• Преподавателю
  • Другое
  • Научно-исследовательская работа на тему Альберт Хәсәнов иҗатында табигать һәм кеше мөнәсәбәте

Научно-исследовательская работа на тему Альберт Хәсәнов иҗатында табигать һәм кеше мөнәсәбәте

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Татар филологиясе




Альберт Хәсәнов иҗатында

кеше һәм табигать

мөнәсәбәте


Хәниева Зәринә

Лениногорск муниципаль районы

4 гомуми урта белем бирү мәктәбе

7Б сыйныфы укучысы



Җитәкчесе:

Мортазина Ә.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Лениногорск

2014 ел





Эчтәлек.


I.Кереш өлеш........................ ...................................................................................................3

II.Төп өлеш

1."Тугрлык"...............................................................................................................................6

2. Моңлылык та, шигърилек тә, шәфкатьлелек тә саф чишмә суына тиңләнә бит..........7

III.Йомгаклау.............................................................................................................................9

IV. Куллаланылган әдәбият...................................................................................................10







Кереш өлеш.

"Яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы, тоткан роле аеруча зур. Аның бурычы - эчке һәм тышкы яктан матур, гармонияле, бай рухлы кеше тәрбияләү", дип яза Г. Әпсәләмов1. Рус баласын да, татар баласын да гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә татар әдәбияты дәресләренең файдасы зур, дип уйлыйм.

Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионлаштыру, ягъни әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк.

Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный.

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законнары, аларның үтәлүен тәэмин итү программалары укыту-тәрбия процессына милли-региональ компонент кертүнең хокукый нигезе булып тора.

Рус мәктәбендә укучыларга белем бирү стандартлары нигезендә әдәби уку дәресләре атнага 2 сәгатькә каралган. Бу дәресләрне оештыру өчен, дәреслектә бирелгән материал гына аз дип уйлыйм. Шуңа күрә, укучыларны артык мәҗбүр итмичә, әдәбият һәм сәнгать белән кызыксындыра белү, аларда туган төбәк белән горурлану хисе тәрбияләү мөһим максат булып тора. Без Лениногорск төбәгенең шифалы туфрагында туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, галимнәребез, сәнгать кешеләре белән хаклы рәвештә горурланабыз. Шуларның берсе - якташ язучыбыз - Альберт абый Хәсәнов .

Мин үземнең эзләнү эшемне А.Хәсәнов әсәрләрендә кеше һәм табигать мөнәсәбәте дигән тема буенча эшләргә булдым. Әдипнең тормыш юлы кызыклы, ә әсәрләре бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе булган экологик проблеманы, туган табигатьне саклап калу мәсьәләсен күтәрә. Әлеге теманың тәрбияви роле дә бик зур дип саныйм мин, чөнки Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесе, дөнья әдәбияты һәм тарихыннан тыш, үзе яшәгән төбәкнең мәдәниятен, сәнгатен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белергә тиеш.

Үземнең эзләнү эшемнең максатын мин болай билгелим:

1.А.Хәсәновның иҗатына күзәтү ясау һәм әсәрләренең кулланылыш әһәмиятен билгеләү.

2. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Бурычлар :

- А.Хәсәнов әсәрләренең әдәп, әхлак тәрбиясе бирүнең бай чыганагы булуын исбатлау өстендә эшләү;

-фәнни-тикшерү эшенең нәтиҗәләре белән класстан тыш чараларда әңгәмәләр үткәрү, семинарларда, конференцияләрдә чыгышлар ясау.

-шул шәхесләр үрнәгендә тормыш итү.

Актуальлеге.

Бу эшемне мин актуаль дип саныйм. Чөнки, әйткәнемчә, рус мохитында үскән һәм тәрбияләнгән балаларга танылган язучы А.Хәсәнов әсәрләренең халкыбызның гореф - гадәтләрен, тел байлыгын, дөньяга карашын, тормыш итү, фикерләү үзенчәлекләрен чагылдыруда, әдәбиятыбыз һәм мәдәниябезне саклау һәм яшәтүдә, милләтебезнең йөзен, башка халыклар арасында үз урынын билгеләүдә мөһим урын алып торуын үземнең яшьтәшләремә, иптәшләремә җиткерүне бик кирәкле эш дип саныйм.

А.Хәсәновның әсәрләре бүгенге көндә дә актуаль, чөнки еллар узган саен без кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, әхлаклылык кебек сыйфатларны югалта барабыз.Яшь буын өчен әдипнең әсәрләре зур тәрбияви көчкә ия.

Эзләнү эшенең проблемасы:

Хәзерге заман яшьүсмерләрендә әхлаклылык гадәти сыйфатка әйләнсен өчен, моңа аны бала вакыттан ук гадәтләндерергә кирәк. Бу ата-аналар, укытучыларның гына бурычы түгел, ә язучыларыбыз язган әдәби әсәрләрнең дә бурычы .

Эзләнү эшемнең объекты:

- А.Хәсәновның тормыш юлы, "Тугрылык", "Җидегән чишмәләрдә җиде улак" әсәрләре

Гипотеза-

Әгәр укучылар Альберт абый Хәсәновның әсәрләрен укысалар, әхлаклы, мәрхәмәтле, кешелекле, шәфкатьле булып үсәрләр иде.

Тикшерү алымнары:

* Эмпирик (нәтиҗә) алым: күзаллау, фикер йөртү, әңгәмә.


Эзләнү эше берничә этапта башкарылды:

2011 -2012 уку елларында "Сыйныфтан тыш әдәби уку дәресләре"ндә милли региональ компонент куллана башлау.Уку программаларында МРК сәгатьләр аз бирелү сәбәпле, бу эш кызыксындыру уятты.

2013-14 уку елларында А.Хәсәнов иҗаты буенча класстан тыш укулар, дәрес-сәяхәтләр оештырылды.

Эзләнү урыны (базасы) :

Лениногорск шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Эзләнү эше барышында төрле фәнни эшләр кулланылды:

1.Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. - Казан: "Яңалиф", 2004.- 13 б.

2.Заһидуллина Д.Ф.Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы.-Казан:Мәгариф,2000.

3.Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х.Татар балалар әдәбияты.-Казан:ТаРИХ,2003.












Төп өлеш


Программаларның милли-төбәк өлешендә телне саклау һәм үстерү, укучы балаларны үз халкының мәдәнияте, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, кызыксындыру, яшь буында милли үзаң тәрбияләү һәм горурлык хисе булдыру кебек бурычлар куела. Милли мәдәният, милләтнең рухи асылын чагылдыручы буларак, укучы шәхесен формалаштыруда аеруча зур әһәмияткә ия. Хәзер татар теле һәм әдәбияты буенча туган як хакындагы материалларны ни дәрәҗәдә кулланырга мөмкин булуы ачыкланды һәм безнең якларда яшәүче язучылар, аларның әсәрләре программаларда, дәреслекләрдә тиешле урын алырга тиеш. Шундый язучыларның берсе Альберт Хәсәнов.

Тирә-ягыбызның матурлыгы, кошлар-хайваннар турында күп язылган. Танылган язучылар Д.Лондон, М.Рид, М. Пришвин бөек әсәрләрен әйләнә-тирә мохитнең гүзәллегенә багышлаганнар. Алар алдында бер генә мәсьәлә торган: шул матурлыкны күрсәтә белү. Ә инде хх гасыр азагы язучысы алдында башка мәсьәлә- табигатьне саклау бурычы тора.

Кеше галәмдә инде күптәннән үзенең ялгызлыгын аңлады. Бу аны борчый һәм авырсындыра.Ул обсерваторияләр, куәтле телескоплар төзи, галәмгә кораблар, очкычлар җибәрә. Учларын колакларына куеп, күз карашын күккә, йолдызларга төби. Аннан каршы җавап, сигналлар көтә. Ләкин галәм тавышсыз, тынсыз. Үзенең төрлелеге һәм матурлыгы белән тормыш Җирдә генә бар! Хәтта иң ямьсез күл бакасының , кыр тычканы һәм чүп үләненең дә яшәргә хакы бар.

-Үтермә!-А.Хәсәнов әсәрләренең төп лейт-мотивы әнә шундый. Аның китапларын укыганнан соң йөрәкләрдә күңел тынычлыгы, табигать белән бергәлек, якыныңа -миһербанлык хисе уяна. Изгелеккә һәм дөреслеккә ышаныч -язучы әсәрләренең төп темасы.

А.Хәсәнов хикәяләренең күпчелеге кече һәм урта яшьтәге балаларга адресланган булып, алар тематик яктан да бер-берсенә якын торалар. Автор үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып бара, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәреп, яшь буынны табигатькә, тереклеккә сак мөнәсәбәттә булырга өнди.

"Бер сафта", "Юллар үргә илтә" кебек җыентыкларына тупланган хикәяләрендә исә язучы нефть төбәгендә яшәүче хезмәт кешеләренең -бораулаучыларның, төзүчеләрнең күркәм образларын чагылдыра.

"Тугрылык"...


1980 елда чыккан "Тугрылык"дип аталган хикәяләр җыентыгы балалар өчен. "Сер чишү" дип исемләнгән кереш өлешендә ул болай дип яза: " Укучы дусларым! Без фән-техника казанышлары чорында яшибез. Әле кайчан гына арыш башаклары чайкалган басуларда яңа шәһәрләр, заводлар калкып чыга.Әле кичә генә кыңгырау чәчәкләр үсеп утырган болыннар бүген су астында калган. Моңарчы кеше аяк басмаган урман куелыкларын, төпсез сазлыкларны ерып газ, нефть үткәргечләр уза, электр линияләре үтә. Димәк, кош-кортларның, киек җәнлекләрнең яшәү шартлары да үзгәрә. Алар безнең ярдәмебезгә, мәрхәмәтебезгә мохтаҗ. Бу изге эшебез өчен алар безгә тугрылык белән җавап бирәләр. Сезгә тәкъдим иткән китабымны да шул исем белән "Тугрылык " дип атыйсым килде."

"Тугрылык"... Табигатькә, үзебезне чолгап алган әйләнә-тирәгә, үсемлекләр һәм тереклек дөньясына тугрылык турында әлеге китап. Табигать серләренә юл ачып, балаларга аның сокландыргыч дәрәҗәдә мавыктыргыч һәм бай тормышын күрсәтә язучы. "Әрсез өйдәшләр", "Бүләк", "Тормыш мәктәбе", "Ана кадере", "Экземпляр" кебек хикәяләре чын-чынлап укучы күңелендә табигатькә, тереклек дөньясына мөнәсәбәттә кешелекле олы тойгылар уятырга сәләтле булып чыкканнар. "Автор әйләнә-тирәбездәге дөньяның сокландыргыч җанлы картиналарын тотып ала һәм шуны характерлы детальләр аша чагылдырып күрсәтә. Үзеңне дә табигатьтәге гармонияне һәм гүзәллекне саклаучылар сафында итеп тоя башлыйсың, авторның теләктәше буласың... Шундый изге омтылыш, тойгылар уятырга сәләтле образ һәм этюдлар байтак әлеге җыентыкта " [Мөхәммәдиев Р. 1981: 2].

1997 ел ахырында А.Хәсәновның "Узел верности"дип аталган яңа китабы басылып чыкты. Җыентыкка язучының иң яхшы әсәрләре тупланган. "Несказанный свет" повесте 1990 елда "Дружба народов" журналының беренче премиясенә лаек була. Бу әсәр мәхәббәт, тугрылык, бөек хисләр хакында.

Моңлылык та, шигърилек тә, шәфкатьлелек тә саф чишмә суына тиңләнә бит.


"Казан утлары"ның 1990 ел 9 санында басылган "Җидегән чишмәләрдә җиде улак" дигән язмасында халкыбыз тормышында чишмәләрнең тоткан урыны турында яза язучы. Чишмәләрнең изге урын булуын да, ару-талуны белмичә, һәрчак алга, зур диңгезләргә ашкынучы чишмәләрнең халык күңелендә тугрылык, сафлык, символы булуын да, картлар өчен чишмәләрнең гыйбадәт кылу урыны, ә яшьләр өчен уйнау-җырлау, вәгъдәләр бирү урыны булганын да бик тәфсилләп, күңелгә үтеп керерлек сүзләр белән сурәтләгән якташыбыз.

Бу матур йолалар кая киткән?

Матур безнең авылларыбызның табигате. Һәркайсы я инеш, я елга, я күл буена утырган. Безнең бабаларыбыз тормыш тәҗрибәсен туплаган акыллы кешеләр булганнар: су-чишмәләрне күз карасыдай саклаганннар. Күбесен хәтта изге чишмәләр дип тә йөрткәннәр. Изге чишмә дигәч тә, әллә нинди сихри көчкә ия икән дип уйламагыз тагын. Чишмә суының минераль тозларга бай булуын, сәламәтлек өчен шифалы матдәләрне үз суында күп туплавын искә төшерегез. Алар бит җир астыннан чыгалар. Аннары, читтә яшәгән һәр кеше үз туган ягын ярата, йөрәге авыртканчы сагына, туган як табигате, туган нигез туфрагы аны үзенә трта. Җирсеп кайткан кеше өчен үз ягының салкын чишмәләреннән су алып эчү дә кадерле бит ! Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге су дип әйтмәссең!... Ә җырлары? Чишмә җырын тыңлаган кеше үзе генә аңлыйдыр.

Авыр сугыш елларын искә төшерик. Авылның төп көче-картлар, хатын-кыз, бала-чага. Бар авырлык әниләр җилкәсендә булган дияр идем мин. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда эшләүче әнкәйләребез... Басу чишмәләренең суын эчеп күпме көч-сабырлык алгннар бит алар! Кайгылы хәбәрнең төзәлмәс ачысын кайнар күз яшьләре белән юууга да шул чишмәләр шаһит. Шатлык һәм кайгыларны халык белән бергә кичергән кадерле энҗе бөртекләре алар!

Безнең яклардагы авыл саен дистәләгән чишмәләрнең хәлләре ничек икән соң? "Чылтырап аккан саф сулы чишмәләребезнең хәле шушы төбәктә яшәгән халкыбызның аңына, культура һәм әдәп дәрәҗәсенә бәйле,"-дип яза язучы.[Хәсәнов 1990:8]. Менә шулар турында сүз кузгата, сүз кузгату гына түгел "чаң кага " өлкән язучыбыз.

Чишмәләрнең бүгенге торышына карасак, алар хәзер чүплек башына, иң ташландык җиргә әйләнделәр. Аларны караган, чистарткан кеше юк, өй-хуҗалыктан арткан чүп-чарны шул чишмәләр юлына илтеп ташлыйлар бит.

10-15 ел элек безнең мәктәптән ерак түгел кечкенә урман шаулап утыра иде.Укучылар һәр елны язын, көзен, кышын әлеге упманга сәяхәткә йөрергә, урман кырыендагы улакларны тутырып агкчы чишмә янында ял итәргә яраталар иде. Үзегез дә күрәсез, агачлар киселгән, алар урынына биек-биек йортлар калкып чыкты. Табигать кешеләргә рәнҗеде булса кирәк, әкренләп чишмәнең дә суы юкка чыга бара.

Чишмәләр, кизләүләр! Тирән коелар, саф сулы инешләр, тын күлләр! Аларның киләчәге күңелне шомландыра. Менә шул рухи байлыгыбыз ташландык хәлдә.

Тагын бер тирә-ягыбызга карыйк әле…Шушы кулларыбыз белән

табигатьнең тылсымнарын юк итәбез түгелме соң? Чишмәләр корый, җиребез ярлылана.

Тукта, мизгел...Безне, киләчәк буынны әлеге матурлыктан мәһрүм итмә! Кешеләр, мәрхәмәтле булыйк Туган Җиргә, киләчәгебез-үзебезнең кулларда.

Әйе, яшел яфраклар шаулап, болыннар хуш ис бөркеп, чишмәләр челтерәп аккан урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык. Әгәр теләсәк, һәрберебез бу бәхеткә ирешә ала.Чишмә һәм кое тирәсен һәрвакыт чистартып, тәртипкә китереп торыйк, анда агачлар һәм чәчәкләр утыртып, туган-үскән якның табигатен матурлау, баету безнең бурычыбыз.Чыннан да, әгәр

Сандугачлар бизсә бакчамнан,

Ят күрсә җиремне торналар,

Нишләрмен кипсәләр күлләрем,

Корыса күкеле урманнар.

Тургайлар очмаса биектә,

Тозланса саф сулы чишмәләр,

Саекса илемдә елгалар,

Киләчәк буыннар нишләрләр?

Саф җилләр сыйпасын чәчемнән

Саф һава аллатсын битемне,

Юлымда чирәмнәр үссеннәр,

Кешеләр, саклагыз, Җиремне!!

Туган як чишмәләре челтерәп аксын, тәнгә-сихәт, җанга шифа булсын, җырлары ерак елларгача яңгырасын иде дип өзгәләнә якташыбыз. Язучы үзенең бакчасы артында агып ятучы унлап чишмәне тазартып, чистартып тора икән. Аларга татар кызларының иң матур исемнәрен биргән. Читкә китсә, аларны сагынып, юксынып кайта икән дә, яннарына ашыга икән.

Яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен алыштыргысыз материал бу. Фәнни мәгълүматлар белән исбатланган язмада кешенең көн саен барып су ала торган чишмә, кое, елга, күл кебек гадәтләнеп беткән, беркайчан да саекмас, бетмәс кебек булган су запасларын саклауның әһәмияте бар кешегә дә аңлаешлы итеп исбатлап бирелгән. Әлеге язмадагы фикерләр бар кешегә: зурларга да, балаларга да аңлаешлы, матур, эмоциональ тел белән язылган ки, мәкаләне укыгач чишмәләребезгә ярдәм итү теләге бар кешедә дә уянгандыр, мөгаен. Язучы буларак, кеше буларак табигатькә карата берничек тә битараф кала алмаган ул.

"Без адәми затларның яшәве, көнкүреше хакында гына түгел, хәтта яңгырдан соң сукмакларга дөнья күрү нияте белән чыккан суалчаннар, аллы-гөлле болын чәчәкләр бишегендәге бал кортлары дисеңме, шөпшәләр турындамы, дүрт күзен бер итеп без, кешеләргә өмет баглап караган "Түзикләр" инде уенчактан муенчакка, дуга, камыт, тәртә арасына түземлек, сабырлык белән ихтыяри-мәҗбүри кергән атлар турындамы я җыларлык, я җырларлык сурәттә яза А. Хәсәнов". [ Гаффар Ә. 1998 : 4].

Йомгаклау

Акылы, фәлсәфәсе, кешелеклеге, кечелеклеге, мәгънәсе, асылы орлыкларын Җирдәге кешеләр күңеленә мул итеп иңдерә язучы.Укучыларга бисмилла әйткәндәй А.Хәсәнов өйрәтә:

"Яшәү-лаеклы төстә үләргә өйрәнү ул." [Хәсәнов А. 1980 :46] Хак өйрәтә.

Гомумән, Альберт абый Хәсәновның нинди генә әсәрен укысаң да, укырга бик кызыклы, чөнки аның геройлары безнең арада яшиләр. Прозаик гади, үтемле халык телендә яза. Аны чын мәгънәсендә халык язучысы дип атап була.

Яшьләрнең тәрбиялелеге-бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.Халкыбызның киләчәге әхлаклылыкка, мәгърифәтлелеккә, ата-бабаларыбыз гореф-гадәтләрен, йолаларын ни дәрәҗәдә саклый алуыбызга бәйле. Безне алга чыгарачак яңа буын бүген мәктәптә формалаша. Мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, төп тәрбияви мәсьәләләр үткән, бүгенге киләчәк буын язучылар әсәрләрендә чагылыш табар дип ышанасы килә. Һәм якташ язучыбыз Альберт Хәсәновның олы җаны чагылган, мавыктыргыч әсәрләре укучыларыбыз күңелендә үзләренең лаеклы урыннарын алырлар дип ышанасы килә.

Әдәбият

Гаффар Ә. А.Хәсәнов иҗатының матбугатта яктыртылуы. Ватаным Татарстан.-Казан: 1998.-

4 нче февраль.

Мөхәммәдиев Р. А.Хәсәнов. Тугрылык: Казан утлары. 1981.-№2.

Харисова Ә.С. Җидегән чишмәләрдә җиде улак: Казан утлары, 1990.-№9.

Хәсәнов А. Тугрылык.Казан: Татарстан китап нәшрияты,1980.- 16 б.

Хәсәнов А. Шулай бер мәлне. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1987.-76 б.






1 Гыймадиева Н.С. Дәрестә һәм дәрестән соң. - Казан: "Яңалиф", 2004.- 13 б.


© 2010-2022