Презентация по родному языку на тему Сан ясалышы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Презентация по родному языку на тему Сан ясалышы

Презентация по родному языку на тему Сан ясалышы

Презентация по родному языку на тему Сан ясалышы

Тема: Сан. Саннарның ясалышы.

Максаты: 1) саннарны өйрәнүне дәвам итү;

2) саннарны ясалышы ягыннан төрләрен аеру күнекмәләре булдыру;

3) укучыларда халык авыз ижатына, туган илгә, газиз жиребезгә мәхәббәт,

горурлык хисе тәрбияләү;

4) укучыларның олы кешеләргә, сугыш ветераннарына, ятып калганнарга

карата игътибарын, ихтирамын, шәфкатьлелеген үстерү;.

5) укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Жиһазлау: дәреслек, тестлар, перфокарталар, мультимедиа проекторы.

Дәрес барышы

  1. Оештыру

А) Исәнләшү.

Б) Уңай халәт тудыру.

В) Башкортостан - илебез,

Безнең туган жиребез.

Бакчадагы гөлләр төсле

Гүзәл булсын жиребез. (1 слайд)

  1. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Безнең туган жиребез, газиз илебез бакчадагы гөлләр кебек чәчкә атсын өчен ниләр кирәк, укучылар? (жаваплар тыңланыла). Иң тәүдә илебездә тынычлык булсын, укучылар. Безнең картәтиләребез, абыйларыбыз, туганнарыбыз илебез тынычлыкта яшәсен өчен күпме кан койганнар, гомерләрен салганнар. Кайсы вакыйга турында сүз бара? ( Бөек Ватан сугышы турында). Бөек Жиңүгә быел ничә ел була? Ул кайчан башланган һәм күпме вакыт дәвам иткән? Шушу сорауларга жавап бирер өчен сез нәрсәләр кулландыгыз? (саннар). Димәк, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр? . Үткәннәрне кабатлау өчен, хәзер тест эшләп алыйк. /тест/(2 слайд)

  1. Үткән теманы кабатлау.

  1. Сан нәрсәне белдерә?

А) предметның исемен;

Б) предметның билгесен;

В) эш яки хәлнең билгесен;

Г) предметның исәбен.

  1. Сан нинди сорауларга жавап бирә?

А) кайда? кайчан? ничек?

Б) кем?нәрсә? ни?

В) ничә? күпме? ничәү? Никадәр?

Г) нишли? нишләр? нишләгән?

  1. Нәрсә ул саналмыш?

А) исем ачыклап килгән сүз;

Б) сыйфат ачыклап килгән сүз;

В) сан ачыклап килгән сүз;

Г) фигыль ачыклап килгән сүз.

  1. Матур әдәбият әсәрләрендә даталардан башка саннар ничек языла?

А) рим цифрлары белән;

Б) гарәп цифрлары белән;

В) сызык белән;

Г) сүз белән.

  1. Гарәп цифрлары белән билгеләнгән рәтне күрсәтегез:

А) I, V, X, L, C, D, M;

Б) 1, 2, 3, 4, .6, 7, 8, 9

В) мең, ун, сигез, алты. (3 слайд)

Тест жаваплары: (4 слайд)

1

2

3

4

5

Г

В

В

Г

Б

Укучылар, мин сезгә өйгә эзләнү эше биреп жибәргән идем. Саннар кергән халык авыз ижаты әсәрләрен табып килергә. Шулар белән танышып үтик.

/ балаларның өй эшләре тикшерелә/

Санамышлар (5 слайд)
Бер, ике, өч, дүрт, биш,
Алты, җиде, сигез, тугыз, ун.
Байлар кия кызыл тун.
Кызыл тунның бәясе-
Йөз дә кырык сигез сум.
Саесканның койрыгы
Саный китсәң- унике,
Сыңар аяк, сыңар чык,
Син калып тор, ә син чык!

Мәкальләрне әйтеп бетер: (6,7 слайдлар)

Җиде кат үлчә, ....

Көче булган берне егар, белеме....

Йөз сум акчаң булганчы,....

Җиде йортның телен бел,....

Белемсез бер яши,....

Табышмаклар. (8,9 слайдлар)

Берәү сйли, икәү тыңлый,

Икәве карап тора.

(тел, колак, күзләр)

Кечкенә генә сарай,

Эчендә утыз ике малай (авыз, тешләр)

5 олан, 5 чолан

Чолан саен бер олан (бияләй эчендә бармаклар)

Укучылар, халык авыз ижатындагы саннар язуда ничек белдерелгәннәр? (Сүз белән). Игътибар итсәгез, халкыбыз үз ижатында саннарны күп кулланган.

Мин сезгә укучылар саннарга мисаллар китерәм, сез аермасын табыгыз:

бер, өч, жиде, сигез;

унбер, унике, унбиш, унтугыз;

егерме бер, утыз дүрт, ике мең тугыз йөз , йөз илле;

дүрт-биш, жиде-сигез, сигез-тугыз. (10 слайд)

Аерма нәрсәдә монда, укучылар? (укучылар нәтижә ясый)

Димәк, без бүген саннарның ясалышын да өйрәнербез.

Саннар ясалышы ягыннан дүрт төргә бүленә. (11 слайд)

Ясалышы

Ничә сүздән тора

Ничек языла

Мисаллар

Тамыр

Бер

Жиде кат үлчә, бер кат кис.

Колак ике, тел бер. Ике тыңла, бер сөйлә.

Мең ел кемдер монда

Жир казыган, тир тамызган.

Кушма

Ике

(11-19)

Кушылып

Маратка унбер яшь.

Уналты унбиштән зуррак.

Аларга бу эшне эшләргә унике көн бирделәр.

Тезмә

Икедән артык

Аерым

Сөембикә манарасының биеклеге илле сигез метр, нигез мәйданы йөз кырык квадрат метр.

Бөркет дүрт йөз ел яши.

Парлы

Ике

Сызыкча аша

Ул чакта миңа биш-алты яшь булгандыр.

Дүрт-биш көннән соң Мәрфугага тагын эш артты.


Перфокарталар белән эш. Төркемнәрдә эш. (12,13 слайдлар)

1

2

3

4

5

6

7

8

9

Тамыр



Кушма



Тезмә



Парлы




А. Беренче төркемгә бирем.

1. Фазыйлны биш көн эзләдем.

2. Гариф өч-дүрт иптәше белән алдан китте.

3. Утыз ике тукылдык юл авызында утыра

4. Галиәсгар Камал мең тугыз йөз житмеш тугызынчы елда туган.

5. Эшне алып баручылар икәү.

6.Әнә безгә таныш җиде юл чаты.

7. Әмма сигез-тугыз яшьлек малай карамагында сүзлекләр була.

8. Житмеш биш яшьлек карт үзенең улына васыятен әйтеп калдырды.

9. Егет сүзе бер була.

Б. Икенче төркемгә бирем.

1. Минем көндәлек дәфтәремдә алты плакат формасында язылган язмам бар.

2. Олимпиа авылында уналтышар кктлы унсигез йорт төзелде.

3.Ун-егерме көнлек юлга хәзерлек алып бара иде ул.

4. Бер ел узгач, ул мәдрәсәгә күчте.

5. Һәр самолет жидешәр-сигезәр прожектор белән сукырайтыла.

6.1941 нче елның июнь ае иде.

7. Татар телендә беренче китап мең алты йөз уникенче елда Лейпциг шәһәрендә чыга.

8. Биш-алты миллион кубометр агачны саклап калырга кирәк иде.

9. Бер әйт, берәгәйле әйт.

Ял минуты. (14слайд)

Ак куянкай утыра,

Колакларын селкетә,

Менә шулай, менә шулай

Колакларын селкетә.

Куян туңа башлагач,

Аякларын жылыта.

Менә шулай, менә шулаә

Аякларын жылыта.

Куян һаман да туңа,

Сикереп алу бик кирәк.

Менә шулаә, менә шулаә

Сикереп алу бик кирәк.

Бу нинди сүз төркеме? (15 слайд)

Презентация по родному языку на тему Сан ясалышы

Монда нинди сүзләр яшеренгән? (16,17 слайдлар)

6н, 5ек, 100ек, 100ем, м10ча, б6рган, к3, 5мәт, 1дәм, 1лек.

Хәзер тактада эшләп алыйк. Мин сезгә саннар әйтәм, сез аларны сан тамгалары - цифрлар белән языгыз.

  1. Ике мең унбиш (2015)

  2. Бер мең тугыз йөз утыз (1930)

  3. Бер мең тугыз йөз утыз алты (1936)

  4. Бер мең жиде йөз кырык сигез (1748)

  5. Егерме жиде мең сиксән жиде (27087)

  6. Тугыз мең сигез йөз жиде (9807)

  7. Өч мең өч йөз сиксән бер (3381)

  8. Бер мең тугыз йөз кырык бер (1941)

  9. Житмеш (70)

Бу саннар нинди дә булса вакыйганы яисә мәгълүмәтне күрсәтә. Әйтегез әле, кайсы сан нәрсә турында сөйли.

  1. 2015- әдәбият елы

  2. 1930 - районыбыз оеша

  3. 1936 - районыбыз Кушнаренко исемен ала

  4. 1748 - районыбызның территориясе

  5. 27087 - районыбызда яшәгән халык саны /2013 ел башына/

  6. 9807 - районыбыздан Бөек Ватан сугышына киткән кешеләр саны

  7. 3381 - сугыштан кайта алмаучылар саны

  8. 1941 - Бөек Ватан сугышы башланган ел

  9. 70- Бөек Жиңүгә 70 ел була. (18 слайд)

Районыбызда күпме Советлар Союзы герое бар? Безнең мәктәп кайсы герой исемен йөртә һәм ни өчен? Аның туган елын беләсезме? (11 август,1924 ел) аңа герой исеме кайчан бирелә?

(10 январь, 1944 ел). (19 слайд)

Сезнең дә, бәлки, сугышта катнашкан бабалрыгыз, картәтиләрегез, туганнарыгыз бардыр. /укучылар тыңлана/

  1. Йомгаклау.

Билгеләр кую.

Өй эше бирү.

Хушлашканда соңгы теләк миннән,

Көн артыннан матур көн тусын.

Тормышта да, гомер юлында да,

Гаиләдә дә теләк бер булсын.

Туган илнең тыныч, аяз күге

Гел яктырсын, күңелләнеп торсын,

Һәрбер көндә Чулпан йолдызы күк,

Ягымлылык, бәхет, нур тулсын (20 слайд)



© 2010-2022