Конспект урока по теме Школа

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:



«Мәктәп» темасы буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе ( татар теле, 6 нчы сыйныф,рус төркеме)

Эльмира ШАРАПОВА ,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,"5 нче гомуми белем бирү мәктәбе" Чистай шәһәре

Максат: 1. Белем бирү максаты .Укучыларның тема буенча алган белемнәрен гомумиләштереп кабатлау һәм системалаштыру, сөйләмдә дөрес куллана белү.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты . Критик фикерләү, уйлау сәләтен, мөстәкыйльлекләр, иҗади активлыкларын һәм танып - белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Фикер сәләтен үстерү максаты - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Җиһазлау : компьютер, экран, презентация

Дәрес тибы : Б.С.Ү, ягъни кабатлау - йомгаклау дәресе

Кулланылган структуралар: ЭДЬЮМЕНТ, ДЖОТ ТОТС ҺӘМ СОРТ- КАРС, МИКС - ФРИЗ - ГРУП, СИ- ФИНК - УАНДЭ, 800 рублей САМЭРИ

Дәрес барышы

I.Оештыру өлеше: Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру. -Исәнмесез , балалар!

-Кәефләрегегез ничек?

-Менә дигән!(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

2) Өй эшен тикшерү.

- Укучылар, өй эше сезнең дәфтәрләрегездә бирелгән иде, мин аларны дәрес ахырында җыеп бәяләрмен.

II. Актуальләштерү.

-Балалар, мин бүген сезгә күзәтүчән булуыгызны, кызыксынуыгызны ,төрле фикерләр әйтүегезне, нәтиҗә ясый алуыгызны телим.

Укытучы : Укучылар, дәреснең темасын билгеләү өчен, сез слайдта ребус чишәрсез.( ЭДЬЮМЕНТ).

Укытучы : Нинди сүз килеп чыкты ? ( Мәктәп темасы).

Укытучы : Укучылар, димәк дәресебезнең темасы "Мәктәп". Бүген без шул тема буенча алган белемнәребезне кабатларбыз, төрле структуралар кулланып эшләрбез.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1) - Алдагы эшне без ДЖОТ ТОТС ҺӘМ СОРТ- КАРС структуралары ярдәмендә үтәячәкбез .( Запиши мысли и рассортируй карточки).

- Моның өчен сезгә карточкалар кирәк булачак.

- Хәзер 1,4 номерлы укучылар ак бит алалар,битне урталай бүләләр, яртысын җилкәдәш партнерына бирәләр һәм тагын икегә бүлергә тиеш буласыз.Һәр кәгазь битенә "МӘКТӘП" сүзе белән бәйләнгән сүзләр язабыз. Сүзне язар алдыннан аны кычкырып әйтәсез, аннан язасыз. Башкалар ул сүзне язмый. Моны эшләү өчен 30 секунд. Вакыт башланды. (Таймер куела.) Ә хәзер шул сүзләрне төркемнәргә бүлеп карагыз. 1 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды. (Таймер куела.) Вакыт беткәннән соң бер укучыдан сорыйм. Рәхмәт.Сез молодцы.

2) Ситуатив күнегүләр.( Мәктәп темасына караган ситуатив күнегүләр таратам). 1 минут вакыт бирелә. 1-2 укучыдан сорыйм. Дәфтәрләренә язалар.

3) Эш дәфтәрләрендә күнегүләр эшләү. Дәреслекнең 27 битендәге, 8 нче күнегүне эшләү. Сез бу фикерләр белән килешәсеңме?. Үзегезгә ошаган фикерләрне дәфтәрегезгә языгыз.

4) Ял минуты. МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Mix-Freeze-Group) куллану.

- Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алабыз. - Бастык ,урындыкларны рәтләдек.Укучылар, без хәзер барыбыз басабыз. Музыка кушыла, сез шул музыкага биисез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауга җавап итеп төркемнәргә оешасыз.

1) Татар телендә ничә килеш бар? (6)

2) Сез еичәнче мәктәптә укыйсыз ? (5)

3) Хәзер ничәнче дәрес бара? (2)

4) Бүген сезнең ничә дәрес була? (6)

5) Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз ?(7)

6) Бүген бездә ничә кунак бар?

7) Атнада ничә көн? (7)

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.

5. - Балалар, хәзер без сезнең белән ( СИ- ФИНК - УАНДЭ) алымы ярдәмендә үзебезнең күзәтүчәнлегебезне үстерербез. Хәзер игътибар белән рәсемгә карыйбыз һәм сорауларга җавапны дәфтәр битләренә язасыз

1) Бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез? ( Укучы кыз, малай, мәктәп)

2) Рәсем турында нәрсә уйлыйсыз ? ( Бу 1 нче сентябрь)

3) Рәсем сезне нәрсә уйларга мәҗбүр итә? ( Балалар мәктәпкә баралар). 2 минут вакыт бирелә. Рәхмәт.

6. 800 рублей САМЭРИ структурасын кулланып "Минем мәктәбем" дигән темага иҗади эш эшлибез. Сезгә 5 минут вакыт бирелә. Вакыт бирелә. Вакыт бетте. 1 укучыдан сөйләтү.

IV. Йомгаклау.

Элек мин ...... дип уйлый идем, ә хәзер...... дип уйлыйм.( Укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр)

V. Рефлексия. Парковка

Дәреснең темасы нинди? Нәрсә истә калды?Нәрсә ошады?

Напишите свои впечатления об уроке на стикерах и приклейте к парковке.

Өй эше. 1) Диалог төзергә 31 бит, 11 нче күнегү

2) 31 бит, 12 нче күнегү



© 2010-2022