Внеклассное мероприятие посвященное дню родного языка. Туган телем – татар теле

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Внеклассное мероприятие посвященное дню родного языка.

Туган телем - татар теле.

(Әдәби музыкаль кичә)


1 нче алып баручы.

Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Бәйрәмебезне туган тел хакында сөйләп башлыйк әле. Туган тел!

Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз.

2 нче алып баручы.

Туган җирең - Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Бүген 21 нче февраль - туган тел көне. Күбегез өчен туган тел - рус теле. Без сезнең белән татар телен өйрәнәбез, чөнки Татарстанда яшибез. Татарстанда ике дәүләт теле бар: татар теле һәм рус теле.

Сегодня 21 февраля - день родного языка. Для многих из вас родной язык - русский. Мы с вами изучаем татарский язык, потому что живём в республике Татарстан. Татарский язык наравне с русским языком является государственным языком нашей республики.

1 нче алып баручы.

Слова, слова…

Слова, слова, слова.

Как много их на свете.

Но лучше всех звучат они

В родном краю. При этом

Словами можно выражать

Все мысли наши с вами.

Мы можем даже возражать

Красивыми словами,

Словами - любим и поем,

Словами - жизнь решаем.

Словами можем убивать,

Словами воскрешаем.

Богатство слов у нас такое,

Что можно быть богатым.

Богатым в деле и в письме,

В кино, в науке и в театре.

Родной язык, он так красив.

Журчит он, словно речка.

Красивых очень много слов.

Плохим словам - нет места.

2 нче алып баручы.

Әткәм-әнкәм туып үскән,

Әби-бабам гомер кичкән.

Туган илем - татар җире,

Синнән матур ил бар микән?

1 нче алып баручы.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем - Татарстан,

Мин дә синең газиз балаң.

"Мин яратам сине, Татарстан!" җыры башкарыла. (Нафис)

1 нче алып баручы.

Бала, тугач та, анасының телен өйрәнә. Ана теле аша үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр хәтергә көчлерәк сеңә, ныграк истә кала. Ана сүзе моңлы, шигъри була

Укучы. Райлә Гомәрова "Туган телем" (Полина)

Туган телем йөрәгемә

Бигрәк якын.

Үз теленең бөеклеген

Тоя халкым.

Нинди тәмле "икмәк" сүзе

Туган телдә.

Горурланам яшәвемә

Мин бу җирдә.

Татар иленең даны да

Еракта китәр.

Туган телем генә мине

Бәхетле итәр.

Укучы. Нури Арсланов. Тел. (Снежанна)

Тел елата, юата,

Матур уйлар уйлата,

Я үрти, я көлдерә,

Уңдыра я бөлдерә.

Сөйдергән дә тел генә,

Көйдергән дә тел генә...

Тел шикелле универсал

Бу дөньяда бер тел генә.

Шәукәт Галиев. Туган тел. (Фарида)

Туган тел - иң татлы тел,

Туган тел - иң тәмле тел.

Тәмле дип, телең йотма -

Туган телне онытма.

Укучы. Шәйхи Маннур. Яхшы бел.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә - безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

Татарчасы - туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Атаң-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

Песня Шатлыкка, бәхеткә.

2 нче алып баручы.

Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрәбез,туган телебезне яратабыз, зурлыйбыз, аңа сокланып карыйбыз.

Через народное творчество мы видим богатство, красоту языка, любим родной язык,смотрим на него с восхищением.

Татарский танец с платками. (девочки)

2 нче алып баручы.

Татар һәм рус телләре мәкальләргә дә бик бай.

Татарский и русский языки также очень богаты пословицами.

Без дә мәкальләр өйрәндек.

"Иң татлы тел - туган тел.

Анам сөйләп торган тел."

"Теле татлының дусты күп була."

(Чөнки ягымлы сөйләшкән кешене

бар да ярата,аның дуслары да күп була.)

Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы.

Человек без теплых слов, что соловей без весны.

Не бросай слов на ветер.

Доброму слову - добрый ответ.

Пословицы - крылатая мудрость народа. Они учат, каким должен быть человек в труде, в любви и дружбе, в отношениях с другими людьми.

Закончи пословицу:

1)Не спеши языком, торопись делом.

2)Сделай дело - гуляй смело.

3)Ученье - свет, неученье- тьма

4)Куй железо, пока горячо

5)С кем поведёшься - от того и наберёшься.

6)Делу время, потехе - час.

7)Труд человека кормит, а лень портит.

8)Кто много говорит, тот мало делает.

9)Повторенье - мать ученья.

10)Тот никогда не ошибается, кто ничего не делает.

1 нче алып баручы.

"И туган тел, и матур тел,

Әткәм - әнкәмнең теле..."-

дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык күңелендә милли горурлык хисләре уята, ата - бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

2 нче алып баручы.

Тел - гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз - кешенең аерылгысыз юлдашы.

Татарский танец.

1 нче алып баручы.

Хәзерге вакытта җир шарында 5500 тел бар дип исәплиләр. Юнеско билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә: гарәп, рус, немец, инглиз, француз, итальян, испан, португалия, кытай, япон, татар, урду, бенгал, һинд телләрендә дөнья халкының 70% ы сөйләшә.

Балалар, һәрбер кеше үзенең туган ягын, туган җирен,туган өен ярата.

Җыр "Мин яратам сине, Татарстан". (Нафис)

2 нче алып баручы.

Татар теле үзенең үсеш дәверендә төрле авырлыклар күрде. Халык, күпме изелсә дә, ана телен саклап калды. Ә милләтнең саклануы турыдан - туры телгә бәйле. Чөнки гыйлем алу, аны үстерү, дөньяны танып белү һәм аралашу туган тел аша тормышка ашырыла.

"Яратыгыз!" җыры башкарыла.

(Р.Миңнуллин сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе)

1 нче алып баручы.


Родной язык.

О язык родной, певучий! О родительская речь!

Что ещё на свете знал я, что сумел я уберечь?

Колыбель мою качая, тихо - тихо пела мать.

Подрастая, сказки бабушки я начал понимать…

О язык мой, мы навечно неразлучные друзья,

С детства стала мне понятна радость и печаль твоя.

О язык мой! Как сердечно я молился в первый раз:

Помоги, - шептал, - помилуй мать с отцом,

помилуй нас…

Безнең халкыбыз элек электән уеннар, ярышларда катнашырга яратканнар.

Игра Тимербай

Играющие, взявшись за руки, делают круг. Выбирают водящего - Тимербая. Он становится в центре круга. Водящий говорит:

Пять детей у Тимербая,

Дружно, весело играют.

В речке быстрой искупались,

Нашалились, наплескались,

Хорошенечко отмылись

И красиво нарядились.

И ни есть, ни пить не стали,

В лес под вечер прибежали,

Друг на друга поглядели,

Сделали вот так!

Или

Бер бабайның баласы

Баласының - чагасы

Ашамаган, эчмәгән

Менә шулай эшләгән.

С последними словами вот так водящий делает какое-нибудь движение. Все должны повторить его. Затем водящий выбирает кого-нибудь вместо себя.

Правила игры. Движения, которые уже показывали, повторять нельзя. Показанные движения надо выполнять точно. Можно использовать в игре различные предметы (мячи, косички, ленточки и т. д.).

"Капчык киеп йөгерү" ярышы уздырыла.

Ике гайлә чыга: әти, әни, бала. Башта - әтиләр, аннары әниләр, әниләрдән соң бәбиләр капчык киеп йөгерәләр. Кем алданрак килә, шул гаилә җиңүче була.

Игра. Нарядить в дедушку и в бабушку.

"Туган тел" җыры башкарыла. Мультфильм Туган тел. Г.Тукай

Туган тел

Алып баручы.

Кадерле балалар! Шуның белән кичәбез тәмам.

Сезнең һәммәгезгә дә актив катнашканыгыз өчен рәхмәт. Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз, Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булып үсегез.

Дорогие, ребята! На этом на праздничный концерт заканчивается. Будьте здоровы, не забывайте свой родной язык, любите Родину.


© 2010-2022