Реферат по татарской литературе по теме ЧИШМӘЛӘР - ТОРМЫШ ЧЫГАНАГЫ (10 класс)

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

VI научно - практическая конференция учащихся школ г.Казани им. Д.В.Вилькеева (Вильеевские чтения)





Секция: Татарская филология



«Источник жизни - родники»



Банюрова Регина

МБОУ «Гимназия №8», Советский район, г. Казань

9 В класс



Научный руководитель:

Айзатуллова Эльфия Мунировна,

учитель татарского языка

и литературы первой

квалификационной категории

МБОУ «Гимназия №8»

Советского района, г.Казани




КАЗАНЬ, 2015




КЕРЕШ ӨЛЕШ

Чишмәләр - тормыш чыганагы.


Чишмәләргә кайту - тарихка кайту ул.

Шөкер, халкыбызның рухы бай,

холкы нык, кулыннан эш килә.

Тарихын онытмаган халык -

рухи үзәген югалтмаган халык ул.

Татарстан Республикасы

президенты

М.Ш.Шәймиев

Бу фәнни - тикшеренү эше тормыш чыганагы булган, җаннарга илһам, күңелләргә дәрт биргән, иртәсен - кичен, җәен - кышын, буыннан - буынга кешелек дөньясына хезмәт иткән чишмәләргә багышлана.


Максатлар:

1. Татарстан җирлегендәге чишмәләрне барлау, мөмкин кадәр күбрәк материал туплау.

2. Чишмәләрнең тарихын, исемнәренең үзенчәлеген өйрәнү.

3. Чишмәләрнең халык тормышында һәм көнкүрештәге ролен ачыклау.





ТӨП ӨЛЕШ

Су - кеше яшәгән мохитнең бер өлеше генә түгел. Борынгылар суны изгеләштереп караганнар - аның кочагыннан җир, тереклек барлыкка килгән дип ышанганнар. Авылларга, шәһәрләргә нигез салучылар иң башта су чыганакларын эзләгәннәр - якында эчәргә яраклы су булмаса, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнү дә мөмкин түгел бит. Яшәү ямен югалтса да, зур куаныч иясе булса да, күңеленә тынычлык, киләчәк тормышына дәрт һәм илһам алу өчен су янына килгән кеше. Су тукландырган һәм тормыш - көнкүрештә ярдәм иткән, сафландырган һәм дәвалаган. Суның тәме,җыры һәм үз энергиясе бар... Су булган җирдә генә тормыш кайный.

Идел буе - борынгы цивилизацияләрнең бишеге. Бүген биредә Болгар, Биләр кебек калаларның нигез ташлары табыла икән, Казан, Алабуга кебек меңъяшәр шәһәрләр балкып утыра икән, алар янында чал тарихлы авыллар яши икән, димәк, үз вакытында ерак сәфәрләр гизеп бирегә килеп төпләнгән ата - бабаларыбыз ялгышмаган - су булса, тормыш та гөрли, халык та яши.

Күпсанлы сугышлар вакытында дошманнар иң башта каршы якның чиста су чыганагын кулга төшерергә тырышканнар. Бу яктан кайчандыр Сөембикә манарасыннан ерак түгел Казан Кирмәне диварлары янында агып яткан

чишмшнең язмышы гыйбрәтле.Әлеге чишмә гасырлар дәвамында Казан ханнары карамагында булган һәм аның әйләнә - тирәсе гүзәл гөлбакчаны хәтерләткән. Мөселманнар чишмәнең үзен изге, ә аның суын шифалы дип тапканнар. 1552 елда, Казанны Явыз Иван гаскәрләре камап алгач, чишмә - чолганышта калганнар өчен бердәнбер чиста су, димәк , яшәү чыганагы булып кала. Дошман күреп калмасын өчен , казанлылар су алырга бирегә җир астыннан салынган махсуc юлдан караңгы төшкәч кенә килә торган булганнар. Чишмә барлыгын дошманга белдерү - дәүләт серен сатуга тиңләштерелгән. Яулап алучыларга башимәс шәһәр көченең чыганагы турында сатлыкҗаннар хәбәр итә. Чишмә һәм аңа илткән юл шартлатыла . Шул рәвешле, кечкенә чишмәнең аяныч язмышы горур һәм кодрәтле дәүләт фаҗигасенең башы була. Халык тарихында бу фаҗиганың кайтавазы 400 елга якын ишетелә...

Бүген Татарстан сулыкларга иң бай төбәкләрнең берсе . Идел, Чулман, Нократ, Зәй, Агыйдел, Зөя, Ык кебек зур елгалар, аларда төзелгән сусаклагычлар, күпсанлы күлләр , инешләр республикабыз мәйданының 6,4 процентын алып тора. Бу күрше өлкәләрнең су байлыкларыннан шактый артык. Татарстан буйлап аккан 4098 елга һәм инешләрнең озынлыгы 19632,5 чакрымга җитә, ягъни экватор озынлыгының яртысын тәшкил итә.

Су байлыклары турында сүз чыкканда, кеше аңында, гадәттә, океаннаар һәм диңгезләр, күлләр һәм елгалар турында фикер йөртелә . Бу хаклыдыр да , чөнки дөньядагы суның иң зур өлеше аларда тупланган . Ләкин әлеге суыкларны минут саен, секунд саен тулыландырып торган чишмәләрнең шундый ук байлык булуы еш кына онытыла . Татарстанда чишмәләр саны бихисап - авыл саен кимендә бер дистә чишмә бардыр . Ә кеше күзеннән еракта, урманнарда һәм көтүлекләрдә тибеп яткан су йөрәкләре күпме?! Бәлки шуңадыр да , күп еллар дәвамында кешеләр чишмәләрне үзеннән - үзе барлыкка килгән , булырга тиешле һәм

булачак табигатъ күренеше дип кенә аңлады. Саксыз караш, кадерли белмәү, битарафлык ничә чишмәнең юлын кисте икән?

Милли аң көчәю нәтиҗәсендә соңгы елларда халкыбызның гасырлар дәвамында җыелып килгән зиһене берникадәр җанланды. Табигатъкә, шул исәптән әйләнә-тирәлекнең сафлык көзгесе булган чишмәләргә карата да игътибар бермә - бер артты. Суының изгелеген күрсәтеп Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә чишмәләр өстендә гыйбадәтханәләргә охшаган корылмалар калкып чыга, чишмәләр янында бәйрәмнәр уза, туйлар гөрли ... Кыскасы , чишмә суы белән кеше күңеленә иман да кайта.

Кеше язмышын еш кына тау - ташларны тишеп, авыр - авыр җир катламнарын ерып якты дөньяга, кояш һәм ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга омтылган чишмә белән чагыштыралар. Чишмәнең җир өстенә тишеп чыгуы нинди могҗиза булса, һәр кешенең тормыш юлы серле йомгакка тиң. Чишмә барлыкка килү дә, адәм баласына җан иңү кебек үк, илаһи табигать көчләренең бөек сере. Кеше язмышы туган туфрактан башлана, бихисап каршылыкларны җимереп, борма - борма юллар үтә - нәкъ чишмә юлы кебек. Шул гомер эчендә чишмә күпме файда китерә, күңелләргә күпме илһам орлыклары салып өлгерә, үзе турында күпме матур истәлекләр калдыра! Кеше дә шулай бит! Җиһанга аваз салу белән бакый дөняга китү арасындагы вакыт - мизгел генә булса да, кайберәүләр шул вакыт аралыгында халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калырдай гамәлләр кылып өлгерә... Ә барысы да туган як чишмәләреннән башлана!


Безнең Татарстан җирлегендә, бүгенге көндә исәпкә алынган 3700 чишмә бар. Шуларның 3000 гә якыны хуҗалыкта файдаланыла. Һәр сәгать саен әлеге чишмәләр җир өстенә 21 миллион 960 мең литр тирәсе су чыгара! Берничә тәүлек эчендә әлеге су күләме белән Байкал күле иңкүлеген тутырырга мөмкин!

Чишмәләргә иң бай районнар - Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Питрәч, Саба, Тәтеш. Аларның һәркайсында 100 дән артык чишмә ага.

Чишмәләрнең килеп чыгышы, кеше тормышындагы әһәмиятенә карап төркемнәргә тупладым:

  1. Хәтер чишмәләре - родники памяти.

  2. Юл буе чишмәләре - придорожные родники.

  3. Изге чишмәләр - святые родники.

  4. Мәхәббәт чишмәләре - родники любви.

Хәтер чишмәләре - чишмә табып халыкны сөендергән кешеләрнең изге эшләре өчен исемнәрен мәңгеләштергән чишмәләр.

Ютазы районында 8 Март авылына кергән чакта күзләрне камаштырырлык итеп бизәлгән чишмә бар. Янындагы тауда - горур карашын еракка юнәлткән су эчәргә килгән болан сыны.

Шул авылда яшәгән Исмагыйль аганың изге куллары суга юл ача, чишмә күзен пычрактан арындыра... Ни гаҗәп, үзенә игътибар иткән өчен рәхмәт белдергәндәй, чишмәдә дә су көннән - көн ишәя. Саф суга зарыккан авыл халкы чишмәне булдыклы егетнең исеме белән атап йөртә башлый. "Исмәгыйль чишмәсе"нең суы кибәрдәй түгел, аны кешеләргә бүләк иткән ир - егетенең исеме дә буыннан - буынга күчәчәгенә шик юк. Шундый ук матур истәлек булып торган чишмә Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында да бар. Бертуган Азат һәм Ринат Харисовлар 2000 елда кибү һәм югалу хәленә килгән чишмәгә улак куеп, тирә - ягын төзекләндереп куялар. Су агымын тыңлау, саваплы гамәл кылу хәсрәтләрдән арындыра, диләр бит. Егетләр дә бу эшкә тотынганда сөекле әниләрен югалту ачысын азга булса да онытырга теләгәннәрдер бәлки. Чишмә алар һәм туганнары өчен чын мәгънәсендә юанычка әверелә. Балкып торган "Мәликә чишмәсе" суларында уйнаган кояш нурларында үз улларының изге омтылышларына сөенеп караган Ана елмаюы чагыладыр. Күңелләргә аналар салып калдырган иман тамчылары еллар үтү белән шулай чишмәләр булып ургып чыга.

Андый тарихка ия булган һәм исемнәре белән үзләрен якты дөньяга чыгарган шәхесләрне мәңгеләштергән чишмәләр бихисап.

Юл буе чишмәләре. Ил алдында йөзен аклар өчен юл буендагы чишмәләргә халык аеруча игътибарлы булган. Исән - сау әйләнеп кайтуга ышанып суга тәңкәләр салып калдыру йоласы да юл буендагы чишмәләрдән башланып киткәндер. Кипкән тамакларга шифа, арыган буыннарга сихәт, ярсу җаннарга тынгы бирә чишмәләр суы. Ялкын бөркеп торган эсседә дә, кышкы зәмһәрир салкында да чишмә ягымлы, дустанә, назлы булып кала бирә. Бәлки туган якларыннан читтә йөргән, гаилә учаклары җылысын сагынган юлчыларга шулай тоеладыр? Юктыр. Чишмә суына бу төбәктә яшәгән халыкның юлда барган кешеләргә изге теләкләре, матур хисләре дә кушылып ага бит. Юл күрсәткечләрдә генә чикләр бар: шәфкать, дуслык, туган якка һәм туган нигезләргә мәхәббәт юлларында чикләр юк! Юл буе чишмәләре юлчыларга шуны искәртеп тора.

Изге чишмәләр.

Чишмәләрнең изгелегенә ишарә булган фал - суның кабер урынында бәреп чыгуы. Һәлакәттә очраган дәрвишләр, хаҗ юлы газапларын күтәрә алмый бакый дөньяга күчкән мөселманнар, сугыш корбаннары... Каберләре өстендә таш куеласы урында чишмә барлыкка килүне күреп таң калган халык аларны изге дип таныган, чишмәнең суына да илаһи кодрат хас булуы фараз ителгән.

Биләр һәм Болгар калаларын мөселман дөньясының "Төньяк Мәккасе " дип йөртәләр. Биләр каласы янында легендаларда күп тапкырлар искә алынган гаҗаеп күркәм урын - " Хуҗалар тавы" бар. Хаҗга бару хәленнән килмәгән халык, тиешле гыйбадәтне кылу өчен элек - электән бирегә юл алган. Бәллүр сулы үлемсез чишмәне мөселманнар гына түгел, мәҗүсиләр дә, христианнар да "Изге чишмә " дип хөрмәтлиләр, рухи үзәк дип таныйлар. Диннәр, милләтләр, телләр төрле булуга карамастан, " Изге чишмә" аларның барысын да берләштерә!

Мәхәббәт чишмәләре.

Җир белән Түбәндәге дөньяны бөтен Галәм рухларын берләштергән, коры урында - су, хәрәкәт булмаган җирдә - агым, тынлыкта - аваз, үле табигатьтә - тормыш барлыкка китергән чишмәләр су чыганангы гына түгел, яшәү чыганагы дип тә исәпләнгән. Аларның серле, яшерен кодрәте кешеләрне сокландырган да, куандырган да. Бәлки шуңадыр да, Идел-Урал буе халыклары иң зур бәйрәм - йолаларын уздыру урыны итеп чишмә буйларын сайлаган. Табигатьнең рәхим - шәфкатен яулауны максат итеп куйган әлеге бәйрәмнәр чишмәләргә, су рухына хөрмәт күрсәтүдән башлаган, килен булып төшкән кызларның сылулыгын чишмә рухына күрсәтми калмаганнар, чишмәдән ризалык алмый торып шул чишмә - инеш буенда үскән казларны табынга чыгармаганнар...

Чишмә буйларында яшь парлар вәгъдәләр беркеткән, биредә ярәшелгән гаиләләр бервакытта да таркалмаган.

Чишмәләр безнең язучыларыбызга, шагыйрьләребезгә, иҗат кешеләренә рухи азык чыганагы булып тора. Халык мифологиясенә таянып, Г.Тукай иҗат иткән "Су анасы" поэмасы, легендар язучыбыз Г.Бәширов белән сөекле татар кызы - яраткан композиторыбыз С.Садыйкованың уртак җимеше булган "Җидегән чишмә"җыры ачык мисал булып тора. Ә мондый мисаллар безнең мәдәниятебездә һәм сәнгать дөньясында бихисап.

Кулланылган әдәбият:

  1. Ф.Г.Гарипова "Авыл атамалары", Казан, 1999.

  2. Ф.Г.Гарипова "Елга һәм инешләрнең килеп чыгышы турында", Казан, 2001.

  3. Ф.Г.Гарипова "Татарстан җирлегендәге елга һәм сулар атамалары", Казан, 2001.

  4. "Юлдаш" журналлары.

  5. Матбугат чыганаклары.


© 2010-2022