коючылар бетәр иде. Яшәсен мәңгелек яшьлек һәм мәхәббәт!

Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында фаҗига һәм матурлык

План.

I. К. Тинчуринның иҗаты һәм театраль эшчәнлеге.

II. «Сүнгән йолдызлар» әсәре.

  1. Әсәрдә образлар бирелеше.

  2. Геройларның хис-тойгылары, мәхәббәтләре.

  3. Илдәге сәясәтнең геройлар тормышына тәэсире.

III. «Сүнгән йолдызлар» драмасында матурлык һәм фаҗига нәрсәдә соң?

Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең, көләрсең
Көләрлек булса, булмаса - еларсың.

Г. Тукай

Татар театры тарихында Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Ильяс Кудашев-Ашказарский, Кәрим Тинчурин, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил һ.б. артистларның исемнәре алтын хәрефләр белән язылырлык. Алар - милли театрның нигезен салучылар.

Кәрим Тинчуринның иҗат эшчәнлеге «Сәйяр» труппасыннан башлана. 1910 нчы елда Г. Кариев аны театрга чакыра. Күп кенә пьесаларда К. Тинчурин төп рольләрдә уйный, режиссерлык сәнгатен өйрәнеп, ул вазифаны да башкара.

Әлбәттә, аның иҗаты режиссер, артист булудан гына тормый. Ул безнең әдәбиятыбызга үзенең иҗат җимешләрен дә бүләк итә. Менә алар - «Зәңгәр шәл», «Җилкәнсезләр», «Сакла, шартламасын!», «Американ», «Сүнгән йолдызлар» дигән гаять эчтәлекле һәм бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган әсәрләр. Боларда ил һәм халык язмышы, мәхәббәт һәм фаҗигале киләчәк, сугыш вакытындагы авыр тормыш кебек темалар күтәрелә. Кәрим Тинчурин шушы әсәрләре аркылы халыкның уй-теләкләрен, өмет-хыялларын, киләчәген һәм милли мәдәният язмышын чагылдыра.

Әлеге темаларны күздә тотып язган һәм халыкны уйландырган «Сүнгән йолдызлар» драмасы 1923 нче елда языла. Трагизм һәм драма элементлары үзара кушылып киткән бу әсәрнең үзәгендә кеше шәхесе, аның язмышы, бәхеткә хокукы мәсьәләләре тора. Нинди матурлык һәм фаҗига күрсәтелә соң драмада? Автор Сәрвәр белән Исмәгыйль арасындагы мәхәббәт һәм аның фаҗигале язмышын тасвирлый. Әлеге олы хис туа. Бу яшь пар - авылның иң якты йолдызлары. Әмма икесе дә авыр язмышлы ятим балалар: Сәрвәр әбисендә торса, Исмәгыйль байга эшләп көн итә. Ике яшь кеше бер-берсен өзелеп ярата, әкияттәгедәй матур мәхәббәт туа алар арасында. Автор шушы матур мәхәббәтне сурәтләү белән беррәттән, Исмәгыйльнең күргән төше аша алда һәм тиздән булачак фаҗига турында да искәртеп куя. Төш аждаһа сыман бер әйбернең, сызгырып, бөтен йолдызларны сүндерүеннән гыйбарәт була. Бу нинди аждаһа һәм нинди йолдызлар соң? Әлеге алдан күрсәтү ролен башкаручы мөһим метафора алга таба тулысынча ачыла: без аждаһаның сугыш икәнлегенә төшенәбез. Әйе, илдә аяусыз сугыш башлана. Ил һәм аның язмышы өчен көрәшергә авылдагы ир-егетләрне сугышка җыя башлыйлар. Бу афәт Исмәгыйльне дә читләтеп үтми: аңа да туган иле өчен көрәшергә дигән хәбәр китерәләр.

Сәрвәр ике юл чатында: Фәрхи аны мәхдүм Надирга димли, ә тәрбияче әбисе «бу - синең тормыш, үз юлыңны, үз бәхетеңне үзең сайла» ди. Сәрвәр «тормышымны кем белән бәйләсәм, бәхетле булырмын икән соң?» дигән сорауга җавап эзли һәм үз бәхетен мәхәббәттә күрә, гомерен Исмәгыйле белән бәйләргә карар кыла. Әмма әлеге матур мәхәббәткә аяусыз сугыш яный. Бигрәк тә Сәрвәр кайгыра: сөйгән яры сугышка китәчәк, ә әйләнеп кайтуы билгесез, һәм бу уйлар Исмәгыйлен ничек тә сугыштан алып калу теләге белән тәмамлана. Сәрвәр авылның данлыклы имче хатыныннан дару алып, сөйгәненең колагына сала. Нәтиҗәдә, кадерлесен үз куллары белән һәлак итә һәм шушы кайгыдан ул юләрләнә. Әле сөеп-сөелеп туймас вакытта сөлек кебек егетнең бу үлеме укучыны тетрәндерә. Автор Сәрвәрнең акылдан язу күренешен дә бик аянычлы итеп сурәтли: кыз, каз канатлары тотып, «Каз канаты» көенә җырлый, көтмәгәндә югала, үзенә-үзе сөйләнә. Матур гына башланган мәхәббәт тетрәндергеч фаҗига белән тәмамлана.

Ләкин трагедия моның белән генә төгәлләнми әле. Автор вакыйгаларны «кешенең бәхете нидән гыйбарәт?» дигән сорауга җавап эзләү рәвешендә үстерүне дәвам итә. Әсәрдә гарип Надир да үз бәхетен эзли: бөкре, табигать тарафыннан кимсетелгән булуына карамастан, ул да кеше бит. «Кыяфәтем белән шайтанга охшасам да, минем дә җаным, йөрәгем бар, ләкин мине аңлаучы юк», - дип өзгәләнә ул. Бу - фаҗига. Ләкин әсәрдә матурлык та Надир образында чагыла. Тышкы кыяфәте килбәтсез булса да, аның күңеле матур. Әмма аны беркем аңламый, аннан көләләр. «Мин гомергә Сезнең аяк астыгызда туфрак булыр идем, - дип, Сәрвәргә үз мәхәббәтен аңлата ул. - Мин ялгыз идем. Шул ялгызлык вакытларында Сез, минем исемә төшеп, өмет чаткылары бирдегез. Сез миңа җан керттегез». Әмма Сәрвәр Надирны бары тик кызгана гына шул. Сугыш башлану хәбәренә Надир сөенә. «Исмәгыйль сугышка киткәч, бәлки, Сәрвәрне үземә каратып булыр» дигән уй сөендерә аны. Ләкин сугыш аңа да мәрхәмәтсез: Исмәгыйль кабере янында үлгән Сәрвәрне күрү Надирның соңгы өметен дә өзә: «Ходай, синең җаныңны алып, актык йолдызымны сүндерде», - ди ул. Һәм шушы аяусыз чынбарлыкка протестын үзенең үлеме белән белдерә.

Менә шулай итеп, йолдызлар берәм-берәм сүнә тора. Һәм әле күп йолдызлар сүнәсе. Чөнки аждаһа-сугыш дәвам итә.

Кәрим Тинчурин бу әсәрендә матурлык белән фаҗигане бергә үреп бару аша мәхәббәткә соклану һәм аны җимерүче кара көчләргә нәфрәт уята.

«Сүнгән йолдызлар» - К. Тинчуринның «театр тетрәндерергә тиеш» дигән фикерен ачык дәлилләүче әсәрләрнең берсе.

Хәсән Туфан иҗатында моң-сагыш, сагыну хисләре

Ничек исән синең йөрәк? - дисәң,
Ничек икән гомер көннәрең? -
Кулыңдагы китабымда, чордаш,
Шигырьләрдә минем йөрәгем.

X. Туфан.

Язларын шаулап, ярсып аккан елга суларын күргәч, сокланмыйча калган кеше бар микән?! Табигатьнең әнә шундый көчле дәрт белән ташыган, шашкан чагы һәркемне диярлек кызыксындыра, сокландыра.

Тормышта әнә шулай язгы ташуга, язгы сулар ярсуына охшап яшәгән кешеләр бар. Әмма елгалардан аермалы буларак, андый кешеләрнең һәр көне, гомеренең бөтен агышы, барча гомере көчле ташу кебек була. Һичкайчан сүрелмичә, басынкыламыйча, үзенең киңлеген югалтмыйча шаулап аккан бер язгы ташу була аларның гомере.

Күңел киңлеге һәм мәңге сүнмәс яшәү дәрте, көнкүрешнең вак-төягенә исе китмичә гел ташып, тышка бәреп торган җылы хис, ихлас тойгылар дулкыны, олы оптимизм - менә шундый сыйфатлар ул кешеләрне, чыннан да, табигатьнең язгы ташу халәтенә охшата.

Хәсән Туфанны да шаулап аккан әнә шундый язгы дәрья итеп күз алдына китерергә була. Туфан татар әдәбияты тарихында үзенә бер аерым урын алып тора.

Хәсән Туфан - минем иң яраткан шагыйрьләремнең берсе. Әле дә булса хәтеремдә, әдәбият укытучыбыз аның турында искиткеч соклану, ярату, горурлану белән сөйләгән иде. Шул көннән башлап, бу гаҗәеп талантлы шагыйрь минем дә күңелемне әсир итте. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, сагышлы, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә.

Әйтергә кирәк, Туфан - Сталин төрмәләренең бөтен газабын кичергән, уналты ел гомерен туган җиреннән читтә үткәргән кеше. Шигъриятендәге моң-сагыш, сагыну шуңа бәйләнгәндер дә. Күпме еллар буе сөйгән хатыны Луиза Салиаскаровадан, яраткан кызларыннан аерылып читтә яшәгәндә йөрәгенең ничек сыкравын ул үзе генә белгәндер. Шушы хис, моңлы шигырь булып, ак дәфтәр битемә күчкән.

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән илләр ягына, -

дип яза ул «Агыла да болыт агыла» шигырендә. Туган җир, туган ил күңелне үзенә тарта, ләкин өйгә кайту мөмкин түгел. Шигырьләрендә Хәсән Туфан йөрәгендәге сары сагышын бушата. Сагышка да бит түзәргә кирәк. Шагыйрь язмышы ил язмышы белән бәйләнгән. Илне дә моңсулык томаны яулап алган. Бу - «Гөлләр инде яфрак яралар» шигырендә ачык чагыла.

Гөлләр инде яфрак яралар
Хәбәр итеп язлар җитәсен.
Язлар җиткәч сагыш бетәсен
Көтеп утыра сабый балалар:
Гөлләр инде яфрак яралар!

Беренче карашка шигырь сугыш ачысы турында кебек. Ә чор белән бәйләсәң, анда сугышның гына түгел, илнең үз эчендәге афәтен дә күрәсең. Шул афәт, миллионлаган гаепсезгә хөкем ителгәннәр турында уйлана, сагышлана шагыйрь.

Луиза Салиаскарова ире Хәсән Туфанны уналты ел буена көтә. Ничә тапкыр үлемнән саклап кала ул аны!

Посылкалар белән ярдәм иттең -
Без бит өйдә... өйдә бит, дидең...
Ә ул - каның алыштырган
Паекларың икән бит синең.
Алдарсың дип уйлый идеммени,
Ә син мине алдагансың ич.
Өзелер хәлгә җиткән гомеремне
Каның белән ялгагансың ич, -

дип яза ул. Шушы уналты ел буена ике йөрәкне яшәткән, алга барырга көч биргән мәхәббәтнең, кызганычка каршы, азагы аянычлы. Яңадан күрешергә насыйп булмый аларга. Авыр чакта эчтән генә еларга өйрәнгән Хәсән Туфан бу юлы да күңеленнән сызлана.

- Кайт... - дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр... Кайттым.
- Бусы - алкалары,
Бусы - кабере... - диделәр.

Әйе, кайта Хәсән. Тик өзелеп сөйгән хатыны, терәге, бөтен ышанычы булган Луизасы гына бу дөньядан китеп барган. Өзгәләнә шагыйрь, кат-кат күз алдына китерә:

Зәңгәр карны ера-ера,
Вокзалларга килгәндер.
Бәлки табылыр, дигәндер...

Шушы шигырь юлларында Хәсән белән Луиза мәхәббәтенең көче чагыла. Бик күп шигырьләр яза Хәсән Туфан хатынына багышлап. «Иртәләр җитте исә», «Әйткән идең», «Сиңа», «Ромашкалар»... Никадәр саф, чиста ярату хисе, тугрылык аларда!

Яндырдың син сөю, ләкин рәхмәт,
Ваклыкларны азмы яндырдың.
Яндырдың да хиснең хәерсезен
Кирәклесен исән калдырдың, -

дип, ачыну аша мәхәббәткә мәдхия укый Хәсән Туфан. Чыннан да, мәхәббәт тормыш ваклыкларыннан өстен булырга өйрәтә.

Туфан - гомере буе мәхәббәткә тугрылык саклаган кешеләрнең берсе. Янәшәсендә һәрвакыт Мөнҗия, Тәнәкә - Клара Булатова - кебек яхшы күңелле кешеләр була, тик Хәсән Туфан яңадан беркайчан да өйләнми. Ул һәрвакыт үзенең Луизасын сагынып яши, аны эзли.

Дөнья мине үзгәртте.
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? -
Бәйлисе бар йөрәкне.

Тик күлмәк җиңен ертып кына йөрәк ярасын дәвалап буламы? Аны вакыт дәвалар, ләкин җәрәхәте барыбер калачак.

Кайсыгызның кулы җылы? -
Бәйлисе бар йөрәкне...

Әйе, йөрәкне бәйләр өчен җылы куллы, киң күңелле, зур йөрәкле кеше кирәк. Тик кем ул, кайда ул шул кеше? соравына җавап эзли Хәсән Туфан «Кайсыгызның кулы җылы?» шигырендә.

Минемчә, Хәсән Туфанның мәхәббәт лирикасы, туган ил турындагы шигырьләре генә түгел, тормыш, вакыт, кешелек язмышы турында уйланган әсәрләре дә моңсулык нурында коенган. Мәсәлән, «Битараф ай», горурлык аңкып торган «И татар», «Каплан-Кырда», «Халыклар капкасы янында» шигырьләре. Ләкин Туфан - мәхәббәтнең олылыгына, тугрылыкка дан җырлаучы моң, сагыш чишмәсе. Мин аны менә шушы беркемнекен дә кабатламаган, беркемнекенә дә охшамаган гүзәл мәхәббәт шигырьләре өчен яратам.

Хәсән Туфан язмышы турында уйланганда күңел сыкрый. Эллә кызганып, әллә сокланып. Мөгаен, сокланыптыр. Үзенең иксез-чиксез мәхәббәте белән татар халкының яраткан шагыйрен саклап кала алган бер Артисткага, вакытсыз чәченә чал кергән Шагыйрьгә соклана күңел. Хәсән Туфанның портретларына күз салсаң, аның мөлаем елмаюын сирәк күрерсең. Иҗаты кебек моңсу, изге җанлы кеше ул. Сагыш, моң аның юлдашы булды. Ләкин алар күңелне алҗыта торган сыктау түгел, ә йөрәкнең иң түреннән чыккан, халыкның иң нечкә күңел кылларын тибрәткән иң саф хисләр. Шуңа күрә Хәсән Туфанны бүген дә яраталар, укыйлар. Сибгат Хәким әйткәнчә, шагыйрь гомере чәчкәләр гомеренә тиң. Әгәр чәчкә булса, Хәсән Туфан, һичшиксез, ак чәчкә атар иде.

Халык хәтерендә мәңгегә уелып калган ул көннәр...

План.

I. Сугыш темасы - мәңгелек тема.

II. Әдәбиятта сугыш темасы.

1. Сугыш чоры әдәбияты:

а) прозасы;

б) поэзиясе.

2. Сугыштан соңгы чор әдәбиятында сугыш темасы.

3. Тылны сурәтләү.

III. Булмасын иде сугыш!

Шушы балам өчен, синең өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм.

Ф. Кәрим.

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә...

Язучылар сугышның беренче көннәрендә үк фашизмга нәфрәт белән сугарылган әсәрләр иҗат итәләр. Сугышта татар язучыларының утыздан артыгы һәлак була. Алар арасында М. Әблиев, А. Алиш, К. Басыйров, Н. Баян, Ф. Кәрим, М. Җәлил һ.б. бар.

Сугыш чоры прозасында хикәя жанры өстенлек ала. Каләм осталары, бер-ике вакыйганы сурәтләп, дәһшәтле көннәрнең драматизмын, гадәттән тыш хәлләрнең катлаулылыгын, кешеләрнең эчке дөньясын, омтылышларын да күрсәтә алалар. Әдипләребез ут сызыгындагы хәлләрне, разведчикларның хәтәр эшләрен, партизаннар хәрәкәтен һәм тылдагы кешеләрнең фидакарьлекләрен тетрәндергеч итеп сурәтлиләр.

Шундый язучыларыбызның берсе И. Гази булды. Сугышның беренче көннәрендә үк «Совет әдәбияты» журналында аның әлеге темага багышланган «Кышкы кичтә», «Ана», «Авылдаш» исемле хикәяләре дөнья күрә. Бу әсәрләрдә дошманның явызлыгы, вәхшилеге фаш ителә, халкыбызның илбасарларга карата чиксез нәфрәте күрсәтелә.

Ә инде соңрак, сугышка китеп, үзе шул вакыйгалар эчендә кайный башлагач, аяусыз көрәшкән сугышчыларны якыннан күрү И.Газига җанлы образларны гәүдәләндергән уңышлы хикәяләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Шундый хикәяләрнең берсе - «Алар өчәү иде». Әсәрнең герое - элеккеге укытучы, бүгенге офицер Сөләйманов. Аның туган ил турындагы уйлары, хатирәләре беренче чиратта туган авылы, гаиләсе белән бәйләнә. Ул үзенә йөкләнгән бурычны җиренә җиткереп үти, хәтта батырлыгын да гадәти бурыч башкару дип исәпли. Шулай ук ул оештыру сәләтенә дә ия. Автор, нәкъ менә шундый кешеләр җиңүне якынайттылар, дигән идея үткәрә.

Бөек Ватан сугышы темасы шулай ук поэзия өлкәсендә дә гәүдәләнеш таба. Минем аеруча фронтовик шагыйрь Фатих Кәрим турында әйтеп узасым килә. Ул сугышта кулына корал тотып та, каләм тотып та көрәшә. Аның «Кереш җыр» исемле шигырен искә төшерик:

Мин рядовой солдат булдым бу сугышта,
Тик бер нәрсәм белән аерылам:
Рядовойлар төнен йоклаганда,
Мин йокламыйм шатлык, кайгыдан.

Ф. Кәрим ил язмышы өчен бик борчыла, үзенең уй-фикерләрен төнлә шигырь буларак теркәп куя, үзе әйткәнчә, «җыр хакына кала йокылар».

Шагыйрь үзенең сугыш темасына багышланган беренче әсәрләрендә үк җиңүгә булган тирән ышанычны җырлый. Бу - халкыбызның көчен аңлауга нигезләнгән ышаныч. Шагыйрь үзе дә Ватанын, «алсу күгендә ана күкрәгеннән суырып алган сөт тамчысы» калган нәни баласын һәм аның сөекле әнкәсен сакларга ант итә. Ана һәм бала, туган ил солдат йөрәгенә иң якын, иң кадерле образ булып урнашалар, аны көрәшкә, җиңүгә чакыручы символга әвереләләр.

Ф. Кәрим - кешелексезлекнең, вәхшилекнең аяусыз дошманы. Ул, күпмилләтле илебезнең барлык солдатлары белән бер сафта торып, фашизм белән бугазлаша.

Фашист илгә үлем генә китерә,
Фашизмның таңы, язы юк.
Яшен уты белән күккә язып әйтем:
Язы юкның яшәү хакы юк!

Сугыштан соңгы елларда проза өлкәсендә зур, күләмле әсәрләр иҗат ителә. Шундый авторларның берсе - Г. Әпсәләмов. Ул халкыбызның яу кырында күрсәткән батырлыгын аеруча дәртләнеп сурәтли. Әдип үзе сугышның башыннан алып ахырынача фронтта булган, батырлыгы өчен күп тапкырлар бүләкләнгән. 1946 нчы елда ул «Ак төннәр» повестен, соңрак «Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше» романнарын бастырып чыгара. Зур күләмле әсәрләрендә ул сугышчыларны романтик табигатьле итеп, ягъни гадәттән тыш күтәреп тасвирлый.

«Газинур» романының протатибы Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин - сугышка авылдан чыгып киткән гап-гади татар егете. Г. Әпсәләмов аны җырга-моңга гашыйк, җор телле, балаларны яратучы нечкә күңелле ата, шул ук вакытта үткен, максатка омтылучы шәхес итеп сурәтли.

Бүгенге көндәге каләм әһелләре дә сугыш темасын яктыртуны дәвам итәләр. Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники - әлеге темага аеруча күп әсәрләр иҗат итүчеләрнең берсе. Аның «Кем җырлады?», «Бала», «Бер генә сәгатькә» әсәрләренә тукталып узасым килә. Әсәрләренә күз салганчы, Ә. Еники иҗатының бер үзенчәлеген әйтеп китү кирәктер. Аның әсәрләре бик зур тәэсир көченә ия һәм, гәрчә анда канкойгыч вакыйгалар тасвирланмаса да, сугышның ни икәнлеген күзаллау авыр түгел. Билгеле булганча, Ә. Еники - герой характерын бирү остасы, ул әсәрдәге образларның эчке күңел дөньясын, рухи халәтен тәэсирле итеп сурәтли белә. Әсәрләрнең үзенә тарту көче дә нәкъ шундадыр, минемчә. Геройларның уй-кичерешләре, хис-тойгылары аша да без сугышның нинди афәт булуын аңлыйбыз.

«Кем җырлады?» әсәрен генә алып карыйк. Менә ике эшелон килеп туктый. Аларның берсе фронттан яралыларны төяп кайта, ә икенчесе исә, киресенчә, солдатларны фронтка илтә. Яралылар урнашкан эшелонда бер татар егете авыр газаплар эчендә ята. Хәле бераз җиңеләйгән бер мәлдә ул җыр ишетә. Татар җыры! Бу моңлы җыр егетнең күңелен шул дәрәҗәдә айкый ки, ул Таһирә тавышын ишеткәндәй була. Егет газиз әнисен, туган илен, сөйгән Таһирәсен исенә төшерә. «Бу бит татар җыры, бу Таһирә җыры!» - дип өзгәләнә ул. Егет үлә, ләкин гомеренең соңгы минутларында гүзәл татар җырын ишетүдән бәхетле мизгелләр кичереп җан бирә. Әсәр тәмамланыр алдыннан шундый җөмлә бар: «Язгы кичне вагон ишегенә сөялеп моңланып җырлаган кыз, чыннан да, егетнең сөйгәне Таһирә иде». Шунда йөрәк кысылып куя, ә күңелдән уйлыйсың: «Барысына да сугыш гаепле, ул бар матурлыкны җимерә, вата». Укучының күңелендә бердәнбер теләк туа: «Булмасын иде сугыш, кирәкми ул!»

Язучының «Бала» хикәясен укыганда да безнең күңелне шундый ук уй-фикерләр биләп ала. Солдат, ротасыннан аерылып, берничә адым читтә басып торган өч-дүрт яшьлек кызны коткарырга ашыга. Бу кызчыкны күрү белән, күңелендә сагыну хисләре ташый. Туплар бертуктаусыз шартлый, аткан тавышлар ишетелә. Ә якында сабый бала... Берзаман солдат күңелендә шик туа: ротасын калдырып дөрес эшләдеме ул, хакы бар идеме аның читкә тайпылырга? Укучы күңелендә җавап әзер: әлбәттә, дөрес эшләде. Әсәр солдатның кызчыкны коткарып, әнисенә илтеп тапшыруы белән тәмамлана. Әгәр дә әлеге солдат булмаса, бу кызчыкны бер генә язмыш көтәр иде - үлем. Сугыш күпме гөнаһсыз сабыйны юк итте бит! Нинди гаделсезлек! Якты дөньяда яшәргә, бәхетле булырга хаклы иде бит бу нарасыйлар. Эчтәлеге ягыннан гади генә булып күренгән әлеге әсәр, күңелләре-бездәге хисләрне ташытып, әнә шундый уйларга китерә.

«Бер генә сәгатькә» хикәясендә сугыштан бары тик алтмыш минутка гына өенә кереп чыккан улы, бу очрашудан йөрәгендә туган хисләре, зиһене таралган ана сурәтләнә. Аның газиз баласы белән иркенләп сөйләшәсе дә килә, аны мунчага кертергә дә, әйбәтләп сыйларга да тели. Әмма бер сәгать вакыт бик тиз узып китә, ана газиз баласына рәхәтләнеп, күзләрен тутырып карарга да өлгерми кала. Икенче көнне ананың күңелен мондыйрак сораулар телгәли: «Кичә улым нәрсә дигән иде әле? Әйбәтләп чәй эчәргә өлгердеме соң ул?» Язучы, әнә шул рәвешчә, укучыны уйланырга, тетрәнергә мәҗбүр итә. Гомумән алганда, Ә. Еники әсәрләре укучының күңеленә нык тәэсир итәләр, аның әсәрләрен укып, битараф калу мөмкин түгел.

Без сугыш турындагы әсәрләрне укып, күпмедер дәрәҗәдә сугышның ни икәнлегенә төшенәбез. Әмма аның гади халыкка никадәр кайгы-хәсрәт, җәфа, авырлыклар алып килгәнлеген, минемчә, сугыштан соңгы чорны яктырткан, бу чорда яшәүчеләрнең тормышын тасвирлап биргән әсәрләр ярдәм итә. Шундый әсәрләрнең берсе - Аяз Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» повесте. Әсәрдә сугыштан соңгы авыр еллар тасвирлана. Авылдан сиксән биш кеше чана алып ерак җиргә - Кәслегә солыга барырга тиеш. Әсәр искиткеч тәэсирле итеп язылган. Повестьта Ибраһим белән Әдилә мәхәббәте дә, туган як табигате, аеруча авыл халкының бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре ачык сурәтләнгән. Кәслегә барып кергәч, кешеләрне өй саен урнаштыралар. Автор югарыда телгә алынган Ибраһим белән Әдилә һәм башкалар тукталган йортка аеруча игътибар бирә. Алар урнашкан йорт хуҗалары искиткеч олы җанлы кешеләр булып чыга. Хуҗабикә кунакларны җылы каршы ала, бар булганын, бер дә кызганмыйча, өстәлгә куя. Хәтта күршеләрендәге авыр хәлне истә тотып, анда тукталганнарны да үзенә дәшә. Бу олы җанлы апаның ире Габбас абый сугыштан телсез булып кайта. Аның ирен яңадан элекке хәленә кайтарасы килә, кулыннан килгәнчә, яшь баланы караган кебек тәрбияли.

Әсәрне укып чыккач, без нинди авыр тормышта яшәп тә, кешеләрнең олы җанлы булып калуына шаккатабыз. Әдилә белән Ибраһимның авылдашларын юлда ташлап калдырмыйча, аны шифаханәгә алып баруларын гына искә төшерик. Ләкин карчыкның йөрәге авыру булу сәбәпле, ул үлә.

Әлеге әсәрнең, гомумән, Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан әсәрләрнең әһәмияте бүгенге көндә дә бик зур. Бу темага кагылган әсәрләрне укып, без шуны аңлыйбыз: безгә бер-беребезгә карата шәфкатьлерәк, миһербанлырак булырга кирәк. Бәлки, кайбер кешеләр яшәүнең кадерен белеп тә бетермиләрдер. Минемчә, Бөек Ватан сугышы темасына багышланган әсәрләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен дә кызганмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр.

Әйе, әдәбиятыбызда сугыш темасына багышланган әсәрләр бүген дә туып тора. Чөнки теләсә нинди сугыш кешенең табигатенә каршы: анда кан коела, анда кеше гомере өзелә. Шуңа күрә язучылар әсәрләрендә явызлык бары тик үзеннән дә зуррак усаллык хисләре генә тудыра дигән фикерне уздырганнар.

Без, яшьләр, сугыш афәтен, аның бөтен фаҗигасен язучыларыбыз, шагыйрьләребез язган әсәрләр аша, бабаларыбыз сөйләгәнне тыңлап кына күз алдына китерәбез. Әмма теләгебез бер: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары кебек сугышлар кешелек дөньясындагы иң соңгы сугышлар булсын иде.

Мөхәммәт Мәһдиев иҗатында авыл һәм мәктәп темасы

План.

I. М.Мәһдиев - авыл җырчысы.

II. Туган авыл - иң изге җир.

  1. Туган җир әхлагы кешене формалаштыра.

  2. Мәктәп тәрбиясе кеше буларак формалашуда иң төп рольне уйный.

III. Авыл һәм аның мәктәбе - татар милләтенең яшәеше ул.

...Кайбер кешеләр дөньядан киткәндә үзләре белән бөтен бер халәт-яшәешне алып китәләр, ул кеше яшәгән тирәлек озак еллар буена ятим кала...

М. Мәһдиев.

Гаҗәп хәл: кешенең иң тирән кичерешләрен, тормыш турындагы уйлануларын бөтен тулылыгы белән, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп тасвирлый алучы язучылар күп очракта авылда туып, чишмә челтерәвен, кошлар тавышын тыңлап үсәләр. Ни өчендер, нәкъ менә авыл баласы хисчәнрәк була. Табигать белән кешенең бербөтен булып яшәвеннәндер ул, мөгаен. Табигать баласын кояш назлы нурлары белән иркәли, иртәнге җил тәненә сафлык иңдерә, ә кичләрен меңләгән кошның моңлы тавышы аңа бишек җыры көйли. Шуңа да авылдан чыккан язучылар гади халыкның тормышын да, хис-кичерешләрен дә зур осталык белән сурәтлиләр.

Шундый язучылар арасында М. Мәһдиев тә бар. Мин, һич икеләнмичә, аны үземнең иң яраткан язучым дип атый алам. Бу язучының әсәрләре укучыны җәлеп итә, сүз сөреше ялыктырмый, киресенчә, һаман саен уйны әсәр вакыйгасына юнәлтә.

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең кайсы гына әсәрен алып карама, анда тормыш кыенлыклары, тәрбияви, әхлакый мәсьләләр авыл һәм мәктәп белән тыгыз бәйләнгән. Гади халык тормышын сурәтләүдә ул үз ишләрен узып китте дип әйтергә батырчылыгыбыз җитмәсә дә, аның иҗаты үзгә булуын танымыйча булдыра алмыйбыз. Авыл хезмәтчәннәренең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен дә юмор аша бирә, хәтта иң кыен чакларда да яшәүдән ямь табарга мөмкин булуны аңлата, бу фикерне тормышчан күренешләр, гади вакыйгалар аша уздыра.

«Без - кырык беренче ел балалары» повестенда, мәсәлән, бу бик нык күзгә ташлана. Әсәрдә күбрәк мәктәп тормышы тасвирланган. Сугыш елларында балалар педагогия училищесына укырга, белем алырга киләләр, һәм бик күп авырлыкларга дучар булалар. Әсәр күләме буенча әллә ни зур булмаса да, йотлыгып укыла.

Безне, ул вакыйгаларда катнашмаган, күз алдына китерә алмаган кешеләрне, педагогия училищесында укучы яшьләрнең чыдамлыгы, тырышлыгы сокландыра. Ул Әлтафиләр, Гыйззәтуллиннар үзләре генә дә ни тора! Араларында шуклары, тәртипсезрәкләре булса да, алар белем алу өчен теше-тырнагы белән тырышалар. Авыр сугыш еллары да максатларына ирешү юлында киртә була алмый. Алар белемнең киләчәктә үзләренә бик кирәк булачагын бөтен тулылыгы белән аңлыйлар. М. Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.

Әсәрдә укуга мөнәсәбәт кенә түгел, укучыларның тырышлыгы, фидакарьлеге дә тасвирлана. Бу яшьләр - сугыш елларында күрше-тирә авылларның беренче ярдәмчеләре дә. Алар бердәм, һәр эштә алда, нәрсәгә генә тотынсалар да, җиренә җиткереп башкаралар. Шул ук вакытта кешеләрнең төшенке күңелләрен күтәрүне дә онытып бетермиләр. Алар куйган концертлар авыл халкы тарафыннан бик яратып кабул ителә, кешеләр өйләренә ял итеп, тынычланып кайтып китәләр.

Барлык вакыйгаларның юморга төрелеп бирелүе әсәрнең җәлеп итү көчен тагын да арттыра. Повестьны кат-кат алып укыйсы, язучының җанлы итеп биргән образлары белән бер утырып сөйләшәсе, алар арасында кайнашасы килә. Безнең мәктәптә дә повестьтагы хәлләр еш була бит, Мөхәммәт ага, бәлки, шулар турында язгандыр? Менә шундый тормышчан булганга, бу әсәр мавыктыргычтыр, минемчә.

Мөхәммәт Мәһдиевнең мәктәп һәм авыл тормышы тыгыз бәйләнештә күрсәтелгән икенче бер әсәре - «Фронтовиклар» романы. Романда сугыштан соңгы авыл тормышы, балаларны укуга җәлеп итү тасвирлана. Романның үзәгендә - сугышка китеп, аннан исән-сау кайткан ике укытучы. Алар - сугышның ачысын күреп, үз җилкәләрендә аның авырлыгын тоеп, күпме иптәшләрен шул ерак җирләрдә югалтып кайткан фронтовиклар.

Әсәрдә аларның оста педагог, тәрбияче, җор телле һәм торышка гашыйк булуларын күрәбез. Укытучы абыйлары балаларга төпле белем бирә, гадел булырга, бер-берсен яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә. Бигрәк тә Рушад. Аңа мәктәптәге иң тәртипсез сыйныф - алтынчыларны бирәләр, һәр вакыйга, һәр күренеш әхлак сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Тыңламаучы малайлар күпме генә карышсалар да, укытучы алар белән уртак тел табуга ирешә. Хәтта укучылар аны дус күрә, хөрмәт итә башлыйлар. Моңа кадәр һәрвакыт яман сүз белән телгә алынган сыйныф алдынгылар рәтенә күтәрелә. Сугыш кырында сынатмаган фронтовиклар тыныч тормышта да үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Эш, кайгы белән бозылган укучыларны үз канатлары астына җыялар, тәрбия эшен дөрес итеп оештыралар.

Авыл тормышына багышланган әсәрләрдән «Кеше китә - җыры кала» исемле әсәре дә зур урын алып тора. Анда да Мөхәммәт ага геройларының прототибын, һичшиксез, авылдашлары арасыннан тапкандыр. Чөнки аның бөтен әсәрләрендә туган авылы чагылыш таба.

Повестьтагы вакыйгалар Кара Чыршы авылында бара. Үзәктә Шәяхмәт карт гаиләсе тора. Шулай ук аның уллары, сугыш чорында авылда барган күренешләр тасвирлана. Авыл халкының авыр тормышы, күп кайгылар күрүе ачык мисал булып тора. Нургали дә сугыштан әтисен күрергә кайтканда поездга тапталып үлә. Нургалинең үлеме табигать күренешләре белән бергә үрелеп бирелә.

Шулай итеп, әсәрләре аша Мөхәммәт ага әһәмияте буенча сугыш турындагы романнардан ким булмаган мәсьәләләрне күтәрә, аларның чишелешен аңлата. Табигатьнең назлы баласы кырыс язмыш белән очрашканда үзен ничек тотуы, чишелеш эзләгәндә аның күңелендә нинди хисләр тууы - болар барысы да язучының иҗатында чагылыш таба. Аның әсәрләре укучыны сабыр, ямьсез гадәтләрдән өстен булырга өйрәтә. Һәр юлдан авыл моңы, курай тавышы агып чыккан кебек тоела. Үзенең кабатланмас әсәрләрендә авыл халкының киң күңеллелеге, төшенкелеккә бирелмәве, бер-берсенә игътибарлы һәм мәрхәмәтле булуы, ата-бабаларына ихтирамлылыгы һәм башка бик күп күркәм сыйфатларын сурәтләү аша Мөхәммәт ага Мәһдиев татар милләтенең XX гасыр уртасында сакланып калуын һәм үсешен бары тик авыл, бигрәк тә аның халкы, теле һәм мәктәбе генә тәэмин итте дигән фикерне раслый, һичшиксез, М. Мәһдиевнең моңа кадәр яратып укылган әсәрләре киләчәктә дә үз укучыларын табачак һәм аларны да матур фикерләре белән дулкынландырачак.

Ә. Еники әсәрләрендә рухи байлык проблемасы

Ә. Еники - күңел карурманының тургае.

И. Юзеев.

Әмирхан Еники. Бу язучы - чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә аның бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр диңгезе чагыла. Күпчелек язучылар иҗатларында хис-тойгыларга зур әһәмият бирмиләр. Ә бит кешенең җаны да була, ул яши, нидер уйлый, сөенә, газаплана. Әмирхан Еники әсәрләрендә шатлыклы мизгелләр дә, кайгы-сагыш бураннары да, йөрәктә кайнаган ут-ялкын да урын таба.

«Әйтелмәгән васыять» әсәрендә язучы хәзерге заман кешеләренең рухи дөньялары никадәр ярлы булуын күрсәтергә тели. Ялгыз әниләре янына баштарак кайтып йөрсәләр дә, соңрак моңа вакытлары булмаган балалар аны шәһәргә алып киләләр. Ләкин Акъәби монда да үзен барыбер ялгыз, ят хис итә. Моң-зарын сөйләргә, соңгы васыятен тапшырырга һәм: «Сез гади генә башкорт авылында тудыгыз, аның туфрагында уйнап үсеп, зур кешеләр булдыгыз. Моны онытырга тиеш түгелсез. Туган халкыгызны, туган авылыгызны, туган нигезегезне онытырга сезнең хакыгыз юк», - дип әйтергә тели ул. Берничә мәртәбә талпынып караса да, балалары аның бу васыятен ишетмиләр. Акъәбинең васыяте үтәлми кала, балаларына рәнҗеп үлә ул. Аны үзебезчә, чын мөселманча күмә дә алмыйлар. Ул үзенә бик кадерле саналган әйберләрен улына, кызына, килененә бирә, «минем төсем итеп сакларсыз» ди. Әмма бик ялгыша. Үзе үлгәч, аның бөтен әйберләрен театр гардеробына илтеп тапшыралар. Әмирхан ага әлеге повестенда безгә халыкның рухи хәзинәсенә хөрмәт белән карарга, әти-әниләребезне соңгы көнгәчә тәрбияләп, аларның хәер-фатихасын алырга кирәклекне искәртә кебек.

Ә бит Ана һәркем өчен дә иң кадерле, иң изге, иң бөек кеше булырга тиеш. Нинди генә булмасын, ана өчен газиз баласы барыбер бала булып кала. Минемчә, ана рәнҗешеннән, ана каргышыннан да куркыныч нәрсә юктыр ул. Ялгышыңны, хатаңны соңрак аңласаң да, рәнҗеп үлгән әниеңне кире кайтару, аннан бәхиллек сорау - мөмкин эш түгел.

Кешенең рухи байлыгын сурәтләгән әсәрләре исемлегенә Ә. Еникинең «Матурлык» хикәясен дә кертеп була. Бу әсәрендә язучы баланың анага булган тирән мәхәббәтен, зур хөрмәтен суретли. Бәдретдин - ярлы гына бер шәкерт, иптәшләре аны ихтирам итә. Чөнки ул - ярдәмчел, киң күңелле. Нинди генә очракта да югалып калмый, авыр минутларда дусларына булыша. Әсәрдә киң күңелле, сөйкемле, үзеннән ниндидер нур бөркелеп торган Бәдретдин һәм аның бик тә ямьсез әнисе сурәтләнә. Аның бите шадраланып, бер күзе кысылыбрак, ә икенчесе акаебрак тора. Бу кимчелекләре авырудан соң калган билгеләр була. Әмма Бәдретдин үзенең әнисе өчен бер дә уңайсызлык кичерми. Әнисе аның өчен иң изге, илаһи зат. Аның теләгенә ул беркайчан каршы килми, скрипкада да ул әнисе теләгән көйне уйный. Егет өчен тышкы матурлык әһәмиятле түгел. Иң мөһиме - кешенең рухи дөньясы бай булсын, уй-хисләре саф, пакь, күңеле чиста булсын. Үзе шундый булгач, Бәдретдин башкаларны да шундый итеп күрергә тели. Соңрак шәкертләр дә Бәдретдиннең әнисен ямьсез итеп түгел, ә сөйкемле, саф күңелле кеше итеп кабул итәләр. Юк, ямьсез була алмый ана кеше, матур ул, бик матур!

Авылга кергәндә дә, кыр капкасыннан чыкканда да шәкертләр тургай сайравын тыңлап хозурланалар. Тышкы яктан караганда, тургай да бит кечкенә, соры, ямьсез генә бер кошчык. Ә күпме моң, тирән сагыш чагыла аның сайравында. Бик биектә, һавада очып, моңлы итеп сайраган тургайдан башка язгы чәчүне күз алдына китереп булмый. Димәк, чыннан да, әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә, уйларда. «Кешеләр! Тышкы яктан чибәр булмасагыз да, кимсенмәгез, хурланмагыз. Тышкы матурлык ул әле берни дә түгел. Эчке дөньягыз матур булсын, игелекле, ярдәмчел булыгыз. Тик шул чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле, рухи яктан бай кеше итеп хис итеп була. Эчке дөньясы ямьсезләрдән сакланырга кирәк», - дип әйтергә тели әдип.

Әмирхан Еникинең сугыш чорында язган хикәяләренә дә күпме тирән мәгънә салынган! «Ялгыз каз» хикәясендә сугыш гарасатларына эләгеп иптәшен югалткан, хәзер шуңа борчылучы ана каз сурәтләнә. Ул кешеләргә ияләшә, аны ашаталар, беркем аңа тими. Ләкин каз үзен бик бәхетсез хис итә. Чөнки ул ялгыз, ә аның нәселен дәвам итәсе, бәбкәләр үстерәсе килә. Шуны аңлаган бер сугышчы аңа нәни чебиләр алып кайта. Казның шатлыгын әйтеп бетерүе дә мөмкин түгел! Әйе, кош-кортларның да җаны бар икән бит. Ана каз өчен дә тормыш, нәсел дигән төшенчәләр әһәмиятле. Ә. Еники исә моны хикәясендә тирән психологизм ярдәмендә күрсәтә.

«Кем җырлады?» хикәясендә сугышта нык яраланган егет һәм аның сөйгән кызы күрсәтелә. Егет яраланып, фронттан өенә таба кайтып бара, ул үлем хәлендә. Ә каршы якка килүче составта аның сөйгәне көнбатышка таба, сугышка бара. Ике поезд да станциядә туктый һәм ике ярның вагоннары бер җиргәрәк туры килә. Кыз, ачык ишек яңагына сөялеп, моңлы гына бер җыр җырлый. Үлем хәлендәге егет аңына килгән бер мәлдә моны ишетеп, бик гаҗәпләнә, сагышка күмелә, сөйгәнен исенә төшерә. Кызның үзен күрмәсә дә, уйлары белән аның янында була ул. Шул ләззәтле минутларда егет дөнья белән саубуллаша. Ә йөрәге януга түзә алмаган кыз җырын дәвам итә.

Тагын кайсы язучы шулай итеп кешеләрнең йөрәк түрендә урнашкан хисләрен чагылдыра алыр икән?

Әмирхан аганы мин психолог дияр идем. Аны шулай ук «кеше күңелен дәвалаучы язучы-доктор» дип тә йөртәләр. Хәзерге вакытта исә андый язучылар бигрәк тә кирәк. Чөнки бу авыр заманда кешеләр тупасланды, каты күңеллегә әйләнде. Кеше күңеленә сакчыл караш, изгелек, ярдәм кебек төшенчәләр юкка чыга бара. Нәфрәт, яла ягу, үч итү, саксызлык, каты бәрелү артканнан-арта. Аеруча олы кешеләргә мөнәсәбәт начарланды. Ә бит татар халкында «кеше күңеле - пыяла, нык орынсаң, уала» дигән әйтем бар. Бик тә дөрес сүзләр бит бу! Бу сүзләргә колак салучылар гына азайды. Рухи яктан бай кешеләр никадәр күбрәк булса, тормыш шулкадәр яхшырак, яшәве шулкадәр күңеллерәк булыр иде. Кешеләрне шатландыру - үзе бер бәхет бит ул! Нигә соң һәркем бәхетле булырга теләми?

Ә менә Әмирхан ага Еникинең әсәрләре кешеләргә яхшылык эшләргә, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Безгә күбрәк шушы әсәрләрне укырга кирәк. Аларны укып, күпме тәҗрибә, акыл алырга мөмкин бит. Бәлки, оятсызларның намусы уяныр, тупасларның күңеле нечкәрер иде.

Ә. Еникинең инде күп еллар элек язылып, хәзерге көндә дә актуальлеген, әһәмиятен югалтмаган бу әсәрләре мәңгелек булып калыр дип ышанам мин.

Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында ана образы

План.

  1. Ана - иң изге җан.

  2. Күңелләренә никадәр авыр булса да, аналар кичерәләр.

  3. Күңелләрне боз капламасын.

Ана кешенең колагы ишетмәсә, йөрәге ишетә...

Ш. Хөсәенов.

Ана... Бу сүз мине шундый дулкынландыра. Әнием - минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, эштә үрнәгем. Аннан башка минем дөньям буш. Һәм минем әнием - иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Әйе, һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Алар безне тугыз ай буе йөрәк түрләрендә йөртеп, безнең белән сөйләшеп, иркәләп, дөньяга китергәннәр, бәбкәм дип иркәләп кулларында назлаганнар, төн йокыларын йокламыйча, ару-талуларына карамыйча, безне бишектә тирбәтеп йоклатканнар, бишек җырлары җырлаганнар, тәрбияләп үстереп инде менә олы кызым дип, безгә фатиха биреп, зур тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Һәм без әтиебезгә, әниебезгә мәңге бурычлыбыз.

Ш. Хөсәеновның «Әни килде» драмасында да үзәктә Ана образы тора. Әсәрдә аның исеме дә бирелми, чөнки бу - барлык аналарны берләштергән образ.

Ананың балалары инде зур үсеп, кеше булганнар, кошлар сыман кайсы-кая таралышып беткәннәр. Ана үзе генә авылда яши. Балалары аны, әлбәттә, онытмыйлар: посылка җибәреп, хат язып торалар. Бервакыт Ана балаларына кунакка килеп керә. Нәкъ менә шушы көнне аның улы да өйләнә икән. Әлбәттә, бу турыда ана белми, чөнки аңа хәбәр итүче юк. Бу хәл үзе генә дә анага карата игътибарсызлыкны күрсәтә. Чөнки яхшы бала өйләнер алдыннан әти-әнисеннән фатиха сорар иде. Уллары-кызлары әниләренең килүенә бик сөенәләр, Ана да аларның күңелен боегайтасы килмәгәнгә, үзендә яман шеш авыруы икәнлеген әйтмәскә була. Ләкин ананы шифаханәгә алып килгән күрше кызы бу серне ача, әниләренә карата рәхимлерәк булуларын, хәзер инде аны кайсыныңдыр тәрбиягә алырга тиешлеген әйтә. Менә шуннан соң ачыла да инде балаларының чын йөзе. Берсенең бер проблема икән, икенчесенең - икенче проблема һәм алар берничек тә әниләрен үзләренә ала алмыйлар. Әлбәттә, түземле дә, нечкә дә күңелле Ана боларны күрмәмешкә салыша, ләкин аның күңеленә төер утыра шул инде. Һәм бу төерне берничек тә бетереп булмаячак.

Ана күңеле - балада, бала күңеле - далада, дип юкка гына әйтмиләр шул. Ана үлгәнче үзенең баласы турында кайгыртачак, ә бала башында әле тормыш мәшәкатьләре, вакыт юклык... Минемчә, балалары ананы яраталар, ләкин үз эшләренә, үз уйларына бирелеп, аны аңламыйлар. Мәсәлән, Ислам да бик теләп әнисен үзләренә алыр иде дә, тик авыру белән артык чыгымнар булачак, һәм төрле сәбәпләр табып, моңа ризалашмый. Ләкин менә шул Исламга ана ике мәртәбә тормыш бүләк иткән. Беренчесе - туганда, икенчесе - чирләгәч. Балаларына бу бик нык тәэсир итә, алар инде аңладылар да бугай, ләкин Анада аларга карата рәнҗеш кала. Әмма безнең әниләр олы йөрәкле бит, бигрәк тә үз баласына карата. Алар яраталар, сөяләр, кызганалар һәм гафу итәләр. Тик бәгыре генә катмасын. Ш. Хөсәенов Ана образы аша барлык аналар күңеленең нечкәлеген, матурлыгын күрсәтә.

Әсәр «Әниемнең ак күлмәге» дип атала. Татар халкында ак төс чисталык, пөхтәлек, сафлыкны белдерә. Әлеге әсәрдә ана да шундый ак, саф, чиста. Ул гомере буе туган иленә, халкына хезмәт иткән, балалар тәрбияләп үстергән, хәләл көче белән яшәгән. Балаларын да илгә файдалы, укымышлы итеп үстерергә тырышкан, ире белән дус һәм тату яшәгән. Күргәнебезчә, Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» исемле әсәрендәге Ана - иң кешелекле, иң шәфкатьле, бала җанлы ана, балаларына ихлас күңелдән тәрбия биргән, хезмәт сөючән кеше.

Әйе, аналар - бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

Ана - бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга!

«Әни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Әни» сүзен таптарга.

З. Туфайлова.

Әйе, Ана - ул дөньяда иң бөек кеше. Бик күп күренекле шәхесләрне, галимнәрне, укытучылар, табибларны ана тудырган. Ана баланы тугыз ай буе үзенең карынында күтәреп йөртә, тудыра, бала тугач, ул аңа үзенең күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын калдырып үстерә. Кичләрен баласына бишек җырлары җырлый, әкиятләр сөйли.

Бала үсә, мәктәпкә йөри башлый. Ана аңа дәресләрен әзерләргә булыша, йорт эшләрен карарга, пешеренергә, чигәргә-бәйләргә, үз-үзен тотарга, кешеләр белән матур, ягымлы итеп сөйләшергә өйрәтә. Бала үсеп кеше була. Һәм үз баласын шулай ук тәрбияли, бар көчен, энергиясен баласын үстерүгә бирә. Бер көнне карый, аның әнисе дә баласы кебек үк тәрбиягә мохтаҗ икән бит. Менә шушы вакыйга, шушы проблема кешеләрне икегә аера да инде: кайберләре гомере буе әти-әнисенә рәхмәтле булып, үзенә булган хөрмәтне, тәрбияне аларга да күрсәтә, аларның фатихасын ала, ә кайберләре исә моны кирәк санамый, һаман дөнья кууын белә. Бәлки оныта торганнардыр, ана рәнҗеше бетми бит ул, гомер буена эзәрлекли.

Бик күп язучыларыбыз үзләренең әсәрләрендә Ана образын чагылдыралар. Мәсәлән, Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять», Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр», Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме», Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» спектакльләрендә бу бик ачык чагыла.

Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыят»е Акъәби һәм аның уллары, кызлары һәм оныклары турында. Акъәби авылда яши. Олыгаеп, үзе генә яшәве авырайгач, балалары шәһәргә алып киләләр. Бик каты авырый башлагач, аны шифаханәгә салалар һәм ул анда җан бирә. Бик теләсә дә, ул васыятен дә әйтә алмыйча кала: аны тыңлап торырга беркемнең дә вакыты табылмый. Шулай итеп, ап-ак кәфенлеккә төреп, мөселманча күмү урынына, ананы рәнҗетеп, сүзенә колак салмыйча, гробта күмеп куялар.

Шулай ук Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы белән дә таныш булмаган кеше юктыр. Биредә дүрт хатын - дүрт язмыш: унөченче баласын шәһәрдә тудырырга дип килгән эчкерсез, олы җанлы Гөлфинә, җиде ел буена көтеп алган баласын тапкан чибәр Валентина, бала назын татып карыйсы, бала тәрбиялисе килгән, үзен ямьсез дип санаса да, эчке дөньясы бик матур булган Алтынчәч һәм бу заманның шыксыз «инвалиды» - баласын үзенә алырга теләмәгән Дилемма. Хатыннар балаларын әле генә тапканнар, йөрәк парәләренә карап туймыйлар, бик кадерләп тотып имезәләр, кулларында иркәләп йоклаталар. Ә менә баласын табып та, алырга теләмәгән Дилемманы күңел һич кабул итми. Аңа карата нәфрәт уяна. Ана булуның никадәр изге, олы хис икәнен аңламавына, салкынлыгына, дорфалыгына, үз әнисенә карата тупас булуына шаккатырсың. Ирексездән аның кечкенә нарасыен җәлли башлыйсың, аның киләчәге куркыта. Ул беркайчан да ана назын татымаска, күпереп торган иреннәреннән агыза-агыза күкрәк сөте иммәскә, «әнием, бәгърем» дип дәшмәскә мөмкин бит. Юк, кирәкми, бу турыда уйлыйсым килми минем! Бу минутта минем әнә шул Гөлфинә апаның ундүртенче баласы булып, кайгы күрми үсәсем, акыллы Валентинаның иркә кызы, Алтынчәч-айналаемның матур, чибәр бәләкәче буласым килә. Чөнки беләм: алар өендә, алар оясында ни күрсәң, очканда да шуны күрерсең. Алар балаларын җәмгыятькә файдалы шәхес, чын мәгънәсендә кеше итеп тәрбиялиләр. Менә бу аналар, чыннан да, Ана дигән бөек исемгә лаек.

Ана образы Рәшидә Җиһаншинаның «Улларым» драмасында иң югары биеклегенә күтәреп бирелгән. Ананың улы сугышта үлеп кала һәм аның иптәше бу турыда әнисенә хәбәр итәргә килә. Ул дустының әйберләрен әнисенә күрсәтә, аның турындагы хатирәләрен сөйли һәм мондый батыр улларны бары тик бөек Аналар гына тәрбияли алуына инана, ахырдан әйтә: «Мин дә синең улың булыйм әле, бөек Ана, сиңа әни диеп эндәшергә рөхсәт ит», - ди. Ана риза була һәм янындагыларның барысын да кочаклап ала.

Чыннан да, җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшләшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башлаган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

Ташлама, әнкәй, ташлама,
Мине изге догаңнан,
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

Гомумән, Р. Миңнуллинның әниләргә багышланган шигырьләре бик күп. Бу шигырьләрне укыганда шагыйрьнең әнисен никадәр яратуын аңлыйсың. Ананы иң олы ярату белән яраткан кеше генә шундый тирән эчтәлекле, матур, хәтта елата торган шигырьләр иҗат итә ала. Бу шигырьләрне уку үзе бер рәхәт, чөнки алар гади һәм аңлаешлы. Нәкъ менә минем әни турында язган кебек, һәм бу шигырьләр башыннан ахырына кадәр олы мәхәббәт белән сугарылган. Бу мәхәббәтне ана белән баладан башка бер кеше дә аңлый алмый. Ул - шушы ике кеше арасында була торган иң керсез, иң изге хисләрнең берсе. Ана белән бала кылдан нечкә кырык җеп белән бәйләнгән, диләр бит.

Бөтен чор язучылары да үз иҗатларында анага дан җырлыйлар. Бу тема сугыш чорында язылган шигырьләрнең дә үзәгендә булды. Мәсәлән, Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» поэмасы. Монда да әни кешенең олы мәхәббәте сурәтләнә. Ана сугышка үзенең бөтен газиз улларын да озаткан, елый-елый аның күзләре дә сукырайган, ләкин безнең кадерле әниләребез шундый зур ихтыяр көченә ия, алар барысына да түзәргә әзер, тик балалары гына исән булсын, Кеше дигән исемнәрен югалтмасыннар. Бу ана да нык булып кала, сынмый, сыгылмый.

Гомумән, татар хатын-кызы бик батыр, уңган, чиста, пөхтә, сабыр булып кала белгән. Шуның өчендер, Ана - татар поэзиясендә идеал образ. Аны күп вакыт ак төс белән бергә йөртәләр. Минемчә, һәрбер әни булган кеше үзенә аерым атап язылган шигырьгә лаек. «Әни» сүзе - үзе үк бик матур шигырь бит ул.

Дөнья терәге - хатын-кыз

План.

I. Гүзәлсең син, татар кызы.

II. Язучыларыбызның татар хатын-кызларын әдәбиятта сурәтләве.

  1. Борынгы татар әдәбиятында хатын-кыз образлары.

  2. Гасырлар буе
    бәхет көттең син, Татар кызы!

  3. Татар хатын-кызының авыр язмышы, сәбәпләре.

  1. Нишләдең син, и татар кызы?!

III. Хатын-кыз - тормышны дәвам итүче.

Сокланырсың сылу кызга,
Чыңлый чулпы төймәсе.

Э. Шәрифуллина.

Хатын-кыз... Нечкә билле, сылу гәүдәле, кыйгач кашлы, кара күзле, озын толымлы татар хатын-кызлары... Кем генә сокланмый аларга! Матур булуларына карамастан, үтә тыйнак, җыйнак, сабыр, түземле, кунакчыл, сынмас рухлы, батыр йөрәкле, үзенең милләте, дине өчен гомерен дә кызганмаган хатын-кызларның язмышлары кемнәрне генә кызыксындырмый да, кемнәрне генә борчымый?!

Борынгы заманнардан ук җырчылар хатын-кызларны мактап дан җырлаганнар, рәссамнар гүзәл сыннар ясаганнар, ә язучылар һәм шагыйрьләр, аларга атап, мәңгелек әсәрләр иҗат иткәннәр. Татар әдәбиятында хатын-кыз образын яктырткан әсәрләр бик күп. Һәрбер язучы үзенең күңелендәге идеаль хатын-кыз образын тудыра. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы гүзәл Зөләйха образыннан башлап, татар әдәбиятында хатын-кыз язмышын яктырткан меңнәрчә әсәрләр мәгълүм. Борынгы әдипләребез хатын-кызның хокуксызлыгына борчылсалар, соңрак аларның батырлыкларына сокланып иҗат иткәннәр.

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» трагедиясендә Зөләйха образы күпләргә үрнәк булырдай. Әсәрдә татар халкын көчләп чукындыруның ачы фаҗигасе сурәтләнә. Чукындыру турындагы хәбәр тыныч кына яшәп яткан Зөләйха гаиләсенә дә ишек кага. Бу көчсез җан иясе бөтен барлыгы белән көрәшергә тырыша, ләкин аны, үз теләгенә каршы төшеп, үз иреннән аерып, Петрга кияүгә бирәләр. Ире Сәлимҗан, аны коткарырга килгәч, руслар тарафыннан кыйнап үтерелә. Зөләйха үзенең никахлы ирен мәңгегә югалта. Шушы вакыйгадан соң ул үзенә дип әзерләгән агулы суны, һич вөҗдан газабы кичермичә, Петрга бирә. Шушы эшләре белән ул җәберләүләргә буйсынмавын күрсәтә. Петрны үтергәне өчен аны егерме биш елга каторгага Себергә җибәрәләр, бу мескен татар хатынының күргән җәбер-золымнары тетрәндерә. Ләкин Зөләйха физик кыерсытуларны түгел, бәлки рухи богауларны авыр кичерә. «Кыйналдым, мыскыл ителдем, суктырылдым. Бөтен тән җәзаларын күрдем. Ләкин төрмәдә, иректәге кебек, күңелемә каравыл куймадылар. Теләгәнчә намазымны укыдым», - ди ул. Чыннан да, Зөләйха тормышның ачысын-төчесен татый, күп газаплар күрә. Ләкин намусына тугры кала. Шушы образ аша Гаяз Исхакый татар хатын-кызларының ачы язмышын, милләт һәм дин өчен күрсәткән батырлыкларын сурәтли. Г. Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» әсәрендә башкаларга сабак булырлык Камәр образы яктыртыла. Балачакта дөрес тәрбия ала алмавы сәбәпле, Камәр алга таба юньсез кешеләр кулына эләгә һәм нәтиҗәдә гомере фаҗига белән тәмамлана. Әтисе үлгәч, унбиш яшьлек Камәрнең әнисе башка кешегә кияүгә чыга. Кибеткә кәләпүшләр илтеп йөргәндә, ул Вафа исемле кеше белән таныша. Вафа дөньядагы барлык хатын-кыз аңа рәхәтлек бирер өчен генә яратылган дип исәпли. Эчкерсез үсмер кыз аның кармагына килеп каба. Мәхәббәттә алдануын соңлап аңлаган Камәр асламчы Зөһрә карчык «ярдәмендә» кулдан кулга күчеп йөри башлый, аннан соң фәхешханәгә эләгә, начар авыру эләктереп, больницага керә һәм вафат була. Мәхәббәте өчен яшьлеген, сафлыгын кызганмаган кыз баланың беркатлы ышанучанлыгы, самимилеге аркасында, үзен-үзе һәлакәткә илтүен автор ачынып яза.

Гаяз Исхакыйның хатын-кыз образын яктыртуга багышланган тагын бер әсәре - «Теләнче кыз» романы. Биредә ата-анасы бик иртә үлеп, бөтенләй ятим калган, әмма тормышның төбенә төшсә дә, үзенең күңел сафлыгын һәм иманын югалтмаган Сәгадәтнең, тормыш баткаклыгыннан котылып һәм аң-белем алып, күркәм зыялы затка әверелүе сурәтләнә.

Фатих Әмирханның «Хәят» повесте шулай ук хатын-кыз язмышын яктырткан әсәрләрнең берсе. Повестьта Хәятның исеме һәм матурлыгы ике мәгънәне аңлата. Беренчедән, ул - яңарыш дәвере кичерүче татар милләте символы, икенчедән, ул - тормыш гүзәллеге Хәят кебек кызларның илаһи матурлыгы. Фатих Әмирхан Хәятның чибәрлеген курчак матурлыгы итеп тасвирлый, аны язгы табигать белән янәшә куя. Чем-кара күзеннән сирпелеп торган нур аның йөзен, бөтен гәүдәсен балкыта, ягъни кызның эчке матурлыгы белән кушыла.

Хәят ике төрле яшәү рәвешенең - рус һәм татар тормышының тәэсирен күреп үсә. Бер-берсенә капма-каршы булган ике мәдәният, ике төрле караш, ике төрле гореф-гадәтләр. Күңеле, йөрәге белән ул беренчесенә тартыла, ә акылы һәм тәрбиясе аны икенчесенә бәйләп куя.

Хәят Михаил исемле рус егетенә гашыйк. Әмма ул - кяфер. Руска кияүгә чыккан мөселман кызлары тәмугка эләгә дигән сүзләр Хәятны Михаилдан читләштерә, ул аны йөрәгеннән алып ташларга мәҗбүр була. Шулай итеп, гүзәл Хәят олы бәхеткә лаек булса да, бәхет дигән кош аны урап үтә. «Хәят» повесте ул чор татар кызлары язмышы өчен хас булган типик финал белән тәмамлана. Әнисе Хәятка Салих исемле сәүдәгәрнең рәсемен күрсәтә һәм аңа: «Без сине ярәштек», - дип әйтә. Руслар белән аралашкан, андагы яшьләрнең шактый хөр тормышын күргән Хәят, мин күрмәгән-белмәгән егеткә бармыйм, дип әйтергә тиеш иде. Ләкин ул тискәре җавап бирми.

Әсәрнең үзәгенә хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсе куелган һәм ул сәнгатьчә бик югары дәрәҗәдә хәл ителгән. Хәят ниндидер сихри бер гүзәллеккә ия. Аңа күңел сафлыгы һәм характер бөтенлеге хас. Рус һәм татар тормышы тәэсирендә үсүенә карамастан, Хәят үзе дөрес дип тапкан идеалга, милли гореф-гадәтләргә тугрылыклы булып калырга көч таба.

Г. Исхакый, Ф. Әмирхан традицияләрен дәвам итеп, үзләренең әсәрләрендә хатын-кыз язмышын яктырткан татар язучылары, драматурглары һәм шагыйрьләр бик күп. Аларны санап бетерү мөмкин түгел.

Хатын-кыз - илнең тоткасы, җирдәге тормышның дәвамчыларын тудыручы. Гөлчәчәктәй нәфис хатын-кызларыбызны сакларга, аларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә язучыларыбызның әсәрләре безне шуңа өнди!

Г. Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» әсәрендә татар халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сурәтләү

Ел саен диярлек мин авылыма кайтып киләм. Кайтам да үземнең балачак, үсмерчак эзеннән, бергә уйнап үскән иптәшләрем, туганнарым, яраткан кешеләрем эзеннән йөрим.

Г. Бәширов.


Ил йоласыз булмый.

Татар халык мәкале.

Туган җир! Кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Нинди соң ул минем туган җирем, туып-үскән газиз төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич тә мөмкин түгел шул! Ерак җирләргә ургылып агучы елгалар да, камышлы зәңгәр күлләр дә - минем газиз туган җирем ул. Шулай ук дөньяда тиңе булмаган матур чәчкәләргә, яшәү куанычы белән очып йөргән кошларга, күбәләкләргә дә туган якның җылысы салынган.

Туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер. Кечкенә Гомәр дә туган ягына карата йөрәгендә бөреләнә башлаган мәхәббәтен үсеп җитеп язучы булгач үзенең әсәрләренә салгандыр. «Алмачуар», «Туган ягым - яшел бишек», «Җидегән чишмә» әсәрләрен Гомәр ага Бәширов балачактан күңелендә калган хатирәләрен яңартып, инде олыгайгач уйландырган уйларын, табигатьнең пычрануын, чишмәләрнең кибүен күреп, урманнарның кеше, транспорт йөрүеннән тапталып бетүенә ачынып язгандыр.

«Туган ягым - яшел бишек» әсәрендә язучы үзенең күңелле балачагын сурәтли. Күккә ашкан таулар артыннан, үзенең алтын күлмәген киеп, көн дә табигатьне сәламләүче кояшны, аның яктысында җемелдәүче чык тамчыларын, шулай ук авылның бөтен мәшәкатен күреп үсә Гомәр.

Балачак ул кеше гомерендә бер генә була. Шуңа күрә аның һәр мизгеле кадерле, алар бервакытта да онытылмыйлар, һәр кеше аны сагынып, юксынып искә ала. Әлеге әсәрдә Г. Бәширов балачак образына бәйләп, туган авылын, татар халкының ел саен үткәрелеп килә торган изгедән-изге йолаларын, бәйрәмнәрен нечкәләп сурәтли, аңа мәхәббәтен белдерә. Минемчә, нәкъ менә шул гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле ул «Туган ягым - яшел бишек» әсәре.

Туган ягында нинди генә бәйрәмнәре юк аның! Сабан туе дисеңме, ашлык чәчү, печән чабу, каз өмәләре, өйгә килен төшерү дисеңме... Аларның һәрберсе кадерле!

Җирләр кардан арчылгач, Гомәрләр ашлык чәчәргә басуга китәләр. Ләкин бу гади генә нәрсә түгел. Аның да үз тәртибе бар. Әнкәйләре иртән иртүк йомыркаларын әзерләп куйган инде. Гомәр белән әтисе бу йомыркаларны кара җиргә сибеп җибәрәләр. Бабайлар шулай эшләгән чакта, иген уңар, иген бөртеге йомырка кадәрле булыр, дип ышанганнар.

Менә ямьле җәй җитә. Гомәрләр авылында да Сабан туена әзерлек башлана. Инде син бу көннәрдә тыныч кына йоклый да алмыйсың. Кичтән үк Сабан туена алынган чалбарыңны, ак күлмәгеңне, түбәтәеңне әзерләп куясың; бәйрәмгә пешереләсе йомыркаларны буяучы әниең тирәсендә бөтереләсең, бәйрәм шатлыгыннан куанучы малай-шалай янына да чыгып керәсең. Ә иртәнге сәгать дүрттә инде сикереп торасың. Бүтән көнне, уятмасалар гына ярар иде дип ятсаң да, бүген үзеннән-үзе торасы килә. Тиз генә киенеп куясың да урамга чыгасың. Ә анда бәйрәм башланып та өлгергән инде. Күрше-күлән, бала-чага - күчтәнәч, ә егетләр Сабан туе бүләген алырга килеп тә җиткәннәр. Монысы, ягъни Сабан туе бүләген бирү, тагын да күңеллерәк. Оялып кына сөлге чыгарып биргән апаңны да, телләре телгә йокмаган егетләрне дә гадәттән тыш кызыксыну белән күзәтәсең. Боларның барысы да татар халкының бәйрәмнәре нинди гүзәл, җанга кадерле икәнен күрсәтә. Моның белән генә бетми әле: мәйданда җиргә тезелешеп утырган халык уен карый, көрәшне күзәтә. Менә шулай күңелле генә бу бәйрәм дә үтеп китә. Ләкин авыл кешесе өчен ялы да, эше дә җитәрлек. Әнә, бәрәңге чүбе үсеп җиткән, чөгендерне дә карыйсы бар...

Җәй дә узып бара. Ә күңелсезләнергә һич кенә дә вакыт юк. Беренче кар төшү белән каз өмәсе башлана. Утырмага кунак кызы да килгәч, яшьләр тагын да ныграк шатланалар. Ак пирчәткә кигән, мамык шәл ябынган бу кызга егетләр генә түгел, хәтта кечкенә Гомәр үзе дә гашыйк була. Ә кичен такмак әйтеш, егетләр белән төрле уеннар уйнау дәвам итә. Менә болар барысы да - газиз, кадерле балачакның куанычлы мизгелләре. Туган якка булган мәхәббәтне укучыга җиткерүдә, минем уйлавымча, әсәрнең әһәмияте бик зур. Гади сүзләр белән генә аңлатып бирә алмаган хисләрне бик җыйнак итеп аңлата язучы. Туган якның матурлыгын, һәр кеше дә күрә алмый торган нечкәлекләрен күрсәтә.

Әйе, халык йолаларга, гореф-гадәтләргә, бәйрәмнәргә бик бай. Алар барысы да безнең әби-бабаларыбызның күңел сандыгын күрсәтә торган дәлилләр. Нәрсә генә эшләсәләр дә, алар бер-берсенә таянганнар, эшне күмәкләшеп башкарганнар. Шул ук вакытта үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Уен-көлке, җыр-бию белән авыр эш тә җиңелрәк тоелган.

Әсәрдә тасвирланган гореф-гадәтләрнең, йолаларның кайберләре онытылып бара бүгенге көндә. Язучының менә шуңа йөрәге әрни. Әле алар гына түгел, табигатьне пычрату, аңа зыян китерү очраклары да артты. Эчә торган суыбыз эчәргә яраксызланды, чишмәләр кибә, тургайлар сайравы сирәгәйде, урманда киек-җанварлар үлеп бетә башлады, меңьяшәр имәннәр кипте... Болар барысы да - һәлакәт. Әгәр вакытында аңыбызга килмәсәк, табигатькә якынаймасак, үзебез казыган чокырга үзебез төшмәбезме? Менә шулар турында ачынып яза олы әдибебез. Арыш чәчкәндә йомырка тәгәрәтүче бабайлар да, каз өмәсенә утырмага килүче кызлар да, сөлге чигүче яшь киленнәр дә бетсә, күңелләребез катмасмы? Юк, боларны онытырга ярамый! Газиз халкыңның рухи байлыгын онытырга ярамый. Кечкенә Гомәрнең исендә калган балачак хатирәләре нинди матур, нинди гүзәл! Ә безнең балаларның хәтерендә калырлык нәрсәләр булырмы?

Әсәрләр укып чыгар өчен генә түгел, ә укыгач укучыга нинди дә булса фикер җиткерү өчен, аны уйландыру максатыннан чыгып языла. Шулай булгач, Г. Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» әсәре безгә нәрсә дә булса бирергә тиеш. Минемчә, бу әсәр табигатьне яратырга, татар халкының гореф-гадәтләрен онытмаска, онытылганнарын яңартырга чакыра. Балачак авазы аша ишетелгән бу проблемаларны хәл итү бик әһәмиятле!

Гаяз Исхакый иҗатында милләт язмышы проблемасының куелышы

Бар уем кичен-көндезен
сезнең хакта, милләтем;
Саулыгың - минем саулык,
авыруың - минем авыруым.

Г. Тукай.

Минем милләтем - бөек татар милләте. Ләкин ничә еллар дәвамында изелеп яшәгән ул.

Ә бит кайчандыр Казан ханлыгында нинди тормыш шаулаган: сәүдә үскән, һәркем тырышып эшләгән, һәрберсенең үз кәсебе, үз һөнәре, байлыгы-муллыгы да теләсә кем көнләшерлек булган.

Менә фаҗигале 1552 нче ел... Явыз Иван гаскәре белән безнең илебезне яндыра, талый һәм соңгы чиктә үзенә буйсындыра. Шушы елдан татар халкын юкка чыгару сәясәте башлана. Көчләп чукындыру, телне оныттыру Рәсәй хөкүмәтенең төп бурычы булып китә.

Г. Исхакыйның «Зөләйха» фаҗигасе шушы вакыйгаларны күз алдына тулырак китерергә булыша. Чын күңеленнән дингә табынган гаиләне көчләп чукындыралар. Аларга, мулла кушкан мөселман исемнәрен бозып, чит урыс исемнәре тагалар. Зөләйханы яраткан иреннән аерып, бер урыска кияүгә бирәләр. Бу, әлбәттә, Зөләйхага түзә алмаслык хәсрәт булып төшә. Кешенең шәхси тормышына тыкшынырга, аңа нәрсә эшләргә кирәклеген өйрәтергә кемнең ни хакы бар?! Бу вакыйгалардан соң Зөләйха тыныч кына яши алмый, көрәшергә, үз халкы һәм үз милләте, дине өчен үч алырга сүз бирә. Үзе өчен әзерләгән агуны биреп урыс ирен үтерә, моның өчен аны зинданга ябалар. Монда Зөләйха бик күп тән һәм җан җәрәхәтләре ала, ләкин аның рухы иректә була - ул рәхәтләнеп намазын укый, Аллаһы Тәгалә белән икәүдән-икәү генә калып, бик күп уйлана.

Әмма Зөләйханың тагын да олырак кайгысы бар икән бит - аның улы христиан диненә күчкән. Бу хәлләрдән соң ана үзенең улыннан ваз кичә. Шулай да улы соңрак аңлый: ул бит мөселман диненнән, аның әнисе, әтисе, әби-бабалары хак диндә булган, һәм яңадан мөселман диненә кайта. Зөләйха кебек каһарман кешеләр булганда гына татар халкы мәңге яшәр! Чөнки дин бетсә, тел дә бетә. Ә инде тел бетсә, халык халык булудан туктый.

Бу вакыйгалардан соң күп еллар, гасырлар үтә. Халкым арасында да тугры булмаганнары табыла. Алар күп мал җыялар, дәрәҗәләрен күтәрәләр. Ләкин акрын гына булса да, алар татар булуларыннан туктыйлар. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» нәкъ менә шундый очракны тасвирлап башлана. Әсәр башында бер байның туйга бик күп акча тотуы сурәтләнә. Ә бит шушы акчаны татар халкының мәдәниятен үстерүгә бирсә, туган телдә никадәрле китап басылыр, уку йортлары ачылыр иде. Һәм Г. Исхакый, күрәзәче кебек, алдагы тормышны тасвирлый.

Менә татар милләтеннән чыккан соңгы гаилә. Аларның әле татар халкын саклап калырга өметләре бар, чөнки бу татар хатыны йөкле, бала табарга әзерләнә. Ләкин соң шул. Бер гаилә генә халыкны саклап кала алмый. Бала да, ана да бу дөньядан китәләр. Һәм Җир йөзендә бер генә татар кала. Шулай ук аның да тормышы кызганыч тәмамлана. Менә шулай итеп, бу әсәрдә татар милләте юкка чыга.

Ә бит чынлыкта да шулай була язды. Әле ун-унбиш еллар элек кенә телебезнең язмышы кыл өстендә иде: татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек, Казан урамнарында татарча сөйләшергә оялып йөрүчеләр күбәйде, татарча газета-журналлар, китаплар укылмый башлады, русча белмәсәң, югары уку йортларына укырга керү турында хыялланасы да юк иде... Шушы түгелме соң инде милләтнең чынлап та юкка чыгуы? Ләкин, бәхетебезгә, Татарстан үзенә мөстәкыйльлек алды, җөмһүриятебездә телләр турында закон кабул ителде, мәктәпләрдә генә түгел, югары уку йортларында да татар теле гамәлгә керә башлады, хәзер инде урамда да авыз тутырып рәхәтләнеп татарча сөйләшеп була, чөнки, бу нинди чит телдә сөйләшә дип, сиңа борылып караучы юк.

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре була. Диннән, телдән башка яши алмаган кебек, халык алардан башка да милләт буларак яшәвеннән туктар иде.

Г. Исхакыйның «Сөннәтче бабай» әсәре шуңа ачык мисал булып тора. Сөннәтче бабай үзенең карчыгы белән бик бәхетле тормышта яши. Алар бер-берсен бик тиз аңлашалар, хатыны Сөннәтче бабайны кадерләп, киемнәрен чиста тотып тәрбияли, аны олылый, икәүләп шулай тормыш алып баралар. Ел саен кунакка мулла белән абыстайны дәшәләр. Сөннәтче бабайның хатыны өйләрне чип-чиста итеп юып чыгара, ризыгын да мулдан әзерли. Кунаклар алардан бик канәгать булып калалар. Ләкин бу бәхетле гаиләгә дә әҗәл үзенең ишеген шакый, бабай ятим кала. Ялгызы гына читен булганга, ул икенче бер хатынга өйләнә. Менә шунда ул үз гомерендә күрмәгәннәрне, күз алдына китермәгән хәлләрне күрә башлый да инде. Аның бу хатыны шапшак, тәрбиясез булып чыга. Бигрәк тә сөннәт пычагы белән бәрәңге әрчүе Сөннәтче бабайның йөрәгенә бәрә. Аның күңеле бу изге эшкә - сөннәткә - шулкадәр нык бирелгән булганлыктан, бу хәлләрне күреп, аның йөрәге түзә алмый, ул үлеп китә. Татар халкы һәрвакыт үзенең йолаларына тугры шул. Чөнки алар безгә бик ерак бабаларыбыздан мирас булып калганнар. Тик онытмаска, сакларга, буыннан буынга җиткерергә иде аларны.

Г. Исхакый үз әсәрләрендә халык тормышын, аның киләчәген дөрес тасвирлый. Гомеренең соңгы елларын читтә үткәрергә туры килсә дә, ул үз халкы өчен кайгырып яшәгән, үз халкы өчен ахыргача иҗат иткән. Аның әсәрләрен укыган кеше татар халкының нинди бөек икәнлеген күрә, бу халыкка ихтирамы арта.

Ә. Еники иҗатында сугыш темасы

План.

  1. Ә.Еники - рухи әдәбиятның аксакалы.

  2. Сугыш - һәр кеше өчен фаҗига.

  3. Бала - яшәешнең дәвамы. 2. Аналарны саклыйк.

  4. Җирдә мәхәббәт булганда, дошманны җиңәрбез.

  5. Кирәкми безгә сугыш!

Татар әдәбиятында сугыш темасын чагылдырган әсәрләр күп. Сугыш елларындагы ачлык, ялангачлык, сугыш кырларында ятып калган корбаннар, фашистлар тоткынлыгында хурлыклы һәм мәсхәрәле үлемен көткән әсирләр язмышы татар язучыларын тетрәндерми калмый, уйланырга мәҗбүр итә. Сугыш темасы чагылган әсәрләрнең күбесе авыл халкы тормышын сурәтләүгә багышланган. Ул елларда кешеләр генә түгел, табигать тә зур югалтуларга дучар булган: урманнар янган, кырлар, таулар теткәләнеп беткән.

Сугыш афәтен кеше күңеленә тирән үтеп керерлек итеп сурәтләгән язучылардан Ә. Еникине китерергә була. Аның гаҗәеп бай рухи дөньясы укучыларны сокландырмый калмыйдыр. Ә. Еники үзенең «Җиз кыңгырау», «Бер генә сәгатькә», «Мәк чәчәге», «Ялгыз каз», «Кем җырлады» кебек әсәрләрендә сугыш фаҗигасенең гади авыл кешесенә, табигатькә нинди авыр яра салуы турында яза.

«Бер генә сәгатькә» әсәрендә гади авыл халкы тормышы сурәтләнә. Сугышка киткән авыл егетенең өйгә кайтып керүе - гуган иле, туган халкы өчен көрәшүче улларын сагынучы анага зур шатлык. Ләкин ана йөрәге аның бик кыска вакытка - бары тик бер генә сәгатькә кайтуын аңына сыйдыра алмый. Станция ягыннан поезд тавышы ишетелгән саен тәрәзәдән карап улларын көтеп торган ана кинәт кайтып төшкән төпчеген яраткан ризыгы белән сыйлый алмавына да, мунча кертергә өлгермәвенә до борчыла.

Сугыш - һәркем өчен дә зур фаҗига. Шушы кыска гына вакыт эчендә өзелеп сөйгән, айлар буе сагынып көткән сөйгән ярын күрми калу егет өчен дә, кыз өчен дә бик авыр. Шушы әсәрдә язучы якын кешеләрнең аерылуын, аларның сугыштагыларны көтеп, билгесезлек эчендә яшәүләрен тасвирлый. Чынлап та, сугышка киткән кешенең тормышы әллә бүген өзелә, әллә иртәгә? Әмма берсе дә якыннарының үлемен теләми, барысының да исән-имин туган иленә әйләнеп кайтуын көтә.

Турыдан-туры сугыш вакыйгалары күрсәтелмәсә дә, сугыш чорының ачы хәсрәтен тасвирлаган тагын бер әсәрне - «Бала» хикәясен алыйк. Нечкә хисләр белән сугарылган бу хикәядә таң калырлык вакыйга да юк. Сугышка баручы Зариф көтелмәгән хәлгә юлыга: урман янында әнисеннән аерылып калган бер баланы күрә ул. Шушы мизгелдән башлап, Зарифның эчке дөньясы ачыла. Нишләргә соң? Иптәшләр белән сугышка китәргәме, әллә башта баланы әнисенә илтеп тапшырыргамы? Өйдә калган үз баласын уйлагач, Зариф кызчыкны тимер юл станциясенә алып килә, әнисенә тапшыра. Зарифның күңеле тынычлана, йөрәге татлы мизгелләр кичерә. Хәзер ул тыныч күңел белән сугышка барачак, чөнки ул ярдәмчесез калган балага, чарасыз анага бер-берләрен табарга булышты. Автор Зариф образын шундый югары ноктага күтәреп бирә алган икән, димәк, ул үзен борчыган бер проблеманы чишүгә юл ачкан. Әсәрдә хәтта исеме дә күрсәтелмәгән баланың укучы күңеленә тәэсир итәрлек сыйфатларын күрсәтә алу бер яңалык булып кабына. Монда бер Зариф турында гына сөйләнсә дә, бу - типик образ. Чөнки совет сугышчысының үзен-үзе аямыйча көрәшүе, туган илен, халкын яратуы, илдә барган каты бәрелешләр чоры булуга карамастан, үзенең кешелеклелеген саклап калып, әнә шушы нәни балага кадәр ярдәм кулы сузарлык миһербанлылыгы да китерде бу җиңүне.

«Ана һәм кыз» хикәясендә исә Рәхиләнең эчке табигате бирелә. Сугыш чорының рәхимсезлеге гади бер гаиләдә тасвирлана. Ана авырый, ул сугыштагы улын көтә. Кызына киңәшләрен бирә, гомеренең соңгы көннәрен үткәрүен аңлый. Дөнья белән саубуллашканчы, улын күрәсе килә аның, күңеле белән баласының кайтасына ышана. Ләкин... Тормыш һәм сугыш үз рәхимсезлекләрен исбатлый торалар. Бу дәһшәтле дулкын ана йортының да ишеген кага. Кояшлы көндә Рәхилә энесенең батырларча һәлак булуы турында куркыныч хәбәр ала. Аның йөрәге шашып тибә, күңеле каядыр ашкына, күзләрдән яшь ага... Ничек әйтер ул авыру әнисенә бу хәбәрне, кайдан көч табар? Авыру ана түзә алырмы? Юк, Рәхилә моны анага әйтми. Бакчадагы чәчәкләр дә, күктәге кояш та аңа сабыр булырга куша. Ә ана йөрәге көтә, өметләнә. Рәхилә гөлләрдән, кояштан үзенә рухи сыену урыны эзли.

Автор ни әйтергә тели соң? Бу ана образы аша ул бөтен илдәге аналарны күрсәтә. Алар бит бик күп. Аларның да уллары, ирләре сугыш кырында ятып калган, тик аналар көчле булганнар. Ашарга ашлары, кияргә киемнәре булмаса да яшәгәннәр. Ил белән күргән кайгыны ил белән күтәргәннәр, бер-берсен юатканнар.

«Кем җырлады» әсәрендә исә Ә. Еники сугышның яшьләр язмышын челпәрәмә китерүе хакында сөйли. Сугыштан кайтучы поезд вагонында яраланган егетнең гомере өзелергә тора. Әлбәттә, яраткан кызының тавышын ишетү егетне татлы хыялларга чумарга мәҗбүр итә. Туган өен, газиз әнкәсен, сөйгән яры - Таһирәсен исенә төшерә. Тик бу хисләр - бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм ул котылгысыз.

Ә. Еники сугышны тормышның, яшәешнең төрле якларын тасвирлап сурәтли. Сугыш кешеләрдә генә түгел, табигатьтә дә тирән эзен калдыра. Җир-ана сыкрый, авыр сулый, аның киек-җанварлары яшәрлек урманнар, йөзәрлек сулар тимер-томыр калдыклары белән, мәетләр белән тулган, снаряд, бомба шартлауларыннан теткәләнеп беткән. Янгын төтененнән кояш та күренми хәтта. Менә бит ничаклы бәхетсезлек килә бөтен кешелеккә, табигатькә сугыш белән. Кирәкми, кирәкми безгә сугыш!

Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасында милли фаҗиганең чагылышы

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә
Татар күнле ниләр сизгәнен;
Мискин булып торган өч йөз елда
Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Г. Тукай.

Соңгы вакытларда безгә ил-җиреннән аерылып, дөньяның төрле почмакларына сибелгән татарлар белән аралашырга, аларның туган илләренә сагынып кайтуларын күрергә туры килә. Татарлар яши торган кайсы гына төбәккә килеп чыксаң да, үзенчәлекле татар мохитенә юлыкмый калмыйсың. Шул мохитнең үзәген тәшкил иткән, аны күз карасыдай сакларга омтылган чын патриотлар белән аралашасың. Табигый ки, бу очрашуларның берсе дә эзсез узмый. Алар сине ниндидер күренмәс җепләр белән гасырлар кайтавазына тоташтыра, рухыңны баета. Халыкның үткәне турында кайта-кайта уйланырга мәҗбүр итә.

Халык язмышы турында Габдулла Тукайның мондый шигъри юллары бик хаклы яңгырыйлар:

Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән.
Милли хисләр белән ялкынланып,
Сызлып-сызлып чыга күңелдән.

Әйе, татар халкы - авыр тормыш юлы үткән, азатлык өчен уңышсыз көрәшә-көрәшә талчыккан, йончыган, шул юлда фидаи җанлы улларын, затлы нәселләрен корбан иткән милләтләрнең берсе.

Ә бит тарих китапларында татар мәмләкәтләренең бер-берсе белән сәүдә итешеп, рухи байлыкларын уртаклашып, бер-берләренә кызлар бирешеп, кода-кодагыйлар булып яшәүләре язылган. Ислам диненең, язу һәм сөйләмнең, гореф-гадәтләрнең, мәдәниятнең уртаклыгы, Алтын Урданың нигез булып торуы татар ханлыкларын якынайтучы һәм берләштерүче алтын җепләр булып хезмәт иткән. Татарларның шулай ук башка илләр һәм халыклар белән төрле багланышларда торуы да мәгълүм.

Әмма бәхетсезлек ерак йөрми дигән халык әйтеме дә бар бит әле. Бу хакыйкать XVI гасыр урталарында безнең борынгы бабаларыбызга да килеп ирешә. Бер-берләре белән тыныч мөнәсәбәтләрдә булмаган татар мәмләкәтләре Мәскәү хакимияте тарафыннан яулап алына. 1552 нче елда Явыз Иванның бу гайре табигый гамәле рәхимсез рәвештә ут һәм кылыч ярдәмендә башкарыла. Үзенең газиз ватаны, туган җире өчен көрәшкән татар халкының яртысы диярлек яу кырында кала. Халыкның матди һәм мәдәни байлыгының күбесе юкка чыгарыла.

Халыкның ачы язмышын тасвирлаган, моң-зар, кайгы-хәсрәт белән өртелгән җыр, бәет, мөнәҗәт кебек халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләре бик күп.

Шулардай халык күңеленә кереп, иң нечкә кылларны да уята алырдай көчкә ия булганнарының берсе - Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы.

Чукындырылган, моның белән килешмәгән өчен тугыз ай монастырьда ябып яткырылган, иреннән, газиз балаларыннан аерылып, көч белән урыс мужигына хатын ителгән, ләкин рухы белән татар хатыны булып калган, кяфер ирен үтереп, егерме биш ел каторгада интеккән Зөләйханың язмышы - ул татар халкы чиккән газапларның бер чаткысы, бер гыйбарәсе. Шул кадәрле рәнҗетелердәй нинди гаебе булган соң Зөләйханың?

Мәгълүм булганча, урыс патшаларының татар мәмләкәтләренә элек-электән күзе кызып йөргән. X-XII йөзләрдә урыс кенәзләренең һәм юлбасарларының Хәзәр, Болгар җирләренә һөҗүм ясаулары билгеле. Менә, ниһаять, алар күптән хыялланган һәм омтылган максатларына ирешәләр: татар мәмләкәтләре юк ителә, халкы коллыкка төшерелә.

Элек-электән татарлар яши торган төбәкләргә күпләп руслар күчеп утыртыла башлый. Чиркәүләр, монастырьлар төзелә. Уңдырышлы татар җирләре тартып алына. Көчләп чукындыру, урыслаштыру башлана.

Әмма мең еллык тарихы, үз дәүләтчелеге булган, бай мәдәни һәм рухи культурага ия халыклар милли-колониаль изелүгә каршы чыга, үз диннәрен һәм телен саклап калырга тырыша.

Драмадан күренгәнчә, әлбәттә, Зөләйханың бер гаебе дә юк. Беренче нәүбәттә, ул - урысларның кансызлыгы, нәфеслеге корбаны гына. Зөләйханың авыр язмышы, хәтта, авырлыкның иң зурысы дип әйтергә була, - татар халкы кичергәннең бер чаткысы. Кырда үсеп утыручы ялгыз башак кебек, көзге ачы җил иркенә дучар ителеп, төрле якка сыгыла ул, әмма сынарлык дәрәҗәгә җитсә дә, үз-үзен саклап кала ала.

Зөләйханың күз алдында яраткан ире Сәлимҗанны руслар кыйнап үтерә. Ул моңа үч итеп, һич вөҗдан газабы кичермичә, үзенә дип әзерләгән агуны Петрга бирә. Үзен җәзалаучының үлеме аңа җиңеллек китерә. Әйе, Зөләйха гөнаһ кылды, ул зур җавапка тартылачак. Әмма бу бичара татар хатыны теләсә нинди мәхшәрләр кичерергә дә әзер, чөнки христиан чолганышындагы «ирек» аңа төрмәдәгедән мең өлеш авыррак. Зинданда ул кыйналса, мыскыл ителсә, суктырылса да, күңелен бернинди киртәләр дә били алмый. Зөләйха биш вакыт намазын да укый, теләгәнчә уразасын да тота.

Мин Зөләйханың Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгына, намуслы, көчле рухлы булуына, туган халкын шулкадәр көчле яратуына сокланмый кала алмадым. Аның өчен кешеләр ике төргә генә бүленәләр: халкына, диненә тугры халык - дус, ә кешенең хисләре белән исәпләшмәүчеләр - дошман. Бу карашыннан Зөләйха улына карата да кире чигенми. Йөрәгенең бер өлеше булса да, үзенең рухыннан ераклашкан Захарны ул баласы итеп карамый. Үз рухында булганда гына ул аңа кадерле. Анасы үләр алдыннан гына Захарның үз диненә кайтуы олы гаделлек булып кабул ителә. Анасына бу гамәл зур шатлык китерә.

Зөләйханың Аллага тугрылыгы аның васыятендә дә күренә: «Мине татар зиратына күмегез, әби-бабаларыгыз белән бергә буласым килә. Мине рус зиратына җирләмәгез», - ди ул балаларына. Зур җәфалар кичереп, иманына хыянәт итмәгән Зөләйханың оҗмахка керәчәге шиксез. Әлеге фикер әсәрнең ахырында да яктыртыла. Гаяз Исхакыйның «Зөләйха» драмасы автор хыяллары нәтиҗәсендә генә барлыкка килмәгән. Ул бу золымнарны тормышта да күргән, күп ишеткәндер. Драма сизгер рух, оста каләм белән язылган һәм безне үткәндәге тарихыбыз белән бәйләүче бер хәзинә булып тора.

Талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның әсәрләре озак еллар буе бикләп тотылса һәм эшчәнлеге бозып аңлатылса да, аның бай тарихлы иҗаты укучы күңелендә үз урынын тапты, һәм инде киләчәктә дә без аның әсәрләрен укырбыз, өйрәнербез, гыйбрәт алырбыз.

«Колыма хикәяләре» - Ибраһим Салаховның җан авазы

Тыштан - солдат, ә эченнән - җәллад,
Йөрәгендә агу һәм мәкер;
Ул йөрәкне күрсә, Нерон чиркәнер,
Торвемадо кәфенен бөркәнер.

Сталинизм - илебез халкы тарихына миллионлаган кешеләрне законсыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер. Әлбәттә, ул Сталин исеме һәм аның даирәсе эшчәнлеге белән бәйле. Сталинизмны совет системасы үзе тудыра. Илдә социализм төзүдәге барлык уңышларны Сталин исеме белән бәйлиләр, аңа дан җырлап, аның шәхесеннән культ ясыйлар. Уңышсызлыклар булса - боларына «халык дошманнары» гаепле. 1930 нчы елларда ил буенча тырышып «халык дошманнары»н эзләү башлана. Иң элек сәләтле белгечләрне, интеллигенцияне, акыллы җитәкчеләрне кулга алалар, бер гаепсезгә җәзалап үтерәләр. Бу хәлләр сугыштан соң да дәвам итә. Шушы дәвердә Сталин боерыгы буенча Балтыйк буе халыкларын, Кырым татарларын, Кавказдагы чеченнарны, Идел буе немецларын, калмыкларны туган җирләреннән аерып, Ерак Себергә, Казакъстанга сөрәләр. Совет хөкүмәте алып бара торган барлык бөек төзелешләрдә менә шушы төрмәләрдә, сөргеннәрдә утыручы әсирләрнең кул көче кулланыла. Алар барысы да бушка эшлиләр. Мондый арзанлы эшче көчләрне халык арасыннан «дошман» табып, ел саен тулыландырып торалар. Сәяси тоткыннарның хәле бигрәк тә аяныч була. Аларны физик яктан зәгыйфьләндерү белән генә чикләнмичә, барлык кешелек сыйфатларын бетереп, күндәм кол, хайван хәленә калдырырга телиләр. Мондый мәсхәрәләргә түзә алмаганнары үз-үзләренә кул салалар.

Сталинның үлем чалгысы татар мәдәнияте, әдәбияты вәкилләрен дә кыеп үтә. Күпме асыл ирләр һәлак була. Культ корбаны булган язучыларны санап бетерерлек түгел, аларның исемнәре торган саен, яшәгән саен якты нур белән өртелә бара.

Хәзерге прозада соңгы елларда шәхес культын фаш иткән шактый күп әсәрләр нәшер ителә башлавын татар халкының дөреслеккә омтылуы белән аңлатып була. Шәхес культы халыклар, аерым шәхесләр язмышына, җәмгыятебез үсешенә төзәлмәслек җан җәрәхәте салган, шәхесләребезнең, талантлы язучыларыбызның рухын сындыруны үз бурычы итеп санаган. Культ корбаны булган язучыларыбызны санап бетерерлек түгел. Шул еллар фаҗигасе турында Г. Тавлинның «Афәт» роман-трилогиясе, А. Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога», Р. Мөхәммәдиевнең «Утлы таба өстендә», М. Хәсәновның «Язгы аҗаган» романнары басылып чыкты. Алар арасында И. Салаховның «Казан утлары» журналында (1988) «Тайгак кичү» романы басылу укучыларга аяз көнне яшен суккан кебек булды. Соңрак ул «Колыма хикәяләре» дигән исем астында китап булып таралды. Әсәр язучының үзе кичергән михнәтләре турында. Шулай ук Ибраһим ага замандашлары әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәти, Сөббух Рафиков, Хәсән Туфан, драматург Кәрим Тинчурин, җырчы Зифа Басыйрованың ире Гений Измайлович Республиканец (акылдан шашып үлә), артист Мохтар Мутин һәм башкаларның язмышларын сөйләп бирә. Әдип сталинизмның чын йөзен ача, безнең буынны бу афәттән кисәтә, сак булырга чакыра.

Ибраһим Салахов үзе яшәгән заманны аңларга тырышып, үзе күргән вакыйгаларга гадел бәя биреп, үзенең юлдашларына бөек һәйкәл корып шушы әсәрне иҗат иткән. Бу фаҗига-хроникада Сталин чорының халык күңелендә уелып калган тирән фаҗигасе ята.

Повестьта язылганча, төрле катлау, төрле милләт вәкилләре иң авыр елларда да горур башларын түбән имиләр, сатмыйлар-сатылмыйлар, хыянәткә бармыйлар, туганнарча бер-берсен олылап, бер-берсенә рух өстәп, чын патриотларча төрмә-каторга сиратын кичәләр.

Ибраһимны үзе дә белмәгән җинаятьтә гаеплиләр, көне-төне допрос алалар. Допрос алып арганнан соң, аны, кыйнап, яңадан камерага илтеп ябалар. Ә таң аткач яңадан шул ук допрос, шул ук кыйнаулар, ачлык белән интектерүләр. Ачлык, ялангачлык, шуның өстенә кешелексез мөнәсәбәт - барысы да зыялыларыбызның рухын сындыру өчен эшләнә. Ләкин шул шартларда да кеше бирешми, үзенең киләчәгенә, гаделлеккә, кайчан да булса ирекнең, зур авырлыклар белән булса да, үзләренә кайтачагына ышана. Бәлки аларга:

Кузгал, уян, ләгънәт ителгән
Коллар һәм ачлар дөньясы, -

кебек җырлар да ниндидер көч биргәндер. Алар татар халкының «Рамай», «Шахта» кебек җырларын җырлап юанганнар. Биредә иң зур көч үзара ярдәмләшү, бер-береңне физик һәм әхлакый яклауда. Шуның бер мисалы - И. Салаховның үз язмышы. Аягына таш төшеп, берничә тапкыр кисәләр, ахырда, гангрена башлангач, табиблар кул селти. Менә шунда «Кара сакал» кушаматлы болгар хирургы операция ясарга алына. Наркозсыз, дарусыз аягыннан тагын бер өлешен кисеп ала һәм аягы төзәлә. Шуннан соң ул табиб юкка чыга. И. Салахов: «Билгесез болгар хирургы татар халкының бер язучысын коткарды», - ди.

Егерменче гасырның утызынчы еллары, бигрәк тә 1937 нче ел үзенең кайгы-хәсрәтләре, ачы фаҗигасе белән халкым күңелендә әле бик озак сакланыр. Сыйнфый көрәш, сәяси репрессияләр... Сталинның канлы балтасы татар әдәбияты муенына иң үткен чагында төшә. Күпме татар егетләре, кызлары, бигрәк тә интеллигенция вәкилләре, язучылар, галимнәр Сталин лагерьларына эләгеп, туган җирләрен ташлап сөргенгә сөрелергә, төрмәләрдә иза чигәргә, үз туган нигезләрен ташлап, чит-ят җирләргә китәргә, шунда яшәргә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, татар әдәбияты күпмедер вакытка Мәхмүт Галәү, Гаяз Исхакый, Шамил Усманов, Хәсән Туфан, Галимҗан Ибраһимов, Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Салахов, Сөббух Рафиковларсыз һәм бик күп башка әдипләребездән башка яшәп торырга тиеш була. Аларның әсәрләре юкка чыгарыла, исемнәре «халык дошманы» дип кенә йөртелә.

Бернинди гаебе булмаган язучыларның җәфа чигүен, авыр шартларда физик һәм рухи яктан кимсетелүен күреп, йөрәк әрни. Ләкин татар халкы - чыдам халык. Ул бернинди авырлыклар алдында да баш имәгән. Ф. Яруллин әйтмешли: «Язмыш сине утка салса - якасына ябыш; суга салса - күбек булып өскә калыкма, ә асылташ булып төпкә бат, синең ялтыравыңны күреп, чумып алырлар; җилләр ирегенә ташласа - җилкән итеп йөрәгеңне күтәр! Шул вакытта гына син чын бәхеткә ирешерсең». .

Һәйкәлләр нәрсә хакында сөйлиләр?

План.

I. Ул көннәр - кешелекнең җуелмас хәтере (Һәйкәлләрдә халык хәтере).

II. Һәйкәлләр миңа нәрсә турында сөйли?

  1. Хатынь, Краснуха авылларындагы һәйкәлләр - фашизмга нәфрәт, кешеләргә кисәтү.

  2. Волгоградтагы Мамай курганы мемориалы - халкыбызның тиңдәшсез батырлыгына, үлемсезлегенә һәйкәл.

  3. Батырлыкка салынган башка һәйкәлләр.

  4. Мин авылыбызда Ватан сугышы батырларына салынган һәйкәл янында.

III. Ал арны онытырга хакыбыз юк.

Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.

М. Җәлил.

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр
Һәйкәл булып калка батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.

Р. Миңнуллин.

1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе ап-аяз - көннең кызу булачагы күренеп тора. Ләкин менә шушындый матур күк йөзен кинәт самолетлар гөрелтесе, шартлаулар, янгын төтене каплап ала. Бу көнне фашистлар Германиясе хыянәтчел төстә һөҗүм итеп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Бөтен халык белән берлектә Татарстан хезмәт ияләре дә сөекле Ватаныбызны сакларга күтәрелә.

Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итә. Әмма халыкның бик күп корбаннар, аяусыз көрәше, тол калган хатыннар һәм ятим сабыйлар күз яше бәрабәренә булса да, бу озак көтелгән Бөек Җиңү килә безгә.

Әнә шул фаҗигале көннәрдән, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганнан соң, илебезгә илле җиденче тыныч яз килде. Сугышның соңгы тавышлары тынганга илле җиде ел узды. Ул көннәр - кешелекнең җуелмас хәтере. Сугышчыларыбызның аяусыз көрәштә кылган батырлыгы бүген яшь буынга фашизмны кабатланмаслык итәргә, Ватанны уяу сакларга өндәүче васыять булып безнең күңелләргә һәйкәлләр керде.

Һәйкәлләр - халкыбызның батырлыгын мәңгеләштерү эшләренең бер өлгесе генә.

Алар сөйләп кенә калмый, Роберт Миңнуллин әйткәнчә:

Таш һәйкәлләр җырлый эчтән генә,
Бухенвальдта җырлый, Хатыньда.

Бухенвальд... Тереләй яндырылган, газапланып үлгән йөз меңнәрчә кешеләрнең ачы язмышына, ачу, хәсрәт, нәфрәт йомгагына, адәм йөрәгенең төзәлмәс ярасына әверелде.

XX гасыр азагы. Бухенвальдтан бөтен җир шарына чаң тавышы яңгырый. Хәзер инде музейга әверелгән үлем лагерендагы чаң искәртә: «Мондый вәхшилеккә яңадан юл куелмасын! Кешеләр, уяу булыгыз!» Бу чаң - фашизмның меңләгән корбаннарының авазы:

- Кешеләр, уяу булыгыз!

Бу һәйкәл дә безгә батырлык турында сөйли.

Күреп ничек өзелмәсен кешеләрнең бәгырьләре,
Бар белорус туфрагында авылларның каберләре.
Татыган бер бу дөньяның ләззәтләрен, әрнүләрен,
Тик гомердә башлап күрәм авылларның каберләрен... -

дип языла «Хатынь» шигырендә.

Белорусь авылы Хатынь... Иң зур масштаблы географик карталарда да бу авылның исемен эзләп табып булмый. Бу авылның язмышы ничек хәл ителгән? Сугыш башлангач, 1943 нче елның 22 нче мартында бу авылны немецлар басып ала. Партизаннарга булышуда гаепләп, авылның 149 кешесен (шуларның 75е балалар) әвен сараена биклиләр, аңа бензин сибеп, ут төртәләр, кешеләрне тереләй утта яндыралар. 149 кеше тереләй утта яна, көя...

Хатынь... Шушы урында хәзер элеккеге 26 йорт урынына 26 морҗа гына тырпаеп тора. Һәр морҗада кыңгырау: «Зың-зың...» Бу кыңгыраулар Хатынь кешеләренең ачы күз яшьләрен, әйтелмәгән уй-теләкләрен, сүзләрен сөйлиләр һәм хәтерләтәләр. Сугыш чорында нигезенә кадәр яндырылган 185 авылның изге туфрагы Хатыньга китерелгән. Авыл туфраклары янәшә казылган 185 кабергә күмелгәч, Хатынь авыллар каберлегенә әверелә. Бүгенге үле Хатынь - авыллар каберлеге ул. Чөнки бу урында хәзер кара морҗалар йортлар-һәйкәлләр булып калыккан.

Хатынь, Краснуха авылларындагы һәйкәлләр фашизмга нәфрәт, кешеләрне кисәтү билгесе булып тора.

Волгоградта да яуда һәлак булган батырларга куелган һәйкәлләр күп. Волгоградтагы Мамай курганы мемориалы - халкыбызның тиңдәшсез батырлыгына, үлемсезлегенә һәйкәл, батырларга безнең чиксез рәхмәтебез. Халкыбыз батырларны онытмый. Герой-шәһәр өстеннән узганда, кызыл йолдызлы самолетлар, батырларга сәлам биреп, көмеш плакатларын җилпиләр. Елның-елына һәйкәл янына халык агыла.

Гүр иясе булып аусаң да,
Әҗәл белми синдәй батырлар.
Утта янып көлгә калсаң да,
Һәйкәл куя сиңа гасырлар, -

дигән юлларда батырлыкка һәм көчле, кыю кешеләргә һәрчак һәйкәлләр салынуы турында аңлашыла.

Татарстаннан ерак Латвия җирендә яшел бакчалары, нәфис фонтаннары, готика стилендә эшләнгән сарайлары, тарихи йортлары белән дан тоткан Лудза шәһәре бар. Менә шул шәһәрнең үзәгендә таштан эшләнгән мәһабәт һәйкәл тора. Кулына эре яфраклы лавр тоткан, башын бераз ия төшкән, үзенең батырларча һәлак булган балаларын искә алучы Ватан-ана һәйкәле бу. Ул иңенә кара плащ салган, башына да кара калфак кигән, кайгылы хәлдә уйланып басып тора. Чәчләре, тузгып, көлтә-көлтә салынып төшкән. Ул күз төбәгән урында дистәгә якын батыр сугышчы мәңгегә күзләрен йомган. Бу сигез баһадирның барысы да - Советлар Союзы Герое. Аларның исемнәре мәрмәр ташына алтын хәрефләр белән язылган. Алар дошманга каршы ике тәүлек буе батырларча сугышып, бер адым да артка чигенмичә, туган ил, Ватан өчен һәлак булалар. Латыш авылы Сунуплява янындагы биеклеккә батырларның гәүдәләре күмелгән, бу урынга гранит таш куелган. 1963 нче елда геройларның гәүдәләре Лудза шәһәренә күчерелә. Шәһәр уртасындагы бакчада каберләр өстенә зур һәйкәл - латыш хатын-кызы сыны ясала һәм аның алдына мәрмәр таш куела.

Һәйкәлләр илебездә байтак. Берлиндагы Трептов паркында совет сугышчысына салынган һәйкәл бар. Сугышчы - плащ-палаткадан, баш киеме юк. Аның сул кулында кыз бала. Кызчык сугышчының күкрәгенә сыенган. Мөгаен, ул үзенең әти-әниләрен югалткандыр, кайда да булса ач килеш елап утыргандыр. Ул үзенә килеп кул сузган коткаручысына - совет сугышчысына сарылган, аны кысып кочаклаган. Скульптор эшләгән һәйкәл Совет Армиясе, совет сугышчысы алдында торган бөек һәм изге бурычны ачык чагылдыра.

Безнең илебездә батырлыкка салынган һәйкәлләр шактый. Мәсәлән, «Билгесез солдат кабере», «Ватан Ана чакыра» һәм башка һәйкәлләр. Алар батырлыкка дан җырлый. Туган авылымда Ватан сугышы батырларына салынган һәйкәл бар.

Безнең авылдан 108 кеше сугышка китә, сугыштан бары тик 56 кеше исән-сау әйләнеп кайта. Ә хәзерге вакытта алтысы исән. Бу ветераннар зур хөрмәткә ия.

Тиздән - Бөек Җиңү көне. Ул һәр елны дәһшәтле көннәрне искә төшерә, сугыш ветераннары күңелендә тарихи хатирәләрне яңарта. Чөнки 1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышның һәр көне йөрәкләрдә җуелмаслык эз калдырган. Батыр якташларыбызның истәлеген халкыбыз кадерләп саклар, аларга булган хөрмәтебез, изге ихтирамыбыз билгесе булып бу һәйкәлгә һәр бәйрәм саен тере чәчәкләр, веноклар куелыр. Чөнки бу шигырь юлларында да шулай диелгән:

Сугыш һәйкәлләре һәр урында:
Ишетәсезме, авылдашлар!
Безне беркайчан да
Начар яктан искә алмагыз,
Һәр ел Җиңү бәйрәме көнендә
Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!

Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр...

Беркем дә, беркайчан да онытылмас!
Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.
Эх, апалар, сугыш елларында
Теңкәгезгә тиде авырлык.
Заман авырлыгын күтәрергә
Зур кайгылар баштан үткәрергә
Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да
Кайдан алдыгыз сез сабырлык?!
Сезнең сабырлыкка, батырлыкка
Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

«Кыйссаи Йосыф» поэмасы - халыкның рухында

Боекларның илдә яшен сөрттең,
Телгәләнгән җанны сыйпадың.
Күктән иңгән дога урынына
Ятладылар «Йосыф китабы»н.

Харрас Әюп.

Татар халкында китап сәнгате элек-электән үк таралган була. Аның хәзинәсендә бүгенге көнгә килеп җиткән борынгы китапларның ярым язма, ярым фольклор әсәрләре дә, бик борынгы үз шагыйрьләре иҗат иткән зур-зур дастаннар да, Көнчыгышның бөек гуманистлары тарафыннан язылган фәлсәфә, медицина, хокук фәне, шигърият кануннары һәм башка өлкәләргә караган китаплар да бар. Алар борынгы төрки, гарәп, фарсы телләрендә язылганнар. Халыкның укымышлылары ул китаплардан гыйлем яктысын, олы сәнгатькәрләр һәм фикер ияләренең йөрәк җылысын күп санлы шәкертләр һәм кызыксынучан җәмәгатьчелек арасына таратканнар, шулар ярдәмендә халыкның үзен ачык карашлы һәм гыйльми фикерле иткәннәр. Борынгы шигъри әсәрләрне башкаруда безнең халыкка хас аеруча бер үзенчәлек бар. Ул - китапны көйләп уку. Моның тамырлары бик тирәнгә китсә кирәк. Мәсәлән, мөнәҗәтләрне көйсез күз алдына да китереп булмый. Халык репертуарыннан төшми укылган көйле китаплар арасында аерым бер могтәбәр урынны тоткан «Йосыф китабы» бар. Бөек Кол Галинең моннан 765 ел элек язылган «Кыйссаи Йосыф» поэмасын халык үзенчә шулай атаган. Ул - татар халкының Болгар дәвереннән бирле кадерләп саклаган, җанына иң якын китабы, бөтен тарих буена язмышын уртаклашкан юлдашы. «Йосыф китабы» гасырлар дәвамында безгә халыкның әхлакый тойгыларын яктыртып ачуда игелекле хезмәт күрсәткән.

Әүвәл заманнарда шагыйрь әсәрне язган, ә үзенең исемен китапның ахырына гына язып куя торган булган. Укучы китаптан гыйбрәт алган, аның каһарманнары белән бергә яшәгән, сүзләрен көйгә салып җырлаган. Ә бу китапны кем язган? Бу хакта уйлап карарга аның башына да килмәгән. Чөнки китап - изге. Ә изге әйберләрне гади кеше генә тудырырга мөмкин түгел; дип уйлаган ул. Инде әсәр халыкның күңелен бер яулап ала икән, китап күчерүчеләр аны төннәр буе күчереп, төпләп халыкка таратканнар. Китап күчерүчеләр... 400 - 500 ел буе бу фидакарь кешеләр шәм яктысында «Йосыф китабы»н күчереп утырганнар. Әнә шулай ул безнең көннәргә килеп җиткән. Ни өчен соң шулкадәр шәмнәр янган, шулкадәр хезмәт куелган? Чөнки бу әсәр халыкка икмәк кебек кирәк булган. Халык аның белән рухланып яшәгән, илһам алган, әдәпкә өйрәнгән.

Бик борынгы заманнарда кызлар, үзләренең киләчәген яхшылыкка юрап «Йосыф китабы»на мөрәҗәгать иткәннәр, алар өчен ул бәхет сынау - фал ачу китабы да булган. Кызларның киләчәк гаилә язмышлары әйбәт һәм мәхәббәтләре тугрылыклы булсын өчен дип, ата-аналар аларны озатканда сандык төпләренә чигүле сөлгегә төрелгән «Йосыф китабы»н да салганнар.

Элекке авыл өйләрендә кичләрен «Йосыф китабы»н җыйналып уку һәм тыңлау гадәткә кергән була. Шунлыктан, укымышлы кешеләр генә түгел, хәтта укый-яза белмәгәннәр дә бу әсәр белән таныш булып, эчтәлеген гыйбрәтле хикәя итеп сөйләгәннәр, шигъри юлларны яттан әйткәннәр.

Кыйсса - болгар-татар әдәбиятына бөтен тарихы буенча тәэсир итеп килгән һәм үзенең йогынты көчен бүген дә җуймаган әдәби энҗеләрдән. Ул татар укымышлыларына, әдип-шагыйрьләргә шулкадәр йогынты ясаган ки, алар аны үзләре өчен үрнәк санаганнар, аның өлгесендә дистәләгән поэтик әсәрләр, авыз иҗаты үрнәкләре барлыкка килгән, ул җырларда мактап җырланган.

Әсәр һәркемнең күңеленә якын булган: олысы да, кечесе дә, егет һәм кызы да, укымышлысы да - һәркайсы аннан үзенә рухи азык, көч алган. Олылар сабыр булырга, карчыклар гайбәттән качарга тырышканнар, егетләр һәм кызлар мәхәббәттә тугрылыклы булырга ант эчкәннәр. Поэма һәркемдә киләчәккә ышаныч, якты өметләр уяткан, ил-халык алдында ак йөзле, саф күңелле, намуслы булырга өйрәткән. Шунлыктан «Кыйссаи Йосыф» һәр өйдә булган. Ул татар халкы яшәгән һәр урында укылган, мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп тотылган. Бик сирәк әсәрләр генә, халык күңелендә шулкадәр тирән урын алып, ихтирам ителүгә, үрнәк итеп куелырга мөмкин. «Кыйссаи Йосыф» үрнәгендә, аның шигъри төзелеш-нәзымы асылында шагыйрь иҗат иткән заманнан башлап йөзәрләгән әсәр язылган. Бу - поэманың гаять популярлыгы, халыклашкан булуы хакында сөйли.

Әсәрнең халыкка якын булуы, аның татар әдәбияты тарихында якты бер маяк булып торуы - анда куелган бөек гуманистик идеяләрнең, ил белән гаделлек нигезендә идарә итү, түбән массаларга карата кешелекле булу, мәхәббәткә тугрылыкны саклау, ил һәм халык интереслары белән яшәү кебек олы идеалларның югары художество чаралары аша чагылдырылуында. Дәүләт белән гадел идарә итүче, халык турында кайгыртып яшәүче идеаль хөкемдарны шагыйрь Йосыф образы аша үткәрә. Йосыф - акыл иясе: алдан күреп эш итә, авыр ачлык елларында халыкны үлем һәлакәтеннән коткара.

Газиз Йосыф бар шәһәргә хәбәр салды,
Мисыр әһле, җыелышып, аңа барды,
Алтын-кемеш биреп, ашлык сатып алды,
Кызыл алтын тәңкә белән алды инде.

Мәхәббәт темасы - Йосыф белән Зөләйханың гүзәл гыйшкы - укучыны үзенә җәлеп итә. Җирдә тереклек башлану белән мәхәббәт тә дөньяга килгән. Бу һәркемнең йөрәге аша уза, аны һәрбер кеше үзенчә кичерә. Ә Йосыф белән Зөләйханың мәхәббәтен язучы мавыктыргыч итеп сурәтли алган. Биредә тугрылыкка, сабырлыкка сокланырлык. Халкыбыз бүген дә яшь парларга Йосыф һәм Зөләйха мәхәббәтен тели икән, бу - язучының әлеге теманы шулкадәрле бөек һәм мәңгелек итә алуының төп дәлиле.

Поэмада атаның кайгы-хәсрәтләре, уңай һәм кимчелекле яклары Якуб портреты аша сурәтләнгән. Яхшы сыйфатлары белән бергә анда эгоистлык та бар. Башка балаларына караганда, ул Йосыфны күбрәк ярата, аны имезеп үстерер өчен кол хатынның имчәк баласын, аерып, кол итеп сатып җибәрә. Шагыйрь бу кырыс, каты кешелексезлекне кичерә алмый, ул Якубның үзен дә җәзалата: сөйгән улы Йосыфтан аерып, озак еллар хәсрәт эчендә калдыра. Якуб күз яшьләрен түгә-түгә сукырая. Явызлык үзенең җәзасын ала. Йосыфка мәрхәмәтсез булган агаларын да шагыйрь читтә калдырмый, аларны вөҗдан газабына тарта. Дөреслекнең тантана итүен җиткерүдә әкият алымын «Йосыфның күлмәге белән күзен сөртте дә - күзе ачылды» кулланса да, әсәрнең чынлыгына, тормышчанлыгына зыян килми. Без аны нәкъ шулай булырга тиеш дип кабул итәбез.

Бөек сүз остасы Кол Гали тарафыннан иҗат ителгән үлемсез «Кыйссаи Йосыф» поэмасы безне һаман да илһамландыра. Аның поэтик йогынтысы нәтиҗәсендә бик күпләр каләм алып, яңа әсәрләр иҗат итә, татар әдәбиятын, аның поэзиясен алга таба үстерә. Хәзерге заман шагыйрьләребез дә Кол Галигә мөрәҗәгать итәләр, аның җәүһәрләр диңгезеннән энҗеләр алалар, аңа хөрмәт күрсәтәләр. Әйе, «Кыйссаи Йосыф» - чын мәгънәсендә татар халкы рухындагы поэма ул. Инквизиторлар тарих мәйданының урта бер җирендә учак ягып, барлык рухи хәзинәләребезне әрдәнәләп өеп яндырган чагында да халкыбыз үзенең «Кыйссаи Йосыф»ын күңел түренә яшереп, йөрәген каната-каната, безнең көннәргәчә исән-имин килеш китереп җиткерде.

«Йосыф китабы»н язганга күпме еллар үтүгә дә карамастан, ул китап һаман да табылып тора. Галимнәребез ел саен татарлар яшәгән төбәкләргә экспедицияләргә чыгалар. Тарихи яктан кыйммәтле булган башка китаплар белән бергә, «Йосыф китабы»ның кулъязмаларын да алып кайталар.

Әйе, шагыйрьнең Кыйссасы - халык рухында! Шагыйрьнең Кыйссасы - көрәш мәйданында! Шагыйрьнең Кыйссасы халыкның үлемсезлеген раслый-раслый киләчәккә бара.

Китап белән бергә йөри микән
Гореф-гадәт, акыл, тел-сөйләм.
Илгә күчте Иосыф-Зөләйхалар -
Синең кебек болай кем сөйгән?

Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы» романында Карлыгач-Сылу образы

Киң дала, күрәсең гуй, ана җаткан.
Җебектәй җәсел чүктә битен җапкан,
Аскар тау, балдай татлы сулары бар,
Ана шул анам иде мине тапкан...

«Казакъ кызы» романы - татар әдәбиятының иң күркәм бер үрнәге, классик әдип Галимҗан Ибраһимов иҗатының матур бер җимеше санала. Әсәрдә барган вакыйгалар XIX гасыр ахырына - XX гасыр башына карый. Бу вакытта Казакъстанның Россия белән кушылу процессы бара, шул сәбәпле гади, борынгыдан килгән дала тормышына, гореф-гадәтләренә капиталистик мөнәсәбәтләр үтеп керә башлый. Киң далада җир өчен, власть өчен ыруглар арасында тарткалаш китә. Чөнки җир казакъ халкы өчен иң кирәк нәрсә, иң зур байлык булып санала. Шушы изге җир аларның малларын тукландыра, җир юмарт булганда гына казакъ үз тормышының иминлеге, муллыгы өчен борчылмый.

Читтән караганда гади генә булган, цивилизациясез дала тормышының эченә үтеп керсәң, катлаулы тормыш белән күзгә-күз очрашасың. Әдип казакъ хатын-кызларының тормышын, аларның җәмгыятьтә, илдә тоткан урынын бәян итеп менә шушы борчулы, тынгысыз тормыш белән бергә үрелдереп барган. Әсәрнең төп герое - казакъ кызы Карлыгач-Сылу образы аша казакъ хатын-кызларының гына түгел, мөселман хатын-кызларының да иреккә, хөррияткә тартылган күңелләре сурәтләнгән. Тик барыбер дә дала тормышы белән татар хатын-кызлары тормышы аерыла. Фатих Әмирханның Хәяты, Г. Исхакыйның «Көз» хикәясендәге Гөлсем үз бәхетләре өчен көрәшә алмыйлар, искелек кануннарына буйсыналар. Ә Карлыгач-Сылу каушап калмый, зур кыюлык күрсәтеп, бәхетен таба. Бәлки аның кыюлыгына иркен дала тормышы, ирекнең алай ук кысылмаган булуы, кызның бердәнбер бала булып әнисе кочагында назланып, әтисе кулында иркәләнеп үсүе сәбәпче булгандыр. Ни генә булмасын, Карлыгач-Сылуның ничә гасырлар буена сакланып килгән гореф-гадәтләрне җимереп, үзен сатыла торган курчак түгел, ә шәхес итеп күрсәтүенә сокланмыйча мөмкин түгел. Яшь ярымлык вакытта сарман ыругының кыз баласы Карлыгач кара-айгыр ыругының Калтай атлы яшь ир баласына әйттерелә. Бу да казакъ далаларында күп гомерләр яшәп килгән бер йола булып, ике ыругның дуслыгын тагын да ныграк беркетү өчен эшләнә. Ыруглар арасындагы сайлаулар вакытында дошманнарны җиңү өчен бу бердәмлек бик кирәк була.

Еллар үтә... Мал симертеп, мал үрчетеп, җәйләүдән җәйләүгә күченеп, казакъ тормышы әкрен генә бер көйгә ага. Шул арада Сарсымбай кызы Карлыгач та үсеп 18 яшенә җитә. Чибәрлеге җырларда җырланырлык кыз була ул. «Тавышы өчен аны былбыл диләр. Аның зифа буен төз камышка охшаталар - биле нечкә, күзләре тирән, керфекләре уктай, үзе айдай, дип мактыйлар. Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгачсылу дип атыйлар». Шуның өстенә кызның акыллы, тапкыр сүзле, җитез, кыю булуын да искә алсак, аны чын хәзинә дип атарга булыр иде. Тик кызның булачак ире Карлыгач-Сылуның капмау каршысы була. Тәбәнәк гәүдәле, ямьсез йөзле, шуның өстенә акылы ягыннан да аерылып тормаган, начар, кара эчле егеткә карата кызның күңелендә җирәнү һәм нәфрәттән башка хис булмый. Горур казакъ кызында басынкылыкның әсәре дә булмый. Шуңа күрә дә ул Калтайны кире борып җибәрә. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алган егет: «Яхшы атадан туган ул яман Сылу белән безнең кара-айгыр йорты ничек исәпләшергә белер!» - дип янаса да, бу сүзләр Карлыгач-Сылуны куркытмыйлар. Ул инде үзенең язмышын ачык күзаллый, куйган максатыннан читкә тайпылмавын аның Айбалага әйткән сүзләреннән үк аңлап була. Кыз бәлки Калтайга барырга да каршы килмәс иде. Бәлки ыруглар арасында тавыш чыкмасын өчен әти-әнисенең сүзенә дә риза булыр иде. Тик дала кызының күңеле башкада була шул.

Арыслан атлы егетне Карлыгач-Сылу беренче мәртәбә 16 яшендә очрата. Шуннан бирле кыз белән егет арасында тамырлык, дуслык башланып китә. Ике елга элек сөргенгә сөрелгән бу егетнең кайту хәбәре килгән. Егет үзе дә озак көттерми, кыз торган җәйләүгә килә. Хәзер инде кыз белән егет арасында мәхәббәт хисе дә барлыкка килә. Арысланбай - егетләрнең асылы - озынча буйлы, чибәр йөзле, матур, акыллы, батыр бер казакъ була. Тик кыз белән егет бәхете өстендә болытлар куера башлый.

Тиздән партия сайлаулары булачак, егет ягы да тиешле калымны түләп бетергән. Илдә зур тарткалаш көтелә. Хәвефле хәлләр алдыннан тагын да ныграк берләшү максатыннан, Сарманнар белән кара-айгырлар туй хәстәренә керешәләр. Карлыгач-Сылу хафага төшә. Бу турыда ул әнисе Алтынчәч бикә белән дә сөйләшеп карый, тик алдагыны уйлап эш йөртүче зирәк бикә кырт кисә: «Телемне алмасаң, ата-баба йоласына каршы килсәң, сиңа биргән ак сөтемне бәхилләмим», - ди. Чөнки Карлыгач-Сылу Арысланга кияүгә чыкса, кара-айгырлар белән Сарманнар дошманнар яклы булып китүе ихтимал. Әнисе әйткән сүзләр кызның йөрәген тырнап торса да, ул үз уеннан кире кайтмый. Арыслан аны урлап үз җәйләвенә алып китәчәге турында әйтә. Карлыгач-Сылу үзенең Калтайга чыккан очракта бәхетсез буласын аңлый. Тормышны аек акыл белән, реаль уйлаучы кыз өчен «бәлки Арыслан белән бәхетсез булырмын, ә Калтай мине бәхетле итәр», кебек уйлар бөтенләй ят була. Килен тормышының авыр булуына тирә-якта да дәлилләр бик күп була. Ерак китәсе түгел, Сарсымбайның икенче хатыны Тукалны гына алыйк. Ул да гореф-гадәтләр корбаны булган. Тукалның көне хезмәтче ролендә үтә, гаилә бәхете дә тәтеми аңа. Икенче мисал булып Карлыгачсылуның дусты Чулпан тора. Тик аның элекке чибәрлегенең хәзер эзе дә юк, Карлыгач-Сылу аны хәтта танымый тора. Чулпан кара, авыр эштән, каенанасының җәберләвеннән тәмам туйган, изелгән, карт хатыннар төсен алган. Карлыгач-Сылуның дустын жәлләп, үзен дә киләчәктә шундый итеп күз алдына китереп йөрәге сыкрый. Җәйләүдә яшәүче киленнәр, кимперләр дә уенчак, шат кызга: «Кыз чагыңның кадерен белеп, уйнап-җырлап кал, килен булуның хәлләре, ай-һай, яман», - диләр.

Үзенә карата көч кулланылып булса да, Калтайга биреләчәге турында кыз да яхшы аңлый. Арысланбай Карлыгач-Сылуны урлау хәстәренә керешә, һәм менә партия талашларының кызган вакытында, дус ыруны югалту уң кулыңны югалту белән бер булган вакытта, инде менә туй була дип торганда, егет кызны урлап китә.

Кыз белән егет Арысланбайның җәйләвенә кайталар. Үзләрен бәхетле сизсәләр дә, күңелләрендә шөбһә була аларның. Әлбәттә, кара айгырлар бу хәлне ишеткәч, бик каты тавышланалар. Калтай кызны кире алып кайтыр өчен яу җыя башлый. Бик төпле акыллы аксакал Биремҗан әкә аларны тынычландыра: «Бер озын чәчле аял өчен иң хәвефле вакытта яуга чыгу, үзегезнең терәк булган Сарсымбай ыругын югалту зур акылсызлык булачак», - ди ул. Бу сүзләр кара-айгырларга тәэсир итә, зур талаш булмый кала. Тик кара эчле Калтай гына моның белән ризалашырга теләми. Сарсымбай сайлауларда җиңеп чыкканның соңында, Калтай патшага Сарсымбай һәм Арысланбай өстеннән жалоба яза. Шулай итеп, Карлыгач-Сылуның әтисе һәм ире сөргенгә сөрелә. Курку белмәс дала кызы монда да тәвәккәллек күрсәтә: ул ире артыннан, үзенең туып-үскән даласыннан, үзе яшәгән мохитеннән аеырылып, бөтенләй чит-ят җиргә китә. Алтынчәч тә алардан калышмый.

Горур табигатьле Карлыгач-Сылу белән дала илендә хөкем сөргән тәртипләр арасындагы каршылык әнә шулай хәл ителеп төгәлләнә. Ә моның белән Г. Ибраһимов саф мәхәббәт, хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең аерым кешеләрнең баш күтәрүе белән генә хәл ителмәслеген, казакъ илендәге тәртипләрне нигездән үзгәртеп кору юлы белән генә чишәргә мөмкин икәнлеген раслый. Ул төрки язучылардан беренче буларак, гаиләдәге һәм иҗтимагый изүгә каршы күтәрелгән казакъ кызының гүзәл образын тудырды. Моның белән хатын-кыз азатлыгы өчен көрәшкә зур өлеш кертте. Казакъ кызы Карлыгач-Сылуның батырлыгына, тәвәккәллегенә, тапкыр акылына сокланмый мөмкин түгел. Әйтерсең ул башка мөселман хатын-кызларын үзе кебек көрәшче табигатьле булырга өнди.

Татар халкының көнкүреше һәм бәйрәмнәре

План.

  1. Татар халкы эштә дә, ял иткәндә дә - бердәм.

  2. Татар халкының күркәм йолалары.

  3. Каз өмәсе.

  4. Татар халкының иң яраткан бәйрәме - Сабан туе.

  5. Сөмбелә, Нәүрүз бәйрәмнәре.

Борынгыдан килгән йола
Татарның каз өмәсе.

Э. Шәрифуллина.

Татар халкы - бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык - искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу - татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән?! Әбием сандыгын гына ачып карыйк әле! Үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар, күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. Бу - халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе.

Әгәр татар халкының үткәненә күз салсаң, исең китә. Ниләр генә күрмәгән дә, ниләр генә кичермәгән безнең халык. Аның тыныч, мул тормыш даулап кына түгел, ә үзен-үзе саклап һәм яклап яшәмәгән көне булдымы икән? Ә шуңа да карамастан, үзенә-үзе ял да оештырган, күңел дә ачкан безнең әби-бабаларыбыз. Авыр хезмәттән соң бушанып, иркенәеп алыр өчен төрле бәйрәмнәр уйлап тапканнар. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле түгәрәк уеннар уйнаганнар, җыр-бию яңгыраган. Җыр минем халкымның аерылмас юлдашы булган. Кайгы-хәсрәтне, сагыну-сагышны алар җыр белән басканнар. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар, йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Бергә-бергә сагышлар да җиңеләйгән. Ә кызлар-егетләр исә аулак өйләргә җыелганнар. Яшьлек һәрвакыт үзенекен итә, юклык дип тормый. Кызлар һәм егетләр төрле уеннар ярдәмендә бер-берсен сайлаганнар һәм сынаганнар. Нинди генә кызыклы уеннар булмаган ул вакытта: тукмак тәгәрәткәннәр, йолдыз санаганнар, арка сугышлы уйнаганнар. Кыскасы, ничек тә үз күңелләрен үзләре күргәннәр. Ә авыр эшләрне җиңеләйтү йөзеннән халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Тула өмәсе, өй күтәрү өмәсе, каз өмәсе...

Минем халкым өмә җанлы булган
Авыр эшне күмәк күтәргән.
Мал суйса да, казлар йолкыса да,
Өй салса да өмә үткәргән.

Кагыйдә буларак, яшьләр бу өмәләрдә бик теләп катнашканнар, авыр эшләрне дә бәйрәм кебек итеп башкарып чыга белгәннәр. Яшьләр каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар. Ә безнең халык борын-борыннан ук каз асраган. Татар өен идәннән түшәмгә кадәр өелгән мендәр-ястыктан башка күз алдына китерүе дә кыен. Ә татар туйлары кода-кодагыйларның пар казлары белән дан тоткан. Туй мәҗлесенең иң олы күчтәнәче пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Ә пар казны бүлү исә бик мөхтәрәм һәм оста кешегә генә кушылган. Аны һәркем булдыра алмый. Уңган хуҗабикә генә туй күрке булырлык каз үстерә ала! Монда да татар халкының уңганлыгы-булганлыгы сынала. Ә көнкүрештә исә каз итен төрлечә кулланалар. Элек-электән җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан дәва булган. Ә өмәләрдә пешкән каз коймакларын авыз итмәгән татар кешесе, мөгаен, юктыр. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта, булганлыкта сынау йоласы булган. Йолкынган казларны көянтәләргә асып, чишмәгә барганда аларга егетләр дә ияргән. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Каз өмәсен «Туган ягым - яшел бишек» әсәрендә Г. Бәширов барлык бизәкләре белән тасвирлап бирә. Монда өмәнең барлык милли нечкәлекләре, безнең халыкка гына хас үзенчәлекләре бик матур итеп күрсәтелә. Ә сәнгатьчә матур итеп эшләнгән милли йолалар, шул исәптән аулак өй һәм каз өмәсе күренешләре Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарында зур урын алды.

Бик күп төрле милли уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң гүзәл бер бәйрәме бар. Ул - Сабан туе.

Сабан туе - хезмәт туе,
Бәхет һәм шатлык туе.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Бәйрәм итик көн буе.

Бу бәйрәм - бик борынгыдан килгән бәйрәм. Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган була. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре бетеп, печәнгә төшкәнче була торган бер бушрак вакытта үткәрелә. Әйткәнемчә, бу иң олы милли бәйрәм. Монда халыкның бик күп төрле уеннары урын алган. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкынландыргыч өлеше - ат чабышы. Ат - бик сизгер хайван санала. Әгәр иң соңгы килгән атка бүләк бирмәсәң, ул ярсый, үз-үзен ата. Шуңа күрә атларның һәрберсенә дә чиккән яисә суккан сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү - болар барысы да фәкать Сабан туенда гына уйналганнар.

Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп.
Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан -
Авыл саен сөлге бәйләме.

Һәм, әлбәттә, Сабан туеның аерылгысыз юлдашы - ул гармун, җыр, бию. Ә чиккән сөлгеләр? Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе суккан, чиккән, чүпләгән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән.

Сабантуй сөлгеләре лә
Каештыр өлгеләре...
Чигүчесе кем икән соң,
Кемнәрнең сөлгеләре?

Бүләк җыйган вакытта колгаларның иң өстенә яшь киленнәр чиккән сөлгеләрне бәйләгәннәр. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Гомумән, соңгы елларда татар халкының элекке бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре яңартыла башлады. Бөтенләй онытылгач, югалган бәйрәмнәребез яңадан калкып чыга, яңа төсмерләр белән баетыла. Мәсәлән, Сөмбелә бәйрәме. Бу яңа уңыш җыелгач үткәрелә торган иң зур бәйрәм булган. Сөмбелә - муллык символы.

Төрки халыкларның борын заманнардан килгән тагын бер бәйрәме - Нәүрүз. Ул март аенда, көн белән төн озынлыгы тигезләшкән, кояш инде елмаеп карый башлаган көннәрдә үткәрелә. Нәүрүз бәйрәмендә балалар өйдән өйгә кереп, ярма, сөт, май, йомырка җыйганнар. Кырда учак ягып бергәләшеп ботка пешергәннәр һәм ашаганнар. Монда шулай ук төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр.

Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.

Чәчәк ат, гүзәл Татарстаным!

Мин яратам сине, Татарстан.

Р. Рәкыйпов

Кеше һәм туган ил. Бу - ике төшенчә бер-берсенә шулкадәр тыгыз бәйләнгән ки, кешене илсез, ә илне кешедән башка күз алдына китерүе кыен. Ә нәрсә соң ул туган ил, туган як, туган җир? Каян башлана соң ул? Ул - син яши торган авыл, син иснәп үскән һава, тирәңдәге кошлар сайравы, кайнар кояш нурлары, келәм төсле ямь-яшел чирәм, халык бәйрәмнәре, һәм, беренче чиратта, ачык йөзле, сабыр кешеләре - халкы. Туган илем - Татарстаным! Нигә син шулхәтле кадерле, якын икән?! Кеше кайларда гына йөрмәсен, нинди гүзәл җирләрдә геңә яшәмәсен, ул барыбер үзенең туган ягына омтыла, аның кара туфрагында яланаяк йөрисе килә. Тугайларда болыннарда гөрләп үсүче юалар, какылар, сарыбашлар, челтерәп аккан тау сулары аның төшләренә кереп йөдәтә.

Исем китми читтә үскән
Кипариска, бананга,
Әче булса да, гашыйк мин
Миләш белән баланга, -

диелә җырларда да. Татарстан өстеннән самолет белән бер генә мәртәбә очып үтсәгез дә, аның гүзәллеге, матурлыгы сезне таң калдырыр. Иртәнге күгелҗем җирдә асфальт юллар, бормаланып аккан елгалар, хәтфә келәм төсле иген басулары, утрау-утрау булып урнашкан урманнар күренеп кала. Ә авыллар һәм шәһәр йортлары шушы иксез-чиксез чуар палас өстенә бик оста итеп чигеп куелган өлгеләр төсле тоела. Кошлар очып менмәс биеклектән Татарстан иле тагын да иркенрәк булып күренә.

Татарстанның табигате искиткеч бай, гүзәл. Бу турыда сөйләп кенә бетерерлекме соң?! Республикабыз елга-күлләр, урман-болыннар, уңдырышлы басу-кырлар белән бергә, җир асты байлыклары белән дә данлыклы. Җиребез буйлап мул сулы Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел агып үтә. Аларга күп сандагы кечкенә елгалар кушыла. Безнең зәңгәр күзле күлләребез дә бик күп. Һәр ел фасылының: кыш белән язның да, җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган аерым матурлыклары бар. Бу гүзәллекләр бер-берсен кабатламыйлар һәм берсе икенчесенә һич охшамаган. Без аларны күреп тә беләбез, бөек әдипләребезнең әсәрләре, рәссамнарыбызның картиналары аркылы да танышбыз.

Нинди ямьле җирләр булмасын, минем өчен Татарстанымнан да, үземнең районымнан да, туган авылымнан да кадерлерәк, якынрак җир юк. ...Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга, иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә моңнар ишетелми! Саратов гармунының кыңгырау тавышлары, скрипка сыздырулары, курай, кубыз моңнары - барысы да бар. Кайсы койма башына, кайсы агач ботагына, кайсы куе яфраклар арасына кунаклаган кошлар тавышы бу. Алар канатларын җилпи-җилпи һаман сайрыйлар, һаман җырлыйлар. Көн яктыра барган саен, кошлар сайравы көчәя бара. Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Елга өсләреннән сөт кебек ак, мамык кебек җиңел томан күтәрелә. Яр буйларында балыклар уйный башлый. Кичен яшел чирәмгә кунаклаган казлар, бәбкәләрен ияртеп инешкә төшәләр дә җай гына йөзеп китәләр. Озак та үтми, иген басуларында, болыннарда яңа «музыкантлар» концерт бирергә тотына: күктә өзлексез тургай сайрый, арыш араларында бытбылдыклар кычкыра. Менә елга буйлап сузылган әрәмәлекләр...

Шомырт, карлыган, гөлҗимеш, балан агачлары дисеңме, кузгалак, балтырган дисеңме, нинди генә үсемлекләр юк монда! Болар бөтенесе дә кешеләр өчен, аларның бәхете өчен табигать тарафыннан бүләк итеп бирелгән. Ямь-яшел яфракларга күмелгән әрәмәлекләрдә хуш ис иснәп, матур чәчәкләр күреп йөрүе үзе ни тора!

Ә инде урманнарга барып керсәк, анда тагын үзенә бертөрле матурлык: бөтен урманны яңгыратып сайраган кош тавышлары, бер ботактан икенчесенә сикереп йөрүче җәнлекләр, шау яфраклар арасында уйнаучы тәңкә-тәңкә кояш нурлары, исәп-хисабына чыга алмаслык төрле-төрле бөҗәкләр, җилкәләренә «төзү материаллары» төяп үтеп баручы кырмыскалар, умарта кортлары... Болар бөтенесе дә безгә җан рәхәте, рухи шатлык һәм күңел күтәренкелеге бирәләр, безнең тәннәребезне сәламәтләндерәләр, зиһеннәребезне ачалар. Бер-бер артлы тезелеп киткән зәңгәр тауларга менеп аска карасак, җиребезнең матурлыгына тагын бер тапкыр инанырбыз. Җиребезнең болыннары, кырлары безне үзенә һәрвакыт чакырып торырлар. Ә сөт кебек ак чәчкәдә утыручы карабодай кырлары безне чисталыкка, аклыкка әйдәрләр.

Шушындый бай, гүзәл табигатьле җирдә, әлбәттә, яхшы күңелле кешеләр яши. Алар җир сөрәләр, иген игәләр, илемә гәрәбәдәй ашлык үстерәләр. Таңнан торып кемнәр җәйләүләргә юнәлә, сыерлар сава, терлекләр карый? Әйе, терлекчеләр. Алар алсу таңнарның, чыклы үләннәрнең матурлыгын бар кешедән алда күрәләр, аны йөрәкләре белән тоялар һәм аңлыйлар. Бу тыйнак, гади авыл кешеләре беркемнән бернәрсә өмет итмиләр, алар хозурланып, дәртләнеп эшлиләр дә эшлиләр. Аларның хезмәтләре - иң кирәкле, изге хезмәт.

Туган як. Аның шифалы һавасы, көмеш кебек сулары, бер күрүдә йөрәккә дәрт өстәп күңелләрне үстереп җибәрә торган хәтфәдәй болын-кырлары, күреп туймаслык купшы урманнары, сиңа ихластан бәхет-шатлык теләүче кешеләре үзенә тарта да тора. Аллы-гөлле чәчәкле болыннары, энҗе-мәрҗән бөртекләре төсле җиләкләре, зифа каеннары авылымда гына кебек. Авылыбызның таң аткан чаклары йөрәккә сихри моң булып уелып кала. Тормыш дулкыннары мине кая гына илтмәсен, нинди генә юллар үтмим, һаман туган ягымны сагынырмын, күңелем белән, уем белән шул якларга омтылырмын.

Туган якны Гомәр Бәширов яшел бишек белән тиңли. Чөнки Татарстан, чыннан да, яшеллеккә күмелгән. Бөтен табигать матурлыгын үз эченә сыйдырган Татарстаным. Менә син Татарстаннан чыгып китеп бераз гына торып кара әле. Аның кайнар кояшын, кара-көлсу туфрагын, тәмле исле чәчәген һәм беренче чиратта, аның ачык йөзле кешеләрен сагынып кайтып керәсең. Күпме кеше элек шулай киткән булса, барыбер үзенең туган ягына саргаеп кайтып керә. Татарлар кайта иленә...

Әйе, шундый хәбәр колакка чалынып китте. Шатлыклы хәбәр. Шатлыклы гынамы? Дәртләндерә, канатландыра, күңелләрне эретеп җибәрә торган хәбәр: татарлар кайта иленә, татарлар кайта. Кайчандыр, ничектер, ниндидер сәбәпләр аркасында туган-үскән җирләреннән, тәүге кендек каны тамып калган изге туфрактан капылт кына кубып киткәннәр дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җирләргә барып яшәгәннәр, эшләгәннәр, гаилә ишәйткәннәр. Һәм илкәйләрен сагынып, җирсеп, сыктый-сыктый, туган як, туган тел моңы белән юана-юана, янә туган-үскән җирләренә әйләнеп кайту хыялы белән җирсенгән күңелләрен юата-юата, үз форсатларын көткәннәр. Сыктап көтүләрнең чиге була: алар кайталар, күпләп-күпләп кайталар! Илләренә, туган үскән җирләренә әйди аларны җитез хыял канатлары! Ашкына-ашкына, җилпенә-җилпенә кайталар алар.

Агыла да болыт агыла,
Туып үскән туган ягыма...

Чыннан да, минем Татарстаным чәчәк кебек, ул беркайчан да картаймас. Минем бөтен теләгем, хыялым шул. Чәчәк ат син, минем яраткан, сөекле, бердәнбер Татарстаным. Ләкин чәчәк кебек шиңмә, саргайма һәм кипмә. Чәчәккә су сибеп торучы кеше кебек, кырыеңда һәрвакыт яраткан кешең, су сибүчең - синдә яшәүче халкың булсын. Амин! Берүк шулай булсын!

Дәрдемәнд поэзиясендә сагыш, сызлану

Шәхес тә, талант та ике тапкыр кабатланмый. Шәхес дидеңме, димәк, ул кеше үзенә генә хас үзенчәлекләр белән аерылып тора. Талант белән дә эш шулай. Аның үз йөзе, бары тик аңарга гына хас булган сыйфатлары ачык төсмерләнергә тиеш. Кабатланса, ул шәхес тә, талант та булмый. Гаҗәеп күренеш, XX йөз башының татар әдәбиятында талантлар да, шәхесләр дә күп. Шуларның берсе - Дәрдемәнд. Ул үзенә бер аерым шәхес һәм талант. Бер үк вакытта зур мал-мөлкәт иясе һәм чып-чын шагыйрь. Ике тәлинкәле үлчәүне күз алдына китерик. «Бер тәлинкәсендә - Дәрдемәнд, икенчесендә - Закир Рәмиев алтыннары... Кайсы баса? Шигырьләре баса...» - дип язган иде С. Хәким.

Әйе, бездә бер үк вакытта миллионнарча сумлык байлыкка һәм шигъри талантка ия булган бүтән каләм әһеле юк. Шунысы кыйммәт, Дәрдемәнд матди байлыкның да шактый өлешен милләтебезне аң-белемле, мәдәниятле итүгә тота. Шагыйрь булмыйча, бары тик татар халкына күрсәткән игелекләре өчен генә дә Закир һәм Шакир Рәмиевләр рәхмәт хисләре белән тәкъдир ителергә тиешләр.

Иҗат каләменә тотыну өчен, кешене нәрсә дә булса борчырга, йөрәген туктаусыз бимазалап торырга тиеш. Тормышында һәр нәрсәсе җитешле кеше өчен мондый сәбәп юктыр кебек. Ләкин кешенең күңелен кузгата торган нәрсәләр күп икән шул. Моны без Дәрдемәнднең әсәрләреннән яхшы күрәбез.

Җитмәсә, З. Рәмиев үзенә псевдоним итеп «дәрдемәнд», ягъни кайгылы, моңлы кеше, Тукай әйткәнчә, хәсрәт чигүче дигән тәгъбирне ала. Бу инде З. Рәмиевкә булган кызыксынуны, аның шәхесенең серлелеген тагын да көчәйтә сыман.

Дәрдемәнд - алтын приискалары хуҗасы. Дәрдемәнд - коеп куйган шагыйрь һәм «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы нашире.

Нечкә күңелле кеше буларак, ул илдәге хәл-әхвәлләргә борчыла, гаделсезлекләргә җаны сыкрана. Халык хәрәкәте җәмгыятькә нинди дә булса җиңеллекләр китермәсме дип уйлый. Ф. Кәримигә язган хатыннан да моны сиземләргә була. «Хода кушып та тизлектә хөррият тулы җиңүгә ирешсә, хәзерге каршы торучы сәбәпләрдән котылыр идек». Язма сүзгә, каләм көченә зур өметләр баглый шагыйрь. «Каләмгә хитаб» шигырендә бу ачык күренә. Каләм - күңелдәге серләрне түкми-чәчми, яшермичә ачып салырга тиеш. Бу шигырь эчке рухы белән үткәннәргә юнәлгән. Ә үткәннәр, моңа Кадәр дөньяга килеп-киткәннәр турында бәян иткәндә күз яшьләре түгелү табигый дигән фикер үткәрә автор.

Кара тупрак тулы мәзлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..

Әлбәттә, бу аһ-зарны аерым бер кешегә мөнәсәбәтле дип, даирәне тарайтып уйларга да мөмкин. Ләкин галәми колачлык белән уйларга күнеккән Дәрдемәнд бу очракта да «килеп кичмешләр әхвален» дигәндә тулаем милләтебезне, аның гасырлар түреннән килгән ачы язмышын күздә тота.

Белгәнебезчә, патша Россиясендә рус булмаган халыкларны сәяси, иҗтимагый, гыйльми, мәдәни мәсьәләләрдә түбән дәрәҗәдә тоту, бу өлкәләрдән читләштерү төп максат булган. Мөселманнарның берләшүеннән өркеп яшәгән полиция диндарлары «панисламизм» дигән өрәк уйлап чыгаралар. Мондый күләгә «Шура» журналын һәм «Вакыт» газетасын чыгаручы Закир һәм Шакир Рәмиевләргә дә төшә. Дәрдемәнд суд тикшерүчесенә чакырыла. Мондый эзәрлекләүләр Дәрдемәндне үткәннәр турында тирәнрәк уйланырга, татарның ул вакыттагы хәле һәм киләчәге турында тагын да ныграк борчылырга мәҗбүр итә. Бер шигырендә:

Кил, дустым, хафа булма - бетәр бу,
Килер бер көн - китәр хәсрәт, үтәр бу! -

ди ул.

Дәрдемәнд үзенең әсәрләрендә язмыш, тәкъдир турында уйлана, тарих тарафыннан бирелгән язмышның котылгысыз булуы аның җанын бимазалый. «Без» шигыреннән шул аңлашыла: шагыйрь кешегә бирелгән гомернең кыскалыгына, яшәүнең фанилыгына (тиз үтеп китүчәнлегенә) гаҗәпләнә. Милләт өчен «Мәэмүл чишмәи әбелхәят» (мәңгелек яшәү бирә торган чишмә) табарга тели лирик герой. Ләкин таба алмавы аны борчуга сала, хәсрәтләндерә. «Бүзләрем мана алмадым» шигыре дә шул турыда. Шигырьдәге лирик герой үз яшәешеннән, кылганнарыннан канәгать түгел. Лирик геройга дөньяның гел киресе генә килеп тора! Шәхси язмышы өчен генә гамьләнсә, бәлки өметләренә уңай җавап тапкан булыр иде. Ә ил кайгысын кайгыртып йөргән кешегә күпчелек очракта каймаклы коймактан түгел, ә тукмактан өлеш чыга.

Дәрдемәнд үзенең ил гаме белән генә яшәвен яшереп кала алмый. Менә иртә-кич ил эченнән исүче җилләргә колак сала. Әмма җил тавышы моңыннан үзенә ләззәтле көй ишетми. Аннан килгән хәбәрләр куанычлы түгел: яшәешне үзгәртерлек тереклек суы табылмады. Инде менә гүргә керер вакыт җитте.

Җитте дәфнем вакыты,
Кәфнем бүзләрен маналмадым!..
Вәйля!..
Дәри-и-и-гъ!
Бүзләрем мана алмадым!.. -

ягъни үзенең, милләтенең аянычлы язмышына куанычлырак үзгәреш кертә алмадым, дип үрсәләнә ул. Лирик герой күңел төшенкелегенә бирелә, аны моңа чынбарлык этәрә.

Күңел төшенкелеген җырлау Дәрдемәнд шигъриятенең бер үзенчәлеге кебек төс ала. Инкыйлабның шәхес иреге китермәячәген шагыйрь алдан ук күңеле белән сизә, моңа борчыла. Аңа, байлыгын югалтудан бигрәк, ирегеннән мәхрүм калу күп мәртәбә авыррак тәэсир итә. Илен өзелеп сөюче, туган җире язмышы турында борчылучы кеше буларак, З. Рәмиев инкыйлабтан соң чит илгә китәргә уйлап та карамый. Шул ук вакытта яңа тормышка ятсынып каравын да белдерә. «Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!» - ди. Тагын өметләре акланмый аның. Шигырьләрендәге сагыш, сызлану сәбәпләре кимергә һич җай тумый. Теләсә нинди караңгы дәвердә дә киләчәккә ышаныч уятырдай чаткылар кабынмый калмый да соң, ләкин аны тотып алыр өчен, башкарак холык-фигыльгә дә ия булырга кирәктер. Шулкадәр матди байлыкка ия бул да, ил гамен һәрнәрсәдән өстен куеп сагышланып, сызланып яшә әле син! Ничектер бу гамәлләр сыешмый кебек. Юк, сыеша икән бит. Эчендә җаны булган, Дәрдемәнд кебек зыялы, талантлы шәхес тирә-ягында әле хәсрәт чигүчеләр, фәкыйрьләр, матди бөтенлеккә ирешмәгән кешеләр булганда, ничек тыныч яшәсен дә, иҗатында шат авазлар гына яктыртсын икән! Татар халкына байлыгы белән дә, каләме белән дә актыккы сулышына кадәр хезмәт иткән Закир Рәмиев кеше һәм иҗат остасы буларак менә шундый шәхес иде. Сибгат Хәким хаклы, иҗаты белән туган халкына, туган иленә шулай нык тоташкан шагыйрь онытылу түгел, еллар үткән саен укучыларга якыная гына бара. Кешенең күңеленә үз уен «уйдырып» салу остасы булган Дәрдемәнднең иҗаты бүген яңа мәгънә һәм яңарыш ала.

Энҗе-алмаслар югалмас
Һәм ятып калмас - үтәр...

Дәрдемәнднең бу шигъри юллары үз иҗатына бик тә туры килә. Аның шигъри энҗеләре ятып та калмый, югалмый да.

Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәрендә Шәрәфи карт образы

Без Шәриф Камалның «Акчарлаклар» әсәре белән таныштык, андагы үзәк геройлар тормышы белән яшәдек, алар белән бергә борчылдык, бергә шатландык. Әлеге әсәрендә Шәриф Камал эшчеләр тормышын сурәтли. Әсәрнең исеме - «Акчарлаклар». Ләкин әлеге әсәрдә диңгез кошлары түгел, ә бер урыннан икенче урынга акчалы эш эзләп йөрүче сезонлы эшчеләр сурәтләнә. Повесть катлаулы, кискен сюжетлы түгел, ә шулай да ул кешедә төрле хис-тойгылар тудыра, уйландыра. Язучы укучыны бик оста итеп образлар, вакыйгалар артыннан ияртә, үзең дә сизмәстән алар тормышы белән яши башлыйсың. Моның сәбәбе гади: язучы иң үзәккә кешеләр язмышын, аларның рухи дөньясын куйган. Әсәрдә Гариф, Сафа, Шәрәфи, солдат Николай һәм башка образлар, вакыйгалар бик тормышчан, табигый һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән.

Миңа повестьта оялчан һәм тыйнак Газизә дә, сабыр, кыю, шулай ук нечкә күңелле Гариф та, башка эшче образлары да бик ошады. Тик миңа аеруча тәэсир иткән образ - ул Шәрәфи образы.

Шәрәфи карт сельд тозлаучы (солилыцик) булып эшли. Промыселга яңа килгән Гариф аны беренче күрүдә «...бер ояга кунаклап, искергән мещаннарның искергән аяк киемнәрен иске күннәр белән ямап-йөрмәштереп утыручы «гакыллы сапожник»ка охшата, чөнки башка промыселда ул күргән солилыцик шома итекле, байковый тужуркалы була. Аларның жалованьесе дә зуррак, урыны да югарырак. Шәрәфи карт беренче карашка гына шулай күренә, әлбәттә. Икенче көнне инде ул Гарифка «эшлекле генә бер агай» булып күзаллана, чөнки Шәрәфи карт үзен дисәтник Исак белән бик иркен тота, аңа үз фикерен курыкмыйча гына әйтә, аның белән сүз көрәштерә. Исак та аңа «Шәрәфи Осипыч», дип эндәшә, димәк, аны хөрмәт итәләр. Ләкин Исакка тизрәк балык тотылсын, ул тәҗрибәле Шәрәфинең невод салырга бераз сабыр итәргә кирәк диюенә каршы килә. Ә Шәрәфи карт хаклы. Кичә бик салкын булды, әле җылылар кирәк иде. Шәрәфи карт гаиләсе белән Саричинда тора. Ул инде байтак еллардан бирле промыселчы еврейләрдә хезмәт итә. Сельд вакытында хуҗаларның шушы промыселында ай ярымнар чамасы балык тозлау эшендә тора. Ә быел сельд тозлау вакыты якынлашканда ук ул карчыгы Сәгыйдә белән кызы Газизәне үзе белән алып килә, чөнки күптән түгел генә алар олы хәсрәт кичергәннәр: көз көне егет уллары үлгән. «Үзегезне генә кемгә калдырасың... Далада булса да, ичмасам, үз янымда булырсыз», - ди Шәрәфи карт, аларга шәфкать күрсәтеп. Ул карчыгына бик игътибарлы, аңа бик яхшы мөгамәләдә, кызлары Газизәне бик тә ярата. Ләкин өни белән кызның җаннарын борчып торучы бер сәбәп бар: Шәрәфи карт, төрле халык арасында байтак еллар йөреп, исерткеч хиреслегенә бирелеп киткән. Дөрес, аяктан егылырлык эчми ул. Тик акчасы булганда тәмам аек та йөрми. Тормыш болай да бик авыр, юклы-барлы акчаны әрәм итү, әлбәттә, гаилә өчен бик читен хәл. Ул бит әле бердәнбер арка таянычы да, гаилә өчен иң кирәкле кеше дә. Карчыгы ни генә әйтсә дә, Шәрәфи картның җавабы һаман бер: «Юк, болай гына, аз гына... Әллә ник эч авырта, уңайрак булмасмы, дим...» Шәрәфи карт тузынмый, сүгенми, бары тик шул җавапны гына бирә.

Промыселда вакытлы эшкә килгән кешеләр арасында төрлесе бар, монда барысы да шома гына бармый. Вакытлыча гына бергә туры килгән кешеләр арасында таркаулык та, юктан гына тавышлану да, үпкәләшү дә була. Ләкин эшчеләр берсе өчен берсе барысына да әзер. Мәсәлән, давыл вакытында иптәшләренә ярдәмгә ташланган берничә эшче шундыйлардан. Ә башкалар алар өчен каторгага да китәргә әзер. Менә шундый вак-төяк тормыш мәшәкатьләре аркылы эшчеләрдә бер-берсенә хөрмәт күренеп тора. Менә тагын бер мисал: иптәшләре артыннан көймәгә ташланган Гариф һәм башкалар өчен Шәрәфи карт борчылып тора. Барлык эшчеләр диярлек аның янына җыелган, ә ул акрын гына Исакны сүгә, аның кешеләрдән балыкны, неводны өскә куюын, үзе өчен генә тырышуын турыдын-туры әйтә. Ә инде Гариф ярга чыккач та, янына килеп: «Күлмәк-ыштаның бармы? Тиз генә алмаштыр. Булмаса, мин бирим...» - ди. Аны үзенә чакыра, булганы белән сыйлый, бизгәк ябышмасын, дип тырыша. Аның юеш әйберләрен дә алып килеп киптерергә куша. Монда Шәрәфи картның эчке мөлаемлыгы, аталарча кайгыртучанлыгы күренә. Гомумән, промыселдагы татарлар бер-берсе белән яхшы мөгамәләдә, алар бер-берсенә ярдәмчел, игътибарлы, шуңа күрә аларны башка милләт вәкилләре дә хөрмәт итә.

Татарларның промыселда тагын бер аерылып торган сыйфаты - ул эш сөючәнлек, һәрбер эшне җиренә җиткереп башкару, күндәмлек. Промысел хуҗасы да аларга: «Ә, князьләр икән... Яхшы халык... яратам мин аларны, эшчән булалар...» - дип бәя бирә. Бу промыселда татар эшчеләрен берләштереп, аларга киңәш биреп, аталарча кайгыртып торучы Шәрәфи карт, бар булган сыйларын өстәлгә куючы Сәгыйдә әби, Газизә булмаса, әлбәттә, бу әсәр төссез булыр иде.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Шәриф Камалның әлеге әсәре татар әдәбиятында аерым урын алып тора. Аның бу әсәре театр сәхнәсендә дә күп еллар яшәп килә. Әсәр буенча эшләнгән спектакльгә җыр язылды. Ул җыр, әсәрнең үзе кебек үк, халык күңелендә бик тиз урын алды.

Без китәбез, акчарлаклар, акчарлаклар,
Чит җирләрдә каерыла пар канатлар.

Әллә кайларга сибелгән татар уллары-кызларының канатларын каерган ул заманнар үтте инде. Ә Шәриф Камалның «Акчарлаклар» повесте әле бик күп укучыларның күңелендә моңсу-якты хисләр уятыр.

Тарихлардан килгән хакыйкать
(Н. Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романы буенча)

Хакыйкать - ачы,
ялган - татлы.

Татар халык мәкале.

Тарих! Биш кенә хәрефле сүз булса да, үз эченә меңнәрчә-миллионнарча еллар, күпме гасырлар сыйдырган. Гомер итү башланганнан бүгенге көнгә кадәр күпме сулар аккан, күпме буыннар алышынган. Галимнәр һаман да тарихыбызны тикшереп торалар, ләкин ил тарихында байтак нәрсә безнең өчен әлегә сер булып кала бирә.

Сезнең җиргә көндәлек күмгәнегез бармы? Уй-кичерешләр белән тәфсилләп язылган көндәлекне. Су үтмәслек итеп төрәсең дә тирәнрәк итеп җиргә күмәсең. Шактый вакыттан соң, берзаман ул келт итеп исеңә төшә. Җирдән казып аласың да шул чакларны искә төшереп укыйсың. Ә инде исеңә төшмәсә, аны, бәлкем, берәр гасырдан археологлар казып алыр. Шулай итеп, син тарихка да кереп калырсың. Ләкин үткәнебезне язма кәгазьләр генә яктыртмый. Савыт-саба, бизәнү әйберләре, сугыш һәм эш кораллары безгә тарихта калган кешеләрнең яшәве, культурасы, аларга бәйле төрле вакыйгалар турында сөйли. Ничек инде сөйли, аларның бит теле юк, дисезме? Теләсә кем белән сөйләшми шул алар! Бары тик ул табылдыкларны аңлаган археологлар белән генә. Әйе, нәкъ шулай итеп археологлар безнең эрага кадәр III гасырда хәзерге Монголия, Төньяк Кытай территориясендә яшәгән борынгы төрки кабиләләренең тормышын һәм күрше халыклар белән катлаулы мөнәсәбәтләрен өйрәнәләр.

Ничек болай килеп чыкты соң әле? Сүз башым бит шүрәле дигән сыман, мин бит тарихыбыздан килгән хакыйкать турында язарга утырган идем. Әйе, без дә олуг тарихыбыздан килгән хакыйкатьне, чынбарлыкны, дөреслекне белү өчен танылган әдип, күренекле язучы Нурихан ага Фәттахның олуг, гыйбрәтле, ничә елларны үз эченә алган «Сызгыра торган уклар» исемле романы белән таныштык. Роман үзенең миллионга якын кеше катнашкан вакыйгаларны колачлый алуы белән мине таң калдыра. Төрле эчтәлектәге максатлар хакына ырулар, кабиләләр бәрелешә. Идарәче тарханнарның, каганнарның әмере белән эреле-ваклы халыклар һәлакәтле яуга кузгалалар. Романны укый барган саен, гасырлар артында күмелеп калган кырыс вакыйгалар җанлана, хәзерге төрки халыкларның борынгы бабалары - сөннәр тормышы, аларның көчле, дошманнары белән ирек өчен, яшәү өчен алып барган тиңсез көрәшләрен тасвирлаучы картиналар калка. Битләр ачыла барган саен, әсәрнең геройлары белән таныша барып, шатлансалар шатланасың, кайгырсалар кайгырасың. Язучының безгә сугыш-орыш вакытында көчнең гаскәр күплегендә түгел, ә хәрби осталыкта - акыл, тәҗрибә белән эш итүдә икәнлеген аңлатасы килә. Эреле-ваклы бәрелешләр, конфликтлар аерым кешеләрнең эш-гамәлләре белән тыгыз үрелеп бара. Тарихи вакыйгалар мәкерлелек һәм затлылык, хыянәт һәм тугрылык, мәхәббәт һәм нәфрәт, тәхеткә омтылу һәм ватанпәрвәрлек хисләренә кискен каршылыгы белән тыгыз бәйләнгән хәлдә яктыртыла.

Тарихта чынлап та булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган, кискен хәлләргә, көтелмәгән борылышларга бай «Сызгыра торган уклар» романы Албуганың әтисе Тулган тархан урдасына сөенеч алып килүе белән башлана: «Атсыз күлне боз тоткан». Атсыз күлне боз тотуны сөннәр изге, кадерле, кабатланмас вакыйга итеп исәплиләр.

Бу вакыйга кыш якынлашуны - яңа шатлыклар, мәшәкатьле, тик сөенечкә бай вакыйгалар башлануны хәбәр итә. Хәбәрне ирештергән зат чиксез шат, йөзендәге елмаю чаткысы гомер сүрелмәс төсле. Әйе, бу шатлыклы хәбәр, чыннан да, изге. Һәр елны кабатланса да, бу көн - онытылмаслык. Албуга моны белә, сизә, йөрәге белән тоя. Албуга урдада хөрмәтле кеше булуга карамастан, үзен атасы янына кертмәячәкләрен белә. Нинди генә дәрәҗәдәге кеше булса да, бу тыела.

Ханны борчырга ярамый. Кояшның җирдәге углы үз бурычын тулысынча үтәргә тиеш: иртән торып чиста ак киезгә ялан аяклары белән басып, югарыга үз нурларын чәчкән Кояшка табына ул. Кояшның мәңгелек сүнмәс ут булып калуын тели, аның мәрхәмәтенә дога кыла. Ирексездән, күңел горурлык хисе белән тула. Сөн халкының Кояшка табынып көн үткәрүләренә сокланасың. «Кояш - мәрхәмәтле ул, изгелегеннән ташламый», - дип ышану аларны бөек тә иткәндер, күрәсең.

Ниһаять, Албуга әтисе янына керүгә ирешә. Менә алар очраша... Һәм кинәт күңелдә яз уяна. Ата белән ул. Аларның һәрбер хәрәкәтендә эчкерсез бер җылылык, мәхәббәт, сөю сизелә. Албуга йөрәгендә әтисенә карата горурлык хисе уяна, Тулган тархан улын сөеп коча.

«Боз кату» йоласыннан соң роман кышкы ау белән дәвам итә. Сөн дәүләтендә кабул ителгән гадәт буенча, ауны Тулган тархан башларга тиеш. Ау кызып килгән бер мизгелдә, тарханның гомере куркыныч астында кала. Аны котылгысыз үлемнән Албуга коткарып кала. Романда үзәк конфликт ата белән улы - тархан һәм тәхеткә законлы варис Албуга арасында бөреләнә, киңәя һәм тирәнәя барып, гади кешеләрне, югарыгы затларны үз янына тартып китерә, ахырда зур-зур гаскәри берләшмәләрне, бөтен бер ыру-кабиләне кузгалырга мәҗбүр итә. Төрле астыртын эш йөртүләрдән зиһене чуалган тархан Сөн дәүләтенең катгый канунын боза: Албуганы тәхетеннән читләштереп, ерак төбәккә озатырга әмер бирә. Кол кытай кызын кече хатыны дип, аннан туган баланы үз дәвамчысы итеп игълан кыла. Дәүләт тотрыклылыгының нигезе булган кануннарны бозу ил эчендә ризасызлыклар китереп чыгара. Халык акылы әйткәнчә: «Үзара сугыш - дошман илә сугыштан яманрак». Сөн дәүләтендәге таркаулыкны сизеп алган явыз ниятлеләр илне таларга керешә. Туган җиреннән куылып, җиңелеп, хурлыклы хәлгә калган Тулган тархан, изге киңәш эзләп Баргынтай бабага килгәч, ил агасы әрнеп аңа эндәшә: «Нинди киңәш? Элегрәк колак салырга иде ил-көч сүзенә. Инде эш узган. Туйлап, калым түләп алган бичәләреңне таратып бетердең, угланыңны читкә тибәрдең. Илсез-көнсез килмешәкне үз яныңа биеккә утырттың, Сөн иленең бер як кабыргасын дунху алды. Күпме ирләр яуда ятып калды. Әйт, нинди киңәш бирим мин сиңа, Тулган улым»?!

Романда төп идея Албуга углан образы белән бәйләнгән. Беренче китапта ул - тәҗрибәсез яшүсмер. Тәкъдир аны баштан ук кырыс сынауларга дучар итә: әтисе тарафыннан читкә җибәрелә, Кытайга уңышсыз яу вакытында әсир төшә... Мең бәла белән туган җиренә кайтса, таланган, яндырылган газиз ил-йортын күрә... Икенче кисәгендә инде ир-ат буларак ныгыган, ачы тормыш тәҗрибәсеннән кырыслана төшкән Албуга угланга шушы тар-мар китерелгән ватанны торгызу, күңелләренә өметсезлек сарган илдәшләрен азатлык өчен көрәшкә күтәрү бурычы йөкләнә. Иң әүвәл ул гаскәрләрендә ныклы хәрби тәртип урнаштыра, буйсынмасларны хөкемгә тарта, беренче булып дошманнарының өнен алган шомлы сызгыручан ук куллана. Роман ахырында боҗра формасында корылган сюжет әсәрне ачып җибәргән кышкы ау вакыйгасына алып килә. Традиция буенча, ауны илбашы ача. Әмма дөнья һәм вакыт тарафыннан шактый типкәләнгән, бетерешкән тархан үз гомерендә беренче тапкыр тидерә алмый. Бу - хәбәр, бу - символ: картайган тархан көнен генә түгел, идарә итү хокукын да югалткан, дигән сүз. Тарханның вафатыннан соң сөннәрнең илбашчысы булып калган Албуга ватандашларын изге яуга җитәкли. Кайда көч, кайда акыл белән эш итеп, Албуга тархан илне ятлардан чистарта, нәтиҗәдә дошманнарның төркиләр көчен, өстенлеген танымыйча чарасы калмый. Эш шуңа барып җитә ки, төркиләрнең иң көчле сәяси «көндәше» Кытай империясе дә сөннәр белән килешү төзергә, ел саен аларга ясак-калан түләп торырга мәҗбүр була.

Албуга исеме белән бергә без Туйгак алып исемен дә куярга тиеш булабыз. Кем соң ул Туйгак алып? Албуга тархан улы булса да, чынлыкта аңа ата кеше бирергә тиешле тәрбияне, җылылыкны һәм ныклыкны тарханга гомер буе тугры хезмәт иткән, тархан урдасындагы каравыл агасы Туңгак бирә. Туңгак алып үзенең зирәк һәм алдан күреп, уйлап эшләве белән Албуганы көчле сугышчы гына түгел, барыннан да бигрәк акыллы, гадел ил башчысы булырга әзерли.

«Сызгыра торган уклар» романы беренче чиратта нинди авыр шартларда да азатлыкларын, яхшы кояш астында горурланып яшәргә хокукларын саклап кала алган ерак бабаларыбызга рәхмәт хисе булып кабул ителә. Әйе, мәкальдә әйтелгәнчә, «хакыйкать - ачы, ялган - татлы». Ни өчен болай соң әле? Киресенчә булырга тиеш түгелме соң? Әллә мәкальне дөрес укымадым микән, дип, китапны тагын бер тапкыр ачып карадым. Юк, дөрес икән! Мәкальнең мәгънәсен аңларга тырыштым. Чыннан да, безнең тарихыбызны элек җиде кат йозак астында саклаганнар, тарих турында искә төшерү дә ярамаган, аны яшергәннәр. Менә шуңа да инде «хакыйкать - ачы, ялган - татлы» мәкале килеп чыккан.

Татар милләте җанына бөтен барлыгы белән береккән Нурихан ага Фәттах моннан ярты гасыр элек башлаган иҗат юлыннан ышанычлы адымнар белән баруын дәвам итә: тарихның галим-академиклар керә алмаган, капкасын кагарга да җөрьәт итмәгән ерак дәверләрендә йөри, милли вәзгыятьтән гыйбрәт вә үрнәк дәресләре бирә. Татарлар - иң ерак заманнарда ук дәүләт булып көн күргән мәдәниятле, горур халык. Гасырлар буе үз йолаларын саклыйлар алар, гореф-гадәтләрен югалтмыйлар. Шуның белән без - горур халык, бөек нәсел. Ирексездән, күңелемә Тукай сүзләре килде: «Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез!»

Илдар Юзеев -яшьлек һәм батырлык җырчысы

Батырларга бай ул безнең заман,
Адым саен бездә батырлык.
Матурлыкка бай ул безнең заман,
Адым саен бездә матурлык.

И. Юзеев.

Яшьлек - кеше гомеренең кабатланмый торган гүзәл һәм шул ук вакытта иң җаваплы бер чоры. Бер яктан яшьлекне сандугачлы бакчалары, ал таңнары белән җиңел бәхет үзенә тартып, кызыктырып тора. Ә икенче якта - авыр юллар романтикасы, кырыс тормыш реализмы. Яшьлек сүзе белән бик тыгыз бәйләнештә торучы гүзәл хис бар. Ул - мәхәббәт!

Сөю - илаһи көч, әле беркем
Янмый чыгалмаган ул уттан.
Көл булганнар җырга, кол булганнар
Ил-йорт каһәренә юлыккан, -

дип язды татар халкының күренекле шагыйре Илдар ага Юзеев. Гомумән, аның кайсы гына шигырен алып карама, аннан яшьлек исе, мәхәббәт, яз исе бөркелә. И. Юзеев шигырьләренә, аның шигърият дөньясына битараф калу мөмкин түгел. Чөнки шагыйрь үзе битарафлыкның ни икәнен дә белми, аның өчен бу төшенчә, гомумән яшәми дә торгандыр кебек. Хәер, гашыйкларның барысына да хас уртак сыйфат бит инде бу. Ә И. Юзеев - гашыйк шагыйрь! Җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә, Идел һәм Агыйделкәйләргә гашыйк. Шуңадыр, аның күп төсмерле, кыр чәчәкләредәй гади һәм саф шигърияте бар нәрсәдән бигрәк яшьлек рухын чагылдырып килә. Яшьлек, мәхәббәт һәм яз... Мөгаен, шагыйрь өчен шигърият кенә түгел, тормыш үзе дә нәкъ менә шушы төшенчәләрдән башланадыр. Аның җырлары да, моңнары да, хыял-омтылышлары да, бар нәрсәдән бигрәк, яшьлек, мәхәббәт, яз турында. Мәңгелек яшьлек, мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек яз турында...

Илдар Юзеев турында күренекле шагыйрьләребезнең берсе булган Сибгат Хәким: «Илдарның иҗаты башыннан ахырына кадәр яшьлек нурында, аның чордашларыннан бу теманың стихиясенә кереп, үзенең тәмам романтикасына әйләндергән башка шагыйрь дә юк. Ул картайганчы яшьлектән айный алмый торган шагыйрь булып калачак», - дип язды. Әйе, нәкъ менә айный алмый торган. Илдар Юзеев... Бу исем үзе үк моң, шигърият. Аның яшьлек ярсулары, мәхәббәт һәм мәңгелек яз турындагы хисләре йөрәгенә һәм хәтта шигырьләренә дә сыешмыйдыр кебек. Юкка гына «Мәхәббәт, син мине нишләттең?..» - дип өзгәләнми шагыйрь.

Күпме еллар бер-бер артлы үтелүгә, тормыш йомгагы сүтелүгә дә карамастан, Илдар Юзеев һаман да шул ук 17-19 яшьлек егеттер, һаман да яшьлек сукмакларын таптыйдыр кебек тоела. Менә шушы сыйфаты, шушы үзенчәлекләре белән чордаш каләмдәшләреннән нык аерылып тора. Аның шигырь-поэмаларына, драмаларына яшьлек дәрте, эчкерсезлек, мөлаем лиризм һәм самимилек хас. Аның иҗатын башка шагыйрьләрнең иҗаты белән бутау һич мөмкин түгел.

И. Юзеев олы поэзиягә яшьлекнең күркәм сыйфатларын, матур бүгенгесен һәм тагы да гүзәлрәк киләчәген романтик биеклеккә күтәреп җырлаган әсәрләре белән керде. «Мәхәббәт китабы» - шагыйрьнең кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, хисләр, кичерешләр турында «Таныш моңнар»да ук башлаган киеренке уйларының фәлсәфи-этик нәтиҗәсе, идея-эстетик үсешенең билгеле бер йомгагы. И. Юзеевның бу әсәре «Кыйссаи Йосыф» поэмасының дәвамчысы дисәк тә ялгышмабыз, мөгаен. «Мәхәббәт китабы»ның күп санлы геройлары кешенең иң тирән көчләрен хәрәкәткә китерә, бөтен барлыгын били торган хис алдында имтихан тота. Бу - мәхәббәт. Поэмада олы кичереш үзенең беренче яратуыннан алып, тарих, мәкерлек, явызлык, алдау сынауларын үтеп, «телдән төшми торган иң борынгы моңлы җыр сыман» безнең көнгә - XXI гасырга ук килеп җитә. Шагыйрь уй-хисләрнең иң җылысын эзләп, мәхәббәтнең башын һәм ахырын табу нияте белән юлга чыга. Кемнәрне, нинди язмышларны очрата соң ул бу сәяхәтендә? Берәүләргә мәхәббәт биниһая шатлык, шашкынлы ләззәт, бәхет, сөенеч алып килсә, икенчеләргә хәсрәт, кайгы китерә. «Сөю патшаны - кол, колны патша иткән, туңган бозлы йөрәкләргә мәңге сүрелмәслек ут төрткән.»

Авыр елларда суык тидереп, яшьли дөнья куйган Фәнүдәнең мәхәббәте җанны тетрәтә, Заһир белән Таһирә мөнәсәбәте кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә ышаныч, якты хис уята, читтә яшәп тә бер-береңә тартылып тору мөмкинлегенә инандыра. Аларның мәхәббәтен дуслык, идеал уртаклыгы җылыта.

«Яшьлеккә хат», «Югалту», «Унбиш яшьлек әни» бүлекләре төрле вакыйгалар тәэсирендә югалган мәхәббәт, бозылган гаилә тарихларын безнең хөкемгә чыгара.

И. Юзеев үзен «мәхәббәтнең археологы» дип яза. Чыннан да, һәр кешедә дә була торган олуг хис эчендә казына ул. Шагыйрь гүзәл тойгыны олылый, күтәрә, аңа лаеклы була алмаган, үзен тапмаган шәхесләрне хурлык тактасына кадаклый. Шагыйрь мәхәббәт сынавының кеше яшәешендә төп имтиханнарның берсе икәнен раслый алган. Бу хис ике йөрәкнең бәйләнүенә генә кайтып калмый, туган илгә, җиргә, дуслыкка, тыныч тормышка мөнәсәбәткә барып тоташа.

И. Юзеев үзенең шигырьләре аша ничектер безгә дә киңәш бирә кебек. Мәсәлән, «Миләүшә» поэмасында ул сөйгәненә мәхәббәтен әйтә алмыйча, авызына «су кабып» йөргән Шамилгә дусларча мондый киңәш бирә:

Җитәр инде, Шамил, озак йөрдең,
Озак яндың яшерен хис белән.
Я, егет бул, йөрмә газапланып,
Белдер хисләреңне кич белән...

Быргы кычкыртып, гармун тартып кына сәфәргә чыккан өч яшүсмернең язмышы җиңелләрдән булып чыкмый. Өч яшүсмер, өч төрле язмыш... Әйе, сүз «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы турында бара. Әсәр үзенең җитди, тормышчан проблемалары белән уйландыра. Шигырьдә әле кәккүк образы да бар, ул киңәшче ролен үти:

Сезнең алда ике юл бар,
Теләсә кайсын сайлагыз
Үзегез! -ди кәккүк.

Мәхәббәт белән батырлык, яшьлек белән үлемсезлек һәрвакытта бергә атлыйлар. «Фәрит-Фәридә» поэмасында И. Юзеев шул хакта уйлана. Поэма романтизм белән сугарылган. Мәсәлән, күгәрчен төрмәдә утыручы яшьләр арасында хат йөртә, туган табигать яшьләрнең җырын үз канатында еракларга илтә. Фәритеннән аерып торган төрмә стенасын Фәридә биек тау, бозлы карурман итеп күрә. Табигать күрке ак каен, иң әүвәл үзенең нәфис күлмәген чибәр кыз Фәридәгә салып бирә, Фәридә батырларча һәлак булгач, каен ак күлмәкне, аның төсе итеп, үзендә калдыра.

«Авылым легендасы»нда шагыйрь дан һәм рухи үлемсезлек чыганаклары турында уйлана. Туган иле, сөйгән халкы өчен һәлак булган Кәрам - авылдашлары өчен үлемсез, ул - мәңгелек. Кеше күңелендә мәңге саклану, үлемсезлек, дан бары тик батырлыктан, яхшы кеше булудан гына килә бит. Кәрам нәкъ менә шундый кеше була.

Шагыйрь бик еш сугыш темасына кагыла, чөнки аңың балачак, яшьлек еллары шул елларга туры килә. Ул халкыбызның күренекле шәхесләре: Ф. Кәрим, Мөҗәй, М. Җәлил турында да яза.

«Язылмаган поэма»да ул Мөҗәй турында сөйли. «Соңгы сынау» поэмасында Муса Җәлил турында яза. Якын кешеңә чәчәк бүләк итү традициясе бөтен халыкларда да бар. Шагыйрь шул йоланы үзгәртә, баета, сөйгәненә ядкәр итеп гөлләр алмый, чөнки алар шиңәчәк. Ул яратканына җыр бүләк итә:

Җырлар бирәм,
Гүзәл җырлар бирәм,
Җил дә алмый
һәм кырау да тими аларга, -

дип яза ул «Җырлар бирәм» шигырендә.

И. Юзеев - халык теленнән төшми торган уңышлы җырлар авторы. Аның бик күп сүзләренә көйләр иҗат ителгән. Кеше шатлыгы өчен сөенү - романтик омтылыш, дөнья язмышы өчен борчылу, шәхес бәхете турында уйлану изге моң уята. Илдар ага үзенең иҗат җимешләре ярдәмендә безнең әдәбиятыбызны күпкырлы итте, баетты. Ул моның белән хуплауга, игътибарга лаек.

Аның шигырьләре һаман язылып торсын иде. Үзенең күпкырлы иҗаты аша безнең күңел чишмәләребезне сафландырып, чистартып торсын иде!!!

Аның саф салкын сулы чишмәсе ташлар арасында буталмасын!

Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә мәгърифәтчелекнең чагылышы

XIX йөзнең соңгы чирегендә татар әдәбиятында аеруча үсеш күренә. Яңа темалар, яңа жанрлар барлыкка килә. Мәгърифәтче язучылар матур әдәбият ярдәмендә халыкны тәрбияләү бурычын куялар. Иҗтимагый һәм әхлакый зарарлы күренешләрне, наданлык һәм фанатизмны тәнкыйть иткән, аң-белем һәм һөнәр кирәклекне пропагандалаган әсәрләр языла.

Муса Акъегет яңа әдәбиятның беренче сандугачы булып тора. Ул - татар тормышын яктырткан беренче реалистик роман авторы. Аның «Хисаметдин Менла» повесте 1886 нчы елда Казанда университет типографиясендә басылып чыга. Повесть заман темасына язылган. Аның сюжеты нигезендә искелек белән яңалык көрәше ята. Бу көрәш әсәрдә уку-укыту һәм гаилә-көнкүреш мәсьәләләре фонында күрсәтелә.

М. Акъегет бу әсәрендә кешенең азатлыкка омтылышын бик югары куя. Хәнифә образы һәм аның язмышы аркылы автор ул чордагы татар җәмгыятендә әһәмиятле булган икенче бер проблеманы - хатын-кыз азатлыгы проблемасын күтәрә. Хәнифә, ата-аналарының, үзен чолгап алган, ул вакытта чиксез көчле булган иске тормыш традицияләрен җимереп, үз язмышын үзе хәл итә.

Әсәрдә автор, ул чорда уку-укыту һәм тәрбия өлкәсендә хөкем сөргән иске тәртипләрне, дини фанатизм гына таратучы мәктәпләрне кире кагып, тормыш өчен кирәкле белемнәр бирә торган уку йортларын яклап чыга. Мәктәп ишекләре бай балаларына гына түгел, бәлки бөтен балаларга ачык булырга тиеш дигән карашта тора.

1880 нче еллар уртасыннан мәгърифәтчелек әдәбиятның төп иҗат методы булып китә. М. Акъегетнең «Хисаметдин менла» әсәрендә дә бу шактый урын ала. Автор, беренчеләрдән булып, үз заманының реаль тормышына мөрәҗәгать итә, мәгърифәтчеләргә хас күп кенә актуаль мәсьәләләрне күтәрә. Алар арасында иң әһәмиятлесе - заман герое. Яңа әдәбият яңа геройлардан башлана. Мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты тормышны һәм шәхесне яхшыртуның төп чарасын мәгърифәттә күргән һәм аның өчен көрәш байрагын күтәргән укымышлы геройны игътибар үзәгенә алды. М. Акъегетнең менласы - нәкъ менә шундый образларның берсе. Әдип аның асыл сыйфатларын мәгърифәткә омтылуында, шәхес иреге өчен көрәш байрагын күтәрүендә, эшлекле булуында һ.б. күрә. Хисаметдин менла образында Муса Акъегет үз заманының күп кенә уңай идеалларын чагылдырып бирүгә ирешә. Төп герой кешенең байлыгына, дәрәҗәсенә карап эш итми, хәтта үзенең шәхси интересын да беренче урынга куймый, бәлки башка кешеләр тормышын кайгырта. Әсәрдә ул үзен гади халыкны агарту эшенә багышлаучы уңай персонаж итеп сурәтләнә. Хисаметдиннең бу эшчәнлеге авылда балалар укытуында һәм, тирә-яктагы авылларга чыгып, фән китаплары таратып йөрүендә күренә. Әсәрдә эшчәнлек мактала, эшлекле булырга кирәк диелә.

Хисаметдиннең тышкы портреты да, эчке уй-хисләр дөньясы да бик күркәм итеп бирелә. Ул - эчкерсез, олы җанлы, саф күңелле кеше. Күңел түрендә яткан иң зур изге тойгысы - үз халкын, милләтен ярату. Герой халыкка хезмәт итүне, мәгърифәт ярдәмендә аның тормышын җиңеләйтүне иң зур максаты итеп куя. Милләткә хезмәт итү идеясе башка геройлар һәм образлар аша да күрсәтелә.

М. Акъегет яңа чор прозасының оригиналь әсәре «Хисаметдин менла» белән татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмының метод буларак яши башлавын раслады.

Мәгърифәтчелек реализмы - реалистик сәнгатьнең бер этабы ул. Дидактик тенденциялелек, публицистик рух белән язу, уңай персонажларны идеаллаштырып бирү - шулай ук мәгърифәтчелек реализмы әдәбияты өчен хас билгеләр. Без бу билгеләрне «Хисаметдин менла» повестенда ачык күрәбез, һәм шуның өчен дә аны мәгърифәтчелек реализмы методы белән язылган әсәр дибез.

«Хисаметдин менла» әсәре татар мәгърифәтчелек реализмы прозасы тууның төп закончалыгын - аның, заман тормышына борылып, чынбарлыкны мәгърифәтчелек карашларында торып гәүдәләндерүдә башка әдәбиятлар тәҗрибәсен милли әдәбият һәм халык иҗаты традицияләре белән бергә файдалануын күрсәтә. Болар XIX гасырның соңгы чирегендә татар әдәбиятында яңа прозаның үзенә тулы хокук алып яши башлавы турында сөйли. Муса Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте әдәби сөйләмнең эзлекле, сәнгатьчә яңгырашлы һәм эмоциональ булуы белән аерылып тора. Әсәрдә татар халкының көнкүрешенә, милли гадәтләренә бәйләнешле тасвирлауларга игътибар ителә. Язучы көндәлек тормыш һәм мәхәббәт мәсьәләләрен сурәтләгәндә кешеләрнең эчке кичерешләрен ачык чагылдыра торган тел-стиль чараларына мөрәҗәгать итә, шул чорның язма сөйләменә хас үзенчәлекләр җанлы сөйләм элементлары белән кушыла.

Бу романның тарихи әһәмияте - барыннан да бигрәк татар прозасының милли тормышын сурәтләүгә йөз белән борылып, мәгърифәтчелек реализмы баскычына күтәрелүен күрсәткән беренче әсәр булуында. Повесть үз заманының актуаль, прогрессив идеяләрен чагылдыра, феодаль-патриархаль яшәешкә, тормыш-көнкүрештәге, уку-укытудагы иске тәртипләргә каршы күтәрелеп килгән хәрәкәтне әдәби образларда гәүдәләндерә. Моңа үз вакытында рус матбугаты да игътибар иткән.

«Хисаметдин менла» үзенең тарихи әһәмиятен бервакытта да югалтмый торган әсәр. Күп кенә әсәрләр өчен ул үрнәк, өлге булып хезмәт итте. Романның үзәгенә куелган халык язмышы мәсьәләсе, милли прогресс идеяләре хәзерге заман проблемалары белән дә бик аваздаш.

Повесть бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятлелеген югалтмый. Милләт язмышын, искелек һәм яңалык көрәшен, мәгърифәтчелек фикерләрен үзәккә куйган әсәр үзенең тормышчанлыгы, яңа тип каһарманнары, тәнкыйди рухы белән татар әдәбиятында яңа тормыш ачып җибәрде.

Без үзебез дә милләтебез язмышы белән кызыксынырга тиешбез. Үз халкыбызга хезмәт күрсәтергә кирәк. Эшлекле, белемле, һөнәрле һәм әхлаклы шәхесләр булып формалашырга һәм тормышта яшәү өчен дөрес юлны сайларга тиешбез.

Габделҗәббар Кандалый - мәхәббәт жырчысы

Шагыйрь Габделҗәббар Кандалый исеме иҗатының бер өлеше белән киң җәмәгатьчелеккә күптәннән мәгълүм инде. Шул мәгълүм өлештән генә чыгып та, шагыйрьнең язу осталыгына сокланып, аның әдәбият үсешенә керткән бәхәссез яңалыгын ихлас күңелдән тәкъдир итә килделәр.

Габделҗәббар Кандалый мирасының дөньяга чыгу һәм галимнәр игътибарын җәлеп итә башлау факты XIX йөзнең урталарына туры килә. Галимнәрнең, әдәбиятчыларның күмәк тырышлыклары нәтиҗәсендә, иң мөһиме - Кандалыйның үз мирасы киң таралуы аркасында, шагыйрь хакындагы бүгенге белемебез элгәреге белән чагыштырганда күпкә төгәлләнә, байый төшә.

Г. Кандалый әсәрләрен укып, без аның киң карашлы, туры сүзле, кыю булганын, тормышны, әдәбиятны яхшы белгәнен күрәбез. Ул шигырьләр һәм поэмалар иҗат иткән. Әсәрләре телдән-телгә, кулдан кулга күчкән. Шагыйрьнең шигырь һәм поэмаларын укып, без ул яшәгән чорны, мохитне күз алдына китерәбез. Бу әсәрләрнең түрендә кешеләрнең уйланулары, тирән кичерешләре ята.

Кешелек дөньясының төп юлдашы, асыл сыйфатлары булып мәхәббәт санала, шуңа да ул элек-электән бик күп әсәрләрдә, шигырьләрдә урын алган, бик күп җырларда җырланган. Г. Кандалыйның бик күп шигырьләре һәм поэмалары мәхәббәт хакында - гашыйкларның рухи халәтен, сөйгән ярларының гүзәллеген, тирән мәхәббәт хисләрен тасвирлый. Шагыйрьнең лирик герое сөйгән кешесен җаны дәрәҗәсенә күтәреп, бергә булуларын таҗ тәхетләрдән дә өстен куя:

Миңа синнән бүтән ярлар кирәкмәс,
Миңа синсез бу тәндә җан кирәкмәс.

Габделҗәббар Кандалый еш кына гашыйк парларның мөнәсәбәтләрен Йосыф-Зөләйха мәхәббәте белән тиңли. Мәхәббәт темасын яктыртканда охшашлыклар, кабатланулар булуы табигый хәл. Бик күп мәхәббәт әсәрләрендә сөйгән ярны хур кызы, аның йөзен кояш, тешләрен энҗе, зифа буен тал чыбыгы, татлы сүзен шикәр-бал белән чагыштырулар булган һәм ул Г. Кандалый иҗатында да урын алган. Г. Кандалыйның лирик герое үзе кебек тынгысыз, эзләнүчән, киң табигатьле, олы җанлы зат. Шагыйрь татар хатын-кызларының мәхәббәтен романтик югарылыкка куеп, аларны олы, бөек, әхлаклы шәхес, югары белемле зат итеп күрсәтергә тели.

Шагыйрь мәхәббәт темасын яктыртканда төрле детальләр куллана һәм татар тормышына хас күренешләр, вакыйга-хәлләр күз алдына килеп баса. Мондый күренешләр Г. Кандалыйның «Җәмиләкәй» шигырендә, «Сәхипҗамал» поэмасында тирән бирелгән. «Сәхипҗамал» поэмасында Сәхипҗамал исемле бер чибәр кызның күркәм сыйфаты, гашыйк егетнең кызга булган олы мәхәббәте оста гәүдәләнеш тапкан. Бу ике гашыйкның төп максаты - бергә булу, матур гаилә кору.

Г. Кандалый үзеннән көлергә курыкмаган эчкерсез, киң күңелле әдип. Ул үзенең мәхәббәт хисләрен кешеләрдән яшерергә уйламый да. Киресенчә, кызларга язган хатларын, кулъязма хәлендә, башкаларга бирә. Башкалар аларны күчереп алалар да тагын кулдан кулга өләшәләр. «Кыйтга» дип исемләнгән бүлекчәләрендә Кандалый үз әсәрләренең Өфегә, Казанга, Сембергә, Саратовка, Сарапулга, Самарага, Буага һ.б. шәһәрләргә таралуы турында яза. «Бу гашыйклык бәетләрен олуглар укый уңгайда», - ди ул. Шуңа күрә бу хатларның эчтәлеге автор һәм Сәхипҗамал, автор һәм Бәдига, автор һәм Фәрхи мөнәсәбәте белән генә чикләнми. Поэма-хатларында Кандалый, беренче чиратта, үзенең укучысы белән диалогка керә. Укучыларын истә тотып, үзенең лирик героен да, лирик герой яраткан кызларга да бәя бирә. Автор буларак, лирик героеның мәхәббәтенә соклана һәм шул ук вакытта аңардан рәхәтләнеп көлә.

Кайчандыр Г. Кандалый: «Ни язганым, ни дигәнем - җәелеп беткән илләргә», - дип язган иде. Ул хаклы. Аның бу сүзләре узган гасырда гына түгел, бүгенге көндә дә бик урынлы яңгырый.

Файдаланылган әдәбият

Б о й к о М. Сочинение по литературе в средней школе. - К.: Радяньская школа, 1973.

Глазунова А. Письменные работы по литературе. - М.,1961.

С чего начинается Родина? Сборник школьных сочинений. - М.: Молодая гвардия, 1971.

Львов М. Работа над сочинениями в начальных классах. - М., 1971.

Туберовская Я.О. Картиналар янында кунакта. - Казан, 1967.

Теория и практика сочинений разных жанров. Под редакцией Ладыженской Т. и Зепаловой Т. - М., 1970.

Гайфуллина Т. IV-V сыйныфларда .укучыларның сөйләм һәм язу телен үстерү алымнары //Совет мәктәбе. - 1973. - №3.

Сәйфетдинов Р. V сыйныфта сочинение яздыру һәм анализ ясау //Совет мәктәбе. - 1977. - №2.

Морозова Н. Учимся писать сочинения. - М.: Просвещение, 1987.

Повторение и обобщение при подготовке к экзаменам по русскому языку. - М.: Просвещение, 1988.

Сочинение. Практическое руководство. - М.,1994.

Школьные сочинения. Как их писать? - Самара, 1995.

Учебное издание

Хабибуллина Закира Нуриевна

Миннуллина Раушания Вагизовна

Учимся писать сочинение

(Методика и образцы)

(на татарском языке)

Компьютерда җыюче О.В. Фофанова

Битләргә салучы А.Ш. Насыров, Л.В. Гаврильчук

Җыярга тапшырылды 5.05.02. Басарга кул куелды 10.09.02.

Форматы 6090 1/16. Типография кәгазе №1. "Таймс" гарнитурасы.

Офсет басмада. Нәшер-хисап табагы 12. Тиражы 5000 данә. Заказ С-95.

"Яңалиф" нәшрият йорты.

420088. Казан, Ак. Губкин ур., 50. Тел.: (8432) 72-55-73.

ДУП "Полиграфия − нәшрият комбинаты"

420503. Казан, Бауман ур., 19.


© 2010-2022