Разработка урока Татарстан елгалары буенча сәяхәт

Данная разработка предназначена для проведения в 5 классе русскоязычной аудитории. Тип урока - урок формирования лексических навыков по теме "Татарстан елгалары". Урок проводится в форме путешествия по рекам Татарстана. Несколько команд отправляются в путешествие на своих кораблях. Преодолевая преграды (задания) они продвигаются вперед. В конце участников ждет сюрприз. Разработка полностью соответствует современным требованиям к уроку.
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



Татарстан елгалары буенча сәяхәт




Хәзерләде: Мельникова Г.Д.

Яр Чаллы шәһәре 53 нче

урта мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучысы




Дәреснең темасы: "Татарстан елгалары буенча сәяхәт»

Дәреснең максаты: темага бәйле рәвештә лексик материалны өйрәнү.

Бурычлар:

1.Белем бирү:

  • Өйрәнгән лексик-грамматик материалны кабатларга;

  • Яңа лексик материалны өйрәнергә.

2. Үстерү:

  • укучыларның фикерләүләрен, хәтер, игътибарлылыкларын үстерергә;

  • сөйләм телләрен үстерергә.

3. Тәрбияви:

  • укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүгә шартлар тудырырга;

  • дуслык, бердәмлек, ярдәм итә белү кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә;

  • укуга җаваплы караш булдырырга.

Җиһазлау:

Видеопроектор, компьютер, презентация, борт журналлары, укучылар өчен елгачылар формалары, су анасы өчен костюм.

Дәреснең тибы: темага бәйле рәвештә лексик күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес формасы: дәрес-сәяхәт.

Дәрес барышы

I. Уку эшчәнлегенә теләк уяту этабы.

1. Исәнләшү:

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, укытучы апа!

2. Деҗур укучы белән әңгәмә.

3. Дәрес мәсьәләсен кую.

Укытучы:

-Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән исем ясагыч кушымчаларны өйрәнгән идек. Тактага карагыз әле, анда исем ясагыч кушымчалар белән ясалган сүзләр язылган. Әйдәгез, ул сүзләрне русчага тәрҗемә итик.

Тактага язылган сүзләр:

Тәрбияче - воспитатель

Җырчы - певец

Балыкчы - рыбак

Баянчы - баянист

Елгачы - речник

II. Белемнәрне актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр урыннарны билгеләү максаты белән оештырылган уку эшчәнлеге этабы

Бу сүзләр арасыннан кайсы сүз сезгә таныш түгел?

Бу сүз нинди өлешләрдән тора?

Сүзнең тамыры елга сүзе, -чы - исем ясагыч кушымча.

Елга сүзе ничек тәрҗемә ителә?

Река.

III. Авырлыкның сәбәбен һәм урынын ачыклау этабы

Сүзләрне ничек тәрҗемә итүегезне адымлап сөйләгез эле.

Кайсы адымда авырлык туды?.

Бу авырлыкка нәрсә сәбәп булды?

IV. Авырлыктан чыгу проектын төзү этабы

Татарстанда нинди елгалар бар?

Волга, Кама, Вятка, Белая и т.д.

Ә аларның татарча атамалары ничек икән? Гомумән, Татарстан елгалары турында сез нәрсәләр беләсез?

Татарстан елгалары турында күбрәк белү өчен без сәяхәткә чыгарбыз. Шуңа күрә бүген безнең дәресебезнең темасы

"Татарстан елгалары буенча cәяхәт".

Безнең максат (цель): Татарстандагы елгаларның атамаларын, алар турындагы мәгълүматны өйрәнү.

V. Төзелгән проектны тормышка ашыру этабы

"Сәяхәткә чыгу"

Корабларга утыру.

Укытучы:

-Укучылар, картага карагыз әле. Татарстанда нинди елгалар бар икән? Сез аларны беләсезме? Идел елгасынна тыш Татарстанда Ик, Белая, Вятка дигән елгалар да бар икән. Сәяхәтебезне без шул елгалардан башларбыз. Без инде 3 төркемгә бүлендек, ә нинди елга буенча сәяхәт итүебезне жирәбә билгеләр.

(Жирәбә үткәрү).

Укучылар, корабларга утырдык. Сәяхәтебезне башлыйбыз. Тик сәяхәтебез барышында безгә каршылыклар очрар. Аларны үтәр өчен сез төрле биремнәр үтәрсез. Ә сәяхәт ахырында сезне сюрприз көтәр. Хәерле сәгатьтә!

Укучылар, сезнең алдыгызда борт журналлары ята. Сәяхәт дәвамында сез аларны тутырыгыз. Аның беренче битендә ике графа бар. Беренче графага сез инде белгән мәгълүматларны языгыз. Икенче графага бу дәрестә белгәннәрегезне язып барыгыз.

Укучылар, без үзебез сәяхәт итә торган елгаларның атамаларын белмибез бит әле. Мин сезгә сүзлекләр өләшәм, ә сез аннан үзегез сәяхәт итә торган елгаларның атамаларын табыгыз.

Ик - Ык, Белая - Агыйдел, Вятка - Нократ.

VI. Әйтеп эшләп, беренчел ныгыту этабы

Укучылар, карталарга карагыз әле. Без инде ярты юлны үткәнбез икән. Корабларыбызда ягулык та бетеп киткән. Ягулык станциясендә эшләүче Сусылу безгә ярдәмгә килгән. Тик ягулык алу өчен ул әйткән биремне үтәргә кирәк.

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Менә без барыбыз да Кама елгасына килеп җиттек. Моннан нинди нәтиҗә чыгара алабыз?

Ык, Агыйдел, Нократ елгалары Кама елгасына кушыла.

Тик Каманың татарча исемен белмичә, без анда йөзә алмыйбыз. Моны белү өчен безгә бирем үтәргә кирәк. Мин һәр төркемгә карточкалар бирәм. Һәр укучы аерым карточка алачак. Ул карточкаларда Татарстан елгалары турында язылган. Һәркем үз карточкасындагы текстны укысын һәм төркемдәге иптәшләренә андагы мәгълүматны сөйләсен. Кама елгасының татарча атамасы бер карточкада язылган. Бергәләп эшләгәннән соң, сез ул атаманы белерсез.

Карточка №1.

Татарстанны "дүрт елга иле" дип йөртәләр. Татарстан аркылы Идел, Кама, Агыйдел, Вятка (Нократ) кебек зур елгалар ага.

Карточка №2.

Республикада тагын 500ләп вак елга бар. Идел Татарстан территориясе буйлап 180 чакрым ага. Иделгә Кама елгасы кушыла. Бу урында Иделнең киңлеге 40 километрга җитә.

Карточка №3.

Ә Кама елгасы Татарстан территориясе буйлап 380 километр ага. Аның борынгы исеме - Чулман. Чулман ярларына зур шәһәрләр: Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай урнашкан.

Карточка №4.

Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя кебек елгалар да туган җиребезне бизи. Болардан башка һәр авылның чылтырап ага торган тәмле сулы салкын чишмәләре дә бар.

Димәк, Кама елгасының атамасы - Чулман.

VII. Эталон буенча үз-үзеңне тикшереп, мөстәкыйль эшләү этабы

Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Каршыбызда зур елга. Бу - Идел елгасы. Димәк Чулман Идел елгасына кушыла. Туктагыз, бу нинди хәл? Яр буенда кем утыра?

Су анасы (бер укучы су анасы ролен башкара).

Су анасы. Мин Идел елгасының хуҗабикәсе. Мин үз елгама теләсә кемне кертмим. Анда керү өчен миннән бер чәчәк алырга кирәк. Менә бу бака яфракларына төрле раслаулар язылган. Әгәр сез алар белән килешсәгез, әйе сүзен языгыз, килешмәсәгез, юк сүзен языгыз. Шул биремне үтәсәгез, мин сезне елгама кертермен.

  1. Татарстан аркылы Идел, Днепр, Кама, Вятка, Агыйдел, Ык елгалары ага. Татарстан аркылы Идел, Нократ, Чулман, Агыйдел, Ык елгалары ага.

  2. Идел Татарстан аркылы 180 чакрым ага.

Идел Татарстан аркылы 50 чакрым ага.

  1. Каманың борынгы исеме - Чулман.

Каманың борынгы исеме - Нократ.

Инде башкарган эшләребезне тикшерегез. Бака яфракларын бер-берегез белән алыштырыгыз һәм бер-берегезнең җавапларын тикшерегез. Хәзер минем елгама керергә мөмкин.

VIII. Кабатлау һәм белемнәрне системага кертү этабы

Сәяхәтебезне Идел елгасы буенча дәвам итәбез. Туктагыз, безнең каршыбызда пират корабы түгелме соң? Бу корабны юк итмичә, без алга бара алмыйбыз. Димәк, хәзер "диңгез сугышы" булачак.

("Диңгез сугышы" уенын уйнау).

"Диңгез сугышы" өчен сораулар.

  1. Татарстанны ничә елга иле дип йөртәләр? (1, 2, 3, 4, 5)

  2. Республикада тагын ничәләп вак елга бар? (100, 200, 300, 400, 500)

  3. Идел елгасы Татарстан территориясе буйлап ничә чакрым ага?

(180, 195, 210, 220, 380)

  1. Чулман елгасы Татарстан территориясе буйлап ничә километр ага?

(180, 195, 210, 220, 380)

Укучылар, без пират корабын җиңдек. Инде безнең сәяхәтебез ахырына якынлаша. Хәтерлисезме, мин сезгә сюрприз барлыгын әйткән идем. Менә ул сюрприз - энҗе-мәрҗәннәр тулы сандык. Ул сезгә. Слайдта язылган юлларга игътибар итегез әле.

Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе-мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.

Димәк, чын энҗе-мәрҗәннәр - ул телне белү икән.

IX. Дәрестә уку эшчәнлегенең рефлексиясе этабы


  1. Сорауларларга җавап бирегез:

• Нинди максат куйдык?
• Максатка ирештекме?
• Нинди ысуллар белән ирештек?
• Нинди нәтиҗәләргә килдек?
• Тагын нәрсә эшләргә кирәк?
• Алган белемнәрне кайда кулланырга була?


  1. Өй эше.

1) Өйрәнгән сүзләрне кулланып, җөмләләр төзергә һәм дәфтәрләргә язарга.

2) Киләсе дәрескә безгә кунакка атаклы океанолог Мототака Накамура киләчәк. Ул Татарстандагы елгалар белән кызыксын икән. Аңа сөйләү өчен Татарстан елгалары турында кечкенә хикәя төзеп килегез.

  1. Йомгаклау.

Укытучы:

-Менә, укучылар, безнең "Татарстан елгалары буенча сәяхәт» ахырына якынлаша, кайтырга вакыт. Сезгә сәяхәт ошадымы?

Укучылар җавабы.

  1. Укучыларның дәрестә катнашуын бәяләү.

Укучылар, борт журналларның икенче бите - бәяләү бите. Шул битне тутырыгыз һәм үзегезне дәрестә эшләвегезне бәяләгез.

-эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, рәхмәт әйтелә.


© 2010-2022