• Преподавателю
  • Другое
  • Научно-исследовательская работа на тему татар драматургиясендә модернизм төшенчәсе

Научно-исследовательская работа на тему татар драматургиясендә модернизм төшенчәсе

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар филологиясе






Татар драматургиясендә модернизм төшенчәсе.



Хәйретдинова Камилә

Лениногорск муниципаль районы 4 гомуми урта белем бирү мәктәбе 9 сыйныф укучысы




Җитәкчесе:

Мортазина А.Ф., татар теле һәм әдәбияты укытучысы




Лениногорск

2013


Эчтәлек.

I.Кереш өлеш ........................................................................................................3

II.Төп өлеш

1.Татар драматургиясен яңача өйрәнү................................................................7

2.Татар әдәбият белеменең модернизмга мөнәсәбәте......................................8

3.Татар драматургиясендә модернизм төшенчәсе.............................................9

4.Т.Миңнуллин "Тәнзиләкәй" драмасы.............................................................10

5.Р.Хәмид "Олы юлның тузаны"........................................................................12

6.М.Гыйләҗевның "Бичура"пьесасы.................................................................13

III.Йомгаклау.........................................................................................................15

Кулланылган әдәбият............................................................................................16












Кереш өлеш.

Әдәбият укыту-иҗади эш.Һәр әдәбият укытучысы дәресләрне җанлы, кызыклы итеп уздырырга тырыша.Ул талантын, сәләтен эшкә җигә, эзләнә, өйрәнә һәм тәҗрибә уртаклаша.

Татар әдәбиятын укытуда да үзгәрешләр сизелә.Яңа ысуллар,алымнар гамәлгә керә,укытуда төрле-төрле чаралар кулланыла.Заман укытучысы алар белән һәрдаим танышып барырга, аларны үз практикасында кулланырга тиеш. Әмма һәр яңалыкның нәтиҗәле булуы мөһим.

. Әдәбият дәресләре укучыларда әдәби әсәрләргә, ягъни китапка, мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләргә тиештер ул. Әдәбият дәресләре-фикерләшү, бәхәсләшү дәресләре ул.

Гамәлдәге программаларда аз чагылыш тапкан язучыларның әсәрләренә игътибарны ныграк юнәлтү әйбәт булыр иде. Бигрәк тә хәзерге татар драматургиясе үрнәкләре дәреслекләрдә юк дәрәҗәсендә.11нче класста укысам да, мин сәхнә әсәрләре турында, анда күтәрелгән проблемалар турында бик аз беләм , чөнки дәреслекләрдә бу материал юк диярлек. Бигрәк тә хәзерге татар драма әсәрләре турында белемем җитәрлек түгел.

Шуның өчен дә мин үземнең эзләнү эшемне татар әдәбияты дәресләрендә бүгенге татар драматургиясе әсәрләрен өйрәнү дигән тема буенча эшләргә булдым. Бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган сәхнә әсәрләреннән 6 класста А.Әхмәтнең "Үги кыз", 8 класста Г.Камалның "Беренче театр" комедиясе, 9 класста Г.Исхакыйның "Җан Баевич", Т.Гыйззәтнең "Изге әманәт" драмасы, 10 класста Г.Камалның "Бүләк өчен" комедиясе, М.Фәйзинең "Галиябану " драмасы, 11 класста Х Вахитның "Беренче мәхәббәт", Т.Миңнуллинның "Үзебез сайлаган язмыш" пьесалары өйрәнелә. Һәм мин, мәктәп программасын, дәреслекләрне өйрәнеп, анда сәхнә әсәрләренең ни дәрәҗәдә яктыртылуын ачыкларга тырыштым. Кайсы класста нинди әсәрләр өйрәнелүенә игътибар иттем.Үземнең эзләнү эшемнең максатын мин болай билгелим:

1-11нче класска кадәр булган татар әдәбияты дәреслекләренә күзәтү ясау һәм сәхнә әсәрләренең кулланылыш әһәмиятен билгеләү, бүгенге драматургиядә чагылыш тапкан модернизм төшенчәсен аңлату.

Актуальлеге.

Бу эшемне мин актуаль дип саныйм. Чөнки, әйткәнемчә, рус мохитында үскән һәм тәрбияләнгән балаларга сәхнә әсәрләренең гасырлардан гасырларга халкыбызның гореф - гадәтләрен, тел байлыгын, дөньяга карашын, тормыш итү, фикерләү үзенчәлекләрен чагылдыруда, әдәбиятыбыз һәм мәдәниябезне саклау һәм яшәтүдә, милләтебезнең йөзен, башка халыклар арасында үз урынын билгеләүдә мөһим урын алып торуын үземнең чордашларыма, яшьтәшләремә, иптәшләремә җиткерүне бик кирәкле эш дип саныйм.

Татар драматургиясе бүгенге көндә дә актуаль,чөнки еллар узган саен без кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны югалта барабыз. Яшь буын өчен сәхнә әсәрләре зур тәрбияви көчкә ия.

Тикшерү проблемасы:

Хәзерге заман яшьүсмерләрендә әхлаклылык гадәти сыйфатка әйләнсен өчен, моңа аны бала вакыттан ук гадәтләндерергә кирәк. Бу ата-аналар, укытучыларның гына бурычы түгел , ә язучыларыбыз язган әдәби әсәрләрнең дә бурычы .

Тикшерү объекты:

Татар драматургиясендә яңа юнәлешләр, образлар бирелеше.

Тикшерү предметы:

Туфан Миңнуллинның "Тәнзиләкәй", "Хушыгыз" драмалары, Р.Хәмиднең "Олы юлның тузаны" ,М.Гыйләҗевның "Бичура" пьесасы.

Тикшерү максаты:

  • татар сүз сәнгатенең төрле дәверләрен, аерым әдипләр иҗатын, әдәби юнәлеш-агымнарны өйрәнү объекты итеп ал­ган хезмәтләрне тикшереп бәяләү, алардагы табыш-яңалыкларны күрсәтү;

  • теоретик фикердә бәхәсләр, фикер каршылыклары уят­кан сораулар - әдәби образ, модернизм, постмодернизм буенча эзләнүләрнең асылын ачу һәм алдагы тикшеренүләрнең юнәлешен билгеләү; теоретик фи­кернең төрле әдәби-эстетик карашларга бәйле аерым галимнәр бәхәсенә нигезле даими үсеп-үзгәреп торуын күрсәтү.

Тикшерү гипотезасы:

* Әгәр яшьүсмерләр Т.Миңнуллинның "Тәнзиләкәй", "Хушыгыз", Р.Хәмиднең "Олы юлның тузаны", М.Гыйләҗевның "Бичура" һ.б. әсәрләрен укысалар, андагы геройлар белән танышсалар, әхлаклы, мәрхәмәтле , шәфкатьлерәк булып үсәрләр иде.

Тикшерү бурычлары:

* Түбәндәге проблемаларны чишкәндә , төрле фәнни эшләр белән танышу;

* Әдәбиятны өйрәнү, әдәп тәрбиясе бирүнең бик бай чыганагы булуын исбатлау өстендә эшләү.

* Фәнни -тикшеренү нәтиҗәләре белән "Электив курс"ларда әңгәмәләр үткәрү, конференцияләрдә чыгыш ясау.

Тикшерү алымнары:

* Теоретик алым: әдәбият теориясен анализлау, өйрәнү;

* Эмперик(нәтиҗә)алым: күзаллау, фикер йөртү,әңгәмә.

Методлар:

Теоретик: мәктәп программаларын, әдәбият дәреслекләрен өйрәнү, анализлау

Эмперик: Рус мәктәбендә укучы балаларның татар драматургиясе белән кызыксыну дәрәҗәләрен барлау йөзеннән анкета сорауларына җаваплар алдым, әңгәмәләр оештырдым. Анкета сорауларына барлыгы 10нчы класстан 12 укучы, 9нчы класстан- 6 , 8нче класстан 12 укучы җавап бирде. Җавапларны өйрәнгәннән соң, мин безнең мәктәптә укучы өлкән класс укучылары арасында 27%ы драматургия белән тирәннән кызыксына, ә 15%ы бөтенләй дә кызыксынмый дигән фикергә килдем. Укучылар яратып укый торган әсәрләр арасында комедияләрнең күбрәк булуы күзәтелә.

Эзләнү эше берничә этапта башкарылды:

2009 -2010 уку елларында татар әдәбияты дәресләре буенча оештырылган "Электив курс"ларда әдәбият теориясен тирәнтен өйрәнә башлау.Уку программаларында теориягә сәгатьләр аз бирелү сәбәпле бу эш кызыксыну уятты.

2009 уку елында программадан тыш әсәрләр белән танышулар, класстан тыш укулар , әңгәмәләр оештырылды.

Эзләнү эше барышында төрле фәнни эшләр кулланылды:

1.Заһидуллина Д.Ф.Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы.-Казан:Мәгариф,2000.

2.Заһидуллина Д.Ф.Модернизм һәм ХХ йөз татар прозасы.-Казан:Татар.китап нәшр.,2002.

3.Нигматуллина Ю. "Запоздалый модернизм"в татарской литературе и изобразительном искусстве.-Казан:Фэн,2002.

4.Самигуллина Л.М. Концепция героя в период зарождения и становления татарской драматургии.-Казан, 2004.

5.Саттарова А.М. Современная татарская драматургия (1985-2000гг): концепция эпохи и героя.-Казан:Гуманитария,2003.

6.Шәмсутова А. Татар әдәбиятында "постмодернистик концепция"// Гыйльми язмалар -Казан:-2003.-№11.-12-14 б.

7.Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы.-Казан:Мәгариф,2010.







Төп өлеш.

Татар драматургиясен яңача өйрәнү.

Драматургия - заман билгеләренә аерата сизгер жанр. Ул аның, аерым алганда, сәхнә белән бәйле үзенчәлегеннән килә. Драматургия - әдәбиятның иң үзенчәлекле төрләреннән берсе булып, әдәбият һәм театр сәнгате арасында тора. Аны дөрес бәяләү өчен әдәбият кануннарыннан тыш, театр законнарын да кулланырга кирәк.

Сәхнә- тормышның якты көзгеләреннән берсе. Димәк, җәмгыять үсешендә туа торган яңалыклар да, көндәлек тормышның аерылгысыз юлдашлары булган кимчелекләр дә, кешеләр аңында, аларның мөнәсәбәтләрендә үзенчәлекләр дә билгеле бер гомумиләштерү һәм сәнгать иләге аша үтеп сәхнәгә чыгарга тиеш.

Стиль һәм форма яңалыкларына бүгенге сәхнә сизгер. Драматургия тарихын өйрәнүне максат иткән А.Әхмәдуллинның "Бүгенге драматургиянең кайбер үзенчәлекләре" һәм "Безнең заман герое" язмаларында хәзерге сәхнә әдәбиятындагы эзләнүләр юнәлеше билгеләнә. Автор драматургиянең иҗтимагый һәм тәрбияви әһәмиятен аеруча калкытып куя, шуңа да пьсаларда гаҗизлек мотивының киңәюен, еш кына явызлык-караңгылыкның изгелек-матурлыктан өстен чыгуын сурәтләүне кабул итми. Кешенең рухын күтәрә, җанына хөрлек, өмет бирә торган хәл-күренешләрнең, образ-геройларның күбрәк булуын тели.[3, 91б.]

Р.Хәмиднең "Татар драматургиясе миллиме?" мәкаләсе фикер каршылыклары аша хакыйкатьне ачу омтылышына корылган. Автор хәзерге сәхнә әдәбиятының хәле, торышы , үткән традицияләргә никадәр тугры калуы һәм киләчәге турында уйлана. Мәкалә исеме итеп алынган сорауга ачык җавап бирелми, шулай да автор безне мондый нәтиҗәгә китерә:бүгенге сәхнә әсәрләренең иң яхшылары идея эчтәлеге белән милли идеягә хезмәт итә, ә инде аны укучы - тамашачыга җиткерүдә алым-чараларны камилләштерү юллары турында эзләнәсе бар. [12,155-163 б.]

Ю Сафиуллинның "Сәхнә әсәрләребез нинди?" мәкаләсендә театрның ХХ гасыр ахырындагы хәлен, эчке халәтен шактый тулы ача. Аның "шундый чор килде,халык театрга кәмит карарга гына йөри дип, үз-үзебезне алдап ятсак, тамашачыны беркайчан да үз артыбыздан ияртә алмабыз" дигән фикере белән килешәбез. [11,144 б.]

Татар әдәбият белеменең модернизмга мөнәсәбәте.

Хәзерге татар әдәбият белемендә әдәби барышны яисә аерым язучы иҗатын әдәби юнәлеш-агым тарафдары буларак бәяләү омтылышы көчәйде. Шуңа бәйле рус һәм дөнья әдәбият белемендә инде калыплашкан термин-төшенчәләр -модернизм, постмодернизм, символизм, конструктивизм һ.б.- шактый киң рәвештә кулланылышка керде. Дөрес, аларга караш бертөрле түгел. Шулай да хәзерге татар сүз сәнгатендә модернистлык һәм постмодернистлык эзләнүләрнең асылы нидән гыйбарәт соң? Модернизм һәм постмодернизм сәнгати фикерләүнең , дөньяга әдәби - эстетик карашның үзенчәлекле юнәлешләре буларак бөтендөнья әдәбиятында шактый тулы өйрәнелгән. Татар сүз сәнгате яшәешнең, кеше аңының каршылыклы якларын өйрәнү объекты итеп алынган әлеге күренешләргә сак килә. Әмма бу әле һич тә тулысынча кире кага дигән сүз түгел.Соңгы еллардагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, ХХ йөз башы сүз сәнгатендә модернизм әдәби юнәлеш булып формалашып җитми, шулай да татар әдипләре аның аерым элементларын шактый тулы үзләштерәләр.

Татар әдәбият белеме сүз сәнгатендә шактый ят, сәер күренешләрне, кешедә сызлану-кайгыру, гаҗизлек, төшенкелек яисә яшәү һәм үлемгә, аңсызлыкка бәйле чиктәш халәтләрне сурәтләгән әсәрләргә каршылыклы мөнәсәбәттә булды. Әлеге әдәби юнәлешкә хас агымнар Д.Заһидуллинаның "Модернизм һәм ХХ йөз башы татар прозасы" хезмәтендә тулы чагылыш таба. Автор билгеләгәнчә,модернизм "әдәбияттагы күнегелгән алым һәм ысулларны кире кага, бу әдәбиятның торышы-хәле белән риза булмаудан килеп чыга.Шул ук вакытта ул әдәбиятны камилләштерү-үзгәртүгә этәргеч бирә, үзгә юллар эзли".[7, 238 б.] Яңа алым-формаларда чагылыш тапкан югалту, кайгы, өметсезлек, курку мотивлары аша әлеге фаҗигалелекне булдырмау юллары эзләнә, Яшәешне хәрәкәткә китерүче көч буларак, Өметкә йөз тотыла. "Татар модернизм әдәбияты өчен әсәрләрдә күтәрелгән сорауларга җавап бирү түгел, бәлки фикер һәм рухның үсеш юлын күзәтү мөһим",- дип яза Д.Заһидуллина. Әлеге юл, нигездә, "яшәү һәм үлем, матурлык һәм ямьсезлек, Яшәеш һәм кеше гомере, рух һәм җисем, өмет һәм чарасызлык, шәхес һәм Яшәеш, Мәңгелек һәм мизгел, ышану һәм ваз кичү, үткән һәм киләчәк, бөеклек һәм гадәтилек кебек ике чик арасында ята".[7, 238 б.]

Еш кына әдәбиятта "ялгыз кеше трагедиясе" дип аталган сызлану фәлсәфәсенең нигезендә Яшәешнең камил булмавы, гомернең кыскалыгы, кешенең ялгызлыгы, көчсезлеге хакындагы фикерләр ята. Шулар җирдәге Яшәү һәм Үлем, Гөнаһ һәм Җәза, Өмет һәм Хакыйкать кебек төшенчәләргә бәйле бәхәсләр ХХ йөз башында күпсанлы әсәрләр иҗат ителүгә китерә.

Танылган әдәбият галиме Й.Нигъмәтуллина "Запоздалый модернизм" в татарской литературе и изобразительном искусстве" исемле монографиясендә хәзерге татар әдәбиятында һәм сәнгатендә барган яңа эзләнү-үзгәрешләрне "соңарган модернизм " дип атый..[8,144 б.]

Татар драматургиясендә модернизм төшенчәсе.

Галимә хәзерге татар драматургиясенең аерым үрнәкләрен "уен" төшенчәсенә бәйле рәвештә тикшереп, "соңарган модернизм " чагылышы дигән нәтиҗәгә килә. Т.Миңнуллинның "Хушыгыз" пьесасын жанр формасы буенча "психологик драма", ә иҗат методы ягыннан "реалистик әсәр" дип карарга мөмкин. Ә инде "дусларның күп еллар дәвамында дус булып уйнаулары сурәтләнгән" булуны нигез итеп алсак, аны "соңарган модернизм" дип атарга мөмкин . Әлеге фикер белән тулысынча килешеп тә булмый. Миләүшә, Шаһит, Нурислам, Фәһим һәм Рафисның үзара мөнәсәбәте , карашыбызча, уен түгел, бәлки яшәү рәвеше. Алар бергә укыганнар, соңыннан дистә еллар дәвамында аралашып яшиләр, кунакка йөрешәләр, әмма араларында чын дуслык тумаган, оешмаган. Мәсьәлә рухи һәм матди кыйммәтләрне ничек аңлау, гомумән, яшәү мәгънәсен ачыклау кебек фәлсәфи сорауга кайтып кала..

Шуның белән бергә пьесаны "яңартылган реализм" төшенчәсе белән дә аңлатып була. Әсәрдә Миләүшәнең соңгы көннәре сурәтләнә. Ул гомере буе омтылып та чын мәхәббәткә, бәхеткә ирешә алмаганын аңлауга, үзенең генә түгел, "дуслар"ының да, Галиулланың да бәхетсез булуын ачкан Хакыйкатькә килә. Шул рәвешле, сызлану фәлсәфәсе барлык геройларның язмышын иңләп үтә. Әлеге зур булмаган күзәтүгә нигезләнеп, мондый нәтиҗә ясарга мөмкин:"Хушыгыз" төрле агым-юнәлешләр синтезы булып тора, ягъни анда реализм (геройларның эш-гамәлләре тулы мотивлаштырылган), романтизм (Миләүшә белән Галиулланың яшьлеге, мәхәббәте истәлек -хәтирәләре ,хыял дөньясы романтик агым-катлам алып килә ) һәм модернизмга хас алымнарның (сызлану фәлсәфәсенә нигезләнү) кушылып,үрелеп баруын күрәбез.

Туфан Миңнуллинның "Тәнзиләкәй" драматик хикәясе.

Хәзерге татар сәхнә әдәбиятын әйдәп баручыларның берсе булып Т.Миңнуллинның "Тәнзиләкәй" драматик хикәясе-шул юнәлештәге эзләнүләр нәтиҗәсе. Монодрама бер геройның монологларыннан гыйбарәт. 40 яшьлек рәссам Газинур 23 ел инде җавапсыз мәхәббәт белән яши. Ярату хисе аңа сөйгәненең 200 портретын ясарга көч биргән. Тәнзиләнең туган көнендә ул икесенә бәйле хәл-вакыйгаларны хәтерендә яңарта. Әсәрнең эчтәлеген Газинур күңелендәге хис-кичереш хәрәкәте билгели. Әсәрдә Газинур язмышы сызлану фәлсәфәсенә нигезләнеп ачыла. Әлеге үзенчәлекле күренешне өйрәнгән Д.Заһидуллина "ялгыз кеше трагедиясе" фәлсәфәсе акыл көченә шикләнеп караудан башлана, шикләнү чарасызлыкка китерә дип билгели.(7,252б.) Әсәрнең беренче бүлегендә укучы-тамашачы ялгызлыкта калган, хыял белән чынбарлык арасында саташулы халәттә яшәүче Газинур белән очраша. Аның монологлары-хис-кичерешләр өермәсе. Нәкъ менә хисләр хәрәкәте, үзгәреше төп вакыйга ролен үти. Драматик хикәядә мәхәббәт Илаһилык дәрәҗәсенә күтәрелә.

Әсәрдә мәхәббәт матурлыгы белән сәнгать матурлыгы үзара үрелеп, кушылып бара. Автор егет күңелендәге хисләр сафлыгын, кичерешләр байлыгын һәм әлеге хис-кичерешләр матурлыгын сокланып сурәтли. Т.Миңнуллин "Тәнзиләкәй"дә зур булмаган детальләр аша кызның рухи дөньясын ача һәм кешедәге, табигатьтәге матурлыкны,гомумән, яшәү матурлыгын күрә алмаучы зур сәнгатькә юл таба алмый дигән нәтиҗәгә китерә. Текст дәвамында кызны Матурлык символы итәргә омтылган саен, Газинур мәхәббәт һәм сәнгать матурлыгын күбрәк ача.

Әсәрдән аңлашылганча, рәссамны әйләнә-тирә белән бәйләп торучы бердәнбер җеп булып күргәзмәгә куелган бер портрет тора. Монологларында Газинурның төрле дәрәҗә-халәтләрдә бирелгән уйлары, тирән хыял дөньясы ачыла. Үз-үзен аңлый башлаганнан алып әлегәчә гомере хыял-хәтирә булып күз алдына бастырыла. Психологик киеренке халәттәге ир чынбарлык белән хыял чигендә яши, ул ниндидер аңсызлык, саташулы хәлдә.

Әсәр ахырында Газинурның чарасызлыкка килүе, мәхәббәтенең нәфрәткә алышынуы, гомумән, яшәеш фаҗигасен аңлавы күптөрле сораулар турында уйлануга һәм, иң мөһиме, күптөрле җавап вариантлары тудырып, автор белән укучы диалогына китерә.. Газинурның яшәеш фаҗигасенә бәйле, шул рәвешле, кешенең ялгызлыгы, яшәешнең асылы газап чигүдә булу кебек сызланулы уй-фикерләр укучы күңелендә хис -кичерешләр кузгатып, аны чистарынуга китерә һәм тормышның мәгънәсе үз-үзеңне аңлау, табу аша Матурлыкка, Өметкә, Мәхәббәткә таянуда дигән олы Хакыйкатьне ача.

Геройлар язмышы аша драматург укучыны да бәхет һәм бәхетсезлек турындагы уйлануларга этәрә.Т.Миңнуллин әсәрендә мәхәббәт хәсрәт чыганагы буларак бирелә. Моның сәбәбе тән(акыл) һәм җан(хис) каршылыгында. Газинур сөйгәнен җан мәхәббәте белән ярата, тән мәхәббәте турындагы фикерләрен һәрдаим кире кага. Тәнзилә исә, беренче чиратта, акыл белән ярата.

Шулай итеп,"Тәнзиләкәй"драматик хикәясе тормыш-яшәешнең катлаулы сорауларын үзенчәлекле алым-чараларда чагылдыруга һәм кеше күңеленең серле, кабатланмас якларын ачуга бәйле эзләнүләрнең тирәнәюе турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Ризван Хәмид "Олы юлның тузаны".

Р.Хәмид "Олы юлның тузаны" (1988) әсәрен драматик хикәя дип атый һәм моның белән аның сәхнәгә куюдан бигрәк укылу өчен язылуын искәртә кебек. Автор үзе үк сурәтләнгән вакыйгаларның реаль фактларга нигезләнүен әйтә. Үзәктә -улы янына шәһәргә китәргә җыенган Нәүхәбәр әбинең бер көне. Вакыйганың әбиләр чуагы вакытында баруы, әледән-әле туган җирдән китеп баручы торналар тавышы ишетелү, табигатьнең үзгә бер тынлыкта калуы пьсага моңсулык өсти. Автор өлкән буын белән бергә яшәешебездән ниндидер бер кирәкле әйбернең югала баруын сиздерә. Китеп баручы торналар кебек нәрсә югала соң?

Әбинең йорты, эчке бизәлеше, өй кирәк-яраклары гасырлар дәвамында сакланып, буыннан-буынга күчеп килгән яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрне, йолаларны хәтерләтә. Бу өйгә дә заман шаукымы үтеп кергәнлеген сиздереп, түрдә телевизор утыра. Нәүхәбәр әби байтак еллар инде ялгыз яши. Әсәрдә ялгызлык мотивы бөтен эчтәлекне сугара. Пьеса тулысынча шуңа буйсындырылган, чөнки ул монодрама, ягъни анда бер генә герой катнаша. Әбинең төрле әйбер-предметлар белән сөйләшүендә бөтен язмышы ачыла.

Чибәр кыз булып үсеп җиткән Нәүхәбәрне күреп тә белмәгән егеткә димлиләр, һәм ул Галимҗан белән гаилә кора. Дүрт бала үстерәләр. Ике кызлары сугышка кадәр үк вафат була. Ире Галимҗан сугыштан биш орден тагып, әмма авыр җәрәхәтләр алып кайта. Сугыштан соңгы еллардагы авырлыкларны, ачлык-ялангачлыкны әби хәзер дә җаны сыкрап күз алдына китерә. Сугыш яраларыннан интегеп яшәсә дә, ул тырыш, горур булган.

Ире үлеп киткәч, дүртенче баласы Тәфкил кеше арасында ким-хур булмасын дип, ана алны-яны белми эшли. Әмма дөнья артыннан куып, улы Тәфкилне күздән ычкындыра.

Р.Хәмид ана-бала каршылыгын иң югары ноктага әсәр ахырында гына җиткерә. Баштагы өлештә Нәүхәбәр әбинең туган җиреннән китүенә кайгыруы ачык сизелсә дә, өстенлек улы ягында. Тәфкил анасына ялгыз яшәү авыр икәнен аңлап, үзләре белән бөтен нәрсәсе булган бай,матур шәһәр фатирына яшәргә чакыра.

Ниһаять, пьсаның төп идеясын ачарга, ана-бала каршылыгын аңларга ярдәм иткән сорау яңгырый: "Ни өчен таш бәгырьле булып үсте икән Тәфкил?" Бала вакытта кече җанлы, нечкә күңелле улының характеры үзгәрү сәбәпләрен Нәүхәбәр әби үз тормыш юлыннан эзли. Шулай да төп сәбәпнең җәмгыятьтә, яшәп килгән тәртипләрдә икәнлеген дә ачык тоя ана.

Нәүхәбәр әби язмышы аша автор милләт язмышы, аның бүгенгесе, киләчәге турында уйлануга алып чыга.

Пьсаның исеме-"Олы юлның тузаны".Текстта бер генә урында әлеге исем телгә алына :"Олы юлда тузан күтәрелгән әнә... Тәфкилем кайтып төшмәсен тагын !.. Юк, тузан Ташлы ягына таба борылды". Тузан- кешене гадәтләнгән яшәү рәвешннән, ата-баба туфрагыннан, гореф-гадәтләрдән аеручы. Ул билгеле бер дәрәҗәдә Тәфкил образын дә аңлата кебек. Әсәр исемендә тирәнрәк фәлсәфи мәгънә дә сиземләнә. Олы юл ул- тормыштагы үзгәрешләр. Юл еракларга китә,ә тузан юл кырында утырып кала, яңадан кузгатылуын, һавага күтәрелүен көтеп ята. Тәфкил кебек, заманча яшибез дип, туган җирдән, ана теленнән, гореф-гадәтләрдән баш тарткан кеше дә әнә шул тузан хәлендә калырга мөмкин.

М. Гыйләҗевның "Бичура" пьесасы.

М. Гыйләҗевның жанрын төгәл ачыкламыйча, "гыйбрәтле хәлләр" дип куйган "Бичура" исемле пьесасында кеше күңеленең ике ягын- өмет һәм өметсезлек, яктылык һәм караңгылык, яхшылык һәм явызлык, тугрылык һәм мәкер чагыла. Кеше күңелендә мәңгелек көрәш бара. М.Гыйләҗев драмада Яктылык-Яхшылыкны Бичура образы аша бирә. Бичура- халык мифологиясендә йорт иясен аңлатучы мифик зат. Әлеге шартлы мифик образ реалистик күренешләр белән бәйләнештә тасвирлана.

Драма йорт хуҗасы Аксакның Шәүләләр - Кара җаннар белән сугышу күренеше белән башлана. 70 яшен тутырган картка Бичура ярдәмгә килә. Бу аның күңелендәге үзгәрешләр билгесе. Явызлар әле көчле, көрәш алга таба да дәвам итәчәк. Әмма озак гомер кичергән карт хәзер инде яшәешкә башка күз белән карый. Ул үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлый, борчыла. "Без күчкәннән соң дөнья йөзендә ни кала? Тормыш каламы? Иман каламы? Юкка яшәгәнбез, күрше, гомерне бушка сарыф иткәнбез,- ди ул.- Кеше күңелләрендә калырлык изгелек кылмадык, тормышны чәнти бармак кадәр дә алга җибәрмәдек. Киресенчә, ул гел артка тәгәрәде, аска, адәм башы чыгалмаслык упкынга, өметсезлеккә."

Әнә шул рәвешле җәмгыятьнең миһербансыз йөзе калкып чыга. Кешегә йөге белән кайгы-хәсрәт, газаплы тормыш китергән системага нәфрәт яңгырый. Бичура башкарган бер зур функция -кешене әлеге тышкы золымнан саклап тору. Мифик затның икенче функциясе -кеше күңелендә киләчәккә өмет, ышаныч, шатлык хисләрен торгызу.

Әсәрдә хәрәкәтне тәшкил итүче конфликт ике катламда бара. Берсе- Аксак күңелендәге Ак һәм Кара якның эш-гамәлләренә барып тоташучы каршылык, ул Бичура дөньясы белән бәйле. Икенчесе исә реаль тормышта- Аксак белән әйләнә-тирәдәгеләр арасында. Эчкечелекнең артуы, кеше күңеленең катылануы, авылларның бетүе, өлкән буын белән яшь буынның үзара аңлаша алмавы өчен дә тирәнтен борчыла автор . Аксакның хатыны, киленнәре, күршеләре - бүгенге көн белән генә яшәүче, ваемсызлыкка баткан кешеләр.

Вакыйгалар барышында геройлар билгеле бер үсеш кичерә. Озак вакытлар Кара җаннар белән көрәшүдә чагылыш тапкан икеләнүләрен җиңгән Аксакта киләчәккә ышаныч, өмет туа.Шулай да шатланырга иртә әле. Бичура урынына чормага менеп утырган Аксакны төшерәбез дип, Күрше, чорманы ишеп, йортны түбәсез калдыра. Аксакның Бичура вазифасын башкара алмавын автор символик формада күрсәтә. Хәзер инде ул күңелендәге өметне җуйган, һәрнәрсәгә битараф калган карт.

Ахырда пьесага шулай да бер якты сызык килеп керә. Күрше үзенең Бичура белән очрашуы турында Аксакка әйтә. Бу-аның күңелендәге үзгәрешләр башлану билгесе.

Драманың әһәмияте кеше психологиясен , җанының ике ягын ачып бирүдә. Драматургның укучы-тамашачыга җиткерергә теләгән төп фәлсәфи фикере дә шуның белән бәйле: үзгәреш-яңарышка юл һәр кешенең күңеленнән башлана, шуңа күрә иң элек үз-үзеңне аңларга омтыл һәм җаныңдагы явыз рухны җиңүгә иреш дигән лозунг белән тәмамлыйм үземнең эшемне.

Йомгаклау

XX йөз башында формалашу чорын кичергән татар әдәби тәнкыйтенең үсеш-үзгәреше бертөрле генә булмаган кебек, хәзерге сүз сәнгатендәге урыны да гаять каршылыклы бәяләнә. Әдәбият тарихы һәм теориясе белән тыгыз бәйлә­нештә булган әдәби тәнкыйтьтәге эзләнүләр, аның заман та­ләпләренә йөз белән борылуы, әдәби барышка үз вакытында бәя биреп баруга бәйле жанр төрлелегенә, эстетик тирәнлеккә омтылуы һ.б. мәсьәләләр игътибар үзәгендә.

Соңгы елларда әлеге бәһасез акыл-әдәп тәрбиясе хәзинәсе аеруча яшьләр арасында популярлыгын югалта. Югыйсә үзеңне тормышка,хезмәткә әзерләүдә аңа алмаш булырдай бай чыганаклар күп түгел. Шулай булуга карамастан, матур әдәбият укуга игътибар кимүенә китерүче факторлар бик күп.Укучы яшьләр буш вакытны компьютер алдында утыруга сарыф итә.Алар акыл-әдәп тәрбиясе алуның бай чыганагыннан мәхрүм. Шуны истә тотып, әдәбият дәресләре буенча оештырылган "Электив курс"ларда без программада булмаган ,яшьләрне кызыксындыра торган әсәрләрне өйрәнәбез. Беренче этапта әдәбият теориясе белән якынрак таныштык. (Дәрестә аңа вакыт аз кала).Икенче эш итеп әсәрләр өйрәнә башлыйбыз, анализлыйбыз ,проблемалар чишәбез. Хөснетдинова Айгөлнең эше шуңа дәлил. Әдәбият теориясен яхшы белү, әсәрләрдәге модернизм төшенчәсен аңлата белү, аларга анализ бирү укучыларны тормышка әзерли, Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы бирергә ярдәм итә.

Әсәрләрдәге модернизм төшенчәсе кешелек язмышы, буыннар арасындагы бәйләнеш, үткәннәрне хәтердә яңарту һәм саклау аша эчтәлекне бөтен тулылыгында аңларга, тирән мәгънә-фикерләрне ачарга, үстерергә мөмкинлек бирә.

Кулланылган әдәбият.

1.Әхмәдуллин А. Татар совет драматургиясен яңача өйрәнү мәсьәләләре.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1993.

2.Әхмәдуллин А. Офыклар киңәйгәндә. - Казан:Тат.кит.нәшр., 2002.

3.Әхмәдуллин А. Бүгенге татар драматургиясенең кайбер үзенчәлекләре.//Мирас.-2004.-№2.-87-91 б.

4.Әхмәдуллин А. Күңелләрне уятыр: хәзерге татар драматургиясе: монография.- Казан: Мәгариф, 2007.-223 б.

5.Гыймранова Д.Театрга гашыйк булыгыз!// Казан утлары. -2003.-№2.-124-129 б.

6.Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы.-Казан:Мәгариф,2000.

7.Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм ХХ йөз татар прозасы.-Казан:Татар.китап нәшр.,2002.

8.Нигматуллина Ю. "Запоздалый модернизм" в татарской литературе и изобразительном искусстве.-Казан:Фэн, 2002.

9.Самигуллина Л.М. Концепция героя в период зарождения и становления татарской драматургии.-Казан, 2004.

10.Саттарова А.М. Современная татарская драматургия (1985-2000гг): концепция эпохи и героя.-Казан:Гуманитария,2003.

11.Сафиуллин Ю. Сәхнә әсәрләребез нинди? // Казан утлары.-2000.-№ 2.- 138-144 б.

12.Хәмид Р. Татар драматургиясе миллиме? // Казан утлары.-2002.-№ 4.- 155-163 б.





© 2010-2022