• Преподавателю
  • Другое
  • Ана күңеле балада, бала күңеле далада (Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча дәрес)

Ана күңеле балада, бала күңеле далада (Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча дәрес)

Дәрескә аннотация Дәрес авторы – Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Татар Талкышы гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Гөлчәчәк Рәмдисовна Тема- Ана күңеле балада, бала күңеле далада. (Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча дәрес) Предмет - татар әдәбияты Класс 7 Методик мәгълумат : Дәрес тибы-проблемалы укыту Принциплар: фәннилек, системалылык, тәрбия белән укытуның берлеге,әдәби әсәрне субъектив кабул итү, эчтәлек һәм форма берлеге. Укыту методы: өлешчә эзләнү. Дәреснең максаты: - Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча фикерләүне йомгаклау, гомумиләштерү; - мәсъәләгә төрле яклап якын килергә өйрәтү,гомумиләштерү күнекмәләре булдыру; - әхлак, милли үзаң тәрбияләү. Җиһазлау: Аудиоматериал, язучының портреты, “ Халкымның күңел бизәкләре” стенды, эпиграф язылган стенд, техник чаралар. ВЫДЕРЖКА ИЗ ТЕКСТА I. Оештыру. II. Укытучының кереш сүзе. Көзге ачы җилләрдә коры җир өстенә коелган ай нурлары кебек, аның иҗат юлын “Бүз еге...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Татар Талкышы гомуми белем мәктәбе



Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча дәрес план-конспекты

(7нче сыйныф үткәрү өчен тәкъдим ителә)



Эшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәйхетдинова Гөлчәчәк Рәмдисовна


Татар Талкышы-2012

Максат:

- Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәре буенча фикерләүне йомгаклау, гомумиләштерү;

- мәсъәләгә төрле яклап якын килергә өйрәтү, гомумиләштерү күнекмәләре булдыру;

- әхлак, милли үзаң тәрбияләү.

Җиһазлау:

аудиоматериал, язучының портреты, " Халкымның күңел бизәкләре" стенды, эпиграф язылган стенд, техник чаралар.

Принциплар:

фәннилек, системалылык, тәрбия белән укытуның берлеге,әдәби әсәрне субъектив кабул итү, эчтәлек һәм форма берлеге.

Укыту методы: өлешчә эзләнү.

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

II. Укытучының кереш сүзе. Көзге ачы җилләрдә коры җир өстенә коелган ай нурлары кебек, аның иҗат юлын "Бүз егетләр", " Таһир-Зөһрә"ләр һәм " Йосыф китаплары", " Идегәй" дастаннары яктыртып тора. Олы юл читендәге телеграмм баганалары кебек, аңа Сәйф Сараи, Мөхәммәдьярлар, Мәүлә Колый һәм Утыз Имәни кебек борынгы әдипләребез иҗаты маяк булып тора...Гомер буе ул Мәрҗани һәм Тукайлар калдырган мирасның шифалы йогынтысын тоеп яши. Сүз ,әлбәттә, Әмирхан Еники турында. Тулы бер гасырның буеннан буена диярлек гомер кичергән әдибебез ул безнең. Күздән яшь китерә, бәгырьне телгәли аның әсәрләре. Гүяки алар каләмне язу карасына манып түгел, ә бәлки хискә, моңга, сагышка манып язылганнар. Шуңа да җаныңны кая куярга белми бәргәләнгәндә, кулыңа Ә. Еники әсәрләрен аласың (курай моңы тыңлана). Дусларым, менә берничә дәрес элек кенә без олуг әдибебезнең "Әйтелмәгән васыять" әсәренең беренче битен ачкан идек. ( 1нче слайд.) Дәресебезнең эпиграфын билгелик. ( 2нче слайд.)

Ана күңеле балада, бала күңеле далада.

Мәкаль.
Әсәр буенча күп фикерләр, бәхәсләр булды. Әйдәгез, бүген аларны бергә туплыйк.

III. Төп өлеш.

Укытучы. Укучылар, әсәрнең үзәгендә нинди образ тора?

Көтелгән җавап. Акъәби образы.

Укытучы. Кеше буларак, шәхес буларак, Акъәбигә сез нинди бәя бирер идегез? (Җавап тыңлана.)

Укытучы. Димәк, без Акъәбине агачның нык бер тамыры итеп күз алдына китерә алабыз ( 3 нче слайд,1 нче өлеш)

Укытучы. Акъәби балаларын укыткан, кеше иткән дидек. Әйдәгез, без аларны агачның ботаклары итеп күз алдына китерик. Менә хәзер карыйк инде, Акъәби йөзендә без нәрсәләр күрәбез? Балаларын ул нинди рухта тәрбияләргә омтылган?

Көтелгән җавап.

I Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт.

II Гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт.

III Туган җиргә, телгә мәхәббәт. (2 нче слайд,2 нче өлеш)

Менә Акъәбинең йөзе. Әйдәгез, укучылар, үткән белән бүгенгене бәйли торган шушы сыйфатлардан чыгып, әсәрне сүтеп карыйк. Олы буын тәрбияләргә омтылган бу сыйфатлар яшь буында нинди чагылыш таба соң? (Моның өчен сыйныфны икегә бүләбез. Фикер җебебез бер яклы гына булмасын өчен шулай эшлибез.Бер як - яклаучылар.Икенче як - тәнкыйтьчеләр.) Игътибар, I мәсъәлә. Ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт. Әсәрдә чагылыш тапкан Акъәби балалары бу мәсьәләдә үзләрен ничек тота? Җәннәт аналарның аяк астында, дибез. Иң беренче анага мөнәсәбәтне тикшерик.

I яклаучылар.

Көтелгән җавап.

  • Авыргач, алар Акъәбине алып китәләр.

  • Кыйммәтле дарулар белән дәвалыйлар.

  • Кайбер кешеләр картлар йортына да илтә һ. б.

II тәнкыйтьчеләр.

Көтелгән җавап.

  • Акъәби авылда яшәгәндә, бергәләшеп янына кайтмыйлар. Кырымнарга баруны кулай күрәләр.

  • Әйе, Акъәбине алырга кайталар, ләкин күңелен дәваламыйлар бит. Аңа бер җылы сүз җитә.

  • Васыять тыңланмый. Бу бит иң олы сүз!

  • Үләргә 3 көн калгач, больницага илтәләр.

  • Үлгәндә күз йомдыручы да булмый.

Укытучы. Кайсы як дәлилләре саллырак? Нәтиҗә ясагыз.

(Нәтиҗә ясыйлар.)

Көтелгән җавап. Тормышта иң изге кешеләр - әниләребезгә хөрмәт җитми

Укытучы. Бу урында сезгә бер риваять сөйләр идем.

Егет белән кыз бер-берсен бик яратканнар. Кыз егетне сынап карамакчы була... "Әгәр сөюләрең чын булса, иң якын кешең - әниеңнең йөрәген алып кил миңа, " - ди. Егет кайтып, әнисенең йөрәген ала да, аны ике учына кысып, сөйгәне янына ашыга. Йөгереп барганда, ташка абынып, тезен бәрә. Шулчак егет кулындагы ана йөрәге телгә килә: "Авыртмадымы, балакаем?!"

Моннан да үтемлерәк итеп ананың балага мөнәсәбәтен әйтеп булмастыр. Беренче мәсьәләнең калган өлешен тикшерик.

Атага, өлкәннәргә хөрмәт.

II тәнкыйтьчеләр.

  • Атасы алар бәхете өчен бөтенесен эшләгән. ә алар аталары каберенә чардуган гына да куя алмыйлар. Ул каберне бит Акъәби һәм авылның бер-ике карты гына белә. Ә алар да үлсә? (229нчы биттән уку)

Укытучы. Димәк, уртак нәтиҗә чыгарыйк . . Көтелгән җавап. Акъәби балаларының өлкәннәргә, ата-анага хөрмәтләре чикле.

II Гореф-гадәт, йолаларга хөрмәт.(3нче слайд.) Мәкальне бер укучы кычкырып укый:

Күпме ярдан ашса да, су тартылыр үзәнгә,

Купме азса, тузса да, ил буйсыныр азанга.

Укытучы.Акъәби гомере буе игътибарын юнәлтергә тырышкан борын-борынгыдан килгән милли гореф-гадәтләр, йолаларга хөрмәт балаларда ничек чагыла?

I яклаучылар. II тәнкыйтьчеләр.

-Алар һәрберсе берәр истәлек алалар, -Иң изге итеп сакланырга тиешле

әйберләрне ташламыйлар, театрга ядкәрләр бит алар! Сандыкта

бирәләр. Акъәбинең күпме күңел җәүһәрләре.

Ул аларны һәр баласына атап

әйтергә жыена. (227нче биттән уку)

  • Нәрсә-нәрсә, мөселманча күмү

йоласы гына да үтәлмичә кала.

Гробка тыгып куялар. Кәфенләп

күмәсе урынга кулмәк кигертәләр.

-Истәлеккә дип, Суфиян малаена

камчы тоттыра. Камчы-символ. Алар

явызлык, усаллык символын

сайлыйлар.

Укытучы. Димәк, нәтиҗә чыгарабыз. Көтелгән җавап. Ата-баба йоласы, гореф-гадәтләренә хөрмәт юк. Аларны кирәксенмиләр. Өлкән буынга алмашка кыйблалары итеп мәрхәмәтсезлекне сайлаган шәфкатьсез буын килә.

III Туган жиргә, телгә мәхәббәт мәсьәләсе.(3нче слайд) Укытучы. Бу мәсьәләне анализлаганчы, бер шигьри аһәң ишетегез. Ул безнен III мәсьәләнең бөтен эчтәлеген ача сыман.(5нче слайд)

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң

"Әни",-дип,

Тел ачылгач, уз телеңдә әйтә алсаң

"Әти",-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас-

Туган телең әле ул булмас!

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң

"Әни!",-дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң

"Әти!"-дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр.

Туган телең әнә шул булыр!

Зөлфәт

Укытучы. Шигырьдәге төп фикерне әйтегез. Әсәрдән шушы юлларга мөнәсәбәтле вакыйгаларны табыгыз.


I яклаучылар. II тәнкыйтьчеләр.

Шагыйрь белән аралашалар. -Суфиян балаларына туган телен

өйрәтми.

-Марҗага өйләнә. Инде бу тел

бетүгә беренче адым. (227, 229нчы

битләр)

Укытучы. Укучылар, телгә алынган әсәр геройларыннан тыш, күзгә бәрелеп тормаган бер образны истән чыгармыйк. Кем ул?

Көтелгән җавап. Шагыйрь.

Укытучы. Ни өчен керткән икән аны әдип үзенең әсәренә?

Көтелгән җавап. Яшь буынның санап үтелгәннәргә карата битарафлыгын тагын да калкурак итеп күрсәтү өчен.

Укытучы. Димәк, Знче мәсьәлә буенча нәтиҗә чыгарыйк. Гомумиләштерик.

Көтелгән җавап.

-Геройлар туган җиргә, телгә карата битараф.

Укытучы. (6нчы слайд) Менә безнең мәгърур агачыбыздан нәрсә генә калды. Димәк, югалган өлеш - безнең җәмгыятьтә хәл ителергә тиешле, игътибар сорый торган мәсьәләләр. Без тикшергән мәсьәләләр әсәрнең проблемасын тәшкил итә дә инде. Игътибар, яңа төшенчә. (7нчы слайд. Проблема төшенчәсе аңлатыла. Күтәрелгән өч мәсьәләнең проблеманы тәшкил итүе ачыклана.)

Укытучы. Менә безнең проблемалар. Дөрес, бу йолаларга буйсынмаган өчен дәүләт законнары нигезендә берәүне дә хөкем итмиләр. Ләкин, ләкин...Намусыбыз,

вөҗданыбыз хөкеме каршында без. Намус, вөҗдан каршында алар - шәүлә. Фикер йөртик әле, ни өчен болай булды соң? Сәбәбе? (Фикер алышу )

Йомгак.

Әсәрне анализлауны бер төенгә туплыйк. (8нчы слайд. Әсәрнең жанрын, темасын,идеясен,образлар системасын,конфликтын билгелибез.)

Укытучы. Фикерләрегезне тыңладык. Кешеләрнең күңел сукырлыгының сәбәбе нидә? Бәлки җәмгыять, цивилизация, техника үсеше нәтиҗәседер? ( Бәхәс.)

Элек хатын-кыз гаилә ныклыгын тәшкил итүче, балаларда иман нуры сеңдерүче булса, әсәр язылган вакытларда һәм хәзер дә ул дәүләт өчен эшли. Чөнки гаиләне алып барырга акча кирәк! Ә гаилә дәүләт өчен каядыр арткы планга күчерелде. Ә мондый фикер йөрткән жәмгыять-авыру жәмгыять ул.

Тел мәсьәләсендә. Туган телебезгә ихтыяҗ кимеде. Телебезне үлемгә дучар итмисе иде. Тел бетсә - милләт тә бетә.

Кире слайдка әйләнеп кайтыйк әле. (6нчы слайд ) Тамырыбыз җирдә бит, туфракта. Ягымлы кояшы, яңгыры булса, агачыбыз яшь үсентеләр яңартыр. Аңа яшәү сулышы гына өрергә кирәк. Әсәрдә моңа аваздаш символик образ бар (учак). Әйе, өмет калсын, ул бар әле, өметне өзмик, дуслар.

Өй эше. 1.Сочинение "Ана- бөек исем" яки,

"Акьәби өмете аклансын"яки,

"Авылым Акьәбисе".

2. Татар халкының бер йоласы буенча мәгълумат тупларга. (Ике өй эшенең берсен сайлап алырга.)



© 2010-2022