Туфан Миңнуллин. Гафият турында әкият. Дәрес планы

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Предмет: татар әдәбияты (5 кл.) Дата: 12.10.15

Тема: Әкиятче бездә кунакта. Туфан Миңнуллин. Гафият турында әкият.

Дәреснең максатлары:

Метапредмет - укучыларда театр сәнгате аша әкиятләр укуга кызыксыну уяту.

Предмет - язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, "Гафият турында әкият" әсәрен өйрәнү, "әкият-пьеса", "драма әсәрләре" төшенчәсен аңлату.

Шәхескә кагылышлы - балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларга хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 кисәк, 62-64 нче битләр), эш дәфтәре, Интернет челтәреннән алынган мәгълъматлар.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация.

Дәрес планы

1.Ориентлаштыру-мотивлаштыру этабы.

1.Исәндәшү. Уңай психологик халәт тудыру.

2.Өй эшен тикшерү (тыңлау)

2.Белемнәрне актуальләштерү, тигезләү (юнәлдерүче сораулар биреп, әңгәмә оештыру)

- Сез нинди әкиятләр укырга яратасыз?

- Үзегезнең әкиятләр уйлап чыгарганыгыз бармы?

- Әкиятләр ни өчен кирәк?...

3.Уку мәсьәләсен кую.

Бүген язучы Т.Миңнуллин иҗаты белән һәм "Гафият турында әкият" пьесасы аша "әкият-пьеса", "драма әсәре" төшенчәләре белән танышачакбыз.

4.Физкультминутка (күзләр белән Т.Миңнуллин...)

11. Уку мәсьәләсен чишү.

Беренчел ныгыту

1. Автор белән танышу:

1) әсәрләрен һәм китапларын күрсәтеп, тормышы һәм иҗаты белән танышу.

2) 1 укучы язучы турындагы белешмәне укый.

3) сораулар ярдәмендә укучыларның аңлавын тикшерү. Дәреслектәге1,2 нче биремнәрне эшләү.

2. Сүзлек эше (64биттә)

3.Т.Миңнуллинның "Гафият турында әкият" әсәрен уку.

1) - Әкияттә төп герой кем?

- Ул нинди?

2) Әкиятне башта мин, аннан соң укучылар рольләргә бүлеп укыйлар.

3) Укучылар белән төшенчәләр турында әңгәмә оештыру (драма әсәрен пьеса дип тә атыйлар)

Т Әкият - пьеса -әкияткә нигезләнеп, драма әсәре формасында язылган арадаш (смешанный) жанр төре.

Пьеса - сказка - синтез жанровых свойств, мотивов народных сказок и драматических форм.

4) сорау-җавап эше:

- "Гафият турында әкият" әсәрен ни өчен әкият- пьеса дип атыйлар?

- Мондый әсәрләр турында ишеткәнегез бармы?

- Аларны сәхнәләштереп буламы?

4. Эш дәфтәрләрендә эш (мөстәкыйль эш)

Дәреслектән 4, 5, 6, 9 нчы биремнәрне эшләү (укыйлар, тәрҗемә итәләр, җавапны партадашы әйтә).

5.Проблемага әйләнеп кайту.

Төшенчәне кабатлау, диалог төзү.

111. Рефлексия.

1.Рефлексив кабатлау. Дәреслектәге 7, 8 нче сорауларга җавап бирү.

2.Бәяләү. Укучыларга, дәрестә катнашканнары бәяләнеп, билгеләр куела.

3. Өй эше. "Гафият - урманда" дигән кечкенә әкият-пьеса язып килергә.

4. Алдагы дәрескә проблема кую. "Әкият" курчак театры турында материаллар тупларга.

Дәрескә йомгак, нәтиҗә ясау. (Сингапур...)

Материал Интернеттан алынды.

© 2010-2022