• Преподавателю
  • Другое
  • Урок татарского языка по теме Совершенствование лексико-грамматических навыков по теме «Гүзәлем – Яр Чаллы»

Урок татарского языка по теме Совершенствование лексико-грамматических навыков по теме «Гүзәлем – Яр Чаллы»

     Дәрес - экскурсия.7 нче сыйныфның рус төркемендә «Гүзәлем – Яр Чаллы» тексты буенча лексик-грамматик  күнекмәләрне камилләштерү дәресе эшкәртмәсе.Максат:1. Белем бирү максаты:  -өйрәнелгән фигыль формаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.2.Үстерү максаты:  - укучыларның  анализ ясый, белемнәрен гомумиләштерә һәм билгеле  бер системага  сала, исбатлый һәм  аерым  фикерне  кире  кага  белү, арадан  иң  мөһим  мәгълүматны , иң мөһим эшне  сайлап  ала  белү  күнекмәләрен үстерү.3. Т...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



7 нче сыйныфның рус төркемендә

«Гүзәлем - Яр Чаллы» тексты буенча

лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе эшкәртмәсе



Укытучы: Сәлимгәрәева Ләйсинә Илгиз кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

35 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе




Тема: «Гүзәлем- Яр Чаллы» тексты буенча лексик -грамматик күнекмәләр камилләштерү.

Дәрес тибы: ЛГКК

Максат:

1. Белем бирү максаты: -өйрәнелгән фигыль формаларын сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

2.Үстерү максаты: - укучыларның анализ ясый, белемнәрен гомумиләштерә һәм билгеле бер системага сала, исбатлый һәм аерым фикерне кире кага белү, арадан иң мөһим мәгълүматны , иң мөһим эшне сайлап ала белү күнекмәләрен үстерү.

3. Танып- белү максаты: Чаллы шәһәре тарихы турында мәгълүмат бирү.

4.Туган як, туган шәһәр тарихы турында күбрәк белүгә омтылыш, патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлау. Татарстан картасы, Яр Чаллы шәһәре күренешләре, Чаллы турында җырлар, маршрут картасы, саннар һәм биремнәр язылган карточ-калар,трамвай рәсеме, магнитофон, хәл фигыльне куллануның терәк табли-

цасы.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Унай мотивация тудыру. Хәлләрен сорашу.

II.Актуальләштерү.

-Дуслар, бүгенге дәрестә без сезнең белән «Гүзәлем- Яр Чаллы » тексты буенча сәяхәт итәрбез. Максатыбыз «География», «Математика», «Тарих», «Татар теле», « Әдәбият» тукталышларын үтеп, «Ял паркы» на барып җитү.Ә анда безне сюрприз көтә.Сәяхәтебез кызыклы һәм күңелле үтсен өчен, сезнең актив, тырыш булуыгызны сорыйм.

Дәресебезнең девизы: Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.

- Дусларым, сәяхәтебезгә нинди транспорт белән барырбыз икән? Әйдәгез, менә бу шигырь-табышмакны чишеп карыйк әле.

Ә менә бу …

Утырып йөрергә уңай.

Көн дә ул безне йөртә,

Кирәк җиргә өлгертә.

Билетыңны алуга

Чык син хәерле юлга.

(җавап табыла, рәсем күрсәтелә)

-Әйе, бу трамвай.Ә трамвайга утыру өчен нәрсә кирәк? (билет)

III. Өй эшен тикшерү.

- Әйе, сез өйдә билетларга акча алып килергә тиеш идегез. Сезнең акчаларыгыз- мәкальләрегез.Хәзер сез аларны әйтерсез ,ә мин билетлар өләшермен.( текст ахырындагы сорау № лары бирелә)

-Молодцы. Димәк сәяхәткә барыбыз да барабыз. Ә юлда күңелсез булмасын өчен җырлар тыңларбыз.(магнитофон)

IV. Текст буенча эш.

1. -Укучылар, без «Мәктәп» тукталышыннан юлга чыгабыз. «География» (слайд №) тукталышына тизрәк барып җитү өчен, трамвайга энергия кирәк.Ул энергияне без, биремнәргә дөрес җавап биреп, табарбыз.

1нче бирем. Ситуатив күнегү.

-спроси у друга, где находится г.Н.Челны;

-скажи, что наш город расположен на берегу реки Кама;

- Скажи, что в Н.Челнах выпускаются автомобили КамАЗ;

-скажи, что на месте нашего города были деревни: Элеваторная гора, Красные Челны, Рябинушка, Орловка,Сидоровка;

2нче бирем. Татарстан картасыннан Яр Чаллы шәһәрен табып, күрсәтегез.

2. -Бик яхшы, без «Математика» тукталышына килеп җиттек. Монда да безгә биремнәр үтәргә кирәк булыр.

- Бу саннар нәрсә турында сөйли икән? ( карточкалар күрсәтелә яки слайд )

1626-( Чулман буенда яңа авыл барлыкка килә)

1930-(Чаллыга шәһәр статусы бирелә)

80- (нән артык милләт кешесе яши)

1969- (КамАЗ заводы төзелә башлый)

000 001- (1нче машина номеры)

1976- (1нче КамАЗ машинасы конвейердан төшә)

500 000- (нән артык кеше яши)

2030- (шәһәргә 100 ел була)

381-( быел шәһәргә 381ел)

3. -Молодцы, шулай итеп без «Тарих» тукталышында. Хәзер билет №№ буенча сорауларга җавап бирәбез.(слайд)

( текст ахырында бирелгән сораулар буенча эш)

4. - «Татар теле» тукталышына да килеп життек. .(слайд )

1нче бирем. Үткән заман хикәя фигыльләре булган җөмләләрне укыгыз.

2нче бирем. Соңгы җөмләне киләчәк заманда әйтегез.

3нче бирем. Хәл фигыльнең мөмкин булган төрен кулланып

җөмләләрне берләштерегез.

-1626 нчы елда авылга нигез салына. Халык игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

-1930нчы ел җитә. Чаллы шәһәре урынында авыл булган.

- Бөек Ватан сугышы башлана. Чаллы халкы фронт өчен икмәк үстерә.

- Сугыш бетә. Шәһәрнең яңа тарихы башлана.

- КамАЗ заводлары төзелә башлый.Төрле җирләрдән егетләр-кызлар җыела башлый.

-Йортлар төзи башлыйлар. Кешеләр палаткаларда яшиләр.

(җөмләләрне дәфтәргә язарга мөмкин)

5. Әкрен-әкрен без соңгы тукталышка да якынлашабыз.Әгәр «Әдәбият» тукталышы биремнәрен дә дөрес үтәсәк, безне сюрприз көтә. (слайд )

1нче бирем. Дөресме, ялгышмы?

- Чаллы -борынгы шәһәр.

- Аңа 1626 нчы елда шәһәр статусы бирелә.

-Шәһәргә Минзәлә крестьяны нигез салган.

- Монда КамАЗ машиналары чыгарыла.

-Элек халык игенчелек белән шөгыльләнгән.

- Бүген монда 1000 кеше яши.

2нче бирем. Татарчага тәрҗемә итеп языгыз.

Набережные Челны-древний город.

До революции люди занимались животноводством и земледелием.

Челны становится городом.

После войны начинается новая история города.

Начинают строить автомобильный завод.

Город растет.

Современные Челны.

3нче бирем. 2нче бирем пунктлары буенча текстның эчтәлеген сөйләп карагыз.

-Менә без «Ял паркы»на да килеп җиттек. (слайд )

Хәзер сезгә сез яраткан җырны сыйныфташыгыз Диана башкарыр . Без ял да итәрбез бүгенге дәрестәге җавапларыгыз өчен билгеләр дә куярбыз.( яки :Балалар В.Фәтехова башкаруында «Туган як» җырын тынлыйлар.)

V. Йомгаклау.

- Дуслар, без бүгенге дәрестә кая сәяхәт иттек? Ничек эшләдек?( тирләп)

- Чаллы шәһәре - нинди шәһәр?

- Сиңа Чаллы шәһәренең кайсы урыны ныграк ошый?

Өй эше.1.Текстның эчтәлеген сөйләргә.

2. «Шәһәрнең мин яраткан урыны» темасына чыгыш әзерләргә.

© 2010-2022